ЧОРЛАР АША

Минем «Озын көй тыңлаганда» диген кечкенә бер әдәби парчам «Безнең юл журналының 1926 елгы 3 нче санында басылып чыккан иде Моннан 66 ел элек Димәк, быел 70 еллыгын бәйрәм итүче «Казан утлары» белән — ә ул «Безнең юл»ның дәвамы— минем бәйләнеш әнә шул заманнардан бирле килә икән Тик дөресен әйтергә кирәк. «Безнең юл-да мин бик аз басылып калдым Нәрсә турында ничек итеп язу мәсьәләсен мин әле үзем өчен ачыклый алмыйча эзләнеп азапланган чагым иде Әдәбият дөньясында коммунистларның идеология басымы шактый нык сизелә башлаган иде инде. Шулай да егерменче елларның башларын- дарак Фатих Әмирхан Садри Җәләл. Гали Рәхим, Җамал Вөлиди кебек искедән килгән язучыларга да (аларны «попутчиклар» дип йөртәләр иде), революция дулкыннары белән калкып чыккан төрле -изм-нарга иярүче яшь каләм ияләренә дә мәйдан ачык иде Әмма бу хөрлек озакка бармады тиз бетерелде -Попутчиклар»ның күбесен әдәбияттан гына түгел, тормыштан да сөрделәр.

Егерменче елларның ахырында инде «социализм өчен бөек көрәш чоры« башланды Журналның исеме дә «Безнең юл»дан -Атака-га өйләнде Ләкин мин бу вакытны «боек кыйнау» чоры дип атар идем Махсус һәм чамасыз көчәйтелгән «көрәш» Сталин тарафыннан халыкларны алдап һәм көчләп буйсындыру өчен чыгарылган бер сылтау гына иде Бу кыйнау яки кыйналудан берәү дә читтә калмады Гәзитө-журналларда бик әшәке яла ягулар, гаеп тагулар, фаш итүләр башланды Әле кайчан гына бергә аралашып йоргөн язучылар да теге яки бу каләмдәшен милләтчелектә, оппортунизмда, сыйнфый уяулыгын югалтуда гаепләп зур-зур мәкаләләр белән чыктылар һәркем шик астында, күзәтү астында Дәшми капу үзе дә куркыныч була башлаган иде Менә мин дә. үсмер чагымнан ук «Ленин бабай юлына» чын ихластан ышанырга тырышкан мәгәр чыгышым белән «чит элемөнт»тан саналган яшь кенә бер «каләм тибрәтүче- идем Чит булуның җәфасын миңа инде татырга да туры килгән иде (укуны ташларга мәҗбүр иттеләр) Ихтимал шуңа күрәдер ө дөресрәге, хәзер купкан «боек көрәшнең- хаклыгына ышанмаудан, минем күмәкләшеп кыйнау кампаниясенә һич тә катнашасым килмәде Киресенчә бөтен күңелем белән мин кыйналучылар ягында идем Адәм балаларына нинди зур фаҗига килгәнен күрмәмешкә салыну мөмкин түгел иде Әмма ничек тә итеп бу фаҗигадан сакланып калырга? Хәзерге шартларда моның өчен бер генә юл -әдәбияттан китеп тору кирәк иде Мин әле әдәбиятка сыңар аягым белән генә басарга өлгергән идем Чын язучы булып танылганым да юк әле шуңа күрә чигенү минем өчен бер дә читен булмады Вакытлычамы әллә бөтенләйгәме мин язучы булудан туктадым Әдәбияттан китеп торуым кимендә бер ун елга сузылгандыр Бу утыз белен кырыгынчы еллар арасы һәм бу еллар арасында кешеләрнең нинди коточкыч югалтуларга, рухи имгәнүләргә дучар ителгәнен сөйләп торасы да юк Бары җиһан сугышы башланып фронтка эләккәч кенә мин яңадан кулыма каләм алдым Фронттан җибөргәпөгөн хикәяләрем -Совет өдөбияты-нда (журналның «Атака»дан соңгы исеме) ничектер ансат кына басылып та чыкты Авыр сугыш әдәбиятка карата идеология тезгенен бераз бушатырга мәҗбүр иткән булса кирәк шуңа күрәдер инде һәр язучының, элек кем булуына карамастан патриотик рухтагы әйберләренә урынны кызганмыйча бирәләр иде Моның бик ачык мисалы — мәрхүм Фатих Көрим иҗаты Төрмәдән фронтка озатылган шагыйрьнең һәр язганы матбугатта чыга торды.