ӘСИР ИСТӘЛЕКЛӘРЕ

Татарстанның Буа районындагы Кул Черкене авылында туып усә. Сәламәтлеге какшаган булу сәбәпле, аны башта сугышка алмыйча торалар. Сугышка 1942 елда кшпә. Шул ук елда, яралы хәлендә, әсирлеккә эләгә. Концлагерьда Солтан Йосыпов Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән бергә була. Бу истәлекләрдә ул лагерь хәлләре, легионның ничек оештырылуы, шагыйрь белән очрашулары турында яза. Истәлекләр Муса Җәлилнең әсирлектәге тормышын, корәшен куз алдына тулырак китерергә мөмкинлек бирә. Авторга бәйле бер вакыйганы искә алу кызыклы булыр. Солтан фронтта энесе Зәки дивизиясенә туры килә. Һәм алар, икесе ике вакытта — энесе фронтка элегрәк китә — сугышка алынып, Калуга өлкәсендә очрашалар. Абыйсы эзләп таба. Куп медер вакыт хәл белешә алмыйлар. — Абыйны эзләдем, ләкин язмышын белуче юк иде,— дип сөйли Зәки әфәнде. — Рота политругыннан сораштым. Хәзер дә хәтеремдә, ул бездән өлкән, утыздан узган кеше иде. Мәскәудән иде. фамилиясе дә истә— Лаврушков, безнең туганнар икәнлегебезне белә иде ул. Соңгы сугыштан соң, мин абыегызны курмәдем, һәлак булган, дисәң, гэ'удэсе табылмады. бәлки, исәндер дә, дигән иде политрук. Исәндер, дигәнен мине юату өчен әйтте инде... Солтан Йосыповның истәлекләрен, матбугатта бастыру өчен, бертуган энесе Зәки ЙОСЫПОВ һәм журналист Ләлә САБИРОВА әзерләде.

Вагон ишеген тышкы яктан шалтыр-шолтыр бикләделәр. Кырыклап кеше безнең вагонда. Поезд тәгәрмәчләренең тигезле-тигезсез шакылдавын тыңлап бара торгач, көн исәбен дә югалттык. Берәвебез: «Унбиш тәүлек булды инде»,—диде, икенчебез: «Унҗиденче китте».—дип төзәтте. Вагонда бәләкәй генә дүрт тәрәзә бар, алар кат-кат тимер рәшәткәләр белән капланган, яктылык аз төшә, һава начар. Ишек төбендәге парашадан сасы ис күтәрелә. Әле лагерьда чакта яшелчә шулпасы белән әз генә баллы үлән чәе эчә идек. Юлга чыкканнан бирле эрзац икмәк белән кайнаган судан башка нәрсә капкан юк. Баштарак кайбер әсирләрнең тәмәкесе бар иде. Ул уртактан тартылып бетте. Биш тәүлектән соң, Демблинга җиттек. Хәрби әсирләр лагере шундагы крепостьта икән. Вагонны ачып җибәргәч, ни күзебез белән күрик — безне полицайлар һәм немецлар этләр белән каршылый. Машиналары да шактый күренә. Җиргә төшеп басуга, егылып-егылып китәбез. Хәл юк, баш әйләнә, өстәвенә, аяклар оешып каткан. Көч-хәл белән сафка тезелдек. К«зт-кат санагач, көчле сак астында лагерьга таба алып киттеләр. Кызу барырлык чама юк. алай да немецлар ашыктыралар, егылганнарыбызны камчылап торгызалар. Ниһаять, ерактан крепость стеналары күренә башлады. Якынайган саен, аларны уратып алган чәнечкеле тимер чыбыклар ачыграк күренә. В Тимер капка шыгырдап ачылды. Санап керттеләр. Безне эшчеләр зс- насы коменданты Атай кабул итте. Полицай. Немецларга сатылып, бик куп әсирләрнең башына җиткән. Аягында хром итекләр, башында кара мехтан тегелгән бүрек, чалбары да, өстендәге кәзәкие дә кара сукнодан, шәп пирчәткә кигән, камчысы еландай. Күтәрелеп карарга куркыныч, ерткычлыгы йөзенә чыккан. — Бишәрләп тезелегез, ашарга барасыз,—дип боерды ул. Тамак ялганды. Бүгенгә ял итәсез, диделәр. Мин зона эчендә йөренгәләргә тотындым. Бер төркем әсирләр янына якынлашкач, таныш тавыш ишеткәндәй булдым. Ялгышмаганмын икән, күрше авыл егете Зиннәт Садыйков булып чыкты. Без аның белән җиденче классны бергә тәмамладык, бергә комсомолга кердек. Зиннәтнең әтисе һәм туганнары колхоз оештырып йөргән активистлар иде. Садыйковның өстендә Кызыл Армия командирлары кия торган шинель, башында фуражка. Янындагы иптәше дә әйбәт кенә киенгән. Кем алар хәзер минем өчен? Дусмы, дошманмы? Менә Зиннәт миңа таба килә башлады. Эндәшергәме, юкмы? Шулай икеләнеп басып торганда, Садыйков, дип эндәшкәнемне үзем дә сизмичә калдым. Ул да мине таныды, кочаклап күреште. Бераз тынычлангач: — Солтан, син бик бетәшкәнсең. Нишләргә соң синең белән?—диде. Уйланып торды да:— Кухнядагы өлкән пешекче Зыятдинов абый белән сөйләшеп карыйм әле, үз янына алмасмы, — диде. — Кухняда да җиңел түгел анысы, шулай да салкында авыр эштәге кебек булмас. Зиннәт үзе киемнәр складында эшли, шуңа да өс-башы бөтен икән. Ул мине кухня янындагы эскәмиягә утыртты да: — Хәзер мин бер җиргә барып киләм. Шушыннан кузгалма. — диде. Утыра торгач, туңып беттем. Инде өметем киселә башлаган иде, кемнедер ияртеп, Зиннәт килеп чыкты. — Хәсән, игътибар бсләнрәк карап кал бу егетне,—диде ул үзе белән килгән кешегә.— Минем якын дустым-сабакташым ул. Мин әйткәннәрне эшли күр. — Иөзе-кыяфәтс истә калырлык икән, күргәч, танырмын, — диде Хәсән.— Кайда яшисең? Юкса, меңәрләгән халык арасыннан ничек эзләп тапмак кирәк. — Койма ягыннан икенче блокта Моны ишеткәч, Хәсән: — Бәхете бар икән дустыңның, Зиннәт, — диде.— Җылы җирдә икән. Бүген икс йөзләп әсир вафат булды, шулардай бүшаган урыннарның берсенә эләккән якташың. Башкаларга ачык һавада кунарга туры киләчәк Зиннәт миңа бераз икмәк, маргарин, тәмәке алып килгән иде. — Хәсән — сез яши торган зонаның өлкән полицае. Фамилиясе Акчурин. Ул да, Атай да минем үтенечне аяк астына салмаслар. Нигә, дисәң, азык һәм киемнәр складының хуҗасы —бер немец офицеры Ул мине нигәдер якын итә. Аңладыңмы инде, Саптан, минем кем икәнлекне? Икенче көнне Акчурин белән кухня янында очраштык. Эчкә кердек. — Әнә, күрәсеңме теге кешене?—дип ымлады ул озын буйлы таза гына берәүгә таба.—Зыятдинов шул була. Зыятдинов миңа усал күзләре белән карады, Акчуринны читкә алып китте. Шулай да кайбер сүзләре колагыма чалынып калды. — Зиннәтне тыңламыйча ярамый, кирәкле кеше — Карап торырга ук үләксә бит. — Ярар инде, сынап кара, күз күрер. Мине курку алды. Зыятдинов абыйның күрсәтмәләре коры булды — Чәй кайнатырсың. Эш урының чиста булсын. Урлашмаска. Эшкә вакытында килергә. Җиренә җиткереп эшли алмасаң, Зиннәтнең якташы, дип тормам, куармын! Эш белән таныштым. Казан тирәләрен акка буядым. Бетон идәнне тимер кисәге белән кырып чистарттым. Ял да итмичә эшлим дә эшлим. Зы- ятдинов абый үтеп барышлый күз салгалый, сүз дәшми. Кичен туйганчы яшелчә шулпасы эчтем. Корсагым күпсә дә, тәнем җиңеләйгәндәй булды. Иртән учакны тергезеп җибәрә алмыйча азапландым. Коры агач юк иде. Аш пешерү бүлегенә барып, утын аралый башлаган идем, берәү бик ачуланып кычкырды: — Ычкын, моннан, үләксә! Синең өчен әзерләмәдем мин аны! — Гафу ит. Кайдан алырга соң коры утынны? — Эзлә, табарсың!—дип кырт кисте теЬе. Безне тыңлап торган бер әсир: — Нигә тамак ярып кычкырасың аңа? Яңа кеше бит, белмәгәндер,—диде. Аннары мине үзе белән ияртте.— Әйдә, кайдан алырга икәнен күрсәтәм. Барганда минем кемлегемне сорашты. Үзен, Гайнан Кормаш, дип таныштырды. Ул кухняда аш пешерү бүлегендә эшли икән. Моңланып, җырлап та алды. Утын күтәреп кайтканда, зона эченә ныклабрак күз салдым. Күңелне хәсрәт басты. Монда китерелгәнче күп лагерьларда булырга туры килде миңа. Үзебезнең илдәгеләре дә ток җибәрелгән тимер чыбыклар белән уратылып алынган иде. Дүрт почмагында дүрт вышка булып, сакчылар безне этләр белән каравыллыйлар иде. Әмма лагерьдан ерак түгел картлар, бала- чагалар үтепсүтеп йөри, алар безгә фронт хәлләрен кычкырып китәләр, кайчакта сакчылар аша ашамлык һәм тәмәке бирәләр иде. Биредә боларның берсе дә юк. Крепость стеналарының калынлыгы метрдан ким түгел. Ике яктагы ике катлы тимер капкаларга авыр йозаклар эленгән. Капкалар өстендә — вышкалар, анда — пулеметлар. Шуның өстәвенә, крепость өч рәт чәнечкеле тимер чыбык белән уратылган... Утынны кертеп аудардым да, бераз хәл җыйгач, янә бер юлга барып кайттым. Кухняга җитәрәк, йөгемне җиргә куеп, ял итеп алмакчы булдым. Миннән ерак түгел ике кеше басып тора. Берсе кыскарак буйлы, анысы иңенә санитар сумкасы элгән. Көлешеп алдылар. Кыскарак буйлысын кайдадыр күргәнем бар кебек, әмма хәтеремә төшерә алмыйм. Утынны күтәрдем дә, тегеләргә карый-карый, кухняга керә башладым. Шулчак нәрсәгәдер абындым, утыннарым бер якка, агач башмакларым икенче якка очты. Атай белән бер немец солдатының чыгып барышлары булган икән, тотындылар егылган килешемә кая туры килсә шунда типкәләргә... Ярый әле, каяндыр Зиннәт килеп чыкты. — Чү, Атай, нишләвегез бу?!—дип кычкырды ул. Атай белән немец солдаты эндәшмичә китеп бардылар. Зиннәт мине торгызырга азапланганда, безнең янга теге ике кеше килеп басты. — Харап иттеләр бу бичараны! — диде кыскарак буйлысы. Аның тавышы да таныш кебек тоелды. Һәм соңыннан мин аның кемлеген хәтеремә төшердем: бу бит шагыйрь Муса Җәлил абый иде! Зиннәт мине кухняга алып кереп юындырды. Киемнәр алып килгән икән, өс-башымны алыштырды. Карагыз әле, Зыятдинов абый, минем якташка! Бөтенләй икенче кешегә әйләнде бит,—диде ул өлкән пешекчегә.