БИЛГЕСЕЗ КЫЗ СУРӘТЕ

Очраклы гына бер хәл кешенең тормышын шулкадәр үзгәртеп ташлый, соңыннан үзең үк кайта-кайта гаҗәпләнеп куясың. Күнеккән, искереп беткән, офыктан көн дә бер төсле чыга торган кояш зәңгәрсу дым белән өртелгән биек йортлар артыннан кинәт яшәреп, тагын да нурланып, тормышның әле берәү дә белмәгән серен сакларга тырышып кына илаһи тынлык, салмаклык белән күтәрелә башлый Шушы тынлык аша шәһәрнең уянуын, төн буе ял иткән асфальт өстендә урам җыештыручы картның себеркесе кыштырдавын, трамвай рельслары чинавын, иртә кузгалучы сөт һәм икмәк машиналарыннан да ныграк гүләп узган самолет тавышын ишетәсең... Очраклы хәл... Кырык яшенә җитеп килгән, шәһәр читендәге тугыз катлы йортның бер бүлмәсендә ялгыз яшәүче рәссам Фатих белән дә шу- лайрак булды. Суга төшермәс, утка пешермәс язмыш юк, диләр. Дөрес икән, шайтан алгыры! Барысы да бер гаепсез телефон аркасында килеп чыкты. Пионерлар сараенда эшләп йөргән Фатих, төсле рәсемнәр белән бизәлгән чираттагы белдерүне ясап бетергәннән соң, бер танышының Мәскәүгә барасын хәтеренә төшерде. Бөтенләй онытылган: ул бит аңа, очрый-нитә калса, майлы буяулар алырга кушасы иде! Үч иткәндәй, танышының телефонын исенә төшерә алмый интекте. Аннары, ни булса шул бхлыр дип, хәтерендә калган саннарны җыя башлады. Язмыш, күрәсең, кайсыдыр санда ялгышкан иде ул. Телефондагы озын гудоклар кинәт өзелде дә Фатихны чыбыкның теге башына китереп ялгады. Хатын-кыз тавышы иде бу .. Йа хода, кемнәргәдер шундый тавышны бирсәң дә бирерсең икән! Тамак төбеннән түгел, гүя табигатьнең камил бер тарафыннан күтәрелгән ефәк тавыш . Фатихның мондый тавышны беренче тапкыр ишетүе булды, ахры, юкса кемгә ни өчен шалтыратуын да онытып, әсәрләнеп утырмас иде ул бу минутларда. — Сезгә кем кирәк? Алло! — Миңа... ни... Әнә шул ике сүздән соң Фатих тукталып калды, аннары гына теленә килгән беренче сүзләр белән тырышып-тырышып кемгә ни өчен шалтыратуын аңлатырга тотынды. — Сез номерны ялгыш җыйгансыз, ахры Фатих, аның трубканы элеп куюыннан куркып, сүзне тизрәк ялгап җибәрергә ашыкты: — Трубканы куймый торыгыз, зинһар..* — Безнең нинди сөйләшер сүзебез булырга мөмкин? О — Алай дияргә ашыкмагыз...— Бу урында Фатих хәйләгә керешүне кирәк тапты:—Миңа сезнең тавышыгыз ничектер таныш тоела. Бәлки, исемегезне әйтеп сөйләшерсез? — Ялгышасыз, иптәш. Мин сезне бөтенләй белмим. — Ихластан әйтәм. Тавышыгызны кайчандыр ишеткәнем бар кебек. Тавышыгыз искиткеч матур! Соклануым өчен гафу итегез, моңардан 1ына сезгә зыян тимәстер, дип уйлыйм. — Юк, билгеле. Тик сез, тормышта шулай күпләргә сокланып, 6} сүзләрегезнсң дәрәҗәсен төшермисез микән? — Бер белмәгән кешегә шундый зур гаеп ташларга җыенасыз, ә? — Сезне белмәгәнгә күрә, аптыраганнан әйтүем. Бәлки, мин хаклы* дыр? — Гаепләвегезне кире алырга киңәш итәм. Кирәк икән, мин сүзләремне исбатларга әзер. — Кирәкми. Мин ышандым инде... Сөйләшүне шуның