УЙМАК УЙЛАР

Теләсә нинди хатын-кыз мәхәббәтенә ана мәхәббәте чаткысы салынган була. Әгәр өйләнешүчеләр бергә яшәмәсә, бәхетле никахлар ешрак очрар иде. Ике як та бер-берсс аша мәгълүм шәхси максатка ирешүне, әйтик, хатын ире аркасында мәшһүр, ир хатыны аркасында сөйкемле булуны күздә тотса, никахлары нык берегәчәк. Хатын-кызларның күбесе күренекле кешене ярата һәм аны үзенеке генә итәргә тели. Әгәр мин-минлекләре карышмаса, алар хәләл җефетен йозак астында бикләп кенә асрарлар иде — әнә шул мин-минлекләре ире нең күренекле кеше булуын бүтәннәргә дә сиздерергә ашкына. Камил хатын-кыз камил ир-аттан югарырак тора һәм сирәгрәк очрый. Хайваннар табигатен өйрәнү шушы хакыйкатьне раслый Яхшы дус, мөгаен, яхшырак хатынга тап булыр, чөнки әйбәт өйләнешү дигәнең дуслашу сәләтенә бәйле. Ата-ана холкы һәм алар фикер йөртүендәге ятышсызлыклар бала күңелендә яңгыравын дәвам итә һәм алар бала интегүләренең эчке сәбәбе була. һәркемнең күңелендә әнисеннән килә торган хатын-кыз образы яши Шуңа баглы рәвештә адәм баласы хатын-кызны, гомумән, хөрмәт итә яки күралмый, яисә аңа тулаем битараф мөнәсәбәттә кала. Уллары барлыкның йөген күтәрү өчен әти кешечәргә бик күп эшләргә туры килә. Үзеи-үзе сөймәгән ирнең чирен акыллы хатынның мәхәббәте тизрәк дәвалый. Әгәр уңыш казанса, аналар улларын аның иптәшләреннән дә көнли башлый. Гадәттә, ана улын түгел, улына күчкән үзен күбрәк ярата. Эчке дөньясы буш. бары битлектән генә гыйбарәт хатын-кызлар бар. Үтәкүрснмәлс дип әйтерлек, берничек тә канәгатьлек бирмәячәк әнә шундый затка чәчләрен бәйләгән кешене кызганмый мөмкин түгел. Әмма нәкъ Т менә Шундыйлар ир-атны күбрәк ымсындыра: ул аларның күңеленнән сер эзли — гомер буе эзли! Өйләнергә җыенганда бер нәрсәне ачыкларга тиешсез: бу кыз белән картайганчы әйбәт сөйләшә алачагыңа ышанасыңмы? Никахның бүтән яклары әһәмиятле түгел, аралашуның күпчелек өлеше сөйләшүгә корыла ич. Тәҗрибәсез кызлар, ир-атны бәхетле итәргә мөмкинлегем җитә, дип алдана. Соңрак алар төшенә: бәхетле булыр өчен ир-атка кыз гына кирәк, дип уйлау аны артык түбән бәяләү икән. Хатын-кыз мин-минлеге исә ирнең гаилә бәхетеннән югарырак күтәрелүен таләп итә. Нәфрәтләнгән хәлдә хатын-кыз ирләрдән куркынычрак: беренчедән, аларның кайный башлаган дошманый хисләре һичнинди гаделлек төшенчәсе белән авызлыкланмый, нәфрәтләре тыелгысыз рәвештә соңгы чиккәчә үсә һәм, икенчедән, алар теләсә кемдә, һәрбер партиядә булган йомшак урынны табарга күнеккәнлектән, шуңа басым ясый, бу эштә аларга кылычтан үткен гакыллары бик әйбәт хезмәт итә (ирләр исә яра күргәндә тотнаклырак һәм миһербанлырак, килешүгә һәвәсрәк була). Ят телдә начар сөйләшүче яхшы сөйләшүчегә караганда аралашудан күбрәк сөенеч ала. Рәхәт чигү ярым-йорты галимнәр өлешенә генә тия. Тамыр җибәргән карашлар — хакыйкатьнең ялганнан да хәтәррәк дошманы. Кешеләрне кайгы уртаклашу түгел, шатлануга теләктәшлек күрсәтү дуслаштыра. Үзең турында бөтенләй авыз ачмау — иң затлы икейөзлелек. Тирән фикер йөртүче кеше, ни генә эшләмәсен һәм уйламасын, үзе- - нең һәрвакыт хаксыз булачагын белә. Бөтен аңлаешсыз һәм караңгы нәрсә аңлаешлы һәм якты нәрсәдән әһәмиятлерәк күренә. Көчле агым — күп кенә ташларны һәм чыбык-чабыкны, көчле