ЧӘЧЕЛГӘН ОРЛЫКЛАР

Голҗа татарлары Җан азыклары өләшеп лтай өлкәсе белән Чүгүчәк һәм Голҗа шәһәрләрендә XIX гасырның икенче яртысында ук татарларның якташлык төркемнәре, дөресрәге, милли мәхәллә булырлык җәмәгатьчелекләре оешып җиткән иде. Чүгүчәк һәм Голҗаларда шул гасырның ахырында ук татар мәхәлләләре өчен мәчет салдыру, балаларны үз ана телдәрендә укытырлык махсус мәдрәсә булдыру кирәклеген аңлау шуны күрсәтә. Мәсәлән, 1874 елны Чүгүчәккә Корбангали хәзрәт имамлыкка чакырылган. Аның атасы Халид ага Казан өязе, Әтнә ягындагы Орнашбаш авылыннан Җидесуга килеп, Аягүз шәһәрчегендә яши. Шунда туып үскән, Симидәге татар мәдрәсәсендә белем алган, Бо- хара якларында да булып кайткан Корбангали Халиди имамлык итү, балалар укыту белән генә чикләнмичә, җирле халыкларның тарихларын өйрәнүгә дә игътибар бирә. Шул максат белән ул Уйгырстанның ерак төбәкләренә сәяхәтләр ясый, төрле чыганакларны җыя, аларны өйрәнә. Аның, «Тәварихы җәридәи җәдидә» һәм «Тәварихы хәмсәи шәркыйә» ише бай эчтәлекле басма китапларыннан тыш, кулъязма-автографлар да сакланып калган хезмәтләре дә тарихилык ягыннан әһәмияткә ия. Димәк, Корбангали хәзрәт Халиди белән Чүгүчәк якларына тарихи фикер яралгылары да килгән икән. Шәркый Төркестан җирләренә беренчеләрдән булып «Тәрҗеман» гәзитәсен алдыручы, аны таратучы, ил хәле турында шул гәзитәгә материаллар язып торучы да Корбангали Халиди иде. Ул 1913 елны Чүгүчәктә вафат була («Шура», 1913, № 6). Элә татарлары да XIX йөзнең ахырларына таба үз мәхәлләләрен булдыралар 1899 елны Бохарада белем алган Малмыж ягы егете Кәшфеләсрар Ваһаповны имам итеп Голҗага алдыралар. Шул елны ук ул татар мәчете (иске шәһәрдәгесе!) янында балалар укыта башлый. Кәшфеләсрар хәзрәт оештырган кадими стильдәге бу мәдрәсә, 1913—1914 елларда җәдид мәктәпкә әверелгәнче, туктаусыз эшләп килә. Җирле уйгырлар арасында да зур абруй казанган Кәшфеләсрар хәзрәтнең («Нугай дамелла багы» хуҗасының) 50 еллык имамәтлеген һәм мәгариф эшләрендәге пионерлыгын 1950 елда Голҗа халкы махсус бәйрәм итеп билгеләгән, юбилярны алтын медаль белән бүләкләгән иде Ахыры. Башы 3 иче санда. А (вафаты 1957 елда, аны күмүгә Голҗа халкыннан ун меңгә якын кеше катнаша). 1905 елгы революциядән соң Чүгүчәк һәм Голҗалардагы кадими мәдрәсәләр яңартылу— җәдитләшү белән бергә, Әремче, Торфан-Астана кебек башка шәһәрләрдә дә бер-бер артлы яңа мәктәпләр ачыла башлый һәм бу процесска зур өлеш керткән зыялылар татарлардан була. 1910 елда Чүгүчәктәге Кызыл мәчет янында Гомәр Абдуллинның тырышлыгы белән өч сыйныфлы яңа мәктәп ачыла, Гомәрнең Казан якларында белем алып кайткан улы анда беренче укытучы була. Соңра үсеп киткән бу мәктәп «Гомәрия» дип атала башлый. 1912 елны Әремче шәһәрендәге «Нугай мәчете* янында мәктәп ачылып, укытучылыкка Зиннәтулла әфәнде чакырыла. 1915 елны аның янында өч бүлмәле кызлар мәктәбе дә ачыла. Беренче елны анда 48 кыз бала укый, 1920 елда исә бу ике мәктәп киңәйтелеп, җирле халыклардан уйгыр, үзбәк, казакъ балалары да укуга кабул ителәләр Мәктәп янында кечерәк кенә махсус китапханә дә эшли башлый Мәктәп, нигездә, татарлардан хәйрия юлы белән җыелган акчага яши (ТКТ, 26 б ) Голҗадагы татар мәктәбенең тарихы, белгәнебезчә, Кәшфеләсрар хәзрәт җитәкчелегендәге мәдрәсәдән башлана. 1910 елларга кергәндә, укучы балаларның саны артканлыктан, аны киңәйтү ихтыяҗы туа 1913 елны, патша хөкүмәте эзәрлекләвеннән качып, бөтен гаиләсе белән атаклы мәгърифәтче Габдулла Буби Голҗага килгәч, мәктәпне киңәйтү, зурайту эшләре башлана Искесе урнына 1914 елны ике катлы яңа мәктәп салына (дөрес, астагы катта кибет-магазиннар, өстә уку бүлмәләре була). Шәһәрдәге иң биек бинаның такта идәнле, зур тәрәзәле якты сыйныф бүлмәләрендә дәресләр укыта башлау җирле халыкка аерата көчле тәэсир ясый Яңа мәктәпкә «Мәктәбе нур» дигән исем бирелә Аның хакында соңгы дәвер Уйгырстан тарихчылары болай язалар: «Төрле фәннәрне яңача укыткан, башлангыч һәм урта белем бирә торган бу мәктәп, Элә өлкәсендә генә түгел, бәлки бөтен төньяк Шенҗаң буенча да бердәнбер атаклы мәктәп иде. Бу мәктәптә бер татар балалары гына түгел, бәлки кардәш милләтләрдән уйгыр, үзбәк, казакъ, кыргызларның да балалары укыдылар. Шибә, дөңгәннәрнең дә уллары, кызлары укый иделәр. Хәтта ике кытай кызы да укып белем алган иде» (ТКТ, 27 б ). Югарыда мәктәпнең кибетләр өстендә урнашкан булуы әйтелгән иде. Шул һәм башка шундый 60 кибетне арендага бирүдән, 20 гектарга сибелгән бидә-клевердан вә тагын хәрәкәттәге башка вакыф малларыннан алына торган файда-килер акчалары әлеге мәктәп өчен тотылган. Шуңа күрә аның биналары һәрвакыт төзек, уку әсбаплары мул булып, укытучылары да югары эш хакы белән тәэмин ителгән. Ятим һәм ярлы гаиләләрдән чыккан балаларга акчалата ярдәм күрсәтелгән, мәктәп формалары бушлай бирелгән. Җирле халыкка беренче вакытта «Нур мәктәбе»ндә хөкем сөргән кагыйдәләр, укучыларның тәртибе, аларның бер төстәге матур киемнәр—ак якалы формалар киеп йөрүләре кызык һәм гыйбрәтле булып тоела Халыкны бигрәк тә ак алъяпкычлы кызларның да, йөзләрсн- битлорсн капламыйча, мәктәпкә йөрүләре гаҗәпләндерә (уйгыр хатын- кызлары, гадәттә, пәрәнҗә ябынып йөргәннәр). Әйе, Габдулла Бубиның Голҗага килгәч башкарган эшләренең иң зу- рысы элекке татар абыстайлары янына җыелып һәфтияк чәйни торган берничә вак-төяк «кызлар мәдрәсәсен» бетереп, алар урнына чын дөньяви кызлар мәктәбе ачу була. Мәгърифәтченең язмаларында бу хакта мөһим мәгълүматлар күл. Шулардан кайберләрен күчерү артык булмас. Яңа мәктәп биналары салынып бетүдән канәгатьлек хисе хасил иткән ’ Габдулла Буби бу эштә тырышлык күрсәтүчеләрдән иң элек бертуган Ситдыйк һәм Шакир Юашевларны, акча белән ярдәм итүче уйгырларны, дөңгәннәрне билгеләп үтә. Аерата Нурахун аксакал дигән дөнгән бае бу юлда башкаларга үрнәк булган икән. «Голҗада менә зур кызлар мәктәбен күрдек. Алла теләсә, озакламаен зур вә ыспай бер кыйраәтханә (китапханә — М. Г.) күрергә дә муафикъ булырбыз»,— дип өметләнә мәгърифәтче (Г. Буби. Кулъязмалар. II т. 13—14 кәгазьләр). Яңа мәктәптә, мәгърифәтченең үзеннән кала, хатыны Хәдичә дә мөгаллимәлек итә. Укучы кызларга төрле фәннәрдән белем бирү өстенә аларга чигү чигү, кием тегү ише кул эшләре, аш-су әзерли белү буенча да махсус дәресләр оештырылган. Чыннан да, күп тә узмый, мәктәп янәшәсендә «Нур кыйраәтханәсе» оештырыла. Монда алдынгы карашлы татарлардан җыелган төрле эчтәлектәге китаплар, Казан, Оренбург якларында чыккан күпсанлы журналлар, гәзитәләр, шулай ук чит илләрдән алдырылган төркичә басмалар туплана, һәр нөсхәгә басылган түгәрәк мөһернең кырыйларына: «Голҗадагы барлык мөселманнар өчен гомуми», уртасына исә «Нур кыйраәтханәсе» дип язылган була. 1988 елда чыккан китапта: «Мондый китапларны хәзер дә Голҗа кешеләренең кулында очратырга мөмкин»,—дип раслана (ТКТ, 28 б.). Г. Буби, әлбәттә, җирле халыкта кызлар укыту гадәте булмаганлыгын билгеләп үтә. «Голҗада кызлар укытырга нугайлардан башка әһәмият биргән кеше юк» (Г. Буби, 53 кгз). Шуңа күрә фикердәшләре белән ул үзе ирешкән казанышларның тарихи әһәмиятен махсус билгели: «Бу көнгә кадәр Голҗа халкының төшенә дә кермәгән һәм башка йирдә дә мөселманнар арасында бик сирәк сигез сыйныфлы кызлар мәктәбе салдылар. Бу бина, бу көн Голҗадагы иң беренче биналардан хисапланадыр Түбәсе тимер, яктысы күп, коридоры киң. Хәзерендә монда сиксәннән артык кыз укып ятадыр. Һәммәсе диярлек нугай (кызлары)» (Шунда ук, 56 кгз.). Габдулла Бубиның ни дәрәҗәдәге ихлас мәгърифәтче һәм халыкка аң-белем бирүдә милли чикләнгәнлектән азат, сүзнең чын мәгънәсендә хөрлек тарафдары, табигый гуманист булуын аның хыялларын, ният- еметләрен чагылдыра торган түбәндәге сүзләре дә ачык күрсәтә: «Әгәр сыйхәтем ару булып, дәхи өч-дүрт ел монда торачак булсам, бик ихтимал, безнең бу мәктәптә бәлки таранчы вә дөңгән кызлары да күбәер вә, бик ихтимал, бәлки нугай кызлары кебек аларның кызларыннан да байтак кына мөгаллимәләр йитештереп булыр. Менә шул вакытта, мин бик нык ышанам, таранчылар белән дөңгәннәр арасында да тәртипле мәктәпләр ачылыр, тәрбияле вә мәгълүматлы аналар йитешер. . Мин шуны көтәм. Шуның булачагына ике йирдә ике — дүрт кебек ышанам. Вә шушы өмид вә иманым сәбәпле һәрбер авырлыкларга түзеп вә һәрбер Манигъларны (киртәләрне — М. Г.) атлап иҗтиһад итәм. Кем белә? Ихтимал, бәлки бу төрек вә татарлар ватаны аслисының да (асыл ватанының да — М. Г.) якты кояш күрер, үз хокукларын кайтарып алыр вә иске замандагы кебек зур шәүкәтләр сахибе булыр көннәре ерак түгелдер. Безгә фарыз — иҗтиһад. Тәүфикъ — Алладан» (Шунда ук, 56 а, б кгз.ләр); Патша хөкүмәте тарафыннан панисламист һәм реакционер сыйфатында эзәрлекләнгән, төрмәләргә ябылган, совет хөкүмәте вакытында да милләтче һәм идеалист дип тамгаланган, исеме дә тыелган олуг мәгърифәтче Габдулла Бубиның бу изге теләкләре, тулысынча булмаса да, өлешчә тормышка аша (Шул ук Шәркый Төркестан — Уйгырстан җирләрендә) Гәрчә Буби ачкан татар кызлар мәктәбе 20 елларда яңадан ирләр мәктәбенә кушылса да, 30 елларда Голҗада ачылган уйгыр кызлар мәктәбе 50 елларга кадәр аерым яшәп килде. Шушы мәктәп үрнәгендә башка шәһәрләрдә ачылган уйгыр кызлар мәктәбенең гомум саны дистәдән артык иде дип әйтсәм, дөреслеккә әллә ни хилаф булмас. Моның шулай икәнлеге алда китереләчәк материаллардан да күренер. Әлбәттә, Голҗа ягында гомумән татарлар һәм бигрәк тә Габдулла Буби тернәкләндереп җибәргән бу прогрессив башлангыч, тәрәккыят хәрәкәте каршылыксыз гына бармый. Бигрәк тә кызларны укыту мәсьәләсе җәмәгатьчелекнең консерватив катламнарында каршылык тудыра Үзләрен илнең әхлакый терәге, ата-баба йолаларының сакчысы дип ышанган кадимче руханилар (уйгырлар арасында андыйлар буа буарлык иде) «Нур мәктәбен» күзәтеп, аны контроль астына алырга омтылалар. Кайбер мөтәгассип татарларның өстерүләре аркасында кулларына камчы, каеш тоткан кара муллалар вакыт-вакыт татар мәктәбенә килеп, укытучыларга бәйләнеп, уку бүлмәләрендәге карталарны ертып, яңача җиһазларны туздырып йөриләр. Каршылык күрсәткән мөгаллимнәрнең чалбарларын салдырып, «дөрә сугарга» — тупас рәвештә кыйнарга да күп сорамыйлар Кайвакытларын, баштарак, гарьләнгән укытучылар һәм өлкәнрәк шәкертләрнең үзләре, урындыклар күтәрел, басып керүчеләрнең өсләренә ташланып караганнар Әмма тиздән саклануның күпкә уңайлырак чараларын да тапканнар: фанатикларның килүләре хакында сигналхәбәр булуга ук, элеккечә качып-посып йөрмичә, Казан басмасы китапларын яшереп куел, кычкыра-кычкыра тәкбир әйтергә, йәисә берәр доганы ятларга тотынганнар Махсус дин дәресләре дә үтә торган укучыларга мондый күчешләр артык кыен булмаган, билгеле (ТКТ, 29 б ) Малай чакта шундый «инспекцияләр»нең берсе ничек тәмамлану хакында бер истәлек тә ишеткән идем. Рәсәйдән китерелгән географик хариталарны ертып бетерүдән, йәисә, аларны тиэ-тиз яшерүдән туеп беткән татарлар Истанбулда басылган хариталарны юнәтәләр Бер көнне, тикшерүчеләр килеп кергәч тә, мөгаллим абый аптырап калмый. Әле генә бармаклары белән күрсәтә-күрсәтә Урал тауларының мәгъдәннәре— җир асты байлыклары хакында сөйләп торган укытучы, кулын чак кына елыштырып: «Мәккә-и-мөкәррәмәгә тауаф кылыр өчен безнең бабаларыбыз менә бу юллардан барганнар,—дип, Идел буйлап төшеп, Кара диңгезләрне «кичә», аннары — Менә бу Шам шәрифлөре булыр Монысы — Мәккә, ә бу Мәдинә-и-мөнәүәрә»,—дип, тантаналы рәвештә тынып кала. Ни ишетүенә ышанмаган дамелла, ягъни «инспекция» башлыгы, харита янына килеп, бармак башы төртелеп торган җиргә карый. Анда, чыннан да, мөселманча итеп, Мәккә вә Мәдинә дип язылган була. Дамелла аңына килеп өлгергәнче мөгаллим абый әлеге харита өстенә Төркиядән килгән, уртасында Кәгъбә сурәте төшерелгән төсле шамаил элеп куя. «Мәккә-и-мөкәррәмәдә пәйгамбәремез Мөхәммәд гәләйһис- сәламнең мөкаддәс мәркаде (кабере — М. Г.) торыр Без мөселманлар өчен Бәйтулла (Алла йорты — М. Г) шушы булыр!» — ди Аннары күзләре белән укучыларга ишарәләп, бармаклары белән Кәгъбә өстендәге язуга төртә. Ишарәне аңлап алган укучылар кычкырып укый башлыйлар: Ля иляһа илла-Аллаһ Мондый тапкырлык күрсәткән мөгаллимнең исемен сорашмаганмын вакытында. Әмма 40 еллардагы Голҗа татар мәктәбенең һәр бүлмәсендә диярлек төрле хариталарның ачыктан-ачык һәм гел исән- имин эленеп торуларын әле дә хәтерлим Габдулла Бубиның изге теләкләре тормышка ашу мәсьәләсенә кайтсак, монда сүзне күбрәк Уйгырстан авторларының үзләренә бирү хәерлерәк (документаль төгәллек тәэмин ителсен өчен чыганакларны төгәл күрсәтеп барыйк). Татарларның Шәркый Төркестанда күпләп төпләнүләре һәм мәктәп- мәгариф эшләренә актив катнашулары ул якларда феодаль тәртипләрнең какшап, буржуаз-демократик мөнәсәбәтләрнең тернәкләнә башлаган чорына туры килүе махсус билгеләнгәч, «'(атарларның кыскача тарихы» дигән китапның авторлары мәсьәләгә мондый гомум «кереш» ясыйлар Уйгырстанның «төрле җирләрендә беркадәре дини мәктәпләр булса да, аларда фәнни тәгълимтәрбия бирелми иде. Мәгърифәт сөюче татар зыялыларының көчләре һәм тырышлыгы аркасында мәктәпләрдә фәннәрне яңача укыту эшләре барлыкка килеп, заман таләбе канәгатьләндерелде Мондый яңача укыту «җәдит» дип атала иде. Шулай ук җәдитчә тәгълимтәрбия алган татар мәгарифчеләренең татарлар тарафыннан ук Казан вә башка җирләрдә нәшер кылынган дәреслек китапларының да Шенҗандагы төрле милләт халыкларының яңа мәгарифләрен барлыкка китерүдә уйнаган роле гаҗәп зур булган иде. Татар мәгърифәтчеләре җантән белән тырышып, һәртөрле милләт балаларын укытып вә тәрбияләп, Шенҗандагы башлангыч һәм урта мәктәп мәгарифенең тәрәккыйсе өчен зур өлеш куштылар» (ТКТ, 30 6.). Мәсьәләне, әлбәттә, уйгыр җирләренә татарларның үзләре килүләренә генә кайтарып калдырырга ярамый. Урыннарда ихтыяҗ һәм таләп дигән җирлекнең барлыкка килүе дә зарур һде. Мәсәлән, XIX гасырның 70 елларында ук Көньяк Уйгырстандагы Артыш шәһәре тирәләрендә беренче дөньяви мәктәп оештыруга талпынып карау, Әки- сак дигән җирдә заманча мәктәп ачып җибәрү факты шуны күрсәтә. Бу идеяне алга сөрүчеләр, беркадәре тормышка ашыручылар Хөсәен һәм Баһаветдин исемле ага-энеле, чит илләрдә, җөмләдән Төркиядә булып кайткан ачык фикерле егетләр булалар. (Соңрак алар Мусабаевлар дигән фамилиядә дан казанган атаклы байлар иделәр). Мәктәпләр эшли башлауга ук алар татар мәгърифәтчелеге торышын, казанышларын өйрәнү өчен, Казанга махсус кеше җибәрәләр, кулланмалар, үрнәк программалар алдырталар Бер уңайдан Казанда яхшы белем алган татар зыялыларыннан Сәлахетдин әфәнде, Мөкәррәмә һәм Мөшфика ханымнар мөгаллимлеккә чакырылалар (ТКТ, 30 6 ; монда һәм алга таба кеше исемнәре чыганактагыча фамилиясез китерелә). 1910 елларда тәрәккыйпәрвәр уйгыр зыялысы Максуд Мөхиди дө Россиянең төрле җирләренә сәяхәт ясый, Казан татарларының мәдәни тормышлары, рухи дөньялары, ирешкән казанышлары белән якыннан таныша. Иленә кайткач, ул заманави мәктәп ачу эшенә тотына һәм татар зыялыларыннан Хәйдәр әфәндене, берничә кеше белән бергә чакырып алып, ТорфанАстанада уйгыр балаларын укыттыра башлый. «Бу мәктәптә үтелә торган дәресләр иске мәдрәсәләрдән бик нык фәрекъ кылганлыгы өчен бер төркем мөтәгассипләрнең каршылыгына очраган иде. Бу мәктәптә укыла торган дәресләр ана теле, хисап, җәгърафия, табигать белеме, кул һөнәре, дин сабаклары вә башкалардан гыйбарәт булып, шигърият белеме дә үтелә иде. Шигърият дәресләрендә Габдулла Тукайның шигырьләре җыр тексты урнына кулланыла иде. Татар мәгърифәтчеләре, әллә нинди кысуларга карап чигенмичә, мөтәгассил көчләрнең киртәләрен җимереп, аерым укучылар белән дә индивидуаль рәвештә төрле фәннәр буенча дәресләр алып бара иделәр». Максуд Мөхиди 1919 елда Чүгүчәктә яшәүче татар мөгаллимнәреннән ирле-хатынлы Мөхибулла әфәнде белән Гөләндәм ханым Хәбибуллиналарны Торфан-Астанага күчереп китереп мәктәпкә урнаштыра. Гөләндәм ханым мәктәп янындагы аерым бер йортта кыз балалар укыта башлый. Аңардан беренче сабакны алган кызларның үзләре соңрак төрле уйгыр кышлакларында башлангыч мәктәпләрдә эшлиләр (ТКТ, 30—32 бб.) Болардан яңа заман уйгыр мәгарифчелеге тарихында Гөләндәм ханым аерата бер урын биләп тора. Чөнки Шәркый Төркестан тарихында уйгырча махсус кызлар мәктәбе оештыру, кызларга яңача белем бирү тәҗрибәсе аның исеменә бәйле. (Югарыда бер күрсәтелгәнчә, Г Буби өмет иткән андый уйгыр кызлар мәктәбе 30 елларда Голҗада да ачылган иде). 1921 елны ире үлеп, яңадан Чүгүчәккә кайткач та, Гөләндәм ханым икс кызлар мәктәбе ача Аларның берсенә уйгырлар «Мәктәбе Гөләндәмия», икенчесенә «Маьсудия» дип исем бирәләр Хәзерге уйгыр авторлары 40 елдан артык мөгаллимәлек иткән, яшьләргә җан азыгы өләшкән Гөләндәм ханымнан кимендә 6 меңгә якын кыз баланың дәрес тыңлавын, үз нәүбәтендә болардан йөзләгән мөгаллимәләр үсеп чыгуын икърар итәләр, шуңа күрә аны «яңа уйгыр мәгарифчелегенең сөекле анасы» дип атыйлар (ТКТ, 31, 33—34 бб., Т. Каһһари. Гөләндәм- мәгърифәтче ана. — Сөембикә, 1991, №9; Абдулла Талип. Уйгыр мәгариф тарихыннан очерклар. Әремче, 1986, һ. б.) Уйгыр мәктәпләрендә озак еллар эшләгән татар мөгаллимәләреннән Зәйнәп Габитова да игътибарга лаек. 1920—1926 елларда ул Голҗа татар мәктәбендә укыта Аннары шундагы уйгыр, үзбәк, казакъ мәктәпләрендә укытып, 1963 елны 43 еллык стаж белән пенсиягә чыккан Аңар бирелгән рәсми характеристикада карт мөгаллимәнең әлеге 43 елдан 25 елы мөдирлек эшенә багышлануы махсус күрсәтелә (документның бездәге ксерокүчсрмәсе буенча) 1910—1920 еллар арасында Шәркый Төрксстанның көнчыгышындагы Кумул (Хами), Гучуң, Фукаң, төньягындагы Алтай, Җиминәй, Бурылытай, Дорелбеҗен, Кубусар, Күктугай ише шәһәрләрендә ачылган яңача башлангыч мәктәпләрдә дә эшләүче укытучыларның күпчелеге алдынгы карашлы татар кешеләре булган һәм алар нигездә «уйгыр, казакъ, кыргыз кебек тугандаш милләтләрнең балаларын тәрбияләгәннәр» (ТКТ, 31—32 бб). Күп еллар буена төрле җирләрдәге уйгыр, казакъ һәм кыргыз мәктәпләрендә эшләгән татарлардан хәзерге уйгыр мәгарифе тарихчылары Зәйнәп Җылкыбасва, Рәшидә Шаһидова (Борһан Шәһиди хатыны), Талига апа, Нуретдин әфәнде, Әхмәт Фәрит әфәнде, Шаһивәли әфәнде Вәлисв һ. 6. бик күпләрнең исемнәрен хөрмәтләп, олылап телгә алалар (ТКТ, 34-36, 37- 38 бб ). Болардан Нуретдин әфәнденең эшчәнлеге аерата игътибарга лаек Ул 20 елларда Фукаң нахиясендә (өязендә) казакълар арасында укытучылык итә, 1935 елдан башлап Фукаң базары дип аталган өяз үзәгендә урта мәктәптә кытай балаларына уйгыр теле укыта. Укытучысыз калган уйгыр балаларына аерым дәрес бирә Шушы максаттан чыгып, мәчет янындагы бер бүлмәне үз көче белән ремонтлап, Фукаң базарындагы унбер гаилә уйгырлар өчен кечтеки генә мәктәп оештыра. Бу мәктәпкә Базардан читтәге уйгырларның, казакъларның балалары да агыла башлыйлар. 