КЫЙБЛА БИЛГЕЛӘГӘНДӘ...

Бу мәкаләне язарга дип кулыма каләм алгач, озак кына икеләнеп утырдым. Туксаннан артып киткән озынозак гомерем юлында ничәмә-ничә революцияне. һәлакәтле сугышларны, ачлыкларны, репрессияләрне. тагын әллә никадәр хәвеф-хәтәрләрне башымнан кичерсәм дә. мондый ук буталчык хәлгә тарыганым булмады шикелле. Йөрәкне ин авырттырганы матди кыенлыклар гына түгел, ин үзәккә үткәне — үзеңнең алдаш ан буын вәкиле булуыңны хис итеп, гомерең буена чын күңелдән инанып килгән хыялларыңның кинәт берьюлы җимерелеп төшүе. Безне оятсыз рәвештә алдадылар Безнең буын кешеләре халыкның милли азатлыгы, хезмәт ияләренең якты киләчәге өчен көрәште. Шул идеяләрне гамәлгә ашыру өчен партиягә керде, сугышларда жәфа чикте, ачлыктан тилмерде, төрмәләрдә, лагерьларда һәлак булды. Ә нәтижәсе нинди9 Фаҗига бит бу! Буш хыялга алданып имансыз, Икенчедән, империяне зир-зәбәр китереп җимереп ташлаган бу зилзилә көтмәгәндә безгә азатлык капкасын ачты, татар халкында мөстәкыйльлеккә өмет уятты. Февральнең марты бар. җаны барның өмете бар. «Ал җәсарәт. алга омтыл, һич ялыкмый алга бар».—дигән Тукай. Бу гыйбрәтле еллар сабагы көрәшкә күтәрелгән яңа буынга, бәлки, ярап куяр Журналыбызның җитмеш яше тулу хакында сүз кузгалганда күңелдә төрле фикерләр уяна. Тәгаен җитмеш белән генә чикләнеп кую урынлы булыр микән? Бәлки, бу датаны шартлы дип исәпләргә кирәктер9 Чөнки татар әдәбиятында — «Безнең юл»га кадәр дә мәшһүр журналлар: «Шура». «Аң». «Карчыга». «Ялт- Йолт» һ. б. журналлар чыгып килгән иде бит әле Хәер, әдәбият тарихы бу хакта үз сүзен әйтер. Бу мәсьәләнең икенче ягы да бар. Революциядән соң бездә әдәбиятның «чишмә башын» совет чорыннан гына алып китү гадәткә керде. Алай гына да түгел, матбугатта классик әдәбиятның үрнәкләре торган саен сирәгрәк телгә алына башлады. Элекке язуыбызны «комган әлифбасы» дип кимсетүчеләр дә булмады түгел Бу хәл элек мәдрәсәләрдә укыган, матур әдәбиятны үзенә тормыш юлдашы итеп алган укымышлы кешеләрдә, гомумән, әдәбият сөючеләрдә. тирән юксыну хисе тудырды. Ул вакытта әле яңа гына борынлап чыккан совет әдәбияты исә җәмгыять тормышында шәп-шәрә далага корылган ялгыз чатыр сыман гына иде Ул елларда совет чоры тудырган әдәбиятның борынгыдан килгән әдәбияг дәвамы түгел, бәлки революция тудырган яңа эчтәлекле өр-яңа телсез, милләтсез кала яздык. Бик аздан гына халык буларак таркалып бетми калдык. «Хөррият! Хөррият!» - дип, рухланып якты кояшка таба кузгалып киткән кәрваныбыз ерып чыга алмастай сазлыкка барып керде. Җитмеш елдан артыкка сузылган бу канлы, фажигале экспериментың нәтижәсе хәзер күз алдында. Бөтен кешелек жәмгыятенә куркыныч тудыручы фашизмны җир йөзеннән себереп түгүче данлы, куәтле ил бүгенге көндә билен бөгеп капкорсак капиталга яңадан баш ияргә мәҗбүр булды. Рухи халәтең шундыйрак булг анда нәрсә язып булсын икән? Шулай да, тешне кысып булса да. язарга кирәк’ Бердән, без җәфа чиккән бу жиде дистә ел бөтенләй үк мәгънәсез узмагандыр лабаса. аннан нәрсә дә булса мирас булып калгандыр бит? Халыкның азатлыкка омтылу дәртеннән туган ялкынлы хисләре әдәбиятта, сәнгатьтә ниндидер эз калдыргандыр бит9 Моны күрмәгәнгә, белмәгәнгә салыну азатлык өчен көрәшләрдә һәлак булган каһарманнарыбызга хыянәт итү булыр иде Бүгенгенең иртәне бар. үткәннәрдән гыйбрәт ал. дигән халык. әдәбият булуын бик тырышып белдерергә ашыктылар Шул сәбәпле хәтта журналның исеменә дә «совет» сүзе өстәлде. Монда яңалыкка омтылудан бигрәк, халыкның үзәгенә үткән иске тормыштан ваз кичү, ана тискәре карашнын көчле булуы да сизелә иде. Гажәп бу тормыш дигәнең. Әгәр дә шул елларда кем дә булса «совет» сүзенең журнал тышыннан гына түгел, хәтта конституциябездән дә төшеп калу ихтималы турында сүз кузгатса, аны «контр» дип. «тиешле урын»га озатырлар иде. Ә язмыш исә безнең белән менә ниләр кыланды! Сугыштан сон батырлар күбәя, диләр. Хәзер социализм идеясен тәмам чишендереп, шәп-шәрә калдырганнан сон. кайберәүләр бик батыраеп китеп, Октябрь революциясенең зарурлыгын инкарь итә башлыйлар Янәсе, әгәр революция булмаса. бу бәлаләрнең берсен дә кичерергә туры килмәгән булыр иде Дөресен г снә әйткәндә, бу тема! а сүз кузг ату. әрмән халкына