Безне котлыйлар

Уртак байлыгыбыз — Шәһре Казан утларын без ерактан гына, ә хәзер инде, язмыш уены аркасында, бөтенләй чит мәмләкәттән торып кына күрсәк тә, алар һаман элеккедәй күзләребездә чагылып, күңелләребезне җылыта Дөнья ничәгә бүленсә дә. замана җилләре белән төрле илләргә таралган татар балаларының рухы шушы изге утларга карап талпына Без шул утларның еракларга барып җиткән бер генә нуры була алсак икән, дигән өмет белән яшибез. Безнең рухиятебез шул угларда берләшеп, зур көчкә әйләнә кебек Бу утлар безнең кабынган күңелләребез түгел микән9 Мин, «Казан утлары» безнең өчен журнал гына түгел, дигән фикерне аңлат- макчы булам. Татар халкының фаҗигале тарихын, таланган матди һәм рухи байлыкларын даулап, яктыртып, калган кадәресен бу авыр көннәрдән киләчәккә илтүче, аның чиксез тирән милли рухын терелтеп, уятып, лаеклы дәрә5кәдә олылаучы энергияне шул утлардан да көтәбез Безнең заман югалтулардан гына тормый, милли дәртне дә. кешелек горурлыгыбызны да уятты ул. Моңа хисап бирмәсак, үзебез гаепле булырбыз, газиз милләттәшләр. Татарның рухи байлыгы —аның үз байлыгы гына түгел. Аның киләчәктәге бәйсезлеге дә үз байлыгы гына булмас. Чөнки, нәкъ утлар кебек, бу байлыклар өчен дә чикләр юк. без Шәрекьтә моны бик яхшы беләбез. Әдәби-мәдәни багланышларыбызны дәүләт чикләре өзә алмас. Шул уңайдан, «Казан утларымның хәерле күп эшләрен хуплаган хәлдә, бер теләгемне дә әйтим әле. Теле, дине бер булган төрки халыкларны бер-берсеннән аерган чик тә бар. Хәзерге язуыбыз ул. Бу язу безне сукырайтты. Аны бердәй рәвешкә китермәсәк, без бер-беребезне таба алмабыз. Бу мәсьәлә хәзер жир белән күк арасында асылынып тора. «Казан утлары» шуны истә тотып, үз сәхифәләрендә барлык төрки җөмһүриятләрнең телче галимнәре, әдәбиятчылары көче белән бер бәхәс ачса, файдалы күп фикер җыелыр һәм дә, бәлки, журнал йогынтысыннан файдаланып, бу мөшкеллекне чишә алырбыз Шиксез ки. әлифбаларыбызны бер рәвешкә китерү, унификацияләү төрки җөмһүриятләрдә матбугатыбызның мөштәриләре, укучылары күбәйсен өчен генә түгел, рухи берлегебезне киңәйтер өчен дә бик кирәк Бу бәйсезлекне ныгыту юлында да бер адым булыр иде. Төрки журналларның күбесендә бу мәсьәлә чагылгалый. Әмма бу хакта махсус фикер үткәрелсә, әдәби басмаларның иҗади элемтәләре дә ныгыр иде Тагын да яктырак янсын утлар — «Казан утлары»! Әсгать МОХТАР. Үзбәкстанның халык язучысы. Хәмзә исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. «Казан утлары» - замананың иң авыр, иң катлаулы чорларында да кулыбызга килеп җитә алган бердәнбер милли басма иде Милли әдәбиятыбызның, мәдәниятебезнең хәлен, милли рухыбызның халәтен без шушы журнал аша белеп яшәдек. Инде хөр мәмләкәт, азат Татарстан шартларында тавышыгыз тагын да көчәер, тарихның халыктан яшереп сакланган караңгы сәхифәләрен дә гадел һәм дөрес күрсәтә белерсез дип омет итәбез. Олуг бәйрәм белән котлыйбыз! Изге эшегездә уңышлар һәм бәхет теләп- Фәридә ХӘМИТ. Фәрит ИДЕЛЛЕ, Хәйретдин САДЫЙК, Ирек КАЗАНЛЫ, Нури БУЛАТ, Галия ШӘРӘФИ. ИЛЧӘН, Тәклимә БАРИ. Алмания.

Реклама