1936 елны әлеге бер бүлмәле мәктәп ике сыйныфлы итеп үзгәртелә. 1939 елны ул дүрт сыйныфлы, аннары алты сыйныфлы мәктәпкә әверелә. Шул рәвешчә төрле милләт халыклары арасында киң абруй казанган Нуретдин әфәнде 50 елларда Фукаң өязенең рәисе дә булып сайлана. Ул 1966 елда улә (ТКТ, 36—37 бб.) Кашгар, Аксу якларындагы халыкка гомер буе аң-бслем, мәгърифәт орлыклары сибеп йөрүче татар кешесенең берсе — Әхмәт Фәрит әфәнде Ул 30 елларның башыннан алып уйгыр мәктәпләрендә укыта 1934 елны Аксу шәһәренә килеп, укытучылар әзерли торган дарелмөгаллимин ачуга, анда күпләгән педагоглар тәрбияләүгә сәбәпче була Шул якларда яшәүче кыргызлар арасында бер мәктәп тә булмавын белгәч, махсус эзләп, Түләмсш, Ибрай, Талип һәм Муллакорбан исемле дүрт кыргыз егетен укыта. Башлангыч мәктәпләрдә укыта алырлык булып җиткәч, Әхмәт Фәрит әфәнде аларны үз исәбенә баштанаяк яңача — шәһәрчә киендереп, мөгаллимлек итәр өчен Акчи дигән җирдәге кыргызлар арасына җибәрә. Алар икешәрдән бүленеп, Кара* болак һәм Суташ дигән җирләрдә ике мәктәп ачалар Дүрт-биш елдан Аксудагы дарелмөгаллимингә егерме малай алып киләләр. Хәзерге көндә Акчи ягы кыргызлары арасында егермедән артык мәктәп эшли икән (ТКТ, 37—38 б. б). Нуретдин әфәнденең мәктәп өчен бүлмә ремонтлауда, Әхмәт Фәрит әфәнденең яңача кием пропагандалау максатыннан үз акчасын тоту фактларын очраклы күренеш дип кабул итмик. ТКТ да мондый хәлләрнең башка мисаллары да бар: «1938 елны, Голҗа шәһәрендә уйгыр мәктәбен салган чакта, биш сыйныф бүлмәсенә җитәрлек агач, такта һәм ишек-тәрәзәлек материаллар юкка чыгудан, уку башланганчы мәктәпнең төзелеше бетмәү куркынычы туа. Бу хәбәрне ишеткән алдынгы фикерле татар Фәрит Габитов үзенә йорт салдырыр өчен әзерләп куйган материалларыннан алты метр озынлыктагы 49 бүрәнә, озынлыгы биш метр һәм калынлыгы дүрт сантиметр 100 данә такта, шулай ук биш ишек, ун тәрәзә рамын мәктәпкә җибәрә. Шулай итеп, ул әлеге мәктәптә укуларның үз вакытында башлануын тәэмин итә» (ТКТ, 39 б.). Шәркый Төркестан халыкларының мәгарифчелеген үстерү, югары күтәрү юлында фидакярләрчә тырышып эшләгән илдәшләребезнең исемнәрен тагын да бик күпләп санап булыр иде. Ләкин йомгак өчен сүзне уйгыр халкының үз вәкиленә бирик. Күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм галим Абдулла Талип үзенең 1986 елда Әремчедә басылып чыккан «Уйгыр мәгариф тарихыннан очерклар» исемле китабында болай нәтиҗә ясый: «Яңа уйгыр мәгарифе өчен көрәш юлында тугандаш татар халкының угыл-кызларыннан чыккан укытучы зыялыларның һәм гомумән бер төркем мәгърифәтчеләрнең керткән өлешләре, түккән тир вә каннары аз түгел. Аларның бу өлешләре уйгыр мәгарифе тарихында мәңгелек урын алырлар. Бу шанлы хезмәтләре өчен уйгыр халкы аларга үзенең хисапсыз бурычлы икәнлеген белдерә» (ТКТ, 39 б.). ¥ ¥ ¥ Габдулла Бубиның икенче бер теләге, күргәнебезчә, үзе нигезләгән яңа мәктәпнең гөрләп үсүен күрү иде. Шул ук вакытта ул Голҗадагы үз гомерен өч-дүрт ел белән чикләп, төш күргәндәй, дөрес юраган икән. Февраль революциясе җиңеп, патша хөкүмәте җимерелүгә үк, ул туган илгә ашыга. Ә монда репрессияләр, Гражданнар сугышы, ачлык. Әмма Голҗада да Унҗиденче елдан соң зур үзгәрешләр барлыкка килә; мәктәп тотып торучы татар җәмәгатьчелеге дә әлеге һиҗрәт дулкыннары нәтиҗәсендә сан ягыннан да, сыйфат җәһәтеннән дә нык үзгәрә. Моңарчы зур мәхәллә генә булып яшәгән татарлар дүрт-биш ел эчендә төгәл бер шәһәр тотарлык дәрәҗәдә күбәяләр. Чыннан да, күп тә узмый, Голҗа, дөресрәге, элекке Голҗаның — «иске шәһәр»нең — көнбатышында яңа шәһәр, Новый город — «Нугай гурыты» үсеп чыга. Ләкин аның хакында махсус сөйләүне киләсе бүлеккә калдырып, шул «яңа шәһәр»нең үзәген тәшкил иткән татар мәктәбе хакында да берничә юл язу зарур булыр. Габдулла Буби чорында яңартылган, төзеклондерелгән татар мәктәбе 20 еллар башында, укучы балалар саны арткач, тагын бераз киңәйтелә, иске бина янына өстәмә бүлмәләр салына (ТКТ, 32 б.) Әмма тагын ике-өч ел узуга ул да җитми. Шуңа күрә, әлеге татарлар яшәячәк дип аерым салына башлаган «яңа шәһәр»нең планы төзелгән чакта, аның нәкъ уртасында яңа татар мәчете белән мәктәбенең урыны билгеләнгән була. Мәктәпнең кайчан һәм ничек салынуы хакында Габдерәуф Госма- новның хатирә дәфтәрендә мондый җөмләләр теркәлгән: «1929 ел яңа каланың мәктәбен салуда, беренче булып фундамент салуда, Миркасыйм хаҗи Миршанов, Габделбари хаҗи Госманов, Кәшфеләсрар хәзрәт, Вәлишаһ Галиәкбәрев, Касыйм Фатыйхов һәм йәнә башка байтак татар картлары фундаментны куйган булдылар. Мәктәпне салуда завхоз булып хезмәт кылган Локман Госманов . Голҗадагы яңа калада татар мәктәбен ачу мәрасиме 1929 елның 3 үктәберендә булды. Мәктәп Фатыйх Алдагаров (Аллаһъяриның— М. Г.) әнкәсенең бәдәлхаҗ акчасына һәм Фатыйх Алдагаровның кушкан акчага салына» (Искәрмә: «бәдәлхаҗ акчасы» дип, үзе ниндидер сәбәп белән хаҗ сәфәренә чыга алмаган кеше тарафыннан аның өчен Мәккәгә баручыга багышланган акчага әйтелә; әгәр андый акчадан файдалана алырлык шартлар табылмаса, билгеләнгән сума башка берәр хәйрия максатына да тотылырга мөмкин.) Моннан күренә ки, яңа мәктәп салу эшен тантаналы рәвештә сиксән- туксан яшьлек картлар башлап җибәргән булсалар да, аның матди нигезе меценатлыгы белән аерылып торган бер шәхес — Фатыйх Аллаһъяри тарафыннан тәэмин ителгән икән. Төзелеш тәртибе, төзеклеге, йорт-җирләрснең архитектурасы һәм урамнары буенча Голҗа шәһәреннән бөтенләй аерылып торган бу «яңа шәһәр»нсң үзендә дә татар мәктәбе йөзек кашы шикелле иде. Иңе-буе иң кимендә ике-өч йөз метрлы төгәл бер кварталны тәшкил иткән зур территориясенең көнбатышында аның чатыр түбәле мәһабәт бинасы Планы почмаклап язган русча «с» хәрефе сыманрак. Артык биек булмаган баскычтан менүгә, арба сыярлык зур ишекләр, атлап кердең исә, ат чаптырырлык киң-иркен коридорлар. Аның ике ягында тезелеп киткән ишекләрнең кайсысына керсәң дә, кырык-иллешәр метрлы якты, биек түшәмле сыйныф бүлмәләре, һәр бүлмәдә икешәр-өчәр зур-зур тәрәзәләр. Икешәр бала утырган парталар, өч рәт булып тезелеп, бүлмәнең яртькын гына алып тора Гадәттә, унике яки унбиш парта. Каршыдагы укытучы өстәле артында зур язу тактасы Шундый нурлы бүлмәләрнең берсе, әлеге «с» хәрефенең көньяк башындагы иң читтәгесс, бу яктан санадың исә, иң беренчесе, әле дә күз алдында. 1941 елның якты беренче сентябрендә мине, таудан әле генә кайтып төшкән калкан колак кара малайны, шушындагы беренче «А» сыйныфына кертеп утыртканнар иде. «А» булгач, «Б» сы да бар иде Үрә катып торган, кыеклап баскан ике-өч таякны сызарга өйрәткән беренче укытучым Гөлбану апай тәнәфестән соң безне «с» хәрефенең бөтенләй икенче башындагы 500 кеше сыярлык мәктәп клубына алып керде Шундый зур иде ул клуб дигәннәре . Үзәк ишектән тышка чыксаң, синең алда биш-алты футбол мәйданы кадәре киң-иркен кураихата. Аның уртарак төшендә, чыннан да, спорт мәйданнары ике-өч җирдә волейбол, баскетбол уйный торган урыннар, өч-дүрт турник, ундүрт-унбиш метр биеклектәге кыек яткан, йәисә текә баскан спорт баскычлары Аннары тагын киң ачык мәйдан, аннары гына хуҗалык урыннары амбарскладлар. Бер якта йорт-җирне карап, бөтен хуҗалыкны тәрбияләп торучы Бәһрамия апа, аның зур мыеклы ире Әхмәдулла абзый, дүрт-биш баласы яши торган бүлмәләр Аннан чак кына бире кайтсаң, рәшәткәле койма башлана: ишекләре һәрвакыт ачык капка Шул капкадан кура аша узып көньякка атласаң, яшелгә буялган бер кечерәк ишеккә җитәрсең. Ләкин анда без кермибез, чөнки аның артындагы кечкенә ихатада гаиләсе белән мулла абзый тора Аның йорты яңа татар мәчете янында Әлеге ишеккә кермибез дип әйтүнең сәбәбе шунда, ул ишектән атнага бер-ике мәртәбә дин дәресләре укытыр өчен килә торган мулла абзый үзе йәисә аның абыстае чыга иде. Ләкин күп вакытта башлангыч сыйныфларда җиңелләп кенә укытыла торган дин дәресләрен кыска җиңле күлмәкләр кия торган яланбашлы мөгаллимә апаларыбыз үзләре дә уздыралар иде. Шуңа күрә әлеге ишек артында торган муллаларны яхшылап хәтерләмим дә. Башта балалар арасында «күзлекле мулла» дип кушамат алган, гел кара күзлек белән йөрүче бәләкәй карт иде кебек. Аннары «елак мулла» булды бугай. Аның нечкә тавышы сөйләгәндә гел калтыранып тора иде. Аннары хәтерләмим. Ә менә мәзинлек итүче Сәхиулла картны бер дә онытасы юк — шәп балыкчы иде ул. Үсмер чакта, Элә дәрьясы буена барып, көннәр буена бер балык та эләктерә алмый йөргән вакытта, чалбар балакларын төреп, яр буенда йөгереп йөргән кечкенә сакаллы Сәхиулла мәзинне күрсәң, бел дә тор: ун-унбиш маринка балыгын «чылбырлап» куйган булыр ул! Шулай ук илленче елларның башыңда «коммунист мулла» дип дан казанган Салих хәзрәтнең исеме дә хәтердә сакланган. Дөрес, югарыда исеме кат-кат телгә алынган «нугай дамелла»— Кәшфеләсрар хәзрәт тә исән иде бу елларда. Ләкин ул «иске шәһәрдә» яши, татар мулласы булуга караганда, күбрәк гомум-шәһәр хәзрәте дә иде. Аның яки дини яктан шактый белемле, карыйлык— Коръәнне яттан укырлык хәлгә ирешкән улларының «яңа шәһәр» татар мәктәбенә килеп, дин дәресләре укытып йөрүен хәтерләмим дә, ишетмәдем дә. Кыскасы, бу мәктәптә уку программасы 30 еллардан ук нигездә дөньяви булып, дин дәресләре исә бик үлчәнгән, нык уйланган чамада укытыла иде. ¥ ¥ ¥ Уку программасы дигәч тә, мине бүгенгә кадәр гаҗәпләндерә торган бер мәсьәлә бар. Ул ике, хәтта өч язулылык мәсьәләсе. Әлеге беренче сентябрь көнне Гөлбану апа өйрәткән төз һәм кыек сызыклар белән артык маташмадык — чын хәрефләрне дә өйрәнә башладык. Күп тә узмый, яңартылган гарәп әлифбасы нигезендәге чын татарчаны укый да, яза да белә идек. Әмма дәреслекләрнең күпчелеге шул елларда Казанда басылган китаплер булганга, «урыс хәрефләре» белән басылган китапларны Да — әлифбадан, туган телдән, хисап китабыннан башлап — дәрес саен диярлек укыдык. Андый китаплар җитмәгән чакта, элегрәк алдырган латинчасыннан да файдаландык. Укыганда шундый русча яки латинча басылганнарын уң яктан башлап укыйбыз, язганда исә, сулдан уңга борып, үэебезчә — татарча язабыз. Буталмадык та, адашмадык та. Нинди хикмәтле методика белән укытканнардыр, анысы хәзер дә минем өчен сер... Голҗа татар мәктәбенең дәреслекләре хакында сүз чыккач, аның укытучылары тарафыннан ике уку китабы нәшер ителүе хакында да әйтмичә мөмкин түгел. Боларның берсе 1935—1936 елларда төрле дәреслекләр нигезендә Малик Биктимирев төзегән «Җәгърафия» китабы, икенчесе «Туган тел» дәреслек-хрестоматиясе иде. Соңгысы революциягә кадәр Казанда ике- өч тапкыр нәшер ителгән «Туган тел» материалларын файдалану, аларны орфографик яктан нык эшкәртү ысулы белән басылган иде. Казандагы өлгесеннән үзгә буларак, Голҗада Хөсәен Таранов матбагасында басылган «Туган тел»нең орфографиясе 1921 елдан соң гамәлдә булган язуыбыз кагыйдәсенә тулысынча буйсындырылган, шуңа күрә куллану өчен гаять җайлы иде. Өченчс-дүртснче сыйныфларда үзем укыган шул ки тапның башы-ахыры өзелгән бер нөсхәсе хәзер дә шәхси китапханәмдә саклана. Хәрефләренең матурлыгына караганда, аны, һичшиксез, Казанның элекке мәшһүр басмаханәләрснең берсендә генә эшләнгәндер, дип уйларга мөмкин. Әмма бер полиграфик үзенчәлеге аның бары тик Голҗадагы типографиядә басылуын «фаш итә». Ул — кыска әйтелешле «ы-э» авазларын белдерә торган хәреф урынына асты-өстендә бернинди нокталары булмаган «бер теш»нең кулланылуы. «Б», «и» хәрефләренең сүз уртасындагы, мәгәр нокталарын җуйган шәкеле шикелле. Мондый хәреф төре бары яңа заман уйгыр язуы өчен генә характерлы. Әмма тел-грамматик җәһәттән ул «Туган тел» китабы саф татарча, төзек әдәбичә яңгырый иде. Голҗадагы «Нугай гурыты», ягъни «яңа шәһәр» татар мәктәбен бүген болай авыз суларын агыза-агыза тасвирлавым ул чаклардагы, шул мәктәптә өч-дүрт ел укып йөргән заманнардагы тәэсоратым нәтиҗәсе түгел, әлбәттә. Ул вакытларда миңа әлеге мәктәп «шулай булырга» тиеш сыманрак күренә иде. Дөрес, 50 елларның башында, «иске шәһәр»дәге элекке татар мәктәбендә дә булганым бар. Бу вакытларда кибетләр өстендәге мәктәп «сыйныфларында» әллә нинди хөкүмәт конторалары утыра иде. (Татар җәмгыятенең хосусый милеге булган ул кибетләр, аларның өстендәге бүлмәләр һаман арендага биреләләр — керемнәре дә татар мәктәбе файдасына тотыла иде.) Миңа аларның коридорлары тар, бүлмәләре дә кечкенә булып тоелган иде. Үзем укыган яңа мәктәп белән чагыштырганда, байтак кайтыш һәм, гомумән, бик җайсыз иде ул бина. Ни кура-ихатасы, ни спорт мәйданнары дигәндәй Өстәвенә, әйләнә-тирәдә кибетләр, сәүдәгәрләр — гомумән, базар Хәзер менә Габдулла Бубиның 1914 елда зур мактаныч белән язылган сүзләрен, Уйгырстан авторларының шул «иске шәһәр» татар мәктәбенә биргән югары бәяләрен кат-кат укып утырам. Үзем елмаям: һәр чорның үз бизмәне, үз күзлеге. Өмма миңа кайчандыр «әллә ничек һәм кайтыш» булып тоелган иске мәктәп, төптәнрәк уйласаң, хәзер мин мактап тасвирлаган чыннан да нурлы мәктәпнең нигезен тәшкил иткән икән ләбаса! Яңа дәверләрдә мондый традиция дәвамлылыгы басма сүз, басма китаплар белән тәэмин ителгән булса, элегрәк андый функцияне кулъязмалар үтәгән. Моны раслый торган фактларның бер-икесен генә ки- терәм. 1973 елны Алма-Атада үсмерчак дустым, сабакташым Равил Салихов белән очраштым. Ул миңа, кәсебем борынгы китапларны, иске документларны өйрәнү икәнлеген истә тотып, ике кулъязма бүләк итте. Китаплар тарында сорашып, аларның 60 елларда Алма-Атага Кытайдагы Голҗа шәһәреннән килгәнлеген белдем. Кулъязмаларның үзләрен актара торгач, аларның гаять озын юллар узган «сәяхәтче китаплар» икәнлеген дә ачыкладым. Мәсәлән, фарсы телендә 1158 ел һиҗридә (хәзерге калейдарь буенча 1745 елда) Әфган- стандагы Кабул тирәләрендә күчерелеп язылган китап, Бохара һәм Сәмәркандлар аша узып, XIX йөзнең беренче яртысында Идел буена, Казанга килеп чыккан икән. Аннары аны чуар татар язмышы ерак Кытайдагы Голҗа шәһәренә илтеп ташлаган. XX гасырның 60 елларында исә, маоизм афәтләрен баштан кичергән, Алма-Атага килеп чыккан һәм 70 елларда ул яңадан Казанда. Кулъязманың төп тексттан артып калган ак битләрендә Казаннан Голҗага кадәр барып чыккан бер татар гаиләсенең «елъязма»сыннан аерым «сәхифәләр» теркәлгән... Икенче кулъязманың язмышы да гыйбрәтле. 1822 елны Казан артында күчерелгән «һәфтияк тәфсире» бу. 1845 елны Казан округының Көтек авылында аны Халид исемле бәләбәйле кеше сатып ала. 1901 елны ул Оренбург өлкәсендәге Орск шәһәрендә... Ниһаять, тагын алтмыш-җит- меш ел узуга, Голҗадан, Алма-Ата аша йәнә Казанга кайтып төшә. (Бу ике «сәяхәтче» хакында «Каурый каләм эзеннән» исемле китабымда тәфсиллерәк язылган иде; 64— 67 бб.). XIX йөз белән XX гасыр башында Казанда басылып чыккан, Шәркый Төркестан шәһәрләрендә татарлар, казакълар, уйгырлар тарафыннан укылган миңа мәгълүм китапларны санап, тасвирлап чыгар өчен дә тагын ике-өч бит кирәк булыр иде... Кыскасы, татарларның ул якларда мәктәп- мәгариф өлкәсендә ирешкән бәхәссез казанышлары аларның төп ватаннарындагы рухи учакларының бер нурлы шәүләсе яки китаплар рәвешендә еракка чәчрәгән якты чаткылары икән... ¥ ¥ ¥ Әгәр Габдулла Буби ачкан, соңра тагын ирләр мәктәбенә кушылган кызлар мәктәбендә 1914 елда сиксәнләп татар кызы укыган булса, сигезьеллык яңа татар мәктәбендә 40—50 елларда укучыларның саны 400 гә җитә язган вакытлары да аз түгел иде. Шуның яртысы кызлар иде, әлбәттә. Укучыларның якынча 10—15, кайбер елларны хәтта 15—20 проценты башка милләтләрнең балалары була иде. Бер сыйныфка гадәттә өч- дүрттән уйгыр, үзбәк, казакъ, кыргыз балалары туры килә. Татарчаны тиз үзләштерә торган төрки халыклардан тыш, ана телләре нигездә кытайча булган дөңгән балалары да безнең өчен ят түгел иде. Болары кабул ителү өчен, билгеле, берәр төрки телдән хәбәрдар булу шарт иде. Ә Шәркый Төркестандагы дөңгәннәрнең шактый өлеше диндәшләре булган уйгырларның телләрен яхшы беләләр, шуңа күрә татарчаны да тиз үзләштерәләр иде. Шундый «ике телле», мәгәр саф кытай һәм шибә кызларының да татар мәктәбендә уку фактлары мәгълүм. Татар мәктәбенә килгән андый укучылар башта, әлбәттә, татарча әйбәт сөйләшә алмыйлар иде. Шулай да алардан көлү, аларның сөйләшү үзенчәлекләрен мыскыллау гадәтләрен хәтерләмим. Мәгәр берәр татар малае үз телен артык бозса, аңар эләгә иде. Мәсәлән бе ренче сыйныфта чакта, казакъчалап җибәрүем өчен үземне казакъчалап насбай сорап, аннары «Насбай» кушаматы тагып, шактый үртәгәннәр иде Татар мәктәбенә кереп укучы башка милләт балаларының ата-анала- ры, гадәттә, тәрәкъкыйпәрвар кешеләр дип исәпләнәләр иде. Төрки халыклардан андыйларның күп очракта хатыннары татар кызлары булу очраклары да аз түгел иде Мондый катнаш гаилә балалары, һичшиксез, «нугай мәктәбенә» генә барачак. Шулай ук күренекле, югары дәрәҗәле уйгыр байларының, чиновник-түрәләрнең балалары да еш очрый иде безнең әлеге мәктәптә Голҗа татар мәктәбендә укыган уйгырлардан соңрак күренекле җәмәгать эшлеклеләре, әдипләр чыгу фактлары бар. Мәсәлән, 30 еллар ахырында анда укып киткән яңа заман уйгыр әдәбиятының классигы булган ялкынлы шагыйрь Лотфулла Моталлиб шундыйлардан. (1961 елны аның берничә шигыре минем өйрәнчек тәрҗемәмдә «Совет әдәбияты» журналында басылгач, мәрхүм Газый ага Кашшаф аның шигырьләрендә Г. Тукай, Һади Такташ иҗатларының тәэсирләре калку чагылуын, хәтта «ярылып ятуын» махсус билгеләп узган иде. Л Моталлиб, чыннан да, уйгыр поэзиясен яңарткан, аны элекке таррак кысалы традицияләр чигеннән алып чыккан яңа чор шагыйре иде). Сирәк-мирәк булса да, кайбер уйгыр һәм казакъ кешеләренең башка шәһәрләрдән, авыл җирләреннән дә балаларын Голҗага махсус җибәреп, шунда бер-ике кыш укытып алу очраклары да бар иде Югарыда бер-ике урында татар мәктәпләрен тотар, тәрбияләр өчен махсус вакыф милекләренең булганлыгы әйтелгән иде. (Вакыф милеге хәлле кешеләр тарафыннан мәчстмәдрәсәләр, мәктәпләр файдасына бүләк ителә торган җир-су, җанлы мал һәм башка төр байлыктан оешкан. Бала-чагасы булмыйча доньядан киткән байларның милеге дә ва- кыфка күчә иде ) Вакыф милеге исәбенә ярлы гаиләләрдән чыккан укучыларга, бигрәк тә ятим балаларга, кием-салым (җөмләдән, мәктәп формасы) белән һәм акчалата ярдәм күрсәтү даими гадәт иде. Андый укучыларга китап-дәфтәрләр дә бушлай бирелә иде, Мондый тәртип белән бәйле бер хәл хәтердә уелып калган. Өченче сыйныфта укый башлаган көннәрдә ата-аналар комитетының вәкиле уку бүлмәсенә кереп, өч-дүрт укучыга утыз-кырык дәфтәр, кара савыты, каләм һәм карандашлар биреп чыкты. Матур тартмадагы төсле карандашлар да бирде. Шулчак Малик исемле бер шук малай (аның ата-анасының берсе әллә үзбәк, әллә уйгыр иде) «Эх!