КЫРЫМ ТАТАРЛАРЫ

Кырым татарлары Кырымга XIII гасыр башында үтеп кергән монгол- тагар басып алучыларының турыдан-туры варислары, дигән ялгыш караш безнең көннәрдә дә яшәп килә. Кызганыч ки. кырым татарларының килеп чыгуы турындагы мондый фикерләр кайбер тарихчыларның хезмәтләрендә дә. вакытлы матбугатта да еш чагыла. Мисалга, А. Бернштам: «Татарлар Кырымга XIII гасырда Алтын Урданың бер тармагы булган кыпчак урдалары сыйфатында үтеп керделәр».— дип яза. «Кырым татарлары» тупланмасының каталогын төзүче Э Тарчинская һәм Е. Кочетова: «Кырым татарлары XIII гасыр башыннан алып Кырым ярымутравында яшәүче халыкларның берсе», дип расларга маташалар. Тарихчы Ю Шмелев исә: «Дала кырым татарлары бар Болары нугайларның нәсел-нәсәпләре. Көньяк яр буйларында яшәүчеләр- Кырымга Төркиядән килгән Анадулы төркиләре. Нугайлар —XIII гасырда Алтын Урда карачысы Нугай олысына кергән төрки һәм монгол ырулары нәселләре Анадулы төркиләре— Көнчыгыш Төркестаннан Алтайга күчерелгән кабиләләрнең берсе»,— дип яза. Ул кырым татарларының килеп чыгышын менә шулай бик гади хәл итә дә куя. Аннары Шмелев: «Татарлар Кырым ярымутравына XIII гасырда күчеп килделәр»- дигән нәтижә чыгара. Мондый караш, әгәр монгол-татарлар XIII гасыр башында Рәсәйнен көньягында һәм Кырымда жирле халыкны очратмасалар һәм андагы кавемнәрне тулысынча юк итсәләр, дорес булыр иде Мәгълүм ки, боларның берсе дә штләнми. Киресенчә, монгол-татарлар Кырымда жирле төрки телле халыкларның. ягъни төркиләрнең һәм теле белән төркиләшкән һәм бик борынгы заманнардан ук монда яшәгән киммерияләрнең, таврларның. скифләрнең, сарматларның. аланнарның, готларның һәм башка халыкларның нык каршылык күрсәтүенә очрыйлар Кырым татарлары формалашкан жирләр, географик хәле, табигатенең бай- льп ы һәм төрлелеге аркасында, бик борынгы заманнардан ук төрле кабиләләр тарафыннан үзләштерелгән Бу кавемнәр, үзара кушылып, яңа килгән күчмә ырулар белән аралаша һәм соңгылары, күршеләреннән күреп, акрынлап утрак тормышка күчә, үзләренекеннән шактый югары торган мәдәниятләргә якыная, аларның кабиләара багланышларда яңа бер берәмлек барлыкка китереп, үзләренең телләрен бирәләр. Кырымда яшәгән халыкларның иң борынгысы киммериялеләр булуын без антик чыганаклар буенча яхшы беләбез. Моны борынгы һәм урта гасыр тарихчылары да. хәзерге галимнәр дә раслый Ярымутрауның көнчыгышында сакланып калган «Киммерия Боспоры», «Киммерия кичүе». «Киммерия стеналары», «Киммерик» кебек топонимик атамалар да шуны ук күрсәтә. Аларның көнчыгыш Европадагы хакимлеге безнең эрага кадәр II меңенче ел урталарыннан VII гасырга кадәр дәвам итә. «Бакыр һәм тимер гасыры башындагы казылма мәдәният безне киммерия кабиләсе тарихының иң борынгы көннәренә алып керә»,- дип яза А Тереножкин. Безнең эраның VII гасыр урталарында скифләр киммериялеләрне далалардан Кырымның таулы жирләренә кысрыклап чыгаралар һәм таврлар. тавр- скифләр исеме астында яшәп калалар Кырымның таулы һәм яр буе жирләре — «Таврика». «Таврия». «Таврида» атамалары нәкъ менә шушы таврларга барып тоташа Е Крикун Кырымның таулы өлкәләрендә безнең көннәргә кадәр таврАйдлр МӘМӘТ (1944) филология фәннәре докторы Тйшкентта яши. К ларның алачыклары һәм өйләре, аларнын кромлехлары вертикаль рәвештә утыртылган ташлардан ясалган боҗра рәвешендәге коймалары саклануын һәм аларнын зират, ягъни таврларнын «таш әрҗәләре'»—табутлары булуын әйтә Геродотның хәбәр итүенә караганда, скифләр. Кырымнын далалы җирләрен һәм Кара диңгезнең төньяк өлкәләренә якын төбәкләрне дә кертеп. Дунай һәм Дон елгаларының түбән агымнары арасындагы мәйданны билиләр Скифләрнен. Төньяк Кавказда яшәү тәре хакында да мәгълүматлар бар Геродот раслаганча, скифләр берничә кабиләгә бүленгәннәр. Алардан Днепр һәм Дон арасында яшәүче патша скифләре ин куәт лесе булган. Кырым далаларында һәм түбән Днепрнең унъяк буйларында күчмә скифләр тереклек иткән Далаларда скифләр хакимлек иткәндә, безнең эраның VI - V гасырларында. Кырым ярында греклар үзләренен сәүдә колонияләренә нигез салалар Мәсәлән. Пантикапсй яки Боспор (хәзерге Керчь шәһәре) һәм Феодосия борынгы грек шәһәре Милеттән килгән халык, ә Севастополь чикләрендә урнашкан Херсонес шәһәре Понтий Гераклияссннән чыккан греклар тарафыннан төзелә Безнең эраның V гасыр урталарында Керчь ярымутравы районында башкаласы Пантикапсй булган колбиләүче Боспор дәүләте оеша. Антик Пантикапсй- нын акрополе Митридат тавына урнаша. Бу таудан ерак түгел урында археологлар атаклы Мәлик-Чесмә һәм Патша курганнарын казыйлар Аларнын эченнән таш табутлар. Боспор архитектурасына караган гаҗәеп һәйкәлләр табыла Тик шерүчелорнең әйгүенә караганда, бу курганнар безнең эрага кадәр IV гасырның икенче яртысында төзелгән булырга кирәк Боспор дәүләте составына шулай ук скифләр һәм синд-мсот кабиләләре яшәгән кайбер җирләр дә кергән. Бу дәүләтнең башында грекларның Архсанак- тид ыруыннан чыккан хакимнәр тора, соңрак аларны грек һәм җирле Спартокил- лар нәселе алыштыра Иң куәтле һәм чәчәк аткан заманында Боспор дәүләте скиф, сармат һәм башка дала кабиләләре белән киң багланышлар урнаштыра Грециядән һәм Кече Азиядән кайтарыла торган тукымаларны, металл әйберләрне, балчык савыт-сабаларны. зәйтүн маен Боспор сәүдәгәрләре терлеккә, икмәккә, мехларга. тире һәм башка товарларга алыштыру өчен далада яшәгән күршеләренә җибәрт өннәр. Безнең эрага кадәр III гасыр ахырына скифләр мәмләкәте сарматларның һөҗүмнәре нәтиҗәсендә шактый кечерәя Скифләр башкалаларын Каменскнлан Кырымга күчерергә мәҗбүр булалар һәм Салгир елгасы буенда (Симферополь тирәсендә) Скилур патша тарафыннан Неаполь шәһәренә нигез салына Соңрак безнең эрат а кадәр II т асырда Кырымдагы скиф патшальи ы чәчәк аткан дәүләткә әверелә. Сарматлар белән берләшеп, скифләр Ольвияне үзләренә буйсындыралар. төньяк-көнбатыш Кырымдагы Херсонес биләмәләренең бер өлешен яулап алалар һәм Боспор дәүләтенә каршы сугышалар, акрынлап аның шәһәрләренә күчеп утыралар һәм тышкы икмәк сәүдәсен үз кулларына төшерәләр Кырымдагы скиф дәүләте безнең эраның икенче яртысына кадәр яши. аннары безнең эраның II гасыр ахырларында һәм III гасыр башларында Көнчыгыш Европадан (риваятьләргә карат анда. Скандинавиядән) чыккан ютлар тарафыннан ток ителә. Алар көньякта Кара диңгез буйларына, көнчыгышта Доннын түбәнге агымына һәм көнбатышта Дунайга кадәр таять зур җирләрне басып алалар. В. Абаевның фикеренчә, киммериялеләр кебек үк. скифләр дә фарсы телендә сөйләшә Борынгы авторлар сарматларны, аланнарны, роксаланнарны да шул телдә сөйләшкән дип раслыйлар Кызганыч ки. бу телдә язылган тоташ текстлар безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән, ләкин сакланып калган этнографик Һәйкәлләрне тикшерү һәм