—Хәзер тәненә ит кундырасы калды. — Мин аңа ашны кызганмыйм,—диде Зыятдинов,—Туйганчы ашасын. Әлегә тырышып эшли. Ул киткәч, Зиннәт озак килә алмавының сәбәбен аңлатты: — Алар минем сине монда урнаштыру турындагы үтенечне тыңладылар. Инде аларның таләбен үтәргә кирәк иде. Ә моның өчен урлашмыйча булмады. Азык мәсьәләсе бер хәл —складта бар анысы. Исерткеч юнәтү кыенрак.— Аннары миңа бер төргәк сузды.— Менә сиңа бераз ризык һәм тәмәке. Бусында икс йөз грамм эчемлек, иптәшләрең белән бүлешерсең. • Тизрәк җыеп куй. к Ул чыгып китте, рәхмәт әйтергә дә өлгермәдем. Мине уй басты. Муса абый белән кабат ничек очрашырга? Аның су- S гышка кадәр эшләгән изгелегенә ничек игелек кылырга? Кичен эштән кайткач, бүгенге вакыйгалар турында Мәхмүт абый £ белән Ибраһимга сөйләп бирдем. • • * ‘ Кухня ишегенә немец, татар һәм рус телләрендә белдерү элделәр: J • Кухняга керергә рвхсәт ителә: !. Немец офицерларына һәм солдатларына. ° 2. Зона комендантына һәм олкән потцайга. 3. Махсус пропускы булган полякларга, әсирләргә. Кухня модире фельдфебель Функ.» Казанга су салып, ут кабызып җибәрдем дә. читкәрәк китеп утырдым. £ Кичә булган хәлләр тагын күз алдыма кидеп басты. Муса абыйны кайда очратырга? Очрашкан тәкъдирдә дә, аны белүемне ничек аңлатырга? Мин сине күргәнем юк, дияр дә китеп барыр. Теге белдерүдән соң кухня эченә дә кереп йөрмәс инде ул... Кинәттән ишетелгән таныш тавышка сискәнеп киттем: — Кем монда чәй кайнатучы? Муса абый бит бу! Шатлыгымнан: «Исәнмесез, Муса абый!»—дип кычкырып җибәрә яздым. — Абый, мин булам чәй кайнатучы. — Әллә кон саен алмашынып торасыз инде? Берничә көн элек кенә башка берәү иде. Менә пропускам. Мин зонада санитар булып эшлим Шулчак ул монтерны күреп алды, барып, кул биреп исәнләште, аннары икәүләп бер бүлмәгә кереп киттеләр. Мин берни дә аңламыйча калдым. Муса абый күрешкән кеше — поляк, монтер. Ике араларында нинди уртаклык булырга мөмкин? Нинди телдә сөйләшә икән алар? Әз генә сүз алышкан арада да мин Муса абыйны җентекләп күзәтеп өлгердем. Ут кебек янып торган күзләре эчкә баткан, йөзе саргайган, битен сакал-мыек баскан, чәчләренә чал керә башлаган, бик ябыккан. Өстендәге киемнәре иске. Шундый хәленә дә карамастан, үзен гаҗәп тыныч тота. Менә ул бүлмәдән чыкты. — Озак торырга туры килде, чәең суынып беткәндер инде,—диде.— Медикаментларны аерып-аерып куярга кирәк иде. Мин аларны монтер бүлмәсендә саклыйм. — Суынды шул,—дидем мин, сүз башлау өчен җае табылуга шатландым,— Хәзер, тиз генә җылытам мин чәйне. Аңарчы бераз сөйләшеп тә алырбыз. — Нәрсә турында сөйләшербез икән? — Сүз табылыр, абый. — Әйе шул, менә үзегез турында сөйләгез. Ничек җиңел эшкә урнаша алдыгыз? Бу киемнәрне кем бирде? Мин аңа Зиннәт ярдәм итүен әйттем. Соңыннан — Сез бит Муса абый! —дип кычкырып ук җибәрдем. Ул ике бармагын авызына куйды да: — Чү!—дип пышылдады.—Нәрсәгә таянып, шулай дисез? — Муса абый, беренче генә күрүем түгел минем сезне. Сугышка чаклы сөйләшеп утырганыбыз да булды. Казанда, Матбугат йортында, Язучылар союзында. — Сез белгән Мусаның фамилиясе ничек иде соң? — Шагыйрь Муса Җәлил. — Мин дә Муса, әмма фамилиям туры килми. Гомәров мин. Хәтерегездә тотыгыз: Гомәров! Аңладыгызмы? — Аңлавын аңладым, әмма буй-сыныгыз, тавышыгыз, кул хәрәкәтләрегез күз алдымнан да, күңелемнән дә һич китми шул... Ул мине эчкә баткан күзләре белән елмаеп тыңлап торды да: — Энем, мине шагыйрь Муса Җәлилгә охшатып, көлкегә калмагыз,— диде. Шулай да чыгып китәр алдыннан:—Ярый, энем, бер утырып сөйләшербез әле,—дип өстәде. Минем күңелем булды. Ачылып җитмәсә дә, кабат очрашудан да баш тартмый, димәк. Ул киткәч, ашыгып кына Зиннәт керде. — Эшебез тыгыз, үтеп барышлый гына сугылдым. Менә сиңа тарты- рыңа һәм бераз икмәк белән колбаса. Вагоннар бушатабыз, азык-төлек шактый килгән. Синең хакта Атай белән сөйләштем. Моннан ары сиңа кул күтәрмәс. Лагерьда үлүчеләр саны кимеми. Әсирләр ачлыктан, ялангачлыктан интегә. Мәхмүт абый белән Ибраһим «Капут командасы»нда эшлиләр. Кичләрен бик арып кайталар. Шулай да авыр эштә булуларына бик борчылмыйлар, чөнки көненә өчәр мәртәбә икешәр өлеш баланда ашыйлар, эрзац икмәкне бүтәннәр кебек, биш кешегә түгел, ә өч кешегә бүләләр. Өстәвенә, аларга пешкән бәрәңге йә чөгендер һәм өчәр сигарет бирәләр. ...Кичләрен, туган якларны сагынып, моңаешып утырабыз. Кемдер җыр көйли, Тукай, Такташ шигырьләре искә төшә... Көн артыннан көн үтә. Муса абый сөйләшеп утыру турындагы вәгъдәсен онытты бугай. Чәй алырга килгәндә, исәнләшә дә, саубуллашып чыгып та китә. Әсирләр арасында җанлылык сизелә башлады. Төркем-төркем җыелып сөйләшүләр ешайды. Бу бигрәк тә «Кичке базар» вакытында була. Бер кичне Мәхмүт абый белән Ибраһим мине кухня ишек төбендә көтеп торалар иде. — Солтан алып чык әле шуннан бер-ике әрҗә,— диде Мәхмүт абый. Әрҗәләрне алып чыгу минем өчен куркыныч түгел, аларны ут тергезер өчен вата торган идем. Мәхмүт абый алдан китте. Без аның артыннан. Халык җыелган урынга җитеп туктадык. Әсирләр арасында мин Муса абыйны күреп алдым. Беркөн күргән озын буйлы кеше белән сөйләшеп тора. Кинәт ул күздән югалды. Озын буйлы әсир без алып килгән әрҗә өстенә менеп басты. — Иптәшләр!—диде ул.—Сезнең белән киңәшәсе иде... Монда бик якын килмәгез, бераз ара калдырыгыз. Тынлык урнашты. — Мин^дә сезнең кебек үк әсир. Авыр эштә эшлим, ачмын, ялангач- мын. Әлегә үз аягымда, әмма, кем белә, блокка кайтып җитә алмавым да ихтимал. Үзегез күреп торасыз, көн саен күп әсирләр вафат була. Сәбәпләрен беләсез. Шулай да, шөкер, арада җиңелрәк эштә эшләүчеләр, азыкка да, киемгә да артык интекмичә яшәүчеләр дә бар. Дөрес әйтәмме? — Дөрес, дөрес,—дип хуплады кемдер. — «Кичке базар»—безнең ял итү урыны. Әмма шуннан явызларча файдаланучылар туганнарыбызның вафатын якынайталар. Ничек итепме? Әле кайчан гына илебез азатлыгы өчен кулга корал тотып уртак дошманга каршы сугышкан адәмнәр үз иптәшләрен алдыйлар. Бер тартырлык тәмәкене биш кешегә бүлеп бирелгән икмәккә талап диярлек алышалар. ♦ Иске киемнәрен яңаракка алыштыралар. Бер-беребезне болай мыскыл “ итүләргә чик куярга кирәк! | — Дөрес, дөрес!—диеште әйләнә-тнрәдәгсләр, кул чапкан тавышлар 5 да ишстслгәләдс. — Без һәммәбез дә кушылабыз сиңа, шулай бит, туганнар?—диде | өлкәнрәк яшьтәге әсир. Шулчак яхшырак киенгән таза гына гәүдәле берәү алга чыгып басты. = — Синең әйткәннәрең безгә закон түгел!—диде ул. — Кем ничек бул- « дыра, шулай яшәргә тиеш.—Аннары тагын да гайрәтләнде:—Менә сиңа « икс юл —йә сүзләреңне кире аласың, йә башыңнан колак кагасың! 3 һөм, йодрыкларын уйнатып, озын буйлы әсир янына килеп тә басты. 2 аның якасына ябышырга ук омтылды. Шөкер, әзмәвер гәүдәле Мәхмүт □ абый: Е * — Кулыңны тидерәсе булма!—дип кычкырып өлгерде. — Үзеңнең мус- = ның ^орылмагае! * Тегесе ансат кына басылмады, йодрыкланган кулы белән Мәхмүт * абыйга тондырды. и — Әле син шулаймы?! Мә, алайса!—дип, Мәхмүт абый кизәнеп үк сукты... Теге көнне танышкан Гайнан исемле сөйкемле егет белән якыннан аралашып киттек. Еш күрешәбез. Бүген аны озаткан гына идем, ишектә Муса абый күренде. Башка көннәрдәгегә караганда күңеле шатрак, йөзе ачыграк. Кул биреп күреште — Энем, бүген менә сезнең белән сөйләшергә вакыт табылды,—диде Ул. Шатлыгымнан нишләргә дә белмәдем. Утын өстәп, учактагы утны көчәйтеп җибәргәч кенә, Муса абыйга утыргыч тәкъдим иттем. Сүзне ул башлады. — Нинди шартларда күрештегез сез шагыйрь Муса Җәлил белән?— дип сорады. Мин ашыкмыйча гына сөйләргә керештем. — Муса абый белән беренче очрашуым кырыгынчы елда Казанда булды. Аны эзләп Язучылар союзына барган идем. Сәбәбе мондый Безнең авылда Бари Хәлиуллин дигән кеше бар иде. Үзе фирка әгъзасы, колхоз рәисе булып эшли иде. Соңгы елларда явыхтыкка бирелеп китте. Колхоз ашлыгын урлаудан да хурланмады. Амбар мөдире белән икәүләшеп ашлык урлаганда, аларны каравылчы Садыйк абый тота. Әмма ялгызы берни дә эшләтә алмый. Ул чакта мин, укытучы булып эшләү өстенә, авылда комсомол оешмасы секретаре да идем. Садыйк абый бу хәлләрне миңа сөйләде, язып та бирде. Авылда фирка оешмасы юк иде, шуңа күрә Бари абыйның эшен комсомол җыелышында тикшердек Бари абый җыелышка килүдән баш тартты. Без, аны фирка әгъзалыгыннан чыгарырга, колхоз рәислегеннән азат итәргә, дигән карар кабул иттек. Әмма партия райкомыннан килеп колхоз җыелышы ясадылар да, безнең теге карарны юкка чыгардылар. Якланып калган Хәл"уллин үзенә каршы кешеләрдән үч ала башлады. Колхозчылар тагын миңа мөрәҗәгать иттеләр Шуннан мин б> хакта очерк яздым. Шуны күтәреп. Казанга. «Кызыл Татарстан» газетасына киттем Анда безнең районда эшләгән Ислам Рәхмие дигән кеше бар иде. Очеркымны укыгач, ул миңа, моны газетада бастыру кыенрак, бик озын. Әйдә, Җәлилгә керик әле, бәлки, ул берәр киңәш бирер, диде. Менә шунда күрдем мин Муса Җәлилне. Ул, без кергәч, урыныннан торып, каршыбызга килде, кул биреп күреште. Аның белән минем өчен Рәхим абый сөйләште. Мин исә Җәлилдән бер минутка да күземне алмадым. Соңыннан ул миңа, сез язмагызда колхоз рәисен генә түгел, партия райкомын да гаеплисез, шуңа күрә сезгә, партия өлкә комитетына барып, хәлне сөйләп бирергә кирәк, дип киңәш итте. Ул әйткәнчә эшләдем. Партия өлкә комитетында мине, Хәлиуллин җәзасын алачак, дип ышандырдылар. Аннан канатланып чыктым, туп-туры Муса Җәлил янына киттем. Рәхмәт әйтергә иде ниятем. Әмма очрата алмадым. Озак та үтмәде, Хәлиуллинны, фирка әгъзалыгыннан чыгарып, колхоз рәислегеннән төшерделәр. Шуннан соң барлык колхозчылар исеменнән Муса абыйга рәхмәт хаты язып салдым... Әңгәмәдәшем мине игътибар белән тыңлады. Соңыннан тирән итеп уфылдады. Аннары: — Сез фирка әгъзасымы?