Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

ТАРИХНЫ ЯҢАДАН ЯЗГАНДА...

Совет чоры драматургиясенең тарихы дисте еллар буе тезелде һем язылды. Бер системага китерергә тырышылды. Бу эштә аерым уңышларга да ирешелде. Ләкин кичә уңыш дип саналган аерым урыннарда хаталар да, ялгышулар да җибәрелгән. Инде шуларны озакка сузмыйча тезәтергә кирәк. Әмма озак еллар тезегәнне тиз генә ватып, яңаны тезүгә омтыпу һәрвакыт уңышлар гына китерми. Бу процессның никадәр авыр булуын без инде илебез мисалында күрдек. Октябрь революциясеннән соң ил һәм халыклар естеннән узган вату-җимерү туфаны әле бүген дә эзләрен саклый. Яңаны тезегәндә, әлбәттә, материал яңа булса яхшы. Шуңа да драматургиябез тарихын яңача язганда, иң беренче чиратта, яңа материалга мерәҗәгать итү меһим. Ә ул бездә бар! Әле материалның ниндие генә, затлысы— Гаяз Исхакый драматургиясе! Совет чоры әдәбияты тарихында бу олы язучының үлмәс мирасыннан килгән традицияләр, аларның ни дәрәҗәдә уңышлы дәвам иттерелүе, әлбәттә, беренче дәрөҗөде иске алыначак. Бәхеткә каршы, традицияләр белән генә дә эш бетми: Г. Исхакый 1917 елдан соң да әле җитди драматургии мирас калдырган — аның 5 драмасы һәм комедиясе бар. Шулардай ечесендә («Дулкын эчендә», 1920—37; «Җан Баевич», 1923; «Олуг Мәхәммәт», 1944—47) татар совет драматургиясенең бигрәк тө теүге чорларында җитешмәгән яклар сәнгатьчә үтемле итеп куела. Болар — изге күңелле булу, миһербанлык, явызлыкны кабул итмәү һәм кире кагу кебек югары кешелек кыйммәтләрен яклау. Биредә социалистик революциянең бәхәсле һәм, кызганычка каршы, берьяклы үстерелгән мосьәле- максатларын ачык итеп кую, хәтта урыны белән кире кагу да бар. Димәк, реаль чынбарлыкны дәрес һәм тулы чагылдыруга омтылу ягыннан татар драматургиясенең тагын да бер җитди тармагы бар. Хәзер аны милли драманың үсеш концепциясендә җентекле ейренү нәүбәттәге бурыч булып тора. Соңгы 70—80 ел эчендә чит илләрдә яшәгән милләттәшләребез тарафыннан язылган сәхнә әсәрләре булуы да мәгълүм. Мәсәлән, финляндияле Хәсән Хәмидулла пьесалары. Анарны туплау, ейрәнвп чыгу—шулай ук чираттагы кичектергесез эшләрдән саналадыр. Болар аңлашыла, болар бәхәс тудырмый, һәм болар, ачык ки, чагыштырмача җиңел эшләнә торган эшләрдән. Иң авыры — моңарчы кат-кат расланганнарны яңача бәяләү, кайберләрен кире кагу, аерым фактларны да, кайсыбер күренешләрне до үзгәртел аңлату һәм язу. Ягъни аларга чын фәнни, дерес бәя бирү, тарихтагы урыннарын билгеләү. Бүген аерым мәкалә һәм чыгышларда артык кайнарланып китеп, гомумән, бетен совет әдәбиятын кире кагу, аны үткәндәге әдәбиятлардан түбән тешү, кирегә чигенү, хәтта юк әйбер, мираж дип расларга тырышулар урын ала. Моның белән килешүе кыен. Совет әдәбияты дигән күренеш бар, яши һем яшәячәк. Дерес, аның зур-зур кимчелекләре дә, үсеш авырлыклары да булган. Бүгенге югарылыктан аларны күрү һәм тәнкыйтьләү җиңел. Ләкин һәр нәрсәне тарихи, шул вакытлардагы шартлардан, сәяси, идеологик һәм эстетик нормалардан чыгып аңларга тырышырга һем бәяләргә кирәк. Ул ялгышулар буш җирдә тумаганнар. Нәрсәләр тудырган аларны? Ни очен әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез ялгыш сукмактан кереп киткән? Болармы дерес аңлау һем бәяләү шул чор әдәбиятындагы аерым әсәрләрнең тарихи урынын билгеләргә дә ярдәм итәр. Билгеле булганча, Октябрьдән соң формалашкан әдәбиятның сурәтләү объекты да, тормыш материалы да яңа иде һәм аның эчен