белән туктатабыз. ярыймы? Кызның бу сүзләреннән соң Фатих телефон трубкасын кысыбрак тотты. Шулай кызыклы гына башланып киткән әңгәмәне һич кенә дә өзәсе килми иде аның. Нәрсәдер әйтергә, акыллырак бер сүз табып, бәхәсне тагын да сузасы иде. — Кызык бит, бер-беребезнең исемен дә белмибез, ә ничаклы сүз алмашып өлгердек! — Исемнәрне белүнең кирәге бар микән? Мондый очраклы сөйләшүләр тиз онытыла ул. — Әгәр мин онытырга теләмәсәм? Әйтәм ич, тавышыгызга гашыйк булдым. — Ихтыярыгыз. Кухняда чәйнегем ташый бугай: трубканы куям... — Тагын бер генә сүз әйтергә рөхсәт итегез! Сезнең тавышыгызны ишетәсе килеп, иртәгә дә шалтыратсам, зинһар, ачуланмагыз, ярыймы?.. Шул беренче сөйләшүдән соң Фатих яңа танышына көн дә шалтыратырга гадәтләнеп китте. Кызның ефәктәй тавышын ишетү рәхәт, гаҗәп рәхәт иде аңа. Икенче сөйләшүдә кызның исеме Миңлегөл икәнен белде. Урау-урау юллар белән сораша торгач, кияүдә түгеллеген дә ачыклады, һәр сөйләшүдән соң, салават күпереннән дә югарырак ашып, хыялларның йөгереп, мәтәлчек атып уйный торган зәңгәр гөмбәзенә чаклы күтәрелә иде ул. Фатих инде яшьлегендә мәхәббәтне кичергән кеше. Гаиләседә бар иде барын, әмма бала белән, максатлар һәм күңел берлеге белән ныгытылмаган гаилә, ком өстенә салынган йорт шикелле, көннәрнең берендә сүтелде дә төште. Ялгыз яшәвенә икенче ел китте менә. Аны иҗат эше. хакыйкать табу ләззәте, төрле күргәзмәләрдә катнашу мәшәкатьләре генә ялгызлыктан. эч пошудан, тайгак юллардан коткара. Юкса, ялгыз калудан кинәт сыны каткан булдыксыз ирләр сыман, ул да күптән инде эчүчелеккә сабышкан булыр иде, мөгаен. Фатих — тслсез-күзссз бүкән түгел, мүкләнеп беткән түмгәк хәленә дә төшкәне юк. Назга, югары хисләргә лаек күңелендә мәхәббәткә урын бар әле аның, һәр талның үз сандугачы булган кебек, аңа да үз илһамчысы, йөрәген аңлардай сердәш, фикердәш кирәк. Төрле кешеләр газетадагы, игълан тактасындагы белдерүләр аша танышу эзләгән чакта, ул көтмәгәндәуйламаганда телефон аша берәү белән танышкан икән, моның ни гаебе бар? Шуңа да ул, «дипломатик» сөйләшүләр белән генә чикләнмичә, тора-бара Миңлегөлне очрашу-күрешүгә кыстый башлады. Тик кыз каты чикләвек булып чыкты, мондый чакыруларга карап кына авып китмәде, әле тегенди, әле мондый сәбәп белән Фатихның тәкъдимнәрен кире кага килде. Дөньяны төсләр белән күрергә күнеккән Фатих кызның аккоштай сөйләшүен төсле тавыш дип кабул итте. Бу тавышка чынлап та гашыйк ас ул. Тесле тавыш аның өчен төсле җыр шикелле иле. Әнә шул әэсирләре нигезендә кызның рәсемен ясарга максат куйды һәм тынычлы- ын югалтты. Миңлегөл үзенең тавышы, сөйләшүләре, тыйнак көлүләре эелән Фатихның хыял күгендә тәмам урнашып өлгергән иде. Кызның рәсе- чсн ясау теләге бар куәтенә эләктереп алды аны Көтмәгән-уиламаганда уйлары җилкенеп, куллары кәгазь һәм каләмгә, мольберт тактасындагы * буяуларга үрелде. Кеше сурәтен ясау дигәндә рәссамнар һәрвакыт