Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЛЕҢ НИЧЕК, ИЛ КЫЗЫ?

Мәгълум ки, без, дистәләгән еллар буена, совет илендә яшәуче хатын- кызлардан да бәхетлерәк җаннар юк, дип, тәкърарладык. Бигрәк тә көннәр язга авышкач, март кереп, аның сигезе якынлашканда, ил кызларына .мәдхияләрнең ниндие генә яумый торган иде?! Гомум җыелышларда аларга гына багышланган докладлар укыла, газета-журнал сәхифәләренә аларның сурәтләре басыла, мактау сузләрен раслау өчен, әллә нинди зур саннар китерелә: «...СССР промышленностендагы барлык эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең — 45. врачларның — 76, укытучыларның 70 проценты хатын-кызлар. Капитализм шартларында кол ителгән, җәберләнгән һәм изелгән хатынкызлар безнең илебездә, Бөек Октябрь социалистик революциясе нәтиҗәсендә, уз язмышының тулы хокуклы хуҗасына әверелде...» Рәсми органнар гына тугел. кызларыбыз узләре дә трибунасына да, матбугат битенә дә, чәчрәп чыгып, ярып салалар иде. Шул рәвешле азмы шапырындык?! Бары тймак туклыгын, тәннең шәрә булмавын гына зур бәхеттән санап азмы шөкер иттек?! Шулай яши-яши бугенге ачыктан-ачык сөйләшу көннәренә, җитешсезлекләребезне барлау мөмкинлекләренә аяк бастык. Нәтиҗәсен чыгар да. кабаттан ялгышмаслык иттереп, киләчәккә юл суз! Табигатьтә — яз, яшәру-яшьнәу чоры. Тагын март керде, хатын-кызлары- бызның халыкара куләмдә билгеләнә торган олуг бәйрәмнәре җитте. Шул уңайдан да. илдәге бугенге хәлләргә хатыннарча бәя биру йөзеннән дә журналыбызның публицистика булеге редакторы Кояш ТИМБИКОВА җөмһуриятебезнең кайбер хатын-кызларына мөрәҗәгать итте. — Хөрмәтле укытучым, хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Диләра ТУМАШЕВА, КДУның көнчыгыш телләре кафедрасы мөдире, академик: — Хәерле көн! Хәлләрем ярыйсы Мин гомумән дә зарланырга яратмыйм Бу язгы көннәрдә, үзебезнең бәйрәм вакытында башны иеп утыру бөтенләй дә килешмәс иде инде. Сүземнең башында ук гомерләрен туган телебезне өйрәнүгә, аны башкаларга да өйрәтүгә багышлаган Галимәләребезне бәйрәм белән котлар идем! Аларга киләчәктә дә уңышлар теләр идем! Безнең хезмәттә жанны рәхәтләндерә торган бер бик нык таяныч бар: ана теле, туган моң. жыр баланың күңеленә шәфкать сала. Мин ышанам: ана теленең жылылыгын тойган бала явызлыкка бара алмый. Мин бөтен барлыгымны татар телен, аның байлыгын, нечкәлекләрен өйрәнүгә багышладым. Тирәнгәрәк кергән саен туган телебезнең камиллегенә таң каласың. Хәзер безгә татар телен дәүләт теле дәрәжәсенә күтәрү мөмкинлеге бирелде Тик бу бары укытучылар кулыннан гына килә торган эш түгел. Бу бөек бурычны, һичшиксез, дәүләтебез үз кулына алырга тиеш Чыгымнардан да курыкмаска иде Кадрлар әзерләүгә, әлбәттә, күп чыгымнар кирәк булачак. Дөрес. Галимәләребез арасында да. студентлардан да бу эшкә әзер көчләребез шактый. Мин әле. бу очракта, потенциаль мөмкинлекләрне күздә тотам. Кайберәүләрдә фәнне берьяклырак өйрәнү сизелә Наданлык көчле. Студентларның да кайберләре кулга тизрәк диплом эләктерү ягын гына чамалый. Галимнәр арасында да житешсезлекләр — шөкер Чит ил галимнәре белән авыр аңлашабыз, чит ил телләрен өйрәнүгә тиешле әһәмият бирелмәгән. Сәбәбе социаль шартлар, дияр идем Хәзер менә мәктәпләрдә генә түгел, техникум-училищеларда да. хәтта кайбер югары уку йортларында да татар теле кертелә башлады Кадрларның әзерлеге начар Кайбер очракларда, бары татарча сөйләшә белгәннәре өчен генә, укытучы булып алалар. Яңа наданнар әзерләнә, дигән сүз Те М лебезнең абруен төшерәләр Кызганычка каршы милләттәшләребезнен башка тармактагы галимнәре бары тик урысча гына эш алып бара Монысы да системага барып төртелә инде Чөнки урысча язылмаган диссертацияне яклау мөмкин түгел иде Хәтта татар теле яки әдәбиятына караган диссертацияләрнең дә урысча язылуы таләп ителә торган иде Хәзер генә бу чикләүне туктаттылар. Үзебезнең Академиябез дә оешып килә. Мине дә хакыйкый әгъза итеп сайладылар Эш җиңел булмаячак Фәндә хатын-кызга аеруча авыр. Хәзер мин университетның көнчыгыш телләре кафедрасын җитәклим Яратып, теләп алынгач авырлыгына чыдарга туры килә инде Безнең һәммәбсздән фидакарьлек таләп ителә шунсыз татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү мөмкин түгел, әмма бу эшнең башында дәүләт эшлеклеләре торырга, мәсьәләне дәүләткүләм масштабта хәл итәргә кирәк Дәреслекләр, кулланмалар, сүзлекләр бик күп кирәк булачак Чөнки татарчаны җөмһүриятебезнең һәр әгъзасы өйрәнергә тиеш булачак Мин әле соңгы вакытта Себер татарлары сүллеген төзедем 10 000 сүз теркәлгән аңа 20 табаклы хезмәт Ничек чыгарып җиткерермен'” Без бит язган хезмәтне бастыра алмый интегәбез — Диләра ханым, сезнең турыда мин мондый сүз ишеткән идем «Аңарда шундый киң эрудиция, үзе татар теле белән шөгыльләнә, гажәп хәл!» — диләр Хәтта безгә, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап чыккан башка кешеләргә дә. шундый ук кимсетүне тоярга туры килә. — Бу нәрсә милләтебезнең абруе хакында сөйли Ничәмә-ничә еллар буена астыртын сәясәт алып барылды янәсе, бөтен телләр кушылачак. вак халыкларның теле «йотыла»чак һ б Әмма тарихны алдап булмый Безнең халык бервакытта да түбәнлеккә төшмәде Аның хатын-кызла ры арасында да горурланып сөйләрлек шәхесләр җитәрлек: Га лимәтелбәнат Биктимерия. Ханнфә Гыйсмәтия Галимә Рахматуллина. Хәбирә Насыйрия. Газизә Сәмитова. Маһруй Мозаффария. Мәхүбҗамал Ак чурина Әдәбиятыбызга зур өлеш керткән бу шагыйрәләрнең иҗаты тирәннән өйрәнүне көтеп ята Минем үз әнием дә заманының укымышлысы иде Ул Иж-Буби мәдрәсәсен тәмамлаган Татар теле укытучысы иде Әтием исә. һөнәре башка булса да. бик моңлы һәм көчле музыкаль талантка ия иде Гаиләдә милли рухи байлыкның кыйммәтен бик тирәннән аңлыйлар һәм балаларга да аңлаталар иде Шулай да. күрәсең, сәясәтне алдан аклап, мине әнием урыс мәктәбенә бирде Шул ук вакытта музыка мәктәбенә да йөрдем һәм аны уңышлы тәмамлап чыктым Әмма, һөнәр сайлар вакыт җиткәч, хәтта Мәскәүдәге институтка керү бәхетенә ирешкәч тә. татар телен —анам телен сайлап алганмын. Сабый чактагы тәрбия җиңеп чыккан, милләткә тугрылык җиңгән Безнең халык бик көчле бит ул Милли горурлыгын саклап калучылар да җитәрлек Мин. мәсәлән. Ленинградта яшәүче Ситдыйка ханым Габдулла кызы Бубины яхшы белом Ул үзе —французга, кызы урыска чыкты Әмма кызы’ да. хәтта оныгы да паспортларына, милләтем — татар, дип яз дырганнар Ситдыйка апа һәрчак татарча сөйләшә иде Үзе ул —биология фәннәре кандидаты, әмма телне онытмады Сез бу сүзләрдә сәясәт күрәсезме9 Шулайдыр шул Хәзер безнең һәр адымыбыз’ сәясәткә барып тоташа Әйтергә кирәк татар кызлары бу өлкәдә дә актив Электән үк шулай булган бит Әминә Мөхетдинова Заһидә Бурнашева. Абруй Сәйфи’ Зөһрә Баймбетова кебек көрәшчеләр бөтен төрки дөньясына мәгълүм Әмма бүгенге «кайнар* көннәрдә хатын- кызга халкыбызның иң күркәм тагын бер сыйфаты — сабырлыкны, түземле лекне дә истән чыгарырга ярамый. Ул. минемчә, гаиләсенә терәк булырга ә иҗтимагый омтылышларында, иң беренче чиратта, илдәге тынычлыкны күздә тотарга тиеш. Көнкүрешме? Анысын мактап булмый инде Шулай да әллә ни сыгы лып төшмәдек Без гаиләдә җидәү балалар, кияү оныклар бик тату, оер беребезгә ярдәм итешеп яшәгәч, ваклыклардан котыла киләбез Дөресен әйткәндә миңа җиңел тормыш күрү, гомумән дә. туры килмәде бит Би шенче класста укыганда ук әнием вафат оулды Ул сугыш еллары үл ген секлар. рәисләр алмашыну, акча бәяләренең төшүе—әллә ниләр кичереп бетердек инде Күңелне авырлык баса башласа, хезмәттәге нәтиҗәләрне күз алдыма китерәм дә җиңел булып кала Без шулай тәрбияләнгән бит инде: илнең кай тарафында гына юк ул без укытып чыгарган белгечләр1 Гади укытучылар да. фән кандидатлары’ да Беләсез бит: миңа, татар теле өлкәсендәге хезмәтем өчен, илнең иң зур бүләген — Ленин орденын бирделәр Мин генә түгел, барлык коллегаларым моны телебезгә карата күрсәтелгән хөрмәт дип кабул иттеләр. — Сез КПССта да озак еллар әгъза булып тордыгыз бит. әйеме? — Әйе. утыз елдан артыграк Бу хәлгә мин бик тыныч карыйм Без аның уставына, программасына язылган иң яхшы сүзләргә, алга куелган изге максатларына ихластан ышандык. Инде шул документларны иҗат итүчеләр үзләре үк аларны аяк асларына салып таптаганнар икән... бигайбә Без монда татар теленең абруен күтәрү, аның дәрәжәсен дәүләт теле дәрәҗәсенә меңгезү өчен күп чыгымнар кирәклеген телгә алдык. КПСС оешмаларында тупланып калган миллионнар, минемчә, нәкъ менә шул максатка тотылырга тиеш иде Нишләмәк кирәк, безгә гаделсезлекләрне шактый кичерергә туры килде. тик барын да тыныч кына хәл итәргә өйрәнергә кирәк Аңлашып яшәүләргә ни җитә?! Бүгенге көннәрдә бу сыйфат аеруча кыйммәт Бөтен илне сәяси агымнар урап алды. Саксыз гына ычкындырылган бер сүз халык белән халык арасында сугыш чыгарырга мөмкин — Диләра ханым, инде боларның барын да онытып торып, иң яраткан ашыгызны әйтсәгез иде! — Бик теләп ризалашамын Беләсезме: мин итле ашларны яратам. Иң тәмлесе —үзем әзерләгән пылау. 300 грамм үсемлек маен махсус казанымда кыздырам. Шуңа 600—800 грамм чамасы суган турап салам. Ул да шактый вакыт кыза, алтынсуланып чыга. Аннары маеннан, сөяк-ярыларын- нан араландырылган. шакмаклап туралган 1.5 кило ит кушып жибәрәм Итнең ике төрлесен: сарыкныкын да. сыерныкын да алам. Анысы бик куырылып китмәсен өчен азрак су да өстим. Ит йомшарыр алдыннан 800 граммлап кишер (токмачлап турала) салам. Кишер йомшый төшкәч, доге исәбенә карап (бер стакан дөгегә — стакан ярым чамасы) су салам Дөгенең озынча орлыклысы яхшырак. Гадәттә, мин өч стакан дөге әзерлим бик чистартып юам Тоз. борыч, аннары, балкашык очына элеп кенә зерә (әнис орлыгы) дөгегә кадәр сибелә Шуларга әле тагын 200 граммлап ак май да кушам. Дөгем шулпаны «йотып» бетергәч. арага биш-алты бүлбе сарымсак та төрткәләп куям. Шуннан, өстен каплап куям да. берәр сәгатьтән соң. хуш исле пылау әзер була. Аңа мин йөзем салмыйм Өрек белән кара җимеш өстим. Аларны аерым әзерлим Бераз парландырам да сары майда кыздырып алам Пылауны олы тәлинкәгә соскач, әлеге җимешләрне иң өскә матурлап тезәм. Алар ялтырап. авыздан сулар китереп, пылауны бизәп торалар. Рәхим итеп, авыз итәргә килегез! — Яраткан артисткам. Наилә ханым, сезнең хәл-әхвәлләр ничек? Наилә ГӘРӘЕВА. ТССРның халык артисткасы, җөмһүриятебезнең Г. Тукай исемендәге бүләге иясе; — Хәлләр барыбызда да бер төрледер инде хәзер. Шулай уйлыйм. Һәркем күбрәк көнкүреш, тамак туклыгын тәэмин итү турында кайгыртырга мәҗбүр. Мин сәнгатьтәге матурлыкларга сокланып кына яши идем. Инде шомлана башладым: әллә сон бөтен гомер алданып узганмы? Бу базар икътисады дигәннәре бөтенләй каушатып калдырды Баштарак, ач итмәсләр әле. хөкүмәтебез бер чарасын табар, дип ышанып яшәдем. Талоннар өләштеләр. Тик. аларга ризык алып кайтыр өчен, көн чиратта уза. Көзен бөтен театр белән бәрәңгегә йөрдек, колхоз-совхозларга. Хезмәтләре ашамлык тирәсендәге тамашачылар хәлне сорашалар: сиздереп куялар. миңа берәр ризык кирәкмиме?! Кирәкмәгән кая инде!? Күз карашыннан ук аңлашыладыр, мөгаен. Шул да булдымы халык артисткасының хәле?! Үзем табынган сәнгатем алдында ояла башладым әле мин. Улым Фәрит (ул да театрда эшли, режиссер), минем шулай тирәннән борчылуымны тоеп, үзенчә киңәш бирә: «Син. әнием, укы. укы. тынычлан!»—ди. Укуын да укыйм инде, тик күңел түрендәге шомлы уйлар бер генә мизгелгә дә артка чигенми. Кайчан гына тынычлап ижат итәргә мөмкинлек булыр? Үч иткәндәй, соңгы вакытта бөтен барлыгыңны багышлап өйрәнә торган тирән эчтәлекле рольләре дә азаеп китте Дөрес, соңгы вакытта Т. Миңнуллинның «Илгизәр плюс Вера» исемле пьесасы буенча куелган спектакльдә Мария ролен башкардым. Көнкүреш ыгы-зыгыларыннан арынып торырга ярап куйды. Иҗади рухлану булмаган чакта аеруча кыен, колак төбемдә гел Тукайның: .Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым, Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым. Булды юлда киртәләр, эттән кубәйде дошманым. Чонки залимнәрне. остеннәрне яклый алмадым Кайтмады уч. бетте коч, сынды кылыч — шул булды эш. Керләнеп беттем узем, доньяны пакьлч алмадым. — дигән сүзләре янгырап тора Әле. Тукай булып, ул да шундый төшенке дәверләр кичергән Безгә ни сан инде? Мин бу очракта хатын-кызларыбыз өлешенә тигән тигезсез көрәшне күз алдында тотам Җөмһүриятебезнең «итәкчеләре арасында да хатын-кызлар юк дәрәжәсендә Башка тигезсезлекләр шуннан киләдер мөгаен. Чонки безне чын күңелдән аңлаучы юк. Пичә еллык тарихы булган театрыбыз нинди талантлы кызларны үстерде, әмма рәсми төстә бәяләнүчесе юк. Кая СССРның халык артисткаларыбыз’’ Ул исемне алган Хәлил ага; Фоат абый кебекләргә тиң торырлык кызларыбыз юк идемени безнең9 ’ Бар иде бит. талантлары һич тә ким түгел иде әмма исем берсенә дә эләкмәде Нинди фидакарь җанлы Сара ханым Садыйкованы күпме интектерделәр9 Менә шулай Сөйләсәң — сүз. төртсәң — күз. дигәндәй. 