—дип өстәлгә учлары белән сукты.— Әгәр минем әтием үлгән булса, миңа да бирерләр иде бит!» Башта көлдек, аннары «атасын ун дәфтәргә саткан Малик» дип үзен үчекләп йөрдек. Мәктәп белән конкрет җитәкчелек итү җәмәгатьчелек тарафыннан сайланган ата-аналар комитетына йөкләнгән, матди тәэмин итү мәсьәләсе исә Татар җәмгыятенең кулында иде. Рухи тормыш һәм культура эшләрен башкару белән «Татар мәдәни-агарту оешмасы» дигән махсус комиссия шөгыльләнде Дәрес, төрле елларда бу оешма һәм комиссияләрнең структурасы, конкрет бурычлары үзгәреп торды. Табигый, бөтен Төньяк Шәркый Төрксстанда иң әйбәт уку йортларыннан исәпләнгән Голҗа татар мәктәбе (ТКТ, 32—33 бб.) җисмән барлыкка килүдә, матди яктан яхшы тәэмин ителеп озак яшәүдә ихлас күңелдән тырышучы җәмәгатьчелекнең, үз халкына белем бирү юлында гадәти саранлыкларын аңлы рәвештә читкә тибәреп торучы меценат байларның өлешләре бик зур иде. Моны күрмәү, күрә белмәү шөксранасызлык, рәхмәтсезлек, димәк, әдәп-әхлаксызлык булыр иде. Шулай ук күпләп туып-үрчеп, «күз йомганчы» үсеп җитүче, аннары тырыша-тырыша укып һәм укыган булып йөрүче балалар — кара танаулы шук малайлар, чәчби кызлар булмаса да, мәктәп-мәктәп булмас, булса да нурга тулмас иде. ¥ ¥ ¥ Әмма ләкин нур дигәннән, аны бертуктаусыз иңдереп, аңнарга сеңдереп торучы күпсанлы мәгърифәт чыганакларын —бөтен гомерләрен укытучылык дигән иң авыр эшкә корбан кылган мөгаллимә апалар белән мөгаллим абыйларны — остазларны онытырга хакыбыз юк. һәркем үзенең беренче укытучысын онытмаучан була. Мин дә, Голҗа мәктәбе турында сүз чыкса, иң элек Гөлбану апа Гафурованы искә төшерәм. Түгәрәк алсу битенә, йомры гәүдәсенә кызыл йон кофтасы шул кадәр килешеп тора иде! Әйтерсең лә, башка кием кимәгән ул... (Моннан ун еллар элек аның Пржевальск-Каракул шәһәрендә үлү хәбәрен ишеткәч тә, иң элек күз алдына шундый кыяфәттә килеп басты ул.) Нур дигәннән, Голҗадагы беренче дөньяви татар уку йортының «Мәктәбе нур» дип аталуы, ул исемнең бирелүенә тарихыбыздагы нурлы затларның берсе Габдулла Бубиның катнашуы, анда укып чыккан мөгаллим-мөгаллимә абый-апалардан шактые яңа мәктәптә укытулары— үзе бер гыйбрәт, үзе бер бай тарихыбызның мөһим сәхифәсе. Төп йортында дөрләп янган учакның яктысы еракларда яхшырак күренгән төсле. «Нур мәктәбе»ндә укып тәрбия алган, үз гомерен балалар укытуга багышлаган мәһабәт гәүдәле Мөнирә апа Вахитова мәктәбебездәге иң абруйлы укытучыларның берсе иде. Ул күп еллар уку бүлегенең мөдире булып та эшләде. (50 елларның башында Уйгырстанның иң күренекле вәкилләреннән бер төркем эчке Кытайга сәяхәткә җибәрелгәндә, шул төркемгә татарлардан Мөнирә апа да кертелгән иде. — ТКТ, 65 б.) Башлангыч мәктәп балаларына да тел дәресләрен гаҗәп кызыклы, әдәби әсәрләрне исә үтемле итеп аңлата алган Маһирә апа Ваһапова да истә калган. Буби мәктәбендә белем алып, аннары үзләре дә укытучы булган шәхесләрдән Сәрвәр апа Биктимсрова, Фатыйма апа Сәлимова, Бәнат апа Исмәгыйлсва, Малик абзый Биктимсрсвларны күрсәтергә мөмкин. Болардан соңрак СССРда, аннары Төркиядә һәм Германиядә укып кайткан Малик абзый өлкән сыйныфларда математика, физика буенча дәресләр бирде. Бер ара ул мәктәп директоры булып та торган иде. Мәктәп директоры булып эшләгән Гариф абзый Сираҗидан без, малайлар, бик тә шүрли идек. Ә менә аның хатыны Маһинур ападан, ул безне күпме генә орышса да (үзе рус телен укыта иде), без бер дә курыкмадык. зәңгәр күзләрендә ачу булмас иде. 40 еллар башында директор булып торган Әнвәр абый Госмановтан да укучылар курыкмадылар шикелле. Дәрестән соң мәктәп ишегалдында туп тибеп йөрүче малайларга кушылып йөгереп китә торган гадәте дә бар иде бугай аның. Ни өчендер, күп тә узмый, аны ерак уйгыр районнарының берсенә сөргенгә җибәрделәр... Олылар гел «Әхмәт әфәнде», укучылар исә гап-гади итеп Әхмәт абый дип эндәшә торган, мин анда укыган чактагы соңгы директорның фамилиясен хәтерләмим. Әмма аның яшереп тәмәке тартучы малайларны тотып алып, бик ягымлы итеп әрләүләре, махрага акча әрәлА итмичә, самавыр торбасыннан төтен йотарга киңәш итүләре һаман истә. Әгәр коридорның бер башында көр тавыш, йәисә шаркылдап көлү ишетелсә, бел дә тор: бу башлангыч сыйныфларның яраткан укытучысы Рәйсә апай Кәримова булыр... Мәктәптә эшләвен зур сыйныфларга математика укытудан башлаган, аннары укыту эшләре буенча мөдир дә булып торган Әсгать абзый Исхаков аз сүзлелеге, сабырлыгы белән аерылып тора торган иде Әгәр аның хакында берәр яхшы сүз әйтергә теләсәк: «Ул бит Союзда укыган!»— дип «дәлилләп» куя идек. Аның энесе Мәргуб абзый Исхаков кытай теленнән дәресләр бирде Әмма аның «Тән хәрәкәте» — физкультура буенча дәресләре безгә күбрәк ошый иде. Аның кебек үк озын буйлы Рәфкать абзый Юлдабайның да физкультура дәресләрен ярата идек. Ихтимал, алар кебек зур, озын буйлы булырга теләгәнбездер Мәктәпнең зур сыйныфларында белем бирү ни дәрәҗәдә булгандыр, анысын кистереп әйтә алмыйм. Чөнки дүрт сыйныфны бетерүгә, әтиебез мине, колактан өстерәп дигәндәй, рус мәктәбенә илтеп утырткан иде Әмма шул дүрт ел эчендә дә татар әдәбияты, халкыбызның тарихы буенча шактый мәгълүмат аңга сеңеп калган. Тукай мирасы белән таныштыру, аның күп кенә шигырьләрен яттан өйрәтү — фарыз. Сәгыйть Рәмиев, Галиәсгар Камал, Фатыйх Әмирхан, Һади Такташ, Дәрдемәнд, Фәтхи Бурнаш, Кәрим Тинчурин, Мирсәй Әмир, Муса Җәлил, Шәйхи Маннур әсәрләре мәктәптә дә, өйдә дә кычкырып укыла. Үз ватаннарында әсәрләре тыелган, исемнәре дә телгә алынмый торган Гаяз Исха- кый, Галимҗан Ибраһимов китаплары да бездә мәгълүм иде. Русча укып йөргән чакларда да элекке мәктәбебезнең укучылары, бигрәк тә кайбер укытучылары белән өзлексез аралашу нәтиҗәсендә, миңа иске Казан басмалары, бигрәк тә «Аң», һәм «Шура» журналлары белән дә танышу, аларның кайберләрен «капшап карау» мөмкинлеге туган иде Голҗадагы татар яшьләре өчен тагын бер мөмкинлек бар иде берничә төрки телләрдә аралашу, аларны яхшы аңлау нәтиҗәсендә уйгырча, казакъча, үзбәкчә гәзитә-журналлар, китаплар уку мөмкинлеге. Мәсәлән, казакъ акыннарыннан Абай, Шаһкәрим әсәрләрен, үзбәк әдипләреннән Абдулла Кадыйри, Хәмзә Ниязи китапларын мин шул елларда укыган, яраткан идем. Болар белән танышуга да әлеге татар мәктәбе укытучыларының сәбәп булуы бәхәссез Бер читеннән генә алып санап чыгылган һәм исемнәре аталмаган күп санлы мөгаллиммөгаллимәләребез, яшь буынга белем бирү белән генә чикләнмичә, халык арасында аң-бслсм күтәрү эшләре алып бару буенча да аз эшләмәделәр. Гарәп хәрефләре латинга алыштырылгач, зурлар өчен махсус кичке курслар оештырылды. Төп ватанда милли мәдәният өлкәсендә килеп чыккан язу алмаштыру кебек үзгәрешләрдән читтә калмау, бер яктан, рухи кыйбланың кай- далыгына күрсәтсә, икенчедән, җәмәгатьчелекнең иҗтимагый аңына сәяси тәэсир җилләренең кайсы тарафлардан күбрәк исүенә ишарә итә Әйе, татар җәмәгатьчелегенең Голҗадагы мәдәни-агарту оешмасы тирәсендә йөрүчеләр, «Нугай гурыты» мәктәбендә эшләүчеләр 40 еллар башында өлкә һәм шәһәрдәге иң укымышлы, алдынгы төркемнәр булу белән генә чикләнмичә, шул елларда урнашкан сәяси, иҗтимагый тәртипләргә каршы актив көчләрнең берсенә дә әверелгән иде. Бу тенденция ахыр чиктә шул җәмәгатьчелекнең язмышы тамырдан үзгәрүгә, хәтта тагын яңа һиҗрәт дулкыннары ташуга да сәбәп булды. Үзенекен итеп, үз итеп то... Шәркый Торкестан якларында бер-берсенә сыенышып, ышыкланып төпләнгән татарларның чыккан җирләре дә төрле төбәкләр иде Пермь- Вятка якларыннан алып, Казан-Ссмбсрләрне үтеп, Әстерханга кадәр, Ка сыйм-Тамбовлардан башлап, тагын Казан-Уфаларны айкап, Төмән-Ту- былларга хәтле аралардагы санаулы «җүнсез» шәһәрләр белән бихисап җирсез авыллардан чыккан кешеләр. Бер телем ипи, тотрыклы берәр кәсеп өчен туган җирләреннән һиҗрәт иткән — мөкатдәс каберләр белән кан кардәшләреннән мәҗбүри аерылып киткән кадерсез ходай бәндәләре, аларның газиз балалары иде болар. Чыккан җирләре кебек үк, төс-кыяфәтләре дә аларның төрлечә иде. Кыр борынлы, кара бөдрә чәчле Казан арты көязләре белән шул ук яктагы аксыл чырае әллә ничек төссез урман кешеләренә охшаганнары; мәһабәт гәүдәле, зәңгәр күзле мишәрләр белән түгәрәк битләрендәге ике кара «өтере» янып торучы әстерханлы яки «төмәнлеләре». Бер-ике буын алмашмыйча «шомарып җитми торган» Яңавыл һәм Малмыж, Арча һәм Дүртөйле ягы кешеләре белән туганда ук «ялтырап» чыккан, «пирвай суртлыгын» һич онытмаган Пенза һәм Нижгар агайлары... Ләкин алар, чыгышлары буенча төрле җирләрдән, төрле нәсел-та- мырлардан булуларына, төрлсчәрок шивә-сөйләшләрдә аңлашуларына карамастан, үзләрен бер халык итеп сизә — татар дип белә. Патша хөкүмәте күпме аерырга теләгән типтәре генә түгел, адашып кына килеп чыккан башкорты да үзен шул ук халыкка нисбәт итә. Җирле кавемнәрдән уйгырлар белән казакълар, үзбәкләр белән кыргызлар да аларны үзара аерып тормыйлар — нугай дигән бер «таяк» белән сөрәләр. Күпкә, бик күпкә кадәр мин кешеләре төрле кыяфәттәге халыкның үзен шулай гел татар дип атавын, башкаларның исә аны һаман нугай дип «тамгалавын» аңлый алмыйча йөрдем. Өстәвенә, ул яклардагы милләттәшләребезнең бу «кушамат»тан качмаулары да гаҗәбрәк иде (мәсәлән, үзбәкләр, уйгырлар үзләрен «сарт» дип атауны бер дә яратмыйлар, гәрчә казакълар һәм кыргызлар өчен алар гел «сарт» кына булсалар да). Һәрхәлдә, күпкә хәтле бу исем безгә соңгы 80—90 ел дәвамында, ягъни татарлар казакъ якларына, Урта Азиягә күпләп килә башлагач кына тагылгандыр, дип уйлап йөрдем. Тикшерә башласаң, аның тарихы бик тирәнгә — Алтын Урда империясе җимерелү, Казакъ ханлыгы, Нугай Урдасы оешу дәверләренә үк барып тоташа икән. Мәсәлән, әлеге империя таркалып, көнчыгышта үзбәкләр, каракалпаклар һәм казакълар үз башларына аерым халык булып, этник җәһәттән оеша башлаган дәверләрдә, аларның көнбатышында күпсанлы нугай кабиләләре яшәгән. Нугай биләмәләренең төньягы белән Казан ханлыгына кергән җирләрнең көньяк өлкәләре нугайлар белән казанлылар өчен «уртак» булган. Мәсәлән, ханлыктагы зур бер өлкәнең «Нугай даругасы» дип аталу факты. Бу чорларда ул ике халык бер-берсеннән тел-лөгать, кием-салым ягыннан да әллә ни аерылмаганга охшый. Шуңа күрә иң элек казакъларның аңында аларның үзләреннән көнбатыштагы төрки халыкларның һәммәсен нугай дип атау гадәте урнашкан (XIV—XVI гасырларга карата казакълар әле дә «нугайлы чоры» дигән төшенчәне актив кулланалар). Казакълардан— үзбәк һәм каракалпакларга, төрекмән һәм уйгырларга да күчкән ул тарихи аң, икенче бер халыкны танып-белү аңы. Мондый аңның тирән тамырлы икәнлегенә мин соңгы мәртәбә 1977 елда Таулы Алта автоном өлкәсендә булган чакта ышандым. Анда «Кушагач казакълары» дигән, Казагыстандагы төп халыктан 160—170 еллар элек аерылып, соңгы заманга кадәр изоляцияләнеп, консервацияләнгән хәлдә яшәгән бер төркем бар. Авыл советы җитәкчесенә үземнең Казаннан килүче татар галиме икәнлегемне әйтеп танышуга ук, бүлмәгә тагын бер казакъ кешесе керде. Хуҗа шунда ук мине аңар, ике дә уйлап тормыйча, «алыстан килгән нугаемыз» дип, автоматик рәвештә милли исемне «тәрҗемәләп» тәкъдим итте. Юкса, мин үземне нугай дип атамаган идем ләбаса! Әйе, ул яклардагы гади халык арасында безнең исем шул рәвешчә нугай иде. Бары рәсми документларда гына татар этнонимы калкып чыга... Габдулла Буби язмаларында да нугай сүзе еш кулланыла — «мондый нугайлар», «нугай кызларыбыз»... Нугай исеменә махсус тукталуның сәбәбе бар Шәркый Теркестан җирләренә килеп урнашкан татарлар, үзләренең чыгышлары, туган җирләре, тел-шивәләре, элекке горефгадәтләре никадәр терле-терле булмасын, Уйгырстан шартларында яңадан оеша башлаган бер кавем шикеллерәк иде. Туй-мәҗлес, үлем-җитем, кунак-тешем һ. б. йолалары, конкрет алганда, бер генә төбәкнекенә, ягъни ни Казан, ни Уфа, ни Пенза якларыныкына охшамаган Әмма татарларның барлык этнографик төркемнәренә хас сыйфатлар, күренешләр бергә тупланган. Икенчерәк итеп әйткәндә, милли йолаларның төрле вариантлары, һәр төбәккә хас элементлары бергә кушылган Бу күренеш тел-лексика байлыгында да нык сизелә иде Мәсәлән, андагы татарлар өчен Казан артына гына, яки Уфа-Урал ягы белән Пен- эа-Сембер төбәкләренә генә хас сүзләрнең берсе дә диярлек ят түгел иде. Шул ук вакытта гореф-гадәткә, телгә җирле халыклардан казакъ һәм уйгыр элементлары да мул керүен күрми мөмкин түгел Казакъларда, әйтик, кадерле кунак өчен махсус мал (куй, бәрән) чалу йоласы бар Гадәттә, иткә әвереләчәк терлекне өстерәп, кунак алдына китерәләр, аңардан «бата» — фатиха бирүне сорыйлар Кунак кеше иреннәрен бер-ике кыймылдатып, ике учы белән битләрен сыпыра, шулай «батасын бирә». Габдулла Буби, мәсәлән, үз язмаларында Голҗа татарларының да туй өчен әзерләп катырган чәкчәкне кисә башлау алдыннан кунаклардан шулай «фатиха алу» гадәтен ирония белән махсус билгеләп үтә. Кыз йәрәшеп, никах хакында сөйләшкәндә дә, кыз ягының егет тарафыннан күп акча таләп итеп, озак сәүдәләшкәнен, аннары мул итеп туй уздырып, шартлаганчы ашап- эчүләрен дә сәерсенеп яза ул... Тел мәсьәләсенә килсәк, мондагы үзгәлекләр төрле төбәкләрдә төрлечә иде. Югарыда бер урында Алтай якларында төпләнгән татарларның телләре тулаемы белән казакълашу хакында әйтелгән иде инде. Аларның татарлыгы гореф-гадәтләренең бер өлешендә һәм милли аңнарында сакланган. Алтайлы татарларның хәзергә кадәр Кытайда яшәүчеләренең бик нык казакълашуы, шулай да казакълардан аерымланып яшәүләре хакында Уйгырстан авторлары тәфсилләп язалар Аларның бер өлеше Алтайның үзендә торсалар, икенче кызыклы төркеме Актирәк (Кытайча Бәйяңхи) дигән җирдә яшиләр (ТКТ, 15—17, 23 һәм 71—80 битләр). Андый гел казакъча сөйләүче алтайлы татарларны, дөресрәге, «чала казакъларны» Голҗада очратканым, хәзерге Алма-Атада да күргәнем бар Үзләрен казакъ дип уйлауларын белә калсалар, шунда ук татар икәнлекләрен әйтергә ашыгалар алар Нугай-мазар да дип тормыйлар Чүгүчәк, ягъни Тарбагатай ягы нугайлары да, гореф-гадәттә һәм аңда татарлыкны нык саклаган хәлдә, телләрендә шактый казакълашкан иделәр Әмма Алтайдагыча бөтенләй диярлек түгел. Голҗадагы төркемгә килсәк, монда, казакъча элементлар да шактый булганы хәлдә, уйгырча сүз берәмлекләре, чүгүчәклеләргә караганда күбрәк кулланыла иде Шуңа күрә кунакмоҗлесләрдә ике кешенең үзара сөйләшеп утыруына карап та, кайсысының голҗалы, кайсысының чүгүчәкле икәнлеген аеруы җиңел була иде Чүгүчәктән Голҗа татар мәктәбенә килеп укучыларга бездән «эләккәләгән» кебек, аларның үзләре дә безнең уйгырчалаштырып җибәрүдән рәхәтләнеп көләләр иде. Әремче якларындагы нугайлар исә тагын да кызыграк: анда җыелган татарларның күпчелеге Голҗа, Чүгүчәк һәм Алтайдан чыгучылар булганга, аларда бөтенесе бергә тупланган, буталып беткән Ләкин шунысы да бар мондый катнаш телле татарларның сөйләшләре бик үк тотрыклы да түгел иде Әйтик, бер үк конкрет татар кешесе өйдәге карт ата-аналары белән чагыштырмача саф ана телендә сөйләшсә, эштәге милләттәше белән әңгәмәләшкәндә икенчерәк стильгә күчә Ә инде күптәнге таныш казакъ яки уйгырлар белән аңлаша башласалар, татарлыгын да онытып җибәрмичә, өченче стильгә — шактый «корама» телгә авыша. Чөнки Голҗа, Чүгүчәк һәм Әремчеләрдә күптән яшәүче уйгыр һәм үзбәкләрнең, казакъ-кыргызларның күпчелеге дә татарчаны яхшы аңлыйлар иде. Бары Кашгар ягыннан килгән уйгырлар йәисә ерак таулардан төшкән казакълар белән очрашканда гына безнең нугай агай-энесе дә аларның ана телләрендә дә рәхәтләнеп гәпләшә ала иде. Шуңа күрә Голҗа татарлары «нәкъ болай», чүгүчәклеләр исә «гел тегеләй» дип кистереп әйтүе дә читен. Җыеп әйткәндә, Чүгүчәк һәм Алтайларда, бигрәк тә Голҗада үзенә күрә бер махсус төркичә сөйләш — койне барлыкка килгән иде. Тел белеме теорияләрен, аның махсус атамаларын белмәгән кешеләр дә мондый күренешнең барлыгын, реальлеген инкяр итмиләр, бәлки ачык таныйлар. Шуңа күрә әлеге телнең киң, җәенке, ачД|к мәгънәсендә «ялпак тел» дигән үз исеме дә бар иде. Әгәр