—дип сорады. — Әйе. - — Якын иптәшләрең бармы? Мин Мәхмүт абый белән Ибраһим исемнәрен атадым, аларның кем икәнлекләрен әйттем. Муса абый минем күзләремә озак карап торды. — Әйе, мин Муса Җәлил булам,—диде, шактый вакыт узгач. — Әмма бу хакта берәүгә дә белгертмәгез. Әйткәнгә карап, сезгә җиңеллек килмәячәк. — Аңладым, Муса абый. Билетым үзем белән булса, шуны тотып ант итәр идем. Ышаныгыз! Мин аны Зиннәт алып килгән ризыклар һәм ширбәтле чәй белән сыйладым. — Якташым сүзендә торса, мин һәрвакытта да сезгә өлеш чыгарырмын,— дидем. — Әй, энем, бер мин генә мени шушындый көнгә калган!—дип ачынды ул.— Көн дә күпме әсир вафат була... Күпме хатын-кыз тол, балалар атасыз, әти-әниләр баласыз кала... Башка сыймаслык хәлләр... Муса абый саубуллашып чыгып китте. Аның кызуланып атлавын тәрәзәдән карап калдым. Бу юлы кергәндә йөзе ямансу иде аның. Авырганга да охшамаган, ниндидер уйга калган кеше сыман. Чәй кайнамаган иде әле, мин аңа тиз генә электән калган салкын чәйне салып бирдем. — Рәхмәт, энем. Буыннарым калтырый, туңдыра. Муса абый учак каршысына утырды, кулларын җылытты. — Мин үзем юк-барга ышанмыйм. Шулай да бүген күргән төшем никтер шөбһәләндерә. Төне буе юньләп йокы күрмәдем, таң алдыннан гына оеп киткәнмен. Тиргә батып уяндым. Торып утырсам, блок эчендә берәү дә юк. Янымда котелок белән баланда тора. Иптәшләр алып килеп калдырганнардыр. Баланданы зона тазартучы бер әсиргә бирдем. Эчәсем килә иде. Рәхмәт. — Муса абый, хәзер ашарыгызга бирәм. — Юк. энем, миңа монда авыз күтәреп ашап утырырга ярамас. Әле кухня хуҗасы фельдфебель, әле зона коменданты, әле өлкән полицай ке- реп-чыгып йөриләр. Ашап утырганымны күрсәләр, сиңа да, якташыңа да эләгер. Инде үзегездән артса, теге монтер полякка кертеп бирерсез, шуннан алырмын. ’ Аннары Муса абый төнлә күргән төшен сөйләде. — Казанда, Матбугат йортыннан чыгып киләм, имеш. Урамның каршы ягында басып торучы ханым белән кыз балага күзем төште. «Әнием, кара әле, тегендә әтием басып тора бит*—ди кызчык. «Юк, кызым, ялгыш күрәсеңдер,—ди ханым.—Әтиең һәрчак кырынып, чәчен алга тарап, пөхтә киенеп йөри. Мойың өстендә иске шинель, башында каешланып ф беткән пилотка, аягында агач башмаклар, йөзе дә саргайган, үзе шыр сөяк. « Ул тере кешегә дә охшамаган бит». «Бу — мин, мин!»—дип дәшәм ал арга. ; «Чык бу якка, әтием!—ди Чулпан, кулларын чәбәкләп. — Мунча керер- | сең, күп ризыклар әзерләп куйдык, сыйланырсың». Муса абыйның тыны кысылды, күзләрендә яшь бөртекләре җемелдәде. С Тирән сулыш алды да дәвам итте. — Урам аша атлаган гына идем, алдыма зур кара эт килеп бас- 5 ты. Өрми дә, тешләми дә, бара башласам, авызын зур итеп ача да ал- ~ гы аякларын күтәрә. «Әтием,—ди Чулпан,—әнә. Кремьлгә таба кит!» Эт- а не алдап, тиз генә теге якка чыкмакчы булам. Әле тегеләйгә. әле боланга ° барам, ә эт һич тә миннән калмый. Шулай йөри торгач, тәмам хәлдән 3 тайдым. Шыбыр тиргә батып уянып киттем.. Борынгылар, төштә эт « күрсәң, дошман булыр, дигәннәр. Дөрескә килмәгәе. Әсирлектә булуыбыз- к га өстәп, арабызда сатлык җаннар да булуын да онытмыйк... Сүзсез утырдык. £ — Их-х. гаилә сагындыра! Кызым белән хатынымны күреп, туйганчы ч сөйләшәсе килә...—дип моңсуланды Муса абый. — Хыялымда озын-озын и итеп хат язам. Очып барган кошны чакырам да, хатымны аның аягына бәйлим. Хатымны гаиләмә тапшырыр кебек кошкай... Әй-й. бу коточкыч крепость өстеннән нинди кош очсын соң... «Кошчык»дигән шигыремне дә шулай хыялланып йөргәндә яздым.. Әминә иркәм белән Чулпан кызымны, төштә генә булса да. туйганчы сөеп тә булмады .. Муса абыйның күзләреннән яшьләр тама иде . Урам яктан берәүнең җырлаганы ишетелде. Гайнан Кормашның моңлы тавышы иде бу: — Кара да гынай, кара урман... Тәрәзә кактылар. Мәхмүт абый белән Ибраһим икән. — Кайнар чәй белән тартырга чыгармассыңмы?—диде Мәхмүт абый Муса абыйга аларның кемнәр икәнлеген әйткәч. — Син, энем, чыгып йөрмә, миңа бир дә, мин тапшырырмын. Минем арттан барырга әйт үзләренә,—диде. Кичен мин кайтканда, Мәхмүт абый белән Ибраһим ятканнар иде инде. Муса абый белән ни сөйләшкәннәрен мин дә сорамадым, үзләре дә әйтмәде. Аларны да кисәтеп куйгандыр, күрәсең. Муса абый Иртән Гайнан килеп керде дә: — Муса абыйдан сәлам сиңа,—диде —Ул авырып китте. Аякка баскач, өчегезне дә күреп сөйләшергә тели. Димәк. Муса абый безне юньле кешеләргә саный. — Якташың күренгәлиме?—дип сорады Гайнан. — Бик кирәкмени? — Кирәк. Чиркәү артындагы бер катлы йортта яшәүче полковник хәзер дә шунда микән, якташың кнлеә, шуны белеш әле ...Көннең икенче яртысында бик ашыгып кына Зиннәт кереп чыкты. — Хәлеңне белим, дидем. Тартырыңа киләсе юлы калдырырмын. Әле үтеп барышлый гына керүем. Мин аңа Гайнанның үтенечен әйттем. — Кая китсен ул?! Полковник бит үз иркендә яшәми. Иртәгә һәм берсекөнгә аны русча белүче немец карты саклый. Шундый көннәрдә генә аңа әйбер тапшырып була. Кәгазь сораган иде. Соңыннан Гайнанга Зиннәт белән сөйләшүемне җиткердем. Муса абый минем аша Зиннәткә ниндидер йомыш кушарга исәпли, ахрысы. Башкаларны түгел, нәкъ менә безне, фирка әгъзаларын сөйләшүгә чакыра. Ниндидер план кора, күрәсең... Мәхмүт абый белән Ибраһим, йөзтүбән яткан килеш, ни турындадыр гәпләшәләр иде. Мине күргәч, торып утырдылар, бүгенге вакыйгаларны сораштылар. Муса абыйның безне чакырачагы турында ишеткәч, алар да шатланды.. Гайнан кухняга көләч йөз белән килеп керде. Уйланып торды да, йомшак тавыш белән сөйләп китте. — Бу хатны полковникка кем аша тапшыру хакында без күп уйлаштык, Солтан,—диде:—Якташыңның хыянәт итмәячәгенә ышанасыңмы?— дип сорады. — Аңладым, Гайнан,—дидем.— Әгәр берәр хәл була калса, минем белән теләсә нәрсә эшләрсез. Мин Зиннәткә ышанам, хыянәт итмәс. Зиннәт сүзендә торды, әйткән вакытында килде. — Полковникка кәгазьләр илтә барышым. Менә сиңа сигаретлар. Куенымда Гайнан биргән хат иде, йомышымны әйттем. — Әллә полковник белән хат алышасыз инде,—дип көлде Зиннәт. Шуннан соң мин аңа Муса абый турында сөйләп бирдем. — Син аны күреп сөйләштеңме?—дип кызыксынды ул. — Зинһар өчен, тапшыр шушы хатны полковникка, җавабын да алып кайт,—дидем мин. — Бала чактан бергә үстек, бергә укыдык. Сиңа хыянәт иткәнем булдымы берәр вакыт?—диде ул, ышанычлы итеп.— Шулай булгач, җиткер Муса абыйга, җавабын иртәгә менә сиңа китерермен. Мин аңа хәерле юл теләп калдым. Аннары аш пешерү бүлегенә кердем, Гайнанга ярым пышылдап: — Хатны бирдем, җавабы иртәгә булыр, —дидем. — Кайткач, Муса абыйны шатландырыйм әле,— дип елмайды Гайнан. Иртәнге аштан соң ял итәргә генә утырган идем, монтер поляк килеп керде. Баш иеп исәнләште. Ике бармагын ирененә куеп, «пуф-пуф», дип тартырга сорады. Мин биргән сигаретны йотылып тарткач: — Мутса!—диде. Шуннан исемә төште: мин аңа Муса абый өчен ризык бирергә тиеш бит! Төргәкне алгач, монтер аны түшенә яшерде. Ибраһим һәм Мәхмүт абый кичен Муса абый белән очрашканнар. Озак тордылар алар. Инде «Кичке базар» да тарала башлады. Ниһаять, кайтып керделәр. Йокламыйча ятуымны күргәч: — Бар тизрәк, синең үзеңне дә Муса абый чакырды,—диде Ибраһим.— Күрше блок янында көтә. Муса абый бик тә җитди иде. — Нинди яңалыкларың бар? Мин аңа Зиннәт белән очрашуымны әйттем. Муса абыйның тагын йомышы бар икән. — Якташың миңа кәгазь белән каләм табып бирә алмасмы, сораштырсаңчы, — диде ул.— Тагын менә нәрсә: өлкән полицай минем белән кызыксына икән. Кемдер минем шагыйрь Муса икәнлегемне җиткергән. Дөресме бу — якташыңнан монысын да белеш әле. Мине очрата алмасаң, җавабын Гайнанга әйтерсең. — Ярар, Муса абый... Ышандыруын ышандырдым да, әмма Зиннәттән ничегрәк белешергә икән, дип уйга калдым. Бәхетемә каршы, Зиннәт, очрашкач, бу хакта үзе үк сөйләп бирде. ф — Бер хәбәр әйтим әле үзеңә,—дип башлады ул.— Акчурин, Атайның *> кушуы буенча, шагыйрь Муса Җәлилне эзли икән. Сезнең зонада Муса = иссмлеләр бишәү, ди. Тик берсенең дә фамилияләре туры килми икән. Си- £ нең янга чәй алырга йөрүче санитар абыйдан шикләнәләр Акчуринга, а аның чын фамилиясе — Гомәров, дигәннәр. Җәлилне табып бирүчегә зур £ бүләкләр вәгъдә итәләр икән немецлар. Акчуринның әйтүенчә, гаиләсе а. белән дә кызыксыналар икән. — Әгәр тапсалар, нишләтерләр аны? ф — Берни дә эшләтмәячәкләрдер. Полковникны җәберләмиләр бит әнә. х Агитация алып бармасын, дип, сак астында гына тоталар,—дип тынычлан- 2 дырды Зиннәт.