6v көннәрдә жанны әнә шуңа охшаш авыр уйлар телгәли Шулай да әңгәмәбезне гел караңгы фикерләр белән генә очлыйсым килми Артистларыбыз тәмам бетешкәннәр икән, дип уйламасын укучылар Театр әһелләре элек-электән халыкка шәфкать күрсәтү юлында бәхет тап кан Әле дә шул гадәткә тугрылыклы без Билет бәясен күтәрмәскә тырышабыз Халыкны биздермәскә иде! Кайберәүләрне безнең театр эшлеклеләре берлегенең РСФСР берлегеннән чыкмавы аптырата Мин моның сәбәбен озеп кенә әйтә алмыйм, чонки бу мәсьәлә уртага салып тикшерелмәде, һәрхәлдә, мин андый гомуми җыелышта булмадым Татарстанга тулы мөстәкыйльлек даулаганда бары артистлар гына, безгә акча җитми. дип. халыктан аерылып калмаслар, шәт. Рәсәйнең үзендә дә әллә ни зур байлыклар күренеп тормый бит әле Петербург булып Петербургта ипигә чират торалар Рәсәйнең молкәте. безнекедәй кечкенәрәк җөмһүриятләрнең малын жыеп барганга гына, күбрәк булып күренәдер инде Икенчедән, безгә әллә ни күп кирәкми бит мулдан яшәргә өйрәнмәгәнбез Арыш ипие белән сөтле чәй булса, шөкер итә безнең халык Азат тормышта шунысы да татлы тоела Халык ни кичерсә, безгә —шул. Минемчә, татар артистлары — мөстәкыйльлек ягында Бөтен шатлыгыбыз да. кайгыбыз да — туган халык, туган җир бит безнең, шулардай аерылырга язмасын* — Инде соңгы сорау. Наилә ханым —яраткан ашыгыз? — Мин мич ашларын бик яратам. Бигрәк тә гөбәдияне Мин аны пешерергә дәү әниемнән үк өйрәнеп калган идем Дорес. хәзер мондый ризык лар белән артык мавыгырга туры килми, шулай да үземә генә хас кайбер якларына тукталып китим әле Мин гөбәдия пешерүне корт кайнатудан башлыйм 1 литр сөт. 1 литр катык, ярты кило чамасы эремчекне, бергә кушып кайнатам Кызарып, куера башлагач, тәменә карап — шикәр комы. 100 грамм чамасы атлан май са лам. Акрын гына кайный бирә Суы беткәнче Минем пылау пешерә торган казаным бар. корт кайнатырга да бик шәп ул. Аннары чүпрә, бераз шикәр комы, атланмай, үсемлек мае. I йомырка, җылы сот кушылган камыр куям Камырым бер-ике тапкыр күпергәч ул әзер, дигән сүз. 2 стакан чамасы дөгене, бик шәпләп юып. бүрттереп алам Аны өч тигез өлешкә бүләм Аннары йозем җимешен. 3—4 йомырканы әзерлисе генә кала инде Башкаларныкыннан аермалы иттереп, мин җәймәгә иң әүвәл бераз май сибәм һәм кортны түгел, дөгемнең бер өлешен жәям. аның өстенә кортны тигезләп салам Корт өстенә дөгемнең икенче өлеше төшә, аннары—йомырка (аны кыргычның эре тишеклесеннән удырып чыгарам) шуңа калган дөгене җәеп җнбәрәм Иң өскә —йозем җимешләрен тезәм 400 грамм чамасы эретелгән ак май сибәм Гөбәдияне бары тик табада гына пешерәм Талгын утта берәр сәгать тора ул. Мин аны. гадәттә, кунакларым табынга утыргач, мичкә тыгам Салкыннарын, шулпалы ашларны ашаган арада, гөбәдиям бик матур булып пешеп җитә Кырыйлары челтәрләнгән, өстенә әлбә оны сибелгән бу ризык сәнгатьнең бер әсәрен хәтерләтә сыман — Фәния ханым, сезнең хәлләр ничек9 Фәния ХУҖАХМӘТ. «Милләт» газетасының мөхәррире — Хәлләрем ярыйсы Газетаның яна санын чыгару мәшәкатьләре ар тыннан Лөрнм Беләсез бит инде безнең бу газета укучыга Бөтенсоюз та )о«к.у>№1 145 тар иҗтимагый үзәгенең кылган эшләрен, максатларын, киләчәккә планнарын җиткереп бара Аны чыгара башлаганда иң көчле теләгем бер генә кебек иде; автор ни язса. шуны, һичничек тә үзгәртмәгән хәлендә, укучыга ирештерү Җөмһүриятебезнең зур-зур газета-журналларында эшләдем, күбесендә әсәрләремне бастырдым, тик бер генә язмам да үзгәрешсез чыкмады. Иә кыскарталар, йә тозәттертәләр Иң яманы — бөтенләй кабул да итмиләр. Басмауның сәбәбе — әсәрнең начарлыгы, дисәләр бер хәл иде Алай түгел Мөхәрриргә синең фикер ошамый. Шул сәбәпле, әйтер сүзең укучыга ирешми кала торган иде. Шундый гаделсезлекләргә чик куелыр көнне көтә-көтә күпме гомер узды9 ' Һәр яна фикергә аяк чалып утыручылар кайбер газета-журналларны һаман үз кулларында тота әле. «Милләт» газетасы шушындый фикри артталыкка каршы чыгучы рәвешендә дә үрнәк булырга тиеш. Иҗат якларымы? Хәзерге көндә, ижат. дип. нәрсәне генә санарга икән сон? Миңа калса. «Милләт»не бастырып тарату да бу эшкә иҗадн мөнәсәбәт таләп итә Кемгә барып, сүзне ничегрәк башлау турында төннәр буе баш ватып ятам Инде, газета мәнфәгатьләре артыннан йөргәннән соң. бераз буш вакыт тисә, язарга тотынам Мәкаләләрем газеталарда күренә тора. Зуррак күләмлерәкләре яки әдәби әсәрләрем киләчәктә чыгар әле. дип уйлыйм. Хәзерге көннәрдә Америка язмаларымны рәткә салып утырам Белгәнегезчә, мин бит күптән түгел. АКШка барып, кунак булып кайттым Сәфәремнән алган тәэсирләр мондый кыска әңгәмәгә генә сыймый Әңгәмәгә генәме соң? Әле үз башыма да сыеп бетмиләр Бу —чит җирләргә минем беренче чыгуым. Башта Европаны. Африканы фәләнне күреп кайтып, аннары АКШка очсаң — бер хәл иде. Җитмәсә, илебездәге тормыш-көнкүрешнең дә тәмам соң чигенә килеп терәлгән чагы булды. Әүвәлгечә йокымсырап кына яшәгән, чагыштырмача тамак тук. өс ботен дәверләрдә чыгып китсәм дә. бу кадәр үк тәэсирләнмәс идем. Анда күргәннәр бөтен көткәннәрдән дә. укыган-ишеткәннәрдән дә узып китте Кайтып, үзебезнең ачлы-туклы җиребезгә аяк баскач, элекке эзгә төшеп, яши башлаганчы, берничә ай вакыт кирәк булды Адәм баласының тегендәгечә дә. бездәгечә дә яши алуын үз күзең белән күрү бик мөһим, минемчә Ә бит бездәге миллионнарча кеше адәмчә яшәүнең ни икәнен дә белмичә, белә алмыйча якты дөньядан кичә. Мин Калифорния штатында яшәүче татарларда кунак булдым. Күбесенең үз йорты бар. Ул йортларның әфлисун агачлары үсеп утырган бакчада икәнлеген дә. шул бакчалардагы бассейннарда коенып көн башлауларын да. гаиләдәге һәр кешенең махсус машинасы булып, әле тагын, андый- мондый хаҗәт өчен, артык бер машина тотуларын да әйтеп тормыйм. Шуны гына гаҗәпләнеп уйлыйм без хәтта үзебезнең хәерчелек дәрәҗәбезне дә чамалый алмый яшибез икән... Төзелештә эшләүче, үз һөнәрен биш бармагыдай белүче дус кызларым бар минем. Берәр объектны тизрәк тапшырырга кирәксә, аларны ялсыз-ни- сез эшләтәләр. Соңыннан мастер аларга унар сум өләшеп чыга Әй сөенәләр шуңа минем дуслар. Мин йөргән җирдә, американнар берәр эшкә алынса, эш кушучының аларга сәгатенә 5 доллардан да кимрәк түләргә хакы юк Закон шундый 5 доллар, безнең бүгенге бәяләр буенча. 550 сум дигән сүз! Сәгатенә бу! Берсендә мин асфальт тигезләүче хатыннарны шәйләп алдым Озата баручым Рифат әфәндедән машинаны туктатуын үтендем Карап торам: бездәгечә көрәкләп измә ташу да. авыр ботинка белән таптану да. коточкыч цилиндрны тартып азаплану да юк Барысын да машиналар эшли. Шулай да сорадым — Ник сез бу кадәр авыр эштә интегәсез? — дидем. Хатыннарның барысы бергә көлеп җибәрделәр Анда, гомумән, бөтен кеше гел көлеп-елмаеп йөри. Әлеге хатыннар миңа болай җавап бирде; — Юри алындык без бу эшкә.— диләр.