дөньялар шул килеш кала биреп, демографик тирбәнүләр, яңа һиҗрәт дулкыннары килеп чыкмаса, ихтимал, яңа бер төрки шивә-сөйләш оешкан булыр иде. Шулай да, бер гомум уртак сыйфат булса, ул 50 елларга кадәрге төркестанлы татарлар телендә казакъча элементларның уйгырчага караганда, чагыштырмача күбрәк булуыннан гыйбарәт Моңа, минемчә, Уйгырстанга узган гасырда ук җыела башлаган милләттәшләребезнең күбесенең элек беркадәре Җидесу өлкәләрендә яшәп алуы, соңрак ба- ручыларының да күпчелеге шул Җидесу һәм, гомумән, Казагыстан «иләге» аркылы узуы төп сәбәп шикелле. Әмма ничек кенә булмасын, никадәре тел үзгәртеп, бутап сөйләшмәсен, һәрбер нугай кешесе үз сөйләшен, иң төзек булмаса да, «чын татар теле» дип ышана. Туй-мәҗлесләрдә гел үз җырларын җырлый. Кулына төшкән татар китабын ул рәхәтләнеп укый. Тукай иҗатын азмы-күпме дәрәҗәдә белә, хәтта бер-ике шигырен, иң кимендә аерым строфаларын яттан хәтерли. ¥ ¥ ¥ Телләр буталуга беркадәре кан катнашу фактларының да тәэсире бар, әлбәттә. Татарлар, нигездә, үзара өйләнешсәләр дә, аларның уйгырлар, казакълар, үзбәкләр, хәтта дөңгәннәр белән кодалашканнары да шактый. Татар егетләре аларның кызларын алуга караганда, тегеләрнең үзләре нугай кызларына өйләнү очраклары күбрәк иде. Урта Азиягә, Казагыстан һәм Кавказга хас бу күренеш Шәркый Төркестан өчен дә характерлы булган, күрәсең, һәрхәлдә, укымышлырак казакъ, уйгыр, үзбәк ирләренең хатыннары яки әниләре татар түтәйләре булып чыкса, бер дә гаҗәп түгел иде. Мондый гаиләләр күпләп барлыкка килүгә безнең халык кызларының чагыштырмача ак тәнлерәк һәм чаярак булулары да, бәлки, тәэсир иткәндер. Аң-белсм, тәрбия җәһәтеннән аерманы да истә тотарга кирәктер... Катнаш гаиләләрнең корылуы күп очракта шома гына бармый иде, әлбәттә. Гадәттә, кыз ягының ата-аналары каршылык күрсәтәләр. Әмма яшьләрнең ихтыярлары өстен чыгып, катнаш гаилә барлыкка килә калса, ул, нигездә, тотрыклы була (гомумән, ул якларда һәм ул заманнарда гаилә бозылу, ир-хатынның аерылышып йөрүләре кебек күңелсез хәлләр юк дәрәҗәсендә бик сирәк иде). Андый катнаш гаиләләрдә туган балалар җиренә, конкрет шартларына карап тәрбияләнәләр Шулай да күбрәк татар җәмгыятенә, татар мәктәпләренә ышыкланалар, үзләрен татар дип исәплиләр Атасы уйгыр яисә казакъ булуына карамастан, балаларының гел татар дип язылу фактлары да аз түгел. Бары Әремче һәм Алты шәһәр якларында, уйгырлар абсолют күпчелекне тәшкил иткәнгә, катнаш гаилә балалары тулаем уйгыр булып үсәләр Әмма бер гаиләдә туган дүрт-биш баланың ике-өче — татар, калганнары уйгыр булып язылу очраклары да бар (ТКТ, 81—82 бб.) Өстәп шуны гына әйтергә кирәк, катнаш гаиләләрдән туган балалар күп очракта үзләренең ата-аналарына караганда матуррак, оригинальрәк кыяфәттә булалар иде. Кыскасы, һәр милләт үз алдына аерым булып яшәсә дә, болар арасында милли антогонизм күренешләре юк дәрәҗәсендә иде. Моның сәбәбен, минемчә, 50 елларга кадәр хөкүмәт органнарының һәр милләткә хас, аның үзенә кадерле милли һәм рухи гадәтләргә, телгә, дингә тыкшынмавыннан эзләргә кирәк. Милли аралашу, халыкларның үзара кардәшләшү процессы югарыдан иңдерелгән декрет яисә көчләп тагылган, гел пропагандаланган инструкцияләр басымы астында түгел, бәлки табигый ихтыяҗ рәвешендә бара, шуңа күрә тыныч һәм чамалы иде. Әгәр уйгырлар белән өйләнешүнең беренче очраклары, нигездә, гасырыбызның 10—20 елларына туры килсә, татарларның казакълар белән гаилә кору фактлары XIX гасырда, Җаек һәм Җидесу якларында башланып, аннан соң да дәвам иткән. Алтайга беренче булып килгән татар егетләренең казакъ кызларына өйләнүләрен әй1кән идек инде Бу процессның элегрәк Җидесу өлкәләрендә дә булганлыгы шик тудырмый. Ул хәтта XX гасыр башында да дәвам иткән. Моңа мисал рәвешендә үз гаиләбез тарихыннан берничә сәхифә күчереп узам Әти ягыннан бабаларыбызның кайдан чыгулары хакында беркадәре язган идем инде. Әтинең анасы Бибизаһидәнең, ягъни Өлкән әниебезнең атасы Хөсәен хәзрәтнең 1870 елда Җидссудагы Ләпсе шәһәрчегенә килүе һәм шунда указлы имам булып торганлыгы, зур мәчет салдырганлыгы мәгълүм (Гәбдерәүф Госманов язмаларыннан). Корбангали Халиди кулъязмаларында тагын да киңрәк мәгълүмат бирелгән Хөсәен хәзрәт ибне Исмәгыйль Аягүз илендә дөньяга килеп, шунда Мөхәммәдсадыйк хәзрәтнең пишкадәмләреннән була, аннары Кышкарга китеп, «анда берәр ел тордыктан соңра, Казанда Мөхәммәдкәрим хәзрәттән, аннары Салахетдин хәзрәттән» укый, Аягүзгә кайтып бераз имам булып торгач, Ләпсе каласына барып, утыз елдан артык шунда имам була. «Бу тараф голәмаларының беренче дәрәҗәдә галиме димәгә мөнасиб (лаеклы— М Г.) бөек зат иде»,— дип йомгаклый Корбангали хәзрәт Шулай да Исмәгыйль бабаның Татарстанда кайсы төбәктән чыкканлыгы хәзергә мәгълүм түгел. Әни яктан бабаларыбыз хакында да артык мактана алмыйм. Шулай да әнинең әтисе Локман Сәйфелмөлек улының (рәсми фамилиясе Молсксв) Казан арты Балтач ягындагы Ор авылыннан чыккан кеше икәнлеген ишеткән идем Үземе, атасымы чит җирләргә киткән — анысы мәгълүм түгел. Шулай да XIX гасыр ахырларында аның Җидесуда Кытай чиге буендагы Капал (русча — Копал) каласында сәүдә белән шөгыльләнүе бәхәссез. Шушы вакытларда ул Капал төбәгендәге казакъ лардан матай кабиләсенең башлыгы Торсын түрәнең кызы Кадичага (ягъни Хәдичәгә) өйләнә. Ничек итеп аксөяк казакъ түрәсе («түрә» дип казакълар гадәти нәчәлникләрне генә түгел, бәлки чынгызыйлар нәселеннән дип исәпләнгән принцлар токымын — князьләрне атыйлар) үз кызын читтән каңгырып килгән нугайга биргәндер, монысы минем өчен сер... Һәрхәлдә, Локман бабайның шул никахтан ике кызы (Фәрваз һәм Гөлҗиһан), бер улы (Садыйк) була Локман бабай үзе 1915—1916 еллар тирәсендә авырып үлә. Әниебез Гөлҗиһан (1905 елда туган) ике-өч ел Калалда мөгаллимлек итүче Зариф Бәширидән укый... (Нәкъ шушы төштә, җәяләр эчендә, тагын бер истәлеккә мөрәҗәгать итү гыйбрәтле булыр. Әниебез, дүрт-биш бала анасы булган чакларында да, үзенең сөекле укытучысы Зариф Бәширине сагынып, аңардан сабак алуы белән горурланып сөйли иде. Аның сүзләренә караганда, 3. Бәшири ихлас күңелле тәрбияче, тырыш мөгаллим, зур шагыйрь, әмма шәхси тормышында бик бәхетсез кеше булган. Шулар хәтергә нык сеңеп калгангамы, мин бер елны Бәширине махсус эзләп киттем. 1960 елның гыйнвар ахырларында, кышкы каникул вакытында булды бу хәл Салават шәһәренә барышлый Уфада 5—6 сәгатькә тукталдым да, белешмәләр бюросыннан аның адресын алып, Черниковскийга юнәлдем. Ишекне ачкан марҗа әбие, кемгә килүемне белгәч, эчтәге ишекләрнең берсенә төртеп күрсәтте. Аннан бер күзе ябык, чандыр бабай кисәге килеп чыкты Аягында киез итек, өстендә гадәти сырмак. Үзен эзләп килүемне белгәч, рәхим итүемне үтенде. Бүлмәдә бер иске тимер карават, ялангач өстәл, ике-өч урындык кына. Борчып йөрүемнең сәбәбе әниебез икәнлеген әйттем. Карт сагайган төсле ялгыз күзен миңа таба борды. — Сез Капалда торган чакта әнием сездән укыган икән... — Әниегез кем кызы була? — дип бүлдерде Зариф ага. — Локман Мөлекев кызы... — Фәрвазмы, Гөлҗиһанмы?! Шаклар каттым: кем әйтмешли, 40 елдан артык вакыт узуга, аның да егерме елы төрмәләрдә, сөргеннәрдә тузуга карамастан, кайчандыр үзеннән ике-өч кыш дәрес тыңлаган чәчби кызларның исемнәрен шулай керфек какканчы искә төшерер өчен нинди хәтергә ия булмак кирәк?! 1962 елның яз айларында, нәшрияттагы яшьләр редакциясенә керсәм, анда Зариф ага утыра икән. Мине күрүгә, исемемне атап: «Әниең Гөлҗиһан исәнме?» — дип сорады. Бу юлы инде карт әдип 3. Бәширинең «әле генә Кытайдан килүче» кешенең анасын тануы өчен редакция мөдире Кыям Миңлебаевның күзләре шардай булган иде...) 1917 елны, февраль революциясеннән соң, 3. Бәшири, илгә кайтам дип, Капалдан китә (ләкин Алма-Атада тукталып кала.). Аннары дөньялар бутала Тынычрак җирләрдә шау-шуларның узуын теләгән Торсын түрә, Локман Мөлекевнең дә ятим балаларын, ягъни үзенең «нугай нәберәләрен» (оныкларын) бергә алып, 1918 елның башында дәүләт чигенең «теге ягына гына чыгып торырга» була... Кытай ягы тауларында күченеп йөргән Торсын түрә шунда җәйләүгә килгән якташы, иске танышы Апарый хаҗины очрата. Олы оныгы Фәрвазны хаҗиның улы Габдерәуфкә йәрәшәләр. Бер-ике елдан соң кодачасы белән артык күз кысыша торгач, хаҗиның өченче улы Габделәхәт тә Гөлҗиһанга өйләнә... Шулай итеп, безнең гаилә дә катнаш канлы, яртылаш татар, чирекләп дигәндәй казакъ гаиләсе дә иде. Әмма төп тормыш шәһәрдә узып, туганнарның туксан проценты дип әйтерлек Казан арты ягы кешеләре бул ганлыктан, аннары аң-белем дә татар мәктәбендә кергәнлектән, үзебезнең «казакъ өлешен» без ерак тарих сыйфатында гына искә төшерә идек Бигрәк тә әни үзе бу темага сөйләшергә артык яратмый иде. Гәрчә әбиебез, Хәдичә әбием, үлгәнгә кадәр телен, казакъча сөйләшен үзгәртмәгән хәлдә дә Шул рәвешчә безнең нәселдәге чала-казакълык гаять кыска гомерле булып чыкты. Шуңа күрә мондыйларны «чала (яртылаш) татар» дип әйтү дөресрәк булыр кебек _ Бу истәлеккә шулай киңрәк тукталудан максат — Голҗа якларындагы кайбер катнаш гаиләләрнең элек ничегрәк үзгәрүләреннән бер мисал китерү Шушы рәвештәрәк барлыкка килгән һәм нәкъ мин тасвирлаган юнәлештә милли аңнарын сайлаган чыгышлары буенча катнаш нәселләр — «чала татарлар» — Голҗада, Чүгүчәктә, бигрәк тә Алтай якларында, аз түгел иделәр. Мондый «чала татарлар»ның күпчелеге, «саф» татарларның да шактый өлеше җәй көннәрен, хәзергечә әйтсәк, ял вакытларын таулардагы җәйләүләрдә йәисә шәһәрдән читтәрәк уйгыр кышлакларындагы җимешле бакчаларда уздырырга тырышалар иде Бигрәк тә салкынча һавалы җәйләүләрдә Чөнки Голҗаның җәе бик эссе һәм тузанлы була Шуңа күрә «җәйләүгә чыгу» дигән сүз киң таралган, һәммәсенә аңлаешлы гыйбарә иде. Әгәр җәйләрен җимеш бакчаларына барыл торучылар күбрәк үзләре өчен өрек-абрикос, алма киптерү, как кою белән шөгыльләнсәләр, казакълар арасына җәйләүгә чыгучылары, тирмәләрдә яшәп, бераз вакыт күчмәннәрчә гомер кичерәләр Ел саен җәйләүгә чыкмаган, шуңа күрә үз тирмәләре булмаган кешеләр, гадәттә, торак урынын казакълардан яллап алалар Кымыз өчен бияләр тоту да шулай- рак. Үзләренең җанлы мал хуҗалыгы булган хәллерәк кешеләр, кагыйдә буларак, җиде-сигез бия, биш-алты сыер савалар, димәк, кымыз ачытып эчәләр, көндәлек сөт-каймактан тыш, кышлык май белән корт-эрем- чекләрен дә киптереп алалар Ит өчен куй, бигрәк тә яшь бәрән табу проблема түгел — шалкан бәясе алар Әмма иң мөһиме, Тукай әйтмешли, «ак күмәч белән ашарлык саф һава», бернинди шәһәр корымы, урам тузаны белән пычранмаган пакь табигать, ыгы-зыгысыз ике-өч айлык тыныч, мул тормыш . Дөрес, җәйләүгә чыккан татарлар ипи пешерер, токмач-салма ясар өчен капчык-капчык оннарын да төяп киләләр Монысыннан казакълар бераз елмаеп та куялар, сөт-кымыз, майэремчек, яшь ит мул һәм иркен, арзан булган җиргә шул кадәре» «нан» ташу нәрсәгә?.. Голҗа татарларының шәһәр тормышы да үзенчәлекле дип әйтерлек иде. Элек-электән монда торган һәм ишле-хәлле гаиләләр, гадәттә, патриархаль дип әйтерлек тормыш кичерәләр иде Зур кура-ихаталы, бакчалы, бүлмә саны шактый йортларда өч буын бергә яши әби белән бабай, аларның икс-еч уллары, шуның кадәрле киленнәре, болардан туган сигезтугыз нәберәләр — оныклар (Бу якларда баланың баласына онык Дил, русчадан бозылган сүзне кулланмыйлар, бәлки «ноберә» атамасын йөртәләр, нәберәнең баласын исә «чөберә» дип әйтәләр иде ) Гаилә бик зураеп киткәч кенә, матди яклар мөмкинлек бирсә, улларының олыракларын аерып чыгаралар Шулай бүленә-бүленә таралып беткән хәлдә (мондый процесс әбибабай үлгәч кенә була), әлеге күбәүләшеп яшәгән олы йортта төпчек малай үз гаиләсе белән кала Һәр ир-хатында, гадәттә, дүртәр-бишәр бала була. Сигез-тугыз балалы кешеләр дә ят нәрсә түгел (кайберәүләрнең бер-ике генә баласы булуын белсәләр, «хәлегезне аңлыйбыз» дигәндәй, мәгънәле генә баш изәп куялар...»). Шуңа күрә әби-бабай исән гаиләләрдә табын янында уннан артык, кайбер очракта егермегә якын кеше утырыр. ¥ ¥ ¥ Безнең Госмановлар гаиләсе дә шундыйрак иде. Дүрт малай хатыннары белән; аларның дүртәр-бишәр балалары. Бары 1930 еллар башында Габделбари хаҗи ике зур улын аерып чыгара. Әмма Өлкән әни үлгәнче (ул 1950 елда вафат булды) әлеге зур гаилә барыбер таралмады диярлек Шуңа күрә бу әби яшәгән төп йорт «өлкән кура» дип атала иде. Һәркөнне диярлек «өлкән курага» янәшәдә генә диярлек аерым яшәүче угыл-кызлар, аларның балалары килеп торалар. Оныта язганмын: Өлкән әнинең, дүрт улыннан тыш, тагын тормыштагы дүрт кызы да, аларның да өчәр-дүртәр балалары бар иде. Өлкән әни янына бала-чагалар белән хәл белә килү бигрәк тә җомга һәм бәйрәм көннәре өчен зарури бурыч дип әйтерлек гадәт иде. Мондый чакларда табын, кыш булса, ике-өч бүлмәгә бүлеп, җәйләрен исә йөземле верандада торган бишалты метр озынлыктагы өстәл янында уза. Балаларның берсе сөйли, икенчесе кычкыра, өченчесе чиный... Иң түрдә утырган Өлкән әнинең кашык белән өстәлгә шакылдатуы да артык тәэсир бирми. Бары аның «бабай урынында калган» олы улы, дәү әти, Локман барында гына артык шаушу чыкмый. Ә көндәлек тормышта мондый зур гаилә кечкенә балалар бакчасы булган йортны хәтерләтә. Безнең әлеге зур гаиләбездә төп тәрбияче һәм «мөдир» вазифасында оныкларының һәммәсен үзенә якын итәргә тырышучы өлкән әниебез иде. (Әгәр бу Өлкән әни үзенең өч-дүрт киленен, җиде-сигез оныгын ияртеп, берәр җиргә барыр өчен, урамга чыгасы булса, башка татарлар: «Әнә, Апарый хаҗиның апарасы ташып килә!» — дип көлгәннәр, имеш.) Олыларны хөрмәт кылу, туганнар арасындагы берәр олы кешегә аерата зур илтифат күрсәтү, аны барлык гаилә әгъзалары өчен иң зур авторитет итеп тану киң таралган күренеш иде. Яшьләрнең генә түгел, кы- рык-иллегә җиткән чал сакаллы ирләрнең дә әти-әниләре алдында, аракы эчү генә түгел, тәмәке тартулары да мөмкин булмаган әдәпсезлек санала. Һәм бу, гомум кагыйдә дип әйтерлек, киң таралган уртак күренеш иде (ТКТ, 87—88 бб.) ¥ ¥ ¥ Шәһәрдә яшәүче татарларның гореф-гадәтләре, тормыш шартлары хакында сөйләгән чакта, аларның ашап-эчүләре, ризыклары хакында да берничә сүз әйтү артык булмас. Ипине, гадәттә, урыс мичендә өйдә пешерәләр. Ләкин һәрбер йортта диярлек танур (тандыр) да була Мондый уйгыр «мичендә» пешкән ипи үзенчә тәмле һәм озаграк сакланучан булуы белән дә кулай иде. Аш-суларның күпчелеге татарча Токмач белән пәрәмәч тә, салма белән бәлешләр дә гадәти. Туйларда, бәйрәмнәрдә әзерләнә торган милли ризыклар (чәкчәк, кош теле, гөбәдия, катлама, бөккән, сумсалар, төрле өй псрәннскләре һәм чәй тәмләткечләре.. ) барысы өчен дә таныш һәм уртак. Әлбәттә, һәркем булдыра алган хәтле тырыша, хәленә карап әзерләнә. Уйгырстан авторлары туй-мәҗлесләрдә татар ризыкларының уйгырлар, казакълар тарафыннан да актив кулланылуын билгеләп узалар (ТКТ, 108 б ) Ләкин, минемчә, мондый тәэсир беръяклы гына булмады Дөреслектә татарлар үзләре дә җирле халыкның тәэсирен күбрәк татыдылар. Мәсәлән, үз ризыкларыннан тыш, төркестанлы татарлар уйгырларның, казакъларның ризыкларын да яратып ашыйлар, андыйларны үз ейләрендә дә еш әзерлиләр. Уйгырча пешергән пылау, казакъча «аскан ит» хакында артык сөйләп торуның кирәге юк. Әмма гарнирга бирелә торган һәр «токмач-макарон>ның озынлыгы берәр метрга җитә язган ләгъмәнне, һәр пилмәне йодырык хәтле мәнтене дә татарларның тәмам үзләштерел өлгерүләрен махсус билгеләп үтү зарур Гамфаң ише (монда ләгъмәндәге камыргарнир урнына дөге кулланыла) дөңгәннәрдән кергән тәгам да аларга ят түгел Бу ише ризыкларны еш куллану җирле яшелчәләр, бигрәк тә ачы борыч-серкәләр белән дуслашуны да тәэмин иткән иде. Мәгълүм булганча, үз ватаннарында яшәүче татарларның зур өлеше елкы итеннән әзерләнгән казы-карта хакында бөтенләй диярлек оныта язган йәисә аны каклаган казга алмаштырган Чүгүчәк һәм Голҗа татарлары, хәлләреннән килә калса, сугымга кысыр бия суйдырырга, шуның итеннән казы-карта ыслатырга тырышалар иде. Тик алар казыны КасыймСергач рецепты буенча түгел, бәлки казакълардагыча махсус каралтыда төтенгә ыслап, аннары казанда пешереп ашыйлар иде Ниһаять, шуны да билгеләп узыйк, соңрак Голҗа-Чүгүчәкләрдән күченеп китүчеләрнең — яңадан СССРга кайтучы, хәтта Теркиягә йәисә ерак Австралиягә һиҗрәт итүчеләрнең Уйгырстанда ияләшкән ризыкларын һаман яратып ашаулары, йәисә аларны сагынып сөйләүләре мәгълүм Милләттәшләребезнең чит-ят даирәләрдә үз йөзләрен ничек саклавын, шул ук вакытта җирле тормыш элементларын ни дәрәҗәдә кабул итүләрен калку итеп гәүдәләндерә торган күренешләрнең берсе — ул Чүгүчәк һәм Голҗаларда архитектурага, шәһәр төзелешенә алар керткән өлештән гыйбарәт. Моңа иң характерлы мисал рәвешендә Голҗадагы урысчалап «Новый город» дип аталган, аннары җирле халык тарафыннан «Нугай гурыт»ка үзгәртелгән каланы күрсәтергә мөмкин Голҗа шәһәренең иске өлеше, шәрык традициясенә муафикъ рәвештә, балчык йортлардан, тар һәм кәкере-бөкере урамнардан гыйбарәт иде. Урамнары да, йорт тәрәзәләре гел кура-ихата ягына гына караганлыктан, «күзсез», «чукрак» шикелле булган. Дөрес, 1871-1881 еллар арасында, ягъни өлкәдә Россия администрациясе хөкем сөргән вакытларда, шул иске шәһәрдә төзелгән берничә кыска урам һәм аерым биналар үзләренең тышкы кыяфәтләре белән башкаларыннан беркадәре аерылалар иде. Тик мондый урам һәм йортлар, нигеэдә. Россия консуллыгы тирәләрендә генә булган Шулай ук XIX гасыр ахырында иске шәһәрдә үсеп чыккан кайбер йортлар, җөмләдән Шәрәфетдин бай Габидов салдырган таш кибетләр һәм соңрак төзелгән татар мәктәбе бинасы да, үзенә күрә яңалык иде. Тик мондыйлар гына гомум стильне үзгәртмәгән. 