Логотип Казан Утлары
Шигърият

Аядылар күңел күлемнән

Аядылар күңел күлемнән Балыкларымны сөзеп. Үттеләр инде, үттеләр Камышларымны өзеп. Киттеләр инде, киттеләр Йөзгән кошымны атып. Калды тик минем хыялда Сынган камышлар ятып... Яшь колыннар үсеп, тай, ат булгач, Еллар әле тарар ялларын... Үзем күрдем, колыннарын сагынып, Ат күзеннән яшьләр тамганын. Охшаганмы атлар кешеләргә. Кешеләрме охшаш атларга? ...Яшен сөрткән әнкәемне күрәм, Кайтсам уйда бала чакларга. Әйтче, язмыш Яшь боланым үлән ярып китте. Урман шомлы, урман караңгы. Зөһрә йолдыз, син бит биегрәк, Куркыныч юк микән, кара әле. Зөһрә йолдыз — уртак йолдызыбыз, Сукмакларын яктырт урманның. Әйтче, язмыш, тормыш урманында Адашмасын икән боланым?! Ят боланнар Ят боланнар килер чыккан, диләр. Боланнарның бармы ятлары? Үлән утлап йөри ят боланнар. Арасында юкмьГаклары? Дилә Булгакопаның хикәяләре, шигырьләре Казан һом Уфада чыга торган газета-журнал- ларда даими басылып килә. Уфада яши Төньяклардан килде микән алар. Кайсы урман тартты җаннарын? Калырлармы торып аланымда, Үз итеп лә үлән тәмнәрен? ...Урманнардан ят боланнар китә. Кем өркеткән икән, ни булган? Күңелемнең ^ырлы болынына Үз паркаен чакыра ак болан. Куркам Карамачы миңа, Күзләреңнән куркам. Әйтерсең лә алар Атылырдай вулкан. Кагылмачы миңа. Кулларыңнан куркам Әйтерсең лә алар Яралганнар уттан. Якын килмә миңа, Күкрәгемдә вулкан... Синнән түгел, хәзер Үз-үземнән куркам. Син ничек яшисең икән Син ничек яшисең икән? Мин элеккечә яшим Яңгырлар да коеп үтә. Элеккечә ут-яшен. Элеккечә шәл бәйлимен, Ялгышып кат-кат сүтәм. Җил капкамның элгече юк, Элеккечә бит котәм. Элеккечә ак болытлар, Элеккечә ут-яшен... Син ничек яшисең икән. Мин һаман янып яшим.