Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕРАКТАГЫ ЯКЫН МАТБУГАТ

 

Демократик революцияләрдән сон сәяси мәйданда һәрчак яна газетажурналлар пәйда була. Татар матбугаты белән дә шулай. 1905 һәм 1917 елгы революцияләрдән сон бездә әллә ничә төрдә газета-журнал чыга башлаган. Хәбәрдарлык һәм демократия алып килгән бүгенге тыныч революция дә шундый сыйфатлары белән тарихта калыр. Әле анда, әле монда төрле форматта, төрле юнәлештәге татар газеталары барлыкка килә һәм бу процессның тукталганы юк. Белемгә омтылыш элек-электән хас булган безнен халыкка. Ә бу изге теләккә бары тик мәктәбең, газета-журналың, радио-телевидениең булганда гына ирешергә мөмкин Халык трибунасына әверелгән газеталарыбыз хәзер, җәмәгатьчелек фикерен туплау һәм уяту белән бергә, мәгърифәтчелек хәрәкәтенең дә үзәгенә әйләнделәр. Татарстаннан читтәге — милләттәшләребез тупланып яши торган төбәкләрдәге—газеталарны барлагач, әнә шундый фикергә киләсең. Төрле кысрыклау һәм кимсетелүләргә карамастан. 80 елларның урталарына кадәр Татарстаннан читтә татар телендә берничә газета чыгып килде Ин әүвәл шуларга тукталыйк булмаса. «Кызыл тан». 1918 елдан алып Башкортстанда шундый исем белән татарча зур форматлы газета чыгып килә. Сощы елларда аның тиражы 120 меңгә якынлашты Башкортстанның байтак кына районнарында да татарча газеталар нәшер ителә. Ульяновск өлкәсенең Кулаткы районында исә «Күмәк көч», Пермь өлкәсенең Барда районында «Таң», Чувашиянең Батыр районында «Авангард». Киров өлкәсенең Малмыж районында «Авыл тормышы», Самара өлкәсенең Келәүле районында «Ватан Байрагы» кебек татар газеталары чыкты Аларның күпчелеге, илебездәге башка басмалар кебек, коммунизмга өндәде, саннар белән мавыкты, завод-фабрика һәм колхоз-совхозларда план үтәлешен яктыртты, ижтима!ый аң һәм милли хәрәкәт турында язулар тыелды. Коммунистик тоталитар идеология кысаларында, әлбәттә, ике төрле фикер йөртү мөмкин түгел иде. Яна фикер әйтүчеләргә ул чакта нинди генә ярлык такмадылар да. кайсы гына зинданнарга япмадылар! Журналистикабызның иң асыл затлары Сталин концлагерьларында кырылды. Матбугат руле тирәсен зәвыксыз, үз фикере булмаган, партия сүзеннән чыкмаган ялчылар басты. Газеталарыбыз, эченә суалчан оялаган балыклар сыман, сулыгып, төссезләнеп калды. Ирексезләп социализм һәм коммунизм төзергә мәжбүр ителгән илләрдә ниһаять, демократик хәрәкәт жәелеп китте. Милли азатлык дулкыны ярларга куәтлерәк кага башлады. Шушы дулкынны хәрәкәткә китерүдә милли газеталар башкарган һәм башкара торган эшчәнлек гаять зур Әйдәгез, бергәләп шул газеталарга күз салыйк, аларның үсеш тенденцияләрен билгелик, хәл итәсе проблемаларга тукталыйк Татар матбугатын чыгару һәм таратуда зур тәҗрибә туплаган Башкортстанда янә ике басма барлыкка килде. Аның берсе - «Өмет» дигәне —тагар яшьләре өчен чыгарыла Сүз уңаенда тагын шуны да әйтик, матбугат турындагы Закон нигезендә, хәзер аерым кешеләр дә үз газета-журналларын чыгара башлады. «Вакыт» — шундый