Логотип Казан Утлары
Шигърият

Безнең юбилейга шагыйрьләребез

Наҗар Нәҗми Шагыйрь итмәскә... Язам, язам Нигә язам икән’ Түгелме ул юкка тиктәскә? Мин тумыштан, бәлки, шагыйрьмендер Тырыш гылар шагыйрь итмәскә Бала чагым. Әги үлгән Ачлык (Ачлык елы килгән оч яшыә). Шул елда ук үтерергә иткән Язмыш мине шагыйрь шмәскә Яшьлек, яшьлек... Тәүге ижат юлым Шигъри буын әле нен-нечкә Сугыш чыкты минем кебекләрне Үтерергә шагыйрь итмәскә Тере калдык. Тормыш дигәннәре Булмаса да тик син дигәнчә. Гомеремне шигырьләр! ә бирдем Кулымнан һәм каннан килгәнчә Яманымны «Вак!» диделәр ваклар. Йөрәксезләр әйг ie «Акыл юк! Зур заманда мәхәббәтне җырлап Вакланыр! а. имеш, хакым юк» Вакланмадым гүгел, вакландым мин Күңел юлын киңнән тар игеп. Ялганлыкка ихлас ышанудан Җырладым мин юкны бар men (Вакландым мин бик гә үкенечле. Мин күз йомдым, йоммас урында һәр талашсыз әдәби я i корзын Үз күрдем мин күрмәс урында). Әхлакый бу җинаязыән. шөкер. Ко!ылдым мин соңлап булса ла. Заман чире күцел юлларыма Үз тозагын корып торса да Торылмады айт дигәнгә, тайт дип, Вөҗданымны алдым иптәшкә. Койрык болгау минем канымда юк — Тырыштылар шагыйрь итмәскә. Булды заман: иҗатчының данын Күрделәр тик алтын бизәктә. Бизәксезләр, имеш, ярты-йорты Тырыштылар шагыйрь итмәскә. Әй син. вөҗдан! Әй син, тәңре уты! Биреләдер алар сүнмәскә. Халкы өчен җанын бирүчене Мөмкин түгел шагыйрь итмәскә. 1985. Железноводск. Гамил Афзал Алтын Урда Сахраларда көзге җилләр сөйләр, Ачы җилләр сөйләр япан кырда: — Нигә сине бик әшәке, диләр, Алтын Урда? Толпар тояклары дөп-дөп итә Борынгыдан калган моңлы җырда; Ә халыклар хак-гаделлек көтә, Алтын Урда! Кайда рәхәт - дөнья тыныч булган, Ак бәхетләр килгән кайсы чорда? Ирек-бәхет юлы — кара урман, Алтын Урда! Кылыч болгап илләр иңләгәнсең, Без күрмәгән, без белмәгән чорда; Беркемнең дә диненә тимәгәнсең, Алтын Урда! Кыпчак белән урыс туганлашкан, Походларда йөргән япан кырда. Явызлык һәм ялган хәттин ашкан, Алтын Урда! Дәстәрханда кымыз, казанда — ит, кунак булып килгәч, бие. җырла.. Татар-монгол изүе булмаган бит, Алтын Урда?! Илдар Юзеев к "к к Ычкынырмын, ахры, бер көнне мин Җирнең серле тарту көченнән: йомшак җилдән, нечкә билдән, чәчәк исеннән... Китәрмендер, ахры, бер көнне мин. Ташлап китәрмендер барын да якты кичләр, татлы хисләр, сөйгән ярым да.. Ки гермендер, ахры, бер көнне мин. Онытырлар йөз яшь тулганда: газиз дуслар, явыз дошман, якын туган да... Китүләргә кадәр бу дөньядан. Җан шатлыгы белән тартылыйм йомшак җилгә, нечкә билгә, искә-төскә, дускаишкә. тәмгә-ямьгә. тәнгә-шәмгә — Ярсу дәртем белән атылыйм' Марс Шабаев И татар гынам... А татарчонку уочетсч напиты ч Дм КГДРИН Шагыйрь теленә кергәнсең икән. И татар гынам. татар баласы! Хәмерләр эзләп йөрер! ә кая Бер сынык эзләп чи!кә баргансың Чәчелгәнсез дә дөнья буйла !ып. Милләтнең эшчән ир-егетләре. Чәчрәгән сезгә авыр тормышның Шәрабс гугел, гел күбекләре Шундый булган ул синең сәрхүшлек. Дөнья ачысы сине исерткән Куган чактамы берәр ишектән Аһ-зарларыңны шагыйрь ишеткән. Бәлки, син аңа. телең сындырып: «Куалар., вот как. .»