Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

ПРЕЗИДЕНТ БЕЛӘН ОЧРАШУ Узган елның декабрь азакларында Татарстан жомһүрияте Президенты М Шаймиев ижат берлекләре вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, республика газета-журнал- лары. радио һәм телевидение редакторлары белән очрашкан иде. Аида икътисади кризис һәм инфляция шартларында халык берничә диегә ел дәвамында туплаган рухи кыйммәтләрне саклап калу, ижат әһелләренең тормыш хәле начарлануга юл куймау турында жентекле сөйләшү булды. Президент М Шаймиев, республикада яшәүче бөтен халык һәм шул исәптән ижат интеллигенциясе өчен дә базар монәсә- бәтләрснә күчүнең кыенлыкларын йомшарту очен хокүмәт радикаль чаралар күрә, дип белдерде Очрашуда катнашучылар Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мохәммәди- св, Татарстан халык язучысы Ә Еники, драматург Т Миңнуллин, Театр әһелләре берлеге идарәсе рәисе Р Тажетдинов, Качалов исемендәге драма театры директоры Г Пср- вин, Композиторлар берлеге идарәсе рәисе Р Кәримуллин, Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Н Әлмиев. Татарстан Дәүләт радиосы һәм тслсвидениясс рәисе И Хәйруллин телне, милли традицияләрне һәм мәдәниятне саклап калу турында борчылып сойләделәр Чыг кәгазьләргә чамасыз югары бәяләр куел тан шартларда нәширлек эше. газетажурналларның язмышы аеруча куркыныч астына куела, дип әйтелде Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары М Хәсәнов һәм Казан шәһәренең администрация башлыгы К Исхаков ижат союзлары эшчәнлеге- нең икътисади проблемаларына, аларны матди тәэмин игү га, торак шартларын яхшырту мәсьәләләренә тукталдылар Әлеге очрашу Татарстан Республикасы Президенты каршында мәдәниятне үстерүнең махсус фондын булдырырга кирәклеген ачык күрсәтте Очрашуда Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисе Мохәммәтшин һәм вице президент В Лихачев катнашты Татарстан Республикасы Президенты М Шаймиевнең 1992 ел. 17 февраль Указы нигезендә, жомһүриятебез илбашы каршында мәдәниятне үстерү фонды булдырылды (Указның тулы эчтәлеген журналыбыз тышлыгыннан укый аласыз) СЕССИЯНЕҢ ЧИРАТТАГЫ УТЫРЫШЫНДА 3 — 8 февральдә Татарстан Республикасы Югары Советының сигезенче сессиясе эшен дәвам иттерде Татарстан Президенты М 111 Шаймиев «Агымдагы хәл һәм 1992 елның февраль мартында халыкны социаль яклау чаралары турында» доклад ясады һом аның буенча махсус карар кабул ителде Татарстан Конституциясе комиссиясенең дәүләт символикасы буенча әзерлек группасы рәисе Р М Харисов белдерүе нигезендә Югары Совет Татарстан республикасының Дәүләт гербын раслады. Белеме буенча журналист һәм хезмәтләре белән шактый ук танылган Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева күпчелек тавыш белән Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисенең беренче урынбасары итеп сайланды Сессиядә Татарстанның дәүләт һәм коммуналь милкен хосусыйлаштыру, шулай ук республикабызның икътисади һәм сәяси тормышына кагылышлы байтак кына закон һәм карарлар кабул ителде. 