—Моңарчы бездә хатыннарга бу хезмәт тыела иде. Протест белдереп, үз тигезлегебезне яклап чыктык Инде менә шул «авыр» эштә йөрибез — бер авырлыгы да юк. бөтенесен машина башкара... — Хезмәт хакыгыз күпме соң? — дим. — Сәгатенә — 35 доллар.— дигән җавапларын ишеткәч, егылып китә яздым. Бу бит. безнеңчә, сәгатенә— 3850 сум. Долларның берсен йөз дә ун сумга саталар бит! ’ Калыргамы? Анда — АКШтамы? Юк. Андый теләк туса, мөгаен, җае да чыккан булыр иде Анда ботен нәрсә эш кылуга бәйле, мин исә монда да бик күп һөнәрләргә өйрәнгән идем. Урам себерүдән башлап, озын манаралы краннарны йөртүгә кадәр —барысын да беләм. Өстәвенә. АКШта татарларны эшкә бик теләп тә кабул итәләр икән. Әүвәлрәк килүчеләр сынатмаганнар. күрәмсен Тик чит илдә калу турында бөтенләй уйлаганым юк минем. Лигә әле андый адым ясарга тиеш мин? Аерым ташпулатым-фәләнем. машинам булмаса да. кешедән ким яшәмим Хәзер сәясәтебез дә уңайга барып ята Гап-гади авыл баласы килеш тә океан артларыннан әйләнеп кайттым бит әле! Анда да безгә әллә ни кызганып-мескенләштергп карау сизмәдем Барысы да миңа телен, моңын, жирен саклап калган милләтебезнең үз жирендә үзе яраткан эшне башкарып яшәү бәхетенә ирешкән горур кешегә карагандай булдылар. Алып барган бүләкләремне дә: Арча читекләрен. Чистай сәгатьләрен, хәтта урыс аракысын бик теләп кабул иттеләр Шулай да телне белмәү бик начар икән Баксаң, университет бетердем бит инде — бернигә дә өйрәнмәгәнбез кебек Чит илдә сукыр кеше кебек йөрисең. Чит телләрне белмәү—системабызның махсус сәясәтедер, мөгаен. АКШтагы татарлар ике-өч чит ил телендә сөйләшә Гарәп, латин, хәрефләрендә басылган татар китапларын да рәхәтләнеп укыйлар. Ислам диненең нечкәлекләрен дә безгә караганда мең мәртәбә яхшырак аңлыйлар Мин аларның фикер йөртүләрен уйлап-уйлап карадым да. шундый нәтижәгә килдем: бездән он суы да. тоз суы да юк икән Биртелсә дә биртелер икән адәм баласы! Тәмам коргаксыганбыз . Яраткан ашларым күп минем. Итле, әче-точе ризыкларны хуп күрәм. Бу юлы итләч чебештән (яшь тавык булса да ярый) кыздырма пешерүне искә төшермәкче булам Тавык түшкәсен ике яки дүрт өлешкә бүлеп, агач тукмак белән төйгечлисең Сөякләр, буынтыклар яргаланырга кирәк Шул төелгән кисәкләрне. «аджика» дигән ботка белән буташтырып. 2—3 сәгать тотасың. «Аджика» булмаганда, бутар очсн. суган, борыч, сарымсак, лавр яф рагы кебек тәмләткечләр алына Бераз аш серкәсе боркесәй дә ярый Шул әзер кисәкләрне сары май эретелгән кызган табага тезәсең. Ит кисәкләре остенә яссы капкач, бу капкач остенә тагы бер авырлык (әйтик, су тутырылган чәйнек) куеп итне бастырыклыйсын. Унбиш-егерме минуттан соң тавык ите кисәкләрен әйләндерү кирәк. Тагын шул кадәр вакыттан соң әчкелтем-төчкелтем тавык ите әзер була. Аны олещләп биргәндә, тәлинкә читенә яшел борчак, тозлы кәбестә, сарымсаклы помидор боткасы, керән, тырма кебек тәмләткечләр өстәү яхшы. — Хәлләр ничек. Диләра? Диләра ЗӨБӘЕРОВА, язучы: — Бүген татарның барлык хатыннары нинди хәл кичерсә, минеке дә шундый. Күзләр тәмам ачылды Без оч мәртәбә «шок» хәлендә, ягъни өнсез хәлдә калдырылганбыз. Башта 1917 елгы революциядә, аннары ХрущевБрежнев чорында, соңыннан Горбачев-Ельцин алып барган сәясәттә Башта Ленин безгә ожмах вәгъдә иткән Хрущевы. Сталинны сүгеп, үзенә ышаныч казанды: Горбачев исә Лигачев һәм Ельцин белән ыгы-зыгы ки лештеләр Илдә тулы демократия булырына ышанып шатланыштык Әлегә берсе дә барып чыкмады кебек Бик күп укыйм. Ашарга да вакытым юк Укый-укый Ельцинның да кемлегенә төшендем. Минемчә, анысы да гап-гади карьерист Тәмам суындым Хәзер боз —дәрья уртасындагы ишкәксез коймәдә йөзүчеләр кебек Нинди ярларга барып тукталырбыз — һич белерлек түгел Матди якны әйтәсеңме? Без моңарчы ул хакта телгә алып та сөйләшми идек, колке хәтта Сорауның урынсыз түгеллеген аңлыйм Эчтән генә шокер итеп яшим: ярый әле әби-бабадан. дигәндәй, электән калган юрган мендәрләр бар. күлмәк-ыштан да жнтәрлек. Брежнев заманында фа тир биргәннәр иде... Пенсиям, кеше-кара килмәгәндә, үземне ач итмәскә житә Иртәгә ни буласын белгән юк Базарга йөрим, анда бөтен бәяләр кон саен үсеп, үзгәреп тора, пенсиянең киләчәктә «итмәве дә бик ихтимал Зарланасым килми, шулай да гарьлек: сугыш юк. ни юк илдә —ярым - ачлык. Мин —сугыштан соңгы карточка системасын кичергән кеше, тик яшьләр ни уйлар9 I Гарьлек КПССка мөнәсәбәт шуннан чыга инде Аның кинәттән бетерелүе хәтта миңа да сәер тоелды «Хәтта миңа да» диюем шуннан —мин аның бер мәтәләчәген сизенә идем инде Күзәтә килдем иң алдынгы фикерле кешеләр аңардан чыктылар. Генсеклыкка Горбачев килгәч, ул барын да аңлатып биргәч, акыллыларнын күпчелеге китә башлады Аларны тән кыйтьләргә тотындылар: коймәне ташлап китүче күселәр, диделәр Тик мин аларны аңладым. Бу—беренче китүчеләр —партиягә иң ихлас ышанган җаннар иде. алдануларын аңлап чыктылар Шул чакта ук миңа: «Син ник һаман китмисең?» — дип сорау бирүчеләр булды. Китмәдем. Хикмәт шунда: мин бит. партиягә кергәндә үк. аның нинди коточкыч оешма икәнлеген белә идем. Әтием репрессиягә эләкте Аның аркасында әниемне дә -интектереп йөрттеләр. Мин үсеп җиткәндә. илдә партия бердәнбер власть иясе иде Комсомолына көчләп керттеләр Партиягә, эштә башкача иҗат мөмкинлеге булмаганга, үзем кердем Диплом бар. язу сәләтем бар. партбилет булмаганга гына, теләгән эшкә алмыйлар. Кердем Аннары, бу кәмитнең азагы ни булып бетәр икән. дип. соңгы сәгатенә кадәр чыкмадым инде. Кырыгынчы еллар ахырында Алабуганың педучилищесында укыдым Шунда Кырымнан сөрелгән шагыйрь Кәрим ага Җаманаклы белән таныштым. Ул миңа Сталинның кабахәтлекләре турында сөйләде Башында андый явыз кеше торган партиянең озак яшәргә хокукы юк икәнлеген мин шунда ук аңлаган идем. Инде иҗатым турында да әйтим. Соңгы вакытта менә шул бөтен кичергәннәремне йөрәктән уздырып автобиографик кебегрәк бер әсәр яздым. Елый-елый Әле кемгә тәкъдим итәргә дә белмим. Узган ел «Халкым хаклы» исемле очерклар җыентыгым чыкты Теләгәннәремнең яртысын да кертмәгәннәр. Китап нәшер итә башласаң, кемнәр алдына барып кына баш ияргә туры килми?! Минем андый «осталык» юк. үзең беләсең. Инде бу — үзәкне ярып чыккан документаль әсәремне нишләтерләр? Шулай да утыз елдан артык язган әсәрләремдә үкенерлек нәрсә күрмим Күп елларым «Азат хатын» журналында узды. Гел авыл кешеләре турында яздым. Авылда «ура!»лар бик күп булмады бит ул. Күбрәк тәнкыйть итә идем Шулай да. әгәр ул журналда хәзер эшләсәм, бөтенләй башкача язар идем, дип уйлыйм. Әле «Огонек» журналыннан рәссам Натан Альтманның — Ленинның портретларын ясап дан алган Альтман- ның— истәлекләрен укыдым Теләсәң ничек аңла: « Мин ул кешене бервакытта да яратмадым.