Дәрья кан. дәрья күз яше агызган сугыш бетте. Фашизм җиңелде Бичара халыкның шатлыгы чиксез иде Аяк-кулсызлар һәм исән калганнар өйләренә кайта башладылар. Шул исәптән — без язучылар да Күпме өмет күпме хыял иде бездә... Дөрес, тормыш әле бик авыр иде Авыл халкы ачтан интегә, шәһәр халкы карточкага тигән белән генә туена, өс-баш та өзгәләнеп беткән Әмма шатлык зур. шул яшәтә, шул түзәргә ярдәм итә Мондый шартларда партиянең бөтен кайгысы халык тормышын җиңеләйтү, халыкка күпмедер ирек бирү булырга тиеш иде. Асылда бит большевизмны фашизмнан шушы чыдам, күндәм халык коткарып калды Партия үзен бит -ум. честь, совесть народа- дип лаф орырга ярата Битсезлек бу Партия җитәкчелегендә бервакытта да оят. намус дигән нәрсә булмады бөтен эше һәртөрле ирекне буудан, кысу-тыюдан. куркыту-янаудан гыйбарәт булды. Сугыш бетүгә бер-ике ел да үтмәгәндер, Сталинның күптән көйләнгән, тик сугыш вакытында гына бераз тыныбрак торган репрессия тегермәне яңадан ходка җибәрелде. Репрессияләрнең нәрсә икәнен яхшы беләбез, онытасыбыз юк. шомлы дәһшәте хәзер дә әле йөрәкләрдә саклана. Әмма минем бу очракта репрессияләр алдыннан ниләр булганын искә төшерәсем килә. Бусы — бөтен җәмгыятькә, бигрәк тә аның иҗади көчләренә күбрәк кагыла. Моңарчы да зур репрессияләр башланыр алдыннан гадәттә берәр төрле идеология шаукымы куптарып, башта халыкның аңын томалыйлар, котын ала торганнар иде Бу очракта да партия җитәкчелеге үзенең «чистарту эшен- нәкъ шуңардан башлады Әдәбият мәсьәләләре турында Ждановның гел янаудан торган доклады. Анна Ахматова. Зощен- коларны бөтен ил алдында каһәрләү, -'Звезда- һәм -Ленинград» журналларын хөкем итеп чыгарылган карарлар— башланачак репрессияләргә идеологик нигез әнә шулай салынган иде Моннан соң кемне ни өчен утырту — бусы инде органнар эше. Әйткәнемчә, көчле идеология басымы ул барлык халыкларга да кагыла, ә сәнгать, әдәбият әһелләренә иң беренче нәүбәттә Сугыш вакытында әзрәк бушый төшкән тезгеннең яңадан каты тартылганын без—язучылар бик тиз сиздек. Гөзитә-журнал һәм нәшрият редакторларына идеяполитик таләпләр бик нык артты, электән үк -уяулык- күрсәтергә яратучы Главлитның әдәби әсәрләргә бәйләнүе аеруча көчәйде Бигрәк тә аерым язучыларга карата саклык күрсәтүне ачык сизәргә мөмкин иде Мин моны үз җилкәмдә дә бик тиз татыдым Кырык алтынчы елда чыгып яткан кечкенә китабымнан -Ялгыз каз- хикәясен үземә әйтмичә генә алып ташладылар Әле кайчан гына журналда берсүзсез басылган хикәядән нинди куркыныч гаеп тапканнардыр — миңа аңлатып та тормадылар. Ярамый, вәссәлам! һәм иң гаҗәбе, сугыш вакытында язганнарымны җиңел генә чыгарып барган - Совет өдәбияты-на үземчө шактый көчле язылган -Тауларга карап» хикәясен үткәрә алмадым. Бу хикәядән микроскоп аша карап та идеология таләбенә сыймаслык гаеп табу мөмкин