борынгы авторларның хезмәтләрендә кулланылган шәхси исемнәр, топонимнар һәм пнонимнар аны фарсы тезләре белән генә чикләргә мөмкинлек бирми Скиф кабиләләренең бер өлеше төрки телдә сөйләшүен хәзер байтак галимнәр таный Ләкин ютлар монда озак тормыйлар, һуннарның көчле һөҗүмнәре нәтиҗәсендә. алар IV гасырда Кырымның таулы һәм кеше яшәми торган өлкәләренә качарга мәҗбүр булалар Готлар монда акрынлап тавр-скифләрнең нәсехләре белән кушылалар һәм Кырымнын кайбер төбәкләрендә яшәүче кырым татарларының формалашуында катнашалар Ул заманнардан калган тарихи һәйкәлләргә «мәгарә шөһөрлөряне кертергә була Азар Ьакчасарай районында һәм Севастополь тирәсендәге кыялы тауларда урнашканнар Шулай итеп, һуннар бәреп кергәнче. Кырым халкының этник составы бик чуар була Аты киммериялеләр. таврлар, скифләр. сарматлар, аланнар, греклар һәм готлар керә. Бу кавемнәр арасында үзара кушылу процесслары кызу барган дияргә нигез бар. Борынгы чыганакларда очраган «тавр-скифләр» һәм «скифтаврлар» дигән тәгъбирләр һәм археологах табылдыклар шул хакта сөйли. Соңгыларында борынгы грек мәдәнияте белән Кырымның жирле халкы мәдәнияте кушылуы үзен нык сиздерә. һуннарның көнбатышка үтеп керүе IV гасырның икенче яртысында башлана. Каспий тирәсендәге алан кабиләләренең каршылык күрсәтүен сындырып һәм аларны үз урдаларына кушып, алар алга таба баруларын дәвам итәләр һәм Кубаньдагы. Дондагы сармат авылларын һәм шәһәрләрен талыйлар. 370 еллар тирәсендә алан кабиләләре белән бергәләп һуннар. Баламбир җитәкчелегендә. Тамань ярымутравындагы Боспор дәүләте шәһәрләрен тар-мар итәләр һәм кыш житкәч. Керчь бугазын боз өстеннән кичеп, аның башкаласы Пантикапейга һөжүм ясыйлар Боспор дәүләтен буйсындыргач, һуннар үзләре өчен бик тә майлы калжа булган дала халыкларына ташланалар. Алар монда бай көтүлекләрне кулга төшерергә омтылалар Менә шунда 371 елда һуннар белән готлар арасында бәрелеш була, Остготларны тар-мар итеп һәм вестготларны Фракиягә кысрыклап, һуннар күп тапкыр Рим империясе чикләрен үтеп кереп, аның шәһәрләрен туздыралар, һуннар юлбашчысының төп станы бу чорда каядыр Кара диңгезнең төньягында була. Рим илчесе Олимпиодорның әйтүенә караганда, һуннар юлбашчысының станына эләгер өчен, аңа Понт (Кара диңгез) аша кичәргә туры килә һуннарның иң куәтле һәм чәчәк аткан заманы Атилла хакимлек иткән вакытларга туры килә һәм фәкать 451 елда Марне (Матроне) елгасы буенда атаклы Каталун сугышыннан соң гына һуннарның куәте кими башлый. 453 елда Атилланың үлеменнән сон һуннарның бөек дәүләте таркала, һун кабиләләренең бер өлеше (сцирлар, сарагурлар һәм аланнар) Дунай һәм Кара диңгез буйларында калалар, ә икенчеләре Шәрыкка. Урта Азиягә күчеп китә. Аларны анда «ак һуннар» (эфталитлар) дип атыйлар. һун кабиләләре берлеге таркалса да. Боспор һәм аның тирәсендәге жирләр. монда башка төркиләр килгәнче, ягъни VI гасыр ахырына кадәр, һуннар кул астында кала А Якобсон күрсәткәнчә, алар монда Ү гасырның икенче яртысында аеруча көчәеп китәләр. Бу хәл һун урдалары Дунай буе өлкәләреннән Азов буйларына һәм Таврикага агыла башлагач була. һуннарнын яулап алулары Көнчыгыш Европаның көньяк төбәкләрен тамырыннан үзгәртә IV гасырдан башлап Кырымның далалы җирләрендә, фарсы телендә сөйләшүчеләрне тәмам эретеп, төрки кабиләләре өстенлек итә башлый. Төркиләрнең һәм угырларның Көнчыгыш Европада