иҗтимагый хәрәкәт тә яңа иде. Ьу С яңалык, иң беренче, эшче сыйныфның җәмгыять үсешендә уйный башлаган роленнән киле. Эшчеләрнең хезмәтен, кенкүреш шартларын, шәхси һәм гомуми мәнфәгатьләрен, омтылышларын сурәтләүдә татар әдәбияты Г. Коләхметов һәм Ш. Камаллар башлаганны дәвам иттерде. Эшченең тагын да бер олкәдә — сыйнфый азатлык керәшендә тоткан урынын кушып тасвирлый башлады әдәби»' Ләкин яңа шартларда, җәмгыять догматик идеология кочагына килеп кергәч, бу сыйныф бик тиз фетишпаштырыпды. Әдәби әсәрләрдә дә ул шулай тасвирлама башлады. Башка сыйныфларның, торкемнәрнең иҗтимагый үсеш хәрәкәтендәге һәм җәмгыятьтәге урыны, роле санга сугылмый, апай гына да түгел, түбән тошсреп аңлатыла иде. Менә ии ечен безнең күпчелек сәхнә әсәрлоребездәге эшчеләр вәкиле — һичшиксез, акыллы да. әйрәтүче дә, җитәкче дә! Хәтта интеллигенцияне до ейрәтә ул яшәргә генә түгел, керешергә дә ойрәтә! Крестьян турында инде әйткән до юк: эшчедән башка берни до эшли алмый торган сыйиыф уп. Хәтта җир эшкәртергә, кайчан чәчәргә, ничек урып-җыюны оеш'ырырга кирәген дә ойрәтә эшче. «Шушы интеллигентлармы артларына тибеп, партиядән куалап чыгарасы иде»,— ди Г. Копәхметовның «Яшь гомер» драмасындагы эшче воли. Ләкин шул ук вакытта Вәли болай эшләргә ярамавын, интеллигенциянең азатлык кереше ечен кирәк булуын да яхшы аңлый Совет чорымдагы драмаларда исе зыялыларга оно шундый ким- сетуле караш берьяклы үстерелде. Ә бит интеллигенция— милләтнең акылын, иҗат кечем, намусын үзендә туплаган катлау. Революцияне, гадәттә, яшьләр ясый. Беэде до революцион керәш елларында яшьләр диктаты эш йортте. Моның уңай ягы булган кебек, аерым кимчелекләре до бар Өлкәннәрнең бай тәҗрибәсен, олешчә үлем-бетем фәлсофәсеннән туа торган сабырлыкны, акыл белән эш йортүне яшьләрнең кискенлеге, доньяга мәңгегә килгән тесте хис итүе басыл китте. Вату-җимерү, мәчет манараларын кисү, муллаларга, динго каршы керәш... Олы буын боларны шулай кискен рәвештә хәл игмос иде. Алдагы кон турында конкрет уйлый белмәү һәм теләмәү, сиинәм соң тормышмы дәвам итәчәк буын хакында тиешенчә кайгырта белмәү, мәңге яшәрдән кылану — кыскасы, «үто-ревопюцн- онлык», артык оптимизм бетен яшәешне дә, әдәбият-сәнгатьне дә басыл китте ул чакны. Кичәге драма әсәрләрен шул сорем катлавыннан чистарта башласаң, аның бнк калын булуын күрәсең. Пьесаларның фикеренә дә. художество эшләнешенә дә үтел кергән ул серем. Билгеле инде, бу вату-сыту фәлсәфәсе буш җирдә тумады Хәзер социалистик революция һәм Гражданнар сугышы чорымда аермачык булып күренә башлаган кансызлыкмы, миһербансызлыкмы большевиклардан, хәтта Лениннан гына кило дип раслау бар. Ләкин нигез сәбәпләр тирендәрок, әлбәттә. М Горький үзенең «Интеллигенция һем революция» дигән мәкаләсендә болай ди: «...нәкъ менә социаль тигезсезлек, сыйнфый система (...) мәйчелекне, комсызлыкмы, явызлыкны, күрә алмауны һәм шәфкатьсезлекме уятучы булып тора да». Сыйнфый тигезсезлек янына әле татар иҗтимагый аңының миппи-диии изелүдән риза булмавы да килеп кушыла иде. Монә нн ечен, гәрчә аның асып мәгънәсе иҗат кочлерен, яңаны тезү кечләрен уяту булса да, революция, нигездә, җәмгыятьнең рухи һәм икътисади үсеш процессын тагын да югарырак баскычка күтәрү максаты белән ясалса да, аңарда бор үк вакытта вату-җимәрү омтылышы да яши. билгеле бер шартларда ул әстенлок алып китә, иске җәмгыятьне һем. гомумән, искене җимерү романтикасы белән кушылып кечәя. Мондый керәш романтикасы драматургияне до илһамлан- дырып торды, а бераздан хәтта киресенә әверелә башлады: һәрнәрсәне җимерү, бетерү. сыгу, себереп түгү рухы алга соролдо. 