— дип яза шул рәссам.— Беренчедән, ул коточкыч вак җанлы, күпсүзле иде. Икенчедән, ул үзе берәүне дә тыңлый белми һәм берәүгә дә сөйләргә ирек бирми иде Халык вәкилләрен тыңлый, кабул итә. дигән уйдырмалар —адәм көлкесе. Оченчедән. ул —гомумән, безнең кеше түгел...» Мин. җүләр. Ленинга ышана идем бит. Телем дә: «Лилин бабай», дип ачылган Гаҗәп: хәзер астрологларга. Мөхәммәт пәйгамбәргә ышана башладым. Иманнар үзгәрә. Беләсеңме, бер астролог хәтта Октябрь революциясен дә алдан әйткән. «Бик күп кан коелыр, дөньяның алтыдан бер оле- шендә афәт булыр»,—дигән. Без шул афәтне бәхетле киләчәккә тиңләдек. Бүген әнә «Аргументы и факты» газетасында Рязаньның О. Васильева дигән марҗасы, баласына кием сорап, бөтен илгә белдерү яза. Кешеләрнең моннан да түбәнрәк мәсхәрәгә төшүен тагын кайсы җәмгыятьтән эзләргә икән?! Менә сиңа марксизм-ленинизм! Маркс тәгълиматы ике йөз елга да җитмәде. Ленинныкы аннан да аз. Ә Мөхәммәт пәйгамбәрнең «Корьән»е өряңадан оскә калкып чыкты. Әллә ниләр бар —белмибез генә. Оча торган тәлинкәләр турында сойлиләр —ышанмадык. Мохәммәт пәйгамбәр бу хакта әйткән бит Аңа да колеп карадык. Хәзер әнә христианнарның да бер өлеше мөселманлыкка күчә Безгә караганда, күп мәртәбә укымышлырак кешеләр. Без көләбез. Ә аларның тәгълиматы гади: исламдагы сафлык-пакьлек. намаз, тән күнегүе, ураза-җанны чистарту, урлашмау. үтермәү, олыны олылау, кечене өйрәтү һәм башка иң изге гадәтләр. Табигать безгә бөтен серләрен дә ачып бетерми һәм... дөрес эшли, без. кешеләр, андый олылауга лаек түгел. Җәмгыятебезнең ун елларча көткән өметен чүплеккә чыгардылар, барысы да власть өчен корәшкә әйләнде. Минем күзне Окуджава. Сахаров. Солженицын кебекләр ачты Горбачевның иң якын киңәштәшләре гап-гадн эчкечеләр булып чыкты. ГКЧП ясадылар. — Диләра дустым, синең яраткан ризыгың бармы9 — Менә сиңа мә1 Син кинәттән такыр җиргә төшереп бастырдың бит әле. Яраткан ризыклар күп. Тик мин бу юлы укучыларыма мине ачлыктан саклап калган, бүген дә яраткан ашларым рәтендә йоргән. сугыш елы ашын тәкъдим итәр идем. Хәер, аларның бүген дә кирәк булуы бик ихтимал. Иң беренчесе —умач Аны. без кечкенә чакта, чип-чнета суга гына пешерәләр иде. Шулпасын да. умачын да Мин аны хәзер тәмләбрәк пе- шерам. Сөяклерәк итләрне сәгать буе кайнатып бик тәмле шулпа ясыйм Шуна бәрәңге турап салам, суган Умачны бер йомыркага хам ’ Йомырканы туглыйсың да туглыйсың, бераз тоз сибәсең Шуңа күп кенә он саласың Әлеге катнашма камырга әйләнмәсен, уалып, ботерчекләнеп торсын Шул катнашманы уасың-уасың да. умач әзер була. Анда тары ярмасы, солы ярмасы. борчак сымаграк бөтерчекләр барлыкка килә. Бераз ваграклары да була, бөтенләй он хәлендә калганыннан да куркырга кирәкми Шуны шулпаңа салып җибәрәсең дә. күпереп чыгуга, утны сүндерәсең Катык катып ашасаң, телеңне йотудан сакланырга кирәк инде! — Әссәламегаләйкем. Рәшидә остабикә! Хәлләрегез ничек? Рәшидә ИСХАКОВА, Казандагы Мәрҗани мәчетендә хатын-кызларга дин сабагы өйрәтүче остабикә: — Вә галәйкемәссәлам. кардәш. Хәлләр аллага шокер, зарланырга язмасын. ни барына шөкер итә белергә кирәк, рәсүлебез Мөхәммәт пәйгамбәр шулай өйрәтә. Әлхамделилляһи шөкер раббил галямин! Адәм баласына һәрчак сынаулар килеп тора, кыенлыклар китеп'тора Бер генә халәт тә мәңгелек түгел: шатлыклары да. кайгы хәсрәте дә. малы да. хәерчелеге дә —һәммәсе уза Безгә хәзерге, көнкүрештәге гамәли читенлекләрне үткәреп, рухиятебезне тәрбияләргә бирелгән мөмкинлекләр өчен мең шөкер уку тиеш. Әле кайчан гына бихисап мөэмин-мөселман кардәшләр, хезмәтләренә хилафлык килүдән, ач калудан шикләнеп, мәчетләребез ягына борылып карарга да куркып яшиләр иде Хатын-кызны әйткән дә юк Бүгенгесе көнне — Аллаһе тәгаләнең биргәненә мең шөкер —барысы да >з ихтыярыбызга тапшырылды Җөмһүрияттә мәчетләр арта, ана йөреп тәрбияләнүчеләр ишәя Мин үзем хатын-кызларыбызны дин сабагына ойрәтәм Инде минем кебек үк мөгаллимәләр дә ишәйде. Бүгенге көндә киде йөзләп хатын-кыз җәмәгате безнең сабакларны ала Шәригать йолаларына, иң әүвәл. намаз укырга ойрәтәбез. Гарәп хәрефләрен төшендерәбез Коръән Кәримне укырлык дәрәҗәгә ирештерәбез Берничә ел рәттән Мәккә-Мәдинәгә барырга рөхсәт зурайды Беренче елны кызым белән киявем барып кайттылар Ике балалары миндә торып торды Ходаның бирмеш коне, берсендә, хаҗ юлына чыгучылар зур афәткә тап булганнар, дип хәбәр тараттылар. Коелыплар төштем. бихисап корбаннар арасында минем газизләрем булуы да бик ихтимал иде бит Шулай да сабыр итәргә булдым Ислам динендәге иң күркәм өйрәтмәләрнең берсе — сабыр итү Шөкер, ул коточкыч афәткә безнең Татарстан хажи-хажняләре эләкмәгән булып чыкты 1991 ел. Аллаһе тәгаләнең ризалыгына тапшырып, үзем дә хаж юлына сәфәр чыгып, исән-имин әйләнеп кайттым Мен шокер Шул изгелекләрне миңа ирештергәне өчен динебезгә тагын да бирелебрәк хезмәт күрсәтергә телим Безгә гол дин белән генә шөгыльләнеп утырырга да туры килми, кайбер хатын-кызларга киңәш-табыш. ярдәм күрсәтүне дә кайгыртам. -Татар кызлары» кичәләренә дә катнашам, хәтта сәяси митингларда чыгыш ясарга да туры килә. Әле күптән түгел бер мәҗлестә катнаштым Мәрхүмәне искә алу мәшәкатьләре беткәч, донья хәлләрен сөйләшүгә күчтеләр Тыңлап кына торам. Берсе әлеге кыйммәтчелен заманында беләзек-йөзекләр ала алмый калуына офтанды Икенчесе ризык табыштыру мәсьәләсенә күчте, гәүдәсенең юанаеп китүеннән, нәрсә генә ашап караса да. билен нечкәртә алмавыннан зарланды Сүзләрен бүлеп кисәтеп куйдым — Мал җитмәүгә офтанмагыз,—дидем—Табылмаган мал тау хәтле Әмма ләкин барысы да кала Дөньяда гадел яшәү өчен тырышырга кирәк Буйсыныгызны зифа күркәм итәсегез килсә, менә безнең ислам дине тәрбиясен тотыгыз: 6 мартта сәхәргә керәбез. 7 сеннән ураза башлана Бөтен артык авырлыкларыгыздан арынырсыз, җиңеләеп, сихәтләнеп калырсыз.