җир тетрәү кирәк идеме, әллә кирәк түгел идеме, дигән кебегрәк мәгънәсезлек, буш сафсата гына Октябрь революциясенең, табигатьтәге зилзилә кебек үк, котылгысыз бер катаклизм икәнлеген генә аклап буладыр бит1 Моны патша Россиясенең халыклар төрмәсе булуын үз күзе белән күрмәгән, патша палачлары кантчысын үз җилкәсендә татымаган кеше генә әйтә ала. Шунысын онытмыйк Октябрь революциясе бөтен дөнья хезмәт ияләре аңында азатлык, хөррият чаңы булып яңгырады Аларда патшасыз да. алтын капчык хакимиятеннән башка да яшәп була икән, дигән Аты өмет уятты' Инде татар милләте күзлегеннән караганда, революция безгә самодержавие чылбырыннан ычкынып, бераз гына булса да иркен сулыш алырга. 365 елга сузылган коллыктан соң туган жирсбезне үз исеме белән «Татарстан» дип атарга мөмкинлек тудырды. Татар зыялыларының революцияне нинди күтәренке рух белән, нинди ялкынлы дәрт, фидакарьлек белән каршы алуын белсәгез иде сез! Безнең көннәрдә кабынып киткән мөстәкыйльлек өчен көрәш шәрә жнрдә тумады. Татар халкының азатлыгы өчен көрәшүче бүгенге каһарманнарыбыз революция елларында Мирсәет Солтаигалиев, Мулланур Вахитов. Якуб Чанышевлар кулындагы хөррият байрагын тагын да югарырак күтәрделәр Шулай итеп, советлар власте күз алдында юкка чыкты Берничә көн эчендә төрле кисәкләргә таркалды. Без моңарчы күз күрмәгән, хәтта теоретик яктан нигфзе дә салынмаган ниндидер яна җәмгыятькә аяк басу алдында торабыз Нинди булачак ул җәмгыять? Анысын хәзергә беркем дә әйтә алмый Без хәзер «социализм» дип авыз да ача алмыйбыз Чөнки без югары мәдәнияткә ия булуны, аңлы булуны таләп итүче нинди дә булса алдынгы җәмгыять оештырырга сәләтсез булып чыктык. Капитализм дөньясы исә бездән көлә генә Әлхасил, нәкъ Рөсәйдөгечә: эт баш. сыер аяк Шунысы бик ачык, ул инде совет җәмгыяте булмаячак Димәк, әдәбиятыбызның да «совет дәвере» дигән чоры шунда тәмамланды Әдәбиятыбыз үзенең асылына кайтып, моннан сон үзенен төп исеме белән татар әдәбияты дип кенә аталырга тиеш була торгандыр Совет дәвере әдәбиятына йомгак ясала икән, ул дәвердә хакимлек иткән коммунистик идеологиягә язучы тарның нинди мөнәсәбәттә булуы мәсьәләсе дә читтә кала алмый торгандыр Бигрәк тә бүгенге көннәрдә. Чөнки хәзерге яшь буынның Сталин чорындагы әдәбиятка һәм аны иҗат игүчеләргә карашы һич тә объектив гүгел Элек безгә ят булган плюрализмга без һаман да күнегә алмыйбыз. Бездә җәмәгатьчелек фикере һаман да гадел булып җигә алмый Әле бер якка, әле икенче якка авышып китәбез. Теге елларда газета-журналлар «бөек агабыз даһи Сталинны» төкерекләрен чәчеп, һушларыннан язардай булып мактасалар. хәзер коммунистларны да шундый ук ярсу нәфрәт белән сүгәләр Әйтерсең, коммунистларның, гомумән, Сталин вакытында яшәүчеләрнең һичбер юньле гамәлләре булмаган, алар һәммәсе дә гомерләре буена «ура» кычкырып, кул чабып кына утырганнар Хакыйкать алай бик ансат һәм беркатлы түгел иде бит Озак еллар редакцияләрдә, нәшриятта һәм язучылар берлегендә эшләгәндә бу катлаулы процессларның күбесе минем күз алдымнан үтте Ятучылар коллективы иҗат хөрлеген, әдәбиятыбызны, туган телебезне көче җиткән кадәр сакларга. диктаторлыкка каршы көрәшергә тырышты Моңа Татарстан язучылары тормышыннан бик күп дәлилләр китерергә булыр иде Мәсәлән. 1989 елда басыла башлаган «Идел» журналы кебек яшьләр басмасы чыгару кирәклеген язучылар коллективы моннан утыз ел элек үк кузгаткан иде инде. Шул фикерне раслый торган хәтсез материал туплап, мин. коллективның ул вакыттагы рәисе буларак. КПСС өлкә комитетының беренче сәр- катибы 3. И Моратовка кердем. Мин аңа журналның Татарстанга гына 1үгел, бәлки җөмһүриятебездән читтә яшәүче яшьләребезгә бигрәк тә кирәкле булуына аеруча басым ясарга тырыштым Соңыннан аңлавымча, сәркатибның нәкь әнә шуннан коты чыкты да инде! — Юк. юк! Бу сүзеңнән татар шовинистлыгы исе килә! Бу синең сүзен түгел, сине монда котыртып керткәннәр Ул өлкәләрнең үз властьлары бар, үзләре кайгыртсыннар! — диде. Өлкә комитетының беренче сәркатибы итеп тагар кешесен китереп утыртуның да иң төп сәбәбе әнә шул — алар милләтчелектә гаепләнүдән, шайтаннан өреккәндәй, куркып яшәделәр Мөмкин булган барлык ысуллар белән әдәбиятта- сәнгатьтә