бүтән кавемнәр белән кушылуы яна халыклар һәм яна этник төбәкләр барлыкка китерә. Шулай итеп, элеккесеннән шактый нык аерылып торган һәм башлыча безнең көннәргә кадәр килеп җиткән Көнчыгыш Европаның яна этнографик картасы туа Академик А. Куник Кара диңгез буенда һун яулап алуларыннан соң төрки элементының ачык чагылуын билгеләп үтә. Кырым татарларының төрки бабалары арасында эреп юкка чыккан фарсы телле кавемнәр үзләреннән соң күпсанлы сүзләр, грамматик һәм синтаксик калыплар калдыра Алар Кырым татарларының аерым бер өлешенә мәгълүм күләмдә антропологик һәм мәдәни йогынты да ясыйлар Кырым татарлары телендәге фарсы алынмалары кеше эшчәнлегенең ин мөһим өлкәләрендә кулланылалар: 1) географик атамалар: җиһан — дөнья, галәм; дәрья — диңгез. елга; зәмин —туфрак; 2) хайван һәм кош атамалары: сансар — тиен, керкедән мөгезборын. самур- кеш; 3) анатомик атамалар пәнҗә — биш бармак, чырай — йөз. кыяфәт, жшәр — бавыр; 4) вакыт, атна көннәренең календарь атамалары: ба- һар яз. чәршәмбе — чәршәмбе, һәфтә атна. 5) бакчачылык атамалары: бостон— бакча, чөгендер, хыяр — кыяр, төреп торма. 6) төзелеш әйберләре: такта. мых кадак, җәм—пыяла; 7) идарә һәм сугыш атамалары: пайтәхет — башкала, зиндан — төрмә. җин -сугыш: 8) һөнәр атамалары: багчаван бакчачы. дулгәр —балта остасы, әмширә шәфкать туташы; 9) сәүдә атамалары: базарган сәүдәгәр, пара акча, сәрмәя байлык. 10) көнкүреш әйберләре: келәм — келәм, пәрдә пәрдә, чувал— капчык һ. б. Фарсы алынмаларының яңа мәгънәне аңлатуда кулланылуы, яңарыш җирлегендә аларның беренчел мәгънәсе үзгәрү, төп төрки һәм кырым татарлары телендәге башка сүзләр белән синонимик, омонимик һәм антоиимик мөнәсәбәтләргә керүе иран кабиләләренең кырым татарлары хәятенә бик борынгы заманнарда. бу тел әле калыплана башлаганда ук зур йогынты ясавы хакында ачык сөйли VI гасырда һуннар державасының хәрабәләрендә күчмә кабиләләрнең яна берләшмәсе аварлар күтәрелә Аларны борынгы заманнарда һуннар союзына кергән көньяк кавемнәрнең тарихи варислары дип әйтергә мөмкин Аварлар артыннан коньяк далаларына һәм Кырымга болгарлар, хазарлар һәм бүтән төрки ырулар үгеп керә. VII гасырмын икенче яртысында хазарларның хакимияте Азов. Каспий диңгезләре арасындагы далаларга гына түгел, бөтен Кара диңгезнең төньягына жәелә. Йосыф патша хатында хазарларнын болгарларны Дунайга кадәр куып барулары телгә алына. Византия Кырымда тамыр жибәрү очен жан-фәрман тырыша. ләкин ул чакта гарәпләр белән сугышкайга. Херсонны анын авыл хужалыгы белән шөгыльләнүче төбәкләреннән аерып. Кырымга үтеп кергән һәм анын далалы жирләрен генә түгел, ә көньяк өлкәләрен дә яулап алган хазарларга тиешле каршылык күрсәтә алмый IX гасырның икенче яртысында көнчыгыш Европада башланып киткән сугышлар Хазар каганатын көчсезләндерә Бу хәлне мажарлар оста файдалана Алар Идел аръягыннан Кара диңгез буйларына бәреп керә һәм IX гасырның 60 нчы еллары башында Кырымга аяк басалар Аларны монда Хазарстанга юл тоткан Константин Философ очрата Мажарлар артыннан көньяк далаларында бәжәнәкләр дә күренә 895 елда болгарлар белән берләшеп, алар мажарларны тар-мар итә <■ Хазарларның бәжәнәкләр! ә каршы аерым яулары никадәр генә уңышлы булмасын, дип яза М Артамонов, алар соңгыларын гәмам тар-мар итеп, яулап алган өлкәләреннән кысрыклап чыгара алмыйлар . X гасырда Кара дингез буеның гөньяк