газеталарның берсе. Аны Башкортстандагы күренекле татар журналисты Равил Кәрамов нәшер итә Бәйсез бу газета милли азатлык хәрәкәтенә һәм төрле фикерләр, тәкъдимнәргә кин урын биреп, үз аудиториясен киңәйтә тора. Ызандаш күршеләребез булган Киров өлкәсендә - «Дуслык». Ульяновски- да «Өмет», Самарада— «Бердәмлек», Төмәндә «Яңарыш». Оренбургта ___________ Д «Яна вакыт». Нижний Новгородта — «Туган як». Ленинградта «Нур». Әстерханда- «Идел», Удмуртиядә «Яңарыш», Пермьдә «Халык чишмәсе» Каэа- гыстанныц Семипалат өлкәсендә «Галиябану», Магнитогорскида — «Фикер». Мөскәүдә 'Ватан». Пензада «Нурлы тан». Чиләбедә «Дуслык» һәм башка шундый үзенчәлекле, кабатланмас исемнәре белән күңелләргә уелырдай басмалар барлыкка килде. Дөресен әйтик, бик күп авырлык һәм каршылыклар белән дөнья күрде алар Империячел сәясәттән арына алмаган йогынтылы гына көчләр милли матбугатны үстерергә теләми Бу бик тә аңлашыла. Чөнки ул газеталар урысның шовинистик политикасына каршы көрәш ачачак, милли хәрәкәтнең тагын да көчәеп китүенә булышлык итәчәк. Әмма милли үзаңның уянуын туктатырлык бүтән көч юк инде Әнә. гыйбрәт алырлык мисаллар янәшәдә генә’ Балтынк буе республикалары яңадан үз дәүләтчелекләрсн кайтарып алдылар Башка республикалар да үзләрен бәйсез дәүләтләр дип игълан итә. 1552 елда үз дәүләтчелеген җуйган татар халкы да шушы изге хәрәкәткә кушылып китте Әлеге хәрәкәтне оештыруда милли газеталар үзләреннән зур өлеш кертте Яна барлыкка килгән газеталар һәрьяктан ярдәмгә мохтаж. Әйтик, кадрлар мәсьәләсе бик борчый аларны. Сер түгел, моңа чаклы Казаннан кала башка бер генә югары уку йортында да татар журналистлары әзерләнмәде Ә яңа газеталарны кемнәр җитәкләргә тиеш иде соң? Төмәндә, мәсәлән, газетага мөхәррир итеп укытучы Азат Сәгыйтовны куйдылар Нижний Новгородта «Туган як» газетасын элекке! е партия хезмәткәре Рифат Ибраһимов җитәкләде Киров өлкәсендәге «Дуслык» газетасын Малмыжда татар телендә чыгып килгән «Авыл тормышы» мөхәррире Шамил Боһаров әйдәп китте. Газета редакциясендә бер генә көн эшләп карамаган мөхәррирләр дә бар. Татар хәрефләре куелган язу машиналарына булган кытлык, линотиплар өчен татарча матрицалар юклыгы, кәгазь табу проблемасы болар барысы ла киеренке көрәш, тырышлык, инициатива, вакыт белән хисаплашмауны таләп итә Татарстан бу редакцияләрне тиешле җиһазлар белән тәэмин итүдә хәленнән килгәнчә ярдәм кылды. Кызганычка каршы, республикабызның Журналистлар берле! е бу игелекле эштән ишәдер чнтгә тора әле 1991 елның май аенда «Социалистик Татарстан». Татарстан студентларының «Мәгърифәт» газет алары һәм Казан дәүләт университетының журналистика факультеты белән берлектә, Татарстаннан читтә чыга торган газета мөхәррирләренең дүрт көнлек семннар- киңәшмәссн үткәрде. Анда танылган галимнәр, журналистлар һәм язучылар чыгыш ясады, тәҗрибә алмашу булды. Ә бит шундый чараларны уздыруның инициаторы men Татарстан Журналистлар берлеген күрергә теләгән идек Безнеңчә. Татарстаннан читтә татар телендә чьи учы газета журналистлары белән оледән-әле семннар-кинәшмәләр уздыруны гамәлгә кергеры. Татарстан республикасы Министрлар Кабинетында чит җирләрдә яшәүче милләттәшләребезне кайгыртучы махсус бүлек булдырыр! а күптән вакыт Татарстан Югары Советы да бу моһим мәсьәләне читләтеп үтәр!