— Гаиләсе ни өчен кирәк булганлыгын гына аңламадым. Бик з нык эзләнәләр. Шулай да нинди кешенең намусы житәр икән аны сатарга? g Иреккә чыгарабыз, дип вәгъдә итсәләр дә, мин мондый әшәкелеккә барма- = ячакмын!.. Менә шундый яңалык алып килдем сиңа, Солтан. Ашарыңа, = тартырыңа бардыр бит әле? — Рәхмәт, Зиннәт дус, әлегә җитәрлек. Бераз кәгазь белән каләм 2 кирәк иде... — Нигә элегрәк әйтмәдең аны?! Хәзер, Акчуринга барам да, алып та киләм, — диде, ашыгып кухнядан чыгып та китте һәм, озак та үтмичә, төргәк күтәреп тә керде. ...Муса абыйга Зиннәт керткән кәгазь-каләмнс бирдем. Аны эхтәүләре хак икәнлеген әйттем. Ул дикъкать белән тыңлады. Уйланып утыргач: — Төшем рас килә...—диде. Шушы сөйләшүдән соң озак вакытлар очраша алмадык. Үзе кермәде, миңа аның янына барырга ярамый иде. Муса абыйның үз иркендә икәнлеген (әкәмәт, әй, әсир кешене дә кулга алырлар, дип куркабыз бит!) Гайнан һәр көнне диярлек җиткереп тора. Шөкер' Мәхмүт абый белән Ибраһим, Муса абый белән очрашканнан соң. эштән бик арып кайтуларына карамастан, «Кичке базар»дан бик соң керә башладылар. Беркөнне шул базарда полицай Акчурин Мәхмүт абыйга әйткән: — Син, егет, «Капут командасы»нда эшлисең. Үзең яхшы кешегә охшагансың. Эшең авыр, күреп торам. Муса Җәлил дигән шагыйрьне табып бирә алсаң, авыр эштән котыласың. Тамагың да туяр. Аның сүзенә каршы Мәхмүт абый кистереп болай дип җавап биргән — Сезгә кирәк икән, үзегез табыгыз. Мин андый шагыйрьне белмим дә, белергә дә теләмим. Аягым-кулым исән, тәнем сәламәт. Ачлыктан интекмим, баланданы ике порция ашыйм, ипине өч кешегә бербөтен бирәләр... Бу хакта мин Гайнанга әйттем. Ул Муса абыйга җиткергән. Муса абын Мәхмүт абыйга рәхмәт әйтергә кушкан. Муса абыйның язмышы мине бик тә борчый башлады. Танышы калагымнан. гәүдәсе күз алдымнан китми. Казанга су салып, учакны тергезеп җибәрдем дә, тәмәке кабызып, тәрәзә каршына килеп бастым. Күзләрем —Муса абый яшәгән блок ишегендә. Менә ул. иңенә санитар сумкасын асып, кулына котелок тотып, авыр башмакларын сөйри-сөйри кухняга чәй алырга чыгар кебек. Зиннәт керде. — Күңелсез хәбәр китердем,—диде ул, учак каршына утыргач. Күмер болгата торган тимер таякны тотып, бер кавым уйланып утырды. Уфылдап куйды да, дәвам итте:—Эзенә төшкәннәр шагыйрь Муса Җәлилнең. Tdrc санитар абый булып чыккан ул. — Кем әйтте?—дидем мин кабаланып. — Бүлдермә. Кичә кич Акчурин берәүне тимер капкага озата барды. Читтән генә күзәтеп тордым. Аларны гражданский киемдәге икенче берәү каршы алды. Сүзләрен ишетә алмадым, ара ерак иде. Кайтышлый, Акчуринның каршысына төшеп, боларның кем икәнлеген сорадым. Каршы алучының кем икәнлеген белмим, үзем озаткан кешене беләм, шагыйрь Муса Җәлил ул, диде. Аны табып бирүче үзебезнең арада яшәүче бер сат- лыкҗан икән. — Болай булгач, аны бөтенләй югалтып куюлары мөмкин бит,—дидем. — Немецларның нәрсә уйлаганнарын кем белә? Бу хакта складта эшләүчеләргә дә сөйләгән идем. Алар да бик кайгырды. Мин сиңа әйткән идем бит, азык һәм кием склады хуҗасы лагерь комендантының туганы, дип. Ул безнең белән дус яши, чөнки үзе бик урлаша, ә без аңа булышабыз. Җәлилне нишләтергә уйлауларын аның аша белешеп карарбыз әле. Тукталып торгач, ул тагын яңа хәбәр әйтте: — Бүген складка өс һәм баш киемнәре китерделәр. Өс киемнәренең сул җиңнәрендә «Идел-Урал легионы» дигән эмблема тегелгән. Склад хуҗасыннан моның ни икәнлеген сораган идек, ул көлеп кенә куйды, бу көннәрдә нәрсә генә эшләнми, көн дә бер яңалык, ди. Китәргә кузгалгач, мин аны туктатып: — Зиннәт, болай булгач, мин Акчурин янына азык алырга керә алмам. Җирәнәм мин аңардан!—дидем. — Син аның белән сөйләшеп тормыйсың бит, Солтан. Мин китергән ризык аныкы түгел... Үзем генә калдым. Кем белән уртаклашыйм бу хәсрәтләремне? Мәхмүт абый белән Ибраһим эштә. Гайнан янына керсәм, анда ят кешеләр күп. Хәер, бу хәбәр аңа барып ирешкәндер инде. Уйлый-уйлый башым катып бетте. Елар идем, яшь чыкмый. Әсирләр «Кичке базар»га җыйнала башлады. Мин кайтып ятканда, Мәхмүт абый белән Ибраһим юк иде әле. Соң гына кайттылар. Сөйләшүебез тагын да Муса абый хакында булды. — Аны сатучылар берәү генә түгел, өчәү булырга тиеш,—диде Мәхмүт абый.— Исемнәре дә билгеле: Хаҗи, Шәрип, Нигъмәт. Аларның Атайга, комендант әфәнде, сезгә әйтәсе сүзебез бар, дигәннәрен ишетеп калганнар. Атай аларны үзе яши торган блокка алып кергән. Шуннан соң аларның аннан чыкканнарын да, блокларына кайтканнарын да күрмәгәннәр. Хәтереңдәме, «Кичке базар»да берәүне бәреп еккан идем? Үтергәнче сугасым калган икән... ' Иртән эшкә килгәндә, кухняда ут юк иде. Өлкән полицайның кемгәдер җикеренүе, фельдфебельнең кемнедер ашыктыруы ишетелде. Мөгаен, монтер полякны тиргиләрдер. Югыйсә, эшен җиренә Җиткереп башкара ул. Күрәсең, җил аркасында кайдадыр авария булган. Менә монтер атыла-бәрелә чәй кайнату бүлегенә килеп керде, электр үткәргечләрен тикшерә башлады. Күп тә үтмәде, ут кабынды. Ул да булмады, өлкән пешекче белән фельдфебель монтерны, идәнгә егып салып, типкәләп кыйнадылар да китеп бардылар. Монтер егылган җиреннән торды, киемнәрен какты. Битендәге җәрәхәттән аккан канын яулык белән сөртә башлады. Каны һаман туктамады. Моны өлкән пешекче үзе күреп алды, йода, пластырь алып, җәрәхәтен бәйләп куйды. «Каян килгән бу фашист ялчысына мәрхәмәтлелек?»—дип уйлап куйдым. Монтер миннән тәмәке сорады. Үзе: — Мутса, Мутса,—дип кабатлады. Мин узсмчә аңлатырга тырыштым. Ишарәмә төшендеме, юкмы, күңелсез генә сөйләнеп чыгып китте. Менә бит. үзенең хәле авыр булуга карамастан, ул да шагыйрь турында кайгырта Зиннәт Муса абый хакында җылы хәбәр китермәсме, дип көтәм. Зона капкасын ачып керүен ерактан ук күреп алдым Ашыгып килүен күргәч, Ф йөрәгем жу итеп китте. Кухняга җитәрәк, Зиннәт, туктап, кем бсләндер х сөйләшә башлады Мин түземсезлек белән көтәм, ә ул ашыкмый, сөйләнеп ; тора бирә. Йөгереп чыгып, икесен дә сугып егардай булдым. Зиннәт * тәрәзәдән каравымны күреп алды, көлеп җибәрде. Бераз тынычлангандай 5 булдым. u — Үзебезнең хуҗадан сораштык Муса абый турында,—диде Зиннәт а. ашыкмыйча гына. — Ул әйтте, хәзер сезне җәзалап үтерү түгел, кыйнау да 5 катгый тыела, диде. Гитлерның шундый әмере бар икән. Җәлилне каядыр ~ озатачаклар, диде. Димәк, Муса абый исән. Мең шөкер! Тик, кызганыч, янында таяныр « кешеләре юк. Кая гына озатсалар да, ышанычлы иптәшләр табу өчен, озак з вакыт кирәк булачак әле аңа. Әнә, Гайнан әйтүенчә, күп әсирләр кайгыра “ аның югалуына Шигырьләре белән күңелләрне юата иде, дөрес киңәшләр = бирә иде, ди. Бүген, «Кичке базар»га чыгар алдыннан, Мәхмүт абый: — Таба алмабызмы теге сатлык җаннарны!—дип. кулларын йодрык- * лап, тешләрен шыгырдатып куйды.— Буып үтерер идем мин аларны! п Эзләсеннәр иде караңгыда кем эшләгәнне... — Мәхмүт абый, миндә синдәгедәй көч юк, — диде Ибраһим. — Алай да, кирәк булса, читтә калмам... Чәй кайнату бүлегенә Гайнан ачык йөз белән керде. Учак янына тезләнде, таяк алып, күмерләрне болгатты, аннары гына хәбәрен әйтте: — Безнең белән аш пешерү бүлегендә эшләүче Хәйдәр абыйны беләсеңме? Блогына кайтып килгән иде, Муса абыйны очраткан. Башта танымаган, чөнки өсбашын алыштырган, сакал-мыеклары кырылган. Хәйдәр абыйның соравына каршы, кунактан кайтышым, әмма хәлем бик начар, дип кенә әйткән. Димәк, Муса абый кабат безнең арада Тик менә авырып китүе генә. — Бүгенгә аның янына кереп йөрмәгез, —дидС Гайнан.—Яңалык әйтсә, иртәгә үзем сезгә җиткерермен. Уйланып калдым. Кайда, кем янында булды икән ул кунакта? Авыруы каты микән? Кулга алынган булгач, ничек кабат безнең арага җибәргәннәр икән? Икенче көнне, Гайнанның ымлавы буенча, бер кат эшемне бетергәч, аш пешерү бүлегенә кердем. Миңа кадәр үк монда берничә әсир җыелган иде. Тик үзара сүз алышырга өлгермәдек, берәү (ул Гайнан әйткән теге Хәйдәр абый булып чыкты): — Сабыр ит, Гайнан, теге палач —Атай болайга таба килә,—диде. Нишләргә, дип аптырашып торганда, шул ук Хәйдәр абый хәйләсен тапты. — Безгә җырлау тыелмаган бит.—диде. Немец фельдфебеле, Атай һәм өлкән пешекче безнең янга килеп басканда, тырышып-тырышып татарча җыр суза идек: Су буена тошкән идем. Яфрак яра тал-тирәк Тегеләр җырга колак салып тордылар. — Нинди шатлыгыгыз бар болай утырырлык?