- дигәнсеңдер дә. Ул «водка» диеп аңлап калгандыр. . Юк, үпкәләмим аңа мин бер дә. Төрле тел түгел, бер үк телдә дә Кеше бер-берсен аңламаганда. Рәсәй илендә, кая барсаң да, Кан-яшь эчкәнсең син ул заманда. Шулай йөргәнсең кагылып-сугылып. Тик бетмәгәнсең сынып-сыгылып... Синең мескенлек, синең сәрхүшлек Чит-яг җирләрдә калсын егылып. И татар гынам. татар баласы, Чәчелгәнсең лә син туган җирдән... Тел очындагын әйтмәгән шагыйрь: Хөрлек хәмерен эчәсең килгән. Фәнис Яруллин Әйтегез, әгәр белсәгез Тәннәр керле, җаннар керле. Пычракка тәмам баттык. Нинди юллар тузанында Күмелеп калды пакьлек? һәрбер түрә каршысында Йөзләрне җиргә ордык. Нинди учакларда янды Безнең горурлык, зурлык? Көн тудымы — күңелләрдә Сораулар тора артып: Ник бу җитмәүчән дөньяда — Бердәнбер Вөҗдан артык? Бердәнбер — Намус арт ык? Мөдәррис Әгъләмов Иҗат Төннәремдә кинәт килеп керә, күзләрендә йокысызлык тулы һәм уята мине сүлпән генә, кагылып иңнәремә, йокысызлык кулы. Әйтегез, әгәр белсәгез. Әйтсәгез сезгә рәхмәт: Кайларда йөри каңгырып Җаннан куылган шәфкать? Чырайлар шундый караңгы. Елмаюны югалттык. Кайсы елгаларга акты Йөздән куылган шатлык? Әйтегез, кая югалды Инсафлы гореф-гадәт? Кемнәр почмаганда үлде Өйдән куылган әдәп? Ябыштырып куя ак кәгазьгә — син беразга һушсыз калган кебек.. Уяна бер сабый синен җанда, бөре язда сулыш алган кебек. Ул бит сабый, шигъри бөре генә... Иренендә сөтле кояш нуры. Гөнаһ кылмаган ул әле бер дә. күзләреңә карый әле туры. Ул бит иҗат, ул бит сабый бала, башын сала башка терәк юктай... Иртән дәшә: Әссәламегаләйкем! Җырлый һәркөн Муса Маликовтай. Җитә вакыт... туу. әйе. гөнаһ, шуңа елап. киләбез лаф орып Әлмәндәрдән килеп чыга кинәт Әлдермешгән Шәүкәт Биктимеров. Иҗат гөнаһ, иҗат хата безнең. Үзебезнең уяну да гөнаһ.. Йокысызлык булып килеп керә төннәреңә, кергәч синең кунак. Рәхим итсен, әйдә, гүрдән узсын, азсын-тузсын үз дәүләте юк тай шаккатмыйча хәтта алкышка да алтмышта да Илһам ШакировIай. Юккамыни әнә туа елап икенче кат халкым милләт булып, шуңа иҗа>-гөнаһ килеп керә күзләреңә йокысызлык булып! Зөлфәт Ялгыз сандугач Безнең өскә гүя ниндидер көч Авыр, кара йолдыз кабызды — Өер-өер ач бүреләр улый һәм сандугач сайрый — ялгызы... Тәкъдирме бу? Явыз ихтыярмы? Безнең утны кемнәр сүндерде? — Үз нәҗесе белән уйный Ватан. Барып җиттек: Ватан тилерде. Үксүеме, сайравымы — белмим, Әллә инде җанын юата — Котырган ил сандугачы сайрый Япа-ялгыз гына Куакта. Кара гарасатлар кайнаганда Нинди зәгыйфь бу өн, нинди саф! Җиһан үзе җимерелер сыман Шул сандугач тик бер ялгышса... Тупландылар кыргый өерләргә Адәм балалары юлларда Шулай уңайлырак— ботарларга. Шулай уңайлырак—уларга. Күзләр — куздай! Сырт йоннары торган! Тешне кычыттыра мең афәт — Портретың шушы. Яңа заман, Шушы, бәндәм, безнең кыяфәт. Шул булырмы соңгы сурәтебез Безнең сөя белгән халыкның? Син кайлардан килдең, кара йолдыз? Нигә безнең күктә калыктың? Ач өерләр туеп ял итәрләр, Ырылдашып җирдә җан кыйгач, һәм шуларны ярлыкауны сорап Өзгәләнер ялгыз сандугач.. Рашат Н и за мие в Бүгең! Нинди буш утның үлгән .