—дидем Кызыксындылар Сәхәрдә, авыз ачканда ниләр ашарга яраганлыгын сораштылар Менә сезгә дә әйтәм мөселман кешесенә рнзык аерырга рөхсәт юк Хәләл коч белән табылган, хәрәм булмаган һәр рнзык тәнгә сихәт бирә Сәхәрдә дә. авыз ачканда да һәммәсе ярый Арыш ипие белән сот ашыйсыңмы. бәрәңге Пешереп аласыңмы, манный болгатасыңмы, коймак чыжлатасыңмы —барысы да үз ихтыярында Безнең халык ураза чорында авыз ачу мәҗлесләре үткәрүчән 'кый белгәннәрне, алдан’ үк хәбәр биреп, чиратлап кунакка йөртәләр Казанда кайберәүләр, өендә кунак-төшем уздырырлык мөмкинлеге булмаганнар. берәр төрле ризыкны, ишлерәк пешереп, мәчеткә китерә. Мондагы кайбер карт-карчыклар ике намаз арасында, өйләренә кайтып тормастан. мәчеттә генә авыз ача. Кичерә күргез мин бу очракта бер генә ризыкны алып аерып күрсәтә алмыйм. Әйтәм бит хәләл коч белән табылган һәр ашамлыкны ләззәт белән кабул итәргә кирәк Гомерем буе эшләп ашадым, пенсиягә чыктым, хәзер, әлхамделлиллаһи шөкер, иң изге юлларда йөрер мөмкинлегем бар. — Фәридә ханым, хәлләрегез ничек? Фәридә ГАЙНУЛЛИНА, профсоюзларның җөмһүриятебез советы рәисе: — Минем хәлләр —икеле Шәхси яктан, гаиләмне исәпкә алганда, шөкер! Барыбыз да исән-сау. ирем миңа булыша . Эшемне телгә алсак, мондагы авырлыклар — һәр кешенең тормышындагы кыенлыкларга килеп тоташа. Бик тырышып, әллә нинди зур эшләр башкарган булып йөрим —халык көнкүрешенең авырлыгы белән чагыштырып караганда, барысы да бик кечкенә булып кала Бер кешенең пенсиясенә бер сум гына арттыру өчен дә миңа мен ишекне шакырга туры килә. Безнең профсоюзлар эше менә шундый Шушы хәл миңа үз эшемнән канәгатьләнергә мөмкинлек бирми. ’ Хатын-кызларның хәлен җиңеләйтү. сәләтлеләрен җитәкче постларга күтәрү—тагын да четереклерәк Бу юлда без. хатын-кызлар, үзебез дә берберебезгә гел аяк чалабыз. Уйлап кына карыйк: Даимә ханым Ша- кирҗанова. Дания ханым Хөсәенова һәм башкалар, вакытында, бик зур урыннарда түрә иделәр. Шуларның берсе берәр татар кызын югарырак постка күтәрү турында авыз ачтымы? Юк. Безнең бөтен бәлабез дә шунда. Бер-беребезне олылый белмибез, ярдәм кулы сузмыйбыз, дәү әнием әйтмешли «олыгаймыйбыз». Берберебезне «олыгайтмагач» безне кем күтәрсен?! Милли кадрлар арасыннан татар хатыннарын үстерү турында бернинди дә кайгыртучанлык күрсәтелмәде КПССның иҗтимагый фәннәр академиясенә җибәрелә торган шәкертләр рәтенә дә гел урыс марҗалары гына теркәлә иде. Милли кадрлардан анда барган берничә ханымны беләм. Тик алар, үз урыннарын яулап алгач, үзләренә көндәш тудырмау хакында гына баш ваттылар. Мин бу бушлыкны тутыру өчен җан атам атуын, тик электән килгән гадәт аякка тышау сала. Син — милләтче, дип. күз дә ачырмыйлар Татар кызларын күтәрә башласам, мине милләтчелектә гаеплиләр. Әле Баштанюк заманында ук. Ул әйтә: — Син бит — милләтче.— ди. — Уйлап кара әле! — дим.— Мин. туган телемә кирәкле вакытымны бүлеп. сезнең урыс телен камил өйрәндем, хәзер һәр ике телдә дә рәхәтләнеп сөйләшәм. Урысча аңлашуы җиңелрәк тә әле. Ә син миңа татарча сәлам бирә аласыңмы, ичмасам?! — дидем «Шым» булды Баштанюгым 1972 елдан бирле. КамАЗ төзелешенә дип. безнең җиребезгә килеп урнашкан кеше безнең телдә «әлифне таяк дип» тә белми. Шул шәхес, татарлар исеменнән Мәскәүгә китеп, әллә кем булды Мин мондый «милли дуслык»ны яклый алмыйм, әлбәттә Татарстанда җитәкче постларны биләүче кешеләребез татар телен, һичшиксез, белергә тиеш Без бу камиллеккә ирешә алмадык әле. Аларга. иң кирәкле сүзләрен әйтергә дип. безнең әби-карчыкларыбыз килә Аңлаша алмыйча китеп баралар. — Фәридә ханым, авыл җирендә яшәүче кызларыбыз турында да бераз сөйләшсәк иде. Мин яңа гына Югары Осланның саф сулы чишмәләр, урман каплап алган таулар куенына сыенып яшәүче Берек авылында булып кайттым. Сугышка кадәр гөрләп яшәгән шул авылда бүген мәктәп тә. медпункт та. клуб та. кибет тә юк. Бары пенсионерлар гына торып калган. Ике яшь гаилә бар барын Шуларның берсендә бала үсеп җиткән — мәктәп юк. ул өйдә утырырга мәҗбүр булган. Мондый кыенлыкларның күбесе хатыннар җилкәсенә төшә. Терлек азыгына бутар өчен ашлыкны да. сез — пенсионер, дип. совхоз аларга аз бирә икән. Ашлыкны мул алучылар исә аны бары тик аракыга гына алыштыра. ди. Аракыны күрше авыл кибетчесе, шәфкатьләнеп куйса, бирә, теләмәсә — юк. Кыскасы монда һичнинди закон да санга сугылмый... — Мондый ук хәлгә калган авыллар күп түгел Киресенчә, хәзер тормышкөнкүреш ныклыгы авыллар кулына күчеп бара. Шәһәрдә тамыр җибәрә алмый интеккән яшь гаиләләр кабат ата-ана йортына, авылга китү ягын карый башлады Тик мин әлеге ачык мисалдан да качып котыла алмыйм Бу очракта профсоюз гына әллә ни зур үзгәреш кертә алмас, әлбәттә, шулай да мин кызыксынырмын. Төп җавапны Советлар, депутатлар бирергә тиеш. Профсоюзлар хатын-кызга җиңеллек булдыру юнәлешендә шактый- га иреште кебек тонге сменаларны киметү авыл хуҗалыгында пенсияне алданрак бирү, күп балалы аналарга ярдәм . Әле сонгы вакытта мин бик алга киткән илләрдә —АКШта һәм Швейцариядә булып кайттым АКШта профсоюз әгъзасы саналган хатын-кызларның съездында катнаштым. Безмен омтылышларда аерма шактый икән Без бит. мәсәлән, хатыннарны авыр эшләрдән азат итәргә тырышабыз, кайбер предприятиеләрдә (әйтик, металлургия, шахта һ б.) аларны эшкә алу плела хәтта. АКШ ‘хатын-кызлары исә мондый чараны дөрес дип тапмыйлар Алар «Безнең үз карамагыбызга калдырыгыз* Без барысын да үз ихтыярыбыз белән сайлап хәл итәргә тиешбез*» —диләр Тагын шунысы бар ул илләрдә без авыр дип санаган хезмәтләр бик җайлы технологиягә көйләнгән, барын да автоматлаштырганнар Мин уйлап куйдым мөгаен, безгә дә хатыннарны авыр эштән тыйганчы, ул эшләрнең технологиясен камилләштерергә кирәктер Сүз дә юк. бу илләрдә көнкүреш шартлары кешенең һәммә ихтыяҗын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән. Ул кибетләр* Берсендә мин кофеның гына утыз алты (!) сортын санадым — җаның теләгәнен сатып ал* АКШта мин ярты сәгатьлек пресс-конференция ясадым Башта, ни турындарак сөйләргә, дип аптырабрак калган идем Аннары нәкъ менә үзебезнең профсоюз мәшәкатьләрен санап чыктым Беренче сүзләремнән үк барысы да тынып калды Бала табарга җыенган хатыннарга бирелә торган ялларны, кайбер эштә 45—50 яшьтән үк пенсиягә китәргә мөмкинлек булуларын. ялгыз аналарга күрсәтелә торган кайгыртучанлыкларны телгә алдым Һич арттырмыйча Илдә ни —шуны тасвирлап ’ күрсәттем Авырлыкла- рыбызны да калдырмадым Хәзер бәяләрнең артуын, икътисадның базар юлына, ирекле бәяләр челтәренә таба баруын да әйттем Тын да алмый тыңладылар. Соңыннан, ботенесе бер авыздан — Базар икътисады сезнең хатын-кызга күрсәтелә торган яклау ысулларыгызны җимереп ташлый күрмәсен* —диделәр.— Без менә шул базар системасында яшибез. Бу шартларда барысы да кешенең бары тик үз сәләтенә генә кайтарып калдырыла, социаль яклауның ни икәнен дә тоймыйсын Бала табарга теләсәң, иң әүвәл аны үстереп җиткерерлек мая туплау кирәк, ял да. ниндидер акчалата ярдәм дә юк Кайберләре хәтта кисәтеп тә куйды «Әллә соң ул базар мөнәсәбәтеннән тыелып торасызмы? Бөтен шәфкатьлелекне йотачак бит ул».