20 нче еллар драматургиясендә иң күренекле образлар тибыннан борее булган, кешенең рухи азатлыгы яебок изге идеалны алга сорген Кабил до (һ. Такташ —«Җир уллары трагедиясе»), кызганычка каршы, бу омтылышында эшне туганын үтерүдән башлый, җимерүче булып алга баса Әсәрдәге икенче Күренекле персонаж — Идея образында да шул сыйфат алга чыгарыла Янсо бетен әсәрләре кереш рухы белән сугарылган язучы Г Ибраһимовта сыйнфый нәфрәтнең чагылышына игътибар итегез. «Яңа кешеләр» драмасында Бат» рханның ■канлы юп— изге юп!» дигән формуласы буш җирдә тумаган «Эшче-нрестьян халкына контрровопюционорларның башлары естоннән азатлыкка барырга ’уры кило»—ди уп. Дорес, «борчылып йәроп» әйтә, омма аның шикләнүләре шул борчылудан ары узмый, аның ышанычы — югарыдагы тол формулада Әдәбият исе, кешелекнең зур рухи табышы буларак, иҗтимагый аңның бер tope буларак, әлеге формуланы олы гуманизм хакына кире кагарга, һорхопдә. аны шик астына алырга тиеш иде. Шул ун драмадагы икенче персонаж Шәйбәк картның «кан түгүгә киткәч, шәл түгеп ннде ул» дигон ышанычын кочпе яңгыратырга тиеш иде автор. Ә бит бу фопсәфи фикерләр бәрелешендә диндар рухлы кеше ител бирелгән Шәйбәк карт сүзләре гуманизмны яклый Ләкин чынлыкта алай булмады Әдәбият, шул җомлодои драматургия до. сыйныфлар боренешеидо пролетариатның җиңүен, ош кына канлы җиңүен ләззәтләнеп сурәтли башлар Ф Достоевский куйган сорау иске тешә: егәр дә нигезенә бер генә кеше гомерен салып калдырырга туры килсә до. сез бәхетле киләчәк архитекторы булырга ризамы! Бу сорауны беек психолог Достоевский шагыйрь Пушкин турындагы нотыгында биргән. Монда әдәбиятның опы гуманистик вазифасы ачык чагыпа Безнең революцион пьесаларыбызда исә бәхетле килечек өчен күпме гомерпор харап итепе. Әмма әлеге хәл шулай тиеш дип карала. Әдәбият, матурлык сәнгате шулай булырга тиешмени?! Совет чорындагы әдәбиятыбызны өйрәнгәндә һәм анализлаганда без, әлбәттә, революциягә кадәрге әсәрләргә аваздаш якларны күрсәтү белән бергә, апардан аерылып торган якларга да игътибар бирергә тиеш булабыз. Поэтика өлкәсендәге мондый аерымлыкларны күрү һәм күрсәтү көч, осталык сорый. Бигрәк тә драматургиядә. Чөнки ул—шактый ук консерватив жанр. Ләкин биредә жанр поэтикасы бәйый бара. Сюжет һәм композициядә дә, образлар систематикасында да шуны күзәтергә була. Мәсәлән, революциягә кадәргедән аермалы буларак, совет чорында драматургия күмәк күренешләр белән иркен эш йөртә, сәхнәгә катнашучылар итеп халык массасын чыгара. Бу — хәлиткеч сүзне әйтүче буларак халыкка төп рольне бирергә омтылудан килә. К. Тинчурин һәм Ф. Бурнаш, Ф. Сәйфи-Казанлы һәм Ш. Усманов, Т. Гыйззәт һәм Н. Исәнбәт сәхнәдә җанлы күмәк күренешләр иҗат итүнең матур үрнәкләрен бирделәр. Бу — бер генә мисал. Андыйларны тагын да китерергә була. Шулай да яңа принциплар иң элек образлар системасында күренде. Кешене, аның ролен аңлауда, аны иң башта көрәшче төсендә тәкъдим итүдә булды. Мондый геройларны драматурглар башлыча түбәндәге әхлак һем иҗтимагый нормаларга ия булган көрәшчеләр рәвешендә күзаллыйлар. Герой өчен иң изге хис, иң мөһим хис — халык бәхете өчен көрәш. Г. Копәхметов һәм Г. Исхакый пьесаларында герой характерында үзәк сыйфат төсендә күрсәтелә башлаган бу билгене совог