РЕПРЕССИЯЛӘНГӘН ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ

айбер тарихчы галимнәрнең раславы дөрес булса. 1917 елдан башлап илдә урнашкан тоталитар режим шартларында язмышлары пыран-заран килгән — махсус оештырылган ачлык фаҗигаләрендә һәлак булган йорт-җир һәм туган төбәкләреннән сөрелгән, яки. бер гаепсезгә кулга алынып, нахак хөкем карары белән гомерләре киселгән, концлагерьларга озатылып ерак Себер тайгаларында, кырыс табигатьле төньяк өлкәләрдә. Казакъстанның сусыз далаларында иза чиккән, авыр кол хезмәтеннән, кыйнау-рәнҗетүләрдән шунда әҗәлен тапкан, яисә иреккә сәламәтлекләрен тәмам югалтып, инналид булып, рухи сүнеп чыккан кешеләрнең. ягъни репрессия корбаннарының гомуми саны 30 — 40 миллионга җит > икән. Бу — ил халкының чиреге чамасы дигән сүз Сталин репрессияләре бер генә төбәкне дә, бер генә халыкны, бер генә милләтне дә читләтеп узмаган. Бу яктан ул чын мәгънәсендә интернациональ күренеш — илдәге милләтләрнең уртак фаҗигасе Хәер, соңга таба, бигрәк тә сугыштан соңгы елларда, репрессив сәясәт, теге яки бу милләтнең аерым шәхесләрен, яки мәгълүм бер төркемен — «контрреволюцион элементларын», «җинаятьчел оешмаларын» юк итү белән генә канәгатьләнмичә, бөтен бер халыкларга, милл >тләргә каршы геноцид мәгънәсендә дә кулланыла башлый Сугыш һәм сугыштан соңгы беренче елларда Кырым татарларының, калмыкларның. Идел буе немецләренең, кайбер Кавказ халыкларының (чичән, ингуш, карачай. балкар һ б ) егерме дүрт сәгать эчендә туган җирләреннән сөрелеп, гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителүе һәм мөстәкыйль милләт булып яшәү очен бөтенләй яраксыз, кыен шартларга куелуы әнә шул геноцид сәж. тенең бер мисалы иде Башка халыклар кебек үк, татар халкы да тоталитар режим аждаһасына үзеннән күп корбаннар биргән Октябрьдән соңгы беренче елларда ук «буржуаз сыйныф вәкилләре» буларак репрессияләнгән һөнәр-сәнгать эшлек - леләре, сәүдәгәрләр, дин әһелләре зыялылар, гражданнар сугышы корбаннар!! 1921 елгы ачлык фаҗигасендә һәлак булган меңнәрчә гаиләләр, кочл >п күмәкләштерү чорында «дошман сыйныф», «кулак», «кулак иярчене» «нэпман» тамгасы астында судсызнисез атып үтерелгән яки бөтен гаиләләре белән Себергә омтылган меңнәрчә крестьяннар җир хуҗалары, эш-һонәр осталары, җәмәгатг.-дәүләт эшлеклеләре. хуҗалык җитәкчеләре, мәдәният әһелләре, галимнәр, язучылар, мөгаллимнәр, табибләр. рәссамнар һ б — татар халкы биргән бу корбаннарның төгәл санын хәзер, мөгаен, ачыклап та бетереп булмыйдыр Репрессияләр иң беренче нәүбәттә милләтнең, халыкның әнә шул иҗат- чыл өлешенә, иҗтимагый фикердә һәм мәдәни хәрәкәттә йогынтылы роль уйнаган хор карашлы катламына каршы юнәлтелгән була Мәгълүм ки. татар әдәбияты. XX йөз башында аеруча б<р иҗади күтәрелеш чоры кичереп, революцияне тотырыклы миллн-демократик традицияләргә нигезләш ән, үзенчәлекле, күп жанрлы, җитлеккән, яшь талантларга бай. киләчәге өметле бер әдәбият булып каршылый. Дөрес милли-азатлык хәрәкәтендә чыныгу алган өлкән бүын әдипләрнең бер өлеше (Г Исхакый. С Максуди. Г Баггал, Ф Туктаров п. б ). Октябрьне кабул итмичә, ватанны К ташлап чит илгә китәргә мәҗбүр булалар. Илдә торып калганнары исә, яше- карты, революция вәгъдә иткән «якты киләчәк» һәм милли үсеш хакына чын күңелдән илһамланып, иҗади эшләрен дәвам иттерергә тырышалар, яки яңа хакимият белән якын хезмәттәшлектә булмасалар да, һич югы аңа карата лояль мөнәсәбәт саклыйлар (мәсәлән, Ф Кәрими, Дәрдемәнд). Әмма егерменче елларның башында ук илдә диктатура көчәюе һәм бөтен иҗтимагый тормышны идеологик кысалар эченә көчләп кертү нәтиҗәсендә, язучыларның иҗат хөрлеге көннән-көн кысыла-тарая бара, язган әсәрләренең кыйммәте фәкать сыйнфый көрәш күзлегеннән генә бәяләнә башлый. Әдәбият белемендә «вульгар социологизм» дип даны чыккан ялган теория әдәби мираска карата да мөнәсәбәтен үзгәртә Мәсәлән, Тукайга «вак буржуа интересларын яклаучы милләтче шагыйрь» ярлыгы тагыла, Дәрдемәнд белән Ф Әмирханга «эре буржуа әдипләре», Г. Камалга «либераль буржуа» язучысы, С Рәмиевкә «индивидуалист, символист шагыйрь» дигән мөһерләр сугыла Г. Газиз, Җ. Вәлиди, Г Рәхимнәр исә, гомумән, пролетар әдәбиятка татар буржуасының милләтчелек карашларын үткәрергә тырышучы агентлар итеп күрсәтелә. 