РЕПРЕССИЯЛӘНГӘН ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ

Мәхмүт Галәү Мәхмүт Галәветдин улы Мәржани 1886 елның сентябрь аенда Казан губернасының Арча өязе Таш- кичү авылында мөгаллим хәлфә гаиләсендә туа Иҗатын 1906—1907 елларда Баку һәм Әстерханда чыга торган газеталарда кечкенә мәкалә-фелье- тоннары белән башлый. Соңыннан Оренбургта публицистик мәкаләләр, иҗтимагый мәсьәләләргә багышланган брошюралар бастыра, үзе мөхәррир булган «Кармак» исемле көлке журналда сатирик, юмористик язмалары, фельетоннары белән катнаша. Егерменче еллардан башлап нәфис әдәбият олкәсендвге эшчәнлеген киң жәелдереп җибәрә. Очерклар, хикәяләрдән тыш. берничә пьеса ижат итә (алар арасында иң житдиләре «Саламторханнар». «Пугач явы»> һәм «Канлы тамгалар» исемле зур тарихи эпопея өстендә эшли башлый Туктаусыз эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә дүрт томлык эпопеянең беренче ике китабы гына язылып тәмамлана Алары да ул елларда татарча басыла алмый. 1931 һәм 1933 елларда Мәскәүдә «Муть» һәм «Мухаджиры» исемнәре белән русча басылып чыга. Татар әдәбиятында тарихи реалистик прозага нигез салган бу романнарның татарча оригиналлары язучыны кулга алганда конфискацияләнеп юкка чыга Фәкать җитмешенче елларда гына алар, русчадан каба? тәржемә ителеп, беренче тапкыр Казанда татарча басмада дөнья күрделәр М. Галәүнсң кайчан һәм ничек кулга алынуы тогәл билгеле түгел Истәлекләргә караганда, аны Мәскәүдән Казанга сорау алырга китерәләр Махсус киңәшмә (ОСО) утырышы 1937 елның 4 ноябрендә була (карары билгесез). НКВД белешмәсенә караганда, язучының гомере 1938 елның 12 ноябрендә өзелә Ләбиб ГЫЙЛЬМИ Ләбиб Гыйльман улы Гыйльманов 1906 елның 12 июнендә Татарстанның Әлмәт районы Иске Баг- раж (Елховой) авылында крестьян гаиләсендә туа. Әдәбиятка утызынчы еллар башында килә 1930 елда аның «Сәнәклсләр» исемле поэмасы аерым китап булып басылып чыга Аннан бер-бер артлы балалар һәм зурлар өчен язылган шигырь җыентыклары. проза әсәрләре басыла Язучыпрозаик буларак, ул укучыларга бигрәк тә үзенең «Чын мәхәббәт» (1934-—1936) исемле романы белән билгеле. 1935—1937 елларда ул «Яшь ленинчы» газетасы һәм «Пионер каләме» журналында мөхәррир булып эшли. Л Гыйльми 1937 елның 21 сентябрендә кулга алына. Контрреволюцион эш алып баруда гаепләнә. Казан төрмәләрендә жәфа чигә. 1938 елның 9 маенда СССР Югары судының күчмә сессиясе аны үлем җәзасына хөкем игә. Карар шул ук көнне Черек күл подвалында башкарыла Кабере Казанның Архангел зиратында дип уйланыла Дәвамы. Башы 2 кче санда. Аяз Гыйләҗев Аяз Мирсәет улы Гыйләжев 1928 елның 17 гыйн- • варында Татарстанмын Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. Беренче хикәясе 1948 елны ук басылса да. кулга алынуы сәбәпле, әдипнең актив ижат эшчәнлеге жи- де-сигез елга тоткарланып тора Хәзерге көндә Аяз Гыйләжев—өч дистәгә якын пьеса, дистәләрчә хикәя, берничә роман авторы Әмма аның художниклык осталыгы һәм кырыс реализмы аеруча повесть жанрында ачылды Егермеләп повесть арасында «Өч аршын жир» (1962). «Язгы кәрваннар» (1972). «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» (1973). «Җомга кон кич белән» (1979), «Әтәч менгән читәнгә» (1980) кебек үзенчәлекле повестьлары әдәби тормышта зур вакыйга буларак яңгырадылар 1987 елда ул повестьлары өчен Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, ә тагы берничә елдан РСФСРның М Горький исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды А. Гыйләжев КДУ студенты чагында. 1950 елнын 22 мартында кулга алына Аны Совет властена каршы пропаганда алып баруда га сплиләр. Чынында исә бу Бсрия ялчыларының милли интеллигенцияне юк итү. аның сәләтле яшь вәкилләрен жысп алу максаты белән башлап жибәргән яңа жинаягс иде Шул ук елның декабрь аенда ябык суд (ОСО) А Гыйләжевны жиде елга ирегеннән мәхрүм итә. 1951 елның башыннан алып 1955 елның августына кадәр ул Казагыстанның төрле лагерьларында — кирпеч заводында балчык казучы, төзелештә ташчы, бетон коючы, бригадир һәм десятник булып эшли Сталин үлеменнән сок амнистиягә эләгеп. 1955 елның көзендә Казанга кайта, университетта Галимҗан' Ибраһимов Галимжан Гыйрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 мартында элекке Уфа тубернасының Эстәрлетамак оязс Солтанморат авылында мулла гаиләсендә туа Атаклы язучы, зур галим, күренекле жәмәгать һәм дәүләт эшлсклесс булган Г Ибраһимов гажәсп бай әдәби һәм фәнни мирас калдыра Утыз еллык ижат гомерендә ул егермеләп хикәя (алар арасында— «Көтүчеләр». «Табигать балалары». «Мәрхүмнең дәфтәреннән» һ б ) оч повесть («Татар хатыны ниләр күрми». «Кызыл чәчәкләр». «Адәмнәр»), дүрт роман («Безнең көннәр». «Яшь йөрәкләр». «Казакъ кызы». «Тирән тамырлар»), бер пьеса («Яңа кешеләр»), тарихка, тел белеменә караган дистәдән артык фәнни хезмәт, биш йозгә якын тәнкыйть һәм публицистик мәкалә яза Аларның шактый өлеше әдипнрң 1974—1987 елларда чыккан сигез томлык әсәрләр жыелмасында урын алганнар Фән. культура өлкәсендәге хезмәтләре очен Г Ибраһимов 1928 елда Дәүләт Сәнгать фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана 1932 елда аңа Ботснроссия Үзәк Башкарма комитеты карары белән Хезмәт Батыры дигән мактаулы исем бирелә. 1927 елдан башлап Г Ибраһимов. көчәеп киткән үпкә авыруы аркасында даими рәвештә Кырымда. Ялтада яшәртә мәжбүр була, берничә житди операция кичерә 1937 елның 29 августында каты авыру килеш ул кулга алына һәм. Казанга китерелеп. Пләтән тормәсснә ябыла Аны 58 статьяның унынчы (беренче бүлек) һәм унберенче пунктлары буенча, ягъни контрреволюцион троцкийчы оешма төзеп.' совет-партия житәкчеләренә каршы һожүм әзерләүдә гаеплиләр Әмма аңа гаепләү актын тапшырырга өлгермиләр — тормә шартларында тәмам азып соңгы ноктасына житкән үпкә авыруы әдипне 1938 елның 21 гыйнварында тормә шифаханәсендә доттьядан алып китә Кабере Казанның Архангел зиратында укуын дәвам иттерә Газиз Иделле Габделгазиз Салах улы Усманов 1905 елның 26 декабрендә Әстерхан шәһәренең Тияк бистәсендә эшче гаиләсендә туа Беренче хикәяләре, очерклары һәм