Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кош елавы

 

Яланнардан бер әйләним дисәң, Кошлар елый... Нинди коштыр алар? — Баш очында бөтерелеп һаман, Җан ачысы белән кычкыралар. Синнән шулай курыктылар микән, Бу тирәдә бармы оялары9 Югыйсә бит бер дә елатырга Теләмәгән идең син аларны. Үзәк өзгеч итеп кычкыралар — Капланып хст ела, яланнарга Сизгәннәрме әллә — яшәвеңне Хәвеф-хәтәр тулы заманнарда? Кычкыралар... Белгәннәрме әллә — Синең дә бит бар иде лә канат! Киселгән шул. Тик күнегеп булмый. Егылсаң да инде ничә кабат.. Талпынасың кошлар булмасаң да. Башың килеп ташка бәрелүгә, йөрәккәең күккә томырылып, Мәңгелек бер кошка әверелә: Җан ачысы белән кычкыра ул, Шул кошларга кушылып, яланнарда. Кошлар елый, хәерлегә булсын. Сабырлыклар бирсен заманнарга! Әнкәйгә кайту Инде юлга төштем бугай, дисәм, Тагын ялгыш... Тагын буталдым! — Гомерем буе сиңа кайтам, әнкәй, Тик һаман да кайтып җиталмыйм. Харрис ӘЮП (1946) шагыйрь. •Ышаныч*. ’Тонге кояшлар*. *Кояшлы яңгыр* һ 6 ки таплар авторы Kajantki яши Сабый җаннар каян асралсын. Хакыйкать бар җирдә, ялган бар, — Күзебез дә ачылмаган килеш Безне синнән тартып алганнар. Без синеке булмаганбыз, әнкәй, Җылынсак та канат астыңда. Яратылганбыздыр гомерлек бер Хәсрәт итеп газиз башыңа. Калдырмадың намаз-ниязыңны — Гамәлләрең безгә ят иде; Өйрәткәнең, имеш, хата синең, Аларныкы гына хак иде. Балаларың берүк ятка бирмә, Туры юлга күндер, инандыр! Ходай гына белә—икс иман Бер куышка ничек сыйгандыр?!. Агачыннан ерак төшми диләр Иде дә бит, болай, алманы, Безне ерак, ерак, ыргытканнар... Кайтакайта хәлләр калмады. Күпме аналарның, минем кебек, Балалары бүген юлдадыр. Кайталардыр... Каршы чык ла, әнкәй, Юл башына, яулык болга бер! Бүтән беркем коткаралмаячак, Халкым җирдән мордар китәчәк — Табалмасак әгәр тамырларны, Әнкәйләргә кайтып җитмәсәк... Кайтып барган чакта Мөслимгә Газиз әнкәй! Кош тоткандай булып, Китеп барган чакта Мөслимнән, Китеп барган чакта Мөслимнәрдән. Алъяпкычың салып өстеңнән, Җиргә җәеп намаз укыгансың, Теләк теләгәнсең син безгә: Эзкәйләре берүк суынмасын, Кайтсыннар, дип, туган нигезгә. Газиз әнкәй! Ут йотардай булып, Кайтып барган чакта Мөслимгә, Кайтып барган чакта Мөслимнәргә, Үзәк өзеп искә төштең дә. Бала чактагыча син җитәкләп Алып киттең... Инде адашмам: Кыйбламны мин—туган туфрагымны Бүтән кыйблаларга алмашмам! Газиз әнкәй! Күңелләрем җирсеп Йөргән чакта бүген Мөслимдә, Йөргән чакта бүген Мөслимнәрдә — Иман сеңгән туфрак өстендә. Синең җылың, назлавыңны тойдым. Сөенечләреңне, кайгыңны — Җирдән киткән чакта, урыныңа Калдыргансың туган ягымны... Соңгы күмер Шуш намлыкка китерәсең Кайтк н саен, күңел, тотасында. И тәкъдирләр! Хәйран калып, менә. Басып торам зират уртасында. Янып беткән учак урынында Әйтерсең лә бүген басып торам: Ни хәлзәрдә, ничек янганнарын Күргән кеше бит мин, йа бер ходам! Исемнәрен көлдән эзләп йөрим... Карашлары кинәт искә төшә. Янып .гкән учак. Ә урыны, Ә урыны кайнар—табан пешә! Пешә хәтер —бәреп тора әле Монда һаман авыр еллар уты. Янды р шул инде... Булдымыни Кайгы хәсрәтләрнең чама чуты?! И тәкъдирләр! — Җил чгыта көлне. — Ту-. ытма, җил. тукта, күзгә керер. Авылдашларыма карап торам Учак урынында — Соңгы күмер! Куш Чишмә Печән чапты халык, урак урды. Ашлык сукты ел да шул төштә — Куш Чишмәдән эчтек. Ниде’1 ушкан Кебек иде безгә Куш Чишмә. Нидер кушкан— колак салмаганбыз. Бу малайлар нигә тискәре? Инде, менә, бер үкенеч йөри Күңелемдә минем, эчкәре. Тыңламадык чишмә кушканны без, Әллә кая китеп олактык; Әйткәннәрен искә-санга сукмый. Әнкәйләрне күпме елаттык! Аптырыйдыр чишмә, аптырыйдыр: «Ә үзләре миннән эчтеләр...» Болганып ла беттек бу дөньяда — Безгә дә бит балчык иштеләр... Чишмәләрнең рәнҗеше микән — Ни хәлләргә инде төшмәдек! Чишмә суы гына эчмәдек шул... Бигрәкләр дә әллә нишләдек. Томаланып калган чишмәм елый Җаннарымда минем, тирәндә. Нигә тискәредер бу малайлар?! — Тазартасы, менә, ирләргә. Алай сансыз булмас идем сиңа Урак урган җирдә — шул төштә, Җаннан беркөн бәреп чыгарыңны Белгән булсам әгәр, Куш Чишмә... <• Җидегән Йолдыз!» — Җиде әйтсәң — савап, имеш... Шушы сүзен әбиеңнең онытмадың. Изге әби! — Абындырмас өчен җирдә, Йолдызларга табындырган оныкларын. «Җидегән Йолдыз!»—Җиде әйтсәң — савап, имеш... Ничә кабат әйтелгәндер — санамадың. Бер булса да ярлыкарга җитәр микән Гөнаһлы бу бәндәләрен замананың? Җитәр микән күктә йолдыз? — И әбекәй! Белгәнсеңдер — нигә әйтми китеп бардың? Инде күккә очып бетеп килә бугай Язуы да синнән калган китапларның. — Җидегән Йолдыз! — — Җидегән Йолдыз!..— Әллә савап иңә җиргә, әллә җавап: Яшь җемелди күзләрендә йолдызларның, Бу җиһанның газиз баласына карап...