Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҢГЕЛЕК МӘХӘББӘТ ОБРАЗЫ

Сынлы сәнгатьнең, топ һәм мәңгелек темаларыннан берсе, мөгаен. хатын-кыз образы. шул исәптән. Ана образыдыр Торки халыкларда Алиһә — ана образы һәрвакыт аерым бер символик мәгънәгә ия булып торган. Ул үзенә табындыручы гади сын-сурәт кенә гүгел. ә бәлки кешенең туган кбненнән алып үлеменә кадәр аңында даими яшәп килүче, кондәлск тормышында һәрчак күңел түрендә йөрүче иң изге һәм иң олуг зат булган. Журналыбыз тышлыгында сез бу юлы Санкт-Петербургта яшәп ижат итүче, үзенчәлекле талантка ия тагар рәссамы Рәшит Нуруллин әсәрен күрәсез. Рәссам аны •Торки Мадонна» дип атаган Ихтимал, бу исем Европа илләре сәнгатендә бик киң чагылыш тапкан Моданна образы йогынтысында бирелгәндер Бәлки, бик үк уңышлы исем дә түгелдер Әйтик, «Татар алиһәсе* булса, безнең колакка ятышлырак ишетелер иде шикелле Кемгәдер әсәрнең эчтәлеге һәм композициясе күп кабатланган, стереотип бер сурәт булып тоелырга мөмкин Әйе. донья сынлы сәнгатендә баласын кочкан ана образы күптәннән яшәп килә һәм һәр зур рәссам үзе генә белгән кабатланмас Мадоннасын ижат итә. Әмма Рәшит Нуруллин Мадоннасы.— әйдәгез, без моны Алиһә дин атыйк: шулай шигърирәк һәм кулайрак булыр,—әйе. РЬшит Нуруллин Алиһәсе яңа төсмерләре, яңа сурәтләү чаралары, яңача фәлсәфәсе белән безне жәлеп итә Безнең алда барыбызга да аңлаешлы, күңелгә якын образ-сурәт бит Аңарда үзенчәлекле холык-характер. тагар хатын кызының — Алиһә-ананың милли төсмерләр белән өртелгән романтик йөзе чагыла Алиһә ананың куенында газиз баласы, ул сабыйның да йөз чалымнарында, күз карашында милли сыйфатлар төсмерләнә. Ананың да. баланың да йөз сызыклары, килеш килбәте. өсләрендәге киемнәре детальләштереп, анык-ачык сурәтләнмәгән Юкса Европа традицияләренә турылыклы сынлы сәнгатьтә бу тематика гадәттә бик тәфсилләп, образның һәр детале, һәр сызыгы аерым бер тырышлык куеп сурәтләнеп килә Ә менә Рәшит Нуруллин андый юнәлештән китмәгән, ул үзенең Алиһәсен, әйтерсең лә. үтә күренмәле жиңел өрфиягә төргән, шуның белән образны тамашачы күз алдында серле дә. сихри дә бер югарьиыкка күтәргән Юк. бу Алиһә-ана һәм ана ның сабые без көндәлек тормышта күреп-белеп яшәгән гади хатын-кыхаар гына түгелләр. Болар — изгеләр, болар безне үзләренә табындыралар. Бу образлар шәрык сәнгатенә, мөселман дөньясына якыннар нәкъ менә шәрык сәнгате кеше сурәтен ачыктан ачык ясаудан тыеп килгән, чөнки ул зур гөнаһ саналган Бар дөньяны' яраткан, тереклекне. шул исәптән, адәмнәрне дә бар иткән Аллаһы тәгаләнең боек серләренә тыкшыну мөмкин эшме соң?! Аннары әле шунысы да бар син ясаган сын-сурәтләр кыямәт конендә синнән жан сораячаклар икән бит. . Менә шуңа күрә дә Рәшит Нуруллин әсәрендәге обрахзар бер үк вакытта изге дә. серле дә итеп кабул ителәләр Без ул образларны, бик теләсәк тә. тулысынча аңлап бетерә алмыйбыз, аларда һаман да ниндидер әйтелеп бетерелмәгән сихрилек кала Безгә калса. Алиһә-ана һәм бала образы жыелма образ, ул үзенә бик күп мәгънәдәге символларны сыйдыра Ton символ ана белән баладан нурланыш булып балкып торучы ак төстә. Ак төс — пакьлек сафлык тосе. ана мәхәббәтенең изгелеген, олуглыгын гәүдәләндерүче тос Әсәрдә Татар халкының фажигалс тарихи символына әверелгән легендар Сөембикә белән аның улы Үтәмеш образлары да төсмерләнә шикелле Алар да безнең өчен изге һәм олуг затлар Рәшит Нуруллин Ленинград өлкәсенең Волхов шәһәрендә туган 1974 елда Санкт- Петербург сәнгать училищесын тәмамлаган. Әсәрләре, безнең’ илдән тыш, Греция. Торкия, Италия Франция. Англия кебек илләрдәге төрле күргәзмәләргә куелган Америка Франция. Германия. Швеция. Израиль. Финляндия сәнгать сөючеләренең шәхси тупланмаларында да Рәшит Нуруллин әсәрләрен очратырга була