фельетоннары 1925—1926 елларда Свердловск шәһәрендә чыга торган татар газста-журналларында басыла Г Иделле укучыларга иң элек проза әсәрләре авторы буларак билгеле Аның «Ерак Чытырман- лыда», «Рәүфнең балачагы». «Комсызлык», «Очрашулар», «Күпер», «Терсәк» кебек хикәя-повестьлары заманында укучылар тарафыннан җылы каршыланган «Дәүләт Бәдриев» исемле драмасы исә утызынчы елларда Тагар дәүләт академия театры сәхнәсендә зур уңыш белән бара Язучының публицистика, мемуар, әдәби тәнкыйть, тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Г Иделле 1937 ел ахырында. М Әмир белән бер вакытларда кулга алына 1939 ел ахырларында иреккә чыга Ләкин исәнлеге шактый какшаган була, рухи яктан да аны сындырып, горурлыгын таптап чыгаралар Сиксән яшенә чаклы яшәсә дә, шуннан соң ул әдәбиятта әллә ни зур эшләр башкара алмады. Газиз Иделле 1985 елның 27 июлендә Казанда вафат булды. Гата Исхакый Гата Камалетдин улы Исхаков 1887 елда Уфа губернасының Бере өязе Габдулла авылында крестьян гаиләсендә туа 1904 елдан Троицк мәдрәсәсендә. 1909 елдан Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укып белем алгач. Боре, Дүрюйле мәдрәсәләрендә милли әдәбият дәресләре алып бара. Күпьеллык педагогик тәҗрибәсенә таянып язылган «Әдәбият юллары» дигән дәреслек китабы 1920 елда Казанда «Сабах» нәшриятында басылып чыга Татар әдипләренең биографияләренә кагылышлы мәгълүматларны да үз эченә алган бу хезмәт, әдәби-фактик чыганак буларак, хәзерге кондэ дә әһәмиятен югалтмаган. Авторның 1913 елда донья күргән «11ота мөгаллиме» (мандолинада уйнарга өйрәткеч) дигән хезмәте дә үз заманында яшьләр арасында киң популярлык казана Гата Исхакый халык авыз иҗатын җыйнау, тәртипкә салу буенча да нәтиҗәле эшли, әмма аның җыйган материаллары матбугатка чыкмый кала 1937 елда ул кулга алына. Аның шуннан соңгы язмышы турында әлегә тогәл мәгълүматлар табылмалы Мансур Крыймов Мансур Кәрим улы Крыймов 1898 елда Татарстанның хәзерге Апае районы Чүри-Бураш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа 1918 елдан яза башлый, егерменче елларда Мәскәү һәм Казан көндәлек матбугатында еш басылган агитационпублицистик рухтагы шигырьләре, мәкаләләре, рецензияләре белән исеме таныла Соңга таба «Кызыл Бәдавам», «Яңа коннәр алдында». «Кызыл лачыннар», «Онытылган җырлар». «Фатыйма», «Партизаннар» кебек поэмалары һәм күпсанлы тезмә агиткалары, җырлары, маршлары, декламацияләре тупланган ике дистәдән артык китабы дөнья күрә. Утызынчы елларның икенче яртысында, сәламәтлеге начараю һәм матбугатта тәнкыйть сүзләре ишәю сәбәпле, аның иҗат активлыгы шактый сүлпәнләнә. Ул Мәскәүдән Уфага күчеп (Афзал Таһиров чакыруы буенча), гомеренең соңгы айларын шунда яшәп уздыра Ләкин НКВД тырнагыннан качып котыла алмый. А Таһиров кулга алынганнан соң. М Крыймовка да чират җитә. Аны 1938 елның 1 августында Уфа Кабере билгесез тормәссндә атып үтерәләр Фатих Кәрим Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов 1909 елның 9 гыйнварында элекке Уфа губернасының Бәләбәй