натура- 5 дан карап эш итәләр. Ә менә Фатих аңлы рәвештә моңардан баш тартты, ~ дөресрәге, андый мөмкинлектән качарга һәм үз хыялына гына таянырга : булды. Александр Блок Билгесез ханымга атап менә шигырьләр язган ич | әле, ә нигә Фатихка да үзе генә белгән Билгесез кызның рәсемен ясап ка- ; рамаска? Сәнгать тәҗрибә ясауларны ярата ул. Тапталган, моңа кадәр ; билгеле эздән баруга караганда, яхшымы-начармы, үз сукмагыңны салу ч күпкә кызыклырак. Фатих әнә шулайрак уйлады. Һәм менә беленер-беленмәс кенә төшә ♦ башлаган юка, йөгерек, сыгылмалы сызыклар артында кызның чәче, йөзе, £ кашы һәм күзләре пәйда булды. Каләмне ниндидер тылсымлы көч = хәрәкәтләндерә, Фатихка аны кулыннан төшермичә дөрес юлдан йөртә * белү генә кирәк иде шикелле. Сызыклар арта, өстәлә, кушыла барган саен ; сурәткә җан керә барды. Киндергә буяулар төшергәндә исә Фатих тәмам = шашты, үз хыялларында үзе исерде, хәтта язмышының ярсып дулавын *- аңларга вакыты да калмады аның. Буяулардан алтын сарысын, көмеш агын * яратканга күрә, пумаласын әлеге ояларга аеруча илһам белән манчый-ман- < чый онытылып, канатланып эшләде, кузгалып китеп, төсләр-буяулар бал- “■ кышын читтән карый-карый эченнән генә ләззәт, канәгатьлек кичерде Әнә, кызның карасу-коңгырт чәчләре, ак нәфис муенын капламаска тырышып кына, җилкәсенә төшеп яткан. Карлыгач канатыдай кашлары уйларының очышта икәнлеген искәртә кебек. Зәңгәрсу-яшькелт күзләрдә моң һәм шатлык төсмерләре бергә кушылган. Килешле генә борын һәм чиядәй алсу иреннәр шушы карашны тагын да көчәйтеп, тулыландырып тора. Битнең сул ягына, йөзгә табигыйлек бирер өчен, сизелер-сизелмәс итеп кенә юка күләгә төшерергә кирәк иде. Гаҗәп: нәкъ менә шунысы бик авырдан килеп чыкты. Ак белән кара, икесе ике юлдан барганга күрә, аларны саркытып кушу, чиратлаштыру газапка әверелде. Ниндидер бер көч каршылык күрсәтә иде шикелле. Тегеләй ехтып карады Фатих буяуны, бодай салып карады, шактый озак азапланганнан соң, таң шәүләсе белән баетып, күләгәнең чагылышын эзләп тапты. Ниһаять, кызның алтынсу рамга беркетелгән сурәте әзер иде. Аны ясау байтак вакытны алды. Хәзер рәсем эш өстәле каршында эленеп тора. Фатих өчен киндердәге буяулар, барлык төсмерләр Миңлегөл тавышы белән сөйләшә, җырлый иде кебек. Тик нигә очрашуны кире кага ул? Горурлыкмы бу, Фатихны телефон чыбыгы тирәсендә күрәләтә бушка әйләндереп йөртүме, әллә бүтән сәбәпләр бармы —аңлау кыен иде Адәм алманы алма булганы өчен түгел, тыелган булганы өчен өзгән Миңлегөл очрашуны суза килгән саен, язгы сулар һаман көчәя, куәтләнә барган шикелле, Фатихның бу омтылышы да зурая, тирәнәя генә барды Юк. алга таба да болай билгссезлсктә яшәү мөмкин түгел иде. Ж.