— диләр Мине аларның мондый карашлары гаҗәпләндерде дә хәтта чөнки АКШта да. Швейцариядә дә кешегә рәхәт яшәү өчен күп каралган, тик алар барысы да акчага, кешенең үзе туплаган байлыгына бәйле — Ә-ә. яраткан ашым кызыксындырамы9 Алар күп инде Мин дәү әнием пешергән милли ашларыбызны ашап үстем. Шуна. хәзер дә. күнел гел үзебезнең татар ашларына тарта Иң кадерле кунакларым килгәндә, гаилә тантаналары вакытында өчпочмакны бик теләп пешерәм — Нихәл, чибәркәй! — Нәрсә булды, ник миңа бәйләнәсең? (Ишек төбендә, егетләр төркеме арасындл, тәмәке көйрәтеп, хахылдап торучы кала кызы). — Хәлегезне беләсем килде, сез бит безнең йортта яшисез, әйеме9 Исемегез ничек әле? — Сиңа нәрсә кирәк? — Интервью. «Казан утлары» дигән журнал очен — Ой. бусы кызык! Ха-ха-ха. малайлар, күрдегезме миннән —интервью сорыйлар* Әйдә, сора! Сөйлим — исем дә китми Татарча белмим белүен, нәрсәгә инде ул. аңлыйсыздыр ич9 ! Исемемме —Ира. Иркуш. әбичә әйтсәм. Иркә A-а. фамилиямне үк әйтмим инде, пардон* Фатирымны да әйтмим Беркайда да эшләмим Ике ел рәттән институтка керергә йөрдем—алмадылар. «ике»ле куялар Репетитор ялларга рәт булмады Хәзер кирәге дә юк. Эшлисем килми, бездә бит коточкыч эксплуатация шул мәсхәрәгә барып кабасым килми. Әтн-әни карый Кием салымны үзем алам, әнинең зәвыгы башка Акча гына бирәләр Алар өйрәнгән инде Утыз-кы- рык тәңкәгә эшләп башлаганнар, хәзер әти мен сумлап ала Милләт мәсьәләсе мине гел кызыксындырмый Нигә хажәт9 * Болай татар кызы саналам инде Татарча белмим Нигә кирәк9 Аңлашыла бит инде. Урысча бөтен кеше белә—тагын нәрсә9 ’ Кияүгә чыгасым килми. Нәрсәгә кирәк9 Кемгәдер кер юар оченгәме? Минем әни кебек Кухнядан чыга алмый Үзенең туган көне була, бер ой кунак җыялар, әни арып хәлдән тая —менә сиңа бәйрәм! Аның бәйрәме! Әле күпме ризык табыштырырга кирәк! Бу биш егетнеме? Берсен дә яратмыйм. Ник дигәндә —берсенең дә кесәсендә сукыр бер тиен акча юк. машиналары да —алла кулында, фатир дигәнен әйтмим дә инде. Бөтенесе—ата-ана чабуы астыннан чыкмаган мәхлүкләр. Хәзер бит — миллионерлар модада. Ә бу йолкышлар мине видеосалонга да алып бара алмыйлар Берсе дә беркайда да эшләми Кайчак минем видеосалонга барасым килә. Ике билет сатып алам да башка берәүне чакырам Үзем Улмы? Ул. бичаракаем, эшләп йори шул. Юаш. Татар егете Кичен институтта укыган булып та йори әле. Ни пычагыма кирәк инде? Пенсия барыбер бөтенесенә тигез бирелә Ул хакта уйлавы иртә. дисезме? Шулаен шулай Мин әнием сүзләрен кабатлыйм. Ул ярымач хәлендә институт бетергән Кырык бер ел эшләгән. Хәзер пенсия яшендә дә эшләп йөри. Шул сөйли: «Безнең лабораториядәге жиде класс тәмамлаган машинистка да нәкъ минем кадәр пенсия ала»,—ди. Менә шуннан уйлагыз инде: ни пычагыма ул югары белем? Бүгенге кооператорларга игътибар итегез: башы эшләгән кешегә белемнең гел кирәге юк. ун меңнәрчә хак алалар. Шуңа күрә мин әлеге «юаш»ыма институтын ташларга киңәш бирәм. Ул тыңламаган була Вакыты да юк. акчасы да... Ярату?1 Ха-ха-ха! Көләсем килеп китте Алай да кайчак бик нык яратасы да.' яратыласы да килә. Кемне? Әнә шул юаш татар егетен хыялга әйләндереп йөрим инде, тик ул мине яратмый. Болай тупасланмас өченгә генә, мин чакыргач кына, килеп йөри ул. Берсендә мине митингка чакырды. Суверенитет турында нидер сөйләделәр. Аңламыйм бит мин. Туңып беттем. Кызыгы булмады Минем сәясәт белән шөгыльләнәсем килми, шул гына житмәгән тагын! Максатмы0 Чит илгә китеп яшәр идем! Анда бит. савыт-саба юсаң гына да. байларча яшәп була. ди. Өйдәме? Юк. мин өйдә савыт-саба юмыйм, тырнак буявы куба, ул бит хәзер бик кыйммәт Тегендәме? Аларда бит ’тәлинкә юуларфәләннәр — барысы да машинага көйләнгән, ди Тол калудан курыкмыйм Ирләрнең кирәген күрмим. Азат яшәүгә ни житә?! Аш-сумы? Юк. пешереп тә караганым юк.. — Сарә ханым, сезнең белән якыннанрак танышасым, хәлләрегезне беләсем килә! Сарә Нури кызы АБДУЛЛИНА, экономика фәннәре докторы, КФЭИ профессоры. — Рәхим итегез! Мин Казанның финанс-зкономнка институтында производство һәм маркетинг кафедрасы мөдире булып эшлим «Маркетинг» дигәне — инглиз сүзе, үз эченә житештерелгән әйберләрне урнаштыру мәгънәсен дә сыйдыра Бүгенгесе көндә хәлләремне канәгатьләнерлек дияр идем. Гаилә ягым, күз тимәсен, бик әйбәт. Балаларым тәмам үсеп життеләр; Рубиным — Казан консерваториясенең ректоры, кызым Гүзәл шунда ук фортепьянодан укыта, доцент. Оныкларымның да борчуга салганнары юк. Ирем белән дә бик аңлашып, бик тату яшәп ятабыз. Татарстан минем тырышлыгымны бик олылады. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирделәр Мин моңа бик шат һәм шул исемне акларга тырышып хезмәт нтәм Төп вазифадан тыш бик күп жәмәгать эшләренә дә катнашам Предприятиеләрдә булам, лекцияләр укыйм. Әле соңгы вакытта мине дәүләт милке идарәсендәге Коллегиягә әгъза иттеләр Көннәребезгә хас биниһая жаваплы реформаларны тормышка ашыруда катнашырга туры килә. Мәсәлән, без Татарстан Югары Советы карамагына жомһүрият шәһәрләрендәге торакны хосусыйлаштыру (привати- зацияләү) турындагы документлар пакетын тапшырдык. Бу эшне башкарып чыкканчы моңа охшаш бик күп мисалларны тикшереп. Польша, Чехословакия. Балтыйк буе илләрендәге экономик үсеш юлларын өйрәнеп чыктык. Татарстан өчен кулай чараларны үзләштерә бардык. Шактый камил проект әзерләдек. Югары Совет шуннан чыгып эш йөртә. Без арада иң гадел ысулны сайлап алдык. Менә төшендерим әле. Безнең документ нигезендә, торакны хосусыйлаштыру алдыннан, пэр кешегә (фа- тирлысына да. фатирсызына да. кооператив фатир ияләренә дә) чама белән 20000 сум акча күчереләчәк. Гаиләгә шактый мая керә. Бу акча бары тик фатир яки дәүләтнең бер кече предприятиесен, яки акцияләр сатып алырга гына ярый Фатирлар, биш-алты категориягә бүленеп, бәяләнеп куела. Әйтик, иң югары категориядәгесенең бер кв. метры—1200 сум. түбәнрәк- ләренеке —900-800 сум булуы мөмкин Бөтенләй фатиры булмаганнарнын чираты саклана, чират житкәч: алар шулай ук аны сатып ала алалар. Сатып алу-алмау кешенең үз ихтыярына куела. Мин үзем кешеләргә фатирлы булып калырга киңәш бирер идем. Чөнки, бердән, син фатирыңа тулы хужа буласын, аны сатарга да. бүләк итәргә дә. мирас итеп калдырырга да ярый Икенчедән исә. бәяләр бәйдән ычкындырылгач, фатирга түләүләр кинәттән нык күтәреләчәк, ана түли-түли син тәмам бөлгенлеккә төшеп бетәчәксең , Торакны хосусыйлаштыру планы ике елга каралган Кеше шул арада әлеге акчасыннан файдаланмаса. аның кыйммәте югалачак — Сарә ханым, бәяләрнең бәйдән ычкындырылуына ничек карыйсыз? — Бик уңай карыйм Шул чараны башкарып чыкмаганда без экономиканы рәткә сала алмыйбыз, байлыкка әллә нинди астыртын көчләр ия