20 елларның башында исә, югарыда күрсәтелгән һиҗрәт дулкыннары нәтиҗәсендә татарларның саны күзгә күренеп ишәю аркасында, аларга күпләп яңа йорт салу ихтыяҗын тудырган (ТКТ 52 б ) Шуңа күрә алар күмәкләшеп, шәһәрнең көнбатышындагы, җирле халык телендә «Сай буе» дип атала торган Гулча инеше артындагы буш җирләрне сатып алганнар (шәһәр исеме шул «үзәнчек» мәгънәсендәге монгол тамырлы сүзгә барып тоташа бугай...) Ләкин йорт салу, шәһәрнең яңа өлешен төзү стихияле рәвештә генә бармаган. Аксакаллардан фаэылҗан Юнич, Хәсән Биктимерев, байлардан бертуган Закирҗан, Ситдыйк һәм Фатыйх Аллаһъярилар, Галиәхмәт Садри, Низаметдин Шәмсетдинев һ б. җитәкчелек иткән җәмәгатьчелек шәһәр салуда моңарчы Шәркый Теркестан тарихында күрелмәгән юлны сайлаган иде Иң элек махсус белемле урыслардан җир үлчәүче, төзүче инженерлар яллап, әлеге сатып алынган җирне төз һәм киң урамлы кварталларга, кварталларны исә аерым хуҗалыкларга биреләчәк төрле зурлыктагы участокларга бүлдергәннәр. План буенча һәр урамның ике ягында да арык булган. Җәйләрен ул арыклардан бакчаларны сугарыр өчен су килгән, язларын һәм көзләрен исә шул ук арыклар буйлап яңгыр, кар сулары агып киткән. Шуңа күрә урамнарның урта төшләре, читләренә караганда, биегрәк итеп түшәлгән иде. Арыкларның да тышкы якларына (йорт-кура тарафларына) тигез итеп ак тирәкләр — шәм кебек төз, сөңгедәй очлы булып үсә торган затлы чинарлар утыртылган Аннары киң тротуарлар. Шуннан соң гына йорт-җир биләмәсе башланган. Тротуардан соң төз сызык буенча йортлар салынган. Урамга карап төзелгән тәрәзәләрнең капкачлары кичләрен ябылган, иртәләрен, йорт йокыдан уянган төсле, ачык торган. Гәрчә йортларның үзләре күп очракта чи кирпечтән (саманның бер төреннән) салынган булсалар да, ңигезләр һәм түбә кәрнизләре, гадәттә, яшькелт-соры төстәге яндырылган кирпеч белән тышланган була иде. Йорт диварлары акшарланып, нигез өлешләре корымнан эшләнгән кара белән буялган. Шуңа күрә һәр язда яңадан акшарлана, буяла торган әлеге йортлар, бәйрәмчә киенгән көязләр төсле, күзләрне иркәләп тора иде. Ара-тирә гел яндырылган кирпечтән төзелгән йәисә саман диварның тышкы ягы таш белән тышланган йортлар да очраштыргалый иде. Шулай да җирле һава шартлары өчен саман кирпеч кулайрак булган: мондый йортлар эссе җәйләрен кызмаган, кышларын исә таш кебек артык суынмаган... һәр йортның янында печән төялгән машина сыярлык зур агач капка — урыс капкасы. Тик Голҗа халкы аны «нугай капкасы» дип кенә белә. Тәрәзә капкачлары кебек үк капкаларның да күпчелеге яшелгә, зәңгәргә буялган, һәр капка янында диярләк дүрт-биш кеше сыярлык такта утыргыч... Тышкы яктан караганда менә шулай җитди план белән салынган иде Голҗадагы яңа кала — Нугай гурыты. Югарыда әйтелгәнчә, аны планлаштыруда элек рус белгечләре катнашканлыктан, димәк, беренче чор рәсми документларның күпчелеге дә русча төзслгәнлскьән, ул башта «новый город» дигән шартлы исем белән аталган. Әмма анда йорт-җир салып яши башлаган халыкның күпчелеге, кимендә сиксән биш-туксан проценты татарлардан гына гыйбарәт булганга, җирле халык әлеге русча шартлы «новый город» кәлимәсен «Нугай гурыт», ягъни «татар каласы» дигән, тарихи җәһәттән акланган исемгә үзгәрткән. Голҗада, аның көнчыгыш өлешендә, татар каласыннан тыш, махсус үзбәк шәһәрчеге дә бар иде. «Үзбәк мәлесе (мәхәлләсе)» дип аталган, йорт саны ягыннан «Нугай гурты»ннан бераз зуррак та булган бу милли бистәнең дә архитектурасы үзенчә иде: урамнары тар, кәкере-бөкере, йортлар урамга «аркалары» белән баскан, капкалары кечкенә. Соңрак андый шәһәр төзелешен Ташкентның, Бохараның иске өлешләрендә күрдем. Шәһәрдә сан ягыннан руслар да шактый иде. Тик алар, әллә дини яктан үзара таркау булганга (православныйлар белән бергә баптистлар, староверлар да шактый иделәр), шәһәрнең төрле төшендә таркау хәлдә яшәделәр. Дөрес, чиркәве белән «Рус гимназиясе» дип аталган зур гына мәктәбен Нугай гурытының төньяк читенә, ләкин шәһәрчекнең территориясенә кертеп салганнар иде. Ихтимал, яңа кала очен җир бүлеп, аның планын билгеләгән чакта, хезмәттәшлек итүче русларның соравы буенча шулай килеп чыккандыр. Голҗадагы «Нугай гурыт»ын бик ләфсилләп тасвирлаган Уйгырстан авторлары андый тозек һәм үзенчәлекле архитектурага ия шәһәрчекнең Шәркый Төркестанда башка бер җирдә дә очрамавын билгелиләр (ТКТ, 52 б.). Мондый фикер белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин. Чөнки Нугай гурытының, Үзәк Азиядәге бүтән шәһәрләргә туры килми торган хосусиятлары күп булган шикелле, башка җирләрдә, җөмләдән, Россиянең һәр почмагында яшәүче татарларның үз бистә-авылларына да охшамаган яклары бар иде Беренчедән, бу үзгәлек югарыда күрсәтелгәнчә, төзелеш материалы сыйфатында чи кирпечтән — саманнан файдалануда чагыла. Икенчедән, бакчалы кура-ихаталарда арык системалары булу характерлы. Өченчедән, иң мөһиме, йорт түбәләренең йөздән туксан тугыз очракта чатырлы түгел, бәлки яссы булып, балчык белән түшәлүендә Ниһаять, дүртенчедән, арыклы-чинарлы урамнарның үзләре дә җирле хосусиятка өстәмә мисал була алалар. Кыскасы, җыеп әйткәндә, Голҗадагы Нугай гурыт ул Уйгырстан шәһәр архитектурасы өчен зур яңалык булган шикелле, татарларның үзләре өчен дә гадәти, ягъни типик бер бистә — шәһәрчек кенә түгел иде. Башка җирләрдә очрамый торган мондый төзек планлы, үзенчә архитектуралы шәһәрнең барлыкка килүе хакында төрле яклап уйлый торгач, сәер һәм гыйбрәтле генә нәтиҗәгә килдем мин. Голҗага җыелып төпләнгән татарларның болай искитмәле эзлеклелек, шул ук вакытта җирле һава шартларының таләпләрен дә исәпкә ала торган сыгылмалык белән төзек шәһәр салуга омтылулары, шул юнәлештә яңа шәһәр тибын иҗат итә алулары аларның шәһәр культурасына булган тарихи сагышларын гәүдәләндерсә кирәк Бу фикеремне дөрес аңлар өчен бабалары- бызның XYI гасыр урталарыннан соң шәһәр культурасыннан тәмам дип әйтерлек дәрәҗәдә аерылу, ерак авылларга, чит җирләргә сөрелү, Ка- загыстан һәм Урта Азия җирләрендә дә йорт-җиргә ия булу хокукыннан мәхрүм ителү фактларын искә төшерү дә җитә. Голҗада исә теләгән төштә җир сатып алу, аны үзеңчә үлчәппечү, йорт-каралтысын да җаның сөйгәнчә эшләү мөмкинлекләре туган, димәк, иҗатка да юл ачылган иде Мәсьәләне иҗади рәвештә хәл итүне йорт-җирләрнең эчке хосу- сиятларыннан да күрергә мөмкин Иң элек, эссе һавалы табигать шартларын исәпкә алып, аш пешерә торган бүлмәне — ашханәне — төп торак бүлмәләреннән аерым салу кулай табылган Ашханәнең бүлмәсе түгел, хәтта ишеге дә аерым. Анда, казан-учактан тыш, или пешерә торган зур кирпеч мич тә була. Күпчелек татар йортларының кура-ихатасында, бер читтәрәк, уйгырча «ипи миче» — танур (тандыр) да торыр Идәне, түшәме такталы, диварлары акшарлы торак бүлмәләре калай белән тышланган «галанка» йәисә «контрамарка» системасындагы мичләр белән җылытылган. Голҗада мичкә ташкүмер ягалар иде Йокы бүлмәләрендә тимер караватлар, кунак һәм аш бүлмәләрендә исә биек өстәлләр, урындыклар Түшәк-урын, пәрдә, чаршау, келәм- палас ише «йомшак» җиһазлар гел татарча, шәһәрләрдә яшәүче татарларныкыча. Сәке ише безнең авыл йортларына хас җайланмалар бөтенләй диярлек юк Дөрес, кайбер татарларның ашханәләрендә балчыктан эшләнгән, астыннан казан-учактан чыга торган төтен юлы узган, шуңа күрә беркадәре җылына торган «кан» системалы «сәкеләр» дә очраштыр- галый иде Ләкин мондый җылыту ысулы бик сирәк Күп очракта андый сәкеләр «салкын» булалар иде Мәгәр аларның өегенә киез йәисә иске келәм түшәлү, шуның өстенә тәбәнәк аш өстәле куелу, өстәл тирәсенә кәрләчләр җәелү шактый киң таралган иде Кунак-төшем булмаганда, шушы ашханәләрдә дә ашап эчәләр (безнең хәзерге кухноләрдә капкалап алу кебек), әмма кеше-мазар килсә, бигрәк тә сыйлы кунаклар булса, табын, һичшиксез, аш бүлмәсендә йәисә залда ук әзерләнгән Күпчелек йорт-кураларның ишек алдында җәйләрен йөзем яфраклары белән капланган, күләгәләнеп тора торган зур ачык верандалар да эшләтелә иде. Май керүгә үк эссе һәм тынчу аш бүлмәләреннән, бигрәк тә ашханәләрдән качып чыгып, шул йөземле верандада ашап- эчәләр, сентябрь ахырларына кадәр шулай дәвам итәләр иде. Кура-ихатаның түр ягында, торак йорты, ашханә бүлмәләреннән мөмкин кадәр ерактарак, лапас-абзар була. Анда, хәлләренә карап, сава торган сыер, арбага җигәр өчен ат, симертеп суя торган бер-ике баш сарык, аран һәм улаклар булыр яки, иң кимендә, биш-алты тавык кыткылдаган кетәк торыр. Кайдадыр шул тирәләрдә стеналары чи кирпечтән йәисә балчык коймадан (дувалдан) сугылган, чокыры тирән казылган бәдрәф-әҗәтханә Кура-ихатаның икенче башында алма, өрек, шафтали, чия агачлары үсеп утыра. (Баштагы план буенча Нугай гуртындагы һәр кура- участокның зурлыгы йорт-җир, абзар-лапас, алма бакчасы өчен җитәрлек дәрәҗәдә исәпләнгән булган, тик соңрак, бакча өчен исәпләнгән өлешнең аерым чыккан балага бүленеп бирелүе йәисә башка кешеләргә кисеп сатылуы аркасында, кайбер хуҗалыкларның андый йорт янындагы бакчалардан мәхрүм булганнары да аз түгел иде.) Шуңа күрә күпчелек гаиләләр өчен җитәрлек өрек, алма, чия, шафтали, йөзем җимешләре һәр йортның үзендә үк үсә, үзендә үк өлгерә иде диярлек. Дөрес, Нугай гурытта торучыларның берсе дә диярлек кура-ихата территориясендә кишерсуган, бәрәңге- кәбестә ише яшелчәләр үстермәгәннәр. Аларның көндәлеккә кирәкләрен урамнарда кычкыра-кыч- кыра сатып йөриләр. Гадәттә, «сәйвәңзә»— яшелчәче дип атала торган кытайлар һәм дөңгәннәр. Бик очсызга. Кышлык яшелчәне исә көзләрен потлап-потлап капчыгы белән сатып алып, базга салып куялар. Кавын- карбызларны да дистәләп-дистәләп кенә, хәтта санап та тормыйча, арбалап кына сатып алалар — шулай бик арзанга төшә. (Илленче елларның икенче яртысында илгә кайткан голҗалы татарларны иң беренче гаҗәпләндергән, сәерсендергән күренешләрнең берсе — ул җиләк- җимеш һәм яшелчәләрнең күпчелеген базарларда килолап, граммлап сату иде. ) Шулай итеп, йорт-җирнең эчке тәртибендә дә Голҗа татарлары, ул якларга нисбәтән оригиналлыкны саклаган хәлдә, җирле шартлардан килеп чыккан тәртипләрне дә үз иткәннәр, үзләштергәннәр икән. Татарларның Шәркый Төркестан җирләренә алып килгән мөһим яңа- лыкларының берсе мунча дисәм, әллә ни ялгышмамдыр кебек. Моның белән мин уйгырларны юынмый торган халык дип әйтергә җыенмыйм. Зур шәһәрләрдә хаммамнар эшләгән, өйләрендә исә алар, ислам кагыйдәләрен җитди рәвештә үтәүче мөселманнардан буларак, госел коенганнар, тасларда утырып юынганнар (базарларда тегермән ташы кадәрле җиз һәм калай таслар — дәү ләгәннәр сатыла иде). Әмма «пешеп үләрлек» кайнар сулы, җәһәннәмдәй эссе ләүкәле мунчалар ул яклар өчен барыбер ят нәрсә булган. Моның шулай икәнлеген Голҗадагы бер факттан да күрергә мөмкин. Андагы шәһәр халкына хезмәт күрсәтүче җиде мунчаның берсе хөкүмәт милке, икенчесе ул якларга егерменче елларда килеп чыккан Чехов исемле урыс кешесенеке булса, калган бишесе татарларныкы иде. Боларның да беренче дәрәҗәлесе Төмәндә туган, Симидә пристань тоткан, гасыр башында ук Голҗага күченеп килгән Себер бае Миркасыйм хаҗи Миршанов төзегән зур мунча булды. Авыл-кышлакларда торучы татарлар исә, туган якларына хас гадәт буенча, мунчаларын су буйларына илтеп салырга яратканнар Мондыйлары уйгырларның җырларына да кергән Үс1әң якынлап маңсам, Нугайларның мунчаси, Кечик кина ярым бар — Кызыл гүлниң гончаси... (Канал буеннан барсам, Нугайларның мунчасы, Кечкенә генә ярым бар — Кызыл гөлнең гонҗәсе . —ТКТ, 46 б ) Кайда барса да Тукае белән Төрле язмышлар, төрле юллар, төрле кәсеп-сәбәпләр аркасында Шәркый Төркестан җирләренә җыелган татарлар ул якларга, кем әйтмешли, төркеме-төркеме белән үзләренең «җенпәриләрен дә» бергә алып барганнар иде. Пәйда булулары белән берәүләрсн сөендергәнкөендергән андый «җен-пәри» дигәнебез иң элек театр уйнау ише бу якларда моңарчы бер дә күренмәгән «коточкыч бидгәтләрядән — гөнаһлардан гыйбарәт булган Моның шулай икәнлеген аңлар өчен, сан ягыннан аз булса да, гел русча киенеп йөри торган үз морзалары, тылмачлары булган татарларны алып карыйк Урам тулы ачык битле марҗаларына күнегеп беткән шул Казан, Уфа, Оренбург мөселманнарының да театр сәнгатен никадәре авырлык белән кабул итүләрен искә төшерик. Шәрекъ дөньясының бер кечкенә кисәген, хәтта аның да Урта гасырлар торгынлыгында озаграк тоткарланган караңгы почмакларыннан берсе булган, шуңа күрә һәр яңалыкка карата бигрәк тә «җитди», кырыс кыланган Уйгырстан шартлары өчен театр сәнгате тагын да куркынычрак афәт рәвешендә тоелган булса, бер дә гаҗәп түгел Әллә кемнәрнең, халык алдына чыгып, юри «шамакайланулары», бигрәк тә хатын-кызларның, хак мөселманнар алдында, пәрәнҗәле чапан бөркәнеп йөрисе урынга, әдәпсезләнеп йөз яшермәүләре Дөрес, Шәркый Төркестан җирләренә беренче булып аяк баскан татарларның узләре өчен дә театр-мазар ят нәрсә иде әле. Шулай да, уйгырларның «мөселманлык әкрен генә иңәр» дигән мәгънәдәге мәкаленә муафикъ рәвештә, татарларның бидгәтләре дә, сизелмичә генә дигәндәй, тамыр җибәреп ала Күченеп килүче халыкның саны ишәюгә бәйле бу процессның беренче чаткылары дөньяви татар мәктәбе ачылу белән «ялтырый» башлый Элек андый чаткылар укучы балалар, аннары аларның ата-аналары өчен оештырылган әдәби кичәләр, үзешчән концертлар рәвешендәрәк барлыкка килә Габдулла Бубиның инде безгә мәгълүм язмаларында 1914—15 елларда ук Голҗада әдәби кичәләр уздыру фактлары кат-кат телгә алына Шунда ук автор кайбер мөтәгассип татар байларының, аларны хуплаучы җирле руханиларның мондый яңалыкларны өнәп бетермәүләрен, кайбер әдәби кичәләрне, концертларны уздырмаска маташуларын да теркәп куя Тәгәрмәчкә таяк тыгучылар арасында Россия консулының булуы да күрсәтелә (ул хәтта концерт вакытында мәктәп өчен хәйрия максатыннан җыелган акчаны да тартып алуга кадәр барыл җиткән икән) Югарыда фанатик руханиларның татар мәктәбенә дәрес вакытларында басып керү, яңа җиһазларны җимерә-җимерә «инспекция» ясау фактлары китерелгән иде. Мондый тупас тыкшынуларга бер сәбәп «мад- сус кызлар мәктәбе» ачылу булса, икенче мөһим сәбәпнең әлеге әдәби кичәләр, концертлар икәнлеге дә бәхәссез. Голҗага Г. Буби һәм башкалар килү, Россиядән вакытлы татар матбугаты агыла башлау белән царизм хөкүмәтенең Кытайдагы үз «подданныйлары» арасында мәгърифәтчелек хәрәкәте канат җәюдән, революцион фикер таралудан куркуы патша консулының әле күрсәтелгән гамәлләреннән дә ачык чагыла. Шулай итеп, империянең үзендә генә түгел, ерак Уйгырстан җирләрендә дә татарлар арасындагы прогрессив хәрәкәтләрне бастыру юлында патша хөкүмәте надан байлар, фанатик руханилар белән кулга-кул тотынышып эшләгән иде. Әмма яңалык барыбер җиңеп чыга, һәрбер төбәктә диярлек илдәшлекләрнең үзара саннар ишәеп, саннар сыйфатка әверелә барган саен, әдәби һәм үзешчән түгәрәкләрнең төрләре дә, эчтәлекләре дә күзгә күренеп үзгәрә 20 елларда ук Чүгүчәктә, Голҗада, мәсәлән, кыллы инструментлардан торган махсус музыкаль түгәрәкләр оеша. Түгәрәк әгъзалары моннан элегрәк яшерен рәвештә җыела торган хосусый квартиралардан чыгып, мәктәп биналарында шөгыльләнә башлыйлар Мандолина, гитара, скрипкәләрдә уйнарга өйрәнүләрдән тыш, гадиләште- релгән ноталар ярдәмендә көй-җыр текстлары да күбәйтелә. Милли татар моңнары белән бергә, русча романслар, казакъча, испанча, французча бию көйләре дә күбәйтелә. Аерата әдәби-драматик түгәрәкләрнең эшчәнлекләре активлаша. Кара байларның, мөтәгассип муллаларның андый түгәрәкләргә катнашучыларны «урам себеркеләре» дип әрләүләренә җавап рәвешендә Чүгүчәктәге, аннары Голҗадагы татар яшьләре Галиәсгар Камалның «Беренче театр» исемле сатирик комедиясен сәхнәгә кую белән җавап бирәләр (ТКТ, 41 б.). Гомумән, Чүгүчәк, Әремче, бигрәк тә Голҗа шәһәрләрендәге драмтүгәрәк һәвәскәрләре тарафыннан 20-50 еллар арасында, Г. Камал әсәрләреннән тыш, Мирхәйдәр Фәйзинең «Асылъяр», «Галиябану», Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», X. Иб- раһимовның «Башмагым», Фәтхи Бурнашның «Таһир-Зөһрә», Мирсәй Әмирнең «Көнлекче Әхмәт» пьесалары кат-кат сәхнәгә куелганнар иде Мондый зур күләмле спектакльләрдән тыш, җыр-бию концертлары вакытында аерым пьесаларның өзекләре, бер пәрдәлек скетчлар да тамашачылар игътибарына тәкъдим ителгәли иде. Зур күләмле спектакль дигәннән, 40 еллар урталарында «Таһир- Зөһрә» трагедиясенең куелышы ике кич дәвам иткәнлеген, бу спектакльгә керүнең төгәл бер проблемага әверелүен олырак яшьтәге голҗалылар озак вакыт риваять итеп сөйләделәр. (Безнең ише малайшалайларга өйдә елап калу, аннары зурларның дулкынлана-дулкынлана фикер алышуларын тыңлау бәхете генә эләккән иде...) Голҗадагы драмтүгәрәк хакында сөйләгән чакта аның эшенә иң актив катнашучылардан Мәхмүд Аллаһъяри, Маһинур Сираҗи, Наҗия Төхфәтуллина, Рәхим Сәфәргали, Гыйлаҗетдин Хәйри, Хәмит Төхфи һ б исемнәрен махсус атарга кирәк. Спектакльләр чын-чынлап сәнгать әсәре булсын өчен аларга бутафория элементлары, җөмләдән грим ясау осталыгы да кирәк иде. Гри- мерлык «ролен» 30—40 елларда күренекле җәмәгать эшлеклесе, өлкә гәзитәнең баш мөхәррире Хәбиб Юнич, иң абруйлы укытучыларның берсе Малик Биктимеревләр башкарган иде. Рәхим ага Сәфәргали (1906—1970, Алма-Атада вафат) драмтүгәрәк эшчәнлегенә артист буларак та, аның әдәби «секторын» җитәкләүче сыйфатында да актив катнашкан иде. Бу «шигырь җене кагылган», үтә хискә бирелүчән кеше башкаларны да мавыктыру сәләтенә ия иде. Рәхим ага җитәкчелегендә «Галиябану» пьесасы буенча Голҗада куелган спектакль соңгы тамашаларның берсе булды бугай Кыш буе барган күңелле репетицияләрне, зал тулы тамашачылар белән очрашу минутларын хәтерләткән кечкенә фоторәсем аерата кадерле миңа. Ул 1953 елның мартында төшерелгән 1954 елда исә тагын һиҗрәт дулкыннары башланды. Шәркый Төркестан татарлары арасындагы һәвәскәр театрчылык хакында сөйләгән чакта бу күренешнең уйгыр җәмәгатьчелеге тарафыннан, гомумән, ничек кабул ителүен белү дә әһәмиятле Димәк, Уйгыр- стан авторларының үзләренә