1925 — 26 елларда гарәп хәрефен латин әлифбасына күчерү мәсьәләсе буенча матбугатта һәм гыйльми конференцияләрдә кабынып киткән кызу бәхәсләр барышында гарәпчеләрнең (Г. Ибраһимов, Г Алпаров, Г Шәрәф һ б ) чыгышлары соңыннан, солтангалиевчелек шаукымы башлангач, мәдәният тарихы ноктасыннан бәяләнеп түгел, бәлки «татар буржуасының сыйнфый интересы белән бәйләнгән» сәяси бер вакыйга итеп карала Гарәп әлифбасын яклап матбугатта мөрәҗәгать белән чыккан татар зыялыларына (мәгълүм «82 имза»): «Болар —турыдан-туры пролетариат диктатурасына, марксизм идеологиясенә каршылар, болар ачыктан-ачык эре буржуа сыйныфларының яклаучылары булганга, алар яңалиф хәрәкәтенә провокация төсен бирергә тырыштылар, алар бу хәрәкәттән үзләренең контрреволюция оешмалары очен файдаланырга тырыштылар»,—дигән тамга салына. Гомумән. 1928 ел ахырында Сталинның шәхси күрсәтмәсе буенча ОГПУ органнары тарафыннан фальсификация юлы белән мәйданга чыгарылган һәм «Солтангалиевнең контрреволюцион оешмасы» дип исемләнгән сәяси процесс татар интеллигенциясенең милли кадрларын системалы рәвештә юк итүгә юнәлтелгән беренче зур террор акты иде. Бу «эш» буенча 77 кеше җавапка тартыла Аларны буржуаз милләтчелектә, бөтен төрек-татар халыкларын бергә җыеп, бербөтен милли дәүләт төзү өчен яшерен әзерлек эше алып баруда гаеплиләр. Асылда исә бу—милли сәясәт өлкәсендә Сталин җитәкчелегеннән ризасызлык күрсәткән милли интеллигенция вәкилләренең авызларын томалау максаты белән эшләнгән иде 1930 елның 28 июлендә ОГПУ коллегиясе солтангалиевчелектә гаепләнүче җитмеш җиде кешенең егерме берен иң югары җәзага — атарга, унбер кешене — ун елга, егерме дүрт кешене— биш елга, унбер кешене — өч елга концлагерь хезмәтенә һәм тугыз кешене оч еллык сөрген җәзасына хөкем итә. 1931 елның 13 гыйнварында шул ук ОГПУ коллегиясе, алдагы карарын үзгәртеп, үлемгә хөкем ителгәннәрнең җәзасын ун еллык концлагерь белән алыштыра. Әмма монда шуны искәртеп үтәргә кирәк соңрак, 1937 — 38 елгы «олуг террор» вакытында, солтангалиевчелектә гаепләнгән бу кешеләрнең һәммәсе диярлек, шул ук «җинаятьләре» өчен кабат җавапка тартылып, НКВД «өчлек»ләре («тройка») карары белән атарга хөкем ителәләр. Танылган җәмәгать, дәүләт, партия-совет эшлеклеләре белән бергә бу исемлектә күренекле язучылар, журналистлар, сәнгать кешеләре дә була (Ф. Агиев, С. Сүнчәләй, Һ. Атласи, Б Урманче, Г. Мансуров, И. Терегулов һ. б.). Солтангалиевчелекне тар-мар итү сылтавы белән Татарстанда контрреволюцион милли төркемнәрне һәм оешмаларны «фаш итү» кампаниясе тагын да көчәеп китә. ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты пленумы үзенең 1929 ел, 9 ноябрь карары белән «барлык партия әгъзаларын солтангалиевчелекне тамырыннан йолкып атарга, артта калган халык массалары арасында милли хорафатларга каршы көрәшне көчәйтергә, әлегә кадәр безнең аппаратларда сакланып калган солтангалиевчел идеологияне алга сөрүче кешеләрне фаш итәргә» чакыра. Шундый карарларны, күрсәтмәләрне үтәү йөзеннән язучылар даирәсендә мифик бер «Җидегән» оешмасы уйлап табыла, матбугатта ул «контрреволюцион яшерен оешма» әгъзалары Н. Исәнбәт. Ченәкәй, Г. Кутуй, Г Минскийларның «пычрак эшләре» фаш ителә Алар, әдәбият мәйданыннан куылып, бүтән эшкә күчәргә яисә бөтенләй Казаннан чыгып китәргә мәҗбүр булалар Мәсәлән, Г Минский башта Чиләбегә, аннан Бакуга кача, Казанга сугыштан соң—1952 елда гына әйләнеп кайта. Н. Исәнбәт «Спартак» фабрикасына гади эшче булып яллана, аннан, авылга китеп, мәктәптә эшли. Г. Ку- туи да. язучылар даирәсе» ташлап. Казан техникумнарында студентлар укытып йөри Бу чорда һәр татар язучысының иҗатында нинди дә булса сәяси хата эзләнә. Ф Бурнаш солтангалиевчеләр тегермәненә су коючы милләтче әдип — «сарайлар, ханнар, кенәзләр. мәчетләр шагыйре» («Яңалиф» журн . 1929. N? 22). Ченәкәй — «Диния нәзараты. сыраханә, лото, алимент һәм чүп- чарлар шагыйре» («Яңалиф». 