өязе ACT авылында мулла гаиләсендә туа Әдәбияттагы беренче иҗат тәҗрибәләре 1926— 1929 елларга карый Шул чорда Казан җир тозу техникумында укучы студент егетнең республика мабуга- тында көндәлек темаларга багышланган мәкаләләре, фельетоннары, хикәяләре һәм балалар өчен язылган шигырьләре күренә башлый Әмма үзенчәлекле каләм иясе буларак формалашуы, укучыларга киң танылуы 1929—1937 еллар арасына туры килә Шул жидс-си- гез ел эчендә яшь авторның ике проза китабы, сигез шигъри җыентыгы басылып чыга. 1938 елның 3 гыйнварында, Ф Кәримне кулга алалар һәм контрреволюцион оешмада торып. Советка каршы пропаганда алып баруда гаеплиләр ТАССР Югары судының 1939 ел. 14 мартындагы утырышы шагыйрьне ун елга төрмәгә ябылуга һәм шуңа өстәп тагын биш елга гражданлык хокукларын чикләү җәзасына хөкем итә Шулай да. оч елга якын вакыт үткәннән соң. тоткынның туктаусыз җибәреп торган язма шикаятләрежалобалары тәэсирендә. СССР Югары суды алдагы хоксм карарын нигезсез дип табарга мәҗбүр була Ф Кәримнең «җинаять эше» яңадан тикшерүгә куела Нәтиҗәдә 1941 елның I декабрендә әдип акланып иреккә чыгарыла Берничә атнадан ул фронтка китә, башта солдат, аннары взвод командиры сыйфатында сугышның соңгы айларына кадәр алгы сызыкта була, берничә тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен ор- ден-медальләр белән бүләкләнә. Фронт тормышының хәтәр һәм авыр шартларына карамастан. Ф Кәрим һәр буш минутын әдәби иҗат өчен файдалана 1942—1945 еллар арасында ул тугыз поэма, икс повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык шигырь яза Әдипнең фронт шартларында шигъри иҗаты. М Җәлилнең Моабит циклы шигырьләре белән бергә, шул чор татар поэзиясенең иң югары ноктасын тәшкил итәләр Ф Кәрим Кенигсберг шәһәре өчен барган каты сугышлар вакытында. 1945 елның 19 февралендә һәлак була Фатих Кәрими Фатих Гыйльман улы Кәримов (Ф Кәрими) 1870 елның 18 мартында Бөгелмә өязе Миңлебай авылында ахун гаиләсендә туган Ф Кәрими — татар мәдәнияте, әдәбияте. татар халкының иҗтимагый фикере үсеше тарихында тирән эз калдырган мәшһүр шәхесләрдән берсе Иң элек ул үзенең унтугызынчы гасыр татар тормышының аерым күренешләрен, милли үзенчәлекләрен реалистик җирлектә, гуманистик рухта тасвирлаган әдәби әсәрләре белән билгеле Аның 1899—1902 еллар арасында басылып чыккан «Бер шәкерт илә студент*. «Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы». «Мирза кызы Фатыйма*. «Салих бабайның өйләнүе» исемле хикәяповестьлары татар мәгърифәтчелек әдәбиятының классик үрнәкләреннән саналалар Икенчедән, талантлы оештыручы, ялкынлы публицист-журналист буларак. Ф Кәрими татар халкының революциягә кадәрге милли азатлык хәрәкәтендә актив катнаша, татар милләтенең гражданлык хокукларын. мәнфәгатьләрен яклап. аның мәдәни милли мәгърифәт тарату эшенә үзеннән зур өлеш кертә, шул рәвешчә халыкның нҗгима- гый-милли аңы үсүенә уңай йогышы ясый Әдипнең милләт язмышы, аның демократик чаралар белән мөстәкыйльлеккә омтылуы турында алга сөргән фикер карашлар әле хәзер