САБИРҖАН АКЫН

Татар әдәбиятының тугандаш казакъ әдәбияты белән тарихи бәйләнешләре турында Алма-Ата галимнәре тарафыннан сүз әйтелде инде1. Әлеге хезмәттән күренгәнчә, бәйләнешләребез ерактан килә икән. Шушы бәйләнешләрне ныгыту юлында кемнәр генә булмаган: Хәсән Кайгы. Мифтахетдин Акмулла, Кәшафетдин Минзәләви, Мәлкәй Юмачиков, Әкрәм Галимов, Сабир Шәрипов һәм тагын бик күпләр Бу исемлек, тикшеренүләребез тирәнәя барган саен, тулылана бара Югарыда искә алынган исемлеккә Сабирҗан акын исемен дә икеләнмичә өстәргә мөмкин Ләкин аның тормышы һәм иҗаты турында укучыларыбыз бик аз белә әле. Әдәбият тарихыбызда аның исемен беренче тапкыр Нәкый Исәнбәт искә алаг Шуннан соң Сабирждн акынга кагылышы кайбер мәгълүматлар бер мәкаләбездә бирелгән идеэ Соңгы елларда акын турында яңа материаллар тупланды һәм өйрәнелде Алар нигездә Татарстанның Олы Мәнгәр авылында Сабирҗанны белгән кешеләрнең истәлекләре, архив белешмәләре, шәҗәрә китабы һәм аның басылып чыккан китапларыннан алындылар Кем булган соң ул Сабирҗан? Сакланып калган мәгълүматларга караганда, ул—казакъ халкы арасында йоргән шактый билгеле бер акын имгфовизатор, шагыйрь Аның иҗат дәвере XIX гасыр ахыры — XX гасырның башына туры килә. Иҗат иткән регионы—Көнбатыш Казагыстандагы Кече җүз казакълары җирләре Китапханәләрдә эзләнү аның әсәрләре басылып чыккан булуларына да ачыклык кертте Казагыстан Фәннәр академиясенең Гыйльми китапханәсендә аның «Кызның үләне» (Казан, 1903), «Тирмә казакъныкы» (Казан. 1903), «Җомбак казакъ телендә». «Казакъ телендә табышмак». (Казан. 1903), «Казакъның туй бәетләре» (2тәбгы, Казан, 1912) әсәрләре саклана. Ихтимал, акынның басылып чыккан китаплары болар белән генә чикләнмидер дә. чөнки ул үзенең бер әсәрендә: «Бастырып чыгарсагыз, алты китап бирдем, тагын да язармын». дип искәртеп куя («Җомбак казакъ телендә», 12 б.) Бу юнәлештә эзләнүләр шәт уңыш китерер 1980 елда археографик экспедиция вакытында Олы Мәнгәр авылында булырга туры килде. Анда Сабирҗан акынны хәтерләүче һәм белүче кешеләр белән таныштык. Алар Гани Закиров (1898 елда туган). Харис Ибраһимов (1910 елда туган). Госман Хөсәенов (1907 елда туган) агайлар иде. Бу танышлык нәтиҗәсендә без Сабирҗан акын хакында күп кенә кызыклы фактлар белдек Олы Мәнгәрдә акынның якын туганнары калмаган икән инде, ләкин ул туган йорт нигезен беләләр иде Әлеге агайларның сүзенә караганда. Сабирҗан 1880 ел тирәсендә туган Бу дәлилне без Татарстан дәүләт архивы материаллары ярдәмендә тикшереп карадык Архивта Олы Мәнгәр авылының метрика дәфтәрендә аның биографиясенә кагылышлы кызыклы, төгәл хәбәрләр табылды Сабирҗан 1878 елның нскечә 19 июлендә (яңача 1 август) Олы Мәнгәрдә игенче Мөхәммәдсадыйк Мөхәммәдшәриф улы гаиләсендә туган10 11 12 13 Анасы Хөсниҗамал исемле булган Акынның нәселләре турында хәбәрләр Олы Мәнгәр авылының шәҗәрә китабында да бар (күчермәсе авторда саклана) Аннан күренгәнчә (китапның 129 бите), шагыйрьнең нәселе түбәндәгечә Сабирҗанның Шакир. Нигъмәтҗан исемле бертуган агалары була, аларның атасы — Мөхәммәдсадыйк (кушаматы Күркн). аның атасы — Мөхәммәдшәриф. аның атасы Мортаза. Мортазаның атасы Сәгыйд баба була. 10 Бөркет Ыскаков. Казакъ-татар әбәди байланысы Алматы. 