әя киерелгән икән, аңардагы ук атылырга тиеш... Ниһаять, бүген алар очрашырга сүз куештылар. Миңлегөл бер бүлмәле фатирда биш яшьлек кызы белән генә яшәвен дә әйтеп өлгергән иле инде. Барырга һәм күрергә кирәк үзләрен, күзгә-күз танышырга кирәк Кешеләр танышканнан дөньяга ни зыян? Фатихның уй-хисләрен. яшерен өметен һәм хыялларын әлегә кадәр телефоннан сиздергәне булмады ич. ул болар- ның барысын да күңелендә бикләп тотты. Менә шул серләр давылланып тышка чыгармы бүген? Хыялларына күләгә төшмәсме? Фатих бүген, унҗиде яшьлек үсмердәй дулкынланып, очрашуга әзерләнә' Тырышып, пөхтәләп кырынганнан соң ияк тирәләренә хуш исле одеколон сөртте, ак күлмәк өстеннән кешелеккә дигән әйбәт костюмын киде Чыгып китәр ал дыннан ике каптырмалы портфеленә өч йолдызлы коньяк һәм стенадагы алтынсу рамлы рәсемне төреп тыкты. Җәй иде, май аеның җылы, йомшак көне иде бу. Ул утырган «Икарус* автобусы күпер һәм урамнар аша шәһәр үзәгенә омтылды. Казан- су елгасында кызыл-зәңгәр билге белән чуарланган ак җилкәннәр, аның такта көймәсенә аягүрә баскан каһарман кыяфәтле егетләр, җилне йөгәнләргә тырышып, Ослан ягына таба йөзә. Әнә яр буена һәвәскәр балыкчылар сибелгән. Күперне чыгар алдыннан тарихның җитмеш җиде катлы язмышын күтәреп торган ярымайлы Сөембикә манарасы игътибарны үзенә җәлеп итте. Манара очы тирәсендә элек әрсез каргалар, чикыл- дык чәүкәләр еш кайнаша иде, хәзер күренмиләр. Халык манара очына ай куйгач, килеп кунардай урын калмаганга күрә, чиркәү гөмбәзенә ияләштеләр, ахры... Хәер, бу күренешләр Фатихның күз карашына эләгер-эләкмәс дәрәҗәдә генә чагылып узды. Күңел карашы исә бөтенләй бүтәндә иде. Фатихның уйлары һаман саен Миңлегөлгә әйләнеп кайтты. Тукталыш саен кергән-чыккан кешеләр, автобус эчендәге ыгы-зыгы, өлкәннәрнең кибеттә әйбер юклыгыннан зарланулары аңа бөтенләй кагылмый иде шикелле. Ул ничек итеп очратачакларын күзалларга тырышты. Звонок биргәч тә, Миңлегөл ишекне ачып җибәрер, синмени инде бу, дигәндәй, елмаеп куяр. Бср-берсенең хәлен сораша-сораша табын корып җибәрерләр, сүз арты сүз китәр. Фатихның хыялыннан күчереп ясалган рәсеме Миңлегөлгә бик тә, бик тә охшаган булыр. Әңгәмәнең иң кызып җиткән бер вакытында ул аны ашыкмыйча, кабаланмый гына портфеленнән тартып чыгарыр да Миңлегөлгә бүләк итәр. Тавышыңнан, сөйләтүләреңнән мин синең сурәтне әнә шулай итеп ясадым, дияр. Биш яшьлек кызына (көч-хәл юнәтеп!) «Пушкин әкиятләре» дигән шоколад алырга да онытмады ул. Кызның әтисе кем, кайда — Миңлегөл болар хакында да сөйләр, сөйләмичә калмас. Шулай итеп, күбесе бер-берсен белмичә яшәп яткан миллионлы шәһәрдә Фатих өчен өр-яңа кеше, өр-яңа дөнья ачылып китәр... Әнә шулай үз уйларына чумып бара торгач, Фатих үзенә кирәк тукталышны да узып киткән икән. Ике тукталыш арасын җәяүләп кенә барды да, Миңлегөл әйткән адрес белән, почмакларын яңгыр суы юып саргайткан биш катлы кирпеч йорт каршына килеп туктады. Нинди язмыш, нинди очрашу көтә сине, Фатих? Бу соравының сүзләрен һәм барлык икеләнүләрен баскыч саен сибеп калдыра-калдыра, өченче катка күтәрелде. Кыңгырау, төймәсенә баскач та, оясыннан егылып төшкән сыерчык баласыныкыдай тавыш белән чырылдап алды... Көтү мизгелләре шулай бит ул: минут эчендә Фатихның уе аша тәүлеккә тиң вакыт узып китте кебек. Менә, ниһаять, ишек ачылды һәм аның артында кемнеңдер кайнашканы, ут яндырганы күзгә ташланды. — Керергә мөмкинме?