ӘДӘБИЯТ ИЛЧЕСЕ


«Казан утлары» журналы «Идел» чыкканга кадәр татарча язылган матур әдәбиятны чагылдырган, аның яңалыкларын күрсәткән, бик тапталган сүз белән әйткәндә, аның бердәнбер көзгесе иде Бездән, Башкорстаннан торып караганда аны татар әдәбиятының илчесе, дип тә атарга мөмкин. «Казан утлары»н Башкортстанда укучылар саны (заманында рәсми тыюлар аркасында журналны алдыручылар саны бик нык кимегән булса да) хәзер ел саен арта бара Бу очракта саннарга мөрәҗәгать итми мөмкин түгелдер. Мәсәлән, журнал бездә, Башкортстанда. 1991 елда 7884 данә таралган булса (бу мәгълүмат журналда чыккан иде инде), 1992 елда аның саны 8901 гә житте. ә киләсе елларда анын арта барачагы көн кебек ачык Ни өчен шулай? Нинди сәбәп? Беренчедән, әлбәттә, журналда басылган әсәрләрнең сыйфаты сәбәпле булса, икенче сәбәп — халык күңеленең, милли тойгының нык уяна башлануы, милли зәвыкның үсә баруы. Бу үсештә турыдан-туры журналга кагылмаса да. Башкортстандагы Татар иҗтимагый үзәгенең һәм «Кызыл тан» газетасының эшчәнлекләре эзсез түгел, дип әйтер идем Шушы уңай белән, кызык өчен 1енә булса да, татар әдәбиятына байтак язучылар биргән районнарыбызда журналның ничек таралуын әйтеп китмәк- чемен. Мәсәлән. Дүртөйле районында 1992 елда 440 данә (1991 елда 385), Илеш районында 500 данә (1991 елда 458). Кушнаренко районында 263 данә (1991 елда 232), Яңавыл районында 188 данә (1991 елда 239) Янавыл татар әдәбиятына Нил һәм Иллар Юзеевларны биргән район, әмма быел аларның якташлары «саранланганнар» шикелле. Ә менә Бүздәк районы барсыннан да уздырып жибәргән — анда журнал 529 данә таралг ан Шунысы кызык, узган елда бер данә дә алдырмаган Архангель районы быел килеп ун данә журнал алдыра. Мина килгәндә. «Казан утлары» журналын. «Агыйдел» журналы шикелле үк. тупш журналым итеп тоям «Казан утлары»нда кайчан басыла башлаганымны хәтерләмим, әмма мәрхүм, зур шагыйрь Нури Арсланның (ул вакытта журналның шт ьрият бүлеген алып бара иде) «Татар теле» шигырен соратып алганлыгы истән чыкмый. Уфага телефон аша шалтыратып минем Мәскәү янындагы ижат йортында икәнлегемне белеп, шунда язуы онытырлык түгел Шуннан соң ул вакыты-вакыты белән шигырьләр җибәрүне сорап, хатлар язды. Мондый сыйфат һәр кешедә дә булмый һәм мондый мөнәсәбәт һәрбер авторга тәтеми. Нури Арслан журналдан киткәч, шигырьләр жибәрүне сорап хат язучылар булмаса да (бәлки соңыннан үз авторлары итеп тә исәпләгәннәрдер), шигырьләремне журналга тәкъдим итә бардым, гнуларның берсе дә кире кагылмады. Гомеремдә «Казан утлары» белән иҗади бәйләнешемнең иң зур вакыйгасы итеп, журналда «Иблис» поэмасының чыгуын санар идем. Тыйнаксызлык саналмаса, ул поэманы иҗатымдагы иң әһәмиятле әсәрем, дип исәплим. «Казан утлары»нда чыккач, поэма өстендә эшләүне дәвам итеп* аерым бүлекләр яздым, әле һаман да камилләштерәсе урыннары бар шикелле* әмма язылу аралары озыная бара торгынлык чорларында бер күрешкән чагында Мансур Вәлиев: «Иблис» поэмасына җентекле, ачыктан-ачык анализ ясап булса икән...» дип әйтеп куйса да. еллар үткәч, Гәрәй Рәхим, китабыма язган баш сүзендә поэма хакында, кыска гына булса да. үз фикерен әйтте Мансур Велиев әрнүендә хаклык бар иде— поэма өстеннән Мәскәүтә. Үзәк Комитетка. Уфадан, пединститут студентлары һәм укучылар исеменнән аноним хат язып, авторны һәм журналны жавапка тарттырырга теләүчеләр дә бу.тмады түгел. Ул иптәшнең кем икәнен белдем, минем белән һаман дус булып йөри Уфада яшәгән күп кенә каләмдәшләремнең «Казан утлары »ын алдырмаулары мине бик аптырата, ә чит журналда басылган әсәрен үрнәгендә иҗади осталыкка ойрәнү белән бергә (ана урыс әдәбияты аша да өйрәнеп була, әлбәттә), туган тел нечкәлекләрен тоя-тоя сабак алу да зур бәхет бит' «Казан утлары» журналы «Казан» дип кенә, утсыз гына аталган хәлдә дә анын уты. җылысы, яктылыгы ерак-ераклар!а барып җитәр иде «Казан утлары» чын-чыннан милли ут. милли аһән. милли горурлык! 

Реклама