1931, N° 1) дип игълан ителә. К. Тинчу- рин—«милли демократизм» тарафдары, ягъни «иске авылның гореф- гадәтләрен. халык уеннарын идеаллаштыра. Ш. Усманов фәкать «татар комиссарларына гына игътибар итә», бары аларны гына «алгы планга чыгара» Г Ибраһимов «авылны шәһәргә каршы куеп» яза («Адәмнәр» повесте күздә тотыла) кебек ярлыклар уңга да. сулга да ябыштырыла башлыйлар. Хәтта «пролетар шагыйре» Мансур Крыймов иҗатыннан да «вак буржуа карашларыннан арынмаган шигырьләр» эзләргә керешәләр «Бер-берсен мактау, пролетариат язучыларына, пролетариат әдәбиятына күчү юлында булган юлаучыларга аяк чалу, шулай итеп, оешу ягыннан милли демократизм!а нык җирлек тудыру—менә аларның оештыру сызыгы буенча алга сөргән контрреволюцион хәрәкәтләре!—дип нәтиҗә ясый Г Толымбай үзенеңдер мәкаләсендә. «җидегәнчеләр»не «фаш итеп» («Яңалиф» 1929. Пролеткультчылар тәнкыйтендәге мондый «фаш итүләр», өркетүләр, әлбәттә, әдәбиятыбызның табигый үсешен тоткарлаган, аның сәләтле кадрларына иҗади мөмкинлекләрен тулысынча ачарга комачаулаган Революциягә хәтле үк исемнәре танылган кайбер әдипләрнең (Н Думави, М Укмаси. 3. Ярмәки. Ә Сәгыйди. Б. Рәхмәт. 3 Бурнашева һ. б.) утызынчы елларда актив иҗат эшеннән читләшүләре, бәлки, әнә шушы идеологик чикләүләр, өркетүләр белән аңлатыладыр Ләкин парадокс хәл егерменче һәм утызынчы елларда әдәби тәнкыйтьтә туктаусыз дәвам иткән һәм торган саен кискенләшә барган әлеге «сыйнфый көрәш» (Сталин тезисы!) әһелләре һәммәсе диярлек—тәнкыйтьчеләре дә. тәнкыйтьләнүчеләре дә— 1937 елгы «олуг террор» афәтеннән котыла алмыйлар. Бу чорда инде диктатор режимы талымлап тормый милли интеллигенциянең исеме күзгә ташланырдай һәрбер вәкилен таш капчыкка җыя бара Хөкем тегермәнен тизрәк эшләтү һәм закон таләпләре, кагыйдәләре белән мәшәкатьләнмәс өчен һәр республикада, өлкәдә оч кешедән (партия өлкә комитетының беренче секретаре. Эчке эшләр халык комиссары, хәрби прокурор) торган махсус «өчлекләр» («тройка»лар) булдырыла Татарстанда, мәсәлән, шундый ике «өчлек» — «өчлек» һәм гади «өчлек» эшләгән Махсус «өчлек» гаепләнүчегә һәрвакыт үлем җәзасы биргән Гади «өчлек»нең сирәк кенә очракларда лагерь срогы бирү белән канәгатьләнгән чаклары да булгалаган 1937 — 1938 еллар арасында бу «өчлек»ләр аша меңәрләгән «халык дошманы» узып, үзләренең гомер юлларын төгәллиләр Мәсәлән, шул икс ел эчендә партиянең өлкә комитетына әгъза булып сайланган алтмыш бер кешенең илле дүрте, өлкә комитеты әгъзалыгына кандидат итеп сайланган егерме бер кешенең уналтысы юк ителә Татарстан Язучылар берлеге дә нәкъ шушы елларда иң зур югалтуларга дучар була 1934 елда СССР Язучылар берлеге төзелгәч. Татарстаннан әгьза яки әгъзалыкка кандидат (стажер) итеп рәсмиләштерелгән утыз татар язучысының уналтысы репрессиягә эләгеп, туларның унысы НКВД тырнаклары астында һәлак була Язучылар берлегендә теге яки бу сәбәпләр аркасында (күп очракта шул ук идеологик сәбәпләр) әгъза булып тормаган, әмма иҗатлары, исемнәре белән халыкка танылган башка репрессияләнгән каләм әһелләрен дә кушсак, әлеге сан күп дистәләргә җитә Хәзерге хәбәрдарлык чорында шәхес культы корбаннары турында тарихи дөреслекне, гаделлекне торгызу, аларның исемнәренә кайчандыр ягыдган карф тапны юып төшерү, шуңа бәйле рәвештә аларның тормыш юлларына ачыклык кертү, аларның биографияләрен фактик хаталардан арындыру юнәлешендә шактый гына уңышлы эшләр эшләнә Укучыларда, бигрәк гә яшь буында әдәбиятыбызның үткәненә, ул әдәбиятны тудыручыларга аларның тормыш юлларына булган кызыксынуны күздә тотып, журналның шушы саныннан башлап, утызынчы-кырыгынчы елларда һәм илленче еллар башында репрессияләнгән әдип-мохәррирләребез хакында кыскача мәгълүматлар бирә башлыйбыз Бу, бер яктан, аларның саф-пакь исемнәрен тагы бер мәртәбә хөрмәт белән искә төшерү булса, икенче яктан, кеше язмышлары белән уйнаган диктатор режимнарының халыкны нинди афәтләргә салырга мөмкин икәнлегенә бер ишарә-кнсәтү дә булыр Фәхрелислам Нигъмәтулла улы Агиев 1887 елда элекке Тамбов губернасы Тимникәү өязенең Тенеш авылында мулла гаиләсендә туа

Фәхрелислам Агиев