—дип Фатих эчкә узды һәм икесенең дә күзләре мизгел эчендә сүзсез генә танышып, исәнләшеп өлгерде. Менә нинди икәнсең син, Минлегөл!? «Миң-ле-гөл...» Фатих гаҗәпләнеп калуын, ут белән суның буталуына охшаш тетрәнүле уйларын сиздермәде, йөзенә күләгә чыгармады, билгеле. Хикмәт шунда: егерме биш-утыз яшьләр тирәсендәге бу хатынның сул як бите каш тирәсеннән алып иягенә кадәр ямьсез миң—чия каңядай кызгылт-карасу төс белән капланган иде. Бер урында хәтта тамырланып торган зәңгәрсу тап та шәйләнә шикелле. Кечерәйтелгән яшен, диярсең... Фатих үзенең сизгерлегенә хәйран калды: Билгесез кыз сурәтенең сул як битенә күләгә төшергәндә төсләр менә ни өчен карышкан, хыялының ни дәрәҗәдә дөрес икәнлеген күрергә, чагыштырырга менә ни өчен шулай ашкынган икән ул... Яшьлеге ташып торган Миңлегөл өчен, һичшиксез, фаҗигадер бу. Тавышында кайчак күз яшьләре аша елмаеп сөйләшү төсмерләре дә чагылып китә иде шул аның, тик хыялый Фатих моңа игътибар биреп җиткермәде бугай. Миңлегөл исә аны-моны сиздермәде. берни булмагандай, табигыйлек һәм ихласлылык белән Фатихны эчкәрс чакырды. Бүлмә эче хатын-кыз кулы белән матур һәм җыйнак итеп җыештырылган иде. Чәчәкле болынның ашъяулык кадәрле бер өлешен, келәм итеп кисеп алганнар да, стенага беркеткәннәр диярсең. Сервант эчендә савыт-саба балкышы төсмерләнә. Ялгыз карават өстендә челтәр ябылган пар мендәр. Сүзсез утырган урын- * дыклар Өстәлдә ак эскәтер. Фатих, юл уңаенда эләктергән чәчәкләрне t бергәләп өстәлгә урнаштырган арада, өй эчен әнә шулай тиз генә күздән j кичереп тә өлгергән иде. " — Тормышың матур икән, күз тимәсен,—дип. соклануын белдерүне з кирәк тапты Фатих. Шул ук вакытта үкенеп тә куйды: бер күрүдә, бер g селтәнүдә генә кешенең ничек яшәгәнен, бәхетлемс-юкмы икәнен кайдан - беләсең ди, их син, юләр... — һәркемнең үз оясы, үз кояшы инде,—дип. Миңлегөл аның бу = сүзләреннән үзенчә нәтиҗә ясап куйды. ♦ Хыял һәм чынбарлык уртасында торып калган Фатих, әле һаман да “ үзенең төштәме, өндәме икәнлеген билгели алмыичарак. шушы халәтенә « ияләшеп кенә килә иде әле. Миңлегөл: ’ — Чәй артында сөйләшик, булмаса, шулай бит?—диде дә кухня якка « кереп китте. Биленә җыйнак кына ак алъяпкыч бәйләргә дә өлгергән иде = ул. Өстәлгә туралган ипи. колбаса, торт һәм конфетлар тезде Очрашу хөрмәтенә, дип. үз чиратында Фатих та портфеленнән коньяк чыгарып * утыртты. Шоколадны биргәндә: < — Менә монысы кызыгызга... Үзе кайда соң әле ул?—дип сораганын х сизми дә калды. — Бакчада. Аны алырга өч сәгать вакыт бар әле.— Миңлегөлнең тавышында баласына булган мәхәббәт очкыннары, шул ук вакытта нәрсәдәндер уңайсызлану чалымнары да сизелде кебек.