Болгавыр заман шагыйренә

 

Туңган йөрәкләргә җылы җитми. Күңелләрдә назның аз чагы... Кәгазь көймәләрдә йөзеп килгән Яз турында бүген яз, шагыйрь! Толпар сыман томырыла алмый — Хисләр бүген хәлсез... бәйләдер... Яшел шәлен иңнәренә салган Җәй турында яз син, әй. шагыйрь! Кеше кебек шәрә чагы уйның. Ялгызлыкның җанга үз чагы... Кара җиргә яфрак булып яткан Көз турында әйтче сүз. шагыйрь! Боз-сөңгеләр кебек һәрбер кеше — Бармак чиртсәң, шартлап сынадыр... Канатлы ат булсаң әгәр бүген. Кыш турында кешнә син. шагыйрь! Җир хакында җырла син халкыңа. Ил турында сөйлә борчылып... ... «Ильич лампасы»нда чебен эзе — Безнең илдә ул да бер шигырь. Гаяз Исхакыйның кайтуы Хәерчелек, атыш... Бозык илдә Тормыш итүләре бик авыр... Ул киткәндә хәлләр шулай булган — Бүгенгебез кебек болганыр! Ул киткәндә илдән күпләр киткән — Урыс-яһуд киткән меңәрләп... Ә татарлар... Кырда иген иккән... Татар китсә... киткән... берәмләп. Иген иккән татар үзе өчен. Урыс өчен иккән — ал-ялсыз... Язмышына каһәр у кыйкый. Гомер иткән алдау-ялгансыз. Илдән киткәннәрнең сәбәпләрен Бетермәсә дә ул төшенеп. Лабиб ЛЕРОН (1961) — шагыйрь. •Яңгырның ал канв. -Нүрша гааыгы «ела» исемле ш— гыр» китаплары авторы Казанда аши. Читкә киткән милләттәшен сүккән. Урыс белән бергә «төшереп»... Хәер, читкә китмәгәннәрнең дә Тетмәләрен теткән халык без: Кирәк чакта — ат без, яки — эт без. Кирәк икән шома балык без! ...Уйлыйм кайчак: илдән киткән чакта Ул киткәндер кебек ак атта... Сизенгәндер сыман, илгә кайту Насыйп булмас, диеп, кабаттан... Уйлагандыр, бәлки, киресенчә: «Кайтып булыр әле ничек тә...» Ул киткәндер, аның артларыннан Калганнардыр өреп көчекләр! «Исән булсак, бер кайтырбыз әле!» — Дип киткәннәр кайтты яңадан — Урыс кайтты... Яһуд... Татар гына Артка калды бераз алардан... Танк чылбырлары чыңлаганд i. Яңгыраган чакта: айт-два! Үз иленә кайтты Набоковлар, Солженицын кайтты... Кайттылар! Үз кандашы, галим-голәмәсе Аны саткан чакта ятларга. Бугаздагы ачы төер булып. Ватанына кайтты татар да! Юлсыз Рәсәй буйлап, урап-урап. Кайткандыр Ул безгә ничекләр... Ул кайтканны күреп, каршысына Чиныйчиный чапты көчекләр... Хәерчелек, атыш... Кешеләргә Бозык илдә яшәү бик авыр... Ул кайтканда хәлләр шулай иде — Киткәндәге кебек болгавыр! Ул кайтканда күпләр киткән иде, Китешләре иде күпләрнең... ...Һәм сизмәде беркем Исхакыйның Туган җирне Күктән үпкәнен... Бердәнбер ил — Иң зур, иң бай ил! — дип җырга Юкка, димсең, кергәндер... Безнең ил ул — гаҗәеп ил: Дөньясында бердәнбер! Буш корсагын уа-уа. Тиле кебек көлгән ил... Безнең ил ул — алга карап. Артка таба йөргән ил! Бүтән илләр белмәгәнне Үзе генә белгән ил: Үлә-үлә яшәгән ил, Байый-байый бөлгән ил... Пөхтәлектә аерма юк: Мәскәү ни дә, Чистай ни... Безнең ил ул — сөрсеп яткан Чучка сыман чиста ил! Безнең илдә — бездә генә Тузан ашый кешеләр... Безнең илдә генә чери Амбардагы көшелләр... Безнең илдә күз яшьләре Яңгыр булып явала... Безнең илдә — бездә генә Кешеләрне савалар! Кызылтүшне хәтерләткән Түтиләр һәм абыйлар Безнең илдә — бездә генә Кат-кат асфальт ямыйлар! Безнең илдә генә кеше Карап «урыс күге»нә, Катлы-катлы йорт төзи һәм Катлы-катлы сүгенә! Безнең илдә чыпчык үлми. Гүргә керми — үлсә дә... Кош булып очалмый кеше. Карга телен белсә дә! Безнең илдә — бездә генә... Без үзебез... Без инде: «Хәерче» — «Мерседес» йөртә. Хәер сорый президент... Без яшибез, әйе... Татарстан — Тотенстан... РАВИЛ ♦ӘЛЗУЛЛИН Татарстан — Тотенстан... Ул шулайдыр, әйе; Без яшибез аска корым. Өскә төтен җәеп! Без яшибез, әйе... Татарстан — Төтәрстан... Бу да шулай, әйе... Әле дә Әлмәт төбәгенең Төти түбәтәе! Без яшибез, әйе... Татарстан — Тетрәстан... Шулайдыр ул, әйе; Түбән Кама, Чаллы янә Тетрәп түбәнәйде! Без яшибез, әйе... Татарстан — Тотарстан... Шулай, шулай, әйе: Үзен-үзе тотыл тора — Кул-аягы бәйле! Без яшибез, әйе... Татарстан — Татырстан... Шулай, дөрес, әйе; Ничә еллар татый — исни «Биштән төрелгәнне»! Без яшибез, әйе... Татарстан — Татарустан... Шулай. Хактыр. Әйе. Гибридләнеп, гыйбрәтләнеп Яткан чактыр, әйе! Без яшибез, әйе...

Реклама