булсын, башка өлкәләрдә булсын — милли горурлыкны, гомумән, милли хисне бик тырышып бастыра килделәр. Безнең әдәби тормышта моңа мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Мәсәлән, минем «Яхшы түгел» дигән хикәямне бастырып чыгарган өчен бер елны «Азат хатын» журналы хезмәткәрләрен премиядән мәхрүм иттеләр Журналны сәяси сукырлыкта гаепләп чыктылар Нинди куркыныч крамола тапкан соң ул хикәядән өлкә комитетының пропаганда сәркатибы? Татар егете марҗа кызына урамда үбешеп тору бездә әдәпсезлек саналуын аңлатып бирә... Фәкать шул гына! Пропаганда сәркатибы миңа матбугатта хикәямне һәм «Азат хатын» журналын яклап чыгарга рөхсәт итмәде. Сәбәбен белергә теләгәч: — Ата казны котыртасы юк әле!—диде. Менә шулай! Ничек әле син татар башың белән үз халкыңның гадәтен башкалардан өстен итеп күрсәтергә маташасын! Тавышың чыкмасын' Язучылар союзы бу җәһәттән һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Бездә «ата казның» кәефен бозарлык берәр мәсьәлә кузгала башладымы, шунда ук аны бүтән юнәлешкә борып җибәрү чарасы күрелә иде. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытуның елдан-ел начарлана баруы язучыларны күптән үк борчый иде инде. Идарә шуңа багышлап махсус җыелыш уздырырга булды. Моны ишеткәч «өстә» хафага төштеләр. Пропаганда сәркатибы «Истә-оста югында каян килеп чыкты әле ул татар теле?» — диде. Чарасын тиз үк күрделәр. Безгә «ярдәмгә» тел профессорын җибәрергә булдылар. Ул мәсьәләне бөтенләй башка якка борып җибәрмәкче булды. Әдәби телдәге гарәп-фарсы сүзләре урынына рус сүзләре кулланырга кирәген расларга тотынды Язучылар аның бу «теориясен» пыр туздырып сүтеп ташладылар, ахырда профессорны трибунада берүзен генә калдырып, җыелышны ташлап чыктылар Менә шулай бара иде эшләр. Иҗат хөрлеге өчен тартыш теге яисә бу юнәлештә өзлексез дәвам итте. Күпләрнең хәтерендәдер, язучыларның һәр җыелышына өлкә комитетыннан кем дә булса килмичә калмый торган иде. Килә, тыңлап утыра да ләм-мим бер сүз әйтмичә китеп тә бара Бу бигрәк тә партия әгъзаларын җәберли иде. Коммунист була торып сиңа һичбер ышаныч булмау, һәрвакыт диктат астында мескен хәлендә яшәвебез тәмам җанга тия, күңелләрдә канәгатьсезлек тудыра иде Бу хиснең тышка бәреп чыкканы да булгалады. Бер җыелышта Ибраһим Гази, түземсезлеген җуеп, хәтта протест белдерергә мәҗбүр булды — Бу нинди ышанычсыз бәндәләр булдык инде без! Нигә безгә җыелыш саен шпионнар җибәрәләр! диде. Кемнәрдер уңайсызланды, кемнәрдер көлеп кенә уздырды, әмма теге җибәрелгән кеше, кызарынса да. тынлап утыруын дәвам итте. Әлеге гадәт аңа карап барыбер үзгәрмәде. Әдәбият һәм сәнгатькә партия җитәкчелегенең ни рәвешле «гамәлгә» ашырылуын Ф Табиев 1971 елны май аенда уздырган бер киңәшмә мисалында да күрергә мөмкин Бу киңәшмәгә әдәбият-сәнгать әһәлләренең 350ләп иң алдынгы вәкилләре чакырылган иде. Ф Табиев бик озаклап тышкы һәм эчке эшләр, республика алдында торган төрле бурычлар хакында сөйләде. Сүз дә юк. оста сөйләде Шуннан соң нәрсә? Без бит инде киңәшмәгә дәшкәннәр икән, табиг ый, сәркатипның әдәбият-сәнгать турында да сүз кузгатуын, безнең гамәлебезгә карата ниндидер җитди, рухландыргыч сүз әйтүен көтә башладык. Ләкин бик нык ялгышканбыз булып чыкты. Кая ул! Сәркатип нинди дә булса акыллы киңәш, юньле сүз әйтәсе урында диктатор тоны белән кычкырынып, тавышланып, ачулы сүзләр белән безгә нотация укыды. Хәзер, имеш, бөтен эшне ниндидер бүтәннәр түгел, продукт эшләп чыгаручылар, эшчеләр, колхозчылар һәм аларны оештыручылар. партия органнары хәл итә! Партия сезнең теләсә нинди дәгъваларыгызга чартлатып җавап бирә ала! Менә шулай!.. Табисв сөйләп бетергәннән сон. пропаганда сәркатибынын кат-кат үтенүенә карамастан, залдан авыз ачып бер генә сүт әйтүче дә. бер генә сөаль бирүче дә булмады Киңәшмәдән без башларыбызны иеп, җәберләнеп чыктык. Әдәбнятсәнгатькә җитәкчелек итә белмәүнен ин тупас күренеше иде бу Мондыйрак сүз кузгалгач, укучыда шик туарга мөмкин бит әле Ничек аңларга? Алтмыш елдан артык партия әгъзасы булып яшәгән кеше ничек хәзер генә коммунистлар җитәкчелеген тәнкыйтьли башлады әле'* Эне. шулай диюләре ихтимал Бик урынлы сөаль. Ул хәзер дә күңелләрдә канәгатьсезлек