КЫШЫМ БЕЛӘН ЯЗЫМ КҮРЕШКӘН МӘЛ

Рәнҗү катыш хәер-дога Бәла җиле башым илергәндә искә алам сине, әнием. Киңәшеңне әллә тотмаганга төште микән, димсн, рәнҗүең? «Канатыңнан, бәйләп куеп булмый, хәерле юл, балам...»—дисәң дә, күзләреңдә рәнҗү күрдем сыман төп нигездән чыгып киткәндә. Тик белмәдем: авылыңнан китү — тамырыңнан кубу икәнне, читят җирдә янә тамырлану, җимеш бирү кыен икәнне. Нигезеңнән китү — динеңнән дә, телеңнән дә китү икәнне, мирасыңнан китү — үзеңне дә мирасчысыз итү икәнне белмәдем шул... Уртак коридорда узды гомер, эшләсәм дә күндәм ат кебек. Инде — аерым фатир... Ә шулай да, үз өемдә үзем ят кебек. Телләребез төрле, гаиләмнең учагына яңгыр явамы? Балам күзләрендә чагыла, әни, синең рәнҗүеңнең дәвамы... Хәердога катыш рәнҗүләрең салганмы соң шундый бәлагә? Шамил МАННАП (1938) - шагыйрь -Хәят кондалеге-. •Кайту. ’Әти урманы- •Җирго сыенам- Л. б татар, рус теллорендо ношер ителгән диетага якын китап авторы Проза әсәрләре А» яза. адәби тәрҗемә белән дә шогыльләна Казанда яши Куркам, әни: мин дә бер көн килеп, рәнҗемәсәм иде балама... Күктән иңгән вәхи сыман, әни, ишетелә сабыр тавышың: «Рәнҗүләрем салса бәлаләргә. Изге догам йолып алышыр... Сабырлык Алча сабырлар бе.чәндер Корыш нан Бу дөньяда яшәү өчен кирәк шундый сабырлык: кайгыхәсрәт дәрьяларын кичеп чыга алырлык. Көрәшләргә Ил дәшкәндә нигә, димсез, сабырлык?— Сабырлыкта көч вә кодрәт, җиңеп чыга алырлык. Йомшаклык түгел, олпатлык билгесе ул сабырлык; «Сабыр төбе —сары алтын»,— дип юкка әйтми халык. Сабырсызланулар булды...— Инде гыйбрәт алырлык. Халкымны асыл сыйфаты — сабырлыктан танырлык. Халык иркен буучылар инде гыйбрәт алырлык: Дөньяда куба гарасат, шартлап сынса сабырлык! Кыш белән яз күрешә февральдә, бу сүзләрдә, димссң, нинди мәгънә?— Әнә яшь кыз язны өйгә дәшеп, җырлыйҗырлый юа тәрәзәсен. Кыш белән яз күрешкән бу мәлдә. Кыш белән яз күрешкән бу мәлдә ничек күрми узыйм кызның йөзен? Аһ, тәрәзә чагылдыра минем йөземдәге картлык пәрәвезен! Кыш белән яз күрешкән бу мәлдә.. Гаҗәп инде, турысын әйтмибез ник, начар бәндәләргә: «Бәдбәхет!»—дип? Янып сөйгәннәргә: «Яратам...»—дип, бик еш әйталмыйбыз, йөрәк җитеп. Яшь вакытта сөйләшәсе килә. өлкәнәйгәч, аз сүзле без нигә9 Өйрәнәбез башта сөйләшергә, Аннан — ирек бирмәү җаен телгә. Яхшымы бу йә начармы икән? Ышанырсыз микән: «Белмим» — дисәм?

Ераклардан хәбәр биреп, Китмәссеңме, дисең, килец, Бармагач, үпкәлисең. Табигатьнең законы бар: Мәгълүм бер орбитада Әйләнә һәрбер җисем. һәр нәрсәнең үз вакыты, һәр фасылның үз чираты: Язлардан соң килә көз... Безгә бирелгән язларны. Яратыр вакыт, форсатны Кулдан ычкындырдык без. Кайчандыр ашкынган егет. Син диеп шашынган егет — Ул — мин идем микәнни? Юлда очрап азга гына, Еракларга китеп барган — Ул — син идең микәнни? Поезд киткән... Гомер үткән... Син дә бүтән, мин дә бүтән. Телебездә — ят исем. Табигатьнең законы бар Үзенә язган орбитада Әйләнә һәрбер җисем. Поезд дигән тормыш икән. Беребез калган, беребез киткән. Аерым кердек көхчәргә Йөгерек сулар үргә акмас. Узган гомер кире кайтмас, Нигә күрешү эзләргә?! һәр нәрсәнең үз вакыты, һәр фасылның үз чираты: Язлардан соң килә көз. Безгә тиешле язларны. Булачак уртак назларны Кулдан ычкындырдык без. Никадәрле тартылсак та. Якынаймас, ерагаймас Язмыш куйган арабыз. Без Җир белән Ай шикелле... Читтән торып, бер-беребезне Сагына гына алабыз