төбәкләре хазарлар контроленнән чыга». Ләкин бәжәнәкләр дә көньяк далаларында озак яши алмый Төркиләрнең (угыз), славяннарның һәм. ниһаять, кыпчакларның кысрыклавы нәтиҗәсендә, бәжәнәкләр Дунай буйларына күченеп китәргә мәҗбүр була, аларнын калдыклары XII XIII гасырларда кыпчаклар белән кушылып бетә XI гасыр уртасында Кара дингез буендагы далаларда яна төрки телле халык кыпчаклар (куманнар) күренә башлый Угы парны һәм бәжәнәкләрне жинеп, кыпчаклар Көнчыгыш Европа һәм Көнбатыш Себер далаларында тулаем хакимчеккә ирешәләр һәм XI гасырдан башлап бу җирләр Кыпчак далалары яки Дәште-Кыпчак дип йөртелә башлый Кыпчаклар тау тезмәләренә кадәр Кырымның бөтен далалы өлешен билиләр Бу хакта шушы жнрләрдә габы пан топонимик атамалар һәм күпсанлы тамгалар сөйли Кыпчак гашкьшы эчендә калган борыш ы сармат-алан кабиләләренең, хазарларның. бәжәнәкләрнен. угызларның калдыклары сәяси мөстәкыйльлекләрен һәм этник үзенчәлекләрен югалталар һәм Көнчыгыш Европаның далалы төбәкләрендә формалашкан халыклар сафына кереп бетәләр Әле хазарларга кадәр үк сармагаланнарның токымнары гөркиләшкән була һәм терки телдә сөйләшәләр Бу хакта Can мәдәниятенең бик тә үзенчәлекле һәйкәле булган Маяк шәһәрчеге диварларында) ы язулар һәм ташка уеп язган тамг алар бик ачык сөйли Алар төрки-орхон хәрефләре белән язылган һәм гөркичә укылалар Шул рәвешле ( алт мәдәниятенә караган халык ул заманда фарсыча түгел. <• төрки телдә сөйләшкән XIII гасырның беренче яртысындагы мош ол-татарлар кыпчак жирләрен тулысыңча яулап ала Монгол-татарлар Кырымга 1223 елда үтеп керә һәм Судак шәһәрен тар-мар итә. Судакка икенче һөжүм 1239 елда була Бу һөҗүмнәрне атар һәр очракта га хакимлекләрен урнаштыру өчен генә түгел, ә беренче чиратта аларнын абруйларын инкарь игкән җирле хакимнәрне акылга угыргу очен оештыралар. «Татарлар Тавриягә кергәндә, анда фәкать бу халыкның олуг бәк исемендәге кенәзләрс генә төпләнеп кала», иш яза С Богуш Ьу хәл дә монголларның Кырым хакимнәре арасында бик аз санда булуын күрсәтә Кырымның халкы яулап а тучыларга каршы күп тапкырлар баш күтәрә 1299 елда Каф (Феодосия) шәһәре кешеләре бабасы Нугай тарафыннан Кырымга ясак җыярга җибәрелгән Акгажны үтерәләр. Бу хакта ишетеп. Нугай Кырымга зур чирү җибәрә Соңгысы Кафны алып, аны яндыра бик күп кырым гы тарны һә так итә. анда бу нан мөселман. алан, франк сәүдәгәрләрен әсир ала. малларын ку па төшерә Сары Кирмәнне. Кырык Җирне (Чуфут-кала). Керчьне талый Алтын Ур га ханнарының куәте озакка бармый Инде W гасырның беренче яртысында Алтын Урда мөстәкыйль дәүләтләргә таркала 1420 с пар башында (.еоер хан льны 1440 е г тар га Нугай Урдасы, шул заманда ук Катан һәм Кырым ханлыклары ә 1460 с парда Казакъ. Үәбәк һәм Әстерхан ханлык гары оеша Алтын Урда дәверендә үк Кырымдагы татар-монголларнын калдыклары төрки тел тәэсиренә дучар була һәм тәмам төркиләшә. Бу Кырымда татар- монголлар яуларына кадәр үк төрки һәм телләре төркиләшкән жирле халыкның яшәве белән аңлатыла. Шунысы кызык, монгол теленең кырым татарлары теленә йогынтысы юк дәрәҗәсендә була Кырым татарларының сөйләменә ясалган анализ монда монголдан алынган сүзләрнең утызлап кына булуын күрсәтте. XVI гасырдан Перекоп муеныннан һәм Бессарабиядән төньякка таба акрынлап кына булса да тотрыклы нугай халкы калыплана башлый. Үз хакимнәренең сәясәтеннән риза булмаган, тәхет