Котлыйбыз

Азат Ганиевка 50 яшь Азат Ганиев (Азат Вәли улы Мөхәммәттаииев) 1942 елның 1 маенда Татарстанның Әлмәг районы. Кама-Исмәгыйль авылында укытучы гаиләсендә туган Урта белемне шул ук районның Габдрахман авылында ала. Сигезенче класслардан каләм тибрәтә башлый, беренчә хикәясен район газетасында бастыра 1961 62 елларда ул газ кудыру заводында токарь булып эшли, аннары Лениног орск шәһәрендәге рәсем сәнгате училищесында укый 1966 елда бу училищены тәмамлагач, мәктәптә рәсем һәм сызым укытучысы булып эшли, төрле оешмаларда бизәүче- художник хезмәтләрен башкара. 1969 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Ике елдан соң читтән торып уку бүлегенә күчә һәм Габдрахман авылында рәсем фәненнән укыта башлый. Азат Ганиев әдәбият сөючеләргә «Тагын күченәбез» исемле хикәяләр җыентыгы һәм «Сүзсез жыр» (1971). «Габделхак» (1984) повестьлары белән таныш Ул республика матбугатында күренгән беренче әсәрләре белән үк әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итте. Башка каләм ияләрен кабатламаган язу рәвеше, чор кешесенең уйлау һәм хис итү дөньясын тәэсирле, сәнгатьле итеп тасвирлавы, үз әсәрләренә чорның тирән сопиаль һәм фәлсәфи конфликтларын кертүе —болар барысы да Азат Ганиевны заман сулышын тирән тоючы каләм иясе буларак танытты Ул — 1977 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Илле яше тулу уңае белән юбилярны кайнар котлыйбыз һәм аңа яңа иҗат уңышлары телибез'

Реклама