— Бүген — төшкә кадәр эшләү көне минем. — Очрашу өчен, икенче кат танышуыбыз хөрмәтенә.—дип кабатлады Фатих һәм, чәкештергәннән соң, рюмкасын төбенә кадәр эчеп куйды. Миңлегөл исә, томшыгы белән таң чыгына кагылган коштай, эчемлеккә иренен генә тидереп алды. Ул кунагына ничек тә уң як бите беләнрәк утырырга тырыша иде шикелле. Бирегә килеп эләгүен Фатих ган-гади бер танышлык итеп кабул итәргә тырышты. Шуңа күрә аны ничә көннәр буе канатландырган хыял һәм романтика каядыр еракка чигенгән, сүрелеп калган иде. Икенче рюмка исә аның тәнен җиңеләйтеп, телен ачып җибәрде. Мавыгып китеп, сүз арасында хәтта балачагыннан күптәнге бер вакыйганы да сөйләп алды — Мин үзем авылда, табигать кочагында туып үскән кеше. Чирәмлектә күлмәкләр яшелләнгәнче ауный идек тә, буага төшеп су коена идек. Бервакыт, чирәм исенә кызыгыптыр инде, читән буенда калдырган күлмәкләребезне бозау чәйнәгән иде. Җиңнәрен тәмам мунчхпа иткән Ачу килде. Тыкрык башында кечерәк кенә мунча бурасы тора иде. Шуны сүтеп, бозауны эчтә калдырдык та. бүрәнәләрне кире өйдек. Бәдриҗамал карчык бозавын икенче көнне көчкә эхтәп тапкан Вәт хәйван. бура эченә ничек керде икән ул. дип. кеше саен шаккатып сөйли икән теге.. Көлештеләр, кызык булып китте. — Мин кызым йөргән бакчада тәрбияче булып эшлим. —диде Миңлегөл үзе турында сөйләгәндә.—Эшем ошый үземә. Балалар арасында кайнашу дөньямны оныттыра. — Ә кызның... кызның әтисе турында сорарга момкинмс? Бу юлы инде Миңлегөл ачыктан-ачык уңайсызланып кунды Ләкин үзен бик тиз кулга алды ул. Сөйләргәмс-юкмы дигәндәй бер тын уйланып торды да кызына кагылышлы тарихның чын дөресен сөйләп бирде — Ялган тотыла ул, мин алдашырга яратмыйм,—диде сүзенең башын да ук ихласлыкка чакырып. — Серемне сөйләргә дә күнекмәгән 1 ик сезгә сөйлим. . Сәнгать кешеләре кешене аңлый белә, диләр Тик бер генә үте- нечем — аны, зинһар, үзегездә генә саклагыз. Ничек башларга икән? Чөнки бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк... Иптәш кызларым кияүгә чыгып беттеләр. Мин, уйладым-уйладым да, кияүгә чыкмаска карар иттем... Аңлыйсыздыр, табигатьнең мине рәнҗетүен башкалар язмышына күчерәсем килмәде. Аннары миңа... егетләр арасыннан сүз кушучы да булмады. Мин аларны гаепләмим, егетләрнең чибәрләргә омтылуын аңларга була, мин үзем өчен бердәнбер юл күрдем — үземне саклау, югалтмау. Кияүгә чык- масам да, моның өчен миңа бала кирәк иде. Очраклы, ләкин тәртипле егет белән бәйләнешкә кердем... Рәхмәт аңа, ул мине аңлады, онытты һәм бүтән борчымады. Мин аның хәзер кайсы шәһәрдә яшәвен дә белмим. Йолдыздай атылды, югалды, сүнде ул минем өчен, әмма теләгемә ирештем... Менә шулай, мин балам өчен, кызым өчен яшим. Бөтен яцдәвем— аның өчен. Бу тормышта миңа шуннан артыгы кирәкми. Таләп тә итмим... Язмышым белән инде әллә кайчан ризалаштым мин... Миңлегөл боларны шулкадәр тыныч, дөньяга үпкәсез, үз-үзенә