—дип сорады Зыятдинов. — Тамагыбыз тук. өстебез дә ялангач түгел, эш урыныбыз да җылы,—диде Хәйдәр абый —Ә күңел ачарга урын юк. Туган якларны, гаиләбезне сагынабыз. Шулай җырлап, хәсрәтебезне басабыз.. Алар киткәч, Гайнан Муса абыйдан ишеткәннәрен сөйли башлады. — Аны кунакка ак эмигрант доктор Әхмәт Тимер дигән кеше дәшкән Әүвәл юындырганнар, кырындырганнар, өс-башын алыштырганнар Әңгәмә ашлы-сулы өстәл янында барган Алар янына бер ханым белән Муса абый ның Чулпаны яшендәге кызчык кереп-чыгып йөргән. Боларны күргәч, ул үзенекеләрне искә төшергән, күңеле моңланган. Шулай да үзен кулга ала алган. Монда чакыртуларының сәбәбен сораган. — Мин тиздән төзеләчәк «Идел-Урал» дәүләтенең президенты итеп билгеләнгән кеше,—дигән Әхмәт Тимер.— Безгә сезнең ярдәмегез кирәк. Гаскәрсез дәүләт булмый, ә ул гаскәрне әсирләрдән оештырырга мөмкин. Аларны сез ышандыра аласыз... Мәсьәләне аңлагач, Муса абый әңгәмәне дәвам иттерүдән баш тарткан. — Мин моңа барачак түгел, хәзер үк атсагыз да була,—дигән. Әхмәт Тимер, бу сүзләрне ишеткәч, елмаеп куйган, аннары йомшак кына итеп: — Сез мине аңлап җиткермәдегез бугай,—дигән. — Аңладым, президент әфәнде,—дигән Муса абый тыныч кына.— «ИделУрал» дәүләте сезнең кәгазьдә барлыкка килгән бит инде. Сез аңа ярдәмне Гитлердан сорагыз. Әхмәт Тимер дә тиз генә бирешергә теләмәгән. — Кызыл Армия полковнигы да башта сезнең кебек каршы килеп маташкан иде,—дигән.— Соңыннан риза булды. Муса абый ул полковник белән очрашырга теләвен әйткән. Әмма Әхмәт Тимер моның мөмкин түгеллеген белдергән. Ул хәзергә китте, дигән. Ак эмигрант ягына авышмыйча, үз сүзен итәргә кыюлык һәм ихтыяр көче туплый алган Муса абыйга сокланып утырдык. Әмма сүзебезне дәвам итәргә өлгермәдек, Атай белән өлкән пешекче кабат кухняга килеп керделәр. Без җәһәт кенә таралыштык. Үзем эшлим, башымда исә — төрледән төрле уйлар. Муса абыйның төш юрап утыруы хәтеремә килде. Теге кара эт Әхмәт Тимер булып чыга инде алайса. Ул аны таламаган бит, урам аша гына җибәрмәгән. Яшереп куйган азыкларым бар иде, яңадан Гайнан янына кереп, шуларны Муса абыйга дип биреп җибәрдем. Блокка кайткач, Муса абый турындагы хәбәрне мондагыларга да ирештердем. Үз чиратында Мәхмүт абый «Кичке базар»да ишеткәннәрен җиткерде. — Берәүдән Муса турында яман сүз ишеттем,—диде.— Монда Советлар Союзы дип уйлагандыр ул, шигырьләр язып, безне котыртып ятарга, паразит, дип сүгенде. Икенчесе, менә бер кирәген биреп кайтаргач, безнең янга чыгарга да курка, дип тегенең сүзен хуплады. Шуннан тотындылар төрле яктан боларны тукмарга’ Полицайлар килеп җитмәсә, белмим, ни белән беткән булыр иде бу. — Күрсәң, бу икәүне таныйсыңмы?—дип сорады арабыздан берәү. — Таныйм, сезгә дә күрсәтермен,—диде Мәхмүт абый,—Мондый сатлык җаннар болар гына да түгелдер әле. Көрәшергә кирәк. Тик саклык белән генә... — Шөкер, Муса абый аякка басты,—диде Гайнан, сөенеп. — Сиңа сәлам әйтергә кушты. Үзе монда килеп йөри алмый, эше дә күп. Рәхмәт үзенә, мине дә онытмаган икән. Әле йомыш та кушкан. «Акчурин янына ешрак кереп йөрсен, берәр яңалык ишетмәсме», —дигән. Куандым. Димәк, миңа ышаналар икән. Шик тудырмас өчен, көн дә кереп йөрергә кирәк Акчурин янына, дигән фикергә килдем. Ә бер кергәндә, Акчурин үзе юк, аның бүлмәсендә ят кеше утыра иде. Немец солдаты киемендә үзе. Сул җиңендә «Идел-Урал легионы» дип язылган. Егет бераз кызмача иде. — Әйдәгез, шикләнмичә керегез,—диде ул миңа. Сөйләшеп киттек. — Сез дә язылырга килдегезме? Моны нәрсә турында соравын, билгеле, төшенмәдем. Шулай да нидер әйтергә кирәк иде, сүз җаеннан соравының мәгънәсе аңлашылуы мөмкин ф иде. — Әүвәл танышыйк. Сез кем атлы буласыз соң?—дип сорадым. Самат исемле икән. — Ә мин Солтан булам. Менә сез кайда һәм кемгә язылырга икәнле- § ген аңлатып бирегез әле башта. Саматтан байтак нәрсә ишеттем. ® — Атай мине үзенең бүлмәсенә чакырган иде,—диде ул.— Анда сый- ? ланып, ни турындадыр киңәшеп утыралар иде. Арадан берсе булачак ® «ИдслУрал» легионының президенты икән. Үзебезнең татар кешесе. Мине * дә сыйладылар, өстсмә менә шушы киемнәрне бирделәр. Белсәгез иде, нин- = ди яхшы кешеләр алар! Аркамнан сыйпап мактадылар. з — Хәзер сез нәрсә эшләргә тиеш буласыз инде? и — «Идсл-Урал* легионына башта үзем язылам. Озакламыйча митинг £ булырга тиеш. Шунда башкаларны да язылырга өндәячәкмен. — Ә Атай алдында ничек итеп ышаныч казана алдыгыз соң? Тикмәгә * генә шундый нәрсәне беренче булып сезгә тәкъдим итмәгәндер бит? — Баш эшли синең, агайне! Дөрес, хикмәте бар. Мин аңа большевик- ° ларны яклаучыларны табышам. — Ничек итеп? — Атай әфәнде үзе әйтә кемнәрне эзләргә. Син дә языл, оттырмассың. Кыюлыгың җитмәсә, үзем кереп әйтәм. Ничек җавап бирергә, дип аптырап торганда, Самат үзе ярдәмгә килде: — Кая югалды соң бу Акчурин? Аның янына сугылырга кушканнар иде. — Менә миңа да аны күрергә кирәк шул. Эзләп керим әле,—дидем дә чыгып киттем, кире әйләнеп кермәдем. Бу яңалыкны Муса абыйның үзенә турыдан-туры сөйләп булмады. Гайнанга җиткердем. Соңгы көннәрдә баланданың сыйфаты бераз яхшырды. Ярма, ит консервасы, маргарин сала башладылар. Эрзац икмәк тә биш кешегә түгел, дүрт кешегә бер бөтен бирелә. Чәйгә дә шикәр күбрәк салына. Ни булды икән бу немецларга?- «Кичке базар»да мондый фикергә килделәр: бу — фашистларның чираттагы аллаулары. Балыкны да, ятьмә салганчы, суга ярма сибеп, бер төшкә туплыйлар бит... «Татарларга, башкортларга, татарча андый һәм сөйләшә белгән башка әсирләргә! —дип башланган иде кухня стенасына эленгән белдерү.—Иртәгә «Идел-Урал» дәүләтенең президенты Әхмәт Тимер әфәнде митинг үткәрәчәк Барыгызда митингка! Комендант* Әсирләр белдерүне укыйлар да, нинди дәүләт ул, кем икән ул Әхмәт Тимер, диешә-днешә. китеп баралар. Фикер алышырга мөмкинчелек юк. игъланнар тактасы янында полицайлар басып тора Безнең блоктагы әсирләр, Мәхмүт абый тирәсенә җыелышканнар да, нидер киңәшәләр иде. Урыныма барып утырдым да сүзләренә казак салдым. «Адаш! — диде берсе.— Син тормышны бездән әйбәтрәк аңлыйсың. Шул белдерүнең мәгънәсен аңлатып бир әле». Мәхмүт абый тәмәке кабызды. Әсирләргә карап елмайды да ашыкмыйча гына: — «Идел-Урал» дәүләте — вәхши илбасарлар идеясе—диде. — Алар бездән армия төзеп, кулларга корал тоттырып, Кызыл Армиягә каршы сугыштырырга ниятлиләр. Немецларга ак эмигрантлар ярдәм итә. Әхмәт Тимер —шундыйларның берсе. Митингта ул безне легионга язылырга өндәячәк. Без язылмаска тиешбез. Төрле сәбәбен табып. Бәлки, арабызда корбаннар да булыр... Башкалар аның фикерен куәтләде: — Канга — кан! Җанга — җан! — Алайса, әйдәгез, «Кичке базар»га чыгыйк та, башкаларга да бу хакта аңлатыйк. Тик бик сак булыйк, туганнар. Үзегез дә күрәсез, полицайлар өерләре белән йөриләр. Мин дә кузгалмакчы идем, Мәхмүт абый: — Синең анда күренмәвең хәер,—дип туктатты.—Бу эштә тәҗрибәң чамасыз. «Кичке базар»да озак булып керделәр. Мәхмүт абыйның адашы куанычлы хәбәр әйтте: — Без генә түгел икән немецларның хәйләсенә төшенүчеләр. Шома егетләр бар! Әсирләр арасына кереп, алданмагыз, язылмагыз, диләр дә китеп югалалар. Полицайлар берсен дә тота алмады. «Муса абыйның ышанычлы кешеләре ишле икән»,—дип куанып уйладым. Икенче көнне кухняга мин барып кергәндә, фельдфебель белән Зыятдинов анда иде инде. Нидәндер йөзләре ачык, күңелләре шат күренде. Бераздан әсирләр, дүртәрләп сафка басып, ашка, чәйгә килә башладылар. Аларны бүген башка көннәрдәгечә ашыктырмадылар. Атайның полицайларга боерык биргәне ишетелде: — Барча әсирләрне сафка тезәргә! Ниһаять, әсирләр тезелешеп бетте, зона эчендә бераз тынлык урнашты. Ноябрь ае бит, хәйран салкынча. Җиле дә бар, кары да төшә. Әсирләр баскан урыннарында сикергәлиләр. Каршыга лагерь коменданты, берничә немец офицеры, гражданский киемдәге күзлекле берәү чыгып басты. Нидер киңәшләшеп алгач, гражданский киемдәгесе биек кенә тартма өстенә менде. Зыятдинов ашны тизрәк өлгертергә кушты. Кухнядан чыгып китеп булмый, тышта ни сөйләгәннәре ишетелми. Теге кешенең кулларын хәрәкәтләндереп нидер аңлатырга азаплануы тәрәзә аша күренә. Тавышлар бер көчәя, бер басыла. Вакыт-вакыт көлешеп тә алалар. Эшне бетереп, без дә чыгып бастык. — Мөселман кардәшләр, татарча аңлаучы әсир әфәнделәр, тагын кем нәрсә әйтергә тели? — дип сорады Әхмәт Тимер. Граждан киемдәге кеше ул икән. Читтәрәк бер кул күтәрелде. Аны Әхмәт Тимер тиз күреп алды, үзе янына килергә кушты. Бу әсирне ерактан ук танып алдым — Муса абый белән бер блокта яшәүче Сәйфетдинов. Ул, әкрен генә атлап, Әхмәт Тимер янына килеп басты. — Әсир әфәнде, башта исем-фамилиягезне әйтегез! — Минемчә,—диде Сәйфетдинов, аермачык ишетелерлек итеп,— исемфамилияне әйтүнең кирәге юк. Менә сез «Идел-Урал» дәүләте озакламыйча барлыкка киләчәк, дидегез, легионга язылырга өндәдегез. Сугыш техникасы, кием-салым һәм азык белән Гитлер хәзрәтләре тәэмин итәчәген әйттегез. Минем туган авылым Советлар Союзында. Сез анда кадәр барып җитә алмаячаксыз, чөнки аны кызылармеецлар саклый. Аларны хәзер беркем дә җиңә алмаячак. Минем тагын бер сүзем бар. Бу митингны сез үзегез генә дә үткәрә ала идегез бит, немец офицерлары нигә кирәк булды соң? Әхмәт Тимер, тартма өстеннән төшеп, немецлар белән сөйләшеп алды. Тегеләр читкә китте. Алар урынына полицайлар. килеп басты. «Президент», күзлеген киеп, саф арасыннан кемнедер эзли башлады. — Солтан,—дип дәште янәшәмдәге Хәйдәр абый.