дә заманча яңгырыйлар Әдипне 1937 елның 4 авгусында Мәскәүдә кулга алалар 1937 елның 27 сентябрендә СССР Югары судының Хәрби коллегиясе Ф Кәримине үлем җәзасына хөкем игә. Хоксм карары шул ук конне гамәлгә кергән булырга тиеш Кабере билгесез үзенчәлекләрен. милли телен саклап сәясәтенә каршы армый-талмый көрәш багасы, мөхәррирлек иткән «Вакыт» калу өчен патша хөкүмәтенең колониаль алып бара, үзе җитәкләгән нәшрияты-матгаэетасы аша халык арасында гыйлем Галим Мөхәмитшин Галимҗан Мөхәммәтша улы Мохәмитщин 1911 елның 7 февралендә Татарстанның хәзерге Би- ектау районы Олы Солабаш авылында крестьян гаиләсендә туа. Утызынчы еллар балалар һәм яшьләр поэзиясендә бик актив эшләгән Г. Мохәмитшиннсң иҗат гомере бик кыска, нибары биш алты ел (1930—1936) гына дәвам итә. әмма шул кыска вакыт эчендә ул балалар өчен икс. яшьләр тормышына багълы өч шигъри җыентыгын бастырып чыгара Талантлы шагыйрьнең романтик рухтагы шигырь һәм поэмалары (Язгы чәчәкләр». «Масаюсыз кыз». «Очучыга». «Безнең яшьлек», «Яңадан корылу». «Мәхәббәт хикәясе» һ. б.) шул заманның яшь буын укучылары тарафыннан да, әдәби җәмәгатьчелек тарафыннын да җылы кабул ителәләр Г Мөхәмитшин —Г. Ибраһимовка илле яшь тулу уңае белән язылган мәгълүм котлау хатына кул куючыларның берсе Шуңа нигезләнеп, 1937 елның 26 октябрендә аны кулга алалар һәм адәм ышанмаслык җинаятьләрдә гаеплиләр (58 статьяның 7. 8, 11 пунктлары—ягъни яшерен оешма гозү. совет һәм партия җитәкчеләренә каршы һөҗүм әзерләү һ б.) 1938 елның 10 маенда СССР Югары судының күчмә сессиясе Г Мөхәмитшинне үлем җәзасына (атарга) хөкем итә Хөкем карары шул ук төнне гамәлгә керә Күмелгән урыны Казанның Архангел зиратында дип уйланыла Галимҗан Нигъмәти Галимҗан Әмирҗан улы Нигъмәтуллин 1897 елның 26 июлендә хәзерге Башкортстанның Чишмә районына кергән Үдрәкбаш авылында крестьян гаиләсендә туа. Иҗат эшчәнлеге Гражданнар сугышы чорыннан ук башланып, егерменче елларда яшь совет матбугаты һәм әдәбиятының теоретик һәм практик мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре һәм брошюралары белән исеме таныла («Октябрь һәм әдәбият», «Ленин һәм пролетариат революциясе». «Коммунизм турында», «Әдәбият мәйданында», һ б ). 1927—1932 еллар арасында ул аеруча нәтиҗәле эшли дүрт китап, иллегә якын мәкалә бастыра Бу хезмәтләрендә тәнкыйтьче- галим татар язучыларыннан М Гафури, Г Ко.тәхме- тов, Дәрдемәнд, Г Ибраһимов, Ш Бабич. К Нәҗми, Һ Такташ. А Шамов. И Гази. Г Толымбай һ б иҗатларына тирән анализ ясый, аларның иҗтимагый һәм эстетик карашларына шул чорның әдәбият белеме принципларыннан чыгып бәя бирергә омтыла Г. Нигъмәтинсң бай әдәби мирасы хәзәрге көндә дә тарихи һәм фәнни кыйммәтен югалтмаган Г Нигъмәти 1937 елның 16 сентябрендә кулга алына Берничә елга сузылган тикшерү барышында Казан һәм Алабуга төрмәләрендә утыра Аны троцкийчы контрреволюцион оешмада әгъза булып торуда гаеплиләр 1940 елның 17 гыйнварында Махсус «очлек» («тройка».