түгел иде. Димәк, әсәрдән бигрәк минем үземне үткәрергә теләмиләр — башкача ничек аңларга?! Главлитның идеология сагында торучы нинди усал вахтер икәнлеген күптән белә идек. Әле -Безнең юл- заманында ук аның турында анекдотка охшашлы бер вакыйганы көлеп сөйлиләр иде. Ул елларда Главлит башында Хөсни Көрим дигән бер мөхтәрәм абзый утыра иде. Ул үзе дә язгалый торган кеше иде Менә бер хикәясен ул журналга биргән булган. Әлбәттә, бернинди шик-шөбһөсез үткәргәннәр басылып чыгар алдыннан журналны Хөсни абзыйның өстәленә илтеп салганнар Журналның эчтәлеге белән танышып чыккач. Хөсни абзый редакторга менә бу хикәяне алып ташлагыз дигән. Редактор — ул чакта Гомәр Гали — бик аптырап: -Хөсни абзый, ул бит сезнең үз хикәягез! —дип әйткән инде -Булса соң!—дигән Хөсни абзый бер дә исе китмичә генә—Ә Главлит буларак, мин аны үткәрә алмыйм. Төшерегез!- Мәгәр Главлит эшендә моның ише көлкесеннән бигрәк, язучыны гаҗиз иткән аянычлысы ешрак була торган иде Хәер, минем үземә Главлит белән якыннан эш итәргә аз туры килде Аның белән әсәрне басып чыгаручылар күбрәк җәфаланалар иде Журнал редакциясендә утыручы егетләр әсәрне басарга әзерләгәндә еш кына - Әмирхан абый, менә бу җирен сызарга кирәк. Главлит барыбер үткәрмәячәк • дип әйтә торганнар иде Киреләнеп, сыкранып булса да. мин алар таләбенә буйсынып, барыбер йә сызарга, йә үзгәртебрәк язарга мәҗбүр була торган идем. Шулай да бер тапкыр минем үземә дә Главлит белән эш итәргә туры килде. Редакция яратып кабул иткән -Җиз кыңгырау- хикәясен Главлит җитәкчесе Д. Шакирҗанова чыгарырга рөхсәт итмичә тоткарлап маташа икән. Тоткарлауның сәбәбе җитди булса кирәк, егетләр минем үземә аның белән кереп сөйләшергә куштылар Мөхтәрәмә ханым янына рөхсәт сорап кердем кара- 18 каршы утырып, бик әдәпле генә сөйләштек Хикәяне тоткарлауның сәбәбен ханым миңа болай аңлатты—Сезнең хикәядәге иске авыл колхоз авылына караганда матуррак та. туграк та булып чыккан. Бу җитди политик кимчелек түгелмени. Әмирхан иптәш? Сез шундый итеп язгансыз укучы да ирексездөн иске авылны сагына башлаячак Йә. моңа каршы нәрсә дип әйтергә9 Минем очен укучының -сагына башлавы- бик әйбәт инде ул Моның өчен бәлки рәхмәт тә әйтергә ярый торгандыр, ләкин бу очракта мин кем алдында утыруымны онытмаска тиеш идем Ә ханымны, баксаң, хикәянең нәкъ менә укучыга тәэсире борчый икән Димәк, аны шушы җәһәттән ничектер тынычландырырга кирәк һәм мин аңа әйбәтләп кенә болай дидем—-Үзегез күргәнчә, хикәядә үсмер малайның кичерешләре аша авыл туе тасвир ителә, моның политик зарары булмаска тиештер, шәт! Инде «иске» авыл белән -яңа- авылга килгәндә, ул елларда колхозлар юк иде әле. шуңа күрә укучы башына аларны чагыштырып карау килмәс дип ышанам. Авылларыбыз һаман да шул ук авыллар ич! Главлитның позициясе башта ук йомшак иде югарыдан шелтә булмагае дип кенә карышкандыр, ахрысы һәрхәлдә шушы сөйләшүдән соң. Шакир- җанова хикәяне чыгарырга үзенең -фатихасын» бирде Дөресен генә әйткәндә, минем бер әсәрем дә җиңел һәм шома гына үтеп китә алмый иде Хрущев заманында җылы