ә тиеш түгел Дөрес, бу юнәлештә Бөтенсоюз Тагар ижтима!ый үзәге кайбер чаралар күрә, әмма болар гына һич тә җитәрлек түгел Гомумән, безгә бүген тагар халкы тарихын җентекләп өйрәнер көн килде Ә аны газеталар тарихын, алардагы язмаларны өйрәнми торып тормышка ашырып булмаячак Ераграк тарихка күз салыйк Кайсы төбәкләрдә генә чыкмаган тагар газеталары! Хәтта чит илләрдә дә. Әйтик, беренче бөтендөнья сугышын га немецларга әсирлеккә > 1ӘККӘН тагар солдатлары өчен газеталар басылган Бөек Ваган сугышы чорында да әсирлектәге татар солдатлары өчен берничә газета-журнал чыгуын беләбез Төркиядә җитмешенче еллар уртасына кадәр «Казан» дигән журнал чыг ып килде. Финляндия һәм Кытайда да андый басмалар бар иде Ә сон аларны ойрәш энебез бармы? Өйрәнсәләр дә. мөгаен. КГБ хезмәткәр ларс генә өйрәнгәндер Ә аларнын максаты билгеле милли азатлык хәрәкәтен буу. оо н. шевистик идеология дошманнырын юк игү ике фикергә урын калдырмау Бер 1С1Ы миса I Оренбург la гасында ел аш бирле «Вакыт» газетасы чыгып килә «Әйтергә кирәк, тарихи, әдәби, информатив материалларның байлыгы буенча бу газета татар газета лары арасында ин югары урында юра иле Нәширләрнең (Р,змиев лориен) акчага бай булулары газетаны полиграфик япан да затлы итеп чыгарырга мөмкинлек бирә Газета 12 ел буена халкыбызга игелекле хезмәт күрсәтеп барлыгы 2309 сан чыгып. 1918 елнын 26 гыйнварында яшәүдән пк гый» дни яны бу хәлләр п рында күренекле әдибебез Мөхәммәт Мәһдием 1991 елның 26-31 октябрендә чыккан «Яна Вакыт» (Оренбург) газетасында Газетаның туктатылуы турында аның мөхәррире Ярулла Вәли 1918 елның гыйнвар санында түбәндәге белдерүне ясый « 1918 ел. 26 гыйнвар иртәсе сәгать унда Оренбург мөселман Военно-революционный комитет (хәрби комитет) тарафыннан унике ел милләт хезмәтендә дәвам изеп килгән «Вакыт» газетасының матбагасы кәгазе конфисковать ителде вә газета туктатылды...» «Вакыт» әнә шулай кызыл большевизмның корбаны булган. Андый мисалларны тарихтан күп табарга мөмкин. Милләтебезгә хезмәт итәргә дип яралган бүгенге басмалар ни турында язалар соң? Нинди яңа сәхифәләр белән сөендерәләр үз укучыларын? Иң әүвәл, тиражларга күз салыйк Ульяновскида чыга торган «Өмет» (атнага бер тапкыр, район газетасы форматында басыла) 1991 елда үзенә 7 меңгә якын даими укучы туплый алды. Әлеге газета 1992 елдан атнага бер мәртәбә 8 битле булып чыга Тираж да шактый артты Самарадагы «Бердәмлек»нен тиражы да 1991 елда 7 мең чамасы булды. Ул атнага бер мәртәбә район газетасы форматында чыга. 1992 елдан башлап әлеге газета үзенең кушымтасын булдырды, ул «Иман» дип атала «Туган як» (Нижний Новгород) газетасының беренче саны 1990 елның 6 декабренда 