тудыра торган мәсьәлә Әмма эш шунда ки. без яшь чакта ышанып кергән элекке чын партия соңгы елларда бик үзгәрде. Мин яшь вакыттагы коммунистлар дошман өстенә беренче булып кылычын айкап ташланучы ил каһарманнары иде' Соңгы еллардагы җитәкчеләр исә партиянең миллионнарча әгъзаларыннан, аның төп массасыннан тәмам ераклаштылар. Соңгы вакытта ишетүебезгә караганда, партия әгъзаларыннан тиенләп жыйган миллионнарны өстә утыручылар, халыктан яшереп, чит ил банкларына озатуга кадәр барып җиткәннәр' Таркалыр алдыннан коммунистлар партиясенең халык алдында дәрәҗәсе бик түбәнәйгән, аның әгъзасы булып эшләү элекке кебек күңелдә якты өметләр тудырмый башлаган иде инде. Шулай итеп. Октябрьдән башланып киткән бу «совет дәвере» дигәнебез хәзер йомгаклауга мохтаҗ булып кала. Үзеннән үзе шундый сорау килеп туа Йә хуш. эшем кырган кешеләрдәй, бик яман җилкендек, «кызарындык», унга-сулга селтәнеп. бик хәтәр тузынып алдык, «иске тузаннарны кактык», «яна үрләр яуладык» дип бөтен дөньяга сөрән салдык. Чыннан да шулай микән бу. дөресме’ Җитмеш елдан артык яшәгән тагар совет әдәбияты борынгы заманнарда ук башланып киткән менъяшәр әдәбиятыбызны элек булмаган нинди кыйммәтле сыйфатлар, эстетик ачышлар белән баетты? Кәрваныбыз киләчәккә таба юнәлгәндә әдәбиятыбыз йөгенә совет чорыннан нинди затлы әсәрләр өсти алабыз, әдәбият- сәнгать йолдызлыгында нинди яна йолдызлар кабынды9 Шуларга җавап бирер вакыт, тарих алдында имтихан тотар вакыт җитте. Кайберәүләрнең бу фикергә каршы чыгулары, совет дәвере әдәбиятына «Татар әдәбияты тарихы» китапларында тиешле бәһа бирелүен искә төшерүе мөмкин Әйе. андый тарих бар. Ләкин ул «тарихмнын тоталитар дәүләт идеологиясе тәэсирендә язылуын онытырга ярамый Ул китапларда теркәлгән тарихи факглар нигездә дөрес күрсәтелсәләр дә. «тарихның» бишенче китабында Сталин культынын фаш ителүе телгә алынса да. тарих гомумән алганда коммунистик идеологиягә, аның җитәкчеләренә мәдхия укудан арына алмаган Димәк. әгәр дә без киләчәктә чын мәгънәсендәге иҗат хөрлегенә омтылабыз икән, моны истә тотарга кирәктер Әдәбиятыбызның шушы узган чоры хакында төрле фикерләр әйтелә «Совет дәвсре»нен әдәби процесска ничек тәэсир итүе хакында, мәсәлән, галантлы язучы Радик Фәизов фикере игътибарга лаек («Соц Татарстан». 1991 ел. 17 май) «Кая авышабыз» дигән бу мәкалә әдәбиятыбызның хәзерге торышына чын күңелдән ачынып, көчле тел белән язылган Анда бик дөрес фикертәр дә бар. Әмма якташымның « әдәбият мәйданына илленче елларда килеп кергән бер буын язучыларны югалган язучылар дип саныйм » диюе белән һич тә килешәсем килми Радик Фәизов ифрат та тыйнак холыклы. гадел кеше Бу фикерне әйтүгә ихтимал аның үз иҗатына зур таләпләр куюы да тәэсир иткәндер. Шулай да мин андый катгый фикерне хаклы дип санамас идем Чөнки шул ук Радикның үз иҗаты да заманына яхшы хезмәт итте биг Аның телгә алынган әлеге мәкаләсен уку да шундый тәэсир калдыра «Ул фахншә- ләр! Алар бер до галәмәт! Хикәяләрне, бөтен повестьларны басып алдылар Тәмәке тарталар, голт-голт аракы эчәләр, ирләрдән болай сүгенәләр Ул имансызлар бәген дөньясына акыралар, бакыралар Аларда намус та. вөҗдан да юк Кешене үтереп ташлауны чүпкә дә санамыйлар Ярый, алар тормышта булсын да ди Ә менә әдәби әсәр битләрендә а тарга ни калган? Җитмәсә өерләре белән! » Юк. «югалган буын» вәкиле болай ялкынлы итеп әйтә алмас иде Бу батыр йөрәкле чын көрәшче сүзе' Димәк, «югалмаган» әле язучы, һаман да сафта' Әдәбиятка куркыныч тудыручы бу юнәлешкә нәфрәт белдерү бик урынлы Язучы бик вакытлы искәртә Әдәбиятыбы шып 75 еллык бу дәверенең чын әдәби кыйммәтен билгеләгәндә бәхәсләр күп булыр әле Әмма хәзергә ул чор әдәбиятын бөтенләй диярлек инкарь игеп, ул вакытта кычынган барлык «төнаһлар»ны шул таманда акчив иҗаг эше белән шөгыльләнүчеләр өстенә аудару модага кереп бара Янәсе, ул дәвердә ш ыибарга лаеклы фәкать берничә әсәр генә бар Башкалары исә «өстән кушу» буенча язылганнар, шул сәбәпле андыйлар әдәбиятка нинди дә булса файдалы олеш кертә алмыйлар булып чыга. Кызганычка каршы, хөрмәтле әдибебез Ә. Еники дә бер мәкаләсендә нәкъ шул фикерне кабатлады Шушы «өстән кушып яздыру» дигән шаблонга ачыклык кертәсем килә. Минем