Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ә син беләсеңме?

Ә син беләсеңме — Бу язларны Минем сөю алып килде бит. Хәтта Кояш, минем сөюемә Җылы бирче, диеп килде бит. Ә син беләсеңме — Хыялыңны Минем сөю бизәп китте бит. Агачларда иркә-йомшак бөре Минем сөю булып типте бит. Ә син беләсеңме — Сөюемнән йолдызлар да бит нур сорады — Сиңа бирү өчен... Исәр җил дә Сөюемнән минем наз алды — Сине үбү өчен... Хаталандым. Тагын хаталандым. Тик бу юлы яшьләр Чыкмады. Бары көлдем генә. Болытлы күк. Саф яңгырын коеп. Яңа хатам белән. «Котлады». Мин сине яраттым. Аннан соң югалттым... Ләкин түгел сине, Мәхәббәтне.Мин алдандым. Кинәт кенә түгел — Кечкенәдән. Бәхетле бул, кызым, дигәндә. Аның нәрсә икәнлеген Әнием дә никтер әйтмәде. Башкаларда аны аңлатмалы. Минем бала күңелемдә Бәхет төшенчәсе Алсу буяуларга буялды. Үсте, зурайды. Алсу томан беркөн таралды Бар да соры төстә икән. Шыксызлыкны күрмәс өчен Тиеш идем мин йомарга күзем. Ә мин, тиле, аның саен Зуррак ачып күзем карадым Мин алдандым мыни'.’!. Ә нигә соң Алсу томан кинәт таралды?Җилдән туган сөю түгел иде. Хисләремне җилдән җыймадым. Җир һәм күктән алдым. Яфрак очларыннан җанга җылы тамды. Кочак-кочак ак болытлар назы йөрәгемә сеңеп калды. Җил бөтерелеп урап килде. Сөюем не. ду л ы и -ду л ы и. Тамыры белән тартып алды. Татлы газапларны, сагышларны Утка, суга салды. Хисләремне җилдән җыймасам да. Хисләремне җилләр тартып аллы