19—21 февральдә сессия эшен тегалләде ХӨКҮМӘТЕБЕЗ л МӘДӘНИЯТ ТУРЫНДА КАЙГЫРТА Татарстан республикасы Министрлар Кабинеты 1995 елга кадәр мәдәниятне үстерү буенча жомһүриятебезнең Мәдәният министрлыгы тәкъдим иткән Дәүләт программасын раслады Дәүләт программасы халыкның мәдәни мирасын. традицияләрен, рухи кыйм мәтләрне саклау һәм үстерү, тарихи мәдәни һәйкәлләрне торгызу, яшь буынга әхлакый, тарихи-патриотик һәм эстетик тәрбия бирүдә театр һәм музыка сәнгатенең ролен күтәрү, китапханә һәм музейлар эшен бүгенге кон таләпләренчә үзгәртеп кору, базар мөнәсәбәтләренә күчү шартларында мәдәният учреждениеләрен үстерү мәсьәләләрен киң колачлый Шулай ук татар халкы тупланып яши торган республикалар һәм олкәләр белән бәйләнешләрне шактый киңәйтү күздә тотыла Бу колачлы программаның тегел пункт лары республика матбугатында бәян ителде Бу — чын мәгънәсендә мәдәни һәм милли күтәрелеш баскычлары булачак. Татарстан хокүмәте кадрлар проблема сын хәл итү һәм республикада мәдәниятне үстерү буенча дәүләт программасын финанс хокук ягыннан тәэмин итү юлларын да бил теләде МӘДӘНИЯТНЕ ЯКЛЫЙ ТОРГАН УКАЗ Матбугатта Татарстан Президенты М Шаймиевнең мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләрен социаль-икътисади яклау буен ча кичектергесез чаралар турындагы 1992 ел, 11 февраль Указы басылып чыкты Указ карарында әйтелгенчә. мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренең эш чәйлеген финанслауны яхшырту, Мәдәният министр лыгы буйсынуындагы ижади оешмаларны ке рем өчен салым түләүдән азат итү. матди техник тәэмин ителеш һ б әһәмиятле мәсьәләләр хәл ителерге тиеш Татарстан Ре спубликасы Министрлар Кабинетының «1990 — 1995 елларга мәдәният, сәнгать учреждениеләренең һәм ижат берлекләренен матди техник базасын ныгыту. анда эшләүчеләрнең социаль-көнкүреш шартла Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан рын яхшырту чаралары гурында»гы карарына өстәмәләрне бер ай эчендә кабул итәргә, дип күрсәтелгән. Әлеге максатларны финанслау Татарстан Республикасының халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт фонды хәзинәсе исәбенә гамәлгә ашырылачак ТАТАРСТАННЫҢ БЕРЕНЧЕ АКАДЕМИКЛАРЫ Мостәкыйль Татарстанмын Фәннәр Академиясенә гамәли әгъзалар һәм әгъза корреспондентлар сайлану уңаеннан оештыручы президент М Хәсәнов һәм оештыручы совет әгъзалары 6 гыйнварьда матбугат конференциясе үткәрделәр. Чыгыш ясаучы галимнәр Татарстан Фәннәр Академиясен төзүнең максаты, аның бурычлары, киләчәге. Россия Фәннәр Академиясе белән үзара мөнәсәбәтләр һәм кайбер оештыру чаралары турында сөйләделәр Журналистларның куп кенә сорауларына жавап бирде тәр Ниһаять, 21 январьдагы сайлаулардан соң Татарстан Фәннәр Академиясенең беренче академиклары игълан ителде. Менә алар: гуманитар фәннәр буенча —Ә Кәримуллин, Р Нәфыйков. Д Тумашева. II Әхмәтов; биология, авыл хужалыгы һәм медицина фәннәре буенча—Д. Зобәсров, И Лещинская, математика, механика һәм машина төзелеше буенча — М Закиров. Т Сиражетдинов. физика, энергетика һәм жир турындагы фәннәр буенча —Н. Сәхибуллин, III Чабдаров, химия һәм химия технологиясе буенча — А Мазгаров, Р Сайфуллин Калган урыннарга сайлаулар дәвам итә. Татарстан Фәннәр Академиясе әгъзаларының гомуми җыелышы