1976, 173 б Казакъ телендә. J Татар халык мәкальләре I том Казан, 1959. 70 б. J Азат хатын. I960. N» II, 17 б. 13 Татарстан үзәк дәүләт архивы. 4 коллекция. Казан губернасы. Казан өязенең туу. никахлашу һәм үлү фактларын теркәгән 1878 иче елгы метрика дәфтәре. 261 бит Т Сабирҗан тугыз яшендә Коңгырт шәһәренә килә («Җомбак казакъ телендә», 11 б) Авылдашы Гани Закировның әйтүенә караганда, ул анда Шакир агасы белән киткән Яшьли казакъ арасында йөреп, аның телен, гореф- гадәтләрен, фольклорын казакътан туган казакъ баласыдай камил үзләштергән. Ьәр әсәрендә милләтен нугай, ягъни татар дип күрсәтсә дә. аларны ул казакъ халкы өчен язуын ачык белдереп, «казакъ халкым» дип эндәшә («Җомбак казакъ телендә», 12 6.) Сабирҗан акынның әсәрләре белән танышкач, аның тормышына кагылышлы күп кенә мәгълүматлар ачыклана Сорасаң. Казан дигән туган җирем. Иләк, Җаек, Уел гуй үскән җирем, Самарканд, Шәһре Болгар күргән җирем, Дәхи дә Коңгырт дигән белгән җирем Иләктән мин бардым Кара Ботак салага, Туры бардым Хөснетдин Алмай дигән адәмгә. А йҗарык дигән остага, Барып тордык соңгарак, Барып кердек өенә, Көрпә салды түренә Шуннан бертуган остаңыз Сөйлә диде эн(е)сенә Ку думбра кулга алып, Арлы-бирле кузгалып Кырым яктан килгәндер бабаларым, Шушы көн ун буынга килә якын Сорасам уз атамны. Садыйк диде, Сабирҗан, яз дип әйтте, хәреф диде, Сорасаң минем атым — Сабир акын, Китапта куп урында минем даңкым » Сабирҗан җырны мин идем. Кай җырчыдан ким идем Яз җәйләвем сорасаң — Агыйделнең сагасы* Кыш кышлавым сорасаң,Казан дигән каласы. Казакай акын токымы. Яуны күрсә котырган. Яу карасын күргәндә, Аламын дип омтылган. Болардан тыш акын Көнбатыш Казагыстанда үзе яшәгән Түбәнге Тугыз. Аккитә Майлы бай. Аксоңкар. Сары Исәк. Байкә ыруларын искә ала Китерелгән мәгълүматлар Сабирҗан акынның яшәгән төбәкләрен конкрет күрсәтәләр. Бу маршрут белән эзләнгәндә, аның биографиясен һәм иҗатын тагын да тулырак күз алдына китерергә мөмкин булыр иде. Олы Мәнгәрдә тупланган истәлекләр Сабирҗанның тормыш-көнкүреш яклары хакында да мәгълүмат бирә. Ул бер ярлы кеше була Үз кул көче белән көн күрә. Тиреләр иләп, алардан үзе үк бүрек, бияләйләр тегеп, туларны сатып кон иткән Сабирҗан туган авылына еш кайтып йөргән. Кайткан чакларында аның лачыннар тотып, аларны өйрәтеп — казакъ арасына илтеп сатып йөргәнен дә сөйлиләр. Ярлылык сәбәпле, ул казакъ арасында өйләнә алмаган—аңа кыз бирмәгәннәр Шунлыктан ул кайтып Иске Мәнгәрдән Хәкимулла абзыйның Майшәкәр исемле сазаган кызын алып китә Аларның бер кызлары туа. Олы Мәнгәргә соңгы кайтулары 1922 еллар тирәсендә була. Сабирҗан авылга кайткан вакытларында үзенең акынлык осталыгын да күрсәтә Аны тыңлаган Гани Закиров «Ул думбрасын чалып-чалып, «ай чырагым, вай чырагым» дип, шашып-шашып уйный иде», дип искә ала. Сабирҗан халыкка үзенең акыннар ярышында җиңеп чыгуы хакында сөйләгән. Бер ярышта ул казакъның кыз акыны белән ярышкан һәм аны җиңгән Бу вакыйга Сабирҗанның «Җомбак казакъ телендә» әсәренең сюжетында да чагылган. Әлеге китапта кыз белән егетнең кара-каршы җыр-табышмак әйте1 Даңкым — бу урында исемем, билгем мәгънәсенә туры килә, ягъни танык булу. 2 Сагасы — бу урында яры мәгънәсендә. Казан