Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИХЛАС ҖАН

Эзе әле университетта укыганда ук. Илсояр Иксанованың иҗаты шигырь яратучылар күңелендә якты ометләр уята башлаган иде инде Бервакыт мин университетның «Әллүки» исемле әдәби түгәрәге җитәкчесе Мөхәммәт Мәһдисвтән: — Ничек сон. Мөхәммәт абый, талант ияләренең яшь төркеме күренәме анда?—дип сорадым. — Мактанырлык түгел.—дип Мөхәммәт абый, гадәтенчә, чыраен сытты Аннары елмаерга тырышып дәвам итте.— Берәү барын бар Ихлас күңелдән шигырь язучы бер кыз бар. Илсөяр исемле. Иксанова фамилияле .. Тик аңа безнең «Әллүки»нсң һич кирәге юк Бу балага талантны табигать үзе биргән, иҗат түгәрәгенә эшне калдырмаган — диде Мин Илсөярне ул вакытта ук белә идем инде Аның турында шундый зур сүзләр ишетсәм дә. кызның гади бер авыл баласы булуыннан чыгып, (ул — JIaeui районының Татар Сараланы авылыннан) иҗатының тиз генә күтәрелеп китүенә әллә ни зур ышаныч багламадым Яшь чакта, университетның әдәбият бүлегендә дә укыгач, саф күңелле кыз баланың шигырь язуы гаҗәпмени?! Кайсыдыр бер акыллы башы әйтеп калдырган бит: имеш, унҗидесе тулган адәм баласы шигырь язмаса. аны врачка күрсәтергә кирәк. . Шигырьне язуы — бер хәл. Аны бит әле укучыңа җиткерәсе, ягъни матбугатта чыгарасы бар Безнең шартларда монысы шигырь язудан да читенрәк «Язучы күп. без — бер генә!»—дип җибәрәләр нәшриятта Җиде миллионлы татар халкына нибары бер китап нәшрияты эшләгән шартларда шагыйрь җанлы кешеләргә бик үк әйбәт түгел шул. Матбугатта чыкмаган әсәрнең исә. яумаган болытның куәте кебек, файдалымы-юк- мы. яхшымы-яманмы икәнлеген кем ачыкласын?! Яшьлегендә шигырьләрне көлтәләпкөлтәләп язып та. соңра бөтенләй башка һөнәр юлыннан атлап китеп. әдәбиятны санга да сукмый яшәүчеләр шактый. Бәхеткә диик. Илсояр Иксанованың иҗат язмышы киртәсез юлларга килеп керде — күз тимәсен! Ул әле кайчан гына шигырьләрен безгә яттан гына сөйләп йөри иде: Сары яфрак оча — алтын яфрак. Моңсу сагыш иңгән квзләремә Мин. жрйләрне сагынып, сиңа киләм — Җәйнең яшеллеге — күзләреңдә... Башта әллә ни игътибар да бирелмәде. Аннары исә Илсөярнең шигырьләрен тоташ кабул иттеләр Студентлыгыннан арынырга да өлгермәде кыз бала. шагыйрә булып танылды. Беренче китабы да басылып таралды «Ышанасы килә» — китабын шагыйрә әнә шулай атаган Китапка кереш сүзне шагыйрь Зөлфәт язган Ул хәер-фатиха биргән икән, яшь автор, чыннан да. өметле димәк Зөлфәт әфәнде — акны карадан бик оста аера белүче шагыйрь. Илсояр туташның бу беренче китабы иң изге хисләргә, иң якгы теләкләргә багышланган юллар белән ачылып китә: ...Кешеләргә ышанасы килә. Бушанасы килә күңелнең. Ышанычым аклар дустым булчы, Йолдызы бул күңел күгемнең!.. Шигырь яратучылар, әгәр бу мәҗмуганы кулга төшереп, аны укып чыгу бәхетенә ирешсәләр, беренче юллардагы якты теләкнең китаптагы соңгы сәхифәләргәчә дәвам иткәнлеген күрерләр. Шагыйрәнең авыз ачып әйткән беренче омтылышы китап бите саен үсә. яңа бизәкләргә байый, катлаулана бара Китап — Илсояр Иксанова иҗатын миллионлаган укучыларыбыз дәрьясына илтеп салган сынау шарты Гадәттә шулай була беренче китаптан соң каләм әһелен, кабат бу өлкәгә әйләнеп карамаслык хәлгә җиткереп, кимсетеп ташлаулары да. иҗатка җиңел карау ялгышлыгына этәреп, күккә чөеп мактаулары да ихтимал Барысы да — укучы һәм тәнкыйтьчеләр хөкеменә тапшырылган. Минем исә шагыйрәнең мөстәкыйль фикер йортә алу сәләтенә һәм аның табигый талантына ышанычым зур. Болар барында, авторны һичнинди коч тә иҗат газабыннан аера алмаячак ИлҮ sКитап I күзәтү сөярнсң үз шигырьләрендә дә бу фаразга охшаш мәгънә ярылып ята Әнә нәрсә ди ул: . Юрамагыз язмышымны Язылмаган ул тузларга. Билгесез ул йолдызларга, Күзләремә йозләремз — Беркая да язылмаган Язмышымны үзем язам Әйбәт! Шагыйрә туташыбыз һичнинди ташламалар да сорамый, шома юллы язмыш көтеп утырмый Барына да үзе хуҗа булып, яхшысына-яманына әзер килеш, күкрәк киереп, каршы тора Әйтерсең лә. замананың бу катлаулы елларына да үзе чакыру ташлый, матбугатындагы. нәшриятындагы мең дә бер низаглардан да курыкмый. Гүяки ул «Кулыңнан килми икән, ярдәм итмә мина, басма шигырьләремне! Теләсәгез нишләгез! — ди кебек — Әмма мин барыбер туктамаячакмын Хөрлекне, саф күңелләрне, шәхси азатлыкны, яктылыкка ышанычны зурлап җырлаячакмын!» Мин бу шагыйрәнең «Ышанасы килә» китабын әнә шулай аңлыйм, шулай кабул итәм. Мондый ышанычны Илсөяр Иксано- ваның гражданлык сыйфатлары да раслый шикелле Ул. университетны тәмамлагач. җөмһүриятебезнең зур-зур газета-журнал редакцияләрендә эшли башлады Вакытлы матбугатны күзәтеп баручылар беләләрдер ул башта—«Ка зан утлары»нда. аннары «Яшь ленин- чы»да эшләде Хәзер — «Шәһри Казан» газетасының әдәбият бүлегендә Күп кенә шагыйрьләр, үзләренең шигъри дөньяларына бикләнеп, проза яки публицистикада каләм тибрәтә алмас хәлгә киләләр Илсөяр мондый чикләнгәнлекне сикертеп үтте Аның публицистикасы да шактый үткен. Җөмһүриятебезгә суверенлык таләп итүгә багышланган язмалары да. әдәбият-сәнгатебезгә хөрлек теләгән мәкаләләре дә җанга ятышлы Киләчәктә бу җитди мәсьәләләр аның шигырьләренә дә күчәр, мөгаен Кыскасы. шагыйрәбез — шигырьләрендә генә түгел, тормыш чынбарлыгын да да ихласлыгы гаделлеккә омтылуы белән аерылып тора Поэтик образлары авторның шәхси сыйфатларына да тән гәл килә икән, мондый шагыйрәне әдә бинтыбыздагы бер табыш итеп каршы ларга кирәк!