сүз бирү дөресрәк булыр «Татар халкы,— диелә моңарчы кат-кат мөрәҗәгать ителгән китапта, — үзләренең театр сәнгатен, сәхнә эшләрен булдыру һәм үстерүгә күңел бирүләре белән генә чикләнмичә, кардәш милләтләрдән уйгыр, үзбәк, казакъ халыкларының да театр сәнгатләре тууга, үсүгә зур өлеш кертте. Уйгыр, үзбәк халыклары арасында феодаль тәртипләр озаграк хөкем сөрел, иске карашлар өстенлек иткәнгә күрә, сәхнәләргә хатын-кызларның чыгып уйнаулары бөтенләй мөмкин булмаган хәл иде. Шундый авыр шартларда оеша башлаган уйгыр, үзбәк театр һәвәскәрләре зур кыенлыклар кичерәләр, хатын-кыз рольләрен ирләргә тапшырырга мәҗбүр булалар иде Менә шул вакытта ярдәмгә татар хатын-кызлары килделәр Алар үзешчән уйгыр, үзбәк, казакь театрларында хатынкыз рольләрен оста башкарыл, спектакльләрнең уңышка ирешүен тәэмин иттеләр» (ТКТ, 42 б ). Китап авторларының бу хәбәрен үз истәлекләрем белән дә куәтли алам. 1942—43 елларда (төгәл әйтә алмыйм) югарыда телгә алынган Да- хыяңзы кышлагында торган чагыбызда да, җирле уйгыр мәктәбенең укытучылары да бер спектакль куйганнар иде Аның нинди әсәр һәм кемнеке булуын хәтерләмим, билгеле. Шулай да сәхнәгә алсу төсле хатын-кыз күлмәген кигән, кашкүзләрен кап-кара, бнт-кыяфәтен кып-кы- зыл итеп, кирәгеннән артык буяп ташлаган, какча гәүдәле, колгадай озын буйлы бер мөгаллимнең чыгуы әле дә күз алдында Чөнки моңарчы тыптын утырган тамашачыларның гөҗ килеп шаулый башлаулары, шаркылдап көлеп җибәрүләре хәтердә уелып калган Ләкин шул вакытта үземдә туган бер сорауга әле дә җавап таба алмыйм ни өчен бу рольдә шул ук мәктәптә мөгаллимә булып эшләүче, безгә килгәләп йөри торган татар кызы Фәйрүзә ала чыкмады икән? Әллә ул мескен ятимә кыз үзенең бик нык шадра булуыннан оялды микән? Хәер, мин бераз читкә тайпылдым бугай Башка тугандаш милләтләрнең театр хәрәкәтләре тууга, тернәкләнүгә өлеш керткән күпсанлы татар хатын-кызлары арасында Фәридә Алиева аерата дан казанган Аның хакында мондый сүзләрне укыйбыз: «Фәридә Алиеваның сәхнә хәяты Чүгүчәктә башланган булса да, ул 1936 елны Әремчегә күчеп килгән һәм анда татар театрына катнашып, «Асылъяр», «Сүнгән йолдызлар», «Башмагым», «Галиябану», •Көнлекче Әхмәт», «Яшәртү» исемле спектакльләрдә катнашкан иде Ул, болар белән генә чикләнмичә, «Гариб-Сәнам», «Фәрһад-Ширин», «Анаргөл», «Рабига-Сәгыддин», «Чиңмудән» ише уйгырча спектакльләрдә баш рольләрдә уйнаган иде Шулай ук каэакьча спектакльләрдән «Кыз Идебәк», «Шога» исемле әсәрләрдә дә төп рольләрне башкарыл, «Шенҗаң болбылы» дигән исемгә лаек булган иде» (ТКТ, 43 б ). Голҗадагы татар хатын-кызлары да тугандаш халыкларның драмтүгәрәкләренә актив катнашканнар Моның хакта шул шәһәрдә яшәгән, иҗат иткән үзбәк шагыйре Насрулла фәрһатиның истәлеге сакланып кал- ган: «Ул елларда үзбәк һәвәскәр театры тарафыннан куелган «Арзыгел», «Ләйли-Мәҗнүн», «Пәдәр көче» (ата ихтыяры — М. Г.) шикелле драматик һәм музыкаль әсәрләрдә катнашкан татар хатын-кызлары, рольләрне бик оста башкарсалар да, телләрен бөтенләй үзгәртә алмыйлар иде. Сөйли башлауга ук тамашачылар сәхнәдә татар кызлары икәнлеген белеп алалар иде. Шулай да уен күңелле дәвам итеп, уңышлы тәмамлана иде» (ТКТ, 44 б). Күп тә узмый, татар хатын-кызлары салган бу сукмаклар буенча сәхнәгә уйгыр, үзбәк, казакъ хатын-кызлары да чыга башлый. Шул рәвешчә яңалык тәмам җиңә. Ул гадәткә әверелә. ¥ ¥ * Татарлар китергән «җен пәриләр»нең икенче бер төркеме сыйфатында матбагачылык һәм әдәби хәрәкәт сыманрак күренешләрне дә атарга мөмкин. Уйгырларның безнең матбагачылыкка мөнәсәбәтләре хакында сөйләгән чакта, татар гәзитә-журналлары белән уйгыр зыялылары элек- электән үк яхшы таныш булуын истә тотарга кирәк. Кырымтатар телендә атаклы мәгърифәтче Исмәгыйль бәй Гаспралы чыгарган «Тәрҗеман» гәзитәсенең XIX йөз ахырларында ук Төркестан җирләрендә укылуы хакында мәгълүматлар күп. 1905 елдан соң Казан һәм Оренбургларда күпләп чыккан гәзитә- журналларда Уйгырстанда яшәүче татарлар аркылы ул якларда киң таралыш таба «Вакыт» гәзитәсе, «Шура» журналы битләрендә Шәркый Төркестан хәбәрләре, хәтта уйгыр авторларының материаллары да басыла башлый. Мәсәлән, уйгыр шагыйре Назархуҗа Габдесамат «Шура»га үз иленең хәлләре, туган халкының мәдәнияте хакындагы кызыклы мәгълүматлар белән катнаша. Матбагачылык тарихына кагылабыз икән, СССРдагы уйгырлар белән мөнәсәбәтне дә онытмаска кирәк. Алма-Атада чыга башлаган «Садаи Таранчы» (Таранчы тавышы) исемле гәзитәнең редакторы шагыйрь Зариф Бәшири иде. Тәҗрибәле татар журналистларыннан Сабирҗан Ша- кирҗанов-Кормаши, Кәбир Бәкер, Фатыйх Сөләймановлар да Җидесуда уйгыр вакытлы матбугаты оешуга өлеш кертәләр (С. Моллаудов, Г Сәгъдеваккасов мәкаләсеннән карагыз. «Казан утлары», 1967, N° 9; Совет уйгыр матбугаты хакында киңрәк мәгълүматны түбәндәге уйгырча китаптан табарга мөмкин: Мөнир Ерзин. Уйгыр совет матбугатының тарихы Алмута, 1980. Китап авторы Уйгырстаннан кайткан татар кешесе. (Советлар илендәге уйгырлар тарафыннан чыгарылган мондый гәзитә-жур- наллар Шәркый Төркестан җирләрендә дә беркадәре таралыш таба. 20—30 елларда Голҗа, Чүгүчәк, Әремче һәм башка шәһәрләрдә дә уйгырча гәзитәләр чыга башлый. Җирле татар укымышлылары да әлеге хәрәкәткә сизелерлек өлеш кертәләр. Объективлык өчен сүзне уйгыр авторларына бирү хәерлерәктер. Мәсәлән, Шәркый Төркестанда туып үскән, ул якларның тарихын, мәдәниятен яхшы белгән шагыйрь һәм журналист Торсын Каһһари болай яза: «Уйгыр-татар мәдәни багланышларның матур үрнәкләрен матбугат өлкәсендәге хезмәттәшлектә дә күрергә мөмкин. Чөнки Шәркый Төрке- стандагы Голҗа, Чүгүчәк шәһәрләрендә торучы татарлар җирле уйгырлар, казакълар белән тыгыз аралашып яшиләр, аларның телләрен, гореф-гадәтләрен яхшы беләләр, омтылышларына теләктәш булып, төрле өлкәләрдә кулга-кул тотышып гамәл итәләр Менә шушы табигый бердәмлекне расларга теләгәндәй, җирле матбугат та, гәрчә ул нигездә уйгыр һәм казакъ телләрендә чыгып килсә дә, тату яшәгән тугандаш халыклардан татар һәм үзбәкләр өчен дә аңлаешлы җиңелрәк телдә басыла, аларның барысына да бертигез дәрәҗәдә хезмәт итә Әлбәттә, гарәп әлифбасы нигезендәге язуның да традицион уртак булуы мондый хезмәттәшлек өчен вакытында яхшы җирлек була. Мондый хезмәттәшлеккә китергән сәбәпләр турында сөйләгәндә, уйгыр журналистикасының чагыштырмача яшь, ә татарларда исә матбага өлкәсендә электән үк бай тәҗрибә туплануын күрсәтергә кирәк Менә шуңа күрә 1934 елда Голҗада «Элә дәрьясы», аннары «Шенҗаң-Элә гәзите» исемендә уйгыр телендә чыккан гәзитәнең оештыручысы һәм баш мөхәррире исеме кат-кат аталган татар җәмәгатьчелегенең аксакалы Фа- зылҗан Юничнең угылы Хәбиб Юнич (1906—1945) булган булса, 1945 елдан соң нәшер ителгән «Инкыйлаби Шәркый Төркестан гәзите>нә татар мәктәбенең элекке укытучысы Әсгать Исхаков (1921—1976) җитәкчелек итә. (Бу кеше соңрак зур дәүләт эшлеклесе дәрәҗәсенә күтәрелә, әмма 60—70 елларда котырынган «культура революциясе» вакытында төрмәдә һәлак була — М Г ). Матбугат өлкәсендәге бу хезмәттәшлек татар белгечләренең оештыру эшләренә актив катнашуы белән генә чикләнми, әлбәттә Алар тарафыннан язылган материаллар да җирле гәзитә-журналларда еш басыла. Сыйфатлы әсәрләр язып, гәзитә-журналларның эчтәлеген баетуда сизелерлек өлеш керткән журналистлардан Борһан Шәһиди, Рәхим Сәфәргали, Әнвәр Локман, Хәмит Төхфи, Мөнир Ерзиннарны махсус атал күрсәтергә кирәк Болардан әдәбият өлкәсендә Рәхим Сәфәргали белән Хәмит Төхфи бигрәк тә актив эшлиләр» (Торсын Каһһари Уйгыр-тагар мәдәни багланышлары тарихыннан. «Казан утлары», 1977, N° II, 162—163 бб.) Тагарлар үз ана телләрендә дә вакытлы матбугат булдырырга омтылып карыйлар. Мәсәлән, 1933 елда Рәхим Сәфәргали һәм Татар мәдәни- агарту оешмасының икенче актив әгъзасы Мирзакамал Хәйриләр татарча журнал чыгару эшенә алынмакчы булалар Тик җирле хөкүмәт мондый омтылышка юл бирми (Әмма кысу һәм чикләүләрнең иң авыры туган илдән, сталинизм хөкем сөргән СССРдан татарча китаплар, гәзитә-жур- наллар аз килү, хәтта вакытвакыт бөтенләй өзелеп тору дисәм, әллә ни арттыру булмас.) Шулай да, мондый тыюларга, чикләүләргә карамастан, халык үз әдәбияты белән кызыксынудан туктамады Моңа, ихтимал, татар мәктәпләрендә укыла торган әсәрләрнең кайберләре уйгыр мәктәпләре программаларына кабул ителү, шул рәвешчә милли горурлык өчен стимул арту фактлары да өлешчә сәбәп булгандыр һәрхәлдә, яңача белем алган уйгыр укымышлылары яңа дәвер татар әдәбиятыннан беркадәре хәбәрдар булалар иде Мәсәлән, Г Тукайның «Туган тел», «Шүрәле» әсәрләре уйгыр мәктәпләрендәге барлык уку программаларына кертелгән булуы (Т. Каһһари Күрсәтелгән мәкалә, 162 6 ) үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли. Яшь уйгыр зыялылары арасында Һади Такташ шигырьләре дә мәгълүм иде Милли азатлык өчен көрәш юлында яшьли корбан булган ялкынлы уйгыр шагыйре Лотфулла Моталлибның татар мәктәбендә укыган чакта Тукай һәм Такташ чишмәләреннән су эчүен уйгырлар һәрвакытта да махсус билгеләп узалар (ТКТ, 32 б . Т Каһһари, 162—163 бб ) Уйгырлар арасында төрле чаралар белән классик татар әдәбиятының үрнәкләре, мәсәлән, Тукай—Такташлардан тыш, Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Фатыйх Әмирхан, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев әсәрләре дә пропагандалана иде Җирле татарлардан да уйгырча матбугатта үз әсәрләрен, бигрәк тә шигырьләрен, татар телендә бастыручылардан иң элек Хәмит Төхфнне атарга кирәк Бу хакта Т Каһһари болай яза «Ул 97 1944 елдан башлап «Азат Шәркый Төркестан», «Инкыйлаби Шәркый Төркестан», «Алга» гәзитәләрендә, «Иттифак» журналында, «Альманах» исемле җыентыкта күпләгән шигырьләр бастырды Аның көрәшкә өндәү рухы белән сугарылган ялкынлы әсәрләре . әле бүген дә үз әһәмиятен югалтмаган Чөнки аның иҗаты Шәркый Төркестандагы тарихи вакыйгалар, иҗтимагый шарт, көрәш хәрәкәтләре белән тыгыз бәйләнгән» («Казан утлары», 1977, N° 11, 163 б ). Алга таба күрербез, бу «иҗтимагый шарт» һәм «көрәш хәрәкәтләре» дигән нәрсәләр тормышның үзен дә тамырдан үзгәртеп ташлый... Татар әдәбиятының Шәркый Төркестан халыклары арасында болай популярлык казануында, басма сүздән тыш, ул якларда эшләгән күпсанлы мөгаллимнәр белән бергә татар җәмәгатьчелекләре уздыра торган әдәби кичәләрнең дә рольләре аз булмагандыр дип уйларга мөмкин. Андый әдәби кичәләрнең беренчеләре Габдулла Буби тарафыннан 1914—15 елларда оештырылган булуын бер кат әйткән идем инде. Бу традиция Голҗада моннан соң да өзелмичә дәвам итте диярлек (Чүгүчәк, Әремче якларында да андый түгәрәкләрнең актив эшләгәнлеге мәгълүм). ¥ ¥ ¥ Шагыйребез Габдулла Тукай истәлегенә багышлана торган әдәби кичәләр аерата популяр иделәр. Тормыш шартлары, иҗтимагый-сәяси вәзгыятьләр мөмкинлек биргән саен Тукайга багышланган кичәләр уздырылып килде. 1944—45 елларда Шәркый Төркестанның төньяккөнбатыш өлкәләрендә, ягъни тарихи Җөңгариядә милли-азатлык өчен көрәш сугышлары кабынып киткәнлектән, 1946 елны Тукайның 60 еллык юбилеен махсус билгеләү өчен мөмкинлекләр булмый Шуңа күрә шагыйрь истәлегенә багышланган бәйрәмнәрне 1947 елда уздырырга туры килә. Бу тантананың әдәби кичә өлешенә, унөч яшьтәге мәктәп укучысы буларак, үзем дә якыннан катнашкан идем. Әмма аның хактагы сүзне, вакыйгаларның әһәмиятен вакытында ук яхшы аңлап истәлекләр язган Торсын Каһһарига бирәм. Ул әлеге бәйрәм көннәрен шактый төгәл тасвирлый (кайбер өстәмәләрем җәяләр эчендә тәкъдим ителер). «...600 дән артык кеше сыйдырышлы зур зал, тантаналы итеп җыештырылган сәхнә әле дә күз алдында. Сәхнә түрендә шагыйрьнең зур портреты чәчәкләргә күмелеп тора. (Аны татар егете Гаяз Исхаков ясаган, аннары шул рәсемнән фотоиллюстрацияләр эшләп таратылган иде—М. Г.) Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган (Рәхим Сәфәргали укыган — М. Г ) докладтан соң, тантаналы кичәнең әдәби-му- зыкаль өлеше башланды. Сәхнәгә бер-бер артлы яшьләр, мәктәп укучылары чыга, җырлар яңгырый, шигырьләр укыла. Шагыйрь әсәрләре нигезендә эшләнгән инсценировкалар куела... Тәнәфес вакытында зур фойега чыгабыз. Анда — җирле рәссамнар тарафыннан Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәр күргәзмәсе. Менә бүрәнәгә кулы кысылган кыргый — мәгәр күңелләргә күптән таныш, якын Шүрәле, әнә елга чоңгылыннан атылып чыккан Су анасы... Әмма Голҗа татарлары тарафыннан зур әзерлек, тырышлык белән уздырылган бу кичәдән калган иң мөһим истәлек, минемчә, Тукай шигырьләреннән тупланган кечкенә мәҗмуга булды. Мин хәзер дә аны еш-еш кулга алам. Аның тышлыгында эре хәрефләр белән: «Г. Тукай Сайланма шигырьләр» дип басылган Бераз түбәндәрәк мондый багышлау: «Шагыйребез Габдулла Тукайның дөньяга килүенә 61 ел тулу мөнәсәбәте белән бастырылды». Иң аста — «Нәшире: Голҗа татарларының мәдәни җәмгыяте. 1947 Голҗа», — дигән сүзләр язылган. Югарыда әйтелгәнчә, бу китап авыр шартларда, сугыш хәрәкәтләре тәмам сүрелеп җитмәгән бер чорда басыла. Шуңа күрә аның күләме артык зур түгел, тышлык һәм титул битләрен исәпкә алмаганда, барлыгы 17 генә бит. Ләкин мәсьәлә китапның күләмендә түгел, бәлки эчтәлегендә һәм рухында иде Чөнки Шәркый Төркестанның бер өлешендә карагруһ гоминдаңчылар хакимиятен бәреп төшергәч дөньяга чыккан бу китап символик мәгънәгә ия Җыентыкның икенче битендә шагыйрьнең портреты бирелгән, туган һәм үлгән еллары күрсәтелгән (рәсем авторы Г. Исхаков—М. Г ) Хәмит Төхфи тарафыннан язылган ике битле кереш сүздән соң 22 шигырь бирелә: «Шагыйрь», «Әхлаксызлык», «Нәсыйхәт», «Алтынга каршы», «Сәрләүхәсез», «Милли моңнар», «Чын вә ялган», «Кыйтга», «Шекспирдан», «Толстой сүзләре», «Өзелгән өмит», «Сагыныр вакытлар», «Ваксынмыйм», «Тәләһһеф», «Теләнче», «Буран», «Туган җиремә», «Төлке вә йөзем җимеше», «Васыятем», «Тәэсир», «Туган тел», «Пар ат» (Китапның «Шагыйрь» кебек программа характердагы әсәрдән башланып, «Туган тел» һәм Казанга багышланган «Пар ат» белән тәмамлануы, һичшиксез, игътибарга лаек факт. Җыентык 20 нче елларда Татарстанда гамәлдә булган, яңартылган гарәп алфавитында, әсәрләрнең тел-стиль үзенчәлекләре сакланган рәвештә басылган — М. Г.). Җыентыкка кергән әсәрләрнең Тукай мирасын, бу ялкынлы иҗатның кайбер үзенчәлекләрен әзме-күпме чагылдыруын әйтү белән бергә, кереш мәкаләнең дә идея юнәлешенә, рухына игътибар итәсе килә «Тукайның яшәгән дәвере, — диелә анда, — Чар Русиясенең (чар — патша.— М. Г.) иң котырган дәверенә туры килгәнгә, аның күпләгән шигырьләре иҗтимагый характерга ия булды. Ул үзенең шигырьләрендә залимнардан, өстен сыйныфлардан ачы көлде, изүчеләрне аяусыз рәвештә сүкте .» Ниһаять, Казаннан әллә кайларда еракларда татар телендә чыккан бу китапның 700 нөсхәдә «Инкыйлаби Шәркый Төркестан» исемле уйгыр халык матбагасында — демократик рухтагы нәшриятта басылып чыгуын искәртеп узасы килә. ...Минем кулдагы бу кечкенә китап дөньяга чыкканнан бирле бик күп җилләр исте, бик күп сулар акты» (Торсын Каһһари Уйгыр-татар мәдәни багланышлар тарихыннан —«Казан утлары», 1977, Ne 11, 164—165 бб ) Форсаттан файдаланып, истәлеккә шуны гына өстисе килә: 1986 елны, Тукайның 100 еллыгына катнашу өчен Казанга килгән Т. Каһһари, әлеге китапның уникаль нөсхәсен Казан университеты китапханәсенә бүләк итте. Тасвирланган тарихи вакыйгалар хакында минем үземдә дә бер эур һәм кадерле истәлек саклана, дөресрәге, язу өстәлем янында стенада эленеп тора. Ул — әлеге кичәдә сәхнәдә торган Тукай сурәтенең кечкенә генә фотокүчермәсе. . Тагын Һиҗрәт... Укучы игътибар иткәндер, язмаларымның соңгы өлешләрендә социаль һәм сәяси төшенчәләрне аңлаткан сүзләр күбрәк очрый башлады иҗтимагый шартлар, милли-азатлык көрәше, өстен сыйныфлар, сугышлар һ. б. Бу очраклы түгел. Чөнки 40 елларның урталарында элек тә бик үк тыныч булмаган Уйгырстан җирләре кискен иҗтимагый сәяси бәрелешләр, сугышлар аренасына әверелгән иде Хәер, 40 елларның вакыйгаларын дөрес аңлар өчен, сүзне, кыскача булса да, 30 еллардан ук башларга кирәктер Югарыда 1933—34 елларда Дөңгон сугышлары исемендә кабынып алган баш күтәрү хәрәкәтләрен телгә алган идем инде Чынлыкта бу ел ларда бер-берсенә башка булган өч-дүрт юнәлештәге көчләр бәрелешәләр Җөңгария якларындагы гади халык исә моны дөңгәннәр белән уйгырлар, йәисә дөңгәннәр белән кытайлар арасындагы сугыш яки революция хәрәкәте рәвешендәрәк аңласа һәм, рәсми әдәбиятта шулай аңлатылса да, ул асылда Кытай дәүләте тирәсендә зур мәмләкәтләр арасында барган катлаулы көрәшнең тышкы чагылышы иде Дөресрәге, зур империалист мәмләкәтләр җирле реакция белән демократик, милли азатлык чаткыларын ясалма рәвештә кыздырып, дөрләтеп җибәргән иде. Чөнки Шәркый Төркестан өлкәләренең чималы һәм җирасты байлыклары өчен XIX йөздә кабынып алган көндәшлек дәгъвалары XX гасырда да дәвам иткән Һәрхәлдә, кем нәрсә генә сөйләмәсен, шул «Дөңгән сугышлары* нәтиҗәсендә Шенҗаң провинциясендә хакимиять башына, Гоминдаң хөкүмәтенең иске вәкилләрен бәреп төшереп, Шең-шисәй исемле яңа генерал-губернатор килә. Тиздән ул бөтен Шенҗаң җирендә эчке Кытай хөкүмәте белән артык исәпләшмәгән «мөстәкыйль политика» йөртә башлый. Совет дәүләте белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштыра, сәүдә-эконо- мик багланышларына киң мөмкинлекләр бирә. Сәясәт өлкәсендә исә баштарак, чамалап кына, социализм идеяләрен пропагандалауга да юл куя ул. Шуңа күрә Шең-шисәйне кайберәүләр коммунист дип игълан иттеләр, икенчеләре соңрак фашист дип тамгаладылар. Чынлыкта аның кем булганын бер алла гына беләдер Шулай да бер нәрсә бәхәссез, башта тормышка кайбер демократик элементлар, хөкүмәт идарәсенә беркадәре төзеклек биргән Шең-шисәй 1937—1939 елларда Шәркый Төркестанда тоталь репрессия кампанияләре дә уздырган иде. Шул елларда Шенҗанда кулга алынган, төрмәләрдә черетелгән кешеләрнең саны йөз меңнән артып китә (ТКТ, 55 б.) Бу корбаннар арасында йөздән артык татар кешеләре дә бар иде. Бер үк вакытта Шең-шисәйнең шәхес культы да урнаштырыла: кайда карама, аның портретлары. Исеме дә аның хәзер үзгәрә төшкән — Шең-дубән. Урам-мәйданнарда гел шул исем... Рәсемнәргә килсәк, берсендә ул алты чатлы йолдыздан торган зур кокардалы фуражкадан булыр. Икенчесендә аргамак атка атланган. Өченчесендә, атын сикертеп баскан килеш, кылычы белән кизәнеп торыр, җилкәсендә исә Кавказ буркасы сыманрак нәрсә булыр. Дүртенчесендә — җитди кыяфәтле, генерал кителендә .. Кыскасы, тегендә «халыклар атасы» Сталин бабай булса, монда «мәрхәмәтле һәм баһадир» Шең-дубән хәзрәтләре! Дөрес, беркадәре аерма да булды бугай. Мәсәлән, «халыклар атасы», хәзер мәгълүм булганча, коллективизация дәвамында конфискацияләнгән байлыкка, малга ач калырга хөкем ителгән колхозлар, совхозлар яки үзен-үзе туйдыра алмый торган гигант заводлар төзегән, репрессия- ләнгән миллионнарның сөякләре белән гигант дәүләтнең иксез-чиксез- кысыр киңлекләрен ашлаган икән. Шең-дубән исә башта социализм идеяләре файдасына авышкан алдынгы яшьләрне, ачык фикерле зыялыларны меңәрләп-меңәрләп төрмәләргә яшергән, үзенә ошамаган байларның мал-мөлкәтен конфискацияләгән иде Ләкин завод-фабрикалар да, колхоз совхозлар да төзеп тормаган ул. Җыелган байлыкны, алтынга әверелдереп, Швейцария ише чит ил банкыларына сала барган. (Моның шулай икәнлеге соңрак мәгълүм булды. Икенче дөнья сугышы вакытында Гитлер гаскәрләре Советлар Союзын «яулап бетерә язган» көннәрдә ул, Сталин белән араны өзеп, яңадан эчке Кытай хөкүмәтенә якыная. Күл тә узмый, Чан-кайши хөкүмәте яңадан Шең-шисәйгә әверелгән экс-гу- бернаторны «чакырып ала». 