Логотип Казан Утлары
Повесть

КӨЗ

 Көз иде. Шыбыр-шыбыр ява торган вак ягмур күзгә төртсәң күренмәс караңгы төнгә тагы караңгылык куша, авыр һавага тагы басынкылык бирә иде. Очы юк юешлек тәнне баса иде, албасты пәрисе баскан кебек изә иде. Кырые юк караңгылык җанны өшетә иде, иске яраларны ачып күңелне сыкрата иде. Күкне томалаган авыр болыт, җирне дә, суны да йотарга теләгән кебек, түбәннән түбәнгә төшә бара иде. Инде Иделнең бөтен ярларын каплап алган, бирешмәенчә барырга тели торган пароходның артын да, алдын да камалаган, тирә- юньдә һичбер җан галәмәте калдырмаган иде. Барысы караңгылыкка баш игән, барысы да болыт астына баткан иде. Пароход кына шул төпсез-чик- сез караңгылыкны ертып алга барырга маташа, үләр алдындагы буылган кеше кебек, карылган тамаклары берлә бик ямьсезләп кычкырта, тагы көпчәкләрен селкетеп поштыр-поштыр йөргән кебек була иде. Ләкин ул никадәр хәрәкәтләнгән булса да, караңгылыкны үтә алмый, никадәр ыңгырашып кычкырса, ялварса да, җавап ала алмый иде. Томан куера иде... Эз бетә иде, юл югала иде... Нәфисә шул авыр һаваны суламас өчен, күңелсез тышны күрмәс өчен каютаның почмагына кереп поскан да утырган иде. Шул басынкыдан ру- хыны издермәс өчен кебек татлы хыяллар дөньясын сөйли торган җылы китап эченә чумган иде. Кичә генә көн буе пароход өстеннән кермәгән балалар— төн буе утка чумган пароходларны, һаваланып ага торган салларны сәердән туймаган балалар да үз почмакларыннан кыймылдамыйлар. Аларны да юеш томан, коточкыч караңгылык куып керткән. Аларны да үзләренең курчакларына, курчакларының туйларына, кода-кодагый сыйлауларына чумдырган иде. һәр җирдә тынлык иде. Пароходта гүя бер җан юк кебек моңлы иде. Аш бүлмәсендә музыка да уйнамыйлар, бүлмәләрендә дә бертуктамаенча шылтыратып хезмәтче дә чакырып тормыйлар, түбәндәге классларда да озын көйләрдә гармун көйләмиләр иде... Пароход кына һаман моңланып, зарланып кычкыруында, поштыр- поштыр бер урында поштырдавында дәвам итә иде. Менә әллә кайдан гына ерактан бер тавыш килгән кебек булды. Нәфисә китаптан күзен алды. Караңгыны көчләп ертып бер фонарь үтеп китте. Тагын тавыш килде. Тагын Күренекле татар язучысы Гаяз Исхакый (1878—1954) экр|грациягә киткәч тә күп кенә әсәрләр иҗат иткән Совет укучысы аларны ботенләй диярлек белми «Коз» повесте — әнә шул доосрнец бер истәлеге — беренче мәртәбә Берлинда 1938 елда басылган Повестьны журнал очен фәнни хезмәткәр Лена Гайнаноаа әзерләде. К кызыл ут ялтырады. Тагын пароход ынрашты. Ерактан гына кеше тавышлары ишетелгән кебек булды. Әллә кайда еракта гына утлар әле унда, әле сулда мелт-мелт итте. Пароходның шытырдавы бетте. Нәфисә китаптан күтәргән башын яңадан төртә алмаенча, әллә кайдан ерактан килә торган тавышларны, ишетелеп бетми торган сүзләрне тыңларга, аларның мәгънәләрен иҗекләргә кереште. Ишек шакылды, ачылды, ике кулына чемоданнар тоткан, артына ике бала иярткән бер хатын килеп басты. Ул, бүлмәдәге яктылыкта күзе чагылган кебек, бүлмәдәге җылылыктан куркып киткән кебек булып ^алды. Мондагы тынычлыкны бетерүе өчен, шул коры якты бүлмәгә шулкадәр юешлек, караңгылык алып керүе өчен үзен гаепле тапкан кебек, русча: «Гафу итәсез, монда урын бармы?»—диде... Нәфисә киемнәре юешләнеп тәннәренә сыланган, ябык куллары чөгендер кебек кызарган, нечкә ирене күгәргән, бите ак киндер булган шул хатынны, артында дер-дер килә торган боек балаларны күреп кызганды. Хатыннарда була торган бер кызгану берлә кызганды да тиз-тиз генә: «Бар, бар, монда без икесен генә аламыз, менә ул ике урын буш»,—диде. Хатынның юешләнгән балаларын чишендергәнне җентекли-җентекли, русчалап: «Бу кайсы пристань?»—диде. Кергән хатын борылмаенча гына: «Богородский. Унике сәгать пароход көттек, туңып беттек»,—диде. Балаларның берсе юеш бишмәтен салып, Нәфисәнең курчак уйный торган балалары янына килеп тә басты. Балалар берсен-берсс караштылар да, Нәфисә балалары тагын уйнауларында дәвам иттеләр: «Бусы кодача буладыр, ди, бусы баш кода буладыр, ди, бусы әтисе, ди»,—дип сүзгә керештеләр. Яңа бала татарчалатып: «Әтисенең шешәсе кая соң?»—диде. Балалар: «Ник әтисенең шешәсе булсын, әтисе доктор, ди, әтисе укый, ди»,—диделәр. Яңа бала: «Юк, әтисе эчә, ди, әтисе эчә, ди»,—дип мона- зарәгә† кереште. Нәфисә берлә яңа хатынның күзе күзгә очрашты. Алар икесе дә елмаештылар. Әллә нидән берсенә берсе мәхәббәт куйган елмаю берлә елмаештылар. «Кая барасыз? Кайдан киләсез?»—дип, татарчалап сүзгә керештеләр. Балалар да бергәләп уенга катыштылар. Нәфисә үзен өй хуҗасырак итеп хис иткәнгәме, әллә боларга каршы кызгану хисе бетмәгәнгәме: «Чәй эчәсезме, әле бит бирә торганнардыр, балалар бик туңганнар»,—дип сөальле итеп карады. Вә теге хатынның: «Ярый шул», — дигәненә чәй сорап, чәй урыны да хәзерләде. Ике хатын да кәрзиннәреннән әллә никадәр ашамлыклар чыгарып, берсен-берсс сыйла- ша-сыйлаша, сөйләшә-сөйләшә чәй эчәргә тотындылар. Чәй янында алар тыштагы караңгылыкны, тыштагы сөякләргә үтә торган юешлекне оныттылар. Балалар дуслашты. Хатыннар якынайганнан-якынайды... Чәй беткәч, балалар бик озак курчак уйнап арыгач, ятып йокласалар да, ике хатын да йокларга ашыкмадылар. Нәфисәдә бу ябык хатынга, бу зәгыйфь балаларга кызгану хисе уянганга, ул аларның хәлләрен сорашырга кереште. Яңа хатын элгәре кыскарак җавап биргәләсә дә, бара-тора сүзнең эченә кереп китте. Ул элгәре бер бай мирзаның кадерле кызы булган икән. Аны бик һәйбәт тәрбияләгәннәр, ул институт бетергән, һәм дә махсус мөгаллимә берлә музыкага да өйрәткәннәр. Аның кулын сораучылар бик күп булган. Никтер, анысын ул үзе дә белми, тәкъдирдер инде, ул хәзерге иренә кияүгә чыккан. Менә инде дүрт баласы да булган. Икесе, аллага шөкер, үлеп котылганнар. Менә бу икесе бар. Шул сүзне тасдыйк иткән кебек, балаларның берсе куркынып җибәрде: «Әни, әни! Әти килә, әти килә»,—дип сикереп торды. Яңа хатын барып аны сылап-сыйпап яткызды. Нәфисә: «Иреңез кем соң?»—дип сөаль бирде. Яңа хатын бик озак җавап бирмәенчә торганнан соңында: «Ничек дип әйтим икән... Ирем... инде...»—диде. Тагы авызы ябылды... Тагын бик озак уйлап торганның соңында: «Ул миңа өйләнгәндә әфисәр иде... Аннан соң аны урыныннан чыгардылар... Минем алып килгән дәүләтем зур иде. Аннан хезмәткә кермәде, ахырдан бик күп акча әрәм итүчән булды... Эшләр начарлана † Моназара — сүз көрәштерү, бәхәсләшү башлады. Аны земский начальнигы ясаттык... Аннан мәхкәмәгә‡ эләгеп, бик күп акча чыгарып көчкә котылды... — Шуларны тутырган кебек:—Ул бик эчә... Менә әле актык калган кечкенә генә җиремез. тегермәнемез бар иде. Шуны сатарга йөри, дип хәбәр алдым. Шунда барам. Бу балалар берлә бсрнисез мин нишләрмен»,—диде дә авыр гына сулап куйды... Нәфисәнең кызгануы тагы артты. Шуның берлә сүзне тәмамлаган кебек, ° яңа хатын урын салды. Нәфисә дә урынына сузылды. Тышта пыштырдый торган ягмур һаман туктамады. Пароходның о поштыр-поштыр килүе бетмәде. Аның ара-сыйра моңланып кычкырып җи- = бәрүе, ике хатынны да үз уйларыннан яздырмады. Бераз тын ятканның з соңында, хәерле кичәләрне әйтеп йоклаган булырга маташканның соңын- < да, хатыннар тагын искәртмәстән сөйләшеп киттеләр... Никтер бу хатын- * нар берсенә-берсе үзләренең эчләрендә ябылып яткан кайгылары-хәсрәт- х ләрен, шатлыкларын чишәргә теләп торганга, хәзерге хәлләреннән үтеп, п бик тиз сөюләренә, кияүгә чыгуларына барып җиттеләр. Яңа хатынның: ' «Ничек соң сез кияүгә чыктыңыз?»—диюенә каршы, озын уйлап тормаен- «- ча, Нәфисә мендәренә таянып сүзгә кереште. Аның күзе елмайды, йөзе нурланды, тавышына әллә нинди йомшак бер аһәң катышты. Яңа хатын Нәфисәнең ачылган гөл кебек нурланып киткән йөзенә карап, моның бәхете минеке кебек түгелдер шул, дип, ике колагын тыңларга хәзерләде. «Мин Оренбург шәһәренең уртача бер сәүдәгәр кызы. Мөселманча яхшы гына укыдым. Русча, өйгә китереп, бер марҗадан бераз укыттылар. Ләкин шәһәр кызы булганга, русчаны белә идем. Китаплар аңларлык булган идем. Безнең тирә-юньдәге кызларның кайберләре гимназиягә кереп укып китсәләр дә, аларның ак алъяпкычлары, соры киемнәре мине бик кызыктырса да, минем әти, бик иске кеше булганга, авыз да ачтырмады. Мин 17-18 яшькә җиткәч, буй кыз булып яши башладым... Ара-тирә: «Сәхибә карчык яучы килгән икән, Каргалыдан Вахит бай углына сорап карый, хәлфә баш кода булган икән»,—дигән сүзләрне ишсткәләсәм дә. бер колагымнан керде, икенчесеннән чыкты. Менә шулай көннәр үткәндә, театрда яңа әсәр куела, дип игълан булды. Әти үзе бармаса да, мине энем берлә театрга җибәрә иде. Ләкин һәрвакытта ложаны алып безнең янымызга йә күрше Мәрфугасын, йә исә асламчы Фәхриясен тагып җибәрә иде. Бу юлы никтер безгә кадәр ложалар сатылып беткән, энем партерда икс урын гына алып кайткан иде. Әтинең кәефе бик китсә дә: «Анда җыен малай-салай берлә чуалып йөрергә рөхсәт юк»,—дисә дә, безнең бик барасымыз килгәнгә, әни арага кереп, театрга киттек. Әти: «Сак булыңыз, пәрдә араларында чыгып йөрмәңез»,—дип кычкырып калды. Урыннарны алып утырдык. Пәрдә ачылырга гына торганда минем уң ягымдагы урынны бер урыс килеп алды. Безнең Оренбургта урысларның безнең театрга килүләре сирәк булмаганга, мин аңарга дикъкать итмәдем. Сул ягымда энем булганга, мин хәзер киләчәктәге әллә кемнәрнең егетләр «берлә утырды» дип лыгырдавына юл ябылыр дип кәефләндем дә. Уен башланды. Бик тиз уенга батып киттек. Менә бер пауза арасында күршем урыска күзем төште. Шул уенның эченә кергән кебек күзен теккән, тәмамән югалган... Урысның ихласына бераз гаҗәпләндем. Пәрдә төште Ут яктысыннан һәммәбезнең күзләре камашып китте. Төрле җирләрдә бинокльләр берлә караулар, ерактан сәламләшүләр башланды Минем энем ул вакыт барымыздан да качып тәмәке тартырга үгрәнә торган чагы булганга, ул бик тиз чыгып шылды. Мин урынымда калып, биноклем берлә уйный башладым. Бердән күршемдәге урысым: «Гафу итегез, туташ, программаңызны биреп тора алмассызмы, мин соң килдем дә программа таба алмадым», — диде. Мин: «Рәхим итегез!»—дип шул урысны җентекләп карадым. Хәзер дә бөтен кыяфәтләре күз алдымда... карасу бер костюм, бер зәңгәррәк, бер карарак булып китә торган муен бавы, ап-пак якалар, тирән генә уйлы күзләр. Күршем: «Бу мөгаллимә ролендәге артист бик ях ‡ Мохкамо — суд шы уйный, ул искедән уйный торган кеше булырга кирәк»,—диде. Мин үзем белгән кадәр безнең труппамыз хакында мәгълүмат бирдем. Ул бердән: «Сез бәхетле туташ, үз халкыңыз арасында яши аласыз, аның һәр шатлыгына катыша аласыз, менә мин читтә, үз театрымызны күргәнем юкка менә инде бер ел булган иде... Бу әсәрне мин белми дә идем. Ишеткәнем дә юк иде... Бу бит бик зур мәхрүмлек»...—диде. Шуннан мин бу урысның урыс түгеллеген, әллә кайда читтә урыс арасында торса да, үз рухын сакларга маташа торган кеше икәнен күрдем. Шуны кызгандыммы: «Сез соң ник үз халкымыз арасында тормыйсыз?»