драматурглары тагын да югарырак күтәрделәр, аны байрак иттеләр. Ләкин ике чор геройларындагы мондый сыйфатлар арасында аерымлык та бар. Совет драматурглары сурәтләгән көрәшче элеккеге, асылда зыялы көрәшчедән үзенең туры сызыклырак, хәтта бәгырьсезрәк булуы белән, үзе өчен көрәш юлын бик тә ачык дип санавы белән, бу юп бердәнбер дип чын күңелдән ышануы белән аерылып тора. Татар әдәбиятында традицион булган хатын-кыз темасын хәл итүдә дә үзгәлек бар. Элекке геройлар хатын-кызны җәмгыятьнең ирекле әгъзасы, ирләр белән тиң итеп күрәсе килеп эш йөртә. Һем бу — гуманлы иде: укучы һем тамашачы күңелендә хатын- кызны олылау һәм хөрмәтләү тәрбияли иде. Ә инде совет драмасындагы геройлар хатын-кызны үзе белән тиң күрә, моны — хәл ителгән, дип саный, аңа ирләр белән бертигез таләпләр куя. Хатын-кызны олылау һәм хөрмәтләү каядыр икенче планга чиге. Димәк, гуманлылак та кими. Хатын-кызның, иң еүвеп, ана булуы исәпкә алынмый башлый. Шушы хакыйкатьны беренче булып күреп алган һәм «Югалган матурлык» исемпе пьесасында меһим проблема төсендә күрсәтергә теләгән һ. Такташ тәнкыйть ителә. Бу фактта рәсми идеологияге туры килмәүнең тулы бер фәлсәфәсен күргән вульгар социологизм тәнкыйте язучыны сыта, бүтәннәргә до сабак булсын дип тырыша. Хатын-кызны җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы тесендә кабул итү гаилә нормаларын аңлауга һем художестволы суретлеүгө до үзенең тезотмолорен кертте. Электә үзено күро бер кальга (крепость) кебек ябык булган гаило, әйтерсең лә, бөтен эчке күренеш-серпоре белой ачып ташланды. Җәмгыять өчен, тирә-күрше өчен, коллектив өчен үтодән-үто күренеп тора торган ачык хәлгә килде. Тигез мәхобботко, бер-береңно хөрмәт итешүгә корылган, акчадан, байлыктан, дини горефгадотпордон азат булган гаилә пропагандаланды. Семья иҗтимагый тормышка һәм хәллерго ныграк тартып кертелде, аның төп вазифаларыннан иң зурысы һом изгесе булган — кешелекне довам иттерү, балалар торбиялол үстерү вазифаларына игътибар кимеде. Дөресрәге, алар онытыла башлады. Яңа герой гуманизмның үзен до яңача аңлый иде инде. «Кешене ярат> дигән гуманлы таләпне уп конкретлаштырды: «изелгәнне ярат, хезмәт иясен ярат»,— дип куйды. Бу — рәсми идеология таләбе, ягъни эшчеләр партиясе эзлекле һәм нык кул белән үткере торган таләп иде. Аның гомумкешелек кыйммәтләрен юкка чыгару мөмкинлеге до бар булып чыкты. «Пролетар гуманизм» диген мәгънәгә артык бирелеп, аның асылда бер генә сыйныф мәнфәгатьләрен алга куйганлыгын исәпкә алмыйча, әдәбият сыйнфый интересларны гомумкешелек кыйммәтләреннән алга чыгарып тасвирлауга күчте. 20—30 елларда да, аннан соң да драматургиядә пролетар сыйныф интереслары белән гомумкешелек мәнфәгатьләренең үзара мөнәсәбәте бозылды. Югыйсә бит В. И. Ленин да ачык итеп: «Марксизмның нигез идеяләре ноктасыннан караганда иҗтимагый үсеш интереслары пролетариат интересларыннан өстен»,— дигән (Ленин В. И. Полное собрание сочинений, 4.