җилләр исә башласа да. озакка бармады, яңадан салкыннар кире өйләнеп кайтты Мәсәлән, шул елларда миңа •Рөшө-не чыгара алмыйча бик җәфаланырга туры килде Мөскөүдә башланган -салкыннар- безгә икеләтә катырак булып кайта иде Әмма, ниләр генә кичерергә туры килмәсен минем -Казан утлары-на хормөтөм һәм рәхмәтем бик зур Барлык повестьларым, хикәяләремнең бик күбесе аның битләрендә басылып чыкты Иҗат гомеремне мин аңардан аерым карый алмыйм, сөенечләрем дә көенечләрем дә күбрәк аның белән бәйләнгән Хәер, шушы ук сүзләрне безнең һәрбер әдип һәм шагыйребез әйтә алыр иде һәркайсыбыз аның аша әдәбиятка кердек үстек, танылдык Шуңа күрә дә ул әдәбиятыбызның зур бер ачык көзгесе булып танылды барысы да — коч- лесе дә зәгыйфе дә — аңарда үзенең чагылышын күрде Без инде журналыбызның нинди идеология басымы астында эшләп килүен әйткән идек. Ләкин, шуңа да карамастан, монда тагын бер кызыклы фактны күзәтергә була һәрбер чын язучы, әгәр ул тумыштан ук конъюнктурщик бул- маса, һәрвакытта дореслеккө омтыла, чонки аның чын тормышны үзе күргәнчә чагылдырасы килә Ә тормыш дигәнең гаять киң колачлы, бик катлаулы күренеш. аны һич кенә дә бер идеология кысаларына сыйдырып бетерү мөмкин түгел, һәм безнең журнал битләрендә идеология таләпләренә көчләп тә сыйдырып булмый торган кыю әсәрләр дә ара-тирә чыккалый иде Мисал өчен Әхсән Баянның -Яшьлегемне эзлим - Нурихан Фәттахның -Артта калган юллар» һәм Аяз Гыйлөҗевнең -Өч аршын җир»ен искә төшерү дә җитсә кирәк Билгеле инде, бу — журналны дөньяга чыгаручыларның да зур тәвәккәллеге иде Аларның күбесе үзләре дә турыдан-туры әдәбият белән шөгыльләнүчеләр буларак, әдәби иҗатның нәрсә икәнен яхшы аңлаганнар Мин моны сугыштан соңгы елларда редакторлык вазифаларын үтәгән Гази Кашшаф, Газиз Мөхәммәт - шин. Рафаэль Мостафин, шулай ук күп әсәрләрне кулларыннан үткәргән Фәрваз Миңнуллин. Яхъя Халитлар турында әйтә алам Менә шулар, югарыдан каты шелтә алачакларын белеп торсалар да.безнең -гөнаһлы- әсәрләребезгә алдан шауламыйча гына мәйдан бирделәр Ни өчен? Тыеп торучы түрәләр киләләр дә китәләр, ә матур әдәбият кала, ул бездән соң да яшәргә тиеш! Соңгы елларда журналга Ренат Харис Равил Фөйзуллин кебек яшь. энергияле шәхесләрнең мөхәррирлек итүе редакция составында озак еллардан бирле Рәшит Өхмәтҗанов Мансур Вәлиев. Рәдиф Гатауллин. Шамил Маннапов Тәүфикъ Әйди Кояш Тимбикова Рашат Низамиөв кебек гомерләрен әдәбиятка багышлаган кешеләрнең бирелеп эшләүләре нәтиҗәсендә -Казан утлары-ның дәрәҗәсе һәм абруе тагы да үсә төште Билгеле, хәзерге гаять тирән үзгәрешләр чорында журналның эшләү шарт лары да бик нык үзгәрде Күк капусы ачылгандай, аңа көтелмәгән хөрлек һәм иркенлек килде Әмма моңа карап журналыбызның халык һәм заман алдында җаваплылыгы. миңа калса, һич тә кимемәде Киресенчә үсте генә Хәзер инде ул милләтебезнең, милли мәдәниятебезнең һәм әдәбиятыбызның киләчәк язмышы очен бары үзе генә җаваплы Әмма бу үте катлаулы заманыбызда да -Казан утлары- кыйбласын дөрес сайлар, юлын туры билгеләр дип ихлас күңелдән ышанасым килә

Реклама