өчен узара сугышлардан туйган, иген уңмаудан иза чиккән нугайларның Иделдән һәм Төньяк Кавказдан күченеп утырулары XVII XVIII гасырларга кадәр дәвам итә. Төркия җирләренә күчәргә ниятләп, алар узган йөзнең ахырында Төньяк Кавказдан чыгып китеп Кара диңгезнең төньяк яры буйлап Көнбатышка юл тоталар. Кече Азиягә соңгы мәртәбә күченгәннән соң кире кайтып Куят авылына утырган берничә дистә гаиләдән кала, Таврия губернасында нугайлар тәмам юкка чыга Мондагы халыкның нигезен алар да. монголлар да түгел, ә шушында күп гасырлар буена яшәп килгән төрки кабиләләр тәшкил итте. Кырымдагы дала халкының төп өлеше формалашу Хазар каганаты таркалу һәм кыпчакларның көньяк далаларга һәм Кырымга үтеп керүләре дәверенә, ягъни X — XI гасырларга туры килә. Хәзерге кырым татарлары теленең төп сыйфатлары да шул хакта сөйли. Н. Баскаков, үзенең төп диалектлары буенча кырым татарлары теле кыпчак телләренең кыпчак-куман төркемчәсенә керә, дип раслый. Бу телнең башка төрки телләр арасындагы урынын билгеләп, карачай-балкар, комык һәм караим телләре белән бергә, аны К. Мусаев көнбатыш кыпчак төркеменә кертә Кырым татарлары сөйләменең лексик-семантик һәм структур-грамматик анализы, тарихи җирлектә чагыштырганда да. күп елларга сузылган төрек йогынтысына карамастан, хәзерге кырым татарлары телендәге төп катламны кыпчак сөйләме тәшкил итә дияргә нигез булып тора. Туган телендә сөйләшүче кырым татар халкын сыйфатлаганда тикшерүчеләр физик типлары, тел үзенчәлекләре, торак төзү рәвешләре, кием-салымнары һәм шөгыльләре белән үзара аерылып торган өч төп төркемне күрсәтә. Беренче төркемгә килеп чыгышы ягыннан төрле борынгы кабиләләрне - киммериялеләр, греклар, римлылар, генуялыларны. шулай ук Кырымга XII гасырда күчеп утыра башлаган төрекләрне кертәләр. Гәүдә-кыяфәт ягыннан көньяк яр буйларында яшәүче татарлар даладагыларыннан монголларга хас билгеләрнең булмавы белән аерылып тора «Көньяк татарлары,— дип яза В. Львович,— озын буйлы һәм таза бәдәнлеләр, барлык көньяк кешеләренеке кебек үк, йөзләре кара тутлы, битләре озынча һәм сөйкемле, борыннары туры, еш кына римлыларныкына һәм грекларныкына охшаган, чәчләре һәм күзләре чем кара» Көньяк яр буйларында яшәүче кырым татарларының телендә угыз элементлары өстенлек итә, шуңа күрә тикшерүчеләр төрки телләрне классификацияләгәндә, аларның телен көньяк (угыз) төркеменә кертә Б Куфтин болай дип яза: «Көньяк яр буйларындагы татарларның сөйләме Кырымның башка татарлары теленнән аларда госманлы төрекләре йогынтысы көчле булуы белән аерыла Алупка. Ялта, Гурзуф татарлары чиста төрекчә сөйләшәләр, ләкин Судак районындагы таулы авылларда яшәүче татарларда шивә үзенчәлекләре бик көчле. Мәсәлән, йомшак «к» ны «г» белән, каты «к» ны «х» белән алыштыралар. Өлешчә моны Анадулы сөйләмнәренең тәэсире белән аңлатып була» Шунысы гыйбрәтле, алда күрсәтеп үтелгән фонетик сыйфат, шактый гына өлеше 1778 елда Кырымнан Мариупольга күчерел! ән жирле грек халкының сөйләменә дә хас булган. Кырымның тау алды һәм далалы өлкәләрендә яшәүчеләр көньяк яр буйларында көн күрүчеләрне татлар дип атаганнар Б Куфтинның күзәтүләренә караганда, элеккеге генуя колонияләренә караган Судак районындагы Ускют, Шилен. Ай-Ссрез кебек авылларда яшәүчеләр үзләрен шулай дип йөриләр Кырым татарларында татларны үҗәт, тыңлаусыз кешеләр итеп күрсәткән мәкаль дә сакланып калган. «Таттыр — инаттыр», ягъни тат — кире. үҗәт. Хәзерге вакытта тат исеменең килеп чыгуы хакында берничә фараз йөри Безгә калса, алар Кырымның таулы өлкәләрендә төркиләшеп киткән фарсы телле кабиләләрнең калдыклары булса кирәк. Көньяк яр буйларындагы кырым татарлары, башлыча, диңгездән ерак булмаган авылларда яшәгәннәр. Аларның яссы түбәле сакля рәвешендәге йортлары баскычбаскыч урнашкан була «Көньяк яр буйларындагы авылларның үзенчәлеге.