Т., 220 бит.) Тагын бер меһим мәсьәпө. Без моңарчы әдәбиятның, шул җөмләдән драматургиянең до алга үсешендәге үзенчәлекләрне художестволы аңның үзгәрүеннән, аның нинди типта булуыннан чыгып билгели идек. Әдәбият белән җәмгыять арасындагы үзара мөнәсәбәттән әдәбият тормышның яңа өлкәләрен ничек итеп ача, төп жанрларга караган әсәрләрдә драматик коллизия ничек үзгәрә, бер до бупмаса, художество стильләре ничек алмашына — шулардай чыгып билгели идек. Нәтиҗәдә еш кына әдәбиятның үсеш баскычлары гражданлык тарихындагы баскычлар белән тәңгәл куеп карапа иде. Инде хәзер болар янына тагын да бер меһим билгене кушу сорала. Әдәби дәверләрне аерганда, апарны бер-берсеннөн мөстәкыйль караганда, һичшиксез, чор- иың кешелек проблематикасын иске алырга кирек. Моиы үзәктәге бипгепордән берсе дип карарга кирак. Әлбетте, әдәби процессның барышын ейрәнгәндә бүген да җәмгыятьнең, халык тормышының аерым дәверләрен исәпкә алмау мамкин түгел. Моның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын әдәбият галимнәре, тәнкыйтьчеләр до, беек язучылар үзләре дә кат- кат әйтә килгәннәр. М. Горький «Рус әдәбияты тарихы» исемле зезмәтеидә язучыларның иҗатын рус тарихының мәһим баскычларын ничек чагылдыруына карап бәяли. Шулай була торып та, без бүгенге күзлектән чыгып әдәбиятның үсеш дәверләре нигезендә кешегә менәсәбәт, кешене ничек итеп күзаллау һәм кешене ни дәрәҗә кешелекле итеп сурәтләү ятарга тиеш дип әйтәбез. Драматургия үсешен дә шул яссылыкта әйрәнү зарурлыгын алга серебез А. С. Пушкин бер дә юкка гына: «Иң ышанычлы үзгәрешләр холыклар үзгәрүдән килеп чыга».— димәгән Шул җәһәттән караганда, татар совет драматургиясенең безнең коннарга, ягъни ВО елларга кадәрге чорын кешене коллектив зченде генә карап, шәхеснең үз мәнфәгатьләренә тиешенчә игътибар биреп җиткермәү вакыты дип бәяләргә тиеш булабыз. Дорес, марксизм тәгълиматы буенча, бары тик коллектив зченде генә шәхси ирек булырга мемкнн. Бу фикерне танымау дорес булмас иде. Шохеснең азатлыгы аның үзенең кешеләргә кирәклеген аңлауга, җәмгыять зшләренә монәсәбәте һәм катнашы булуга бәйле Ләкин бу бәйләнештә үзара акыллы һәм дорес монәсәбәт. тиешле пропорция булырга тиеш. Совет чорындагы драматургиядә исә, кызганычка каршы, коллектив һәм шәхеснең диалектик берлеген берьяклы аңлау барлыкка килде. Коллектив мәнфәгатьләре алга чыгарылып, шехси интереслар сүзсез рәвештә артка чигерепдо Әсәрләрнең күпчелегендә коллектив белен шәхес коллизиясе вакытында шәхесне коллектив изоп-сытып уза иде. Ә шәхеснең эчке сыкранулары, шул вакыттагы трагедиясе драматургия тарафыннан искә-санга алынмады. Ф. Энгельс термины белән әйткәндә, «пролотар-ппебейлык аскетизмы», бүгенгечә әйтсәк, «революцион аскетизм» карашы естенлек алды, сәхнәнең ирекле үсүенә тоткарлык ясады Нотиҗодо пролетариат теләкләре алдында гомумкешелек кыйммәтләре дә артка чигерелде, онытылды, аяк астына ташланды. Татар совет драматургиясендә, бигрәк тә аның беренче чорларында еш сурәтләнгән конфликт классицизм чорындагы топ конфликтны искә тешеро Анда да бит шәхси теләк-омтылышлар гомуми максат — кечле дәүләт, үзәкләштерелгән дәүләт интереслары алдында, гомуми теләкләр каршында чигенә. Ләкин бу коллизия классицизм әдәбиятында геройның зчке кичерешләрен тиешенчә сурәтләп хәл ителә Бигрәк тә трагедияләрдә шулай. Ягъни, герой-персонаж эчен гомуми интересларга юл бирү, дәүләт мәнфәгатьләре хакына баш ию процессы ззсез узмый, тирен психологик кичерешләр тудыра. Ә бездәге драма һем трагедияләрдә мондый конфликтны хәл итү икенче терпе характер апа: шәхси интереслар коллектив һәм революция максатлары алдында сүзсез- ззсез чигенә, кеше шулай тиеш дип, артык рухи газапларсыз гына үзен корбан кылуга бара Сыйнфый һем революцион билгеләнгәнлек остенлек алу нәтиҗәсендә татар совет драматургиясендә психоанализ арткы роттә калды. Геройларның психологик кичерешләре, хислоркичерешләр тирәнлеге еш кына