ОСО) әдипне биш елга ирегеннән мәхрүм игәргә дигән хөкем карарын игълан итә Язучы-галимне Устьвымлаг исемле тоткыннар ла герына җибәрәләр Шунда ул 1941 елның 4 декабрендә вафат була (ачлыктан, хәлсезләнүдән булса кирәк) һәм Коми АССРның Тимер Юл районы Вожаель поселогы каберлегенә күмелә Кави Нәҗми Кави Һибәт улы Нәжмстдинов 1901 слнын 15 декабрендә элекке Сембер губернасы (хәзер —Нижний Новгород өлкәсе) Петрякс районы Красный Остров авылында крестьян гаиләсендә туа Беренче шигырьләре 1918 елда «Эшче» газетасы битләрендә басыла Егерменче елларда, зур ижади активлык күрсәтеп, әдәби хәрәкәтнең үзәгендә кайный. поэзия өлкәсендә дә. проза жанрында да шак тый уңышларга ирешә Аның «Чыныгу» (1923). «Иң соңгысы» (1924). «Шобага» (1925). «Миңлебикә кодагыйның кайгысы» (1926). «Таштугайга кайтмый быз» (1928) исемле хикәяләре һәм бигрәк тә «Яр буенда учаклар» (1928). «Якты сукмак» (1929), «Кояш лы яңгыр» (1930) повестьлары шул чор татар прозасының житди казанышлары буларак кабул ителә 1932 елдан К Нажми Татарстан Язучылары берлеген оештыру буенча зур эш башкара һәм 1934 елда татар язучылары осшмасынын беренче рәисе итеп сайлана 1934 елның августында Мәскәүдә үткән нау-мыскыллаулар. тәүлекләр буе аяк өсте бастырып торулар, юеш-салкын карцерларга ябып җәфалаулардан сон. ТАССР Югары судының 1939 ел. 16—19 мартта үткән утырышы аны ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм тагын биш елга граж данлык хокукларын чикләртә дигән хөкем карары чыгара Әдип, бу карар белән килешмичә. бер бер артлы гариэа-шикаятләр яза Ниһаять, эш яңадан каралып, шул ук елның 29 декабрендә әдипне, тулысынча аклап, иреккә чыгаралар, матбугат аша аның гаепсез булуын иһълан итәләр 1948 елны К Нажми үзенең иң күләмле һәм иң житди әсәрен — «Язты җилләр» исемле тарихи революцион романын тәмамлый 1951 елда бу әсәр СССР Дәүләт премиясенә лаек була, бик күп телләргә тәрҗемә ителә К Нәҗми 1957 елның 24 мартында Казанда вафат булды Мәҗит Рәфыиков Мәҗит Мәгъсүм улы Рәфынков 1925 елның 17 апрелендә Банткортстанныц хәзерге Күгәрчен рай оны Күгәрчен авылында укытучы гаиләсендә туа Беренче иҗат тәҗрибәләре (татарча һәм русча язылган шитырьләрс) 1944—1945 елларда, Ватан сугышында каты яраланып (арка сөяге имгәнеп) кайтканнан соң. Күгәрчен район газетасында басыла Әдәби иҗат эшен Башкорт дәүләт педагогия институтында (1944—1946) һәм Казан университетында (1946—1950) укыган елларында дәвам иттерә Ләкин сугыштан соң кабат көчәеп киткән репрессияләр студент шагыйрьне зур сынау алдына китереп бастыра 1950 елның I апрель төнендә, диплом эшетт як тарт а нибары берничә кон калгач. М Рәфыйковны кинәт кулга ала тар. Атты җинаятьләр кодексының дәһшәтле 58 нчс статьясы (10 һәм II пунктлары) буенча янәсе контрреволюцион яшерен оешмада әгъза булып торуда һәм Совет властена каршы пропаганда а тып баруда гаеплиләр Һәм. Махсус киңәшмә карары белән ун елга ирегеннән мәхрүм итеп Иркутск олкәссттдәге Бөтенсоюз азучыларының Беренче съездында ул татар матур әдәбияты турында зур доклад ясый, татар яэучыларыннан беренче буларак. СССР Язучылар берлеге идарәсенә әгъза итеп сайлана 1937 слнын язында К Нәжмине кинәт рәислектән төшерәләр, партиядән чыга ралар. ә 2 июльдә ул кулга алына Икс елга якын дәвам иткән сорау алулар, кый тозәтү-хезмәт лагерена җибәрәләр 1951 елның языннан алып 1955 елның ию тенә кадәр ул сәяси тоткын сыйфатында Тайшет Братск юлы тозелешен.