—дидем. «Булдыра алмыйм, мин доктор, былтыр гына бетердем, әле менә үземне гаскәри хезмәткә алдылар да, кая җибәрсәләр шунда торырга мәҗбүрмен»,—диде. Шул сүзне кыңгырау тавышы бүлде. Пәрдә ачылды. Минем дикъкатем бүленде. Бер күзем берлә сәхнәгә карасам, икенчесе берлә күршемне сөзә башладым. Ләкин ул минем барлыкны да онытып сәхнә эченә чумды. Андагы хәят берлә яши башлады. Анда көлсәләр көлде, кайгырсалар хәсрәтләнде. Икенче пәрдә арасында күршем тагы үзенең урыс арасындагы тормышының күңелсезлеге, өч айдан менә тәмамән гаскәрлектән котылып йә Казан, йә Оренбург, Әстерхан кебек бер шәһәрдә җирләшергә теләвен сөйләп китте. Сүз арасында гына: «Сез кем буласыз?»—дип исемемне сорап алды. Бераздан: «Буфетка чыгып берәр нәрсә эчмисезме?»—диде. Мин: «Рәхмәт, беләсез бит, безнең халык әле андый эшкә чит карый. Безнең әти дә андый бергәләп йөрүне бер дә яратмый, гафу итеңез, чыга алмыйм»,— дидем. Шуннан: «Мин чыгып керим әле алай булса, мин әле яңа гына поезддан, вокзалдан килгәндә театрның игъланнарын күрдем дә, аша- мадымэчмәдем, юындым да килдем»,—диде дә чыгып китте. Мине әллә нинди яңа бер хис биләде. Бу яшь егет, урыс арасында тора торган яшь егет, мескен, ничек яши икән? Иртә чәенә аны кем уята икән? Бәйрәмендә-ниендә ничек көнне үткәрә икән? Ялгызлык хис итмиме икән?.. Шундый уйларны уйлап, уем агып, берәр марҗасы-фәләне бардыр инде, безнең егетләр шулай бит, дигән фикергә килгән кебек булдым. Ләкин ул фикердә озак кала алмадым. Минем энем тәмәкесен тартып бетереп килә алмаса да, күршем килеп җитте. Ул кулына зур гына бер тартма шоколад тоткан, утырды да, ачып: «Рәхим итегез, туташ!»—дип миңа сузды. Егетләрдән сыйлану да безнең гадәткә сыймаса да, сүз кайтару моңа авыр тоелыр, дип рәхмәт әйтеп алдым. Ул арада минем энем дә килеп җитте. «Бу егет сезнең энеңез буламы?»—дип сораганның соңында, аңарга да тәкъдим итте. Энем дә авызындагы тәмәке исен бетерер өчен бик рәхәтләнеп кабул итте. Өченче пәрдә башланды. Минем күрше егетем тагы онытылды. Мин аның шулкадәр сусаган булуын кызганган булсам да, шулкадәр тиз ут кабып китүенә бераз гаҗәпләндем дә. Сәхнәнең яшьле җирләренә җиттек. Партерда меңер-меңер елау тавышлары ишетелә башлады. Минем күземә яшем тыгылса да, күршемнән оялып, тешләремне кыстым. Үземне тыйдым. Күземнең очы берлә күршемне сөздем. Ни күзем берлә күрим, яшь егетем мер-мер елый. Мин аптырап калу берлә кызганудан җыелган бер хис астында калдым. Аны юатасым да килде, аны оялтасым да килде... Ләкин театрны онытып аны сөзә башладым. Күземез күзгә очрашты. Аның яшьле керфекле күзендә әллә никадәр кайгы-хәсрәт, әйтеп бетермәслек йомшаклык, мөлаемлек күрдем. Күземне бик тиз аласым килсә дә. ала алмадым. Аның йөзенә кызыл йөгерде, ул борылды... Пәрдә төште. Күзләрендәге яшьләрен киптерер өчен кебек һәркем бик озак кул чапты. Минем күршем дә, әллә нидән оялган кебек кызарып, үзенең шоколадын миңа тәкъдим итте. Теге юеш керфек арасындагы яшьле күзләре аша, мин моның бөтен җанын күргән кебек булганга, күңелемдәге моңа ятлык бердән бетте. Мин үзем сизми дә моңарга үземнең хәлемне аңлата башладым. Үземнең тормышымны сөйләдем. Беркемгә дә сөйләнми торган кечкенә гаилә серләремне аңлаттым... Ахырдан бер көлке куелачак булганга, без тагы калдык. Пәрдә ачылыр-ачылмас күршем: «Бу шоколад савыты тулы булмаса да, сезгә булсын, рәхим итеп алыңыз»,—диде. Мин: «Бик рәхмәт, гафу итәсез, гаепкә алмаңыз, безнең тормышта ул сыймый бит, миңа, кайдан алдың аны, дип колак итемне ашаячаклар*, — дидем. «Аңлыйм, аңлыйм... Менә шул инде безнең тбрмышиың фажиrace»,—диде... Тагын бераз уйлап торганның соңында: «Сезне тагы күреп буламы соң, туташ?»,—диде. Мин бердән уйламаенча: «Менә ике көннән соң тагы театр була, мин бер театрны да калдырмыйм»,—дидем. Театр бетеп, китәр \ өчен күрешкәндә дә теге егет: «Сезне озату да мондагы йолага сыймый торгандыр инде, туташ»,—диде. Мин тагы: «Юк шул»,—дидем... Беренче s мәртәбә үземнең шул йоладан җәберләнүемне хис иттем... Күрешкәндә ул з минем кулымны бик озак кысты. Мин кызардым. Киткәндә ул аерым * китсә дә, мин чыкканчы әллә нишләп мавыгып торды. Ишек янында тагы * күзсмез очрашты. Бер сүз әйтмәенчә генә күз берлә хушлашты. Мин төн буе әллә нинди татлы төшләр күреп йөдәп чыктым. Икенче - театрны көтеп ала алмаснча йончыдым. Менә көне җитеп театрга киттек. “ Бу юлы безнең янымызга Мәрфуга әби дә тагылган иде. Мин юлга чыккач та Мәрфуга әбине калырга димләргә тотындым. «Соң бүген нишлиләр, Фәхри мирзаларның кызлары егетләр берлә кочаклашып биемиме соң?»—дип соравына каршы, «Юк, бүген бию юк»,—дигәч, «Алай икән. Чыгып сөйли генәме, андый такмазаны мин үзем дә беләм»,—диде дә үзенең ахирәте асламчы карчыкка керергә булды. Аны ат берлә илтеп куеп, кайтышлый алырга булып, театрга юнәлдек. Урынымыз ложада иде. Кереп утырыр-утырмас, күзем берлә таныш егетне эзләргә тотындым. Ул партерда ике ягыннан буш икс урын арасында күзе берлә эзләнеп утыра иде. Күзебез очрашты. Баш иештек. Ләкин шуннан соң ул аптыраган кебек, мин монда, сез анда, дигән кебек борчылган бер хәлгә килде. Озак үтмәде, ул урыныннан торып чыгып китте. Безнең янга күрешергә килсә, инде каршы ложалардагылар күрерләр дә сүз булыр, дип куркынып торганда, кыңгырау шалтырады, утлар сүнде. Пәрдә күтәрелер-күтәрелмәс борын егетем ложамызга килеп керде. Күрешеп бетерср-бстсрмәс уен башланды. Шуңарга ул безнең ложада утырып калды. Ләкин уен бик шәп булмадымы, без арткарак тартылып утырдык та акрынлап кына сөйләшергә тотындык. Пәрдә араларында энем тәмәке тартыр өчен чыкты, керде. Ләкин нә ул, нә мин урынымыздан кыймылдама дык. Сүзгә мавыгып, мин тирә-юньнең сүзеннән куркуны да оныттым. Актык пәрдә арасында киләчәк театрда күрешергә булып аерылыштык Мәрфуга әбине алып өйгә кайттык. Без кайтканда әти яткан булса да, әни чәй әзерләп көтеп тора иде. Энем бик тиз чәен эчкәләде дә китеп ятты. Мин әллә нигә әнигә шул вакыйганы сөйләргәме-юкмы дип уйланып торганда, әни: «Нәрсә уйланасың, әллә берәр сүзең бармы?»—дип сорады. Әнидән яшерергә үгрәнмәгәнгә: «Бар шул»,—дип инәсеннән җебенә кадәр әнигә вакыйганы сөйләдем. Әни башын саллый-саллый тынлады-тыңлады да: «Менә әтиең шул шуннан куркып театрга йөрүне яратмый, кем очраса шуның берлә буй кызга танышып йөрергә ярыймыни?»—диде. . Мин: «Юк, ул начар кеше түгел, фәлән»,—дип бик кызып аны якладым. Аннан ары үземнең сүзләремнән үзем дә оялып кызардым. Әни. «Башта бар да яхшы була ул. Аннары гына начарлана. Кызларга сак булырга кирәк. Ата-ана ул белмәенчә бала-чаганы сакламый»,—диде... Мин төн буе шэтлыклы-кур- кулы төшләр берлә борчылдым. Иртә торып чәй эчәргә утырганда, әтинең кыңгыр карамавын күреп, күңелем бераз тынычланды Ләкин ашка кайтканда әти котырган эт кебек булган иде. Ул энемне бәреп җибәрде Әнигә: «Балаларыңны үзең бозып бетерәсең!»—дип бик каты бакырды Миңа килеп: «Сиңа кем кушты әллә нинди матамаллар берлә театрда кичәләр үткәрергә, ничек оялмадың? Ничек атам-анамның йөзенә кара ягам, дип алладан курыкмадың?» — дип акырды... Мин кызардым, бүрттем, күзләреннән яшь ага торган әнине кызгандым, ләкин ни өчендер үземне гөнаһлы хис итмәдем. Эшләрем өчен бер вөҗдан газабы да сизмәдем. Әти бик озак дулаганнан соң: «Моннан соң театрга барырга рөхсәт юк!»—ди де... Иртәгәгә театрга дип алынып кайткан театр билетларын күреп, алар- дан үчен алган кебек, ваклап-ваклап ертып ыргытты. Аннан чәйнек тәме бетте, көн караңгыланды. Театр көнен, бигрәк кичен үткәрү бик авыр булды. Мин чигешемне алып утырсам да, бизәкләремне яңлыш чигеп, үрнәкләремне бутап, бармакларыма инә чәнчеп йөдәп беттем. Әти һаман дулаган кыяфәттә булса да, әни миңа элгәрегә караганда да шәфкатьлерәк кебек кыланды. Сәгать унбердән утларны сүндереп яттык. Әти: «Аятелкөрсиләреңезне укыңыз!»—дип кычкырды. Мин йокыга китә алмадым. Әтиләр бүлмәсе дә бик озак йокламаенча сөйләшеп ятты. Кайвакытлар салмак кына сөйли торган әнинең сүзләренең көе колагыма керде, кайвакытлар кайный торган самавыр кебек бер улап, бер гөжләп китә торган әтинең аерым сүзләре килеп бәрелде. Икенче көн тагы авыр булды. Минем эчем бик пошты. Теге егетне элгәре кызгандым, аннан соң сүзләрен ишетәсем килде. Аннан күптән бирле якынымнан аерылган кебек сагындым. Кулым эшкә бармады. Күңел күтәрелмәде. Көн үтте, тагы театр көне җитте. Әнидән тагы соратып карадым. Ул якын килмәде. Мин энемне генә җибәрергә уйладым. Аңарга тәмәке алырга үземнән акча да бирергә булдым. Ләкин әти аны да җибәрмәде. «Шул театрга моннан соң аяк басасыңыз булмасын!»— диде. Көннәр миңа бик авыр иде. Әллә нигә күңел ташыды, күзгә яшь тыгылды. Мин җырлаштыргаладым, өйдән өйгә, бүлмәдән бүлмәгә йөреп, бер эшкә дә кулым бармаенча көн үткәрдем. Иртәгесен иртә сәгать унберләр булганда безнең капка төбенә бер ат килеп туктады. Ни күзем берлә күрим, арбадан теге егет килеп чыкмасынмы!... «Әни, килде!»—дип кычкырып җибәрдем. Әни урыныннан торып: «Кем килде?»—дип тәрәзә янына килде. «Теге егет!»—дидем. Әни: «Нәрсә кычкырасың, әллә кеше күргәнең юкмы?»—дип мине шелтәләп алганның соңында, егетне җентекли башлады. Үзе инде ни эшләргә дигән бер мәсьәлә алдында аптырап калды. Кыңгырау шалтырады. Әни әллә нәрсә уйлап катты. Ул бәлки асрауга: «Бар, исемен, йомышын сора да, абзый өйдә юк, дип кайтар»,—дияргә теләгәндер. Шул арада икенче кат кыңгырау булды. Мин: «Ник кешене көттерәсең?»—дидем дә, тизләп ишекне ачарга үзем чыгып киттем. Әни: «Нәфисә, ни эшлисең, тилердеңме әллә?»—дип кычкырып калды. Йөрәгем леплеп итеп чыгарга теләгән кеби булганга, өй алдында бер сулу алдым да, үземне тотыбрак төшеп ишекне ачтым. Алдында берәр асрау чыгуны көтеп торган егетем аптырап калды. Мин дә аның аптыравын бетерер өчен: «Боерыңыз, босрыңыз, хуш кил- деңез»,—дидем. Ул кызарды, каушады. Минем кулымны кысты. Өйгә керде. Әни бу көтелмәгән кунакка каршы ничек кылыныргалыгын белмәенчә, шәлен ябынып: «Боерыңыз, кунак!»-«-диде. Минем шатлануым йөземә йөгерде булырга кирәк, әни миңа күзе берлә әллә нәрсәләр ымлады. Ләкин мин аларны аңламадым да, тыңламадым да. Егетем: «Сез театрга бара ал- мадыңыз, туташ!»—диде. Мин бер авыздан: «Кая театрга барырга, әле тегесенең гөнаһларын да юып бетереп булмый. Сезнең берлә сөйләшеп утыруны әтигә сөйләгәннәр дә, әти кыямәт кубарды»,—дип, гүя, ул кыямәт беткән кебек сөйләп тә алдым. Әни тамак кырды, әллә нәрсәләр миңа ымлады, мин көлә-көлә, балалар кебек егеткә сөйли бирдем. Әни бер эш эшли алмаганга булырга кирәк: «Кызым, самавыр куярга әйт!»—диде. Егет: «Рәхмәт, рәхмәт, мин күрешеп чыгар өчен генә кердем, фәлән»,—дисә дә, мин дә аны чәй эчерәсем килгәнгә, икенче өйгә чыгып чәй урыны хәзерләргә куштым. Мин кергәндә әни: «Сез кайдан, кем буласыз, әтиеңез, әниеңез кем, монда ник килдегез?»—дип сорашып утыра иде. Егет тә миңа күптән мәгълүм үзенең докторлыгын, хәзер гаскәргә алынганга, гаскәр хезмәтен доктор булып итүен, менә бер гаскәри һәйәт берлә хәзер Төркестаннан кайтышлый Оренбургта ике атнага туктауларын сөйли иде. Әни юри, миңа күп сөйләргә ирек бирмәс өчен кебек, сөйли, сөаль артыннан сөаль бирә бара, егетем дә җавапларны агызганнан-агыза бара иде. Менә самавыр керде. Чәй урыны хәзерләнде. Мин чәй салып ясарга утырдым. Әни, бер ка рарга килә алмаган кебек, әллә ни уйлана башлады. Ахырдан ул икенче бүлмәгә чыгып телефон берлә әтине чакырды. Без егетем берлә икәүләп, бик шәпләп сөйләп утырганда минем колагыма әнинең акрынлап, салмаклан әйткән сүзләре арасында, әтинең кычкырган, бакырган тавышлары ишетелеп, куркытып куя иде. Мин тагы кунагым берлә сүзгә чумып аны оныта идем. Йөзе кәфен кебек ак булып әни керде. Урынына утырды. Үзе тирән иттереп: «Уф!»