1949 елны, Мао җитәкчелегендә коммунистлар җиңеп чыккач, Шең-шисәй Тайваньга кача... Әгәр Чан-кайшиның улы Мәскәүдә укыган, коммунистлар партиясенә якын торганлыгын истә тотсак, Шең-шисәйнең дә бер ара шул тирәләрдә буталганлыгы бик ихтимал...) * ¥ ¥ Шснҗаң, ягъни Шәркый Төркестан хөкүмәте 1942 елда тышкы сәясәтен үзгәрткәч, аннары башыннан Шең-шисәй киткәч, реакция тагын да көчәя төшә Советлар Союзы белән сәүдәэкономик мөнәсәбәтләр тәмам өзелә, советларча фикер йөртүче кешеләр дистәләл-йөзәрләл кулга алына Төзек юллар юклыгыннан эчке Кытай белән икътисади элемтәләре зәгыйфь булган Шәркый Төркестанның хуҗалыгында зур кыенлыклар ләйда була Бу үзгәрешләргә гоминдаң хөкүмәтенең шовинистик сәясәте дә өстәлә. Мәсәлән, тормышның һәрбер өлкәсендә диярлек көчләп кытайлаштыру политикасы барлыкка килә. Хәтта мәктәпләрдә дә «бөек хәнсу (кытай) телен» көчләп укыту, дәресен белмәгән укучыларны кыйнау күренешләре ешая 1944 елны Голҗа татар мәктәбендә дә кытай теле буенча дәресләрне өстән билгеләнгән бер солдат кисәге алып барган иде Аның кулындагы озын линейкасын әле дә яхшы хәтерлим: бер иероглифны белмәсәң, учыңа ике-өч мәртәбә, дүрт-биш «хәрефне» яза алмасаң, ун-унбиш тапкыр суга иде Шул рәвешчә, социаль-иҗтимагый шартлар кире якка үзгәрү, ягъни сәүдә-хуҗалык өлкәләрендә торгынлык барлыкка килү, шовинистик милли политика хөкем сөрү — халыкта власть ияләренә карата ризасызлык хисләрен, каршы тору гамәлләрен көчәйтә. Мәсәлән, шул елларда Голҗада «Инкыйлаби һәйъәт» исемле революцион оешма барлыкка килеп, аның җитәкчеләренең берсе Хәбиб Юнич булуы мәгълүм, һәм, ниһаять, 1944 елның көзендә Элә вилаятенең төрле төшләрендә гоминдаң хөкүмәтенә каршы баш күтәрү, корал тотып сугышка кушылу башлана. Мондый баш күтәрүләрне рәсми хакимият ияләре «караклар», «бандитлар» чыгышы дип игълан итәләр. Голҗадан ерак түгел Нылкы тауларында Фатыйх Мөслимев дигән татар җитәкчелегендә казакъ һәм уйгырлардан оешкан партизан отрядлары 7 ноябрь көнне Голҗага бәреп керәләр Атна-ай эчендә элек нибары 70-80 кешедән генә торган Ф. Мөслимев (1906—1976), уйгыр баһадиры Гани батыр (1902—1981) җитәкчелегендәге әлеге кечкенә отрядлардан зур-зур полклар, хәтта шәп коралланган дивизияләр оешып чыга. Гоминдаң гаскәрләре җиңеләләр, чигенәләр, качалар Революцион хөкүмәт барлыкка килә Унөч кешедән торган министрлар кабинетына мәгариф назир — министры сыйфатында Хәбиб Юнич тә керә Ләкин, күп тә узмый, 1945 елның 19 февралендә 1906 елда туган X Юнич авырып үлә (Ул үлгәч, үзе ун ел дәвамында җитәкчелек иткән гәзитәнең нәшриятына, типографиясенә аның исеме бирелгән һәм тагын ул яшәгән урам да «X Юничи күчәсе» дип аталган иде Аны дәфенләү мәрасиме күп халыкны җыюын үзем дә хәтерлим .) Мөстәкыйльлек игълан иткән, әмма нибары Шәркый Төркестанның өч вилаятеннон (Элә, Тарбагатай һәм Алтай өлкәләреннән, ягъни Җөңга- рия өлешеннән) генә торган әлеге дәүләткә «Азат Шәркый Төркестан» дигән исем бирелә Үз байрагы, үз армиясе, хөкүмәте һәм рәис-президенты булган «мөселман дәүләте» Ләкин аны бер чит мәмләкәт тә рәсми рәвештә танымады бугай... Шәркый Төркестанның өч өлкәсендә барлыкка килгән бу баш күгәрү хакында соңрак төрле теорияләр барлыкка килде Гоминдаңчы кытайлар аңа башта тәртип сөйми торган ат караклары — бандитлар хәрәкәте дип карадылар, баш күтәрүчеләр җиңеп чыккач, моны ул хәрәкәткә руслар корал белән ярдәм итү нәтиҗәсе дил аңлаттылар Гоңсандаң, ягъни коммунист кытайлар исә аны Шенҗаңда рәис Маоның энесе җитәкләгән марксистлар оештырган социалистик революциянең бер чаткысы сыйфатында игълан иттеләр. Совет тарих фәненең ачык өлешендә 1944—45 елларда Уйгырстан-Җөңгариядә барган ул вакыйгалар хакында ләм-мим дип әйтерлек. Чит илләрдәге «буржуаз фальсификаторлар»ның китапларына карасаң, анда . гел «Совет чынбарлыгына яла ягулар...» Хәер, бу мәсьәләгә кереп тору да минем бурыч түгел. Шуңа күрә 1944—45 елның көзендә вә кышында Голҗада барган канлы сугышлар, урамнарда атышлар, аунап яткан кеше гәүдәләре, ниһаять, сугыш тынган араларда малайлар белән патрон гильзалары җыеп йөрүләребез хакында да озак язып тормыйм. Бары шуны гына билгеләп узам: сугышлар бераз басыла төшүгә, элек юкка чыккан сәүдә маллары — төрле тукымалар, әзер кием-салым, вак-төяк көнкүреш әйберләре, тәмле кондитер ризыклары Союздан — Советлар иленнән тагын мул дәрья булып агыла башлаган иде. Ел-ел ярым чамасы вакыт узуга, Алтай якларында дәвам иткән сугышлар да, мөстәкыйльлеген сакларга теләгән Усман батыр хәрәкәтен исәпкә алмаганда, туктады сыман. Эчке Кытай хөкүмәте белән сөйләшүләр бер өзелеп, бер дәвам итү процессында Азат Шәркый Төркестан хөкүмәтенең җитәкчеләреннән премьер-министр Әхмәтҗан Касыйми, генерал Исхакбәк, министр Әбделкәрим һәм тагын дүрт-биш кешенең, Советлар Союзы аркылы Пекин ягына очкан чакта Себердә, «авиация катастрофасында» һәлак булулары халыкны тетрәткән иде. Өч өлкәдә оешкан әлеге дәүләтнең исеме тора-бара «Инкыйлаби Шәркый Төркестан» булып үзгәрде. Димәк, «азат-мазат» түгел. Рәсми идеологиядә Чан-кайшины артык мактамасалар да, элеккечә сүкмиләр дә иде инде. Аның каравы Совет иле белән элемтәләр тагын да көчәя төште. Көнкүреш, хуҗалык кирәкяракларыннан тыш, китап-журналлардан ни телисең, бик арзан бәягә барысын алырга мөмкин. «Советский Союз», «Огонек», «Работница» ише журналларны актарсаң, СССРдагы «мул тормыштан» исең китәрлек. Ышанмаслык та түгел, чөнки Голҗага агылган байлыкның иге-чиге юк диярлек. Кинолар ни тора! «Чапаев»ны, мәсәлән, без, үсмерләр, ун-унбиш мәртәбә караганбыздыр. «Тракторчылар» дигән фильмны кат-кат карагач, колхозчы буласың килеп китә иде. «Дуңгыз караучы һәм көтүче» исемле фильмнан соң андагы чибәрне генә түгел, чучканың түгәрәк танавын да чупылдатып үбәрдәй буласың. Ә «Кубан казаклары!»... «Себер җирләре хакындагы хикәятләр!» ...Бу елларда Советлар Союзыннан татарча китаплар, кайбер журналлар да килә башладылар. Элек Татарстанны, татар халкын, «инде беткәндер» дип уйлаучыларның фикерләре «юкка чыкты». Чөнки ул китапларга, журналлардагы материалларга карасаң, республикадагы тормыш, андагы милли культура чәчәк ата иде. «Батырлар китабы»н укучылар исә үз халкының бөек җиңүгә керткән өлеше белән ихлас горурландылар... Бу елларда, элек бер ажгырып алган кытай шовинизмыннан җилләр искән кебек, иске администрациягә хас ришвәтчелек, бюрократизм, ягъни түрәләр золымы да юкка чыккан, 40 еллар башында пәйда булган вак милләтләрнең эчке тормышларына тыкшыну гадәтләре дә бөтенләй беткән иде. Мәктәпләрдә кытай телен көчләп, кыйнап укыту тәмам онытылган, укуукыту эшләрендә дә зур мөмкинлекләр ачылган иде. Теләсәң, урыннарда басылган уйгырча дәреслекләр буенча укыт, теләсәң, Мәскәү, Ташкент, Казан һәм Алма-Ата китапларыннан файдаланып укучыларны өйрәт. Сәясәт, идеология өлкәләрендә урнашкан табигый плюрализмга, чын демократик мөнәсәбәтләргә экономик җанлану да өстәлгән. Югарыда күрсәтелгәнчә, Советлар иле белән сәүдә җанланган. Ә «союзный» товарларның сыйфатлары, сыйфатлары нинди иде!.. һәрхәлдә, 1945—1950 еллар арасында, әлеге Инкыйлаби Шәркый Төркестан хөкүмәте вакытында, шул дәүләт составына кергән өч өлкәнең иң тыныч, иң мул, иркен һәм хөр дәвере булгандыр, дисәм, әллә ни ялгышмам кебек Ул вакытлардагы чынбарлыкны болай уңай яктан гына искә алуыма үземнең үсмер һәм яшь егет чагымның романтик рухы да сәбәптер, бәлки. Чөнки әле генә тасвирланган вакыйгалар, безнең гаиләбәз тормышына да нык тәэсир ясаган шикелле, минем үз язмышымның да киләчәген билгеләгән иде. Шуңа күрә гаилә истәлекләренә тагын бер кат мөрәҗәгать итү артык булмас дип уйлым Югарыда, гаиләбезнең Дахыяңзы кышлагындагы хәлләрен сөйләгән чакта, 1944 елның көзендә әтиебезнең гоминдаң властьларыннан качып, Фатыйх Мөслимев чакыруы буенча, таудагы партизаннарга китүе, ике яшь бала белән калган әниебезнең йорт тоткыны хәлендә калуы язылган иде (минем, өлкән әниебез кулында торып, Голҗадагы татар мәктәбендә укыган чагым) Әти, шулай итеп, кыш буе тауларда сугышларга катнашып йөри Яз айларында Дахыяңзы кышлагы кытайлардан азат ителеп, әниебез тоткыннан исән-имин котылгач, ул тагын шул кышлакта «сакчы идарәсенә», ягъни милициягә эшкә билгеләнә 1945 елның җәендә тәгътил-каникул вакытында Дахыяңзыга кайткач, әтине мин хәрби киемдә күрдем Шул вакытларда безнең өйгә Голҗадан СССР консулы килүен, рус телендә әти белән озак әңгәмәләшеп, аракы эчеп утыруын хәтерлим Соңра аның шулай халык арасында «сәвит паспорты» алырга өндәп йөргәнлеген аңладым һәрхәлдә, 1946—48 елларда Шәркый Төркестандагы совет паспорты алучыларның саны, элекке белән чагыштырганда, йөзәр мәртәбә арткан, дистәләгән меңгә җиткән иде. Берәр елдан, якын тирәләрдә сугышлар тәмам басылгач, ни өчендер әтине юл төзү идарәсенә күчерделәр Аннары ул ничектер тиз арада барлыкка килгән, гөрләп баеп киткән Совет гражданнары җәмгыятенең терлекчелек хуҗалыгына җитәкчелек итә башлады. (Ул хуҗалыкта ел саен диярлек 40—50 мең баш куй, 7—8 мең мөгезле терлек, 5—6 мең елкы малы булып, аларның бер өлеше ел саен Советлар Союзына җибәрелә тора, «буш урынга» җирле халыктан тагын мал сатып алына иде.) Бу аның үз «белгечлегенә» якынрак кәсеп иде бугай. Мондый хосусый фактларга махсус тукталуның үз сәбәбе бар Беренчедән, тел йорттан (Өлкән курадан) бүленеп чыккан җиде кешелек, ягъни әти, әни һәм биш баладан торган үз гаиләбезнең иң күңелле, һәр җәһәттән дә мул чаклары шушы елларга туры килде. Икенчедән, 1947 елның көзендә әти мине, колагымнан өстерәп дигәндәй, татар мәктәбеннән алып, рус гимназиясенә бирде: «Урысча укы, илгә кайта калсаң, кирәге булыр». Шул рәвешчә, буе колгадай була язган үсмер малай килеш, тагын беренче сыйныфка кереп утырдым (Шуны да әйтергә кирәк, бу елларда татарлардан, үзбәк һәм казакълардан рус мәктәбенә кереп укучыларның саны күзгә күренеп арткан, электән эшләп килүче рус гимназиясе җитми башлагач, Совет консуллыгы тарафыннан тагын бер зур мәктәп ачылган, аңа Сталин исеме бирелгән иде ) Әтиебез үзе юньләп укый алмаган кеше булса да, балаларына белем бирүдә көчен кызганмый, бигрәк тә аларны матди мөмкинлекләрдән чикләми иде. Китап кирәк икән — мә акча, теләгәнеңне ал, рус теле авыр бирелә икән, өстәмә дәресләр өчен укытучы яллый. Һәрхәлдә, бу елларда үз бүлмәм бер кечкенә китапханә рәвешен ала язган һәм үзем до, «әдәбият җене кагылган» кешедәй, төннәр буе теләсә нинди китапны «су кебек эчә» башлаган идем Җәйләрен исә бөтен гаиләбез белән тауларга — сөт һәм кымызлы, май һәм яшь итле җәйләүләргә китәбез. Анда әти терлекчелек хуҗалыгы белән мәшгуль, ә мин күбрәк аучылык белән мавыгам: тау кәҗәләре, архарлар аулаучы казакъ мәргәннәре тирәсендә чуалам (бу хактагы истәлекләремнең бер өлеше «Киек сукмакларында» дигән 1968 елда чыккан беренче китапчыгымда тасвирланган иде ) Көзләрен тагын мәктәп-гимназиядә. Кичләрен гомер күбрәк татар җәмгыяте каршындагы әдәби, һәвәскәр драмтүгәрәкләрдә уза; төннәрен йотылыпйотылып китап укулар . яки кинотеатрларга барып, «Тракторчы», «Кубань казаклары» кебек фильмнарны карау .. ¥ ¥ ¥ 1949—1951 еллар дәвамында, Мао хөкүмәте белән элемтәләр көчәю нәтиҗәсендә, әлеге Инкыйлаби Шәркый Төркестан дәүләтендә әллә нинди сәер үзгәрешләр барлыкка килә башлады. Иң элек аның рәсми исеменнән «Инкыйлаби» (революцион) дигән сүз кителеп төште, аннары Төркестан урнына Шенҗаң атамасы күбрәк кулланыла башлады. Тора-бара яңадан Кытай халык җөмһүрияте составындагы Шеңжаң-уйгыр районы (провинциясе) барлыкка килде. «Усал телләр»нең сүзләренә караганда, мондый үзгәрүгә «тышкы тәэсир» сәбәп булган Дөрес, үзгәрүләр, рәсми шигар-лозунглардан башка буларак, шома гына бармады. Социализм төзи башлау белән бергә, аның махсус оештырылган ачлык-кытлыгы да булып алды. Мәсәлән, 1952 елның җәендә шәһәрдә өч-дүрт ай дәвамында карточка системасы хөкем сөреп, авыл- кышлакларда аннан да мөшкелрәк булган иде. Аннары кинәт, җәй урталарында, ашлык җыелып беткәнче үк, тагын муллык урнашты... Әллә нинди сәбәпләр белән репрессияләр дә оештырылды. Болардан «өч каршы хәрәкәт» дигән әкәмәт исемле бер кампания бик тә характерлы иде. Имештер, бюрократизмга, исрафчылыкка һәм дәүләт-ха- лык милкен урлауга каршы көрәшәбез дип, бетмәс-төкәнмәс җыелышлар, демонстрацияләр оештырылды. Хөкүмәт идарәләрендә эшләүчеләр андый җыелышларда кычкырыша-кычкырыша бер-берссн талау, «фаш итү» буенча чын-чынлап сабантуй ярышлары оештырдылар. Бу кампания, бу истерика белән мавыгу шул кадәргә барып җитте ки, кайбер хезмәткәрләрнең хыянәт итеп «урлаган» сумаларының күләме адәм ышанмаслык чамага — миллионнарга барып җитте Андыйларның мал-мелке конфискацияләнде. Конфискацияләнгән милекнең бәясе «урланган» сумага җитмәсә, «хыянәтче» кеше туганнарыннан, танышларыннан бурыч йәисә ярдәм сорап, теләнеп йөри башлады... Хезмәткәр үз ишен, бер бүлмәдә утырган коллегасын «фаш итү» белән генә чикләнмичә, угыл ата өстеннән язып бирү, энесе үз агасын сату кебек махсус оештырылган ямьсез, кешелексез күренешләр дә күбәйде. Шушы махсус оештырылган кампанияләр вакытында сүзнең гамәлдән аерылу, элекке иҗтимагый актив кешеләрнең тынып калып, мәйданга яңа «көрәшчеләр» чыгу, эш эшләгән кешеләрнең эзәрлекләнеп, бернинди казанышлары булмаган бәндәләрнең күкрәк сугу фактларын күп күзәтергә туры килде. Гаепләрен таныган «җинаятьчеләрне» ачык суд белән үлемгә хөкем итеп, халык алдында ату процесслары да булып алгалады Андый вакытларда алдан әзерләнеп куелган намуссыз җаннар, гадәттә, люмпеннар, хөкем ителәчәк кешене гаепләүче ролен уйныйлар Алар халык алдында акырып-бакырып, үзләренең ничек «рәнҗетелүләрен» игълан итүдән тыш, әле генә атып үтерелгән «җинаятьченең» мәетен таптый-таптый, «Маожучи атаның гаделлегенә» дан җырладылар. Мондый кансызлык процессларының ике-өчен үз күзләрем белән күзәтеп торган идем . Нигездә Кытай дәүләте гражданнары, аның да хезмәтчеләр катламы, интеллигенциясе арасында оештырылган мондый шомлы кампанияләр совет гражданнарына, татар һәм рус мәктәпләренең укытучыларына турыдан-туры адресланмаса да, шомлы җилләрдән алар да читтә калмадылар. Җирле администрация системасында эшләгән татар, үзбәк, казакъ һәм рус милләтеннән булган совет паспортлы кешеләргә дә эләккәләгән очраклар аз түгел иде. Күп тә узмый, бу кампанияләрнең «ялгыш оештырылуы», йәнәсе рәис Мао күрсәткәнчә түгел, бәлки чамадан арттырып җибәрелүе, шул рәвешчә «хаталар ясалуы» икърар ителде. Дөрес, бу кампанияләр котырып барган чакта совет гражданлыгы булган татар, рус, казакъ һәм үзбәк яшьләреннән дистәләгән-дистәләгән кеше дәүләт чиген бозып, СССРга чыгу ягын карадылар. Күп тә узмый, Голҗадагы совет гражданнарыннан йөзләгән кешенең махсус намаишдемонстрация белән СССР консуллыгы алдына җыелулары да мәгълүм факт. Кешеләрнең кулларындагы транспорант һәм плакатларда «Ватанга кайтырга телибез'», «Ватан, без синең белән!» дигән сүзләр иде Ихтимал, әлеге «хаталар» хакындагы «икърар»га мондый чыгышларның да сәбәбе булгандыр һәрхәлдә, кышын һәм яз айларын ажгырып барган әлеге «өч каршы хәрәкәт» җәен тәмам сүрелгән иде «Җинаятьләре фаш ителеп», төрмәләргә ябылган меңләгән кешеләр өйләренә кайттылар, конфискацияләнгән мал-мөлкәтләренең бер өлешен дә кире алдылар Атылып үтерелгән йэисә тән җәзаларына түзә алмыйча үз-үзләрен юк итүчеләрнең гаиләләре алдында гафу үтенүләр башланды. Нәүбәтендә мондый «хаталар» барлыкка килүдә «гаепле» кешеләрнең үзләре тагын үлем җәзасына хөкем ителделәр . Шул рәвешчә — партиянең «зирәк җитәкчелеге аркасында», тагын «гаделлек тантана итте!..» Канлы вакыйгалар безнең фамилияне дә читләтмәде Әтинең энесе Габделмотин абзый, өчдүрт көн йоклатмыйча кыйнап сорау алу нәтиҗәсендә, «контрреволюцион хәрәкәт» буенча фикердәшләренең исемлеген, «яшергән коралларны» алып бирәм дип, идән астына төшеп, үзенүзе бугазлый.. Тагар мәктәбе буенча Зөфнүн исемле бик әйбәт укый торган бер кыз сабакташым бар иде. Аның лагерьда яткан атасы Габделкәрим агадан озак кына хәбәр булмый. Эзләп килгән Зөфнүнне лагерь сакчыларының берсе, бакча .