мелодрама тере карәмогыида гына булып чыга. 9 мелодрамада психологизм үзенең примитивлыгы, санлыгы белән еерылып торс. Совет едобняты кебек үк, татар совет драматургиясенең до аерым месьололердә ялгыш тарафларга кереп китүе, илдәге иҗтимагый-попитик һем икътисади шартлар белен бнлгеләно. Монда Сталинның шохес культы, догматнзмның бер җимеше булган вульгар социологизм, әдәбиятны һем сәнгатьне идеология чарасы итеп кене карау кебек күренешләр беренче рольне уйный. Шулай да язучыларның тормышны һем кешене сурәтләүдә беръякка кереп китүендә мондый сәбәпләрне генә күрү җитеп бетмәс Мондый тенденцияпорнең тууында топ сәбәпләрдән тогын берсе һем моһиме — революциягә кадәрге тормыш, андагы социаль һәм татарлар очен тагын милли изелү түгелме иконП Мин мосьәпәсен генә алыйк. Татар җәмгыятенең үсешендә, кайбер объектив собәллор нәтиҗәсендә де әлбетте, үз кабыгына бикләнү, деньвда бара торган процесстан читтәрәк тору кебек, урта гасырчылык, хәтта схоластика кебек яклар да кечле иде Моның сәбәпләре уз дәүләтең булмауга, дини-милли изелгәнлеккә, ягъни рус самодер- жавиясенең колониаль политикасына барып тоташа иде. К. Насыйри, Г. Тукай, М Гафу- ри, Г, Исхакын, Г. Колехметоә. Г. Ибраһимов кебек апдыйгы язучылар моны күрделәр Русларның үзләрен буйсындырып торучылар икәнен белсәләр дә. тәрәккыят» агыннан апдарак булуларын, татарның һәрьяктан руслар белән уратыл алынганлыгын һем милләтебезнең алга үсеше, иң әүвел, рус җәмгыяте белән бәйле булуын аңлады алар •Мин моңганчыга кадер,—ди Г Исхакыйның «Тартышу» исемле драмасындагы бер персонәж,—татарны тераккый иттерү дип әллә никадәр сәйләсәм де шуның эчен үземне корбан кылырга риза булсам дә. бу минутка кадер татарның алга ""’Г* Русианең алга китүе белен. Русиянең идарәсенең яхшыруы белен бергә үскән, бергә береккән иаеиле- ген хәтереме китәрмәгәнмен. Ийе, иптәшләр, безнең зшемез рус халкының зше белен берге бәйләнгән, рус халкы тераккый итмегенде, без тераккый ите алмыйбыз усияиең идарәсе үзгәрмәгәндә, без бәр *ш »шли алмыйбыз.» Ә менә татарны моңарчы милләт буларак саклап калуга зур элеш керткән дин хезмәткәрләре, бигрәк тә XIX гасырда һәм XX йөз башында, билгеле бер дәрәҗәдә гомуми прогресска оппозициядә булып чыкты, үз эченә генә бикләнүне яклады. Алга узып шунысын да әйтик, менә ни очен татар әдәбияты консерватив динчеләр белән көрәштә артык дәрәҗәдә кискен һәм актив булды. Бу активлык шунда да күренә: Тукайдан һәм Исхакыйдан башлап барлык дип әйтерлек язучылар дини фанатизмны фаш итте. Укучылар шул рухта тәрбияләнде- Совет чорында исә бу тенденция үзенә философик, идеологии җирлек һәм мул җим тапты, яңа кеч белән дәвам иттерепде. Нәтиҗәдә, дини фанатиклык белән көрәш, гомумән, дин белән сукырларча көрәш төсен алды. Бу җәһәттән татар әдәбияты башка төрки әдәбиятлар арасында да, татар драматургиясе башка жанрларга караганда да алданрак бардь Диннең үзәгендә яткан гомумкешелек кыйммәтләрен оныту, санга сукмау алга таба ничек итеп рухи ярлылыкка, әхлакый кыйбланы югалтуга китергәнен әйтеп тору кирәкме икән?! Шулай, жанр буларак тугач та. драматургия руслар белән аралашуны, алардан өйрәнүне, русча яхшы белүне хуплады, шуның өчен көрәш алып барды. Ләкин бу юнәлештәге эшнең дә чамасы булырга тиеш — революциягә кадәрге драма монысын да күрде. Ф Әмирхан «Тигезсезләр (яңа кешеләр)» исемле әсәрендә руслар узган баскычның— үз милләтеңнән йөз чөерү, манкортпыкка төшү