хөрмәт белән сөйләде ки, Фатих аны бер дә бүлдермичә, исе китеп, дулкынланып тыңлады. Миңлегөлнең әйткән сүзләре, фикерләре, кырыс язмышында әнә шулай берәүне дә кабатламас юл сайлавы — бу ап-ачык хакыйкать бернинди юату-хуплауларга мохтаҗ түгел иде шул. — Мин сезне аңлыйм... Ихластан сөйләвегез өчен рәхмәт, — диде Фатих шулай да, озак дәшми утыруның килешеп бетмәслеген аңлап. Фатихның күңел төпкелендә инде байтактан бирле посып яткан бер сорау тагын кыбырсынып куйды, үзенә юл эзләде. Ничә көннәр илһамланып, канатланып ясаган рәсемне Миңлегөлгә бирергә тиешме ул, юкмы? Кызның йөзен авырлык белән ясавын әйтмичә генә бирәсең икән, һавадагы бушлык сыман, моның бернинди мәгънәсе калмый. Рәсемне кулына биргәндә барысын да әйтеп салсаң, кешенең иң авырткан җиренә кагылуың ихтимал. Рәсем бер бите кояшлы якны, икенчесе болытлы-яшенле төнне хәтерләткән Миңлегөлнең күңелен тырнап, җәрәхәтләп кенә торачак. Ул инде, үзе әйткәнчә, язмышы белән күптән ризалашкан. Шулай булгач, аның тынычлыгын алу, инде болай да эчке фаҗига кичергән кешене, үзенең ниндилеген искәртеп, тагын да яңа газапларга дучар итү дөрес булырмы? Аннары, кайбер чалымнары туры килсә дә, рәсемдәге кыз Миңлегөлга әллә ни охшамаган да. Әлеге рәсемен Фатих. күргәзмә залына тәкъдим итәр, иң яхшысы шул булыр." Күргәзмәдән соң аны бөтенләйгә үзендә калдырыр... Фатихның яшерен уйларын үтәли укыгандай, Миңлегөл кинәт әйтеп куйды: — Бик теләгән идегез, менә очраштык та... Канәгать булдыгызмы инде? Аның кинаяле бу сүзләрен Фатих: «Сез чибәр бер хатын күрергә өметләнеп килгән идегез. Ә мин андыйлар затыннан булып чыкмадым, өметегез акланмады. Сез шуңардан канәгатьме?» —дип аңлады, билгеле, бу кадәрссе барып җитте аңа. Ул акыллы сүзләр эзләп тормады, әллә ничә төрле мәгънәгә урын калдырып, үзе дә сизмәстән: — Канәгать...—диде бер суз белән. Фатих үзен эчтән генә: «Гап-гади бер очрашу булып чыкты бу»,—дип ышандырырга бик теләсә дә, аның күңелендә тел белән аңлатып булмый торган ниндидер үзгәреш, әрнеш уянып килә иде. Шашты, янды, эзләнде, ничә көннәр шушы очрашуга талпынды һәм менә барысы да урынына кайтып төште түгелме? Ул инде әлеге шашкын хыялларын бер истәлек итеп хәтерендә саклар, бүтәнчә очрашуга омтылмас, ә бәлки әле телефоннан сирәк-мирәк булса да сөйләшкәләп торырлар. Иң мөһиме —ике арада әйбәт кенә аңлашу килеп чыкты, Миңлегөлнең үз-үзенә хөрмәт белән каравы кимсетелмәде. Ул шулай үзенчә бәхетле һәм үзенчә бәхетсез яши бирсен —тәкъдирдән кемнең әле качып китә алганы бар? Чәйләр инде суына төшкән иде. Миңлегөл, чәйнекне яңартып килим, дисә дә, Фатих, рәхмәт әйтеп, кузгалырга вакыт җиткәнен сиздерде. Соңгы минутларда гына ул үзенең ялгыз калырга тиешлеген чамалап алган иде. Портфеленнән чыкмый калган сурәткә онытылып, озаклап ялгызы гына карыйсы, сул як биттәге күләгәнең ничек чыкканлыгын әр-янадан күрәсе, шуның белән бүгенге очрашуга нокта