Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшьләр иҗаты

Фәйрузә Исмәгыйлева Казанда университет тәмамлаган. Хәзерге көндә ул Азнакай районының Карамалы авылында яши. тәрбияче булып эшли Язучылар берлегенә аның •Татлы саташу» дип исемләнгән кулъязма җыентыгы керде. Җыентыкка тормышның куп төрле тармакларын сурәтләгән шигырьләр тупланган. Шигырьләре җылы, узенчәлекле— каләмдәшләреннән нык аерылып торган әзер китап булып кузаллана. Ул китап кайчан доньяга чыгарып гына әйту кыен, чөнки заман катлаулы, республикаларның һәм шул исәптән нәшриятларның да ярлы чагы. Без алга өмет белән карарга өйрәнгән халык. Фәйрузә язудан туктамас, китабын куругә дә ирешербез. Әлегә аның шигырьләрен укучыга газета-журналлар аша тәкъдим итәбез. •Казан утлары» өчен мәхәббәт турындагы шигырьләрен тупладык, ишетсеннәр иратларыбыз хатын-кыз тавышын. Буген безнең шактый караңгы юлларны да шул тавыш яктыртып тора ич.

Рөстәм МИНГАЛИМ

Фәйрүзә Исмагыйлева

Сиңа

Күз алдымнан Әзгә генә дә Китми бит Сурәтең... Җилтерәтеп кайчак. Шул сурәткә Килә Җан өрәсем! Фәрештәләр «Бәхетлеме син? Бәхетлеме?» Әллә бәхетсезме? Әйт инде». Күзләремне рәхәт йомдырып. Сорау алалар миннән... «Көчсезлеген тойган иңнәрдән Китмәсә ике фәрештә — Бәхетлемен. чиксез бәхетле!». Дип пышылдыйм мин эчтән. ...Төшләремдә түгел, ә өнемдә Бу саташу булган икән. ...Фәрештәләр булып иңнәремә Синең куллар кунган икән... Сәер... Сәрхушне дә аңлыйм хәзер: Айныр-айнымас халәттә Соңгы тапкыр, соңгы, диеп. Үреләдер ул шәрабкә... .. .Булдыралсаң. бу «сәрхүшоне Син. сөеклем, кичер генә: Соңгы килү, диеп тагы Үреләм бит ишегеңә... «Әллә кем»гә Абый да, җаный да түгел син, Керләнмәгән саф күңел син, Көнемне, күгемне ямьләттең, Әйе. Беркем дә түгел син миңа Һәм шул ук вакытта... Әллә кем! Алданган кыз Гөрләвекләр шау-гөр килеп Бер-берсенә кушылалар, Язның шушы ашкынуы Кешеләрнең һушын ала. Һушсыз күңел — ялкын гына... Ә сөйгәне якын гына... Гөрләвектәй ашкына кызЧакыр гына... чакыр гына. Гөрләвекнең өсләрен күр. Бозлана инде иртәгә. ...Язларның кичке акылы Ярамый икән иртәнгә... Синсез Синдә табам мин тынгылык. Синсез миңа дөнья кысан. ...Тик кулларың итеп нигә Ишек тоткаңны кысам?! Килер идеммени сиңа. И, күңелем кушмаса? .. .Бикле ишек тоткаң гына Күрешә дә... хушлаша... Бер кызга Икегезне күрдем: Күзгә күз илегез Һәм иренгәирен. ...Мин дә бит Аңардан Кайчандыр, бик күптән. Бер тилергән идем... Хәзер дә шул чакны Сагынадыр, димә, Кызыга бу. димә. .. .Ә шулай да бүген Өзелепләр минем Син буласым килә... Xy ULI a uiv Син — мәхәббәтнең, гүя. Серле күле. Тартыла, тик чумалмый Минем күңел. Элек үк чирканчыктан Курка идем. Күл буена килүләрем Юкка иде. Кемдер миңа чәчрәтеп Көлә иде... Кире китүне генә Белә идем... Тәрәзәңнән үк борылам. Керәлмим мин. Чөнки чирканчык алырга Теләмим мин. Чәчрәтмә утлы суың — Вакланмасын. .. .Сөюгә көзен чуму Акланмас ул. ...Бу төн гажәеп моңсу Һәм боек та... Таңда ул әйләнер инде Төнбоекка?! Сүз әйтмәгез Күктә канатларын җилпеп күбәләк очса, бик матур. ...Тик. менә, күтәрелә күккә утызга җитеп килүче бер хатын. Бу күренешне, үтенәм мин. юрамагыз афәткә... Сүз әйтмәгез. рәнҗетмәгез берүк нахакка! ...Тезмәгез юлларына чәчәкләр. Кызыкмас ул — аның үз чәчәге бар... Үзе тапкан бәхете, үз киләчәге бар. ...«Күбәләк түгел, ә оча!» — димәгез. — рәнҗетмәгез нахакка! Сакларга тели ул үзен вакланулар, хәерчелек. зарланулар дигән афәттән!.. Ул искәртергә тели мәхәббәтнең зурлыгын. Ул тоярга тели яшәүнең хозурлыгын! ...Сүз әйтмәгез Хис канатында оча белүче бу хатынга... ...Оча бирсен — җирдәге тормышын әз генә булса ла матурлап.