2 мең тираж белән дөнья күргән булса, 1991 ел ахырына аның укучылар саны 5 меңгә якынлашты. Төмәндә чыга торган «Яңарыш» газетасы беренче тапкыр үз укучыларына 5 мең гираж белән барып ирешкән булса, 1992 елда аның укучылар даирәсе ике мәртәбә артты. Мондый мисалларны башка төбәкләрдән дә китерергә мөмкин булыр иде. Әйтик. Казагыстанның Семипалат каласында «Семей таңы» дигән газета 30 меңгә якын тираж белән тарала. Ул казакъ телендә нәшер ителә. Шуның бер сәхифәсе «Галиябану» дип атала, анысы татар телендә чыга. Үз эшенең энтузиасты булган Наилә ханым Абделкадыйрова ул сәхифәләрдә жирле шагыйрьләрнең яңа әсәрләрен, Татарстан хәбәрләрен, мәдәният, мәгърифәт хәлләре турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйли, биредәге Татар иҗтимагый үзәге башкарган эшләргә анализ ясый. Гомумән, газета татар халкы мәнфәгатьләре сагында тора. Нәкъ менә аның башлангычы белән Семипалатта 1991 елда (революциядән соң беренче тапкыр!) Сабантуе зурлап уздырылды. Онытыла башлаган йолаларыбыз әнә шулай кабат әйләнеп кайта. Бу уңайдан тагын шуны әйтик, татар телендә чыга торган газеталар мәчетләребезне торгызуда һәм аның тарихын язуда әйтеп бетергесез саваплы эш башкаралар Нижний Новгородның «Туган як» газетасы, мәсәлән, мәчет рәсемнәреннән махсус галерея булдырган, аларның үткәндәге һәм бүгенге тарихын җентекләп язып бара. Ә Сергач мишәрләре яши торган авылда һәм шәһәрләрдә мәчетләрне гаҗәеп зур осталык белән салалар һәм аларны кадерләп тоталар. Болар бит халкыбызның архитектура үрнәкләре, сафлык, иманлык үзәкләре. Тарих димәктән, яңа басмалар халкыбыз тарихын, аның авыллары тарихын язу һәм булдыруга үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Шул ук «Туган як» газетасы үз алдына мондый максат куйган: ай саен берәр татар авылы тарихын чагылдырып махсус куш битләр эшләргә! Ульяновскида чыга торган «Өмет» газетасы да бу юнәлештә кыю һәм игелекле адымнар ясый. Моны хупларга гына кирәк. Татарстаннан читтә чыга торган газеталар башкарган тагын бер зур һәм күркәм эш турында сөенеп әйтмичә булмый. Сер түгел, соңгы вакытта татар әдәбиятына көчләр Татарстанның үзеннән генә килә торган булып китте. Ә бит элегрәк киресенчә булган. Тукай Казан артыннан. Дәрдемәнд- Оренбургтан. Такташ- Тамбов якларыннан. Кави Нәҗми — Нижний Новгородтан. Галимҗан Ибраһимов— Башкортстаннан. Нури Арсланов — Казагыстаннан. Күрдегезме, ничаклы төбәктән, әллә ничаклы бизәкләре белән килеп кергән безнең әдәбиятка язучылар! Ә бүген? Аз алар, юк дәрәҗәсендә' Чонки талантлы балаларның үсәр, сыналыр өчен мәйданнары — газеталары юк Яна басмалар барлыкка килү исә яшь көчләрне барларга, аларның сәләтләрен ачарга һәм үстерергә мөмкинлек тудыра Ул көчләрне үстерүнең бүген кызыклы һәм отышлы алымнары да табыла тора. Әнә шул ук Нижний Новгородның «Туган як» газетасы иң актив авторга дип үзләренең якташы Кави Нәжми исемендәге махсус премия булдырган. Самараның «Бердәмлек». Ульяновскиның «Өмет» газеталары да