үренә алып бара да кечкенә түмгәкне күрсәтеп, кулына көрәк бирә: «Атаң шунда ята, ышанмасаң, казып кара » Унбиш яшьлек кыз ялгыз түмгәк янында елап кичкә кадәр утыра Әлеге 1952 елның җәендә оештырылган намаиш-демонстрация нәтиҗәсез калмады, әлбәттә 1953 елның ахыры белән 1954 елның башларында СССР һәм Кытай дәүләтләре арасында ике илдәге үз гражданнарын төп өатаннарына кайтару буенча махсус килешү төзелде. Моңа, бәлкем, Советлар Союзында «халыклар атасы»ның үлүе дә өстәмә сәбәп булгандыр Һәрхәлдә, шул килешү нәтиҗәсендә, 1954 елның җәй башларында Шәркый Төркестандагы совет гражданнарының үз илләренә кайту процессы башланды Әлбәттә, илгә кайту дигәч тә, аны гел бәйрәм рәвешендә генә аңларга ярамастыр. Авыр булды бу процесс Бигрәк тә олы яшьтәге кешеләр өчен. Алар, бер тарафтан, СССРда калган туганнарын, кардәшләрен онытмаганнар, күңелләре шуларга таба тартыла, икенче яктан, туган илләрендәге революциягә кадәрге авыр тормышны йоисә 20—30 еллардагы ачлык афәтләрен до яхшы хәтерлиләр. Гомумән, кан га сеңеп, буыннарга үтеп кергән, шул рәвешчә нәселләргә дә бирелә язган ач үлемнән курку хисе күпләрне борчыды, аларны көне-төне уйланырга, икеләнергә мәҗбүр итте Язмаларым башында махсус әйтелгәнчә, Шәркый Төркестанда яшәгән татарлар арасында ул якларда очраклы рәвештә төпләнеп калганнары да, мул-иркен тормыш эзләп килгәннәре дә, ач үлем куркусын- нан качып чыкканнары белән большевизмны, социализмны кискен рәвештә кире какканнары да бар иде. Димәк, илгә кайтуны хәл кылу һәркем өчен индивидуаль рәвештә чишүне сорый торган четерекле мәсьәлә иде. СССРга кайту фикерен кыю рәвештә яклаучылар, мәсьәләне, күп уйлап тормыйча, җиңел хәл кылучылар, табигый, яшьләр булдылар, Алар, мәктәпләрдә Советлар Союзында басылган дәреслекләр буенча тәрбияләнүдән тыш, «Огонек» ише журналларны күбрәк актарып, «Кубань казакълары» шикелле кинокартиналарны да ешрак караучылар иде Әлбәттә, кем әйтмешли, тайга ияреп җилкенгән карт алашалар да аз булмады. Кайберәүләр өчен күченү кәсепкә дә әверелә язган иде бугай... Моның өстенә, халкыбызның бер гаҗәеп сыйфатын — табигый милли патриотизмын да истән чыгармыйк. Ул кайда һәм ничек яшәмәсен, төп ватаны булган Татарстан, Казан якларыннан кайчаннар гына киткән булмасын, ниһаять, үз ватанында чакта җәбер-золымнар, ачлык-афәтләр күргәнлеген ни дәрәҗәдә истә тотмасын — барыбер үзен туган иленнән читтә йөрүче, горбәтлектә интегүче итеп хис кыла. Угыл-кызларын, нәберә-оныкларын шул хистә тәрбия итә. Моңайса, «Агыйделкәй» җырын җырлый, тарихи хәтер ныгытырга кирәк тапса, Сөембикә язмышын риваять итеп сөйли, ихтыярын ныгытыр өчен Тукай шигырьләрен яттан укый. Һич булмаганда, шул исемне дога рәвешендә кабатлый... Чит җирләрдә туган яшьләрнең аңына да боларның барысы кергән, сеңгән була. Шуңа күрә гаиләдә, туганнар арасында, илгә кайту мәсьәләсе каралган чакта, хәлиткеч сүзне һәрвакытта диярлек яшьләр әйткән иде. Шулай да гаиләләр бүленгәләү, бер өлеше калып, икенчеләре илгә кайту очраклары да аз булмады. Кайбер икеләнүчеләрнең ихтыярларын социализм төзүче кытай коммунистларының, көтмәгәндә барабаннар суга-суга, төрле яңа кампанияләр уздыруы, озак еллар дәвамында җайланган тормыш шартларын туздыруы, аннары «хаталарны төзәтәбез» дип, тагын күз чыгарулары сындырды. Җирле хакимият вәкилләренең совет гражданы булган яшьләр арасында совет паспортын тапшырып, кытай гражданлыгын кабул итү буенча төрле тәшвикать — пропаганда алып бару (рәсми сәясәттә ике ил арасындагы «мәңгелек дуслыкка» дан җырлаган килеш!) киләчәкнең шактый шөбһәле икәнлеген раслаган иде (минем үземә дә ике мәртәбә шундый тәкъдим булган, риза була калсам, дәүләт хисабына СССРга укырга җибәрелү ихтималы вәгъдә ителгән иде...). Мондый адым да ихласны кайтарды... Берәүләре: «Ярар, монда яңа сынаулар узып ахмак булганчы, инде сыналып беткән сәвит социализмында яшәп карыйк...»—дип, кулларын селтәп бер карарга килделәр. Икенчеләре: «Кайда барсаң да, кара сакалың икән»,—-дип фәлсәфи нәтиҗә белән язмыш алдында тез чүгәргә мәҗбүр булдылар. Юкса улларының, кияү-кызларының китеп барулары бар «Чит илләрдә солтан булганчы, үз илендә олтан бул»,— дип, айнык нәтиҗә чыгаручылары да аз түгел иде. Кайда барсаң да, бер кояш, дип, бөтенләй кузгалмаучылар да табылды. (Болар хакында тагын сүз булыр әле...) Ниһаять, әллә ни зур булмаган бер төркем бөтенләй икенче тарафларга, мәсәлән, Төркия, Америка йәисә Австралия якларына китү ягын чамалады. Шулай итеп, кайчандыр төрле һиҗрәт дулкыннары нәтиҗәсендә ят җирләрдә бергә җыелып төпләнгән, яңа җирләрне үз итеп яши башлаган халык яңадан күтәрелде, яңадан күченә башлады, җил очырган яфраклардай тагын таралып бетте. Биш-алты ел дәвам иткән бу процесс ахырында Шәркый Төркестандагы татарларның 80 (сиксән) проценттан артыгы СССРга кайтып, төрле җирләргә сибелде Дистәләгән еллар буена тырышлык һәм акыл, җегәр һәм белем, һөнәр һәм эзлекле хезмәт нәтиҗәсендә тупланган мал-милек, гөрләгән мәхәллә һәм калалар тузып таралдылар, кабызган аң-белсм, мәдәни хәят учаклары бер-бер артлы сүнеп калдылар — җилгә очтылар. Ул якларда кала бирүчеләр өчен алай түгелдер, бәлкем. Әмма күченеп китүчеләрнең үзләре өчен — һичшиксез Үзбәкләрнең, СССРдан киткән казакъларның күпчелеге дә шулай үз илләренә кайттылар Русларның да шактые. Тик аларның сизелерлек өлеше, бигрәк тә баптист һәм староверларының күпчелеге Израиль аша Австралиягә, Канадага таба юл тотуны хәерлерәк санадылар Илгә кайтучыларның күпчелеге башта чирәм җирләрендә совхоз- колхозларга килеп урнаштылар. Мөһаҗирләрне болай совхоз-колхозлар- га урнаштыру, гәрчә башта ул күпчелеккә ошамаса да, күченеп килүчеләрне эш белән тәэмин итү, аларга шартлы бурыч белән матди ярдәм күрсәтү күзлегеннән караганда, минемчә, дөрес уйланылган чара иде. Чөнки яңа шартларда бераз хәл җыйган кешеләр аннары үзләре теләгән якларга күченеп китә алдылар 1955 елның июнь ае уртасында безнең гаиләбез дә, Элә елгасы буйлап дәүләт чиген узыл, Көнчыгыш Казагыстандагы Талды-Курган якларына килеп чыкты. Шул рәвешчә 36 елдан соң ике яңа буын алмаштырган гаиләбез белән элегрәк, ягъни XIX йөзнең урталарыннан алып, бабаларыбыз йөз елга якын гомер кичергән җирләргә — бәрәкәтле Җидесу туфрагына кайтып төштек. 1958 елны, бабаларыбыз Олы Мәңгәрдән чыгып китүгә йөз илле ел чамасы вакыт узуга, үз бабам Габделбари хаҗи тууга нәкъ йөз ел тулган көннәрдә, мин Казанга кайтып төштем. 15 июньнең төнге унбер сәгате иде. Вокзалның көтү залындагы такта эскәмиясендә, Казан гозитсн укып яткан килеш, йокыга китүемне сизми калганмын. Берәү җилкәмнән йолкып уятты. Милиционер икон «Освобождай зал, уборка идет!..» Казанда беренче кичем шулай узды. Иртәнге алты һава ачык, яңа көн нурлы, якты иде. Сакко-Ванцетти урамында, сәгать җидедән үк «баш төзәтә башлаучы» агайлар белән тулы кафеда, Казандагы беренче ризыгымны ашап торган чакта, бөтенләй таныш булмаган шәһәрдә эшне нәрсәдән башлаячагым хакында чын-чынлап уйларга туры килде. Казанның озын көне — гомеремнең яңа чоры шулай башланып китЮгарыда төрле чорларда Шәркый Төркестанга җыелган татарларның кимендә 80 проценты чамасы СССРга кайтып китүләре әйтелгән иде Кытайда калучыларына килсәк, алар хакында түбәндәге мәгълүматларны күрсәтергә мөмкин. Уйгырстан авторларының язуларына караганда, 50 елларның башында Шәркый Төркестан җирләрендә «якынча 6000 тирәсендә» татар кешеләре булган 1960 елларның башында, халыкның зур өлеше үз иленә кайтып китү нәтиҗәсендә, аларның саны «якынча 2000 чамасы» гына кала (ТКТ, 1 6 ) Ләкин, 1982 елда алынган җан хисабы буенча, татарларның саны 4106 кешегә җиткән, ягъни 20 ел эчендә икеләтә арткан икән (2 б ) Бу саннарга махсус игътибар итүнең сәбәбе шунда, әлеге 6 мең белән 2 мең дә кирәгеннән артык «якынча» күрсәтелгән саннарга охшый (күпмилләтле дәүләтләрдә вак халыкларның саннарын махсус кечерәйтеп күрсәтү, аннары бөтенләй «юкка чыгу» фактлары — ул киң таралган күренеш икән...). 1953 елда игълан ителгән рәсми документларның берсендә «Көнба- тыш-төньяк Кытайда», ягъни Шәркый Төркестанның Җөңгария өлешендә 8 меңнән артык татар яшәве күрсәтелгән икән (Ташкенттан Ә. Госманов җибәргән мәгълүмат), һәрхәлдә, 1982 елга нисбәт ителеп, шактый төгәл күрсәтелгән 4106 җанны «терәк сан» итеп алсак, ә халыкларның табигый үрчү һәм үсү темпы елга 5—6 проценттан узмавын истә тотсак, әлеге «2000»нең үтә чамалы булуы ап-ачык. Әгәр шушы бик якынча санны да Кытайда калган егерме процентка тигез дип исәпләсәк, 50 елларның уртасында Шәркый Төркестанда 10000 (ун мең) чамасы татар кешесе яшәгәнлеге ихтималга якын. Шул ун меңнең якынча өчтән берсе Голҗа шәһәре һәм аның тирәләрендә яшәүчеләр дип уйларга кирәк. Димәк, 80 еллар башында 4000нән арта язган татарларның саны бүген 5000 гә таба якынлашкан булырга тиеш (кешеләр туып, үрчеп кенә түгел, бәлки үлеп, кимеп тә торалар бит). Хәзерге Шәркый Төркестанда яшәүче татарларның таралу статистикасы да игътибарга лаек. Мәсәлән, 80 елларда алынган җан хисабы буенча, Уйгырстанның мәркәзе Әремче шәһәрендә 610, Голҗа каласы һәм Элә вилаятендә 915, Чүгүчәк-Торбагатай өлкәсе һәм аның күрше тирәләрендә 443, Алтай якларында 1206, Санҗы автоном өлкәсендә 820 татар кешесе булган икән. Моннан тыш унбиш-егермеләп саналган татарларны Төркестанның башка өлкә һәм шәһәрләрендә дә очратырга мөмкин (ТКТ, 2—3 бб.). Алтай һәм Актирәк (Бәйяңхи) якларындагы өлешчә казакълашкан татарларны исәпләмәгәндә, бүген Шәркый Төркестанда торучы илдәшләребез, нигездә, шәһәрләрдә яшиләр. Авыл җирләрендәге халыкның күпчелеге элеккечә игенчелек, малчылык белән көн күрсәләр, шәһәрдәгеләренең зур өлеше — хезмәткәрләр. Традицион мөгаллимлек кәсебе дә татарлар арасында һаман популяр. Башлангыч һәм урта мәктәпләрдәге күпсанлы мөгаллимнәрдән тыш, соңгы елларда югары уку йортларында эшләүчеләрнең, инженер һәм фөн хезмәткәрләренең саннары сизелеп арта бара икән. Моның сәбәбен Уйгырстан авторлары иң элек татарларның укуга, белем алуга бик зур игътибар итүләре белән аңлаталар Соңгы вакытларда, дип язалар алар, «татарларның аң-бе- лемгә булган мөнәсәбәтләре аерата көчәю аркасында, аларның мәгариф өлкәләрендәге казанышлары бик тиз тәрәккый итте. Яшьләрнең югары уку йортларына керү күрсәткечләрен алсак, һәр ун мең кешегә 101,3 студент иң беренче урынны тәшкил итә» (ТКТ, 69 б ) Димәк, реаль 5 мең кешедән чыгып фикер йөртсәк, 80 еллар башындагы татар студентларының реаль саны 50 кеше була дигән сүз!.. 1990 елның җәендә Әремче университеты янындагы үзәк Азияне өйрәнү институтының директоры доцент Зариф Дулатов Казанга килгән иде. Милләттәшебез белән ул яклардагы хәлләр хакында ачыктан-ачык әңгәмәләшеп утырган чакта, мин әлеге «статистик алымнан» көлеп куйдым. Минем ирониянең сәбәбен Зариф әфәнде дөрес аңлап алды: — Алай көләргә ашыкмагыз,—диде ул үз нәүбәтендә, елмаеп — Илле студент белән Уйгырстанда беренче урынны алу әллә нәрсә түгелдер, бәлки. Әмма, соңгы статистика буенча, безнең татарлар арасында укый-яза белмәгән бер кеше дә юк икән. Бу күрсәткече белән аз санлы халкыбызның бөтен Кытай халык җөмһүрияте буенча беренче урында торуына ничек карыйсыз? Сүзне дәвам итәр өчен дәлилләрем шактый булса да, мин үз өемә килгән кунагым белән артык бәхәсләшмәдем. Чөнки аны эчтән борчыган мәсьәләләрнең кайберләре миңа болай да мәгълүм иде. Әйтик, бер җирдә дә хәзер үз ана телендә укыта торган татар мәктәбенең калмау мәсьәләсе Әйтик, Казанда басылган татарча китапларның утыз елдан артык ул якларга бер дә килмәве Әйтик, кечкенә-кечкенә төркем булып, анда-монда сибелеп яшәгән милләттәшләребезнең интенсив рәвештә уйгырлаша, казакълаша барулары Әйтик, мәхәллә мәктәпләре оештыру, кечкенә җәмәгатьчелекнең милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен матди мөмкинлекләр булмау, меценатлык итәрлек социаль катламнарның бөтенләй юкка чыгу мәсьәләсе... ♦ * * Бәхәсне дәвам итмәүнең, дөреслекне тулысынча әйткәндә, башка сәбәпләре дә бар иде Мәсәлән, «автоном» булса да, үзенең республикасы, ягъни «дәүләтчелеге» булган дүрт-биш миллионлы халыкның милли-мәдәни мөмкинлекләре соңгы 60—70 ел эчендә ничек үзгәрүен белә торып, шул зур халыкның да 150 миллион арасында эреп бетә баруын күрә торып, андагы дүртбиш мең җаннан гына торган кечкенә кавемнән нәрсә таләп итәргә* Андагы «ага милләт»нең — хуҗа халыкның саны миллиардтан артык икәнлеген дә онытырга ярамый Демографик мәсьәләләргә кагылгач, соңгы елларда Шәркый Төркестандагы мөһим үзгәрешләрне дә исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, 1958 елда алынган җан исәбе буенча, андагы халыкның гомум саны 5 миллион 850 мең булып, болардан уйгырлар 3 миллион 960 меңне, кытайлар якынча 1 миллионны, казакълар, монголлар, дөңгәннәр, кыргызлар һ. б калган халыклар миллионны тәшкил иткән икән. 1990 елгы рәсми исәп буенча хәзер Шенжаң-Уйгыр автоном районында 15 миллион 116 мең кеше яши икәи Шулардан, әгәр статистика ахыргача дөрес булса, 7 миллион 195 мең кешене уйгырлар, 5 миллион 696 меңне кытайлар, 1 миллион 107 меңне казакълар, 682 меңне дөңгәннәр, якынча 140 меңне монголлар, калган өлешне башка вак халыклар тәшкил итә икән («Коммунизм тугъи» гәзи- тосе, 1990, 28 ноябрь, Алма-Ата). Шулай итеп, 30 ел дәвамында уйгырларның җан саны ике мәртәбә дә күбәя алмаган булса (үрчем 80 процент тирәсе генә), сөйләшүләре бердәй дөңгәннәрне кушып санасаң, • кытай телле» халыкның рәсми саны алты тапкырдан артык күбәйгән икән! Әгәр халык санын алган чакта исәпкә керми торган, мәгәр гел кытайлардан гыйбарәт хәрбиләрнең дә Уйгырстанда миллионга якынлыгын истә тотсаң, әлеге үсешнең җиде тапкырга җитә язуын күрәсең Шулай булгач, милли политикасында «социалистик интернационализм» идеяләре хөкем сөргән, гомумхалык саны миллиардтан арткан дәүләттәге биш бөртек татарның студентлар саны азлыгына бәйләнеп торуның мәгънәсе бармы соң?! Кунак белән бәхәсне дәвам итмәүнең тагын бер мөһим сәбәбе дә бар иде Ул 1954 —1960 еллар тирәсендә Шәркый Төркестаннан кайткан алты-җиде мең чамасы татарларның аннан соңгы язмышлары Мәсәлән, теге якларда чакта гел Казанны сагынган, Агыйделкәй буйларын мактап җырлаган, моңайган чакларында «Карурман» көен сузган, күңелле мизгелләрендә «Өпипә»гә биегән халыкның, СССРга чыккач, ата-бабалары- ның төп ватаннарына кайтучылары бер дә булмады диярлек һәрхәлдә, ике-өч гаиләне генә исәпкә алмаганда, андыйларны бөтенләй очратмадым дип әйтерлек Казагыстан, Үзбокстан, Кыргызстан шәһәрләренә сибелеп, таралып беттеләр алар Элекке Голҗа һәм Чүгүчокләрдәге бердәмлек, оешкан җирдәшлек сыйфатлары гадәти туган-тумачалык, иске танышлык кысаларыннан чыкмый хәзер. Шулай да һаман «Әпипә»гә бииләр, «Каз канатлары»н җырлыйлар, Сарман буйларын да телгә алалар... Кызык күренеш, сәер халык... Ара-тирә кайберләре ата-бабаларының урыннарына зиярәт итәр өчен кайталар. Берәүләре төп ватаннарының матур табигатенә соклансалар, икенчеләре бу яклардагы халыкның ачтан кырылып бетмәүләренә гаҗәпләнәләр. Мәсәлән, сиксәненче елларга кадәр кайтучыларның кайберәүләре: «Карале, монда да начар тормыйлар икән!» — дип гаҗәпләнделәр (элекке авыр тормыш хакындагы төшенчәләр шул дәрәҗәдә каннарга сеңеп беткән, күрәсең!). Махсус сәфәрләреннән канәгатьсез калучылар да аз түгел. Әйтик, 60 елларның ахырында Алма-Атада бер мәҗлестә элекке якташларымнан кайберләре, Казанда булуларын әйтеп, аның иске һәм пычрак икәнлеген тасвирлый башлады. «Кайтыгыз да себерегез Казан урамнарын!— дидем гарьләнеп. — Сезнең өчен аны французлар килеп тазартып, чистартып бирмәстер бит!» Чак кына тотып ярмадылар үземне. Сәер халык... Ташкәнттә элекке сабакташларымның берсе Татарстанда милли мәдәниятнең үсмәвен тәнкыйтьли башлады. Түзмәдем: «Аны кем үстерергә тиеш?» — дип сорадым. Мине ишетмәгән кебек, үземә сорау бирде ул «Эш хакың күпме? Фатирың ничә бүлмәле?» Җавапны ишеткәч, кулын селтәде «Монда эш хакың ике тапкыр күп, фатирың да, иң кимендә, өч бүлмәле булыр иде!» Күңелсез фәлсәфә... Билгеле нәтиҗә... Йомгак... түгел Кереше, махсус бүлекләре булган язмага йомгак та кирәк шикелле. Тик мин аны язмаска булдым. Чөнки китабым конкрет вакыйгага, төгәлләнгән процесска түгел, бәлки халыклар үсү, таралу, яңа шартларда үзгәреп яшәү ише башы да, ахыры да юк, «мәңгелек хәрәкәт»кә багышланган Димәк: «Тарих менә шулай тәмамланды»,—дип, нокта куеп булмас шикелле. Дөньяда бара торган милли процессларның соңгы вакытларда, бигрәк тә безнең илдә, искитәрлек дәрәҗәдә катлаулануын исәпкә алсак, андый категорик нәтиҗәләрнең урынсызрак булуы тагын да яхшырак аңлашыла Аннары минем бурыч мәгълүм бер процесска төгәл бәя бирү, соңгы хөкемне чыгару да түгел. Максатым икенчерәк һәм шактый тыйнак халкыбызның бер кечкенә өлеше башыннан кыска вакытта кичкән һәм гыйбрәтле, һәм сәер «вакыйгаларны», шулар хакында үземә мәгълүм материалларны бергә туплау, кәгазьгә теркәп кую. Әтрафлы йомгак ясап, категорик хөкем чыгарудан баш тартуның икенче сәбәбе дә бар Теләсә нинди хәлләрне тасвирлаганда аны абсолют тулы һәм төгәл итеп гәүдәләндерә алмыйсың. Тарих белеменең бер хосусияты бу. Шуңа күрә мин, китабымны йомгаклап япмыйча, аны «ачык» калдырырга булдым. Бәлки киләчәктә яңа мәгълүматлар өстәлер, нәтиҗәдә икенчерәк фикерләр дә хасил булыр... Бәлки, «ачык килеш калган» китапның мәгънәви дәвамы рәвешендә башка илләрдә яшәүче илдәшләребез хакында да махсус язылыр. Әгәр халкыбызның һәм бай, һәм фаҗигале тарихын адәм рәтле (объектив рәвештә) язарга теләсәк, аның «үзәген»—төп баганасын яхшы белгән шикелле, «ботаклары», таралып очкан яфраклары хакында да хәбәрдар булырга тиешбез

1991 ел, 8 февраль— 15 март. Крутушкн-Казан

Реклама