1907 елдан яза башлап, Казанда чыга торган «Әльислах». «Әхбәр», «Кояш» газеталарында һәм «Аң», «Мәктәп» журналларында күп кенә мәкалә һәм хикәяләрен бастыра. Мәктәпләр өчен дәреслекләр, уку китаплары төзү эшенә дә үзеннән өлеш кертә 1913 елдан үз нәширлегендә «Ак юл» исемле балалар журналы чыгара башлый. Әдипнең балалар психологиясен тирән аңлап язган хикәяләре, шигырьләре, тәрҗемә әсәрләре күбесенчә шул журнал битләрендә дөнья күрә. Аның «Кәкре аяклы тавык» исемле шигъри әкияте заманында балаларның яратып укый торган китапларыннан берсенә әверелә. Ф Агиевның әдәби иҗат эшчәнлеге, идсологик Ф Агиев — 1928 елның ахырында ОГПУ тарафыннан фальсификация юлы белән оештырылып, «Солтангалиевнең контрреволюцион оешмасы» дип исемләнгән «эш» буенча кулга алынган кешеләрнең берсе 1930 елның 28 июлендә ОГПУ коллегиясе аны иң югары җәзага — атарга хөкем итә 1931 елның 13 гыйнварында шул ук коллегия, алдагы карарын бераз үзгәртеп, үлемгә хөкем ителгәннәрнең җәзасын ун еллык концлагерь белән алыштыра. Ләкин бу «эш» белән гаепләнүчеләрнең күбесе, 1937—1938 елларда кабат җавапка тартылып, НКВД «өчлек»ләре карары белән атарга хөкем ителәләр. Шулар исемлегенә Ф Агиев та эләгә. Ул 1938 елда Мәскәү төрмәсендә атылган дип фараз кылына (әлегә төгәл вакыты ачыкланмаган).

Революциядән соң чикләүләргә бәйле рәвештә, шактый сүлпәнләнә. Бу чорда ул нигездә әдәбият тарихына кагылышлы мәкаләләр, истәлек язмалары авторы буларак билгеле

Әсгать Айдар Әсгать Харис улы Айдаров 1906 елның 6 июнендә элекке Самара губернасының Иске Сорочи авылында мулла гаиләсендә туа. Язучының әдәби мирасы күләм ягыннан артык зур түгел. Сугышка кадәр аның ике шигъри җыентыгы һәм берничә кечкенә күләмле повесте басыла («Ак каенлыкта», 1929; «Ташбай», 1932; «Соңгы сулышта». 1935). Сугыштан соңгы елларда тагын ике күләмле повесте — «Солдат хикәясе» һәм «Таулар легендасы» дөнья күрә. Талантлы әдипнең мондый сүлпәнлеге җитди социаль сәбәпләр белән аңлатыла 1935 елны ул Сирин (Батыршин) һәм тагы берничә язучы белән берлектә кулга алына Нахак җинаятьләрдә гаепләнеп, берничә ел төрмәдә утырып чыга. 1938—1941 елларда, Казанда репрессияләрнең иң нык кызган чагында, Урта Азия якларына китеп, Сәмәрканд өлкәсендә яшәргә мәҗбүр була Ватан сугышы елларында фронтта батырларча сугыша, орден-медальләр белән бүләкләнә. Демобилизацияләнеп Казанга кайта, яңадан әдәби эшчәнлеген җәелдереп җибәрә Әмма эзәрлекләү дәвам итеп, яңадан кулга алыну куркынычы тугач, ул 1948 елны янә Урта Азия якларына китә һәм. әдәбияттан читләшеп, гомеренең соңгы көннәренә чаклы культура-агарту учреждениеләрендә эшли Ә Айдар 1959 елның 24 гыйнварында вафат булды. Фәхрелислам Агиев Революциядән соң чикләүләргә бәйле рәвештә, шактый сүлпәнләнә. Бу чорда ул нигездә әдәбият тарихына кагылышлы мәкаләләр, истәлек язмалары авторы буларак билгеле. Сэлах Атнагулов Сәлахетдин Садретдин улы Атнагулов (әдәби псевдонимнары — Азамат. Сәләй) 1893 елда хәзерге Башкортстан республикасының Бәләбәй районы Суыккүл авылында туган. Февраль революциясе көннәрендә татар-башкорт милли хәрәкәтенә кушылып, 1917 елның июлендә ИделУрал штатын гамәлгә ашыру коллегиясенең сәркатибе итеп сайлана. Октябрьдән соң, 1918 елда большевиклар партиясенә кереп. Мәскәүдә Үзәк мөселман комитетында эшли, гражданнар сугышы чорында «Кызыл яу» фронт газетасы (Уфа) редакторы. ВКП(б) ҮК каршындагы Көнчыгыш халыклары бюросында инструктор, аннары «Кызыл Армия». «Эшче» (Мәскәү. 1921 — 1922), «Кызыл Татарстан» (Казан. 1925 —1927) газеталары редакторы. Татар дәүләт Гыйлемдар Баембитов

китап нәшриятында әдәби хезмәткәр һәм бүлек мөдире (1927 — 1929) Гыйльми Үзәк җитәкчесе вазифаларын башкара. Гомеренең соңгы алты елында ул педагогия институтында укыта һәм фәнни эш белән шөгыльләнә. Күп төрле җәмәгать һәм дәүләт эшләреннән тыш. С. Атнагулов матбугат мәйданында да үзен сәләтле журналист, үткен телле публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм язучы итеп таныта Ул — «Гарантияле мәхәббәт» (1927). «Петиция һәм башка әкиятләр» (1927), «Кечкенә шахтер» (1925). «Каф тавы артында» (1928) исемле хикәя һәм очерк китаплары авторы 1936 елның 2 сентябрендә ул, әувәл эсерлар партиясендә, соңыннан «сул коммунистлар» төркемендә торуда гаепләнеп, кулга алына Ф Сәйфи-Казан- лы, 3. Гыймранов. И Рәхмәтуллин һ б «троцкийчы контрреволюционерлар» белән бергә, аны Мәскәүгә алып китәләр. 