—дип сулап куйды. Аның авызыннан чыккан шул кайнар сулыш минем бөтен шатлыгымны яндырып, көйдереп китте. Минем йөрәгемә курку кабынды. Егетем дә әллә нәрсә сизенде. Әни: «Кызым, әтиеңә дә чынаяк куй, ул да хәзер кайта»,—диде. Шул сүхтәр тагы мәҗлескә суыклык бирде. Егетем: «Сәүдәләр яхшымы, быел еллар ничек?»— дип сүзне дәвам иттерергә маташты. Ләкин элгәре шактый ачылып киткән әни тагы тынды. Аның тавышына тутыгу кушылды, иреннәре иренеп кенә әйләнә башлады. Күзен ишектән ала алмады. Менә өй алдында дөбер-шатыр тавыЬ чыкты. Әни калтыранып китте. Минем бөтен тәнем буйлап бер суык йөгерде. Йөрәгем каты тибә башлады. Башы киселергә хөкем ителгән кеше кебек, башыма төшәчәк бәлане каршы алыр өчен кебек башым иелде. Егетем дә кызарды, бүртенде. Яшен ташы кебек әти килеп керде. Аның тавышына барымыз сикереп тордык. Ул әллә ни аптырап торган кебек булып китте. Беркем дә бер сүз дәшмәгән, дәшә алмаганга, озын бер пауза булды. Ул пауза шул кадәр озын сизелде ки, мин инде тәмам картайдым, чәчләрем агарды дип хис иттем. Аякларым дер-дер калтырады. Тешләрем бср-бсрсенә тиеп шыкылдады. Ахырдан әти акрын гына тавыш берлә: «Әссәламс галәйкем!»—диде... Шул дерелдәгән тавыш берлә әйтелгән сүз ата-ата дип торганда читтән тәгәрәгән яшен уты кебек, безнең барымызны да: «Аллага шөкер, калдык!»—дигән уйга китерде. Кызарган егет: «Вә галәйкем әссәлам!»— дип күрешергә кулын сузды. Әни: «Монда, карт, чынаягың монда!» — дип түргә урын күрсәтте. Мин: «Әти гафу кылды, егетне яратты»,—дип, көләч йөз берлә аның күзен эзли башладым. Күзләрсмез очрашты. Әти миңа: «Нигә бик сөендең? Бик зур эш эшләдем дип белдеңме?»—диде. Әни: «Менә чәең кайнарда эчеп ал!»—дип әтинең фикерен борырга тырышты. Тагы авыр бер тынлык басты. Егет: «Гафу итәсез, мин Оренбургтан үтеп баручы бер мөсафир, сезнең углыңыз, кызыңыз берлә театрда иттифакый урыннарымыз күрше тугры килде дә, сөйләшеп киттек. Шуның өчен сезгә кереп сәлам биреп чыгыйм дидем»...Әти тагы бер сүз дәшә алмаенча калды. Әни: «Рәхмәт, рәхмәт Кунакка һәрвакыт ишегемез ачык. Безнең карт кунакны бик сөя»,—диде. Шуннан әни: «Кунак — доктор икән. Менә әле Төркестаннан әллә нинди бөтен авыруларны терелтә торган таш тапканнар икән. Шуны алып кайтып киләләр икән»,—дип, әтине сүзгә кушарга теләде. Әти кабылт итеп чәен эчеп ташлады. Тагы ясарга дип чынаягыны шалтыратып миңа төртте. Мин бөгелеп чәй ясарга керештем. Морҗа эченнән чыга торган тавыш берлә генә әти: «Бик яхшы, алай укыган егет булгач, шулай театрларда кызларны котыртып йөриләрмени? Хәлфәләрегез сезгә шуны өйрәттеме?»—диде. Егет әллә нәрсә әйтергә авызын ачты. Әни: «Андый эш юк бит. карт!»—диде. Минем кулларым калтырап самавыр борынын вакытында ябарга өлгерә алмаенча, чынаякларымны ташыттырып кулымны пешердем. Егет тагы кызарып бүртенде. «Мин урыс арасында яшим»,—дип үзенең мөселман гаиләсенә керергә теләгәненә дәлилләр китерергә өлгермәде, әти «Яшә, урыс арасында яшә! Урыс арасында марҗасы беткәндерменн? Урысның себеркесе беткәндермени?... Атай бик мөселман булсаң, мөселман кызын юлдан яздырырга йөриләр димени?»—диде. Егет: «Гафу итәсез»...—дип тагы сүзгә керешә башлады. Әти ирек бирмәде, әллә ниләр сөйләп китте. Ахырдан: «Әле тагы оялмый, көпә-көндез өйгә килә бит, хурланып үләрсең»,—диде... Әни :«Мөселман кеше мөселман өенә ник килмәсен, һәммәмез бер атаана баласы бит»,—дип, сүз йомшартмакчы булды. Әти инде акырына-бакырына башлады. Егет берничә мәртәбә җавап бирергә маташты. Әти аны тыңламады. Мин аны кызгандым. Әтинең шу лай кылануыннан хурландым... Аңарга ярдәмгә килер өчен генә: «Тагы берне ясыйммы?»—дип сорадым. Ул: «Рәхмәт, рәхмәт!»—дип баш иде. Әтинең йөзе агарды. Чынаягын тоткан кулы суыкта туңган бала кебек дер- дер килде. Минем күземә яшь тыгылды. Егет, догасын кылып, йөзен сөртте дә аягүрә калыкты. «Рәхмәт хөрмәтегезгә, мин сезне борчыдым, гафу итегез!»— диде. Әти аптырап калды. «Утыр әле, берәрне эч!»— диде... Егет: «Рәхмәт... минем сезгә килүемдә һичбер начар уй, яман фикер юк иде... Урыс арасында яшәргә мәҗбүр булганга, үз тормышымызны сагынудан килгән бер яшьлек кенә иде. Гафу итеңез!»—диде дә ишеккә таба борылды. Мин урынымнан Лра алмаенча катып калдым, күземез күзгә очрашты. Мин күзем берлә әллә нәрсәләр әйтмәкче булдым, бик күп гафу үтенмәкче булдым. Күземнән мөлдерәп ике бөртек яшь тәгәрәде. Шуны күреп булырга кирәк, әти: «Бар чык үз бүлмәңә!»—дип кычкырды. Мин урынымнан торырга теләсәм дә, аягыма бик зур батман тимерләр тагылган кебек бер авырлык сизгәнгә, урынымнан кыймылдана алмадым. Ишек ачылды, ябылды, егет югалды. Минем күземнән яшь агу туктамады. Түр башында әни тавышланып еларга кереште. Әти котырган бүре кебек әллә ниләр сөйләп, кычкырып бакырып, идән буе йөреп-йөреп шелтәләргә, тиргәргә тотынды. Минем башым үз фикерем берлә мәшгуль булганга, әтинең бер сүзен дә ишетмәдем. Кычкыру-бакыруына колак салмадым. Ләкин әнине бик кызгандым. Аннан да битәр мыскыл ителгән егетемне аядым. Аның алдында үземне бик зур гаепле хисаплап, эчемнән яндым, көйдем... Көн бик авыр үтте. Беркем беркем берлә сөйләшмәде. Мин кич берлә намаздан соң бик озын коръән укып яттым, күңелем бераз басылган кебек булды. Ләкин иртәгесен тагын бер авыр йөк басты. Шәмси кодаларга кызлар мәҗлесенә чакыру килде. Әни бик җибәрергә теләсә дә, бармадым. Йомшарып килә торган әтинең сүзләренә дә җавап та кайтармадым. Әллә ник аның йөзен күрәсем, сүзен ишетәсем килми иде. Төн буе саташып, йөдәп чыктым. Егетемне әллә ничә төрле төстә, бер елый торган иттереп, бер көлә торган иттереп, бер әллә нинди марҗалар берлә бии торган иттереп күрдем. Ләкин һәммәсендә миңа таба омтыла, мине эзли кебек бер нәрсә күргән кебек булдым. Иртә берлә чәй дә эчмәдем. Аш вакытында аш та ашый алмадым. Әти дә, әни дә: «Аша, аша!»—дип кыстасалар да, моңаеп китеп, чыдый алмаенча еглый башладым, аштан торып китеп, үз бүлмәмә кереп бикләндем дә бик озак егла- дым, әни килеп юатса да, тәэсир итмәде. Мине бердән егетемне күрәсе килү хисе шулкадәр куәтле көенчә биләде ки, аңарга һичбер куәт каршы килерлек түгел иде... Мин аны күрер өчен юллар эзләргә тотындым. Телефон берлә сөйләргә булдым. Номерына барырга кадәр җиттем. Ләкин нә адресын белмим, нә урамын, нә башкасын. Мине әллә нинди бер куәт урамга таба төртә башлады. Анда әллә нинди микънатис§ ташы, бик көчле микънатис ташы мине өстери башлады. Мин әнигә: «Башым бик авырта, ат берлә йөреп керим»,—дидем. Әни: «Бар, кызым, бар»,—диде. Йорт караучы да, су ташучы да, ат башында йөрүче дә булып тора торган, бер кулы чулак, аягы чатан Зарифны ат башына утыртып чыгып киттем. Иң әүвәл рус номерлары күбрәк урамнарга бардым. Күзем берлә урамның ике ягын да сөздем. Аннан соң халык күп йөри торган зур урамыбызга борылдым. Аннан да ике яклап эзләп чыктым. Анда да очрата алмадым. Шул бәхетсезлегемә көенеп, эчем тагы пошты. Адресыны сорап алмавым өчен тагын үземне-үзем шелтәләдем. Озын урам буйлап кайтырга дип атны бордым. Еракта гәзитә сатучы янында аның төсле бер шәүлә күрдем, атны кызулатып барып җиттем. Якынайган саен аңарга охшый иде. Барып җиткәч, ачык иттереп борылып карасам, бер урыс егете гәзит тоткан да укып бара. Шул урыс малаена аяк арасында чуалып йөрүе өчен шулкадәр ачуым килде, шуны төшеп бәреп-сугып егасым килде. Өметсезләндем, көчсезләндем. Уйларымны җыяр өчен Каргалы очына барырга куштым. § Микънатис — магнит. Күчер минем капризларымны тыңлый-тыңлый йөдәп беткәнгә, мыгырдарга тотынды. Мин алай да үз сүземне иттем, киттем. Ни күзем берлә күрим, бер урамның чатында акрын гына атлап егетем каршы таба килә. Ерактан ук таныдым. Йөзен-кыяфәтен җентекләргә тотындым. Әллә нинди бик тирән уйга чумган кебек тоелды. Кем белсен, бәлки, мине уйлый торгандыр, дидем. Тугрысына килеп җиткәч тә кычкырдым. Ул аптырап китте. Каретам ябык булганга, тавышның кайдан килгәнен белмәенчә. тирә-юнендә эзләнә башлады. Мин тагы көлеп чакырдым. Аның күзенә, йөзенә әллә никадәр гаҗәпкә калу чыкты. Ул ни эшләргә белмәенчә арба янында аптырап торганда: «Утырыңыз, бераз йөрик!»—дидем. Утырып киттек. Мин үземнең мәшәкатьләрем мәгънәле чыкканга, тагы кәефем килде. Ләкин, мәгаттәэссеф**. нә сезнең адресыңызны белмим, нә телефоныңызны... Мин сезнең алдыңызда бик зур гаепле. Әтинең алай кылынуы өчен мине шелтәләмәгез инде, ул бит иске заман кешесе, үз үлчәве берлә үлчи, сезне мыскыл да итте, мәсхәрә дә итте, гафу итегез»,—дидем. Ул тагы көтелмәгән бернәрсә алдында баскан кебек аптырап китте булырга кирәк, миңа җавап бирмәенчә калды. Мин, моның хурлануы бик тирән икәнен хис итеп, тагы: «Белемсез, бу эш минем күңелемдә шулкадәр ачы яра ачты. Минем җанымны шулкадәр өшетте. Минем яшь башыма шулкадәр авыр бер йөк такты. Мин аны күтәрә алмыйм. Ул мине баса, ул минем башымны күтәреп айга-көнгә каравыма ирек бирми . Сез инде бәхил булыңыз! Миннән шул авыр бәхстссзлекне алыңыз, гафу итеңсз!»—дидем, ялварып аның йөзенә бактым. Аның күзләре зурайган, йөзе кызарган, төсенә әллә никадәр көчләнү чыккан иде. Мин шуны күреп курыктым да, аптырадым да, калтырап та киттем. Ул, бердәнбер сүз әйтмәенчә, калтыраган-дерелдәгән куллары берлә минем кулымны алды да авызына китереп үпте. Шуны җибәрергә теләмәгән кебек тагы бер үпте, тагы бер үпте. Шул үбүләрдән минем тамырыма әллә нинди тынычландыра торган җылы, йомшак бер агым акканга, К<ин кулымны да ала алмадым, каршы бер сүз дә әйтә алмадым. Менә мин кулыма ике бөртек җылы яшь тамганны хис иттем, күңелем әллә ни эшләп китте. Мин калтырандым. Егетем шуны сизепме, оялыпмы, кулымны җибәрде. Күзләремез күзгә очрашты Егетнең керфекләре кипмәгән, күзлек арасында әллә нәрсә нуры — мәхәббәтме, бәхетме коела кебек тоелды. — Бу мәсьәләдә бит гафуны сез түгел, мин сорарга тиеш. Мин бит тәмле тормышыңызга тупасча кереп тынычлыкны боздым. Мин бит сезнең берлә атаңыз арасында аңлашылмау ачылуга сәбәп булдым. Сез мине гафу итеңсз!—диде. Шул сүзләрме, шуларның әйтелүеме, шундагы сүзләрнең эч күңелдән чыгуымы, мине тынычландырып җибәрде. Мин: «Димәк, бетте, сез үпкәләмисез?»—дидем. Егетем: «Бетте, ул сүз бетте, сезгә үпкәләмәдем дә, үпкәләргә хакым да юк. Ләкин менә, туташ, бу безнең очрашулар, минем алдымда яңа бер нәрсә ачты. Мин сезнең бик тирән күңелле икәнлегеңезне күрдем. Шул олуглык минем, ихтиярлы-ихтиярсыз, башымны идсрдс. Хәзер миңа сездән аерылып китү бик авыр булачак Еракта гына булса да, сезнең барлыгыңызны хис итмәү, миңа бик зур мәхрүмлек булачак»,—диде. Мин һәрнәрсәне онытып: «Сез китәсезмени?»—дидем. Ул да кыска гына итеп: «Әйе»,—диде. Мин: «Бөтенләйме, һичбер кайтмаскамы?»—дип сорадым... Ул җавап бирмәде. Мин аптырап калдым, миндә, бердән, балалар кебек, мин дә барам, дип елыйсым килү, ялынасым килү уянды. Икенчедән, үземнең кызлыгымны хис итеп, үземне тоту фикере алга килде... «Кайчан соң?»—дидем... «Иртәгә!»—диде Тагы тынлык басты. «Ник соң бик тиз?»