—җентекләбрәк кара әле, күзлекле адәм Мусаны эзли бугай Муса абый тыныч кына басып тора иде. — Таләбегезне үтәдем —хәзер үзебез генә калдык. Әйдәгез, ачыктан- ачык сөйләшик,—диде Әхмәт Тимер. ф Бер әсир, кул да күтәреп тормыйча, салмак атлап «Президент» каршы- н на килде. 2 — Минем берничә соравым бар. Мөмкинме? — дип сорады ул. — Рәхим итегез, әсир әфәнде. — «Идел-Урал» дәүләте төзелгәч, безгә сүз иреге биреләчәкме? Баш- С каласы кайсы шәһәр була? Дәүләтнең армиясе дә, хәрби заводлары да бу- ? лырга тиештер. Уртак тел кайсы милләтнеке булачак? Болар Әхмәт Тимер өчен көтелмәгәнрәк сораулар иде, ахры. Көн сал- ® кынча булуга карамастан, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарды да, эшләпәсен х күтәреп, башын, маңгаен, күзлеген сөртте. Тамагын кырды, йөткереп куй- ° ды. Әсирләр тын калып аның җавабын көттеләр. — Мин бит ачык әйттем,—дип сөйләп китте Әхмәт Тимер.—Әлегә и «ИделУрал» дәүләте төзелмәгән. Легионга язылган кешеләр немец солдат- Ё ларына бирелгән хокуклардан файдаланачак. Аерым хөкүмәт булып оеш- = кач, сүз иреге дә, матбугат иреге дә биреләчәк. Гәзит-журналлар да, ки- * таплар да чыгачак. Башкала да булачак. Ә инде армия мәсьәләсенә ч килсәк, без шул армияне төзәргә җыелдык бит инде. «Идел-Урал» дәүләте 8 җирләрендә казылма байлыклар күп. Димәк, хәрби заводлар турында баш ватарга да кирәкми. Ә уртак тел, билгеле, татар теле булачак. Татар күп санлы халык, мәдәнияте дә алга киткән аның. Менә минем җаваплар шундый, әфәнделәр. Әсирпәр арасыннан берәү тавыш бирде: — Президент әфәнде, бу җаваплар гына" безне канәгатьләндерми Дөрес бит, иптәшләр? — Дөрес, бик дөрес!—дип башкалар да тавышланды, әмма полицайлар аларны тиз тынычландырды. Әхмәт Тимер тартма өстенә бер менде, бер төште. Ниһаять: — Мөселман кардәшләр, тагын кем сөйләргә тели?—дип сорады. Әсирләр арыганнар иде, туңа да башладылар. Эндәшүче булмады. — Кем үз ирке белән легионга язылырга тели?—дип кабат мөрәҗәгать итте «президент». Күтәрелгән куллар күренмәде. Әхмәт Тимер Атай белән ни хакындадыр киңәште. Шуннан соң ике полицайны, ашыктырып, каядыр җибәрделәр. Кире борылып килгәндә, алар белән немец солдаты киеменнән берәү бар иде. Сул кулы белән яңагын тоткан, бармак араларыннан кан саркый Мин аның берничә көн элек Акчурин янына килгәч танышкан Самат икәнлеген таныдым. — Самат әфәнде, кайда болай җәрәхәтләндегез? — дип сорады Әхмәт Тимер. — Монда килгәндә берәү нәрсәдер ыргытты,—диде Самат. Аны кухняда юындырып, битенә пластырь ябыштырып алып чыктылар Әхмәт Тимер тагын тартма өстенә менде. — Хәзер сүз мөселман кардәшебез Самат әфәндегә бирелә, —дип белдерде ул. — Хөрмәтле әсир әфәнделәр!—дип Самат як-ягына каранды.— Ни өчен бу митингка җыелганыгызны доктор Әхмәт Тимер әфәнде әйткәндер Мин үзем дә, сезнең кебек әсир төшеп, лагерьда ярым ач яшәдем Минем дә, сезнең кебек үк, туган илдә гаиләм бар. Мин дә туганнарымны бик сагынам. Әмма кайтырга мөмкинлек юк. Сугыш беткән тәгъдирдә дә безгә туган илгә кайту юллары бикле. Чөнки илдә безне хыянәтчеләр дип саныйлар, кайтсак, үлемгә хөкем итәчәкләр Гаиләләребезне дә хөкемгә тартачаклар. Сугышның тиздән бетәчәгенә ышанам мин Бөек Германиянең җиңүе белән бетәчәк. Легионга язылсак, кулга корхз тотып, без җиңүне якынайтырбыз. Кызыл большевикларга каршы Германия солдатлары белән бергә сугышсак, үзебезнең «Идел-Урал» дәүләтенә җиңүчеләр булып кайтачакбыз. Гаиләләребез янына. Якта дөньядан китәргә иртә әле, нигә безгә, ачлыктан интегеп, сәламәтлегебезне какшатырга? Германия ярдәм кулы суза икән, моннан файдаланып калырга кирәк. Мин легионга беренче булып язылам, сезне дә шуңа чакырам. Самат тартма өстеннән төште. Әхмәт Тимер, Атай, аларга ияреп, полицайлар кул чапты. Әсирләрнең: «Сатлыкҗан!» «Эт калдыгы!» «Туган илең, гаиләң, халкың турында уйла!»—дигән ачулы сүзләре ишетелде. Әхмәт Тимер, Саматны кочаклап, аңа рәхмәт әйтте. Аннары, әсирләргә борылып: — Йә, тагын кем язылырга тели? Кем? — дип кабатлады. Өстәл, урындык чыгарып куйдылар. Ул да булмады, берәм-берәм килеп язылучылар да табылды. «Президент», шатлыгыннан, әрле-бирле йөренде. Легиончылар шактый җыелды, шулай да язылу озакка бармады. — Сүз сөйләргә теләүче бармы?—дип сорады Әхмәт Тимер. Берәү кул күтәрде, аннары, сафтан чыгып, командирга рапорт бирергә барган кебек, каты-каты басып өстәл янына килде Сердәш дустым Ибраһим булып чыкты ул. Ашыга торган кеше түгел Ибраһим, фикерен дә уйлап, ачык итеп әйтә. — Президент әфәнде, әлегә мин язылырга ашыкмыйм, тора-бара күз күрер. Сезгә соравым да юк. Мин иптәшләр белән фикерләремне уртаклашырга гына телим. Әхмәт Тимер сагая калды. — Минем уйлавымча, «Идел-Урал» зур дәүләт булачак,—дип дәвам итте Ибраһим.— Аның белән бер президент кына идарә итә алмаячак бит. Сез бу хакта әйтмәдегез. Димәк, бу дәүләт кәгазьдә генә барлыкка килгән әлегә. — Әсир әфәнде, болай булса, мин сезгә сөйләвегезне дәвам итәргә ирек бирмим! Төрле яктан төрле сүзләр ява башлады: — Сөйләсен! Үзегез сүз иркс бирдегез түгелме соң? — Алайса, нигә безнең белән киңәшләшеп торасыз! Әхмәт Тимер уңга-сулга, алга-артка борылгалап карады. Атайдан бүтән таянырдай кешесе юк иде бугай. Атай, баскан җиреннән кузгалмыйча гына: — Ярый, сүзегезне дәвам итегез, әсир әфәнде, тик артык озакка сузмагыз!— дип кычкырды. — Менә берничә көн инде ашауның сыйфаты яхшырды,—диде, Ибраһим.—Бу әсирләрне легионга алдап кертү өчен генә түгелме соң? Дөрес, бүген үк язылучылар булды, әмма алар әсирләрнең чама белән уннан бер өлеше дә юктыр. Аларның да кемнәр икәнлеген без яхшы беләбез... Әсирләр көлешеп алды. Әхмәт Тимер, ашыга-ашыга, Саматка: — Хәзергә легионга язылучыларның командиры сез буласыз,—диде-— Башта мунча керсеннәр. Әйбәтләп юынсыннар. Аннары әнә теге каршыдагы зонага алып барыгыз. Анда аларны көтеп торалар. Йөзәр грамм аракы белән сыйфатлы аш бирәчәкләр. Тартучыларга сигарет өләшәчәкләр. Блоклар эче чиста итеп җыештырылган, йомшак урыннар җәелгән.— Шуннан соң, Ибраһимга таба борылды.—Менә, күрәсезме, легионерларны нинди әйбәт тормыш көтә. Алар—хәзер ирекле кешеләр. Нәрсә телиләр, шуны эшлиләр. Яннарында тик хур кызлары гына юк. Озакламыйча, кем белә, алары да булыр, бәлки... Ибраһим да аңа карап көлеп тора иде. — Президент әфәнде, беләсезме, бер агай яшь чагында йорт салып кергән, имеш. Бер ел да тора алмаганнар, ишелеп төшкән йорт. Ярый әле, үзләре өй эчендә булмаганнар. Нигә ишелгән? Чөнки нигезе нык булмаган икән. — Моның белән ни әйтергә телисез, әсир әфәнде? — Менә сез безнең сорауларга тепле җавап бирә алмадыгыз. Үзегез белмәгәч, башта галимнәребез белән киңәшләшим, аннары әйтермен, дияргә иде. Димәк, сезнең таяныр кешеләрегез юк. Нигезе булмагач, ул «Идел-Урал» дәүләте мәңге оешачак түгел. Безнең башны катырып, үзе- ф гезнең вакытыгызны әрәм итеп йөрмәгез монда. Әхмәт Тимер, кызып китеп. — Әх, син, эт калдыгы, кызыл большевик!—дип Ибраһимга таба килә g башлады. Әмма Атай өлгеррәк булып чыкты, арттан килеп, Ибраһимның башы-Z на нәрсә беләндер сукты. Ибраһим, ах, дип, чайкала-чайкала җиргә егыл- Г ды... Кемдер, каты итеп: — Нәрсә карап торасыз, бирик кирәкләрен!—дип кычкырды. ф — Канга-кан, җанга-җан!—дип шаулаша-шаулаша, әсирләр полицай- х ларга ташландылар. ° Бәрелеш китте. Бу хәлне күреп, крепость түбәсеннән сакчылар пуле- з мсттан атып җибәрделәр. Озак та үтмәде, автомат тоткан немецлар, этләр ; ияртеп, зона эченә йөгерешеп керделәр Шулай да ку!л сугышы шактый s дәвам итте, һавага ата-ата, немецлар этләре ярдәмендә әсирләрне тарката = алдылар. Без кухняда яшерендек. Ниһаять, зонада тынлык урнашты Кухняга лагерь коменданты белән немец офицерлары һәм солдатлары ч атылып керде. Мөдир бүлмәсеннән Әхмәт Тимер белән Атай чыкты : йөзләре агарган, үзләре калтырана, в Президент» зонадан немецлар сагы астында китәргә мәҗбүр булды. Тәрәзәдән урамга күз салдым. Унлап әсир килә. Якыная башлагач, араларыннан Мәхмүт абыйны танып алдым. «Капут команда»сында эшләүчеләр, димәк. Мәетләрне рәткә салырга тотындылар. Мәхмүт абый берсен икенче урынга аерым салды. Озаклап карап торды. Аннары җиң очлары белән күзләрен сөртте. «Ибраһим мәетедер»,—дип уйладым мин Күзләремнән кайнар яшьләрем тама иде.. Зыятдинов безне җыйнады да: — Бүген әсирләргә аш та. чәй дә булмаячак,—диде.—Эш урыннарыгызны җыештырыгыз да, иртәнгә чаклы ял итегез. Кайтышлый мәетләр янына тукталдым. Ибраһимның гәүдәсенә озак карап тора алмадым, күзләремнән тагын яшь ага башлады... Блокта. Мәхмүт абыйны кочаклап, үкереп елап җибәрдем. — Энем кебек иде.