Удым китә солдатка Яшьлегемне гүя кабатлап, улым китә бүген солдатка. «Еллар тыныч, борчылма»,—диап. якыннарым мине юата. Ничек борчылмыйсың, туганнар, күрдек ласа, тыныч вакытта Ераклардан хәбәр биреп, Китмәссеңме, дисең, килец, Бармагач, үпкәлисең. Табигатьнең законы бар: Мәгълүм бер орбитада Әйләнә һәрбер җисем. һәр нәрсәнең үз вакыты, һәр фасылның үз чираты: Язлардан соң килә көз... Безгә бирелгән язларны. Яратыр вакыт, форсатны Кулдан ычкындырдык без. Кайчандыр ашкынган егет. Син диеп шашынган егет — Ул — мин идем микәнни? Юлда очрап азга гына, Еракларга китеп барган — Ул — син идең микәнни? Поезд киткән... Гомер үткән... Син дә бүтән, мин дә бүтән. Телебездә — ят исем. Табигатьнең законы бар Үзенә язган орбитада Әйләнә һәрбер җисем. Поезд дигән тормыш икән. Беребез калган, беребез киткән. Аерым кердек көхчәргә Йөгерек сулар үргә акмас. Узган гомер кире кайтмас, Нигә күрешү эзләргә?! һәр нәрсәнең үз вакыты, һәр фасылның үз чираты: Язлардан соң килә көз. Безгә тиешле язларны. Булачак уртак назларны Кулдан ычкындырдык без. Никадәрле тартылсак та. Якынаймас, ерагаймас Язмыш куйган арабыз. Без Җир белән Ай шикелле... Читтән торып, бер-беребезне Сагына гына алабыз кемнәрнеңдер газиз улларын кайтардылар цинк табутта. Бәйнәлмиләл бурыч дигәннән, күпме тамыр-бәгырь киселде. Кеше каны акты таулардан, таудай кайгы җанга ишелде... Инде күпме корбан бирмәдек, (недоимка гүя түләдек). Кемнән калган тагын ул бурыч, яшь гомерләр биреп түләрлек?!. Командирда—солдат язмышы, ә солдатта — халык язмышы. Кем булсаң да, улым, сынатма, ул язмышлар белән сак бул син! Гаделлеккә аткан солдаттан көтмәк кирәк нинди игелек? Танкларга төяп, ирексез китереләмени чын ирек?! Аеруы актан караны беләм, улым, җиңел булмасын.— Кыйблаң булсын халкың догасы, Хозыр Ильяс булсын юлдашың... Соңгы чара Чая җаннар Ирек мәйданында Ирек даулап ачлык белдерә. Уразаның әҗерен ходай белә, Ач торуның әҗерен кем белә? Ач торуның әҗерен халык белә: Яман була ачның ачуы. Заманында алтын сарайларны Каерып ачкан ачлар ташкыны. Ач кадерен туклар гына белми,— Яман була ачның ачуы. Аннан яманрак, Сабыры бетеп, Ачыгучы инсан шаукымы. Шушы шаукым җыя бар халыкны. Юк, зарланмый халык ачлыктан,— Ул кайчандыр канын түгеп алган Азатлыгы өчен зарыккан. Соңгы чара: Ирек мәйданына Ирек таләп итеп Ил килә. Уразаның әҗере — кыямәттә, Ач торуның —кайчан? Кем белә?! Изге теләкләрне кабул кылу Кемнәргәдер кыен, ахрысы. Тик белсеннәр: Халык нәфрәте ул — Башка төшәр Ләгънәт камыты!.. Өзелмәгән өдает Ак күгәрченне кулымнан алдылар. козгын биреп Г Туим Ак күгәрчен дигәнебез һаман, козгын булып, бавырыбыз чукып торганга, рухи богауларын өзгән халык Мәйданнарга агыла, урамга. «Азатлык!» дип, күгәрченен даулый, козгын җәбереннән туйгандыр. Ак күгәрчен кайтып кунмасмы дип, манарага аен куйгандыр... Юк, бу бер-бер уенчыктан туеп, башка тәти таләп итүче сабый кәефсезләнүе түгел, халык ниятләре — икенче. Яшел төскә манган байрагында •Уян, татар!» дигән өн яна. Юк, инде ул уйнап кына түгел, чынлап яшәмәкче дөньяда Чынлап яшәмәкче үз җирендә күгәрченнәр кебек гөрләшеп. Ләкин язмыш аңа бу юлы да. күгәрчен дип, козгын гына бирә күрмәсен.

Реклама