—дидем. «Шулай булды, безнең комиссия иртәгә китәргә карар ясады. Мин бүген сезне күрә алмаммы дип көн буе йөдәп чыктым. Берничә мәртәбә телефоныңызны кактым. Кибетне китерәләр дә бирәләр. Йортыңыз тирәсеннән дә әйләндем. Төрле хәйләләргә ** Могаттахссф — кызганыч ки •Морәккәб — торган. сапмакчы будцым. Ахырында тагын кыңгырау биреп өегезгә кадәр килергә дә уйладым. Сезне авыр хәлгә кую фикере тотып калдык Сезне күрмәенчә, китсәм, мин үземне бик зур бәхетсезләрдән санаячак идем»,—диде. Мин дә ничек күрергә теләүләрдән, ике сәгатьтән бирле шәһәр кыдырып йөрүемне сөйләдем. Бу сөйләүләр безнең арада калган соңгы бер пәрдәне дә алды. Ятлыкны бетерде. Безне тәмамән үзләштерде. Без тагы сүзгә бат тык. Менә чулак чатан: «Инде миңа суга барырга кирәк, кайтамыз- мы?»-диде... Бу сүз бердән миңа башыма авыр нәрсә берлә суккан кебек булды. Мине уятып җибәрде, йортымызны, әтине, әнине күз алдыма китереп бастырды. Шуның янында кычкырынып китеп бара торган поезд да егетемне китереп куйды. Мин аптырап киттем. Егет тә агарды. Ул көчләнеп: «Безнең шул мөнәсәбәтемез шулай өзеләме инде... шунда тыныш куеламы?»—диде. Мин чулакның суга барасы килүе өчен, шул татлы минутларның бетүенә хурландым. Мыскылландым... «Юк!»—дидем... Ләкин чулакның артыннан әтинең шәүләсе, әллә никадәр гайбәтче хатыннарның сыннары килеп басканга аптырап калдым, икеләнгән кебек булдым. Шуны басар өчен тагы бер мәртәбә тирән иттереп: «Юк!»—дидем. Ул тагы минем кулымны кысты. Бер сүз дә әйтмәенчә күздән-күзгә вәгъдәләштек. Иреннәремез иренгә тиде... Егет: «Минем ике-өч айдан соң хезмәтем тәмам була, кулыма кәгаземне алгач та, минем беренче эшем монда чабып килү булачак. Сезне хәзерге кебек табуыма ышанып китәм»,—диде. «Ышан, ышан!»—дидем. Хатлар өчен адреслар алышып, озын көннәр күрешмәсәк тә, вәгъдәләрне беректереп аерылыштык. Егетем чулакка бер тәңкәлек көмеш тоттырганга, аның да мыгырдавы бетте. Уема батып өйгә таба борылдым. Әллә нинди сүзне онңттым кебек, әллә нинди бер хәрәкәтне ясап бетермәдем кебек, күңелемнең бер кырыен әллә ни кытыклый башлады. Ахырдан, ник ядкарь өчен бер нәрсәсен алмадым, дигән уйга килдем. Аның артыннан ник үзенә бер сагынмаклык бирмәдем, дигән фикердә чуала башладым. Шул уйлар тагы әллә никадәр уйлар уятканга, иртәгә поездга мотлака төшәргә, дип, вә шунда бер бүләк чыгарырга, дип карар ясадым. Бердән күңелемә бер фикер кылт итеп төште. Чатанга: «Ашчы Сәхибәгә тукта!»—дидем. Чулагым мыгырдап туктады. Ут кебек сикереп төшеп, Сәхибә әбигә кердем: «Тозтүбәдә бер фәкыйрь кардәшемез кияүгә чыга, шуңарга чәкчәк бүләк җибәрмәкче булам. Иртәгә китүче бар, үземездә пешереп тора алмыйбыз, шуны иртәгә сәгать алтыда тәмамән өлгертеп бирә аламсың, әби!»—дидем. Поезд сәгать жиде дә унбиштә китә иде. Әбием: «Хәзер бит йомыркасы бәһале, мае кыйбат, балы да искиткеч, утын да күп китә»,—дип бик күп сөйләде. «Күпме кирәк соң?»—дигәч, цифрны әйтмәенчә тагы әллә ниләр сөйләп китте. Мин янчекне ачтым да бер егерме бишлекне бирдем. Әби акчаларны күреп булырга кирәк: «Тагы берәр юкмы?»—диде. Тагы бер унлыкны төртеп, вәгъдәсен ныгытып чыгып, татлы уйлар берлә өйгә таба киттем. Капкадан керү берлә мин, башымны суык су койган кебек, дерелдәп киттем. Баягы шатлыгым, кәефем бердән югалды. Төн буе йоклый алмадым. Иртәгесен әллә нинди кәеф берлә кәефсезлектән мөрәккәб* бер хис астында калганга. Әни дә шуны күреп бераз аптырады. «Әллә, кызым, берәр нәрсә бармы?»—дип сорады да... Теге өйдә чулактан да әллә ниләр сорап маташты. Вакыты җитә башлагач, әнидән тагы йөреп керергә сорадым. «Бар инде, берәр нәрсә эшләп йөрми торгансыңдыр бит»,— диде... Рәтләп җавап та бирмәенчә, әти Мәкәрҗәдән бүләк итеп алып кайткан йөзегемне кидем дә, Сәхибә әбигә таба киттем. Как-төш искиткеч уңышлы чыккан иде. Камыры килешкән, май сеңдермәгән, балы каралмаган иде. Аның өстенә әбием ике ягына да төрле конфетлардан «Нәфисә» дип язган да иде. Бик кәефләнеп төреп алып вокзалга чаптырттым. Поезд китәргә чирек сәгать кенә калган иде. Таныш-белеш очрар фәлән дип уйламаенча да платформага чыктым да, икенче, беренче класс ларның тәрәзәләреннән күземне йөртеп эхти башладым. Менә ачык бер тәрәзә алдында егетем ак сакаллы бер урыс берлә басканнар да сөйләшеп торалар. Мине күргәч аптырап китте, кызарды. Карт урыс көлеп әллә нәрсәләр әйтте. Бу миңа каршы чыкты. Коридорда очрашып сөйләшә башладык. Ләкин бик күп кеше йөри башлагач, ул мине купеларына алып кер- о де. Карт урыска башымны идем. Кулымдагы чәкчәкне өстәл өстенә куеп: _ «Сезгә юл бүләге»,—дидем. Аннан тиз-тиз итеп имән бармагымдагы ал- = маз кашлы йөзегемне суырып алдым да: «Сагынмалык булсын, бер дә бармагыңнан төшермә»,—дип, кулына суздым. Егетем тагы аптырады, карт = урыс н да оялдымы, кызарды, әле бер бармагына, әле бер бармагына 3 кимәкче булып карады, берсенә дә сыймады. Мин кулын алдым да чәнчә < бармагына кидердем. Урыс та, мин дә көлештек. Шуннан соң тагы теге * вәгъдәләрне берничә мәртәбә ишеткәннең соңында мин китәргә калыктым х Бер нәрсә оныткан ксби уйландым. «Нәрсә, тагы әллә берәр сүз бар- - мы?» —диде. «Миңа сагынмалык берәр нәрсәңне калдыр», —дидем. Ул: < «Мин очрашуны һич уйлый алмаган идем, бер нәрсә хәзерләмәдем»,— u дидс. Күзем өстәл өстендә ята торган бер китапка төште. «Бу синекеме?»— дидем. «Минеке»,—дип, Тургеневнең «Беренме мәхәббәт» дигән хикәясен сузды. Теге бабайга баш иеп, тагы күрешеп атыма утырып өйгә таба чаптым. Әтидән биш кенә минут элек өйгә кайтып өлгердем. Әни әллә нәрсә сизенгән кебек булды. Мин хыял дөньясында гизә башладым. Менә әти тагы турсайды. Әтигә әллә кемнәр әллә ниләр килеп сөйләде. Мин өмет берлә өметсезлек арасында яши башладым. Юлдан, Мәскәүдән хатлар алгач, тагы тынычланып көтә башладым. Театрга, әдәбият кичәсенә әти җибәрмәгәнгә, кызлар мәҗлесенә үзем бзрырга теләмәгәнгә, мин бөтенләй өйдән чыкмас булдым, һәр мәҗлестән, театрдан калмый торган бер кызның болай ябылуы бик күп гайбәткә сәбәп булды. Вокзалда, театрдагы очрашулар тагы әллә ничә төрле иттереп сөйләнде, ахырдан: «Нәфисә бер урыс егетенә гашыйк булган икән»,—дигән бер гайбәт бөтен шәһәрнең авызында тәсбих кебек йөри башлады. Шулар әтине бик хурландырды, әнине дә бик кайгыртты Алар, кызымызга урын чыкмый кала инде, дип төн буе кайгырышып сөйләшеп ята торган булдылар. Менә шул арада булмады. Орский шәһәреннән миңа яучы килде. Әтиләр, әниләр бик сөенделәр, тәмам бирергә вәгъдәләшергә хәзерләнделәр. Мин бөтен көчем берлә каршы килергә тотындым. Мин кияүгә чыкмыйм, дидем, авыруга башымны салдым, егладым, илтифат иткән булмады. Ахырдан әтигә егет берлә булган соңгы вакыйгаларны тәмамән аңлаттым. «Башка беркемгә дә чыкмыйм», —дидем. Әни минем яклы кебек булса да. көчсез булганга, бер эш эшләвенә ышана алмадым Егетемә хат өстенә хат яздым. «Эшләр бик мөшкел була башласа, тслеграм бирермен, килергә хәзер тор»,—дидем. Менә бер көнне әти: «Киләсе дүшәнбегә мәҗлескә аш-су хәзерләңез. колак сөенече мәҗлесе Мин кибеттән өндәү чыгартырмын», —диде. Мин ап-ак булдым. Калтырадым, дерелдәдем. Әллә ни әйтәсем килде, авызымны ача алмадым. Ахырдан теге егетемне, аңарга биргән вәгъдәмне хәтерләдем дә, әтигә туп-тугры иттереп: «Мин бармыйм, әти... Теләсәңез нишләңез! Бармыйм», —дидем дә, бүлмәмә чабып чыгып киттем. Ябылып бик озак еладым. Әнинең сүзенә дә, юатуына да, тиргәвенә дә карамаенча, чыгып китеп почтага барып озын иттереп тслеграм бирдем. Башым чуалган булганга, әллә ниләр язып бетердем. Шуннан тегеннән җавап көтә башладым. Хат та, хәбәр дә юк. Бик борчылдым. Гаскәр хезмәте тулыр өчен әле тагы айдан артык вакыт калганга, килә алуына бик шөбһәләндем. Менә көтә-көтә көт булып өметсезләнергә җиткәндә, бер җомга көнне үземне әллә ничек җиңел чә хис иттем. Күңелле төшләр күреп уяндым Җырлап койләп бүлмәдән бүлмәгә йөри башладым. Шуны күреп әни дә кәефләнде. Ахырсы. минем күңелемдә үзгәрү булды дип уйлагандыр, миңа ул: «һәрва кыт шулай була, язганнан узып булмый, ата-ананың догасыны алсаң, бик һәйбәт торырсың, фәлән»,—дип сөйләде. Ләкин мин аны ишетмәдем дә, тыңламадым да. Менә җомга җитте, әти җомгага китте, әни тәһарәтен алып үз бүлмәсендә өйлә намазына утырды. Бердән телефон. Бардым, «Тыңлыйм!»—дим. «Нәфисә синме?»—ди егетем ачык тавыш берлә. Мин: «Синме, кайчан килдең?» «Бүген сәгать 10 да, менә телефон итәр өчен җомга башланганны көттем»,—диде. Мин бер минутта бөтен вакыйганы сөйләп ташладым. Сәгать дүрттә шәһәремезнең бер урыс кибетендә очрашырга сүз алдым. Аңгынча карт хәзрәткә барып, мәсьәләне аңлатып, аны яучы итеп җибәрүнең кирәклеген белгерттем. Сүз арасында: «Ничек җибәрделәр соң, әле гаскәр хезмәтең бетмәгәндер бит?»—дип сорадым. «Синең чәкчәк аркасында. Ул карт — минем башлыгым, профессор иде. Чәкчәкне бик яратты, сиңа да Чәкчәк дип ат кушты. Телеграмың килгәч, тоттым да үзенә бардым. Мәсьәләне сөйләдем. Оренбургка командировка бирде дә җибәрде»,—диде. Теге өйнең ишеге ачыла башлагач, телефонны кистек. Мин бик һәйбәтләп тәһарәт алып, зур бер ихлас берлә намаз укырга керештем. Егетемне китереп җиткерүе өчен, миңа ярдәме өчен аллага шөкранам шулкадәр зур иде, мин намазым беткәч тә, намазлыктан тора алмадым. Коръән укырга тотындым. Укыдым, укыдым, тагы аз булган кеби булды, тагы укыдым. Әти кайтты, самавыр керде, аш башланды. Мин һаман Коръәннән аерыла алмадым. Әни берничә мәртәбә килеп китте, ул да мине бүләргә базынмады. Догамны кылып, тәмам тынычланып чәйгә чыктым. Әти дә, әни дә мине Орскийгә бару фикеренә ияләшә дип уйлаганга, егетнең килүеннән хәбәрләре булмаганга, бик йомшак мөгамәләдә булдылар. Әти: «Менә кирәгеңез-фәләнеңез булса, кибеткә чыгыңыз, яңа маллар килде, сайлап алырсыз»,—диде. Әни: «Чыгарбыз да шул!»—дип куйды. Мин: «Сабак абыстай берлә күрешеп киләсем килә иде», — дидем. Әни дә, әти дә: «Бар, бар! Ат җиктер дә бар»,— диделәр. Әни тагы: «Үзенә берәр күлмәклек алып бар»,—дип куйды. Мин сәгать дүртләргә кадәр алай итеп, болай итеп вакытны суздым. Дүрттә тугры ук теге кибеткә барып кердем. Егетем почмакта әллә нинди яулыклар сайлап тора иде. Мине күрү берлә каршы килде. Мин аз гына кочагына атылмадым. Тиз генә алган нәрсәләрене алып, атка утырып чыгып киттек. Зират янына барып бик озак сөйләштек, сүзне беркеттек. Ул хәзрәткә барган, мәсьәләне аңлаткан. Хәзрәт тә бүген ястүдән соң яучы булып килергә вәгъдә биргән. Мин дә үземнең сабак абыстам, хәзрәтнең тол кызына барып сөйләячәгемне белгертеп, төрле ихтималга каршы төрле вәгъдәләр ясашып аерылыштык. Сабак абыстама туп-тугры киттем, бүләгемне бирдем. Догасыны үтендем. Үзем әллә ник моңаеп киттем дә ег- лап җибәрдем. Абыстай: «Яучы килгән дип әйтәләр, алла хәерлесен тугры китерсен, Орский шәһәре бик матур, фәлән»,—дип мине юатты. Мин ачтым да мәсьәләне сөйләп бирдем. Сабак абыстай аптырап калды. Егетемнең монда килүен, карт хәзрәт берлә бүген бик озак сөйләшеп, аның яучы булып баруына вәгъдә алуын аңлаттым... Аңардан да: «Ярдәмдә булыңыз инде»,—дидем... Сабак абыстай: «Изге эшкә без һәрвакыт ярдәмдә, мин бит әниеңнән башканы күрә алмыйм»,—диде. Мин хәзрәткә сөйләргә үтенеп киттем. Мин кайтканда өйдә бер дә яңалык юк кебек иде. Кичкә таба гына әти: «Ясигъдән соң хәзрәт киләм дигән. Пылау салып, чәй хәзерләп көтеңез!» — дип телефон итте. Мин көтәргә тотындым. Вакыт җитте, хәзрәт килде, чәй бирелде. Хәзрәтнең бер йомыш берлә килүе билгеле булганга, әни дә нәрсә сөйләгәнен ишетер өчен, мин дә әтинең ни җаваплар биреп, эшләр нигә барачагын күрер өчен, бүлмә ишеге янына килеп утырдык. Берәр чынаяк чәйдән соң хәзрәт сүзгә кереште. Миңа мәгълүм сүзләрне сөйләп әтидән җавап көтте. Моны ишеткәч әни: «Уф!» дип сулап куйды. Миңа күзен тирән иттереп батырды. Әти яшен суккан кебек бер сүз дәшә алмаенча, аптырап, җавапсыз калды. Хәзрәт егетне сөйләп китеп: «Урыс арасында тора торган кеше, үзен-үзе саклап, мөселман гаиләсенә катышырга теләве өчен мин тәхсин укыдым. Нишләр идек, бер марҗа тотып: «Хәзрәт, никах укы»,—дип килсә, яисә никахсыз-нисез балалар атасы булып, урыс күбәйтсә. Мин бу егетне бик яраттым»,—диде. Әти: «Хәзрәт, сез дә шундый сүзләр сөйләгәч, безгә, надан кешеләргә ни кала инде»,—дип хәзрәт берлә моназарәгә кереште. Ахырдан: «Безнең инде, хәзрәт, Орскийлар берлә ярты вәгьдәмез бар. Рәхмәт сезгә! Ләкин, хәзрәт, сез шундый ярты урыслар артыннан олуг башыңызны кече итеп йөрү _ кирәкмәс иде»,—диде. Хәзрәт: «Без пәйгамбәр галәйһе әссәламның варис- = лары. Кем безгә дин эшендә мохтаҗ һәммәсенә ярдәмгә итешү дини ва- зыйфабыз»,—дип тагы җавап бирде. Әти тагы әллә ниләр әйткәләгәнгә, = хәзрәт кызып китеп: «Ахмак!»