акыл күп кенә аңгыраларны һәм адашкан башларны үзенә ияртә. Начар күрүче һәрвакыт бүтәннәрдән азрак күрә; начар ишетүче һәрвакыт кирәкмәгән берәр нәрсәне ишетә. Хәтерең начар булу да әйбәт — бер үк яхшы нәрсә кабат-кабат беренче мәртәбәсендәге кебек рәхәт кичертәчәк. Кеше ниндидер пычрак нәрсә турында уйлаудан оялмый, әмма әнә шул пычрак фикерен бүтәннәр белү ихтималыннан ояла. Үзебезне акыллы күрсәтергә күбрәк мөмкинлек бирүенә карап кына без теге яки бу нәрсәне мактыйбыз йә исә яманлыйбыз. Авыруга киңәшләр бирүче, сүзенә колак салалармы-юкмы, үзен белдекле һәм өстен хис итеп кинәнә. Гарьчел һәм горур авырулар исә киңәш бирүчене чиренә караганда да күбрәк дошман күрә. Тигезлеккә сусау йә бүтәннәрне үз дәрәҗәңә түбән сөйрәп төшерү (кечерәйтү, күрмәмешкә салышу, аяк чалу), йә үзеңне алар дәрәҗәсенә күтәрү (тану, булышу, кеше уңышына шатлану) рәвешендә гамәлгә аша. Оялчак кешеләргә булышуның, аларны тынычландыруның иң әйбәт чарасы — бик нык мактау. Без нинди дә булса фикергә, бары әйтелү рәвеше ошамаганга күрә генә, бик еш каршы төшәбез. Кайчак бүтән берәүгә мөнәсәбәтебездә дуслык канат җәйсен өчен, үз ягыбызның үлчәү тәлинкәсенә берничә бөртек гаделсезлек салынуы хаҗәт. Үзебездән зыян күргән кешегә еш кына тапкыр сүз әйтү һәм шулай бездән көлү мөмкинлеген бирергә кирәк —шуннан соң ул канәгатьлек кичерер һәм хәтта безгә дустанә карар. Үз фикерләрен бозга күмеп саклый алмаган кеше кайнар бәхәскә кереп маташмаска тиеш. Тирә-ягында атказанган шәхесләрне күргәч, үз-үзеңне олылау хисе югала, ялгызлык тәккәбберлекне үстерә. Яшьләр, үзләре кебек әле бернигә дә ирешмәгән, ләкин югарырак үрләргә теләгән иптәшләре чолганышында яшәгәнлектән, борын күтәрергә яратучан. Аралашканда, салам кыстырып, уяулыгыбызны җуярга теләүчеләр безгә йокы даруы шикелле хәвефле нәрсә каптыра. Әгәр аңа бирешмәсәк, уяулыгыбыз ныгыячак кына. Рухи сәләт ягыннан мәшһүр затның гуманлыгы гади кешеләр белән аралашканда үзенең хаклы түгеллеген рәт беләп тануда күренә. Җәмгыятьтә үзен ышанычлы тоймаган бәндәләр, өстенлекләрен күрсәтер өчен, форсаты чыккан саен кемнедер мыскыл итәргә тотына. Казанышларга ия кешенең мин-минлеге казанышсыз кешенең мин- минлегенә караганда күбрәк ачуны китерә. Чөнки безне аның ниндидер казанышка ия булуы көнләштерә. Шөһрәт сөяләре чамасыз булган ике кеше очрашса, бер-берсе хакында начар фикергә киләләр; чөнки алар, сөйләшкәндә үзләре хакында яхшы тәэсир калдыру белән генә мавыгып, иптәшенең мөгамәләсенә һич тә игътибар итмиләр. Икесе дә, тырышлыкларының бушка китүен күргәч, гаепне бср-берсснә аударалар. Берәү — фикерләре, икенчесе — симпатия яки антипатияләре, өченчесе— танышлыклары, дүртенчесе — ялгызлыгы белән кызыклы күренергә тели, ләкин һәммәсе үз исәбендә ялгыша. Чөнки аларны тыңлап торучы кеше эченнән бары үзен генә игътибарга лаек бердәнбер шәхес дип саный. Яшьләр, чынмы яки ялганмы, бөтен кызыклы һәм гадәттән тыш нәрсәләрне ярата. Җитлсккәнрәк акыллы кешеләр хакыйкый кызык һәм гадәттән тыш нәрсәне ярата. Ниһаять, тәмам җитлеккән башлар бик гади һәм беркатлы, гади кешегә эчпошыргыч тоелган хакыйкатьне дә ярата, чөнки алар хакыйкатьнең иң бөек хикмәте тыштан үтә наив рәвештә ачылуын белә.

Реклама