Килеп сөялдең каенга...

Якты уйларга зарыгып. Урманга барасың да Ап-ак тоясың үзеңне Каеннар арасында. Өлкән яшьтәге каенга Сойлисең серләреңне. Каен җилендә юасың Җандагы керләреңне. Тормышның авыр юлында Йөрәгең тузды сыман, Дөрләп янарга әзер ул Каенның тузы сыман. Килеп сөялдең каенга Юлыңның яртысында, Китсен күңелең хәл алып Каеннар яктысында. Узмады газиз башыңнан Ни генә, ниләр генә... Иркәли хәзер чәчеңнән Ягымлы җилләр генә... Юк инде гамьсез шаяру Һәм көлеш. Бокерәйдем... картайганчы... Яшь килеш. Ерак-ерак дәверләрдән Килгәндер: Җиде бабамның рәвеше Сеңгәндер. Ничә гасыр бөгелгән дә Сыгылган, Күпмеләре авырлыктан Егылган. Илдар ЮЗЕЕВ (1933)—шаг»|йр». драматург Гагар рус, башкорт телләрендә деи»« курган угылга вк*!Н китал автор»» Татарстанның Г Гукай исемендәге Дәулат һәм М. Җәлил исемендәге лремнвләро лауреат»! Казанда вши >>IU»NU4bH> Бу сыйфатлар улдан улга Күчкәннәр... Турайганның горур башын Кискәннәр. Бу гәүдәмне, бәлки, кабер Турайтыр. Токымымда «Турайдым!» дип Кем әйтер? Үлеп кенә качып булмас Хурлыктан. Җирдә кайчан котылырбыз Коллыктан? Гомеремне нәселдә кем Озайтыр. Гаделсезлек, ялганны кем Турайтыр? Дөрес, анысы әлегә бу Баш исән. Җәлладларым җиң сызганган — Баш исәң... Гәүдәм бөкере, тик шулай да Баш туры! Күзләремдә — өмет белән Яшь тулы... Нигә? Бер карасаң, дөнья — нинди гүзәл, хозур! Мәңге Кояш чыгар, балкып таңнар атар... Ә нигә соң. нигә, ни өчен бу Җир Тираннарга — иркен, шигъри җаннарга — тар?! Нигә шул кадәре хәсрәтле соң бу җыр? Сандугачлы баглар читлек белән тулган... Ә нигә соң. нигә, ни өчен бу Җир Җәлладларга — сарай, шагыйрьләргә — зиндан? Өлкәнәйгән бер хис Шулай, дустым, әле кичә генә Бәләкәйләр идек, нәниләр. Олыгаеп, бөкерәеп калдык Ташлап киткәч безне әниләр. Аңласа да безнең хәлне аңлар Күз алдына китерүчеләр: Тудыручы китте. Калды безне... Әкрен-әкрен үтерүчеләр. Шулай, дустым, без дә әкрен генә Бу дөньядан китә барабыз. Әллә шуңа, әллә шуңа инде Хәзер бигрәк моңлы бала без. Өлкәнәйгән бер хис телә җанны: Юкка гына тумадым микән, Мин үзем дә әнкәемнең гомерен Кыскартучы булмадым микән?.. Кошлар юлы Былбыл булалмадым дип тормадым. Кошлар юлын сайладым,— Таң алдыннан өзелеп бер жырладым — Күңелем тулып сайрадым. Мин дә сезнең кебек газапланам. Кошлар, гаеп итмәссез. Яз таңында мин дә канатланам. Бәлки, ташлап китмәссез?.. Күрешербезме, юкмы бу дөньяда? Ансы — язмыш кулында... Очрашасы иде мәңгелектә — Ерак кошлар юлында... Уйлыйсыздыр... Уйлыйсыздыр: адәмнәргә шагыйрьнең үзе кирәк? Юк! Шагыйрьнең, үзе үлгәч, даны һәм сүзе кирәк... Хәсрәтле җыр Минутлап, сәгатьләп җыелган гомеремнең белмәдем кадерен,— син хаклы, бәгырем... Минутлап, сәгатьләп сүтелгән гомеремнең йомгагы шул булды: йөрәгем — көрәшче, кул-аяк — кол булды... Минутлап, сәгатьләп таралган гомеремнең хәсрәтле азагын коллыктан ычкынган кул белән язамын... Тормышыңны матурлаган Аккошың булалмадым. Күңелеңне гел нурлаган Балкышың булалмадым. Хыялларыңда зурлаган Саф кешең булалмадым. Тел яшергән килен сыман. Сак кеше булып калдым. Хаким фикергә буйсынган Вак кеше булып калдым. Кара чәчләр арасында Ак кеше булып калдым, Шәфкатьсезләр дөньясында Чак... Кеше булып калдым. Без Без ничек шәфкатьле булыйк, Хөр җанлы, изге булыйк. Без ничек көзге булыйк та Тәвәккәл сүзле булыйк? Шунысы гаҗәп: бу дәһшәттән Без ничек калдык әле... Без бары тик изгеләрнең Cay-исән калдыклары. Бабайларны аттылар ич, Әтиләрне яптылар, Себерләргә озаттылар. Нәселне тараттылар. Без яшеннең үзе түгел. Елдырымнары гына. Без давылның үзе түгел. Ком бураннары гына. Болай читтән караганда. Сүнгәндәй күренәбез, Нәсел яраларын бәйләп, Бик әкрен тереләбез. Бик тирәнгә яшеренгән Нәфрәт тулы сагышлар... Кагылмагыз...Безме? Без ул — Яралы юлбарыслар... Мин югалсам... Уттан-судан мине эзләмәгез, Юлда булырмын, Серле күңелемне ниләр тарта,— Шунда булырмын. Кошлар кебек мин бик ярсулы да. Тын да булырмын, Кайда сайрау, кайда челтерәүләр,— Шунда булырмын. Кирәк икән, гармун телләре дә. Кыл да булырмын. Кайда шатлык, кайда тирән хәсрәт,— Шунда булырмын. Мин югалсам, сулга каерылмам. Уңда булырмын. Җаным тынганда ла аерылмам,— Юлда булырмын.

1991

Реклама