Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАНЫШ БУЛЫЙК: ФОАТ ГАРИФУЛЛИН

Татарстан җөмһүриятенең атказанган фән эшлеклесе, химия фәннәре докторы профессор Фоат Әсәт улы Гарифуллин белән беренче танышуым радиода, концертмейстер булып эшләгән чагымда булды. Аның һәвәскәр җырчы буларак чыгышына мин рояльдә ярдәм иттем. Ул очрашуыбыз бик эчкерсез узды, күптәнге дустымны очраткандай хис иттем үземне. Язмабызны уңышлы төгәлләгәч, шул ук көнне дигәндәй, Фоат мине спортның авыр атлетика төре буенча спортчылар секциясенә йөрергә дә «җикте». Чөнки ул үзе — спорт мастерына кандидат. Рәссамнар, шагыйрьләр арасыннан бик күпләр Фоат белән дустанә мөгамәләдә. Гаҗәп тә түгел — дустым, гомумән, сәнгатькә, шигърияткә ихлас гашыйк кеше. Ул үзе дә тыңлаучыларның күңеленә хуш килерлек итеп халык көйләрен, композиторларыбызның әсәрләрен башкара. Моңлы җырлавы белән беррәттән, классик шагыйрьләрнең (бигрәк тә — Тукай, Дәрдемәнд), бүгенге шагыйрьләребезнең әсәрләрен яттан оста башкару сәләтенә ия. Шул ук вакытта үзе дә шигырьләр, көйләр иҗат итә Матбугат битләрендә музыка сәнгатенә кагылышлы актуаль проблемалы һәм истә калырлык мәкаләләр белән чыгыш ясап та таң калдырган иде ул безне. Милли азатлык өчен көрәш чоры, демократия өчен көрәш дәвереннән аермалы буларак, сүздән эшкә күчү таләбен көн тәртибенә бөтен кырыслыгы белән куйды, ф. Гарифуллин да үзенең җәмәгать эшчәнлеген гамәли яссылыкта гаҗәеп куәт белән җәелдереп җибәрде. Ул химия-технология институтының үзе җитәкләгән кафедрасында татар бүлеге оештыруга иреште, һәм, шунысы куанычлы — ул татар телендә белем алуны юлга салу белән генә канәгатьләнеп калмады — бүлек студентларына татар музыка сәнгате буенча факультатив рәвештә лекцияләр тыңлау мөмкинлекләрен дә ачты. Гомумән, үз идеяләрен, план-максатларын тормышка ашыру сәләте Ф. Гарифуллинның төп һәм иң кыйммәткә ия сыйфатыдыр дип уйлыйм. Аның чит илләрдәге (Германия, Англия һ. б.) озакка сузылган фәнни- иҗади командировкалардагы эшчәнлеге дә галимнең эшлеклелеген исбатлаучы дәлилләрдер. Шуңа күрәдер, студентлар каршында да профессорның абруе зур — алар аның лекцияләренә бик теләп һәм яратып йөриләр Халкыбыз шундый зыялыларын тудырып торганда, киләчәгебезгә өмет өзелмәс, шикшөбһәләр таралыр, күңелләребездә шатлык нурлары сүнмәс. Фоат Гарифуллин Дәрдемәнднең мәшһүр «Кораб» шигыренә үзенчәлекле көй иҗат иткән. Җыр халыкчан, моңлы, формасы төзек, ихлас күңелдән туганлыгы сизелеп тора. Әсәрнең сәнгати әһәмияткә ия икәнлегенә ышанып, нәшир итәргә хаклы саныйм