яшь талантларны үстерүгә күп көч куя. Башкортстандагы «Кызыл таң» исә әледән-әле әдәби сәхифәләр биреп, талантларны ачуга булышлык итә Татарстаннан читтәге газеталар кылган игелекләрнең тагын берсенә тукталып рик Бу — туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләр аны пропагандаляу Шушы макса гтан байтак кына газеталар «Татарча сөйләшәбез». «Бу саянын сүзлеге» һәм башка шундый исемдәге рубрикалар булдырып, бик отышлы эш башладылар. Газеталар татар милли хәрәкәтен оештыручы үзәкләргә әверелә бара дигән идек Әйе, Татарстанның мөстәкыйльлеге һәм бәйсезлеге өчен ул төбәкләрдә нинди генә чаралар уздырылмаган. Бу эш бүген дә дәвам итә. чөнки Татарстан бәйсез, мөстәкыйль дәүләт булса, чит төбәкләрдәге милләттәшләребезне дә санга сугачаклар, без аларга да эшлекле ярдәм күрсәтә алачакбыз Менә шуна да бу тема саннан-санга кыю күтәрелә, авторларның даирәсе арта тора «Социалистик Татарстан» газетасында ай саен куш бит булып чыгып килүче «Милләттәшләр авазы» сәхифәсендә дә бу көрәш ялкыны ачык күренә Тарихчыларга, журналист һәм телче галимнәребезгә бу хәрәкәтне һәм читтәге милләттәшләребез тормышын өйрәнүгә игътибарны бермә-бер арттырасы, үзгәртеп кору чоры тудырган басмалар буенча эшлекле сөйләшүләр башлыйсы иде. Ул газеталар туплаган тәҗрибә шактый кызыклы, уйландырырлык Киров өлкәсендә (Малмыж шәһәре) «Дуслык» исемле атналык газета нәшер ителүен әйткән идек инде. Бизәлеше белән башка басмалардан шактый калышса да. ул халкыбыз мәдәниятен, динен, телен саклау, үстерү юнәлешендә кыю адымнар ясый, әхлак темасына берсеннән-берсе гыйбрәтле язмалар тәкъдим итә «Гаилә» сәхифәсе үзе бер мәктәп. Анда ата-аналар, укытучылар, табиблар чыгыш ясый; үрнәк гаиләләр турында сөйләү белән бергә. яман чиргә әверелгән гадәтләрнең серләре ачып бирелә, укучы хатларына урын бирелә Узгандагы тарихыңны белми торып, бүгенгене һәм киләчәкне ашлау мөмкин түгел икәнлекне тәзета хезмәткәрләре яхшы төшенгәннәр Шул максаттан «Тел. тарих, мәдәният» дигән махсус сәхифә бирү биредә матур гадәткә әверелгән Аларда Киров өлкәсендәге татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәк язмышы. Татарстан белән багланышлар, Вятка-Нократ якларында туып-үскән күренекле шәхесләр, Сталин репрессиясе корбаннары. Бөек Ватан сугышы каһарманнары турында әледән-әле гыйбрәтле язмалар дөнья күрә Төмән өлкәсендә чыга торган «Яңарыш» газетасы «Татарстанның мөстәкыйльлегенә куркыныч яный» дигән баш астында кызыклы һәм гыйбрәтле язмалар урнаштыра Өлкәдә яшәүче 230 мен тагар исеменнән татарларның биредәге ассоциациясе президенты И. Рафиков Россия. Казагыстан. Төркмәнстан. Азәрбәйжан. Үзбәкстан. Таҗикстан. Украина. Беларусь җитәкчеләренә. Гагар- станны үзләре белән бертигез хокукта күрүләрен таләп игеп, телеграммалар җибәрүен хәбәр итә. Газеталар әледән-әле философ, тарихчы һәм телче галимнәребезне^ милли хәрәкәт һәм бәйсезлек өчен көрәш турындагы теоретик язмаларына кнн урын биреп. Татарстанның бәйсезлсген