булу. спекуляция, мафияләр, җнтешмәүчәнлек. кыскасы, торледән-төрле гаделсезлек хөкем сорәчәк Бәяләрне үз көенә ычкындыру һәр товарның чын хакын билгеләячәк, экономик кануннар тәртипкә киләчәк Дөрес, башта бик авыр булыр Әмма, күрше илләр тәҗрибәсенә караганда, биш-алты айдан соң бәяләр төшә башлаячак. Тик моңа шартлар тудырырга кирәк' Без кибетләргә мал тутырырга тиешбез, кайдан табып булса да: күршеләрдән, чил-илләрдән Бу юнәлештә эшләр алып барыла инде. Акча реформасымы9 Минем уйлавымча, ул реформа без монарчы күргәннәргә охшамаячак Хәзергә шуны гына әйтә алам — Кафедрагыздагы эшләр ничек бара. Сарә ханым? — Яхшы. Без бит институтның 60 еллык юбилеен билгеләп үттек Шул бәйрәмебезне тагын да нурландырып минем ике студентым Халыкара олимпиадада җиңеп кайттылар Марат Сафиуллин белән Володя Абрамов Анда 48 илдән җыелганнар иде бит! Марат, кешеләрнең эш белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителу мәсьәләсен, ә Володя предприятиеләрне акционер- лаштыруны өйрәнде. Маратның чыгышын «Бу— диссертациягә торырлык!» — дип тапканнар. Беренче урын һәм алтын медаль алып кайтты Володяга да мактау кәгазе биргәннәр Маратны кафедрада калдырдык Бик сәләтле егет. Инглиз телен су кебек эчә. компьютерларны камил үзләштереп бара, татарчасын да һич онытмый Арча ягыннан ул. анда да гел кайтып йөри, үзе бик тыйнак та. җитмәсә!. — Инде кабат ой хәлләренә кайтып, аш-су бүлмәсенә керик әле. Сарә ханым! Сез ниндирәк ашны, бик теләп, яратып пешерәсез? — Иң яратканым —вареньелар кайнату Арада иң тәмлесе —айваныкы' — Хормәтле шагыйрәбез, хәлләр ничек? Гөлшат ЗӘЙНАШЕВА, ТССРның Г. Тукай исемендәге бүләге иясе: — Хәлләрем ярыйсы Сәламәтлегемнән дә. көнкүрешемнән дә зарлана алмыйм. Без бит чыдарга өйрәнгән. Алай да ачу килгән чаклар була тәртип кимеде, законнар тормышка ашырылмый Без. бер властька буйсынып, тыныч кына яшәргә өйрәтелгән идек. Бу гадәт бетте Бер көнлек сәясәт белән яшибез шикелле Шигырьләр, җырлар языла анысы Шулай да. кибетләрдә чиратларда тору, талоннар артыннан йорү иҗатны бүлә Мин бит әле халык алдында чыгышлар ясарга да тырышам Юл мәшәкатьләре, балаларга ярдәм итү —болар барысы да шигърияткә, күпмедер дәрәҗәдә, комачаулыйлар инде. тик. нишләмәк кирәк, без бит әллә нинди рәхәтлекләргә өйрәнгән затлар түгел Мина бер шагыйрә турында сөйләгәннәр иде. элекке елларда инде ул. «Бәрхет халатын киеп, бәрхет диванга кырын ятып, ул бәрхеттәй ялтыравыклы шигырьләр яза».— дип. Кая инде безгә андый бәрхет шартлар!? Мин. җөмһүриятебезнең артистлары белән бергә, бик күп авылларда булам Яшәү чыганагын үз куллары белән булдыручы кешеләр арасында авылларда йорү күп нәрсә бирә Шунысы аяныч анда һаман бик авыр хезмәт шартлары хокем сорә Дөрес, йокысызлык, авыр хезмәт хакына кешеләрнең хәзергә тамагы тук Тик хәзер алар алдында да билгесезлек җир язмышы ничек хәл кылыныр? Аннары, мин кайбер авылларда халыкның гореф-гадәтләре тискәре якка үзгәрүне күреп гаҗизләнәм Безнең халыкның иң матур гореф- гадәтләрен нигездә авылларыбыз саклый бит Олыны олы кечене кече, дип белү юкка чыгып бара Юл йөргән кешегә ачык йоз күрсәтү, бер кичкә кунарга кертү дә хәзер четерекле мәсьәлә кебек Авылның элеккеге ямь- яшел чирәмле урамнары, һәр кон каты себерке белән себерелеп торган такыр капка гопләре. ишегаллары күп җирдә сагынып сөйләргә генә калган Элек авылда ой артында мичкә-мнчкә су тотуны һәр авылда буа булдыруны мәҗбүр итәләр иде Хәзер берсе дә юк Ут-күз чыкса — кычкырып яналар Су юк Чишмәләр урынына колонкалар ясадылар, тик алар бик тиз сафтан чыга, кешеләр сусыз интегәләр Колонкалар эшләми, чишмәләр каралмаган Аяныч хәл Шигъриятемә Тукай бүләге бирүләренә мин каушап калдым бугай. — Әйе. бу бүләк хатын-кыз язучыларыбыздан иң беренче Сезгә бирелде. сез беренче һәм хәзергә бердәнбер... — Бу хөрмәт миңа зур җаваплылык өстәде. Андый зурлауларга лаек хатын-кызларыбыз күп бит безнең арада. Әлбәттә, миңа да бу көннәргә ирешү шулай ук җиңел килмәде Бар иде заманнар: әдәби иҗатта яман мисал кирәк булса, гел мине телгә алалар иде. Әмма мин иҗат эшемне туктатмадым. Күнел төшенкелегенә бирелмәдем. Сәясәт белән шөгыльләнү турында әйтәсезме? Мин сәяси эшлекле түгел. Сәясәт белән махсус шөгыльләнмим. Әмма ләкин сәясәттән читтә дип санамыйм үземне. Безнең һәр хәрефебез сәясәткә хезмәт итәргә тиеш Халыкка аңлатырга кирәк: тулы мөстәкыйльлек булмаганда, нинди тормыш алга китсен инде?! Кызларыбыз язмышында мине тол аналар, хәтта тол калган кызлар мәсьәләсе бик нык борчый Бу совет чоры дигәнебез бигрәк тә шәфкатьсез. гел кан коюлардан, сугышлардан гына торган дәвер булды. Ирләр, егетләр гел корбан булып калдылар. Әлеге тыныч саналган көннәрдә дә армиядән табутлар кайта тора Һәр корбанга — бер тол хатын яки кыз. дигән сүз бит бу Мин шул хакта бер шигырь язган идем Җыр булыр бәлки дип уйлаган идем. Вакытында Сара апага тәкъдим дә итеп карадым. Ул. бик пессимистик шигырь дип. музыка язмады. Сара апа бик оптимист иде бит ул. Менә ул шигырь: ...Сугышта калды безнең егетләр. Сагыну-сагыштан кипте җилекләр. Шат елмайсак та. ут яна эчтә. Безнең күңелләр и нечкә, нечкә. Эшкә бирдек без йорәк ярсуын. Йөрәк янганда, эчтек кар суын. Талчыбык иде безнең дә буйлар, Үтте яшь гомер, булмады туйлар. Сугышта калды безнең егетләр. Күз яше булып акты өметләр... Бу сүзләремә әле дә музыка язылмаган. Бәлки композиторларыбыз укыса, битараф калмаслар, бәлки көе дә туып куяр. Күп сөйлибез, күп язабыз — нәтиҗәсе күренми. Шулай да өметсез шайтан. дигәндәй, киләчәкнең матуррак булуына ышанам мин. Аш-сумы? Оны. мае. ярмасы булса, мин пешеренергә яратам. Үзебезнең татар ашларының барысын да пешерәм. Ә менә, мәсәлән, кыстыбыйны мин болай пешерәм: җылы сөткә йомырка сытып камыр басасың. Маргарин да салам мин Бу инде төче камыр Бу —җәймә камыры Эчен бәрәңгедән дә. тары боткасыннан да ясарга ярый Мин тары боткасын үземчә пешерәм Башта ярманы бик яхшылап юам. аннары ике мәртәбә суда кайнатып алам. Кайнаткан саен, салкын суда яхшылап юам Ярманың ботен әчесе бетә, төсе дә гәрәбә төсле сап-сары булып, матурлана Аннары шул ярмадан, гел сөткә генә ботка пешерәм Кыстыбый җәймәсе, юка гына иттереп, плитә өстендә пешерелә. Аннары куе сөт. май салып изелгән бәрәңгене, яки әлеге тәмле ботканы шул җәймәләр эченә кыстырасың инде. Маең булса, әйбәтләп майлыйсың да кайнар килеш табынга куясың кыстыбый дигән милли ризыкны' . Үзебезнең милли ризыкларыбыз татар хатынын чын мәгьнәсендә татар хатыны итеп күрсәтә, минемчә Милли ризыкларыбызны пешереп, исән-имин яшәсәк иде!