Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ҖЫРЛАР

Кайтырмын Һаваларда болыт, Ак җилкәннәр булып, Кая бара, кая агыла? Юк, йөрмәмен озак Чит җирләрдә чыдап, Кайтырмын мин туган ягыма. Тау башында тургай, Ялгыз калган бугай, Очам диеп канат кагына. Юк, йөрмәмен озак Чит җирләрдә чыдап, Кайтырмын мин туган ягыма. Дуслар исән микән. Хат, алалмыйм күптән, Әллә кемне күңел сагына. Юк, йөрмәмен озак Чит җирләрдә чыдап, Кайтырмын мин туган ягыма. Поездларга карыйм, Вагоннарын саныйм, Кайтыйм дисәң, юллар табыла. Юк, йөрмәмен озак Чит җирләрдә чыдап, Кайтырмын мин туган ягыма. Сагыныр кешем бар Зәңгәр күктә утлар уйный, йолдыз түгел, яшендер. Яшәмәс тә идем бу дөньяда, Сине сагыну өчен яшимдер. Сынды сабыр канатларым. Сабыр кебек йөргәч тә. Сагынмам дип, антлар итәм үзем, Сагынырмын гүргә кергәч тә. Көзләр җитсә дә бакчамда Китми торган кошым бар. Көч аламдыр бәлки сагынулардан, Ярый әле сагыныр кешем бар. Мин бит кара карлыгач Очыйм дисәм, канатым бар, Мин бит кара карлыгач. Очып килдем яннарыңа, Бер күрергә зар булгач. Мин бит кара карлыгач, Канатым кыйгач-кыйгач. Канатсыз калырмын, бәгърем, Мин синнән аерылгач. Китсәк икәү кошлар кебек, Кайтыйк ерак илләрдән. Бергә-бергә оя корыйк, Үреп-үреп гөлләрдән. Җырлыйк дисәк, сагыш тулы, Моң тулы күңелебез. Кирәксә икәү бу җиргә Моң булып түгелербез. Мин бит кара карлыгач. Канатым кыйгач-кыйгач. Канатсыз калырмын, бәгърем, Мин синнән аерылгач. Син кирәк Балыксыз бер күл кебек мин, Чәчәксез болын кебек; Карурманда адаштырып Калдырган колын кебек. Кинәт кенә аңлашылды Минем шушы халәтем: Үксеп типкән йөрәгемдә Юк икән мәхәббәтем. Мәхәббәте булмагач соң, Ничек яшәр ул йөрәк? Йөрәккә бит үз дигәне, Үз сөйгәне — син кирәк! Ап-ак итеп керләр юып элдем Ап-ак итеп керләр юып элдем. Нигә әле уйга калдым соң? Күңелне дә шулай юсаң иде. Калдырмыйча борчу, кайгысын. Ап-ак итеп керләр юып элдем. Җилфердәтә җилләр керемне. Әллә шул җилләргә сөйлим микән, Беркемгә дә әйтмәс серемне? Ап-ак итеп керләр юып элдем... Ап-ак сөлгем синең бүләгең. Чәчләреңә ап-ак чал кергәндер, Ничә еллар сине күрмәдем. Бишек җыры Йолдызлар да йоклыйдыр зәңгәр күктә, Кондызлар да йоклыйдыр зәңгәр күлдә. Чәчәкле гөлбишектер бар табигать, Йокла син дә, балам, ак мендәреңдә. Йокла, бәбкәем, Күгәрченкәем... Курчагың да йоклаган инде күптән, Песиләр дә инде йокыга киткән. Чәчәкле гөлбишектер бар табигать, Сиңа да, балам, йоклар сәгать җиткән йокла, бәбкәем, Күгәрченкәем...