чорының бездә дә башлануын хәбәр итте. Андый кешеләрне, Фонвизин комедиясендәге мәгълүм персонажны күздә тотып, ул «Иванушка-Абдулка» дип атады Мондый кимчелекне Г. Исхакый да тәнкыйтьләде «Ул әле икеләнә иде» исемле хикәясендә рус әдәбияты тәэсирендә тәрбияләнгән бер егетнең милләт кызларыннан йөз чөерүен үткен көлкегә алды. Ф. Әмирхан һәм Г. Исхакый бик вакытлы чаң суккан күренеш совет чорында инде рәсмиләштерелде, яклау тапты һәм пропагандапанды. Драматургия дә тартып кертелде аңа — ачык тенденция төсен алган бу ялгышлыкка Әйе, татар җәмгыяте руслашуга кереп китте. Драматургиядән дә шуп таләп ителде. Пьесаларда рус кешесе образлары бары тик яхшы яктан кына, безнең халыкка ярдәм итүче буларак кына сурәтләнергә тиеш иде. 20 нче елларның ахырларыннан башлап, бигрәк тә 30 иче елларда, сәхнә әсәрләрендә рус персонажлары бупмаса, андый пьесалар тәнкыйть ителде, сәхнәдән алып ташланды. Мәсәлән, Ф Бурнашны «ханнар, сарайлар былбылы» дип типкәлөгәнде иң көчле аргументларның берсе менә шул була. Мондый тәнкыйть «тормышны дөрес чагылдыру» дигән сүзләргә таянды: әнә бит, диделәр, социалистик чынбарлыкта, әйтик, фабрика-заводпарда руслар күпме эшли, димәк, пьесаларда юк дигәндә дә яртысы рус персонажы булырга тиешле! Кыскасы, рәсми сәясәтне — партия оешмалары үз кулларында нык тоткан политиканы — тормышка ашыруда әдәби тәнкыйть тә, драматурглар да күндәмлеккә мәҗбүр ителде. Шулай булса да, руслашып үз милләтенә, туган теленә төкереп караучыларны тәнкыйть итү юк-юк та булгапый. Бигрәк тә беренче елларда. Мәсәлән, К. Тинчурии «Американ» (1923) комедиясендә: «Мин французча, инглизче, немецча, хәтта японча укытуны да аңлыйм, ә инде татарча өйрәтүне һич башыма сыйдыра алмыйм. Безгә, татарларга, культура кирәк, ө алар татарча укытып маташалар»,— дип зарланучы космополит мирза Насих Николаевичтан келә. Ләкин мондый тәнкыйть өчен безнең драматургларның кыюлыгы калмады инде. Урыслашуның милләтебезне нинди начар нәтиҗәләргә, ахыр чикте бетүгә китерүен Татарстандагы һәм Советлар Союзындагы хәлләрне читтән күреп яшәгән, кимчелекләрне тәнкыйтьләү мөмкинлегенә ия булган Г. Исхакый гына яктырта алды. Аның 1923 елда язылган, 1939 елда Берлинда басылган «Җан Баевич» исемле комедиясе тулысы белән шуңар багышланган. Мондый әсәрләр, һем, инде алда әйтелгәнче, Исха- кыйның эмиграциядә иҗат ителгән башка пьесалары 1917 елдан соңы чордагы драматургиябез тарихын тулырак, фәннирәк өйрәнү мөмкинлеге бирә. Театрыбыз тарихын да. Шуп, ук «Җан Баевич»ның, мәсәлән, Хельсинкида татар үзешчәннәре тарафыннан сәхнәләштерелүе мәгълүм. Жанр ягыннан үзенчәлекле булу драматургияне башка әдәби төрләргә караганда да хаким политиканы актив пропагандаларга мәҗбүр итте. Чорга аваздаш булу бигрәк тә сәхнәгә сукты. Ни өчен? Чөнки чор сулышы, замана билгеләре ачык чагылмаса, бүгенге геройлар гәүдәпәнмәсә, театр пьесаны, гадәттә, куярга ашыкмый. Әйе. татар драматургиясендә ялгыш тенденцияләр формалашты. Ләкин, бер бетен процесс итеп караганда, аның жанр буларак үсүе тукталмый. Тематикада гына түгел. Ә тагын нәрсәдә соң? Иң беренче жанр төрләрен үзләштерүдә һем жанр поэтикасын баетуда. Чыннан да, шуп ук 30 нчы елларда аңарчы әле борынлап кына килгән жанр төрләре туа һем ныгый. Тарихи драма формалаша, лирик драма берничә күренекле әсәр бире, фольклорга нигезләнгән пьесалар языла (е алар арасында «Хуҗа Насретдин» кебек җәүһәрләр бар). 