—дип, әтине тиргәп тә ташлады. Тагы йом- х шардылар, тагы сөйләштеләр. Әти тагы кисеп: «Юк!»—дип җавап бирде. < Хәзрәт: «Җәмәгатең берлә сөйләшеп карарга кирәк, кызыңның хәлен дә * белергә кирәк»,—дисә дә, әти һаман үз сүзендә торды. Чыгып киткәндә s хәзрәт: «Хата итәсең, хата итәсең, үзсүзлек к$нә итәсең, уйлаш, мин әле п тагы килермен»,—дңде. Әтинең: «Олуг башыңызны кече итеп йөрмәңез, * хәзрәт»—дигән сүзенә каршы ул: «Башымыз шул шулай вакытында кече - итә белгәнгә күрә ул олуг булган, изге эшне болай кисәргә ярамый, җәмәгатең, гаиләң берлә киңәшләш, иртәгә килермен»,—диде... Хәзрәт киткәч, әти тагы ду килде, әни тагы еглады. Ләкин мин, ярты эш бетте кебек хис итеп, һичбер борчылмадым. Иртә берлә сәгать уннарда тагы хәзрәт килде. Бу юлы хәзрәт ачыктан-ачык минем хакта, минем разыйлыгым хакында сөйләп: «Эшне матур итәргә кирәк, егет бик һәйбәт. Сезгә нәрсәгә дәүләт кирәк, алла бәхетләрен бирсен, фәлән»,— дип бик күп үгетләде. Әти һаман сүзендә булды. Өйләдән соң аш вакытында сабак абыстай килде. Әни ашасыннан әтигә бик күп суз сөйләде. Әни разый булса да, әти тискәрелегеннән кайтмады. Мин, сабак абыстайны озату сылтавы берлә чыгып, егетем янына киттем. Ул тәмам куырылган, пәжегән иде. Хәзрәтнең сөйләгәннәреннән әтинең кылынуларын белеп, өметсезләнгән, аптыраган иде. Мин аңарга «Мин актыгына кадәр барам, булмаса, синең берлә китәм дә, Уфага барыр- мыз да, анда собранисда мөфти хәзрәттән никах укытырмыз»,—дидем. Ул минем кулымны тагы бик каты кысты, аның йөзе ачылды. Күңеле күтәрелде. Төрле планнар уйлап, без тагы йөреп киттек. Сөйли-сөйли вакыт озаеп киткәнгә, кич булды. Мин өйгә кайтудан тагы әтинең акыру-бакыруын ишетүдән курыктым. Шул мәсьәләнең эт эчәгссс кебек сузылып китүенә эчем пошты. «Әйдә хәзрәтләргә барыйк та, никах укырга сорыйк»,—дидем. Ул күзен тутырып, ышанмаган кебек: «Шуңарга кадәр барам- сың?»—диде. «Ник бармыйм, әйдә!»—дидем. Ул: «Шуның ахырларын бе- ләмссң, әтиең, әниеңнең никадәр рәнҗүләрен күрәчәксең?»—диде. Миңа шул сүзләр ул вакыт әллә нигә һич тәэсир итмәде, «һәммәсенә разый!»— дидем дә атны хәзрәтләргә борырга куштым. Хәзрәт безне икемезне бергә күргәч, бераз уңайсызланып: «Ни йомыш соң?»—диде. Егетем: «Хәзрәт, без сездән никах укытырга дип килгән идек. Үзсңез беләсез әхвәлне»,— диде. Хәзрәт. «Ашыга төшәсез, ашыга төшәсез, яшьләр шул, яшьләр»,—диде... Тагы безне аерылып кайтып китәргә димләде. Үзе иртәгә тагы әти берлә сөйләшергә вәгъдә бирде. Без икемез дә бик каты торгач: «Мин менә намазга барып килим, аннан соң карарбыз»,—диде. Безгә самавыр куеп, чәй хәзерләделәр, озак үтмәде, әни килеп җитте. Мине кайтырга чакырды, еглады, ялварды. «Кайтмыйм!»—дидем. Хәзрәт берлә бергә ястүдән соң әти керде. Ул мине каргады, егетемне тиргәде, хәзрәт берлә моназарәгә кереште. Мине көчләп алып китмәкче булды. Мин кайтмадым. Хәзрәт: «Болай булмый, әйдәңез, барымыз да барып, өеңездә иҗабс кабул итик*»,—диде. Әти һаман разый булмады. Мин абыстай ашасыннан хәзрәттән никах укуын үтендем. «Булмаса, без барыбер Уфага барып та укытачакмыз»,—дидем. Бу эш әтине тәмам тилертте. •Иҗабс кабул итү — apmuy әнине дә шаштырды: «Син ни эшлисең? Син бит йөземезгә кара ягасың, фәлән»,—дип шелтәләргә тотынды. Ахырдан әти: «Ярый, әйдә, кайтсын, иртәгә карармыз, фәлән»,— диде. Мин: «Менә шунда никах укылмаенча, бу өйдән чыкмыйм»,—дидем. Хәзрәт аптырады. Әтигә тагы нәсихәт итеп карады. Ахырдан: «Без — шәригать кешесе, без диннең хөкеменә каршы килә алмыймыз. Кыз, егет икесе дә шуны теләгәч, никах укыймыз»,—диде. Әти һаман: «Мин разый түгел!»—диде дә торды. Хәзрәт чалмасын киде. Метрикасын алды: мәдрәсәдән ике хәлфәне чакыртты. Шулар алдында тагы бер мәртәбә әтигә әйтте, тагы әти: «Юк!»—диде. Әни кычкырып ег- ларга тотынды. Хәзрәт кычкырып, безнең икемезнең дә разыйлыгымызны сорап, миннән өч мәртәбә «разыймын» дип үз авызымнан әйттереп, кычкырып никах укыды. Шуннан соң әтигә карап: «Инде нишлисез, болар хәзер ирле-хатынлы булды, ләкин һаман сезнең балаңыз, тискәреләнмәгез!»— диде. Әти бер сүз эндәшмәде, әни һаман еглады. Барымыз урамга чыктык, әти берлә әни алдан киттеләр. Без икәүләп артларыннан киттек. Капка төбенә барып җиткәч, никтер туктадылар. Минем күңелем йомшарды, бардым да әнигә: «Бәхил бул, әни», — дип муенына сарылдым, еглый башладым. Аннан әтине кочакладым. Өчемез дә егла- шырга тотындык. Егетем тик катып калды. Капка ачылды. Әти берлә әни керде. Мин басып калдым. Әти: «Әйдәгез, әйдә, Нәфисә!»—диде. Мин: «Ялгыз керә алмыйм, кермим»,—дидем. «Икеңез дә кереңез»,—диде. Кердек. Берәр атнадан соң мәҗлес ясап туй иттеләр, ләкин туемыз зур булмады. Бер атнадан мин киявем берлә Мәскәүгә киттем. Менә шуннан бирле бергә яшимез. Аллага шөкер, бу көнгә кадәр арамызга бер кер төшкәне юк»,— диде дә туктады. Үз бәхетеннән үзе шатланган кебек, аның йөзенә тагы елмаю йөгерде. Ул тәмле иттереп сулап куйды. Гөлсем: «Сез бигрәк бәхетле булгансыз икән... Ләкин шул кадәр иттереп нык тотынырга сезгә кем гакыл бирде?»—диде. Нәфисә: «Беркемнән бер киңәш сорамадым. Беркем берни өйрәтмәде. Уйлап та тормадым. Күңелем ни кушты, шуны эшләдем, шул барып та чыкты»,—диде. Яңа хатын тагы кызыгып карап торганның соңында: «Бу соң сезнең беренче сөюеңез идеме?»—диде. Нәфисә: «Беренче һәм соңынчы сөюем... Безнең әле сөешүемез беткәне юк. Мин әле менә иремә барам, теге көнге хәзрәтләргә баргандагы хис берлә, күңел теләге берлә барам»,—диде. Тагы көлемсерәп уйга батты. Аның күзе алдында тагы күрешү монзарасы үсте, күрәсең, ул тагы эченнән көлде. Гөлсем: «Иреңез соң кайда, кая барасыз?»— диде. Нәфисә: «Минем ирем Мәскәүдә үпкә авыруы докторы. Үткән елны бик күп эшләп, приват доцентлыкка имтихан тотты. Ләкин мөселман булганга, министр тәсдыйк итмәде. Шуңарга шактый борчылды. Иптәшләре арасында татар дип кимсетүгә дә хурланды. Бу урыс хезмәтнең кадерен барыбер белми, бала-чага да үсә, урыс арасында яшәүдән мәгънә чыкмас, дип йә Казан, йә Әстерханга урынлашыр өчен эзләнергә, белешергә дип чыгып китте. Йөри торгач, рәтле урын очрамагач, Мәскәүдә үк калырга карар иткән. Безнекенең Мәскәүдә кадере бик зур. Ул «Җәмгыяте хәйрия» рәисе, мәктәп комитетының башы. Аннан башка Мәскәүдә бер эш тә эшләнелми. Бөтен киңәш бездә, бөтен авырулар бездә, балаларга үз халкымыз арасында торырга уңай булсын дип, бер зур мөселман авылы янында кечкенә генә җирле, сулы, бакчалы бер утар сатып алган. Менә хәзер беренче мәртәбә шуны күрергә барамыз. Киләсе елдан, насыйп булса, ат, сыер алып, бөтен җәйне шунда үткәрәчәкмез. Бала-чага нинди тирәюньдә үссә, шуның гадәтен ала... Без тора торган җирдә һаман урыслар гына иде. Менә инде, насыйп булса, үз илемездә яшьлекләрен үткәрәчәкләр»,—диде дә туктады. • * * Гөлсемнең күңеленнән үзенең балалары кичте. Бу бәхетле кешеләрнең балалары хакында шулай уйлаулары гаҗәп кебек тоелды. «Минем балаларым кем булыр икән соң? Алар хакында кем төшенә соң?»—димәкче бул- ды. Тагы әллә нинди сөальләр бирмәкче булса да, фикере балаларына, балаларының тәрбиясенә, киләчәгенә киткәнгә, шул уйда батып калды, каюта тынды. Пароход бердән озын гына кычкыртты. Шуңардан куркып яңа бикәнең бер баласы тагы сикереп торып: «Әни! Әти килә, әти’»—дип кычкыра башлады. Яңа пристаньга килеп туктадылар. Тагы кешеләр йөрде, , керделәр, чыктылар. Гөлсем, балаларын тынычландырып яткырганның „ соңында, урынына килеп утырды. Тәрәзәдән төшә торган фонарь яктысы i аның болай да ак йөзенә саргылт бер төс кушты, ул мумия кебек катып Нәфисәне, үзеннән, үзенең бәхетеннән разый Нәфисәне сөзде. Аның тирән ® йокыда изрәп ята торган балаларын бик озын җентекләде. Тирәннән чык- ’ кан бер таныш берлә: «Сез бигрәк бәхетле икәнсез Мин башка, минем < тормышым бөтенләй икенче юлдан китте. Икенче яр якасына мине дә ил- * теп ыргытты»,—диде. = «Мин бер мирза кызы. Мин кечкенә чакта әнием үлде Мин әти берлә " ялгыз калдым. Берәр елдан әтинең сеңслесе, ире үлеп, кайтты да шул < миңа аналык итте. Бик тиз мине укыта башладылар, ләкин русча укыта u башладылар. Минем беренче таныган китабым урыс китабы булды. Беренче укыганым урыс тормышы булды. Шуннан мәктәпкә кердем. Анда да, билгеле, урыс мәктәбенә кердем. Тирә-юнемездә һәммәсе урыс иде, өйдә дә урысча сөйлиләр иде. Килгәннәр урыс була, барганнарымыз урыс була иде, бәйрәмнәр булганда гына мин үземезнең әллә нинди икенче төрле урыс икәнсмезнс, рождество ясамаснча, корбан бәйрәмен гает ясый торган урыс икәнемезне хис итә идем. Иптәшләрем арасында шул чынлап урыс булмавымыздан хурлана да идем. Әти бик күп эш эшли торган кеше булганга, тутакай үзен әле яшь дип уйлап, киенү-ясануны бик яратканга, миңа өйдә илтифат иткән кеше дә бик аз иде. Минем тәрбияче марҗаларым әле берсе, әле берсе алышынып торганга, мин күбәләк кебек әле бер ут янында, әле бер ут янында оча идем. Җәйләрен кай елны Кырымга бара идек, кай елны Кавказга, кайбер елны Германияга да китә идек. Менә шулай барганда, бер елны җәйне уздырыр өчен, без Уфа губернасында әнинең әнисе — әбиләргә киттек. Аларның Дим суы буенда бик матур утарлары бар икән. Анагы һавада да үзенә аерым төсле бер матурлык бар икән. Ул Кырымнан күңелле, Кавказдан төрле, Германиядан да татлы икән. Мин бару берлә әби мине бик ныклап карады, карады да: «Анасына охшаган, тәмам анасы»,—диде. Мине сөйде. Моңача сөюләргә караганда йомшаграк сөйде. Монда да өйдәге тормыш тәмамән русча булса да, хезмәтчеләр бар да үз ксшеләрсмез иде. Сүз, җыр һәммәсе үз тслс- мездә иде. Мин барган көндә үк тау башына утырып курай тарткан малайларны күреп, аларның әллә нинди моң көйләрен ишетеп аптырап киттем. Мин үземне чит бер тирә-юнь эчендә күрдем. Ләкин, әллә ничек батар һәммәсе чит булса да, әллә кайчан ишеткән идем, шуның эчендә булган идем кебек бер нәрсә сизендем. Кунаклар килде. Кунакларга бардык, ләкин һәммәсендә шундый ярты урысча, ярты үземезчә бер тормышка очрадым. Менә минем әти китте. Тутакай бер шәһәргә барып, бер башка мирзаларга кунакка йөри башлады Мин әбием берлә ялгыз калдым. Ул инде бик нык карчык булган иде, үзе мирза бикәсе булса да, башына зур калфак киеп, өстеннән яулык бәйли иде. Ул кай вакытларны тәһарәт алып намазга да утыра иде. Миңа элгәре батар бик гаҗәп тесте күренде. Мин. үземнең чын руслыгыма зарар килә, дип бераз курыктым да. Ләкин баратора өйрәндем. Әби шулай була төсле күренде. Менә бер көнне җәйнең иң матур вакытында без җиләк җыеп кайтсак, бөтен өйнең асты осткә килгән итеп таптым. Идәннәр юылган, мунчалар ягылган, әллә никадәр аш-су хәзерләнгән. «Нәрсә бар?»