Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җанымны саклап

Нидер югалткан кешедәй, Эзлисең-йөдиссңме? Таш диварлар арасында Каңгырып йөрисеңме?.. «Кызык иттең әле мине, Янган утларга салдың, Ә үзең, күп тә уйламый, Еракка китеп бардың!..» — Дисең микән? Битәрләмә: Китмәдем сине ташлап Киттем, үз-үземнс эзләп, Киттем — җанымны саклап. Арада — упкын Иксез-чиксез галәм киңлегендә йөри идем төсле адашып, Үз урынын җуйган йолдыз сыман Бәргәләнеп, йөдәп, саташып. Әйтерсең лә бөтен галактика Үги иде миңа, мин — ятим. Бөтен галәм буйлап, өзгәләнеп, Эзли идем гүя үземә тиң. һәм, ниһать, таптым: нәкъ үзем күк. Икс тамчы судай охшаган Тик арада — космик упкын ята.. Шуны кичәрмен дип ышанам' Юк ӘМӘЛ Дөньяның бер ягы китек була. Бөтен ягы булмый мөкәммәл. Яшәү белән әҗәл бергә йөри. Бәхет белән бата. Юк әмәл. .Төннең күз яше Таң алдыннан ал Гөлчәчәк Ник сискәнеп уянды? ... Аңа авыр чык бөртеге — Төннең күз яше тамды. Каргыйсым килми Баш өстемдә кара кайгы кошы Армый-талмый канатын җилпи. Ә шулай да хыянәтең өчен Никтер сине каргыйсым килми. Сине генә җаным тели. Сине генә иш итә. Сулыш алуыңа хәтле Йөрәккәем ишетә. Нигә?.... Рәхмәт укыйм микән, Ләгънәт орыйм микән? Нигә соң син миннән көчлерәк?!. Дөньяга да сыймас Мәгърур мәхәббәтем Синең алда — гүя кечкенә