фикеремчә. ачыктан-ачык өстән кушып язылган әсәрләрне аерып алып карарга кирәк. Нинди әсәрләр алар? Мәсәлән, шәхес культы чиренең иң күперенгән бер чорында. Бөек Ватан сугышы алдыннан, татар шагыйрьләреннән ин талантлы алты-жиде иптәшкә партиянең өлкә комитетыннан Сталинга Татарстан исеменнән шигырь белән хат язарга кушылды Менә бу. чыннан да. «өстән кушу» иде Зур революцион вакыйгалар уңае белән дә язучылар! а мәкалә яисә очерк язарга тәкъдим ителә иде Шул чорларда шагыйрьләрнең бер-берсе белән ярыша-ярыша Сталинга шигырь белән мәдхия укулары да бәлки өстән бирелгән әмер буенча^ башлангандыр. Әмма, минемчә, бу «өстән кушып язу» дигәнне бөтен совет әдәбиятына һәм ижат осталарына карата куллану һич тә дөрес түгел. Ул совет әдәбиятының «Казакъ кызы». «Кызыл чәчәкләр», «Тирән тамырлар», «Зәңгәр шәл». «Җилкәнсезләр». «Тапшырылмаган хатлар». «Йөзек кашы» кебек һ б. мәшһүр әсәрләрнең авторларын үз мәсләге, үз карашы булмаган марионеткаларга тиңләү, аларны кимсетү булып чыга Минем фикеремчә, иң әүвәл шуны истә тотарга кирәк: җитди әдәби әсәр бервакытта да кемнеңдер әмере яки киңәше белән генә туа алмый Әдәби әсәр барлыкка килү өчен язучыны ниндидер зур идеяләр, житди вакыйгалар, аерым шәхесләр тормышы дулкынландырып, аның күңелен кузгатырга. алар хакында язмыйча кала алмау хәленә китерергә, ягъни язарга көчле илһам бирергә тиеш. Әдәби ижат ул авторның нәкъ үзенә генә хас рухи тормышы, ул аның фәлсәфи карашы, белеменең микъдары, фикерләү ысулы. Әсәрнең беренче сүзләреннән соңгы ноктасына кадәр ул аның эчке ижат жимеше. Әгәр автор читтән әйтелгән идеяне үзенең рухи хәзинәсе итеп күңеленә сеңдерми икән, димәк, ул хакта яза да алмый Б} бер. Икенчедән, язучыларны өстән кушканны гына теркәп утыручылар итеп тамгаласак, бу аларны курчак дәрәҗәсенә төшереп, «өстә утыручыларны» исә. аларның «идеологлары» итеп күтәрү, ягъни партия аппараты җитәкчеләренең интеллект җәһәтеннән иҗат кешеләреннән бик нык өстен торуын раслау булыр иде Шунысын да уйларга кирәк, күп кабатлый горгач. мона укучылар да ышанырга мөмкин бит Хәлбуки, 60 еллык иҗат гомеремдә мин Никита Хрущевтан. Сусловтан башлап, өлкә комитеты секретарьларына кадәр байтак җитәкчеләр белән очрашсам да, алар арасында үзенең белеме, интеллектының куәте һәм әдәбият-сәнгатьнең нечкәлекләрен тирән аңлавы белән аерылып торган кешеләрне очратмадым диярлек. Тагын шунысы да бар. әгәр дә ул җитәкчеләр әдәбиятның, сәнгатьнең тормыш iа тоткан урынын, аның фәлсәфи тирәнлеген, эстетик куәтен тирәннән аңласалар, әдәбият-сәнгать өлкәсендә безнең күз алдыбызда булып узган тупаслыкларны җибәрмәсләр иде. Тормышта ничек булды? Дөрес, партия аппараты әдәбият-сәш атьнең филармония. театр, нәшрият, көндәлек матбугат кебек тармакларында үз рөхсәтеннән башка чебен дә очырмады дип әйтергә мөмкин Әмма күренекле язучыларга, композиторларга ул кадәр үк тәэсир итә алмыйлар иде. Аларга уңай герой мисалында тәрбияләү, социалистик реализм методын куллану кирәклеге кебек киңәшләр бирүдән әллә ни эчкә үтмәделәр. Озын сүзнең кыскасы шул әдәби әсәрне, бигрәк тә өстә санап кителгән замана көзгесе булган әлеге мәшһүр китапларны «өстән кушып язылган» дип атау буш сүз ул. Сүз өстән кушу-кушмауда түгел, бу бик примитив аңлату. Эш теге яисә бу авторның совет чоры идеологиясен үзенеке итеп кабул итү-итмәвен- дә. Тагын да ачыклабрак әйткәндә, иҗат кешесе «денем өчен гүгел. конем өчен» дип яраклашып кына язарга мәҗбүр булганмы, әллә ихлас күңелдән ижат иткәнме? Бу төп мәсьәлә Бу хакта төрле фикерләр күренгәли. Күптән түгел университет галимнәреннән А Яхин телевидениедән яса:ан чыгышында моңа Г Ибраһимовның «Тирән тамырлар» әсәрен мисал игеп китерде Аның раславынча, автор бу әсәрендә үзе әгъза булып торган коммунистлар партиясенең идеяләренә чын күңелдән инанмаган, ул аны әлеге әсәрендә дә тәнкыйтьләгән Әмма үзенең чын фикерен, мәсьәләгә үз карашын болай укыганда гына сизелмәслек итеп, аерым детальләрдә генә сиздереп алгалаган Мәсәлән, ул партия конференциясенең элекке дворян-бюрократлар сараенда уздырылуы белән коммунистлар партиясенең дә асылда бюрократлар оешмасы булуына киная ясаган. Авторның төп үз карашын әнә шуннан