куясы килде аның. Шуны аңлады: ялгызлык аңа үз-үзс белән сөйләшү, әрнешле уйларын тәртипкә китерү өчен кирәк иде. * Миңлегөл ишек төбенә кадәр озата килде. Аның нидер әйтәсе килә ке- t бек. Кур әле. битенең кояшлы ягы белән торганда ул хыялдагы сурәткә j ныграк охшый төшә, ахрысы . Миңлегөл телгә килгәнче, бу юлы ничектер “ Фатих алдан рак сүз кушып өлгерде: — Ничек уйлыйсыз. Миңлегол, бүгенге очрашуны мин киләчәктә g рәсем итеп ясасам... — Ә мин бөтенләй башканы уйлап тора идем, — дип елмая төште н Миңлегөл.— Быел җәй безнең бакчада бизәү-ремонт эшләре башланачак, я Бүлмә һәм коридор стеналарына байтак кына рәсемнәр дә төшерәсе бар. • Вакытыгыз булса, бәлки, сезгә мөрәҗәгать итәрбез. “ — Кирәк дисез икән, тырышырбыз,—дип Фатих ризалык белдерде. х Ул урамга чыккач кына үзенең бераз кызмача икәнлеген сизде. Тукта- ’ лышта автобус көткән чакта шунда басып торган кешеләрнең йөзеннән « «кем бу, ни өчен яши» дигән мәгънәнең җавапларын укырга тырышты. Ke- s шеләрнең һәркайсы — табышмак. Фатих әнә, рәссам буларак, төсләр һәм ь буяулар ярдәмендә әнә шул табышмакның җавабын табар өчен яши дә ин- * де. Табарга һәм югалтмаска — тормыш тарафыннан аның талантына әнә < шундый зур җаваплылык та салынган. ь Кешеләрнең мең мәшәкать белән эштән кайткан чагы, автобуслар балык мичкәседәй шыплап тулган. Фатих, җилкәсе белән җай гына юл яра- яра, бер читкәрәк кереп урнашты. Чү! Кинәт аның күз аллары әллә нишләп китте: янәшәсендә генә, үз уйларына чумып, таныш түгел бер кыз бара иде. Киндердәге ул ясаган рәсемгә охшаса да охшар икән' Гаҗәпнең аръягындагы хәл иде бу... Менә шунда, җайлабрак урнашам дигәндә, сак- сызлыгы аркасында Фатих ялгышлык белән кызның аягына китереп басты. Чибәркәй дигәнебез шундук кара коелып төште, күзләрендәге матурлык күз ачып йомганчы ямьсез нәфрәт белән алмашынды. Тагын да яманрагы, ул тәмәке ике аңкыган сулышы белән ысылдап — С-сыер!.. — диде дә Фатихка арты белән борылды Син минем өчен чүп, дигәнне аңлата иде аның бу тәкәббер кыланышы Әлеге хурлыкны күтәрә алмады Фатих, беренче тукталышта ук автобустан тошеп калды. Нәрсәдер эшлисе, ватасы, җимерәсе, кемнәндер үч аласы килә иде аның. «Тышкы матурлык эчке матурлык белән тәңгәл килмәскә дә мөмкин...» — дигән уй гына сукыр нәфрәтеннән аралап алды аны Дулап, өерелеп күңеленә төсле хыяллары әйләнеп кайтты Гүяки офыктагы кызгылт-алсу болытлар артыннан, битенең кояшлы ягы белән елмаеп, кемдер аңа карап тора иде... Менә шунда гына Фатих үзе өчен ачыш ясады: ул бит. тырыша-тыры- ша, Миңлегөлнең күңел сурәтен, күңел матурлыгын ясаган икән ләбаса! Кайчаннан бирле күңелендә бәргәләнеп тә. менә хәзер генә яшендәй сызылган бу ачышы бик тә кадерле иде аңа. •Үз язмышын иңнәрендә тотып торыр өчен никадәр ныклык һәм сабырлык кирәктер Миңлегөлгә'..» Фатих, портфелен кулына кысыбрак тотты да. каршы яктагы телефонавтоматка ашыкты...

Март. 1991.

Реклама