—диде Мәхмүт абый да үкси-үкси. — Гел бергә идек... — Мәхмүт абый, нигә аларны бүген күммәдегез9 — Иртәгә иртән дә күмәргә кушмадылар Кем каршы килә, аларны да үлем көтүен белеп торсыннар, диделәр. — Болай булгач, бу вәхшиләр бездән үч алачаклар икән.—диде кемдер. — Безне зур көрәшләр көтә, —диде Мәхмүт абый — Ибраһимны оныт мыйк Югалтулар зур иде легионга беренче язылу көнендә. Шулай да әсирләрнең, коралсыз килеш, Муса абыйның яшертен җитәкчелегендә ирешкән беренче җиңүе дә иде бу вакыйга. Болай да ярым ач әсирләрнең ашамыйча калып төн үткәрәчәкләре берәү өчен дә яңалык булмады Немецларның бу чираттагы явызлыгы Әхмәт Тимернең җиңелүе өчен уч алу иде Әсирләрнең, үз блокларында гына җыелышын, зармоңнарын уртаклашудан бүтән чаралары юк иде. Без. кухня эшчеләре, хезмәткә таң алдыннан ук китәбез. Башкалар йоклап кала әле. Бүген исә аларның күбесе урамда иде инде, митинг вакытында һәлак булган иптәшләре белән саубуллашалар, фашистларга, Әхмәт Тимергә чиксез нәфрәтләрен белдерәләр. Кухня тәрәзәсеннән тышка күз салдым. Өлкән полицай Акчурин «Капут командасы»ннан берничә әсирне ияртеп килә. Мәхмүт абый да шунда, Элек Ибраһим белән икесенә бер носилка тоталар иде. Бүген Илдар исемле егет белән парлашканнар. Илдар да яшь, сөйкемле егет. Мәхмүт абый минем карап торуымны шәйләде, ахры, кухня ягына борылды да ике кулын күрештереп куйды. Дустың белән хушлаш, диюе инде... — Синең янга ашыгуым әле, Солтан,—дип сөйләнә-сөйләнә керде Гайнан. Күрешкәндә үтә дә якын итеп карады.— Муса абый Мәхмүт абый белән сиңа сәлам әйтергә кушты. Без икебез дә сезнең кайгыгызны уртаклашабыз. Шәп егет иде Ибраһим...—дип чыгып та китте. ...Ачлык, ялангачлык тагын элекке дәрәҗәсенә әйләнеп кайтты. Вафат булучылар күбәйде. Башкаларга сабак булсын, диптер инде, легионга язылучыларны әйбәтрәк ашаталар. Алар каршыдагы иркенрәк зонада яшиләр, тышкы кыяфәтләреннән, сөйләшүләреннән канәгать булулары сизелеп тора. Безгә алар белән якыннан аралашырга рөхсәт итмиләр. ...Гайнанның төсе үзгәргән, каушый, тотлыга. — Муса абыйны... алып киттеләр... — Кемнәр? Кая алып киттеләр? — Немецлар инде... Кая алып киткәннәрен... кем белсен... — Шунысы да бар бит әле,—дип тынычлана төште, Гайнан. —Бу хакта ишеткәч, әсирләр тавыш куптармасалар, ярар иде. Муса абыйны бик яраталар бит. Тавышлансак, легионга язылу митингысындагы кебек хәл кабатланасын көт тә тор. Эзләнү башланса, аның якыннарын да алып китәчәкләр. Муса абый гауга чыгармаска кушты. Шахтер Мәхмүт агайның әсирләргә сүзе дә үтә, диде, тыныч булырга әсирләрне берүк үгетли күрсен, диде. Кич кайткач, мин әйткәннәрне аңа җиткер. Кинәт кенә күз алдым караңгыланды, башым әйләнде. Көнне көч-хәл белән уздырып җибәрдем. Борчылуымны Мәхмүт абый кайтуга ук сизеп алды. — Ни булды? — дип сорады, ул, әсирләр белән сөйләшеп утырган җиреннән кузгалып. Муса абый турындагы хәбәрне һәм аның Мәхмүт абыйга үтенечен әйттем. «Кичке базар» вакыты җитеп килә иде, Мәхмүт абый: — Әйдәгез, шунда башкалар белән дә киңәшик,—диде. «Кичке базаряда тавыш купмаган, Мәхмүт абыйны тыңлаганнар. Гайнан да күпләрне алдан үгетләп өлгергән булган. Яңа хәбәр дә таралган «Кичке базаряда. — Легионерлар яши торган зона янындагы беренче блок —төрмә икән,— дип сөйләде Мәхмүт абый.— «Кичке базаряда, алдашуны бетерик, дигән хәтерлисезме? Аларның икесен дә шул төрмәгә япканнар. Муса белән бер блокта яшәгән булган алар. Митингның хурлыклы төстә таралуын Мусадан күрәләр икән... Гайнан белән күптән күрешкән юк. Авырып киткәндер, дип уйладым. Шуны белергә дип, аның белән эшләүче Хәйдәр абый янына сугылдым. — Ишетмәдеңмени?—диде ул минем соравыма каршы.— Аны да алып киткәннәр бит... Кайгы өстенә — кайгы. Серләшер кешеләрем дә бетеп бара. Зонада яңа хәбәрләр күбәя башлады. — Төрмәгә ябылган теге ике әсирне чыгарганнар,—диде Мәхмүт абый.— Сөйләшеп тордым. Бик ябыкканнар. Муса хакында бик эзләнәләр, чакыра калсалар, «белмимянән башка сүз әйтмәгез, дип кисәттеләр. Икенче көнне тагын бер яңалык — Гайнан кайткан. Өстәвенә, яңадан кухняда эшләргә рөхсәт иткәннәр. Төшке аштан соң үзе минем янга керде. Өстендә — Белги я солдаты кисме. Кочаклашып күрештек. — Мәхмүт абыйга да, сиңа да Муса абыйдан сәлам,—дигәч, бөтенләй сүзсез калдым. Гайнанның кайтуы хәлләрнең әйбәтрәк үзгәрүенә әсирләр арасында ышаныч уятты. Ашның сыйфаты кабат яхшырды Мунча кертеп, өс-башларны алыштырдылар. Агач башмаклар урынына күн ботинкалар бирделәр. Боларның сәбәбен берәү дә аңлатып бирә алмады. Тиздән мине тиф бәреп екты. Ике айдан артык лазаретта ятарга туры килде. ■ X • • • ® а О Ничә тәүлек аңсыз ятканымны белмим. Исемә килгәч, көч-хәл белән д күтәрелдем дә, як-ягыма күз салдым Тирә-юньдәгеләр ыңгыраша, сата- g шып сөйләшә. Кайда ятуымны аңламыйча тордым. Шул чакта ак халатлы х берәү, яныма килде дә, җайлап кына урыныма кире яткырды. Кан тибс- = шемне тикшерде, култык астыма градусник куйды. Аны алып карагач * — Хәлең ярыйсылана инде, лазаретка кергәндә, температураң кырык =: бер дә биш иде, —диде. Мин: ? — Иптәш доктор, — дип дәшә башлаган идем, ул миңа якын ук иелде дә, елмаеп: « — Биредә «иптәш» дигән сүз юк, —диде —Аннары, доктор да түгел мин, фельдшер. Исем-фамилиям дә юк минем Йомышың булса, доктор әфәнде, диген Янымда ятучы бер агай, миңа гаҗәпләнеп карап: — Кайда ятканыңны белмисеңме әллә син? Без бит лазаретта, фашистлар кулында,—диде. Хәлләр бераз уңайлангач, өзелеп-өзелеп ашыйсы килә башлады. Дүрт кешегә бер эрзац икмәк, көнгә өч мәртәбә баланда бирәләр. Шул чакта медицина хезмәткәрләренең изгелекләренә тагын бер мәртәбә таң калдым. Хәл эчендә ятканда, без ашаудан язганбыз. Әмма безгә тиешле икмәкне җыеп барып, сохари киптергәннәр, хәзер шуны чәй эчкәндә әз-әзләп бирәләр иде. Аякка баскач, безне урамга чыгарып бастырдылар. Хәзер үзегезнең зона полицайлары алып китәрләр, диделәр «Безнең» полицайлар башта лазаретка кереп ниндидер кәгазь алдылар. Үз зонабызда комендант Атай яши торган блок янында туктаттылар. Берсе блок эчеңә кереп китте. Ерак түгел эшләп йөрүче әсирләр арасыннан Мәхмүт абыйны эзләдем, тик ул күренмәде Гомумән, монда халык гадәттәгедән азрак булып тоелды. Әллә легионга язылучы сатлык җаннар күбәйде микән? Менә блок эченнән Атай белән теге полицай чыкты. Лазареттан алган кәгазь хәзер Атай кулында иде Мин аңа чиксез нәфрәт белән карап тордым. Аны әсир дип берәү дә әйтмәс, чып-чын фашист иде ул. Ибраһим дустымны ул сугып үтерде бит. Атай, кулындагы кәгазьгә күз йөртеп чыкты да, аптыраулы кыяфәт белән: — Ун кешегә җиңел эш ничек табыйм ди мин?—диде.—Үтәмичә дә ярамый —врачлар кушкан. Нишләргә соң?—Аннары һәрберебездән аерым- аерым сораша башлады:—Лазаретка киткәнче кайда, нинди эштә идең? Чират миңа җитте. — Мин, комендант әфәнде, кухняда чәй кайнаттым Атай миңа күзләрен акайтып карап торды. Безне алып кайткан полицайга борылып, ачулы тавыш белән — Бу йолкышны кухняга илт, — диде.— Үз урынында эшләсен. Калганнарын, Акчурин савыгып чыкканчы, блоклар эчен чистартырга куй. Атайлар блогы безнеке белән янәшә иде. Ишеккә күз төшереп, анда ниләр бар икән, дип уйларга өлгермәдем, аннан Мәхмүт абый килеп чыкты. Мине шунда ук таныды. — Солтан, син исән икәнсең бит! — дип кочаклап күреште. Икебезнең дә күзләр яшьләнде. Бер-беребезгә карашып, ни әйтергә дә белмичә торганда, полицай тупас кына: — Әйдә, киттек, вакытым юк, эштән соң сөйләшерсез,—диде дә кухняга әйдәкләде. Анда мине Зыятдинов үзе каршылады. — Савыктыңмы?—диде.— Ярар, бүгенгә кайтып ял ит, иртәгә килерсең. Мәхмүт абый мине зонадагы яңалыклар белән таныштырды. — Хәзер вафат булучылар саны кимеде, элек «Капут командасы»нда йөзләп кеше идек. Сигез калдык. Күптән түгел зонага яңа әсирләр китерделәр. Сафка тезделәр дә лагерь тәртипләре белән таныштырдылар. Шунда ук теге легионнан Саматны дәшеп китерделәр, сөйләргә куштылар. «Мин сезгә «ИделУрал» дәүләте исеменнән мөрәҗәгать итәм, — диде ул.—Без әнә каршыдагы зонада яшибез. Андагы тормыш белән мондагысының аермасы— җир белән күк аермасы. Мондагылар авыр эштә, ә без ял итәбез. Монда эченә йомычка тутырылган мендәргә ятып йоклыйлар. Безнең урын-җир яхшы Радио тыңлыйбыз. Ашау-эчү дә күпкә яхшырак. Атна саен мунча керәбез, эчке киемнәребезне атна саен алыштырабыз. Күптән түгел генә Мәскәү радиосын тыңладык. Анда безне, туган илен сатучылар, дип атыйлар икән. Әсирләрнең гаиләләрен дә хөкемгә тартачаклар икән. Әсир әфәнделәр, Кызыл Армиянең хәле бик начар, немецлар Уралга якынлашып киләләр. Димәк, тиздән сугыш бетәчәк. Бөек Германиянең җиңүе белән бетәчәк. Берлиннан килгән вәкил безгә менә мондый шатлыклы хәбәр җиткерде: легионга үзләре теләп язылучылар озакламыйча Идсл- Урал дәүләтенә — туган якларына, гаиләләре янына кайтып китәчәкләр. Җиңүчеләр булып. Андыйларга зур хокуклар биреләчәк. Җирнең иң яхшы өлешен алар бүлеп алачак». Шулай дип сөйләде Самат. Аннары легионга язылырга теләүчеләрне барлый башлады. Өнди торгач, чыгып басучылар булды үзе, алай да күп түгел. Аларны шунда ук каршы зонага алып киттеләр... Мәхмүт абый зонада күбрәк йөри, шуңа күрә ул яңалыкларны алдан- рак ишетә. Ә безнең юл —блок белән кухня арасы’ Кухняга керүчеләрдән генә яңа хәбәр ишетеп була. Кухняга исә һәркемгә керергә ярамый. Истәлекләремдә «керү-чыгу»ларны еш искә алырга мәҗбүрмен. Бу, беренчедән, әсирлек хәлләренең төгәллеге өчен кирәк булса, икенчедән, зонаның сахра түгеллеген онытмыйк — анда аралашу да чикләнгән... х — Чиркәү янындагы мәйданда сәхнә ясап маташалар, — диде Мәхмүт абый, кич эштән кайткач.