— дип яза Б Куфтин,— үзләренең килеп чыгулары буенча гомум төрки дала рәвешенә кайтарып та гот, алан, скиф кабиләләре йогынтысы белән дә аңлатыла алмый Аларны Кырым җирлегеннән эзләргә кирәк Көньяк яр буйларындагы корылмаларның Кавказ арты һәм Кече Азиянеке белән охшаш булулары. аларның Кырымда барлыкка килүләрен һәм үсеш алуларын монда бөтен Урта диңгез буйларының борынгы этник тарихы белән бәйле скифләр һәм беренче грек колонияләре калдырган мәдәни катламнардан эзләргә этәргеч бирә» Кырымның таулы һәм тауларга якын төбәкләрендә яшәүче кырым татарлары икенче төркемгә керә. Аларның формалашуында таврлар. скиф. алан. гот. һун. хазар, генуялылар һәм өлешчә монгол яулары аркасында тауларга качкан кыпчаклар катнаша Палласның раславынча, таулы Кырымда озынча йөзле, кәкрәеп торган озын борынлы, як-яктан тарайган башлы, җирән һәм көрән чәчле аерым кешеләр очрый. Галимнәр аларны гот кавеменнән дип исәпли «Кырым тауларының төньяк итәкләрендә һәм аларга якын үзәннәрдә яшәүче таулы татарлар нугайлардан күп аерылып тора, дип яза В Львович Алар о'зын гәүдәле, нык бәдәнле, җитез һәм көчле кешеләр. Йөз чалымнары Кавказ кабиләләренә хас ак. күзләре зур һәм кара, чәчләре һәм сакаллары куе һәм кара» Кырымның таулы өлкәләрендә яшәүче татарларның аерым вәкилләрен алегә кадәр каторитлар (готфритлар) дип йөртәләр. Монда сүзнең беренче өлеше гот этнонимы булса Кирәк Кырымның тау итәге һәм таулы төбәкләрендә яшәүче кырым татарларының теле анда угыз сөйләме һәм грамматик формалары белән беррәттән кыпчакныкын файдаланылу белән дә аерылып тора Кырымның далаларда яшәүче халкы өченче төркем исәпләнә Аның составына башлыча күчмә кыпчак кабиләләре һәм шулай ук алар белән кушылып киткән хазарларның, бәжәнәкләриең. угызларның (төрекләрнең), татар-монгол- ларнын һәм нугайларның калдыклары керә. Кырымның далалы районнарындагы борышы авыл атамаларында монда калыплашкан кавемнәрисн ыруларның һәм кабиләләрнең исемнәре сакланып калган 1865 елда басылып чыккан Кырым өязе Таврия губернасы авыллары исемлегендә (Ялтадан кала) биш мәртәбә найман һәм аргын, дүрт тапкыр конрат. өч мәртәбә кыпчак, алчын һәм кытай, икешәр тапкыр каңлы. алач һәм тама атамалары очрый Моның өстенә шул ук исемнәр һәм кирәй, кирәят. кыргыз-казакъ атамалары да катлаулы авыл исемнәре составына кергән. Мәсәлән. «Бүз углы кирәят». «үнт әр-найман». «карт казакъ» гыйбарәләре. Бу кабилә вәкилләренең варислары казакъ. кыр!