Логотип Казан Утлары
Публицистика

Багышлаулар бәйләме

Гөлшат Зәйнашевага Җырга сусаган халыкны Җырлы иттең гелән-гел... Халык сине хөрмәтләде — Бирде Тукай бүләген! Батуллага Кайда гына күз төшермә. Күз салма кайда гына: Әдәби мәйданга яки Азатлык мәйданына, Сәхнәләргә, гәзитләргә... һәркайда да ул булыр — Кемгә — Роберт, безгә — Рабит Батулла Мөхлис улы! Айдар Хәлимгә Борауладың, шигырь яздың— Шагыйрь исме яуладың... Казаннарда кайнадың да Уфаларда шауладың; Мәйданнарда, мөнбәрләрдә Ирекхөрлек дауладың... Тез астыңа суксалар да, Син барыбер аумадың! Әбрар Кәримуллинга Мөхтәрәм китапчы галим. Академик, доктор ул... Чал тарихта бүтән мондый Рыцарь Әбрар юктыр ул! Марсель Галигә Роман язарга уйлады — Башлады да ташлады. «Төчкерек мәзәкләр» язып, Күпме кәгазь «ашады»... Юкка чыккан партиянең Тетмәсен тетте, тетә... Халык синнән, Марсель туган. Яңа «Капитал» көтә! Гәрәй Рәхимгә Шагыйрь ул, язучы, лауреат .. Исем бар, дәрәҗә бар, әйе. Титулы гына да ни тора. Советлар Союзы Гәрәе! Рәшит Әхмәтҗанга Үз халкына авыр булган чакта Чип ә калмас кемнең җаны бар: Халкы өчен мәйданнарга чыгып Көрәшерлек Әхмәтҗанов бар Кирәк икән эш-гамәле белән Сүзен әйтә. «Әйдә, көрәшик!» Азатлыкны язып кына түгел. Ач торып та даулый ул Рәшит Тәүфикъ Әйдигә Язмыш өзгәләп ташлаган Җепләрне табып бәйли: Учлап сибелгән татарны Бөртекләп жыя Әйди. Мансур Вәлигә Шигырьнең ул барлыгын да. Юклыгын да күргәли... Шәхесләрне теткәли ул. Әсәргә дә кергәли... Кайчак язучы халкында Шундый сүзләр йөргәли: — Усал иде яшь чагында! Олгайды Мансур Вәли! Рәдиф Гаташка Кем Тукайны үз итәдер. Кем укыйдыр Такташны... Сөюстан гашыйклары Яратадыр Гаташны. Мәхәббәткә мәрхәмәтле Алар — изге ниятле: — Мәҗнүн бүләгенә лаек Гаташ шигърияте!