1937 елның 15 августында СССР Югары судының Хәрби коллегиясе С Атнагуловны үлем җәзасына хөкем итә. Карар шул ук көнне гамәлгә ашырыла Җирләнгән урыны билгесез Җәмәгать эшлеклесе. журналист, язучы, тәрҗемәче Гыйлемдар Солтан улы Баембитов 1886 елда Уфа губернасының Бәләбәй өязе Чак- магыш авылында земство фельдшеры гаиләсендә туа Г Баембитовның совет чорында язган һәм аерым китап булып басылган әсәрләре «Сәяси икътисад» (политэкономия буенча фәнни-популяр очерк), Казан. 1922, 328 б. «Асылган» (өч пәрдәлек пьеса). Казан. 1924. 110 б.; «Патша төшерәләр» (авыл тормышыннан пьеса). 1924. 36 б «Асылган» пьесасы 1924 елда Казанда Татар дәүләт театры сәхнәсендә дә куела Г Баембитов шулай ук тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнгән русчадан татарчага сәяси-фәнни эчтәлектәге брошюралар. Н Бухаринның «Тарихи материализм» исемле китабын һәм Этель Войничның атаклы «Кигәвен» романын тәрҗемә итеп бастыра (1932) Татар, башкорт халыклары арасында совет властен ныгыту өчен җаны- тәне белән тырышып йөрүенә карамастан. Г Баембитов утызынчы еллардагы репрессияләрдән котылып кала алмый Хәзер мәгълүм булганча, егерменче еллар ахырында, ил экономикасында, бигрәк тә авыл хуҗа чыгында җибәрелгән җитди ялгышларны корткычлыкка, дошман сыйныфның «контрреволюцион эшчәнлегенә» сылтап калдыру максаты белән. Сталин һәм аның тарафдарлары хор. мөстәкыйль фикерле партиясовет. хуҗалык, гыйлем-фән эшлеклеләренә каршы һөҗүм башлыйлар Моның очен ОГПУ органнары ярдәмендә үзәктә һәм республикаларда Җәмәгать эшлеклесе. журналист, язучы, тәрҗемәче Гыйлемдар Солтан улы Баембитов 1886 елда Уфа губернасының Бәләбәй өязе Чак- магыш авылында земство фельдшеры гаиләсендә туа Г Баембитовның совет чорында язган һәм аерым китап булып басылган әсәрләре «Сәяси икътисад» (политэкономия буенча фәнни-популяр очерк), Казан. 1922, 328 б. «Асылган» (өч пәрдәлек пьеса). Казан. 1924. 110 б.; «Патша төшерәләр» (авыл тормышыннан пьеса). 1924. 36 б «Асылган» пьесасы 1924 елда Казанда Татар дәүләт театры сәхнәсендә дә куела Г Баембитов шулай ук тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнгән русчадан татарчага сәяси-фәнни эчтәлектәге брошюралар. Н Бухаринның «Тарихи материализм» исемле китабын һәм Этель Войничның атаклы «Кигәвен» романын тәрҗемә итеп бастыра (1932) Татар, башкорт халыклары арасында совет властен ныгыту өчен җаны- тәне белән тырышып йөрүенә карамастан. Г Баембитов утызынчы еллардагы репрессияләрдән котылып кала алмый Хәзер мәгълүм булганча, егерменче еллар ахырында, ил экономикасында, бигрәк тә авыл хуҗа чыгында җибәрелгән җитди ялгышларны корткычлыкка, дошман сыйныфның «контрреволюцион эшчәнлегенә» сылтап калдыру максаты белән. Сталин һәм аның тарафдарлары хор. мөстәкыйль фикерле партиясовет. хуҗалык, гыйлем-фән эшлеклеләренә каршы һөҗүм башлыйлар Моның очен ОГПУ органнары ярдәмендә үзәктә һәм республикаларда китап нәшриятында әдәби хезмәткәр һәм бүлек мөдире (1927 — 1929) Гыйльми Үзәк җитәкчесе вазифаларын башкара. Гомеренең соңгы алты елында ул педагогия институтында укыта һәм фәнни эш белән шөгыльләнә. Күп төрле җәмәгать һәм дәүләт эшләреннән тыш. С. Атнагулов матбугат мәйданында да үзен сәләтле журналист, үткен телле публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм язучы итеп таныта Ул — «Гарантияле мәхәббәт» (1927). «Петиция һәм башка әкиятләр» (1927), «Кечкенә шахтер» (1925). «Каф тавы артында» (1928) исемле хикәя һәм очерк китаплары авторы 1936 елның 2 сентябрендә ул, әувәл эсерлар партиясендә, соңыннан «сул коммунистлар» төркемендә торуда гаепләнеп, кулга алына Ф Сәйфи-Казан- лы, 3. Гыймранов. И Рәхмәтуллин һ б «троцкийчы контрреволюционерлар» белән бергә, аны Мәскәүгә алып китәләр. 1937 елның 15 августында СССР Югары судының Хәрби коллегиясе С Атнагуловны үлем җәзасына хөкем итә. Карар шул ук көнне гамәлгә ашырыла Җирләнгән урыны билгесез. «контрреволюцион оешмалар» уйлап чыгарыла. Шул рәвешчә Татарстан җирлегендә дә Галимҗан Әминев, Гыйлемдар Баембитов һәм Миңлегәрәй Сәгыи- дуллин җитәкчелек иткән һәм «Крестьяннар иттифакы» дип аталган ялган «террорчы кулаклар оешмасы» пәйда була (янәсе, башында галим-экономист А Чаянов, Н Кондратьевлар торган уйдырма «Крестьян-хезмәт партиясе»нең «филиалы»). 