эзләргә кирәк, имеш Мондый фикер, ягъни язучылар социализм идеясенә чын күңелдән ышанмаганнар, шулай да яраклашып совет чорын мактап язарга мәҗбүр булганнар дигән сыманрак раслаулар башка яз маларда да күрснгәли. Болай дип расла) исә, язучылар совет дәвере идеясенә ышанмаганнар, әсәрләрендә язганнарына үзләре чын күнелдән ышанып түгел, бәлки власть башында утыручыларга яраклашып кына язганнар, ягъни икейөзле булганнар, дигән нәтижәтә китереп чыгара Бу хакта уйлаганда, дәргле хисләре белән күңелләрне кузгатып. К. Тинчурин жыры искә килеп төшә Без кабызган утлар сүнмәс алар. Сүнмәс алар хәтәр җилләрендә Без кабызган утлар якты янар. Якты янар хезмәт илләрендә Уйлап кына карагыз әле. әгәр дә үз күңеле түрендә кайнап, дулкынланып килеп тумаган булса, Кәрим абзый бу җырны шундый ялкынлы итеп яза алган булыр идеме’’ Тагын бер мисал. Г Ибраһи.мов 1920 елдан 1926 елга кадәр, ягъни нибары бишалты ел эчендә никадәр популяр әсәрләр язып калдырган! «Алмачуар». «Кызыл чәчәкләр», «Яна кешеләр». «Казакъ кызы». «Тирән тамырлар» һ б Шундый сөаль туа: әгәр дә ул революция идеяләре белән чын күнелдән рухланмаган булса, кыска гына вакыт эчендә, бигрәк тә «өстән кушу» буенча шундый соклангыч әсәрләр яза алыр идеме0 Юк. билә слс. Аны башка китерү дә мөмкин түгел. Бу урында патша режимының рәхимсез золымын үзе татып карамаган, элекке заманнын ниндилеген китапларда язылган буенча гына, ишетеп кенә белүчеләр өчен тагын бер нәрсәне аңлатып узасым килә. Октябрь революциясенең, совет властеның абруе беренче ун ел эчендә ифрат та югары иде Бу елларда г ади хезмәт халкының күпчелеге патша золымыннан, үрәтникләр, стражниклар җәбереннән, байлар изүеннән коткарган өчен совет властена рәхмәт хисе белән яшәде, советларны хезмәт иясе власте итеп таныды Дөрес, татар халкын алдадылар, халыкның күп өлешен республикадан аерып, башка өлкәләрдә калдырдылар Ләкин патша режимындагы хокуксызлык, карашы язмыш белән чагыштырганда шул өтек автономия дә. бераз гына булса да. иркенрәк сулыш алырга мөмкинлек бирде Элек-электән белемгә омтылган яшь буын патша заманында керергә хакы булмаган югары уку йортларына йөзәрләп, меңәрләп ябырылды. Озакламыйча гагар хезмәт ияләренең үз эченнән инженерлар, врачлар. архитекторлар, агрономнар һ б югары белемле белгечләр калкып чыкты Октябрьгә кадәрге чорнын мәшһүр язучыларына, артистларына халык арасыннан яшь көчләр килеп кушылды Нәгижәдә әдәбият-сәнгать тагын да югарырак баскычка күтәрелде Дөрес, совет чорында язылган әсәрләрнең һәммәсен дә озын гомерле булдылар дип әйтмәс идем Арала «уңай герой»ларны мөмкин кадәр күпертеп, тормышны бизәп, матурлап күрсәтергә омтылучы әсәрләр дә аз булмады Минемчә, әдәбият галимнәренә һәм язучыларга хәзер «өстән кушып яздыру» кебек гомуми фразаларга вакыт әрәм итмичә әдәби ижатнын эченәрәк керә башларга, аның эчке серләрен ачып күрсәтергә бик вакыт Бу тәвердә ижат ителгән фәлән әсәрендә ягучы яки шагыйрь ни дәрәҗәдә идеология мәҗбүриятенә бирелгән, пи дәрәҗәдә халык мәнфәгатен кайгырта алган’ Үзе булып кала алганмы? Кайсы очракларда ул талантының потенциаль мөмкинлекләрен тулысыңча ача алмыйча «готлыгын» калган0 Бу әдәби әсәргә җентекле эстетик һәм идеолог ик анализ таләп игә торган җитди хезмәт куюны сорый Әдәбиятыбызда мондый анализга җитди дәлилләр бирерлек әсәрләрне байтак табарга мөмкин булыр иде Мәсәлән. Г Ибраһнмовнын «Безнен көннәр» романының 1914 елла басылган варианты белән совет дәверендә язылганын шул күзлектән чыгып чагыштырганда, аның бик кызык нәтиҗә бирүе мөмкин Бу хак га Г Нигъмәги һәм М Хосәпов хезмәтләрендә юл уңаеннан гына телгә алына Шу г ук авторның революциягә кадәр үк. яг ьни бернинди партия идеологиясенә дә табынмыйча, үзен һәр җәһәттән хөр санаган яшьрәк елларында язган мәшһүр «Казакъ кызы» бар бнг о те Татар әдәбиятының йөзек кашы саналырга шешле сок гангыч әсәр! Автор аны 1911 елда ук тәмамласа да. фәкать 1924 елда гына бастырып чыгарган Менә әдипнен иҗат дөньясын көзгедәге кебек ачык итеп күрсә гердәй әсәр1 Революция авторның иҗат кыйбласын үзгәрткәнме, әллә юкмьГ Анын галантын чикләгәнме иҗат су тышын кысканмы, әллә киресенчә, киңәйтеп җибәргәнме’ Әсәрнең икс