мәле Нинди бум гүзәлләрнең тәне Нинди бу ш хакыйкатьнең тәме - А хыргача белгәнем юк әле Үзең теләп, үзең сорап түгел. Ходайныңдыр, бәлки, көче белән Яшәп карасын, дип, төрле холык. Төрле гакыл безгә иңдерелгән. Кемдер өчен күкнең биеклеге Соры болытларга чаклы гына. Ап-ак каен кемдер өчен «утын». Күнләр исә Табынып яши аның аклыгына Вәхши затлар, кара күзлек киеп. Чыгып баса кояш каршысына. Берәү ялгыш ботак сындырса да. Урын тапмый яши намусына Өйрәтәләр кеше күңелендә Яхшылыклар уты мул. янәсе Ник соң өстен чыга көчлеләрнең: «Мин көчлемен!» дигән фәлсәфәсе? Тигез түгел дөнья: көтмәгәндә Коендыра язмыш бозга мана Җитмеш җиде катлы иләк аша Узгармакта безне бу замана Хакыйкатьнең хакыйкатен эзлим Нәрсә соң ул Туу. Яшәү. Үлем"’ Ак һәм кара төсләр уртасыннан Җавап габу кирәк миңа бүген! Нурия Измайлова * "k * (Гата Камский турында уйлап «Хор» дигән сүз бездә юк бугай Күмәк җыр сәнгате үсмәгән Җырда да, кырда да, кайда да Үзенә ышан да — вәссәлам! Үз хәлең җитмәсә, тотынма Бер көтү килмәсләр ярдәмгә. И татар! Ходайның каргышы Төшәрлек гаебең бар мәллә1 ’! Ни кардәш, ни күрше, ни дуслар.. Дошман ук түгелләр, тик ятлар. Үзебез яттан да ятырак Бер юлдан баралмый өч татар! Үзеңне үзең дә сөймәгәч. Кем сөяр дә сине, кем яклар . Ул ятлык-ялгызлык эчләргә Рәнҗеш һәм чәм булып тулган шул. Горурлык та кебек. Тик тышка Усаллык булыбрак чыга шул. һәм үксеп елыйсың тик эчтән, Күз яшен чыгармый кырыслык Елыйдыр юату көткәннәр, Ә безнең андыйга өмет юк. Жәлләтә белмәгән татарга Ни кала? Дөреслек, тырышлык. . Күмәклек, кемгәдер кирәклек Хакимлек итә бу дөньяда! Күмәкләп йөргәннәр рәтендә Теләсәк дөньяга чыгарга. Талант һәм көч бездән ун гапкыр. Йөз тапкыр күберәк сорала! Газинур Морат Җан сурәте Күбәләккә генә әверелә калса Фани дөнья кичкән һәр бәндәнең җаны. Нинди мәгънәсез булыр иде хәят! Нинди мәгънәсез булыр иде дөнья! Ә Табигать, шөкер, гадел хөкем и тә, Шөкер, Табигатьнең кануннары башка: Кемнең җаны әверелә гөл-чәчәккә, Кемнең җаны әверелә ташка. Кемнең җаны әверелә утка, суга, Кемнең җаны әверелә үрмәкүчкә. Кемнең җаны әверелә кыя-тауга. Очар кошка, йомранга. йә кәлтәгә.. Мәгънәлерәк булсын дип җирдә яшәвем. Мәгънәлерәк булсын дип җирдә үлемем. Җан сурәте илаһ Табигатькә Сәҗдә кылам бүген Л ә и с Зөлкарнәй Бичура Тәрәзәгә кадакланган Бишекнең такталары. Ишетелә тутык бикнең Ишекне каккалавы. Бичура, и Бичура. Ишек катыннан ура Хуҗаң җаны урап кайткан. Ник кертмисен. Бичура? Арка эзен саклаган мич Ничә ел ягылмаган Үлемтеккә дигән сандык һаман да ябылмаган. Бичура, и Бичура. Бирнәле сандык юра. Ничә еллар япа-ялгыз Ник яшисең. Бичура? Сыкылаган нигезләрдә Чикерткә җырлый алмас. Хуҗалардан калган бишмәг Җаныңны җылы талмас Бичура, и Бичура. Булма инде бичара Күршедәге ятим йортта Яшидер Бибичура. Күрше йортның мичләре дә Ничә ел ягылмаган. Ничә еллар өстәленә Ашъяулык ябылмаган Бичура, әй Бичура. Бикәчен Бибичура Бичарадан ничара. Бишек яса. Бичура. Бичура — Бибичура, Бичура — Бибичура, Тәрәзәдәге такталардан Бишек ясый Бичура. Бичура — Бәбичура... Рөстәм Сүлти Егерме ике Дары күмеп, кала алганым юк, Җаннар кыеп, каннар койганым юк. Нәфрәтләрсез бер көн торганым юк. Кулда — каләм. М иңа — егерме ике... Октябрь бу. Казан урамнарын Кара каннар белән юган фасыл — Табигать тә ымлый... Залим яшьтәш Вәйран кылган тарихларым асыл! Явыз Иван таптап, изеп узган Кол кавемнең бер баласы кана. Миндә, ахры, шәһит ханнар җаны — Бәргәләнә, ярсый, газаплана. Мәскәүлеләр эргәсенә утлы Шигырь күмдем. Юк, күммәдем дары! Миңа инде егерме ике җиткән! Миңа әле егерме ике бары!.. •х*.