— дип сорадым. «Бүген сәхәр ашыЙмыз»,—диделәр. «Нәрсә соң ул сәхәр?»—дидем. Хезмәтче кызлар көлеп: «Иртәгә рузага керәмез»,—диделәр. Менә кич булды. Мин кызлар берлә бергә тәравих әйткәнне тыңларга киттем. Кич берлә сәхәр ашау бик күңелле булды. Ләкин иртә белән торгач та безгә чәй бирмәделәр. Җиләккә барырга рөхсәт итмәделәр. Мин уразага кердем. 7 «К у » N» 2 97 Беренче көннәрдә ураза тоту читен булса да, мин бик тиз өйрәндем. Кызлар берлә азан әйткәнне, кич берлә тәравих әйткәнне тыңларга бару бик күңелле булды. Әби миңа, рамазанда урысча киенергә ярамый дип, татарчалатып итәкле күлмәк тектерде, башыма яулык бәйләтте. Менә мин шул торышка ияләшеп кенә беткән идем, тутакай кайтты. Ул: «Бу нинди эш бу? Мондый озын көндә баланы ураза тоттыр, имеш, ул болай да аз канлы, бу тилелеккә мин чыдый алмыйм, әтисенә язам, фәлән»,—диде. Әби берлә әйткәләшеп тә алдылар. Тутакай мине үзе берлә чәй эчерергә маташты. «Русчасы бөтенләй онытыла торгандыр, менә класста калыр дип»,—минем гувернанткамны тиргәп, безне дәрескә утыртты. Минем тормышымның рәте китте. Мин әбием өчен, шундагы кызлар өчен тутакайдан качып сәхәр ашый, азан тыңлый торган булдым. Тутакай өчен әбидән качып көндез чәй эчә торган булдым. Бәйрәмне көттермәенчә, баланы тәмам татарлатып бетерделәр, дип куркып, тутакай мине алып китте. Шул елны мин укый торган мәктәпкә тагы ике мөселман кызы керделәр. Аларның әниләре начальницага килеп сөйләшеп, мәктәпкә мулла китереп, дин дәресе укыттырта башладылар. Начальница миңа да керергә кушканга, мин дә дин дәресенә йөри башладым. Шунда укырга, язарга өйрәндем, шунда догалыклар бикләдем. Шул юлда барганда мин буй үсеп җиттем. Мәктәпне бетердем, кыз булдым. Безгә Петербургның бөтен мирзалары, Кырым, Кавказның бөтен руслашкан түрәләре таныш-белеш иде. Төрле җирләрдә хезмәт итә торган Кавказ әфисәрләре, төрекмән егетләре бар да безгә килүчән-китүчән иде. Тутакай искедә бер әфисәр хатыны булганга, ул гаскәри киемдәге кешеләрне бик ярата, алар берлә чормалану, болгануны сөя иде. Картаеп килсә дә, ул әле яшь әфисәрләр берлә кылын- гачлана иде, алар берлә әллә нишләп бетеп чуала иде. Мин кыз булып, үземне-үзем кыз итеп хис итә башламадым, минем артымнан әллә нинди кешеләр йөри башладылар. Бер полковник миңа бик еш чәчәк китерде. Телефон берлә исәнлегемне сорашып, тутакайлар берлә театрларга алып китте, миңа кавалер булып йөри башлады. Бервакытны бу минем алдыма тезләнеп, минем кулымны да сорады. Мин аптырап киттем, һичбер башымда, күңелемдә андый фикер булмаганга, бер сүз әйтә алмадым. Тутакай эшкә катышты. Полковникны миңа димләргә кереште. Миңа генсралша булып торуны, зур рус дөньясына катнашып китүнең юллары ачылуны бик озын иттереп бизәкләндереп сөйләде. Мин кызыктым да, ләкин күңелемдә шул кешегә каршы һичбертөрле хис булмаганга, сүз бирә алмадым. Әти дә минем яклырак булганга, яшь әле, дип эшне кичектерделәр. Полковнигымның килүе сирәкләште, очрашканда ул үпкәләгән кыяфәтне бирәсе килде. Ләкин бер ике-өч ай вакыт үтмәде, ул карт кына бер тол хатынга өйләнеп тә китте. Аның эзе югалырга өлгермәде, бер кыргыз студенты, кыргыз ханының туруны* булып безгә йөрергә тотынды. Ул миңа бик күп әрмән анекдотлары сөйләде. Кыргызларның русча белмәүләреннән килеп чыккан көлкеле хикәяләрне аңлатты, үзенең университетны бетереп чыккач, уездный булып, нинди генә түрә булып торачакларын бизәде, бизәкләде. Менә бу да беркөнне театрның фойесында тавышларын калтыратып, бик озын иттереп сөйләп, мине сөйгәнен, минсез тора алмаячагын белдерде. Нә сүзләре, нә кылынышлары миңа һичбер төрле тәэсир итмәгәнгә, минем күңелнең нечкә кылларына барып төртелмәгәнгә, моңарга да сүз кайтардым. Бусында тутакай да каршы булмады, әти дә бер сүз әйтмәде. Ул озын хатлар язды, чәчәкләр җибәрде, ялынды, ялварды, ләкин мин һаман үз сүземдә калдым. Укып бетереп китте дә, андагы кечкенә вакытыннан әйттереп куйган кызын алды да начальник булып тора башлады. Аның артыннан бер кавказ инженеры килеп чыкты, аның артында бер Литва татары, аның артыннан бер иранлы принц, шулар арасында өйгә килеп йөри торган рус әфисәрләре, рус студентлары хатлар яздылар, шигырьләр әйттеләр. Ләкин һәммәсе дә күңелемне керләтеп калдырудан баш- •Турун — онык. ка бер хис уятмадылар. Менә шулай торган чакта бер көнне безне татар студентлар түгәрәге үзенең кичәсенә чакырды. Кечкенә залда үз кешеләре- бездән генә җыелган кичә бик күңелле булды. Буфеты милли ашлар берлә корылган, укучылардан милли оркестр төзелгән. Татарча кечкенә генә бер пьеса сайланган. Кычкырып укыр өчен матур җырлар, шигырьләр чүпләнелгән иде. Кичә миңа әллә ник үземнең кечкенә чактагы теге - әбиләрдәге авыз ачуларны хәтерләтте. Мин чын күңелдән шатландым, ти- i рән бер кәеф берлә кәефләндем. о Егетләр, кызлар берлә төрле уеннар уйнап йөргәндә бер студент гаеп- к ле калды. Мин хан идем. Аңарга җәза иттереп ни эшләргә белмәенчә ап- ~ тырап торганда, берсе: «Татарча бер шигырь декламациясе*.—дйде. Ул < «Син» дигән бер шигырьне укыды. Шундый матур укыды, миңа шундый * зур тәэсир ясады, мин изрәп киттем, мин хан булганга: «Тагы бер- = не!»—дидем, яшьләр кул чабып каршы алдылар. Ул тагы берне укыды, та- ’ гы шәп чыкты. Шуннан без ул студент берлә танышып киттек. Аның исеме < бер төрек пашасының исеме булгангамы әллә ул төрекләрне бик яраткан- “ гамы, аңарга Паша дип йөриләр иде. Мине дә Паша дип таныштырганнар иде. Ул үзе дә шул исемне яратканга, мин дә Паша дип эндәшә башладым. Мин аны үземезгә дә чакырдым. Ул килә башлады. Ләкин бер дә моңарча- га кадәр миңа йөргән егетләр төсле кылынмады, ул миңа татар әдәбияты, шигырьләре хакында сөйләде, хәзерге агымнар хакында мәгълүмат бирде. Ахырдан татарча китаплар китерде. Ул минем алдымда яңа бер дөнья ачты. Мин сусаган дәрт берлә шуңарга тотындым. Әдәбият укыдым, шигырьләр бикләдем. Мәҗмугалар, гәзитләр алдырып, шул хәятның эченә керә башладым. Менә җәй булды. Пашаны җәйгә безгә утарга кунакка чакырдым. Шуны да әйтеп китәм, баштан ук минем тутакай аны яратмады. Кешеләр алдында һаман аның гаепләрен табарга маташты. Миңа аның хакында һаман шикләр уята торган сүзләр сөйләде. Ләкин боларның берсе дә миңа тәэсир калдырмаганга, минем Пашага мөнәсәбәтем үзгәрмәде, җәйнең матур чагында бу безгә килде. Тутакай үзенең үлгән иренең әллә нинди кардәшләрен көтә икән. Егетнең килеп төшүе берлә: «Инде моны кая урынлаштырыйк, фәлән бүлмә минем каен энем мирзага, фәләне минем тудыгым мирзага, фәләне Мәрьям Ивановнага, фәләне Суфия Салиевна- га», — дип, бөтен өйне бүлеп куйды. Минем кунагыма чарлактан башка урын калмады. Минем шул эшкә кәефем китсә дә, тутакай берлә сүзгә керешә алмадым. Паша һичбертөрле үзенең күңеле кырылганыны белгертмәде. Көннәр бик матур тугры килде, без иртә торып җиләккә киттек. Салкын төшеп, су буйлары шәүләләнгәч тә балыкка бардык, күрше урманга самавырлар алып чыгып, хозур кордык. Пашам көннән-көн өйрәнде, үзләнде. Тирәюньдәге бөтен кеше үзенә мәхәббәт куйды. Әти дә аны яратты, хезмәтчеләр дә хөрмәт итте. Ләкин тутакай һаман үз сүзендә булды. «Каен энем мирза килсә нишләрмез, моны ни дип таныштырырмыз, моның бит өсте-башы да бер катлы, үзен тотуы да татарча. Нәселен- нәсәбсн дә алла белсен, кызы җиткән йортларга кунак чакыруда бик сак булырга кирәк»,—дип әтигә бәйләнде. Егетнең бер генә җитмәгән җире булса, шуны зурайтып, ямьсезләтеп сөйләде. Карт хезмәтче хатын берлә аңарга «затсыз» дип исем кушты. Кунак-төшем булганда аңарга урынны иң түбәндә, әнидән калган карт экономка берлә беррәттән ясатты. Ләкин Паша сизмәдеме, сизенмәгәнгә сабыштымы, һичбер төсен, йөзен бозмады Ул миңа бик күп яңа татар китаплары алып килгәнгә, без кайвакыт бакчадагы шәүләле бер почмакта, сәгатьләр буе китап укыдык, кайвакыт, сүзгә керешеп китеп, аяклар кай таба барганны сизмәенчә дә урманга кадәр йөреп киттек, кайвакыт икемез икс кармакны салып, сузылып киткән тын суның тирәнендәге нәрсәләрне күрер өчен күземезне суга батырып, судагы бер-беремезнең шәүләләре берлә күңелдән күңелгә сөйләштек. Бик озак тын торгач кына берсүзсез елмаешып алдык Кармактан өзелеп киткән көмеш кебек балыкның «чүлт» итеп төшеп суны ярып җибәрүеннән, зур бер көлке кебек, эч күңелдән көлештек... Кайвакытлар- ны чәчәктән чәчәккә очып йөри торган умарта кортының бызылдавы, ерактагы чикерткә туеның җырлавы әле югары менеп, әле түбән төшеп лезгинга бии торган чиркәе кызы кебек әйләнә-бәйләнә торган карлыгачның моңнары, дәртләнүе астында изелеп киттек. Үземезне үземез югалттык, тирә-юньне оныттык. Көннән көн үтте, көн үткән саен минем күңелемә бер тынычлык урынлашты, үзем күрмәгән бер бәхет мине томалады. Сизеп бетермәгән әллә нинди бер нәрсә мине сөйде, иркәләде. Мин ачылганнан ачылдым. Көн буе көлдем, җырладым, музыка уйнадым. Кич булдымы, биләүсәдәге бала кебек тирән йокыга чумдым. Иртә үк мине тагы шул ук бәхет, шул ук татлы тормыш каршы алды. Мин тазардым. Йөзләрем кызарды. Кулларым тулды. Үземдә әллә нинди зур бер көч хис иттем. Кара урманнан үтү дә куркынычлы булмас кебек күренде. Кичелмәс таулар аша атлау да берни тормас кебек сизелде. Паша да кызарды, янды, каралды. Аның күзләре тагы нурлыланды. Аның көлүе, елмаюы тагы җайлыланды. Ләкин минем тутакай һаман сеңерләнгәннән сеңерләнде. Ул мине: «Кызлар үзен шулай тотамыни?»—дип шелтәләде. Мине егет берлә бергә калдырмас өчен әллә нинди хәйләләргә сабышты. Паша артыннан ухаживать итәр өчен күрше боярларның сарыпсыз бер кызын чакырып китерде. Өйдә әллә никадәр буш бүлмә булса да, аны егетнең күрше бүлмәсенә чарлакка җирләштерде. Теге кыз бик тырышып кылынгычлана башлады. Пашаны артыннан йөртергә маташты, әллә нинди капризлар ясады. Атларга атланып урманнарга китте, егетне анда өстерәде, монда өстерәде. Берни эшли алмаса да, минем элгәреге татлы тормышымны тынычсызландырды. Пашаны да әллә нинди уңайсыз хәлләргә куеп сеңерләндерде, безнең бергә йөрүемез, сөйләшү, көлешүләремез авырайса да, бу нәрсә мөнәсәбәтемезгә күңелсез бер сызык сыза алмады. Ләкин әти берлә тутакай әллә нәрсәләр киңәшләшә, әллә нинди җитди төс берлә сөйләшә башладылар. Кайвакытларны сәгатьләр буе бүлмәдә ябылып калдылар. Менә беркөнне теге кодаларның юлга чыгуларыннан те- леграм килде. Тутакай ут булды. Өйләрне җыештыртты, бүлмәләрне хәзерләтте. Аш-су кирәкярагы, эчемлекләр алыр өчен шәһәргә кеше җибәреп, бөтен йортны аякка калкытты. Мине үзенә чакырып: «Каен энем мирзалар киләләр. Алар нәсел нәселдән мирзалар. Үзе охрана его величе- ствода хезмәт итә. Олуг кенәзләр берлә таныш. Тагы аның кардәше килә. Анысы тагы дикий дивизиядә әфисәр. Студентны нишлимез? Борчак оны берлә балны бит бергә бутап булмый. Ничек аларны бергә кушып кунак иттереп йөртәсең. Кайчанга китә инде ул..?»