булды. Анда Фәннәр Академиясенең Президентын сайлау каралды Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә Фәннәр Академиясе Президенты итеп күренекле жәмәгать эшлеклесе. Язучылар Союзы әпсшсы, академик Мансур Хәсән улы Хәсәнов сайланды. МИЛЛИ МӘҖЛЕС СӘЯСИ МӘЙДАНГА ЧЫГА Февраль ае тарихи вакыйгаларга гаять бай иде Шулар арасыннан жәмәгатьчелскне иң кызыксындырганы, мөгаен. Ботентатар корылтае булгандыр Корылтай 1—2 февраль көннәрендә Казанда. Камал театры бинасында үгте Аның эшендә Татарстаннан һәм элекке СССРнын торле төбәкләреннән җыйналган 877 рәсми делегат катнашты Тагар халкы корылтае Эшнең башында ук Татарстанның дәүләт бәйсезлеге турында закон кабул итте. Аның нигезендә Татарстан халыкара хокук субъекты дип игълан ителә. Корылтай, шулай ук, дөнья парламентларына җөмһүриятебезне тануны, Берләшкән Милләтләр Оешмасының Куркынычсызлык сонетына Татарстанны Б.МОның тулы хокуклы әгъзасы итеп алуны сорап морәжәгать ит ’ Корылтай Милли Мәжлесне сайлады 100 кешедән торырга дип уйланылган бу югары орган составында Татарстан Югары Советы депутатлары да бар. Ике кон дәвамында барган бу жысн милләтнең, Татарстан республикасының язмышы белән бәйләнешле күп кенә резолюция һәм карарлар кабул итте Милли Мәҗлеснең рәисе итеп Татарстан халык депутаты, Алабуга автомобиль заводы генераль директоры урынбасары Тәлгать Абдуллин сайланды •ДӨНЬЯ» ДӨНЬЯГА ЧЫКТЫ Татар матбагасы тагын бер яңа баскычка күтәрелде «Ватан» жомпаяте «Дөнья» исемле халыкара татар газетасы чыгара башлады Ул латин хәрефләре белән басыла һәм дөньянын татарлар яши торган һәр төбәгенә тарала Кече форматлы, 12 битле бу басманың баш мөхәррире Рәмзил Вәли газетаның беренче санында «Татарның иле кайда’» дигән мәкалә белән чыгыш ясый. Автор, бөтен дөньяга таралган татар халкына — милләттәшләргә сәлам юллау белән бергә, бу газетаның Австралиядә яшәүче эшкуар Ростом Садри һәм Германиядә яшәүче журналист Фәридә Хәмит ярдәме белән чыгарылуын хәбәр итә Газетаның төп максаты итеп түбәндәгеләр әйтелә •Татарстанның һәм татар халкының тарихын. рухи һәм милли байлыкларын, икътисади һәм ижади мөмкинлекләрен күрсәтү; халкыбызның һәм Татарстанның халыкара бәйләнешләрен чагылдыру, халкыбызны киң дөньяга чыгару, өзелгән кардәшлек жеоләрен ялгау, дөнья илләрендәге алдынгы фикерләрне, заманча техника, көнкүреш һәм. демократия тәжпибәсен Татарстанга бәйле тостә уртаклашу п. б. •Донья» газетасы әнә шундый изге ниятләр белән дөньяга чыкты. Хәерле юл аңа! ГОМУМТАТАР УКЫТУЧЫЛАРЫ КИҢӘШТЕ 9—10 январьда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында, халкыбыз тарихында беренче мәртәбә, дөньякүләм татар укытучылары бергә жыйналды. Анда гомумтатар «Мәгариф» ассоциациясенең оештыру корылтае булды Корылтайга Башкортстан. Оренбург, Пенза. Алма-Ата, Саратов, Төмән. Литвадан һ. б. төбәкләрдән жиде йөзгә якын укытучы килгән иде Корылтайны «Мәгариф» комитеты президенты, профессор Г Даутов ачты Мәгърифәтебезнең сәяси-хокукый халәтен һәм тон принципларын чагылдырган доклад белән «Мәгариф» комитетының уку-укыту бүлеге мөдире И Әмирханов чыгыш ясады. Корылтайда ассоциациянең