1932 елның декабрендә «иттифакчы»ларны җыю башлана Барысы илле сигез кеше кулга алына 1933 елның 10 һәм 28 маенда ОГПУның махсус коллегиясе. җавапка тартылганнарның «җинаятьләрен» тикшереп, хөкем карарын игълан итә «Иттйфакчы»лардан биш кеше, шул җөмләдән Г. Баембитов, иң югары җәзага — атарга, ә калганнары төрле срокка хезмәт колониясенә хөкем ителә. Сафа Борһан Сафа Вафа улы Борһанов (әдәби псевдонимнары— С. Борһан, Сабур) 1899 елның декабрендә Уралдагы Серебряный приискасында шахтер гаиләсендә туган. 1921 — 1924 елларда Мәскәүдә Коммунистлар университетында укый, аны тәмамлагач. 1926 елга кадәр ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитетында бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1926 елда С. Борһан Казанга килә һәм Татарстан дәүләт нәшриятының баш редакторы итеп билгеләнә. 1928—1933 елларда ул —«Кызыл Татарстан» газетасының баш редакторы, «Красная Татария» газетасында баш редактор урынбасары, бүлек мөдире, Казан авиация заводының күп тиражлы газетасы редакторы, ә 1934 елдан «Известия» (Мәскәү) газетасының Татарстан буенча махсус хәбәрчесе булып эшли С Борһан үз чорының матбугат дөньясында публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре, очерклары, театр сәнгате турындагы рецензияләре белән таныла. 1928 елда «Үткәндәгеләр» дигән озын хикәясе һәм «Бозлар арасында» (1929) исемле очерклары аерым китап булып басылып чыга Аның техникумнар өчен татар әдәбияты буенча төзегән хрестоматия-дәреслек китабы. дини йолаларга, диннәр тарихына багышланган «Ураза, корбан, сәдакалар». «Алла исеме белән» дигән публицистик хезмәтләре берничәшәр басмада дөнья күрәләр. С. Борһан 1936 елның 30 декабрендә «солтангалиевчелектә» гаепләнеп кулга алына Казан төрмәләрендә ярты елдан артык утырганнан соң, 1937 елның 3 августында СССР Югары судының Хәрби коллегиясе үзенең күчмә сессиясендә әдипне башка бик күп тоткыннар белән бергә үлем җәзасына хөкем итә Карар шул ук көнне җиренә җиткерелә. Кабере билгесез. Фәтхи Буриаш Фәтхелислам Закир улы Бурнашев 1898 елның 13 гыйнварында элекке Сембер губернасының Буа өязе Бикшик авылында мулла гаиләсендә туа. Әдәби иҗат юлындагы беренче адымнары «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган чорда ук башлана. Ул «Сәйяр» труппасы өчен пьесалар тәрҗемә итә, «Язмыш» исемле беренче оригиналь пьесасын, аннан «Сукбай» (1915), «Саташкан кыз» (1916) һ б. пьесаларын яза. Революциягә хәтле үк язучының «Ак юл». «Аң» журналларында шигъри әсәрләре дә басыла башлый Революцион хәрәкәтләр белән рухланып, ул үзенең атаклы «Яшь йөрәкләр» драмасын һәм «Таһир-Зөһрә» исемле трагедиясен иҗат итә. Егерменче елларда әдип «Чәчәктән һәйкәл», «Гөлчәчәк», «Сахра каны», «Мөхәммәтҗан», «Ак каен». «Әҗәл» исемле романтик поэмаларын бастыра. «Адашкан кыз» (1920), «Камали карт» (1925), «Авыл яшьләре» (1929), «Лачыннар» (1931), «Ялгыз Ярулла» J1940) һәм башка бик күп талантлы пьесалары белән ул татар драматургларының алгы сафына баса Моннан тыш ул йөздән артык публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре авторы Әдәби тәрҗемәче буларак та нәтиҗәле эш алып бара. 1940 елның 24 августында кулга алына Советка каршы кораллы восстание әзерләүдә һәм милләтчелек пропагандасы алып баруда гаепләнә 1941 елның 24 гыйнварында ТАССР Югары суды аны ун елга ирегеннән мәхрүм итүгә һәм биш елга хокукларын чикләүгә хөкем итә Хөкем чыгарылганнан соң әдип Самара өлкәсендәге Безымянка лагерена җибәрелә Монда чакта аны тоткыннар арасында контрреволюцион пропаганда алып баруда гаеплиләр 1942 елның 15 июлендә НКВДның Махсус кинәшмәсе (Особое совещание. өч кешедән торган, вәкаләте чикләнмәгән «тройка») аны үлем җәзасына хөкем итә. Язучыны 1942 елның 1 августында Самара шәһәрендә атып үтерәләр. Кабере әлегә билгесез. Мәхмүт Бөдәйли Мәхмүт Кәшфелһади улы Бөдәйли 1895 елда хәзерге Татарстанның Мамадыш районы Ямаш авылында туа Революция алды елларында типографиядә хәреф җыючы. Троицк шәһәрендә «Акмулла» журналы идарәсендә сәркатиб. казакъ телендәге «Айкап» журналында корректор булып эшли, аннары «Акмулла». «Шура» журналлары. «Вакыт» газетасының Төркестандагы хәбәрчесе