—диде. Мин кызардым. Бер яктан хурландым, бер яктан Пашаның мирза булмавы өчен кәефсезләндем... «Әүвәл аңарга аңлатырга кирәк... Ул үзе аңламас, ул бит общество күргән кеше түгел. Әйтергә кирәк, туп-тугры иттереп әйтергә кирәк, инде юлында бул, егет, дияргә кирәк»,—диде. Мин: «Кунакны ничек алай итәсең»,—дидем, ләкин каты иттереп Пашаны яклап китә алмадым. «Үзе дә китәм дип тора иде, шул арада китә инде»,—дидем. Тутакай тагы: «Син үзеңне кеше төсле тот... Безнекеләр бик үткен кешеләр. Аяк басуыңнан сизәләр. Ул егетне синең кавалерың дип уйлый күрмәсеннәр... Аннан соң эш харап»,—диде... Чынлап та менә өч тройкада кунаклар килеп төште. Бөтен йорт яңа ирләр, яңа хатыннар берлә тулды. Кичке аш искиткеч тантаналы үтте. Тутакай кырык төрле аш хәзерләткән, кырык төрле эчемлекләр берлә өстәлне тутырткан. Мине яңа әфисәр янына утырттылар. Ул бертуктамаен- ча: «Виноват, виноват, прикажите!»—дип мине сыйлап йөдәтте. Аш араларында миңа әллә нинди полктагы хикәяләрне сөйләде. Пашаны тутакай, теге марҗага кавалер иттереп, өстәл артына гына, почмакка гына урын- лаштырган иде. Мин аны рәтләп күрә дә алмый идем. Сүзен дә ишетә алмый идем, ләкин теге марҗаның чыр-чыр сөйләүләре, кайвакыт кылын- гычланып көлүләре генә ишетелеп, эчне пошыра иде. Картлар эчеш- тергәләделәр, минем күршем дә мине сыйлап-еыйлап җибәргәләде. Мин дә. аз гына капкаласам да, йомшабрак киттем... Аштан соң картлар ликерлар берлә бүлмәләргә кереп карта уйнарга керештеләр. Яшьләр бакчада йөрергә чыгып таралды. Тутакай, мине чакырган булып, әллә ниләр сөйләп тотты. Паша янына теге маржа килеп култыклап алгач кына, ул яна әфисәрне чакырып китереп, әллә нинди йомышлар кушкан булып: «Йөрергә чыгасызмыни?»—дип, безне парлаштырып чыгарып җибәрде. Төн тын иде, күк айлы-йолдыхты иде. Чәчәк, үлән исе тирә-юньне аңкыткан иде... Әллә нинди бер йомшак җылылык бөтен тамырлардан йөри, акыртын гына исә торган җылы җил яңадан-яңа хуш исләр китереп битне-чәчне сыйпый иде, сөя иде... Яңа әфисәрем, бераз кызып алып, бертуктамаенча анекдот артыннан анекдот сөйли иде. Бакчаның теге почмагында чырлый торган теге марҗа кычкырып-кычкырып әллә нинди әмерләр бирә иде. Еракта гына мәче башлы ябалак ямьсез тавышы берлә кычкырып күңелгә тынычсызлык бирә, курку сала иде... Бакчаны без бер әйләнә идек, ике әйләнә идек... Керергә вакыт җитсә дә, мин Пашаны оч- ратырмыз дип, кавалерымның тәмсез сүзләреннән көлгән булып һаман йөри идем. Менә без өйгә таба борылдык. Ишек төбенә барып җиттек, өйдәге лампадан багана кебек сузылып чыккан ут яктысында бердән Пашам килеп басты. Төнге якты берләдерме — аның йөзе саргылт иде, күзләре тирәнәйгән, эченә әллә нәрсә яшергән кебек караңгыланган иде. йөзенә әллә нинди бер аңламаслык төс, сыкрану төсе чыккан иде. Бүген без бер сүз дә әйтешә алмаганга, мин: «Нихәл, исәнмесез?»—дип татарчалап сөйли башладым. Әфисәрем гафу үтенеп өйгә кереп китте. Без берике сүз әйтешергә, күңелдәге төеннәрне әйтергә өлгермәдек, тутакай ут кебек чыгып җитте. «Әйдә, сине көтәләр, Гөлсем, өй хуҗасына шулай ярыймыни?»—дип җилтерәтеп алып кереп китте. Кич берлә музыка уйналды, танец булды, яңа кунаклар бик шәп танцевать иттеләр. Мин дә әле берсе берлә, әле берсе берлә бии-бии арып беттем. Паша почмакка ялгыз утыоды да тик калды. Ул карта уйный торганнар арасына да керә алмады, биючеләр арасына янында да катыша алмады. Ликер эчеп-эчеп гайбәткә чума торган хатыннар да урын була алмады, ялгыз калды, ялгыз лыкка батты. Ул йөзеннән дә, күзеннән дә үзенең ялгыхтык хисен яшерә алмады. Арып бетеп ятарга аерылганда, бөтен яңа кунаклар минем кулымны үбеп күрешкәндә, ул ялгыз гына үпмәенчә: «Хәерле кичләр!»—дип югалды. Бик арыганга, аз-маз шәрап, ликер эчештергәләгәнгә, бик начар йокладым. Иртә тору берлә без ашамак-эчмәкләр төяп, дүрт-биш атка төялеп су буена хозурга киттек. Әти, кода, тутакай бер атталар иде, мин, яшь әфисәр, бер кечкенә бала икенчедә идек. Башка хатыннар, вак-төяк кунаклар өченче, дүртенчеләрдә иде. Паша самавырлар төялгән карт экономкалы арбада утыртылган иде. Юлда арбалар әле берсе үтеп, әлә берсе узышып, уйнашып баралар иде. Ләкин Пашаларның арбасы гына һаман артта иде. Карт ат берлә ул һаман үз юлында лырт-лырт йөгертеп килә иде. Егетнең мыскыл ителүе өчен күңелем бик борчыла иде. Эчем поша иде. Ләкин каты иттереп аны яклап катышырга минем көчем җитми иде. Тирә- юньдәге гадәт, өемездәге тутакайның башлыгы, әтинең өй эшләрендә бик йомшак булуы, Паша берлә минем арадагы мөнәсәбәтнең ачылып бетмәгәнлеге мине кулы-аягы бәйләгән кебек тота иде. Менә елганың борылып ага торган бер җиренә атлар туктады. Хәтфә төсле яшел чирәм остенә мәҗлес корылды, зур иттереп ут ягылды. Самавырлар куелды. Ашау-эчү китте. Сыйлану башланды. Ирләр, хатыннар үрманнарга, болыннарга чәчәк җыярга, йөрергә таралдылар. Мин берничә мәртәбә Паша берлә берләшеп сөйләшеп китәргә теләсәм дә, әле тутакай килеп чыгып мине алып киткәнгә, әле бер яңа хатын килеп берәр йомыш берлә сүзгә катнашканга, әле теге марҗа егетне җилтерәтеп өстерәп анда-монда тарткалаганга, бер минут вакыт бергә була алмадык, көн буе мин һаман шул яңа әфисәрем берлә кхчдым. Көн буе хуҗа кыз булып әле бер кунакның күңеле өчен, әле бер хатынның мәгънәсез сүзе өчен Паша берлә сөйләшергә биш минут вакытымны бүлә алмадым. Халык би* күп булганга, баш тегермән кебек әйләнгәнгә, вакыт үткәне сизелми дә калынды. Ирләр коенырга киткәндә, без кызулап аш урыны хәзерләдек. Алар ликер эчәргә утырганда без коенырга киттек, күрше алпавытлар килгәч, тагы шәпләп чәй эчеп, көн үткәнне, кич булганны тоймый да калдык. Ай яктысында судан килә торган йомшак сал- кынча астында без бик озак куыш-куыш уйнадык. Әллә нинди уеннар берлә эштән чыктык, 'биедек, танцевать иттек, бергәләп, аерым-аерым җырладык. Яңа әфисәр берлә бер кунак хатын лезгинкә дә биеделәр. Соңгы төндә генә, арбаларга төялешеп өйгә таба борылгач кына, мин әллә нинди авыр бер хискә баттым. Әллә нинди үзем дә сизеп бетермәгән бер начарлыкны эшләгән кебек, күңелемнән сыкрана башладым. Арыган башым рәтләп эшләп бетерә алмаса да, ни булдыгы хакында ачык хисап бирә алмаса да, күңелемнең бер җирен әллә нәрсә кырды, бәгъремнең бер почмагы әллә ни өчендер көенде, еглады. Янымдагы әфисәрем әллә ниләр сөйләсә дә, рәтләп тыңламаенча гына өйгә кайтып җиттек. Халык бик күп булганга, тавыш-туыш зур булганга, мин әллә нинди бер белмәгән нәрсә тарафыннан басылганымны хис иткәнгә, рәтләп күрешмәенчә дә үз бүлмәмә кереп яттым. Урынга сузылып, уйларымны бер җепкә тезгәч кенә бүген тагы Паша берлә бер сүз сөйләмәвемне, аның берлә кич күрешмәенчә дә керүемне хәтерләдем, кайгырдым. Аңарга каршы ясала торган шул бойкотта мине дә бергә дигән фикердә булмадымы икән, дип уйландым. Юктыр, дидем. Бардыр, дидем, иртәгә үзе берлә сөйләргә булып, мәсьәләне хәл итмәкче булып, борылып яттым. Өй дә зур умарта кебек уылдады, гөрләде. Бик озактан соң ул да тынды. Мин әллә ничә мәртәбә йокыга китә башласам да, тагы куркынып уяндым, тагы төрелеп яттым. Тагы өн берлә төн арасында чуалдым. Ахырдан тирләп-пе- шеп, башым янып, сикереп тордым. Пәрдәне тартып тәрәзәне ачтым. Бәрәкәтле кул берлә ташланган айның моңлы яктысы бүлмәмне тутырды. Күзне кытыклады, тыштан кергән салкынча һава тамырлардан йөгереп мине калтыратты. Мин өстемә киеп айны, айның нуры берлә челтәрләнеп ага торган ак- лысорылы болытларны карарга, тик, тын тора торган агачларны сәер итәргә тотындым... Балалыгым күз алдыма килде... Беренче сәхәр тагы искә төште. Моннан бер генә атна элекке тынлыгым, тынычлыгым күздән үтте. Бүгенге күңелемдәге үземнән үзем разый түгеллек, бүгенге көндәге бәгырьнең әллә нинди төтенсез, утсыз ут берлә януы алга басты. Ни булды, нинди үзгәрү булды, мин ни эшләдем? Уй китте, уй артыннан уй китте. Мин үз тирә-юнемдәге шул якыннарымны, шул кодаларны, шул кунакларны җентекләдем. Аларның табигатьләрен, йөрешләрен, кылынышларын тикшердем. Шуларның бер әгъзасы иттереп куйгач та, тәмәке тарта торган кешеләр берлә шыгрым тулган, бизәнгән, буянган хатыннарның тәмсез сүзләре берлә «у-у» килгән, тәрәзәсе ябык, ишеге юк, дүртенче классның вагонында кебек үземне үзем хис иттем... Йөрәгем «шу» итте, тәнем калтырады, күңелем сыкрады, ишекнең юклыгы, бу сасыдан, бу былчырактан чыгарга, котылырга юлның юклыгы минем котымны алды. Мин көчсез, ярым һушсыз көенчә урындыгыма сузылдым. Ай мине коендырды. Акрын гына искән җил, агач башларын берсенә берсен бәрештереп, моң гына тавышландырды. Еракта гына мәче башлы ябалак кычкырды да кычкырды. Мин куркудан аякка калыктым. Әллә ни эзләгән кебек, күземне бакчага тектем. Агачлар арасында әллә нинди бер шәүлә акрын гына селкенә кебек булды. Шул тынлык, шул ялгызлык эчендә шул шәүләне табуыма сөенгән кебек булдым. Шул шәүлә генә мине шул авырлыктан коткара кебек булды, Мин шуны күрергә зур өмет берлә шәүләнең якынаюын көтәргә керештем. Менә ай яктысы берлә тулган яланга шәүләм чыкты. Ни күзем берлә күрим, Паша’... Туктады, бик озак бер ноктага таба карады. Бәлки, айга карагандыр, бәлки, йолдызны сәер иткәндер, ләкин ул вакыт ул ми- нем тәрәзәмә карый кебек булды... Мин тәрәзәдән башымны тыктым. Паша калтырап китте. Акыртын гына: «Сезме?»—дидем. «Әйе»,—диде. Ни эшләгәнемне белмәенчә: «Хәзер чыгам!»—дидем дә, өстемә шәл салдым да, туфли берлә генә чыктым да киттем. Паша тетри, калтырый, тешләре шак-шак килә иде, үзе каткан кебек тик тора иде. Кулы суп-суык иде. Бу авырлыктан чыгар өчен: «Ник йокла- . мыйсыз?»—дидем. «Сез ник?»