редакциясен чагыштырып карау бу сорауларга тәфсилле җавапны шакгый г\ ты бирер иде Ләкин мондый чагыштырып караудан без мәхрүм калганбыз. Башка илдә булса, бу автор кулыннан чыккан һәр кәгазь кисәге кадерләп сакланыр иде. Ләкин татар халкының нәсел-нәсәбен генә түгел, бәлки бөтен мәдәниятен юкка чыгаруны максат изеп куючы карагруһлар аның архивын юк иткәннәр Г. Ибраһимовның вафатыннан сон ул архив дәүләт музее ишегалдында яндырылды дигән хәбәр таралды. Әдәби эшчәнлекләре революциягә кадәр үк башланып киткән шагыйрь һәм әдипләр М. Гафури. Ш Камал. М. Укмасый. С Рәмиев кебек күренекле за гларыбызның иҗатын шул күзлектән чыгып тагын бер күздән кичерү дә бик мәгъкуль эш булыр иде. Партия диктатының, аның пропагандасының гомумән бөтен әдәбиятка, аерым язучы иҗатына, хәтта аның шәхси язмышына ничек тәэсир итүен һәрберебез мисалында ачык күрергә мөмкин булыр иде. Бу очракта мин үзем хөрмәт иткән күренекле әдип Ибраһим Газины мисал итеп алырга булдым. 1966 елда басылып чыккан «Сайланма әсәрләрменең беренче китабындагы сүз башында И Гази үзе хакында мондый юллар язган; « Мин кечкенәдән үк ятим калып, балалар йортында үстем. Әтидән мирас булып миңа бер әйләнчек кәҗә калды. Ул кәҗә дә озакламый үлде. Әти бирә алмаганны миңа совет власте бирде. Коммунистлар партиясе бирде» Бу сүзләрнең чын күңелдән язылуы, әдипнең шул ышанычына тугрылыклы булып калуы, шәят. беркемдә дә шик тудырмый торгандыр. Мин бу мисалны алдарак искә алынган А. Яхин фикерен инкарь итү очен китерәм Ягъни совет язучылары эчтән бер төрле фикердә булып та. әсәрләрендә икенче төрле фикерне куәтләмәгәннәр (икейөзле булмаганнар). Совет дәвере язучыларынын социализм идеясенә чын күңелдән инанып яшәүләрен шик астына кую үзе үк мәгънәсезлек. Бөтен дөнья хезмәт ияләренең симпатиясен казанган, фашизм кебек дәһшәтле дәүләтне җиңәргә куәте җиткән совет властеның яшәргә хаклы булуына ни сәбәпле язучылар гына ышанмаска тиеш булды икән? Минем уемча, язучыларның кайберләрен искә алмаганда, күпчелек социализм идеясенә ышанып иҗат иткән Әмма бу идея ата-анага. якыннарыңа, туган илеңә яки сөйгәнеңә булган мәхәббәт кебек үк. бөтен кешелек дөньясына хас мәңгелек мәхәббәт кебек күңел түренә, иң тирәнгә кереп җитә алганмы, әллә бата-калка өстәрәк кенә айкалганмы? Ахыргы чиктә әдип һәр әсәрендә үзе булып кала алганмы9 Халык мәнфәгатен онытма! аймы? Әллә кайчакларда аның каләме белән үзенең ихлас күңеле түгел, бәлки мәҗбүрият идарә иткәнме? Мәсәлән, «Катя Сорокина» татар әдәбиятына кирәк идеме? Яисә «Онытылмас еллар» романында яшь малай Хәлимнең хәер сорап йөргәндәге авыр кичерешләре белән формаль җыелышларга багышланган өлешен чагыштырып карарга мөмкин. Күренә ки. үзенә ни кадәр таләпчән булса да. әдип әсәрен партия тарихына иллюстрация рәвешендә язудан арына алмаган. Ләкин, шулай булуга карамастан. бу да бит безнең халык үткән юл! Аларны әдәбият тарихыннан төшереп калдыру дөрес булмас иде. Хәер, укучы халык бар бит әле. замана бар. Алар ни әйтер? Минемчә, әгәр дә И. Гази гомеренең соңгы елларында каты куллы хакимнәр ихтыярына буйсынып, җитәкчелек эшенә күчергә мәҗбүр булмаса. «Тургай картаямы икән?» кебек талантлы әсәрләрне күбрәк язарга өлгергән булыр иде. Кызганыч, бу чорның уңышларына бөтенләй күз йомып, аңа гел тискәре карашта булучылар да юк түгел. Кайберәүләр бу чорның үзен каһәрләп. vn заманда иҗат иткән мәшһүр иҗат кешеләрен кара исемлеккә теркәү юлына бастылар Болар арасыннан Муса Җәлил белән Хәсән Туфан өстенә ташланган мәкерле сүзләр аеруча рәнҗетә Күпме михнәт чикмәде, күпме коточкыч нужалар кичермәде халкыбызның бу батыр һәм талантлы уллары! Кайсы ил шагыйренең палач балтасы астында таш йөрәкләрне эретердәй шундый ялкынлы шигырьләр язганы бар9 ! Шул үзе генә дә Мусаны хөрмәтле биеклеккә күтәрмимени? Кайсы әдәбиятта бар тагын Муса Җәлилнеке кебек мондый каһарманлык үрнәге, халык мәнфәгате өчен җанын фида кылу мисалы! Алар безнең i орурлытыбыз.' Болар татар халкының үзе белән киләчәккә алып бара торган иң затлы мөхтәрәм исемнәре түгелмени? Ниләр генә язмыйлар! Имештер, «Туфанның, иҗат үрнәкләре бер чакта да халкыбызның авыр язмышын ачуга хезмәт итмәделәр» ______________________________________________________ дип раслый А Гыйләжев — ..