тә эшли ФәкаГь Сталин үлгәннән соң гына, амнистиягә эләгеп, иреккә чыгарыла М Рәфыйков лирик җылылык белән өрстелгән документаль-мемуар характерындагы повестьлары һәм нәсергә тартым кыска хикәяләре белән танылды. Ул шулай ук сәләгле тәрҗемәче дә иде Аның тәрҗемәсендә рус телендә үз әсәрләре туплаган берничә җыентык һәм күп кенә татар азучыларының аерым әсәрләре (Г. Тукай прозасы Ш Камал. Н Дәүли. Хәсән Сарьян роман-повестьлары. М Әмир. И Гази. Г Әпсәләмов һәм башка авторларның хикәяләре) китап булып басылып чыкты. Әдип гомеренең соңгы елларында каты авырудан җәфаланды һәм 1986 елның 24 гыйнварында Казанда вафат булды. Сөббух Рәфыйков Соббух Һади улы Рәфыйков 1913 елның 15 июлендә Татарстанның хәзерге Сарман районы Нөркәй авылында туа Әдәби иҗат эшчәнлеген журналистикадан башлый: 1931 — 1937 елларда «Колхоз гәзите» (Казан), «Комбайн» (Сарман), «Кызыл яшьләр» (Казан) газеталары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр. редактор урынбасары, бүлек мөдире булып эшли Шул чорда аның шигырь һәм хикәяләре тупланган өч җыентыгы («Үсү җырлары», «Соңгы талпыну», «Үсмерчак») дөнья күрә 1937 елның 17 октябрендә әле егерме дүрт яше тулып кына өлгергән язучы, китап нәшрияты редакторы С Рәфыйков НКВД органнары тарафыннан кулга алына Сәбәбе ул. Г Мөхәмитшин, И Салахов һ б яшь язучылар белән бергә, Г Ибраһимовның илле еллык юбилее уңае белән язылган котлау хатына имза куйган икән. Ә бу вакыт — Г Ибраһимов инде кулга алынып, җәмәгатьчелеккә «халык дошманы» дип игълан ителгән Менә шул «җинаять»не сәбәп итеп. 1938 елның 12 маенда СССР Югары судының Хәрби коллегиясе С Рәфыйковны ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм тагын биш елга гражданлык хокукларын чикләргә дигән хөкем карарын чыгара Яшь әдип башта Соловки концлагерена, аннан Норильскидагы металлургия комбинаты төзелешенә җибәрелә 1947 елда хөкем срогын тутыргач та аңа туган якларына кайтырга рөхсәт итмиләр 1951 елның 9 июнендә шул ук элекке «җинаятьләре» өчен яңадан бер суд ясалып. Махсус киңәшмә (ОСО) карары белән әдип Красноярск краена гомерлек сөргенгә озатыла Туган якларына ул фәкать егерме ел үткәч —1957 елда гына кайту бәхетенә ирешә Тоткынлыктан кайткан елны ук С Рәфыйковның «Ак төннәр» исемле шигъри китабы басылып чыга Әмма язучы буларак ул киң җәмәгатьчелеккә үзенең «Беренче яз» (1958) исемле романы белән танылды Гомеренең соңгы елларында әдип «Тын елга буенда» исемле яңа роман төгәлләде (аерым басмасы 1972 елда дөнья күрде) Егерме ел тоташтан тоткынлык җәфаларыннан сәламәтлеге какшаган С Рә- фыйков 1971 елның 21 ноябрендә Татарстанның Яңа Зәй эшчеләр поселогында вафат булды. Дәвамы бар

Реклама