уставы, платформасы кабул ителде Җитәкче органнары сайланды Корылтайда Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары М Хәсәнов чыгыш ясады. ЯЗУЧЫЛАР ИДАРӘСЕ УТЫРЫШЫНДА Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең чирап агы утырышында барлыгы 16 каләмдәшебез берлек сафына әгъза сыйфатында кабул ителде Шулай ук язучыЛйр оешмалары һәм «Тугай тел» җәмгыятенең әдәбият һәм иҗтимагый өлкәдәге Гаяз Исхакый исемендәге бүләгенә яңа кандидатлар күрсәтелде Алар —танылган язучл Ибраһим Нуруллин һәм шагыйрь Рәшит Ә^мәтжанов Татарстан Республикасының Г Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә исә драматург Шәриф Хосәенов, шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов һәм тәржемә остасы Семен Липи- ин кандидатуралары тәкъдим ителде. МУСА ҖӘЛИЛ ИСТӘЛЕГЕНӘ 26 декабрьдә Мәскәүдә Муса Җәлил яшәп киткән йортка истәлек тактасы кую тантанасы булды» <Столешников тыкрыгы, II йорт) Истәлек тактасына мондый сүмәр язылган «Бу йортта 1936—1941 елларда Советлар Союзы Герое. Ленин премиясе лауреаты каһарман шагыйрь Муса Җәлил яшәде» Тактага татар халкы улынын барельеф рәсе ме дә уелган Бу тантананы ТССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мохәммәдисв ачып жибәрде Анда Мәскәү дәүләт университеты профессоры Р Бикмохәммәтов, халыкара монәсәбатләр институты профессоры А Әхмәтжан. Ботентатар ижтимагый үзәгенең Мәскәү оешмасы рәисе У Шәрипов, Москәүдәсе «Тугай гел» ижтимагый мәдәният үзәге рәисе I Арифу лов, Муса Җәлилнсн хатыны Әминә ханым, кы.злары Чулпан һәм оныгы катнашты ТАТАРСТАНДА ЯҢА ПАРТИЯ Быслнын январь азагында яна фиркә — Татарстанның Республика партиясе ПРШ оешты Ул үзенең топ максаты итеп халыкның тормыш мшкүреш дәрәжәссн ях шыргу, сәяси һәм рухи мәдәниятне үстерү, шәхес һәм милләтләр хокукын саклау һәм Татарстанның тулы бәйсезлсгсн яклау мәсьәләләрен куя. ТРПның рәисе итеп Татарстан Югары Советы депутаты, профессор Рүзәл Иосыпоа сайланды ШАГЫЙРЬНЕҢ ТУГАН ЯГЫНДА Күренекле татар язучысы Шәйхи ага Маннурның васыяте нигезендә, аның туган ягында — Мамадыш районының «Чулпан» колхозында lit Маннур исемендәге премия булдырылган иде Ул һәр елны, шагыйрьнең туган көнендә. яшь әдипләргә һәм колхозның хезмәт алдынгыларына тапшырыла 14 январь конне Олыяз авыл культура йортында ill Маннурны искә алу һәм әлеге премияне тапшыру тантанасы булды Жюри карары белән, колхозның Шәйхи Маннур исемендәге 1991 ел премияләре «Атаклы кешеләр тормышы» сериясеннән композитор Фәрит Яруллин турындагы роман-хроника эчен язучы Рашат Низамиевка. «Оча жыр- лар» дигән китабы очен шагыйрь Газинур Моратка, Шәйхи Маннур әсәрләрен рус тс лснә тәржемә итүдәге хезмәтләре очей Свет лана Гыйльмстдиновага. колхоз алдынгыларыннан Золфәт Мобәрәкшин. Хатип Кәпа мов, Нурфия Идрисова. Нәзимә һәм Әлфи нур Зиннәтоваларга, мәдәният өлкәсендәге эшчәнлеге очен Юрис Мөхлисовка бирелде Яңа лауреатларга премия һәм дипломны • Чулпан» колхозы рәисе Фәрит Хисмәтов. Ill Маннурның мирас комиссиясе рәисе шагыйрь Илдар Юзиев иптәшләр тапшырды Шагыйрьнең якташлйры алдында Ростом Мннгалимов һәм Шаһинур Мостафин да чыгыш ясадылар

Реклама