20 нче елларның ахырларыннан башлап драмада конфликт шактый сыегая. Бу, иң әүвөп, заман темаларына һәм проблемаларына караган пьесаларда күзәтелә. Аларда конфликт шактый схематик, образлар системасы да бай түгеп, типлар юк дәрәҗәсендә. 30 нчы елларда да, әле хәтта 50 елларда дә иң кул кабатланган конфликт кулаклар белән, кулак һәм динчеләр калдыклары белән көрәш рәвешендә оеша. Бу инде мәгълүм: социализм тезелеше алга барган саен, сыйнфый керәш кече» бара дигән сәнгатькә күчерелүе! Тормыш катпаулылыгын, тормыш дәреслеген гәүдәләндерү җәһәтеннән бу еллар драмасында актаи-ак уңай геройлар да. кара буяулар белән генә сурәтләнгән тискәре персонажлар да артык яңалык алып кипми. Алар ярыйсы ух ясалма, ченки конфликт алдан билгеләнгән юнәлештә хәл ителә: дошманнар җиңелә һәм җәзалана, эшче яки хезмәт иясе вәкиле җиңеп чыга, тантана итә. Тормыш һәм сәнгать дәреслегенә иң якын торганнары исә — ике арада калган, адашкан, уртаклыктагы геройлар. Шундыйлардан бетен бер сыйныф — крестьяннарның революциягә килүендәге күпсанлы юлларыннан берсен шактый ук үзенчәлекле һәм тәэсирле итеп тасвирлаган Биктимер карт (Т. Гыйззәт — «Ташкыннар») үсеп чыкты. Крестьянның күмәкпәштерү чорындагы эчке кичерешләрен бирү ягыннан Ярулла (Ф Бурнаш — «Ялгыз Ярулла») тормышчан билгеләргә ия. Ш. Усманов «Кичеккән фәрман» драмасындагы үзәк персонажлардан берсе булган Харис Садыйков образы белән революциянең тегермән ташы арасына эләккән эре характерны ачып бирде. Ике лагерь арасында адашып калган геройларны комедия һәм сатира терләре дә уңышлы тесте күрсәтә алды. Моңа мисаллар итеп Н Исәнбәтнең «Һиҗрәт» һәм К. Тин- чуриниың «Җилкәнсезләр» комедияләрен алырга була. Яңа менәсәбәтләр урнаша һәм ныгый барган шартларда туган, киләчәге «зур» булган кимчелекләрне—бюрократлыкны, карьерачылыкны, яңага аркаланып, аларны үзенә файдага борып кеше исәбенә яшәүне, «кызыл» мещанлыкны һ. б. сатира шулай ук уңышлы фаш итә башлады. Дәрес, мондый әсәрләрнең сәхнәгә узу һәм сәхнә юлы артык борчулы, артык авыр һәм катлаулы булды, авторлары тәнкыйть күсәге татый тордылар Әмма андыйлар да, аз булса да язылды. Мисаллары — К. Тиичуринның «Хикмәтле доклад»ы, Н. Исәнбәтнең «Портфель» кебек пьесалары, Ф.Бурнаш һәм Ә. Фәйзи комедияләре. Кыскасы, татар совет драматургиясенең гаять авыр шартларда да аерым уңышларга ирешүен яңа тарихны язганда күрә белергә һәм күрсәтә белергә кирәк. Алда күрсәтелгән тенденцияләрне искә алып татар драматургиясенең совет чорындагы тарихын язганда, аның әсәрләрен анализлаганда, аңлашылса кирәк ки, моңарчы идеясе ягыннан югары дип билгеләп йәртелгән аерым пьесалар артка чигерелергә, » моңарчы күләгәдә калганнары алгарак чыгарылырга тиеш булачак. Иң беренче, анализ вакытындагы иң теп принцип саналган социаль конфликт ззлаү, һәр әсәрне сыйнфый керәш ноктасыннан чыгыл кына бәяләү үз урынын гомумкешепок мәнфәгатьләре ии дәрәҗәдә чагылган булуын аңларга тырышуга бирергә тиеш. Ләкин бу һич драматургиянең иҗтимагый вазифасын бетенпәй дә санга сукмаска туры киләчәк диген сүз түгеп. Әдәбият, шул исәптән драматургия дә — иҗтимагый аңның бер формасы, тик художәстяолы чагылыш формасы. Димәк, яңа тарих язганда да әсәрнең иҗтимагый фикер үзе- шенде тоткан урынына нык игьтибар булырга тиеш. Әмма аның художестволы форма икәнен генә истән чыгармаска кирәк. Ягьии. драматургия тарихын яңадан азганда сәнгатьчелек ягыннан да үсеш тарихы булуын онытмаска кирәк.