Ул күпчелек очракларда шагыйрьләр шагыйре булып кына кала килде». («Имән чикләвеге». «Шәһри Казан», 1990 сл. 15 сан) Гаҗәеп хәл! Авторның авызы ни әйткәнне колагы ишетәме икән9 Тагып пи кирәк? Шагыйрьләр шагыйре булу дәрәҗәсенә күтәрелү үзе үк халыкның милли горур! лыгы түгелмени?! Нигә шуны гына аңламаска, яисә аңлама! айга сабышырга9 «Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне» дигән шигырь халыкның ачы язмышы булып аңлашылмыймыни'* Яки «Киек казлар» жырын. «Агыла да болыт агылапны тыңлаганда ихтыярсыз тәгәрәгән кайнар күз яшьләре халкыбызның гирән фаҗигасен ачып, җаннарны тетрәтмимени9 Менә шул үзе әдәбият-сәнгать- нең халык язмышын кайгырту мисалы түгелмени9 Хәер, кайберәүләргә мондый нечкәлекләр аңлашылмаса да гаҗәп түгел.. Хәсән Туфанның А. Гыйләжев каршында тагын бер «гөнаһсы» булган икән әле. Ул теге яки бу мәсьәләгә А Гыйләжев карашында тормыйча, бәлки үзенчә, нәкъ Туфанча фикер йөртергә батырчылык иткән икән ләбаса' Мәсәлән. А Солженицынны А Гыйләжев «Чорыбызның бөек пәйгамбәре» дип. анын каршында түбәнчелек белән башын игәндә. X. Туфан нишләгән9 Ул шушы «пәйгамбәргә» кизәнергә жөрьәт иткән Әйе. дөрес. Хәсән Туфан А Солженицынның беренче әсәрләреннән үк анын карагруһлар сафындагы кеше икәнлеген сизеп алды. Чонки казакъ һәм башка кайбер халыкларның гасырлар буенча яшәгән туган якларын урыс җирләре дип атаган оятсыз бәндәне башкача тагын кем дип атыйсын? X Туфанның бу фикерен башка милләт язучылары да раслады. Бу «пәйгамбәрнең» асылда урысны гына халыкка санаучы, милләтләр мәсьәләсендә монархистлар карашын уздыручы бәндә булуын украин, белорус, казакъ язучылары да раслап чыктылар Бу авторның раславынча. Һади Такташ «үзенә-үзе кул салган». «Г Камал ачтан үлгән» Дөрес түгел! Һади Такташ тиф хастасы алып китүен бөтен Казан белән Галиәсгар абзый персональ пенсия ала иде. Ул картаеп, үз үлеме белән вафаг булды һәм хөрмәт белән күмелде Мәдәни халыклар мәшһүр кешеләрснсн абруен күз карасыдай саклыйлар, алар белән горурланалар, алар гамәле белән үъләренсн тарихларын баеталар Бездә исә нәкъ моның киресе эшләнә. Тырнак аегыннан кер эзләп, халыкның хөрмәтле уллары өстенә пычрак ыргыталар Минемчә, мондый урынсыз кинәнү беркемне дә бизәми Халкыбызның тарихи шәхесләре, бернигә дә карамастан, моннан сон да үзләре яулап алган хөрмәтле дәрәҗәләрендә калырлар Озын сүзне кыскартып, һәммәсен бергә җыеп әйтсәк, бу чор әдәбиятына бәһа биргәндә гадел булырга, тарихилыкка хас булганча, кинрәк фикер йөртергә кирәктер. Бу эштә ашык-пошык нәтиҗә чыгару зур ха галар тудырырга мөмкин Чөнки нинди генә булмасын, нинди генә мирас калдырмасын, яхшымы, түгелме, ул халкыбыз үткән юл. ул — безнең тарихыбыз Минемчә, бу хакта профессор И Нуруллин дөрес фикер йөртә Әдәби әсәрләргә ничек бәя бирергә9 «Әсәрнең сәнгать дәрәҗәсен, авгорнын талант дәрәҗәсен төп үлчәү итеп алып Ничек булганыңча Арттырмыйча һәм киметмичә Каралтмыйча һәм кызартмыйча» Күрәсең, тормышыбыздагы мәгълүм бер чорның чиге була торгандыр инде бу Моңарчы ижат хөрлеген буып торган төрле киртәләр, ниһаять, җимерелде һәрбер каләм иясе намусы белән ялгыз гына калды Безне нинди киләчәк кәгә9 һәркайсыбызның күз алдында, ул шәрә урында оештырылмас Башыбыздан узганнардан сабак алып, акылга утырырга бик вакыттыр инде Шәт иншалла. горле яг ы искә алыныр дип уйлыйк Биг рәк тә бүгенге көннәр Тарихыбызның ин кискен, иң җавагглы чорына аяк басуыбызны аеруча басым ясап әйтәсем килә һәркайсыбызга билгеле, халкыбыз мен елларга сузылган тарихында ифрат та авыр вакыйгалар кичергән Әмма шулар арасында мөстәкыйльлек өчен кузгалган бүгенге көрәш иң әһәмиятлесе, ин җитдие, халыкның киләчәген хәл итә торганы Дәүләтчелеккә хакыбыз барын раслый алабызмы? Милләт бу тарак үзебезне саклап калабызмы9 Әллә безне моңарчы гасырлар буенча кимсетеп, изеп кинән коллык хурлыгы сагалап торамы? Халкыбызның үз дәүләтчелеген яңадан аякка бастырып, үз байлыгына үзе хуҗа булып яши башларга мен мәртәбә хакы бар' Яңа чорның хөр әдәбияты изге максат өчен башланган шушы көрәшләрнең алгы сафында булсын, халыкнын байрак йөртүчесе булсын иде

Реклама