дигән каласы. Казакай акын токымы. Яуны күрсә котырган. Яу карасын күргәндә, Аламын дип омтылган. шсп ярышулары хакында сөйләнә Сабирҗан бу әсәрендә, борынгы акыннар гадәтенчә, үзенең нәселен, кем икәнен, ни эшләгәннәрен шигырь белән әйтеп биргән Әсәр нигездә казакъ телендә булса да. анда татар теленә хас элементлар мул күренә. Сабирҗан дөньяви шагыйрь, дини мотивлар аның иҗатында сирәк очрый Ул үзе дә «Бер дога изге юлдан кылалмадым-.i—ди Акынның дөньяга карашы кызыклы «Тирмә казакъныкы» (6 бит) җыентыгында аны гел хәрәкәттә, үзгәрештә дип саный ул: Монау торган бар донья. Бер урында тормаган, һич яхшылык кылмаган, Дип уйлыйсыз ахмаклар Патриархаль-ыруглык шартларында яшәүче казакъ җәмгыяте эченә үтеп керә барган капиталистик мөнәсәбәт күренешләре дә Сабирҗан акын игътибарыннан читгә калмаган Шул сәбәпдин куркамын Ахры заман булганда, Алваналван җан чыкты. Хоере юк бай чыкты. Самавыр дигән чәй чыкты. Саусаң come чыкмаган. Акча дигон мал чыкты. Йөрсә күзе күрмидер. Тырантас дигән ат чыкты. Ат җикмәсәң йормидер. Үңгәреп лә торадыр Ярлы җәяү йоридер. Менгәне аның күк-ала. Бутасы* юк җир-дала Үзенә хәтле булган татар-казакь акыннарыннан аермалы буларак. Сабирҗан әсәрләрендә реалистик тормыш күренешләрен сурәтли Ул сюжетны борынгы романтик, мифологик, ерак тарихи темаларга кормый Әсәрләрендә XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы казакъ халкының реаль тормышы Шушы ягы белән аның әсәрләре казакъ халкының алга китешенә хезмәт иткән, әдәбиятын баеткан Акынның «Кызның үләне», «Казакъның туй бәетләре» китаплары казакъ халкының тормыш-көнкүрешен, йолаларын табигый тасвирлауга багышланганнар. Аның әсәрләрендә казакъның киез йорты, анда яшәүче һөнәрле казакъ кызы һ б сурәтләр реалистик планда бирелгәннәр Буз өенең осте киез, асты келәм, Башында мамык ястык, бер куч түшәк Җеп-ефәк. алтын инә. көмеш уймак, Бүз өйдә утыручы идең тегеп бишмәт (•Кызның үләне*. 6 б) «Казакъның туй бәетләре» китабы «■Туйны мактау», «Кызны мактау» «Үгет». «Кодаларны мактау». «Без килдек әи, Корбыҗан туегызга». «Тулгау» исемле бүлекләр аша казакъ туеның бөтен нечкәлекләрен белеп язган әсәрләрнең берсе булып тора Сабирҗанның бу өлкәдәге уңышын Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романы сурәтләре белән тиң дәрәҗәдә дисәк тә. ялгыш булмас «Казакъның туй бәетләре» әсәре әдәбиятчы, фольклорчы этнограф һәм тюркологлар өчен дә файдалы, бай чыганак Бу әсәрне татар йола фольклоры белән чагыштырып өйрәнгәндә, борынгы һәм уртак гореф- гадәтләребезнең тамырлары, хасиятләре ачыграк күренер иде Йомгак итеп шуны әйтергә кирәк. Сабирҗан акын, тугандаш казакъ халкының рухи тормышын бизәүдә катнашып, шул халыкның тормышын белеп чагылдырган игътибарга лаек әсәрләр калдырган Аның казакъ әдәбиятына күрсәткән хезмәтләренә кардәш халыкның галимнәре тиешле бәяләрен бирерләр һәм мәдәни бәйләнешләребезгә яңа сәхифәләр өстәр әле дип өмет итәбез 1 Акын үзе язуга оста булмаган күрәсең Аның барлык китапларын Олы Мәнгәрдә аларның күршеләре булган Мөхәммәтҗан Мвхсинов язган Бу хакта һар китапның титул битендә язылган М Мохсннов үзе Олы Мәнгәрдә яшәгән һом шунда Октябрь революциясеннән соң үлгән 1 Бутасы —доя баласы

Реклама