була Ташкентта чыга торган «Садаи Төркестан» (1914—1915) газетасында «Мөселманнар Хәятыннан бер ләүхә» исемле мәкаләсе өчен төрмәдә дә утырып чыга М Бөдәйли — юмор-сатира жанрында язылган күп санлы кыска хикәяләр, шигырьләр, фельетоннар. пародияләр, лөгать-сүзлекләр авторы Алар төрле имзалар астында (Кигәвен. Автолиф. Кәшфелзадә. Дулкын. Карт студент һ. б.) шул заманның газета-журналларында («Акмулла». «Кармак». «Шәпи агай». «Чаян» һ. б ) донья күрәләр М. Бөдәйли «М. Солтангалиевнең контрреволюцион оешмасы» дип игълан ителгән «эш» буенча 1929 елны кулга алына 1930 елның 28 июле һәм 3 августында, аннары 1931 елның 8 һәм 13 гыйнварында узган суд утырышларында ОГПУның Махсус коллегиясе әлеге «эш» буенча җавапка тартылган 77 кешене (шул җөмләдән М Бөдәйли. Ф Агиев. С. Сүнчәләй. Б Урманче. И Бикку- лов. Һ. Атласи кебек күренекле әдәбият-сәнгать, фән әһелләрен) төрле срокларга ирекләреннән мәхрүм итәргә карар чыгара М Бөдәйли ун ел срок алып, хезмәт концлагерена (Соловкига) озатыла Анда хокем срогын тутыргач та. 1955 елга кадәр сөргендә иза чигәргә мәҗбүр була Казанга ул 1955 елда, ягъни 24 елдан соң гына кире әйләнеп кайтты «Гаепләреннән» тәмам акланып, гражданлык хокуклары кире кайтарылган булса да Хрущев-Брежнев заманындагы «негласный» чикләүләр аңа матбугат дөньясында җиң сызганып эшләргә мөмкинлек бирмәде Гомеренең соңгы елларында тырышып төзегән «Татар матбугатында псевдонимнар» исемле хезмәте дә үз вакытында дөньяга чыкмый калды. М. Бөдәйли 1975 елда Казанда вафат булды Гальгаф Гальгаф —язучы, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм тәрҗемәче Гали (Нургали) Галиевнең (1902—1940) псевдонимы Газета-журналларда бу исем егерменче еллар башыннан күренә башлый Соңга таба оч мөстәкыйль китабы — «Буталчык көннәрдә» (1925) дигән бер пәрдәлек пьесасы «Авылыма хат» (1927) исемендә шигырьләр җыентыгы һәм «Маневрдан соң» (1927) исемле хикәяләр китабы басылып чыга Моннан тыш аның берничә тәрҗемә хезмәте дә билгеле Мәсәлән, рус язучысы А Неверовның заманында зур по- пулярлык казанган «Ташкент—город хлебный» дигән повеете татарчага Галъ- гаф тарафыннан тәрҗемә ителгән («Ташкент — икмәкле шәһәр». Казан, 1929, 170 б ). Гомумән. Гальгаф егерменче еллар әдәби тәнкыйтендә өметле яшь каләм буларак телгә алына. Галыаф 1929 елда яки утызынчы еллар башында «солтангалиевчелекитә гаепләнеп кулга алынган булса кирәк. Шундый ук «гаеп» белән кулга алынып хөкем ителгән М. Бөдәйлинең бер язма таныкламасына таянганда. Гальгаф 1940 елда Соловки концлагеренда авыр хезмәт һәм ачлыктан вафат булган. Җамал Вәлиди Җамалетдин Җәләлетдин улы Валидов 1887 елда Казан губернасының. Тәтеш өязе Апае авылында мулла гаиләсендә туа Революция алды елларында «Шура» журналында һәм «Вакыт» газетасында актив языша, үзе дә редакция составында эшли. Беренче мәкаләләре белән үк үзен сәләтле тәнкыйтьче итеп таныта «Татар әдәбиятының барышы» (1912), «Милләт вә миллият» (1914) исемле монографияләрен бастыра. Әдипнең Тукай иҗатына багышланган хезмәтләре аеруча игътибарга лаек. 1923 елда Петроградта Җ. Вәлидинең «Очерк истории образованности и литературы татар» исемле русча язылган фәнни тикшерүе басылып чыга Күренекле әдәбиятчы галим, тел белгече буларак, Г. Газиз Газиз Салих улы Гобәйдуллин (әдәби псевдонимнары— Г. Газиз, Г Сәлман, Әбү Сәлман һ б) 1887 елның 27 июнендә Казан шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туган. Студентлык елларыннан башлап тарихи хезмәтләре һәм әдәби язмалары белән көндәлек матбугатта катнаша Әдип-язучы буларак, 1913—1917 еллар арасында өч дистәдән артык сатирик һәм юмористик хикәясе, күп санлы фельетоннары, рецензияләре дөнья күрә Революциядән соң ул нигездә тарих һәм әдәбият фәннәре буенча эшли. Галимнең «Русия тарихы» (1919), «Татар тарихы»(1922), «Татар әдәбияты тарихы» (Гали Рәхим белән берлектә. 1922—1924), «Борынгы болгарлар» (1924), «Татарларда сыйныф ул—дистәдән артык җитди фәнни хезмәтләр авторы Алар арасында бигрәк тә 1927 һәм 1929 елларда аерым-аерым ике зур том булып чыккан «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н күрсәтеп үтәргә кирәк. Җ Вәлиди хезмәтләре татар әдәбияты һәм тел белеме үсеше тарихында мөһим казанышлар булып торалар Җ Вәлиди 1931 елның 6 маенда ГПУ органнары тарафыннан кулга алына, «контрреволюцион милли үзәк» төзүдә гаепләнә. 