—Эскәмияләр дә куйганнар. Тагын митинг уздырырга җыеналар бугай. — Бу кабахәтләргә ирек бирелгән, ни теләсәләр, ШУНЫ эшлиләр,—диде кемдер. ...Лагерьда бер төрле, легиондагылар өчен икенче төрле тормыш дәвам итә. Легионерларны иртән крепостьтан алып чыгып китәләр дә, немец техникасын өйрәтәләр. Җырлап баралар, җырлап кайталар... Игъланнар тактасына белдерү эленгән: «Әсир әфәнделәр! Зур җыелыш булачак. Көн тәртибендә: 1. «Идел-Урал» дәүләтенең яңа президенты Шәфи Алмас әфәнде белән әңгәмә. 2. Зур концерт» Әсирләр, игъланны укыйлар да, үзара фикерләшәләр, яна президент дигәннәре нинди асыл кош икән тагын, диләр. Шунда Мәхмүт абый без һич тә көтмәгән яңалык әйтте: — Эштән кайтканда, легионерлар зонасында Мусаны күрдем. ф Өстендә — яңа костюм, башында — эшләпә. Тазарып киткән Теге сатлык ы җан Самат белән сөйләшеп тора иде. Концертны да Муса оештырмыймы д икән әле... * 1943 елның беренче июль иртәсе. Башта легионерларны сафка тезеп - алып киттеләр. Аннары — безне. Чиркәү янындагы мәйданга җиткәндә, лс- = гионерлар алдагы урыннарга утырышкан иде. Безнең күбебезгә басып то- з рырга калды. Әсирләр күп, шулай да тынлык монда. Сәхнәгә гражданский - киемдәге таныш түгел кешеләр дә чыгып утырды. Муса Җәлил белән Гай- = нан Кормашны тиз танып алдык. Атай урыныннан торды да: — «Идел-Урал» дәүләтенең яңа президенты Шәфи Алмас әфәндегә сүз * бирелә! —диде. и — Сүз җаеннан шуны әйтәм — без беренче «президент» Әхмәт Тимернең ни өчен алыштырылуы сәбәбен төшенмәдек. Бәлки, ул тынлаусызрак булгандыр да, немецларга Шәфи Алмас кебек карусызрак кеше кирәк булгандыр... Шәфи Алмас сәхнә алдына басты. Легионерлар, полицайлар һәм сәхнәдәгеләр кул чапты. Алкышлар тукталгач. Шәфи Алмас сөйли башлады: — Хөрмәтле легионерлар һәм әсир әфәнделәр! Мин «Идел-Урал» комитеты әгъзалары тарафыннан сайланып куелган президент булам. Әрләшергә, куркытырга, өркетергә килмәдем. Сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшергә телим. Әле Берлинда чакта ук ишеткән идем: монда әсирләр ачлыктан күпләп һәлак булалар икән. Мин менә алдагы рәттә утыручыларга карап торам — алар да шыр сөяккә калган булганнардыр. Хәзер исә алар егетләр кебек. Сәхнәдәгсләргә карагыз әле. алары —артистларыбыз. Мин озак сөйләп тормыйм, хәзер сезгә «Идел-Урал* гәҗите таратырлар Гайнан Кормаш, көләч йөзен балкытып, сәхнә уртасына чыкты. Башын түбән иде. Концертны башлап, Муса абыйга сүз бирде. Сәхнәдә без күреп белгән, өстенә каешланып беткән гимнастерка, аягына авыр агач башмаклар кигән, күзләре эчкә баткан, битләрен сакал-мыек баскан Муса түгел, бөтенләй бүтән кыяфәтле Муса басып тора иде. Өстендә костюм, ак күлмәк кигән галстук таккан, чиста итеп кырынган. Әсирләр тын утыралар. Бу концертның асылына, Муса Җәлилнең үзгәрүе серенә төшенмибез әле... — Хәзер, дуслар, мин сезгә шигырьләр укыйм. Башта Чулпан кызыма багышлап язылган шигыремне тыңлагыз. Киткән чакта, кызым, ниго тулай. Күзләремә әрнеп карадың'1 Сиздеңмени әткәң йөрәгенең Синен янда өзелеп калганын'1 Муса абый шигырьләрен дулкынланып укыды Аның мондый халәте безгә да күчте. Әсирләр шагыйрьне урыннарыннан торып алкышладылар Концерт озак дәвам итте. Ул безнең күңелләрдә халык моңнарын у ятты. Соңыннан сәхнәгә Шәфи Алмас, тагын берничә билгесез кеше һәм зона коменданты Атай менде. — Хөрмәтле әфәнделәр, без өләшкән гәҗитләрне укыдыгызмы?—дип мөрәҗәгать итте әсирләргә «президент». — Укыдык. — Таныштык. — Ә концерт ошадымы? — Ошады. Рәхмәт егетләргә, кайгыларыбызны тараттылар, гаиләләребез искә төште... — Әфәнделәр, легионерларның сезгә әйтер сүзләре бар. Әлеге дә баягы Самат элекке сүзләрен кабатлады, легионерлар тормышын мактады. — Хәзер бе*з ике йөзгә якын. Беребез дә тормышыннан зарланмый. Өстебез бөтен, тамагыбыз тук, ятагыбыз чиста. Хәзер немец армиясе коралларын өйрәнәбез. Немецның сугыш кораллары һәм техникасы шәп. Шуңа күрә бөек Германия, Кызыл Армияне тар-мар итеп, алга бара. Зур рәхмәт Гитлер хәзрәтләренә! Сезгә дә рәхмәт, президент әфәнде, бөтен көчегезне биреп, безнең бәхетебез өчен тырышасыз... Әмма ул сүзен йомгакларга өлгермәде, Шәфи Алмас аны сорау биреп бүлде: — Сез үзегез кызыл большевикларга каршы көрәшергә әзерме соң? — Әлбәттә, әзер, президент әфәнде! — Рәхмәт. Самат әфәнде, тагын да әйтер сүзегез бармы? — Мин барлык әсирләрне дә легионга язылырга чакырам! Әсирләр шаулашып алдылар. Шәфи Алмас аларны ишетмәмешкә салышты. — Хөрмәтле әсир әфәнделәр, кемнәр легионга язылырга тели? Яисә чыгып сөйләүчеләр бармы? — дип кат-кат сораса да, әсирләр авызларына су капкандай утыра бирделәр. Ниһаять, берәү кул күтәрде. — Берничә сүз әйтергә телим,—диде ул.— Мин «Идел-Урал» газетасын укып чыктым. Концертны ошаттым. Сез сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладым. Мин бу крепость эчендә күптәннән яшим. Ачлык-ялангачлыкны да күп күрдем. Туган илгә исән-сау кайтырга өметләнәм. Әмма сугыш тиз бетәрме соң, президент әфәнде? ' — Сугышны тизрәк бетерер өмен кызыл большевикларны тизрәк юк итәргә кирәк. — Минем әйтәсе фикерем башка. Күз алдыбызда көн саен дистәләрчә, йөзләрчә әсирләр вафат булды. Ул чакта сез кайда идегез, ни өчен алдан- рак чарасын күрмәдегез? Шул хакта уйлагач, сезнең легионга языласы килми, һәм мин язылмыйм! Ул сөйләп бетергәч, әсирләр хәйран гөрләшеп алдылар. Шәфи Алмас кызып китмәде, тыныч кына тынлап утырды. Икенче бер әсир урыныннан сикереп торды. — Президент әфәнде,—диде ул,— менә безнең гаиләдән биш кеше сугышка киткән, ә инде әти белән әни ягыннан туганнарны санасаң, утыз биш булабыз. Сезнең легионга язылсам, мин утыз дүрт туганыма каршы сугышам була бит... Моңа охшашлы сөйләүләр шактый булды. Шәфи Алмас аларга туры гына җавап бирә алмады. Әмма: — Хөрмәтле әсир әфәнделәр, без күп кенә лагерьларда булдык инде. Башкаларда мондагы кебек каршылык күрсәтмәделәр. — дип шактый саллы дәлил китерде ул.—Уйланыгыз әле... — Мин язылам,—диде берәү. — Монда килегез, әсир әфәнде. Фамилиягез ничек? — Сәйфетдинов. . — Хәрби дәрәҗәгез? — Өлкән лейтенант. — Рәхмәт, котлыйм сезне, Сәйфетдинов әфәнде. Тагын теләүчеләр — Мин. Фамилиям — Гыйззәтуллин, хәрби дәрәҗәм —лейтенант. ...Муса абый, Шәфи Алмас янына килеп, нәрсәдер әйтте. Шәфи Алмас елмаеп куйды, бераз уйланып торгач: — Хөрмәтле легионер әфәнделәр, «Идсл-Урал» дәүләтенең президенты буларак, Сәйфетдинов белән Гыйззәтуллин әфәнделәрне рота командирлары итеп билгелим,—диде. Легионга хәтсез кеше язылды. Ахырдан Шәфи Алмас әсирләргә мөрәҗәгать итәргә онытмады. — Тагын теләүчеләр булса, комендант Атай әфәндегә килеп язылырсыз. Бүгенгә сөйләшүне туктатып торабыз,—дип тәмамлады ул. Таралыштык. Иртәгесен Муса абый белән йөзгә-йөз очраштык. Бер-беребезнең күзләренә карашып озак тордык. Сөйләшер сүзләр күп тә, юк та кебек. ' Ниһаять: — Гайнаннан ишеттем синең хәлләреңне.—дип башлады Муса абый.— Каты авырып алгансың икән. Чыдарга язган безгә. Бирешмә, тиздән ныгып та җитәрсең. Хәзер тормыш алай начар булмаска тиеш. Теге митинг бүгенгедәй күз алдымда. Дустыгыз Ибраһимның вәхшиләрчә үтерелүе һич күз алдымнан китми... — Аннары сүзен башкага борды.— Шулай да без хәзер икенче төрлерәк эш итәргә тиешбез. Шахтер Мәхмүтнең хәлләре ничек? — һаман да «Капут командасы»нда эшләп йөри — Легионга язылмадымы? — Юк. Язылучыларга да нәфрәтләнә. — Шулайдыр, җентекләп анлап җиткермичә, бер эшкә дә капылт кына алынмас ул. Муса абый, түш кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь алып, аны миңа сузды. — Моны тиз генә яшереп куй. Мәхмүт агайга бирерсең. Ярый, мин киттем. Кичен Мәхмүт абыйга теге кәгазьне бирдем. Анда болай дип язылган иде: «Кадерле иптәш! Легионга язылу туган илебезгә һәм халкыбызга хыянәт итү түгел. Киресенчә, без шундый юл белән генә Кызыл Армиягә ярдәм итә алачакбыз. Комитет» Легионга бик күпләр язылды. Мәхмүт абый да. Мин. Муса абыйның кушуы буенча, шушы эшемнән китмәскә тиеш идем Алда көрәшнең тагын да зурысы, җаваплысы, куркынычы көтә иде безне...

Реклама