Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИ МӘДӘНИЯТНЕ ЯКЛАП

Татар әдәбияты классигы, күренекле галим һәм җәмәгать эш- леклесе Галимҗан Ибраһимов иҗат мирасыннан озак еллар буе «юкка чыгарылып торган» олы хәзинәнең халыкка кайтарыла башлавына дүрт дистәгә якын ел узып китте Шекер, шушы вакыт эчендә аның сакланган кадәресен эзләп табу, бастырып чыгару, гыйльми яктан өйрәнү юнәлешендә җитди генә омтылышлар ясалды Болар арасында иң мөһиме — әдипнең сигез китаптан торган «Әсәрләрле дөнья күрү (1974 —1986 еллар) Торгынлык чорының идео- логик күрсәтмәләре басымы астында аны төзү, текстларны сайлап алу, әсәрләргә искәрмә һәм аңлатмалар язу күптөрле ясалма киртәләрне, догмаларны җиңә-җиңә генә эшләнде Вәләкин Г Ибраһимов язганнарның якынча яртылашы әлегәчә таркау килеш ята Галимголәмә үзләренең фәнни хезмәтләрендә ошбу сигез томлыкка кертелмәгән әсәрләргә азмыкүпме мөрәҗәгать итсәләр дә, гади укучының алардан бернинди дә хәбәре юк дияргә була Бу иҗатның гаять тә зур әдәби-эстетик, фәнни һәм тарихи әһәмиятен таныйбыз икән, гомумән, әдәби һәм мәдәни мирасыбызга битараф түгелбез икән, әдипнең унике-унбиш томлы академик басмасын әзерләү эшенә керешү кирәклеге бик ачык рәвештә күз алдына килеп баса Г. Ибраһимовның әдәби әсәрләре, мәкаләләре, гыйльми хезмәтләре үз заманының иҗтимагый-сәяси фикер көрәшен, хәят сулышын гәүдәләндерү белән бергә, бүгенге тормышыбызны да тирәнрәк аңлауга, фаҗигале язмышлы милләтебезнең бүгенгесенә, киләчәгенә нисбәтле уй-фикерләребезне, омтылышларны ачыклауга хезмәт итәрдәй хосусиятләрен дә югалтмыйлар Моны шуларның фәкать берсенә— әдипнең «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак» исемле докладына (тезисларына) тукталу да исбатлый ала Бу хезмәтнең нинди иҗтимагый халәттә, нинди олы максат белән язылуы турында сөйләп тору ихтыяҗы юк Чөнки текстның үзендә үк болар хакында беркадәр мәгълүмат бар Ә менә хезмәтнең китап рәвешендә (әүвәл ул стеклографта күбәйтелеп, кулъязма хокукында кулланылган) басылып чыгуына бәйле бер-ике генә хәбәрне әйтми китү яра мастыр Татар мәдәниятенең киләчәк язмышы хакында фикер алышу ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты тарафыннан җыелган киңәшмәдә башланып, Салах Атнагулов һәм Галимҗан Ибраһимов тезислары «тирәсендәге бәхәсләр файдалы булудан бигрәк,, кирәгеннән артыграк кызулыгы һәм үткенлеге» (М Хатаевич) белән күзгә ташлана Киңәшмәдә соңра Г Ибраһимов тезислары партия өлкә комитеты раславыннан башка гына дөнья күрә (Бу аерата зур ялгыш дип бәяләнгән!) Һәм бераздан мондый рухтагы икенче киңәшмә үткәрелеп 1 Урысча исеме «О судьбе татарской культуры а условия» пролетарской революции и социалистического строительства» Т (ул чак әдип каты авыру, Кырымда), анда партия өлкә комитетының беренче секретаре Мендель Хатаевич үзе чыгыш ясый («Кызыл Татарстан», 24 V .1927) Ул, Г Ибраһимов тезислары С Атнагуловныкына караганда партиянең карашына якынрак дип санаса да, әдип фикерләрендә байтак зур ялгышлар таба (Г. Ибраһимов, хат язып, урысчага тәрҗемәсенең начарлыгын искәрткән дә була югыйсә). Бераздан, 1927 елның 14 июнендә, милли мәдәният мәсьәләсе ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты бюросына куеп тикшерелә һәм махсус резолюция кабул ителә. Анда С Атнагулов тезисларындагы хаталар да (милли мәдәният үсешен гадиләштерү, вульгарлаштыру, ассимиляцияне яклау һ б ) әйтелгән. Шул ук вакытта Г Ибраһимов тезисларының да җитди ялгышлары бар дип таныла Менә аларның кайберләре — милли мәдәниятнең мөстәкыйльлеген зурайтып күрсәтү, беркадәр идеаллаштыру; — татар милли мәдәниятенең үсешендә пролетариат ролен кечерәйтү, ә милли интеллигенциянекен исә зурайту; — фикер алышуда тыелган алымнар куллану Соңгысында күздә тотылган нәрсә милли мәдәнияткә мөнәсәбәтләрендә татар морзаларын совет учреждениеләрендә эшләүче партия членнары һәм партиясезләр белән чагыштыру, урыслаштыру сәясәтен уздырган патша чиновникларын совет аппараты хезмәткәрләре белән бер тактага кую Чынында исә Г Ибраһимовның бу хактагы уй-фи- керләре бүгенге көндә дә актуаль яңгырый. Г Ибраһимов тезисларындагы (китабындагы) «җитешсезлекләр»не башка кайберәүләр дә ачып салырга омтылган Шуларның берсе— Гомәр Толымбайский. Солтангалиевчелеккә каршы кискен көрәш, репрессияләр дулкыны башлануга, ул «Безнең юл» журналында (1929, N° 11) «Искәрмәгән бер уңлык турында» исемле мәкаләсен бастыра Олы әдипнең шәхесенә, иҗатына нинди генә мөһерләр сугылмый анда Аныңча, автор милли мәдәниятнең сыйнфый эчтәлеген күрми, буржуа тегермәненә су коя, китабында башыннан ахырына кадәр безгә чит караш үткәрелә, сыйнфый көрәш кискенләшүенә игътибар итми, либерал вак буржуазия сазлыгына төшкән һ б «Сул фразаларга каршы көрәшүне һичбер туктатмастан, бу китаптагы реакцион фикерләргә каршы көрәшүне хәзерге вакытның зур бурычларыннан итеп алырга туры килә» (25 бит),—ди Толымбайский Киресенчә түгел микән? Минемчә, Г Ибраһимов хезмәтендәге фикри байлыкны тирәнтен өйрәнүне хәзерге вакытның мөһим бурычларыннан берсе итеп санарга кирәк!