1932 елның 11 маенда ОГПУ коллегиясе тарафыннан биш елга ирегеннән мәхрүм ителә. Истәлекләргә караганда, тикшерү вакытында, нахак гаепләүләргә түзә алмыйча, бинаның өске казыннан сикереп үз-үзен үтерергә омтылыш ясый. Бик каты имгәнә, аякларын сындыра, әмма исән кала Шул көенчә аны Ак диңгез — Балтыйк каналы төзелешенә җибәрәләр. Шунда ул берничә айдан соң дөнья куя. Үлеменең төгәл датасы билгеле түгел Архивта НКВД идарәсенең 1932 елның 22 декабре датасы куелган һәм Җ Вәлидине «срогыннан алда азат итәргә» дигән карары язылган рәсми кәгазе генә табылды. лар тарихы» (1925). «Пугачев хәрәкәте һәм татарлар» (1927). «Хазарларның килеп чыгышы» (1927), «Тимуридлар империясенең таркалуы һәм үзбәк чоры» (1928), «Әзәрбайҗанда коллык» (1930) кебек, татар, рус, үзбәк, әзәрбайҗан телләрендә дөнья күргән хезмәтләре төрек-татар халыкларының тарихын өйрәнү юлында үзенчәлекле казаныш булып торалар. Егерменче елларның урталарында әдәбият белемендә һәм иҗтимагый фәннәрдә вульгар социологизм карашлары көчәеп китеп, төрле эзәрлекләүләр, «буржуа идеологы» кебек ярлыклар тагыла башлагач, 1925 елны Г Газиз Баку шәһәренә күчеп китә Шул ук елны ул Әзәрбайҗан дәүләт университетының приват-доценты итеп сайлана. 1928 елда аны Көнчыгыш тарихы кафедрасы профессоры, ә 1930 елда Беренче Мәскәү университетының штаттан тыш профессоры итеп раслыйлар 1937 елның март аенда Әзәрбайҗан Фәннәр академиясенең зур бер төр м галимнәре белән бергә Г Газизне дә кулга алалар. Аны солтангалиев- челектә, фән хезмәткәрләре аша һәм студентлар арасында милләтчелек, пантюркизм идеяләре таратуда, яшерен контрреволюцион оешмада әгъза булып торуда һәм Торкия, Германия. Япония файдасына шпионлык эше алып баруда гаеплиләр һәм, шул елның сентябренә кадәр өзлексез дәвам иткән сорау алу. тән җәзалары нәтиҗәсендә, әлеге «гаепләрне» танырга мәҗбүр итәләр. 1937 елның 7 сентябрендә әдип-галимнең «эше» буенча тикшерү төгәлләнеп, шул ук елның 12 октябрендә СССР Югары судының Хәрби коллегиясе Җинаятьләр кодексының 63.1 64, 69. 70, 73 нче маддәләре буенча «Газиз Салих улы Гобәйдуллинны, шәхси милкен конфискацияләп, иң югары җәзага—атылуга» хөкем итә Шул ук төнне, ягъни 1937 ел, 13 октябрь таңында. Газиз Гобәйдул- линның гомере өзелә Кабере билгесез. Гомәр Гали Гомәр Билал улы Галиев 1900 елның 16 июнендә Татарстанның хәзерге Буа районы Иске Тинчәле авылында ярлы крестьян га- иләсендә туа 1919—1920 еллардан башлап Сембер татар көндәлек матбугатында публицистик мәкаләләре һәм очерклары белән катнаша башлый Егерменче елларда Казан матбугатында күп санлы хикәяләре («Биктимер ничек эшче булды?», «Ат саклаганда», «Кубань буйларында». «Таң кияве». «Беренче мәхәббәт». «Утыз бишәү, әти» һ. б ) һәм ВЬ тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре басылып чы- га Утызынчы елларда исә Г Ибраһимов, К Тин- чурин, Һ Такташ, X Туфан. М Крыймов кебек язучыларның иҗатларына багышлап тирән ана- лнзлы мәкаләләре дөнья күрә Г. Гали 1937 елның 9 мартында кулга алына Аны «контрреволюцион троцкийчы оешмада» торуда гаеплиләр 1937 елның 15 августында СССР Югары судының Хәрби коллегиясе әдипне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм тагы биш елга гражданлык хокукларын чикләргә дигән хөкем карарын игълан итә Әдип башта Владимир, аннан Орел шәһәрләре төрмәсендә утыра Тон срогын исә Норильск концлагеренда үткәрә. Металлургия заводын төзешә, заводның корыч кою цехында эшли, 1947 елның 10 мартында срогын тутырып иреккә чыга Башта берничә ай шул ук заводта завхоз вазифасын башкара Аннан, туган авылына кайтып, ярты елга якын атааналары янында тора 1948 ел башында аңа Казанга, гаиләсе янына кайтырга рөхсәт итәләр. Ул Иске клиникада медстатист булып эшли башлый 1949 елның 23 июнендә яңадан кулга алынып, гомерлек сөргенгә җибәрелә Красноярск краеның Подпорожье поселогында (Казачий районы) тора, төзелештә десятник, шифаханәдә санитар булып эшли Шунда ул 1954 елның 5 июлендә ниндидер бер бандит тарафыннан вәхшиләрчә үтерелә

Реклама