Логотип Казан Утлары
Шигърият

Коръән арасында сакланган борынгы хат-шигырь

Хәзер инде могҗизаны күрдегезме? Бездән өстен язмышларга күндегезме? Хыял кала хыял килеш — белдегезме? Гамәлләргә тик бер Алла хужа булыр. Учак булып күп тапкырлар яндыгызмы? Очкыннарга сулыш өреп ардыгызмы? Яна-яна кайнар көлгә калдыгызмы? Яңа уттан тик бер Алла саклап торыр. Язмыш саклый ялгышлардан — тойдыгызмы? Хәтерегезгә гомерлеккә уйдыгызмы? Гөнаһлы уй. буш хыялны куйдыгызмы? Сездән мине тик бер Аллам яклап торыр. Бәхет юрап йолдызнамә ачтыгызмы? Уегызда үткәннәрдән качтыгызмы? Былбыл булып, һаваларга аштыгызмы? ...Раббем Аллам! Ярлыкагыл, ярлыкагыл... Бәлки. . Җилләр безгә гел-гел каршы исә. Йолдызнамә бәхет юрамый... Борынгыдан килә: беркем әле Язмышларны кире боралмый. Капма-каршы тарафларга аккан Елгалардай яши бирәбез. Кушылдыклар, койган күлләр башка. Ике полюс — синең белән без. Җәйге таңда җирдән күтәрелгән Томан булып икәү берләшсәк,— Фойрузо МӨСЛИМОВА — шагыйрә; шигырьләре кондәлек матбугатта. шул исәптән журналыбызда да һәм күмәк җыентыкларда da басылды Казанда яши Бәлки әлс, күлләр-кушылдыклар Мизгелләрне санап көнләшмәс? Гасырлардан бирле ике якка Язмыш-ярдан узмый акканга — Мәхрүм итмәс, бәлки, каршы җилләр Биеклеккә ашкан чаклардан? Яр буенда ак томаннан оеп, Йокласыннар иркә таллыклар... Мәңгелектән мизгел генә бит бу — Язмыш безне, бәлки, ярлыкар? Гамь Күзләремне иңләп кошлар оча. Шәүләләре тошә тәрәзәгә. Кош канаты сыйпап үткән саен Тәрәзәмдә күкләр зәңгәрләнә. Кош канаты сыйпап үткән саен Күзләр белән офык араларын — Гамьнәремне киң галәмгә биреп, йөрәгемә җыям яңаларын. Бу галәмдә мин дә бер кош бугай. Донья гамен канатыма салыйм! Күкләр генә зәңгәрләнсен иде Канатларым сыйпап үткән саен И табигать' Чәчәк атмын быел минем гөлләр. Минем халәт күчкән аларга. Булса булыр, чәчәк бөресеннән Бер-бер артлы яфрак ярала. Кысыр яфрак — чәчәк бөресеннән! — Өметләрне кисә берьюлы Нинди чәчәк? Хәтта яфраклар да Көзләремә керми коелды. Чәчәк атмый быел минем гөлләр. Тик табигать —үзе могҗиза: Чәчәк сыман сулган чакларыңда Әфсен өреп, тартып торгыза. Мин гөл түгел, кысыр яфрак түгел.. Кеше булу күпкә кыен ла. Өмет исән: минем гөлләр дә бер Чәчәк атар сыман тоела. Чәчәк атар әлс минем гөлләр, Минем кәеф күчәр аларга. И табигать! Бу хыялый җанны Кайгылардан, берүк, арала! Таң Туңган җанга җылы өмет итеп, Мин күкләрдән якты таң сорыйм. Тик нурларның бары күләгәсен Кояш итеп таңда каршылыйм. Күрше йортның каршы тәрәзеннән Кояш төшеп, мине уята: Көнбатыштан, гүя, таңнар ата, Юрганыма сынык нур ята. Тәрәзәмә нурлар сынып керә Каршы йорттан төшеп чагылгач. Уянырга шул да җитә икән • Таң вакытын чынлап сагынгач. Көннәремне шулай башлыйм иртән: Сынык нурлар— минем юл башым. ...Көнбатышка таба авышыр да, Тәрәзәмнән керер кояшым. Тәрәзәмә кояш туры карар. Каршы йорттан гына чагылмас. Әмма инде таңнарыннан киткән Иләс җаным анда табылмас.