яулауда үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр, халык массаларын шушы игелекле эшкә туплыйлар Тагар халкынын Милли мәжлесен булдыру һәм шуның янына берләшү идеясен дә алар берснчеләрдән яклап чыктылар Сүз уңаеннан шуны да әйтик: Татарстаннан чит төбәкләрдә нәшер ителүче газеталар Казандагы басмалар белән ныклы элемтә булдырып, уртак чаралар уздыра башлады Мисал өчен, 1991 елның сентябрь аенда Нижний Новгород өлкәсенең Сергач. Кызыл Октябрь. Пильнә һәм Спасе районнарында ониалис тик Татарстан» һәм шушы төбәктә чыта торган «Туган як • тазе галарының уртак фестивале булып узды. Биредә яшәүче милләттәшләребез үз ана телләрендәге матбугатка бик сусаган булганнар Шуңа күрә газета белән укучы арасында ныклы элемтә урнаша бара Хәбәрчеләр армиясе янадан-яңа көчләр белән тулылана Хөсәен Фәссханов. Кави Нәҗми. Рәшит Ваһапов. Чөйләп Ьнтнчсв Лотфэ т- ла Фәттахов, Рамил Кура.мшин кебек галантлы шәхес төрне биргән бу тәбәкнен шигърият чишмәсе яна көч һәм дәрт белән ургый башлаган Бүген анын даими язышып торучы кырыктан артык шагыйре тснә бар Нинди жанрда тына ятмый алар' Гади шигырьдән башлап, баллада, бәет һәм поэмалар да иҗат итәләр Шулай итеп, поэзиябез офыгын яңа җәүһәрләр белән баеталар Газетаның аоруе үсә барут а тат ын бер сәбәп, әлбәттә, хезмәткәр төрнең нык эз тәнү тәре \ тар ижат иткән сәхифә һәм рубрикаларның исемнәренә тснә кү > салып алу ла жнгә «Шигърият». «Сез яраткан җырлар ». «Безнең мәчетләр». «Авылым тарихы». «Күренекле якташларыбыз» һ б Әйе, милли басмаларыбызнын саны соңгы елларда шактый артты. Ләкин яна газета-журналларны, барлыкка килгән радио һәм телевидение тапшыруларын өйрәнү юнәлешендә әле безгә тырышлыкны арттырасы бар. Ничаклы байлык, халкыбызның энҗе бөртегедәй иҗаты җыйналган .ич аларда! Дөрес, җитмешенче елларда А К Айнетдинов «Фронттагы татар матбугаты» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаган иде. Аннары ул 1984 елда «Летопись подвига» исемле китап та чыгарды. Бу хезмәтләр Бөек Ватан сугышы елларында төрле фронтларда чыккан татар газеталары сулышына гаҗәеп сәяхәт һәм алар башкарган эшкә җитди анализ да. Мисал өчен, сугыш елларында Мәскәү янындагы Шатура торф ятмаларын үзләштерүдә 3 меңнән артык татар хатын-кызы газап чигә, җиңүне якынайту өчен сазлыкларда интегә. Шушында эшләүчеләр өчен «Правда» газетасының татар телендәге махсус чыгарылышы булдырыла. Ниләр турында язган ул газета, кемнәрне мактаган яки тәнкыйтьләгән? Әнә шундый сорауларга без үзебезнең 1989 елда Казан дәүләт университетында «Татарстан матбугаты Бөек Ватан сугышы елларында» дигән темага яклаган кандидатлык диссертациясендә җавап бирергә тырыштык. Татарстаннан читтә татар телендә басылучы газеталар, журналлар, радио һәм телевидение тапшырулары турында Казан дәүләт университетының 1990 елда ачылган журналистика факультеты студентлары да кайбер күзәтүләр ясарга өлгерделәр. Әмма бу әле республикадан читтәге татар матбугатын өйрәнүдә тәүге адымнар гына.