ыз. кара калпак һәм үзбәк кебек халыклар арасында да очрый Бу исә Кырым далаларында яшәүче татарларның Урта Азия халыклары белән тарихи һәм кан кардәшлегенә ишарә ясый Далаларда яшәүче кырым татарларының этник составын гөгәл ачыклау өчен бу төбәкләрдә табылган тамгалар да шактый бай материал бирә Алар кабер ташларында табылды Бу һәйкәлләрдә мәетнең туу һәм вафат булу еллары юк Фәкать ташка чокып язылган тамга тына түр иясенең кайсы ыруныкы яки олысыныкы икәнен күрсәтеп тора Бу тамгалар аларның сангур. карлык, канлы, найман. кыят. кәнәтәс, кыпчак, артын, алчын. конрат. кирәят кебек борынгы төрки ыруларыннан һәм кабиләләреннән булганлыгы хакында сөйлиләр Алда санап үтелгән ырулар һәм кабиләләр Кырымда утрак тормышка күчәләр һәм ярымутрауның төньяк төбәкләрендә яшәүчеләр белән бергә монда формалашкан халыкның үзәген тәшкил итә. Кырымның коньяк яры буйларында һәм үзәк районнарында кабер таш ларына тамгалар салынмаган. Тамга бу җирләргә сатып алынган хайваннар белән бергә далалардан китерелгән һәм фәкать үз герлеген башканыкы белән бутамас өчен генә файдаланылган Алда билгеләп үтелгәнчә, монгол-татарлар Кырымда хакимлек иткән даирәләр сафына юк дәрәҗәсендәге юка катлам булып кына кергән Шуңа күрә, халыкның тарихын аның этнонимы белән бу тарт а кирәкми Кырым татарлары чын исемнәрен үзләре җир йөзендә яшәүләре дәвереннән күпкә соңрак алганнар Ләкин бу хәл аларны элгәрегс тарихыннан һич тә мәхрүм итәртә тиеш түгел Кырым татарлары Кырымда фәкать XJII тасырда гына яши башлаган дип санау үткәнне бозып күрсәтү Ьо тай дип уйлау тарихи вакыйгалар һәм күренешләрне гадиләштерү һәм саташтыру дитән сүз Димәк, кырым татарлары дитән халык шундый исемнән күпкә иртәрәк барлыкка кинән бик борышы заманнарда ук монда яшәгән торте каби тә төрдән һәм ырулардан формалашкан Шул ук вакытта, башка халыклар кебек, кырым та таплары калыплашуда күчеп утыру, бер этник төркемнең икенчесен ямап алуы аларнын үзара кушы туы юлы белән до барган Аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен. Кырымны акрынлап үзләштергән төркиләрнең җирле халыкны моннан беркайчан да тулысынча кысрыклап чыгармавы, кырып бетермәве, ә алар белән кушылып, этник һәм тел җәһәтеннән үзгәргән, яңарган халык барлыкка килүен билгеләп үтәргә кирәк. Телләре һәм мәдәниятләре уртаклыгына карамастан, хәзерге кырым татарлары, үзләрен барлыкка китерүче ата-бабалары, ыруларына карап, физик рәвешләре белән аерылып торалар. Көньяк яр буйларында һәм таулы өлкәләрдә яшәүче татарларның этник нигезен киммерия. тавр, грек, скиф, алан, гот һунн, генуя һәм өлешчә хазар, кыпчак һәм сәлҗүк төрекләренең нәселләре тәшкил итә. Тарихи чыганаклар, археологик һәм антропологик тикшеренүләр, тел һәм этнография мәгълүматлары да шуны ук раслый. Кырымның далалы өлкәләрендә формалашкан татар халкы составына башлыча хазарларның, бәжәнәкләрнен, татар-монголларнын һәм нугайларның (Автор бу халыкларның күп ыру. кабиләләрдән торуын, алар арасында кыпчаклар да булуын исеннән чыгара Редакция.) калдыкларын эреткән кыпчак кабиләләре керә. Кырымның төньягыңдагы иске топонимика, шул җирләрдә табылган тамгалар һәм телгә кагылышлы истәлекләр дә шул хакта сөйли Хәзерге кырым татарлары әдәби теленың нигезендә угыз йогынтысына юлыккан кыпчак сөйләме ятуын билгеләп үтәргә кирәк. Кырым татарлары, аларнын теле килеп чыгуы белән кызыксынучы укучылар соравына тулы дөрес һәм камил җавап бирү әлегә мөмкин түгел Бу, беренче чиратта, аларны тарихи, антропологик, этнографик һәм башка җәһәтләрдән җитәрлек өйрәнмәү кырым татарлары үткәненә карата әлегә кадәр яшәп килгән карашларның чын фәнгә нигезләнмәве белән аңлатыла Шуның өчен бу мәкаләне татар укучылары кырымлы кардәшләре һәм аларнын телләре белән таныштыруда беренче омтылыш дип кенә кабул итсен иде.

Реклама