—диде. «Мин арыганмын, халык бик күп S булды, баш бик чуалды, фәлән»,— дидем. Акыртынлап сөйли-сейли беседка артындагы бөтен кешеләрдән яфраклар берлә капланган үземезнең = сөйгән урынымызга кереп утырдык. Минем күңелем тулган булгангамы: j «Сез гафу итеңез, бу эштә минем гаебем юк»,—дияргә булдыра алмадым. < Бернәрсә булмаган кебек, бер дә җитди эш юк кебек күренергә тырыштым. †† Паша чыдый алмады: «Мин, туташ, сезне өч көннән бирле күрә дә ал- = мыйм, сөйли дә алмыйм... Ләкин шул өч көн эчендә мин бик күп нәрсә ' күрдем, бик күп эшкә минем күзем ачылды. Бик күп төрле карарлар да < ясадым. Ләкин берсен дә эшкә куя алмадым. Миңа бит әллә кайчан “ китәргә тиеш иде. Әллә кайчан үземне-үзем, бу ят халык, миңа дошман халыкның мыскыллавыннан, мәсхәрә итүеннән качарга тиеш иде, ләкин мин аны эшли алмадым. Әллә ничә мәртәбә эшләргә беркетсәм дә, эшли алмадым, әле дә эшли алмыйм. Кечкенә генә туган өметләр мине биләде, минем аягым-кулымны баглады. Мыскыл өстенә мыскылны күтәрергә мәҗбүр итте. Башымны игәннән ияргә әмер итте. Сезнең мондалыгыңыз, микънатис ташы кеби, мине тартты, тотты. Канаты көячәк булса да, утка чаба торган күбәләк кебек мине дә шул ут тирәсендә әйләнергә кушты. Ни эшлим, туташ, шулай булды... Ләкин боларның барысын да, туташ, мин сездән бер күз каравы алыр өчен, сездән бер елмаю күрер өчен эшләдем... Бәлки, бу яңа кунаклар килмәсә, мондагы яңа планнарны белмәсәм, мин элекке кебек сезне хөрмәт итеп, сезне эчтән бик зур күреп, киләчәктәге күрешүләргә ышанып китеп тә барган булыр идем. Ләкин хәзер китә хзма- дым. Сезне күрмәенчә, сөйләнмәенчә китә алмадым. Китә алмыйм. Мин шул өч төндә һич йокламадым. Мин бик күп сыкрадым, бик күп газапландым. Мин сезне шулкадәр тирән сөю берлә сөйгәнемне аңладым. Миңа сездән башка тормыш юк»,—диде. Мин аптырадым. Бер сүз әйтә алмадым, ләм-мим дип җавап бирә алмадым. Күңелемнән шуны көтсәм дә, бу кадәр дары кебек бердән шартлар дип уйламаган идем. «Шулай булгач, мин ни кадәр хурлыклар күрсәм дә, ничек сезне шул баткаклык эчендә, шул сазлык эчендә калдырып китим... Сезгә каршы корылган шул кадәр ямьсез планнарны күрә торып, мин сезне ничек ялгыз ташлыйм! Бу минем көчемнең читендә... Сез, туташ, сазлыкта үскән бер гел. Тирә-юненез баткаклык, эчкән суыңыз сазлык суы, сулаган һаваңыз черегән сазлык һавасы, монда гөлгә үсәргә, гөл булып яшәргә имкян* юк. Бу тирә-юньдә сез бетәчәксез, сез дә башкалар кебек сазлыкка батачаксыз. Сезне бу сазлыктан алсаң гына, сез мәңгегә гөл булып кала беләчәксез... Чыгыңыз моннан... Чыгыйк моннан, сарылыңыз минем кулыма, туташ»,—диде... Мин: «Алай ук түгел, сезнең хыялыңыз бик зур, фәлән»,—дидем. Ул ишеткән, күргәннәрен сөйләде. Иртәгә йә берсе көнгә мине теге әфисәргә рәсман сораячакларын, әтинең разыйлыгын, тутакайның шуны булдырыр өчен бөтен көчен сарыф итүен, һәммәсене аңлатты. Мин үзем дә шуларны күңелемнән сизенеп торсам да, әллә нинди җепләр берлә шул йортка, шул кардәш-ка- биләгә, шундагы гореф-гадәткә бәйләнгән булганга, Пашаның чын күңеленнән чыккан сүзләренә: «Ярый инде»,—дип җавап бирә алмадым Икеләнебрәк: «Әле сөйләшермез, фәлән»,—дидем. Мәсьәләне озайттым. Шул араны аяк тавышы ишетелде, акрын гына сөйләгән сүхләр колакка бәрелде. Без тындык, аларның сүзләрен ишетер өчен түгел, үземезне сиздермәс өчен тындык. Аяклар павильонга кереп утырдылар. Акрынлап тагы сүзләренә дәвам иттеләр. Сөйләүчеләр тутакай берлә кода иде. Кода †† Имкян — момкинлек ның сүзләрен ишетеп бетерә алмасак та, тутакай ачык тавыш берлә: «Минем сүзем сүз, мин кызның вәгъдәсен алдым, аны сөйләп тору да урынсыз... Ләкин шуны онытма... Мин бит тол, электән полковник хатыны, мин шул аена илле тәнкәлек пенсиягә тора алмыйм. Тора алмыйм... Менә кияү дә, син дә кул куеп, 40 мең тәнкәлек вексель бирсәңез, туйны эшлим... Юк булса, мин үземне үзем бушлайга урамга ыргыттырыр хәлем юк... Гөлсем кияүгә чыккач, мин кем?.. Юк!»—диде. Кода тагы әллә нәрсә сөйләде, тутакай: «Әйтәм бит, ул авыру, безнең Гали авыру (ул минем әтием хакында иде), йөрәк авыруы берлә авыру, бүген, ярты рюмка артык эчте исә, иртәгә юк... Мин аңарга ышана алмыйм. Шул вексельне бирсәңез, иртәгә—бетте»,—диде. Паша минем күземә карады, мин агардым, бүртендем. Чыгып: «Мине сатарга телисезме, мине үз акчама сатарга телисезмени?»— дип кычкырасым килде. Булдыра алмадым, аягым калтырады, тешләрем шак-шок килде. Тегендә базарлык бетте. Килештеләр. Акрын гына сөйли-сөйли киттеләр. Мине Паша кызганды булырга кирәк, җәрәхәтемә тоз сибәчәк бер сүз әйтмәде, яңа җәрәхәтемә зәһәр салмады. Мин тордым, ул да акрын гына җиреннән калыкты. Бер сүз дәшмәенчә бакчаны үттек, яланга чыгар алдында ни булса да бер сүз әйтеп аерылырга кирәк, дип уйлап торганда, теге сарыпсыз марҗаның бүлмәсендә ут алынды. Анда нечкә пәрдә ашасыннан теге яңа әфисәр берлә теге марҗаның башлары күренде. Кыяфәтләре, киемнәре-салымнары кемне дә оялтырлык булганга, мин яшен суккан кебек булып киттем, дерелдәдем, калтырадым, егылмас өчен, бер агачка сөялдем. Паша бик озак мине сөзде, бераздан: «Аңладыңызмы? Бу сазлык сезнең җир түгел. Аңлаңыз, туташ! Сезгә башка һава кирәк, әйдәңез!» — диде. Минем кулымны тарткан кебек каты кысты. Минем бөтен тәнемнән суык йөгергәнгә, дерелдәп, моңланып күзенә карадым. Бик озактан соң: «Минем башым хәзер эшләми, иртәгә сөйләшермез. Иртәгә»,—дидем. Өйгә чабып кереп киттем. Ул баскан җирендә катып калды. Мине моңганча һичбер булмаган яңа бер хис беләде. Мин хурландым. Үзүземне сарык кебек сатарга теләүләренә хурландым. Җирәндем, үз- үземнең шул былчыраклар арасында булуымнан җирәндем. Мин яндым, көендем, үз-үземнең шул баткаклыкны ташлап китәргә көчем юклыгыннан яндым. Шул тирә-юнемне чормалаган былчырак бака күлмәкләреннән арынып китәргә куәтем юкка яндым, көйдем... Бер яктан тутайкайның: «40 меңлек вексель биреңез!»—дигән сүзләре колагымда чыңлады. Тәрәзәдә күргән теге сарыпсыз марҗа берлә теге әфисәрнең кылынышлары күз алдымда уйнады. Чын күңеленнән моңланып әйткән Пашаның өметле тавышлары, рәхмәт фәрештәсе суры‡‡ кебек, минем җәрәхәтле бәгъремне сылады, сыйпады, иркәләде. Күземә актарылып яшь агарга тотынды. Тавышланып, тавышсыз бик озак егладым. Күңелем басылган кебек булып тагы яттым, тагы ямьсез фикерләр мине чолгады, тагы егладым, тагы тордым, тагы яттым, тагы егладым, тагы киенеп чыгып бакчада Пашаны эзләмәкче булдым. «Әйдә, китик, әйдә!» — дип аңарга ялынмакчы булдым. Тагы ишек төбенә баргач, бусаганы атларга көчем җитмәде. Тагы чишендем, тагы яттым. Тагы көйдем, тагы яндым, тагы егладым. Иртә булды. Кояш чыкты. Кошлар сайрарга тотынды, умарта корты безләргә кереште. Минем керфегем керфеккә тимәде. Еглый-еглый кызарып беткән күзләремне күрсәтмәс өчен, үземнең эчемдәге яна торган ялкынсыз утымны яшерер өчен, суык сулар берлә юындым. Күзләремә сөрмәләр тарттым, киендем, ясандым... Йөземә көләчлек бирмәкче булдым. Ләкин көзгегә барып карагач та, үземнең сары йөземне, уелып, тирәнәеп киткән өметсез күзләремне күрдем дә, тагы ихтыярсыз яшькә баттым. Әллә кемгә барып серемне сөйлисем килде, әллә кемнең муенына асылынып кайгымны аңлатасым, хәсрәтемне чишәсем килде. Әллә нинди мине бик аңлый торган бер кешегә бөтен кайгымны түгәсем килде. Күз алдыма үләр алдындагы анам ‡‡ Сур — боргы. килеп басты. Аның моңлы күзләре миңа таба карый кебек, айый кебек булды. Күземнән ятимлек яше тәгәрәде. Әтигә барып сөйләмәкче булдым. Аңарга эшне анлатмакчы булдым. Ләкин аның берлә арадагы хисапсыз бер якынлык булмавы мине тагы тотып калды. Ишек шакылдады. Кызгылт кофта кигән, чәчләрен бөдрәләтеп тараган ф тутакай килеп керде. Аның берлә бергә әллә нинди исте май, пудра исләре „ бүлмәне тутырды. Мин аның йөзенә куркынган кеше кебек карадым. Ул £ миңа шул вакытта, зур шәһәрләрдә кызлар тотучы юан симез яһүд хатыны кебек күренде. Җирәнгеч бер хис уятты: «Әйдә, кунаклар тордылар. Тиз = бул! Бөтен халык сине чәйгә көтә!»—диде. Минем күлмәгемнең якаларын “ рәтләгән кебек булды. «Чык моннан, кит, йөзең кара!»—диясем килсә дә, < әйтә алмадым. Көчсезләндем. Изрәдем. «Ярый, хәзер»,— дидем. Йөзлә- £ ремне тагы бер мәртәбә одеколон берлә сөртеп, акрын гына аш бүлмәсенә = төштем. Ду килгән кунаклар бар да аяк үрә торып миңа юл бирделәр. Теге £ әфисәрсм килеп кулымны чуп иттереп үпте. Аның авызыннан кулыма әллә < нинди бер былчырак селәгәй ябышып калды кебек булды. Паша калтыраu ган кулы берлә кулымны кысты. Күземнең эченә карады. Беркем дә бер сүз дә дәшмәенчә берәр чынаяк чәй эчтек. Әфисәр миңа әллә ниләр сөйләсә дә, тыңламадым. Тутакай әллә нинди көлкеләр берлә миңа мөрәҗәгать итсә дә, җавап бирмәдем. Чәйдән соң мине әти бүлмәсенә алып керделәр. Анда тутакай, селкенә торган урындыкка утырган да. тибрәнеп-салланып әллә ни сөйли иде. Мине күрү берлә әти көлеп: «Нишләп торасың, Гөлсем!»—дип сүз башлады. Үзе әллә ни әйтергә теләсә дә, сүзе чыгып җитмәде. Аңарга ярдәмгә тутакай җитеште Көлеп-колсп сүзгә кереште. Ул да нигәдер тугрыдан-тугры әйтеп бетерә алмаенча, каен энесен, теге әфисәрнс бик мактады. Сүзен очлап өлгерә алмады, ишек шакылды. Аннан яңа гаскәри киемнәрдә кода берлә теге әфисәр килеп керделәр. Кода керер-кермәс русчалап: «Мине гафу итсңсз, менә бу егет, кыхтар тәрбияле, оялчан, эченнән янса-көйсә дә, үз хисен әйтергә батырлык итә алмый», — диде. Теге әфисәр дә, команда иткән солдат кебек, бик тиз килде дә минем янымз тезләнде, русчалап: «Мине бәхетссзлсккә салмагыз, колыңыз булырга рөхсәт итеңез!»—диде дә минем кулымны үпте. Мин аптырадым. Бер сүз әйтә алмадым. Тутакай мине шул уңайсызлыктан чыгарыр өчен кебек «Сез аны оялттыңыз, ул бит яшь кыз әле, әнә, күрәмссз, йөзенә кызыл йөгерде, ул инде разыйлык галәмәте... Алла сезгә мәхәббәт бирсен»,—диде. Мин күземне ачтым, башымны күтәрдем, үземнең сатылганымны тагы ныграк сизендем, дерелдәдем, калтырадым. Каушаган тавыш берлә русчалап: «Гафу итәсез, мин һичбер вакыт сезнең хатыныңыз булачак түгелмен, һичбер вакыт!»—дидем. Күземә яшь тыгылганны хис иттем дә сикереп тордым. Әллә ни оныттым кебек булдым. Тагы борылып кечерәеп әтине, кызарын- ган-бүртенгән тутакайны, пәжегән шалкан кебек булган коданы, нишләргә белми аптырып калган яшь әфисәрнс сөздем дә кычкырып: «һичбер вакытта!»— дидем дә, ашыгып чыгып үз бүлмәмә кереп бикләндем Түбәндә тавыш купты Анда чаптылар, монда чаптылар, әллә ниләр сөйләделәр, кычкырдылар, бакырдылар, минем ишекне килеп кактылар. Берсенә дә җавап бирмәдем. Яттым, егладым-егладым да яттым. Башым янды. Тәнемне суык алды. Калтырандым, өшедем, кайнарландым, тирләдем, пештем. Калкынган кебек булдым, йоклаган кебек булдым, ишекне тагы шакыдылар, ачмадым. Тагы шакыдылар, урынымнан кыймылданмадым... Менә колагыма кыңгырау тавышлары керде Әллә нинди тавыш ишеткән кебек күземне ачтым Тәрәзәгә бардым. Бер начар гына чуваш аты җиккән авыл трантасына Паша менеп килә иде. Минем йөрәгем «шу» итте. Китә дип, актык өметем югала дип котым очты. Остсмә шәлне салдым. «Китмә, китмә, кал!» —дип чыгып асылыначак булдым Ишекне ачтым. Ләкин тагы бусаганы үтә алмадым. Аягым калтырады, йөрәгем типте. Тәрәзәгә килеп, ичмасам -Хуш!» — диясем килде Авызымнан сүз чыкмады Паша минем тәрәзәмә борылып карады да, чуваш аты кузгалды Мин хәлсезләнеп егылдым. Тагы шакыдылар. Тагы кыңгырау тавышлары ишетелде. Мин өн берлә төн арасында саташыр-саташмас бикләнеп калдым. Икенче көнне мин юынып чәйгә төшкәндә бездә бер кунак та калмаган иде. Тутакай картайган, изрәгән, ләпшердәгән иде. Әти төссезләнгән, күңелсезләнгән иде. Без бер сүз сөйләмәенчә көнне үткәрдек, кичкә таба әти: «Мин Петербургка барам, иртәгә хәзерләңез»,—диде. Мин дә, тутакай берлә каласым килмәгәнгә: «Әти, мин дә синнән калмыйм»,—дидем. «Алай булгач, мин ник калыйм, буе җиткән кызны ялгыз җибәрергә ярыймыни, әле ниләр булганны күрмәдеңмени?» — дип тутакай катышты. Мин бер сүз дәшмәенчә тыңладым да, тордым да чыктым. Икенче көнне, вакыт килмәгән булса да, без барымыз җыенып, тирә-күрше боярлар берлә күрешмәенчә дә, Петербургка киттек. Киткән чакта гына бер хезмәтче кыз: «Туташ, теге чарлакта торган егет сезгә бирергә дип бер хат биргән иде. Тутакай кулымнан тартып алды», — диде. Мин: «Шул көнне ни булды соң?»—дип сорадым. «Сөйләмә инде, мондый мәсхәрәне мин гомеремдә күргәнем юк иде»,—дип сөйләргә тотынган иде, тутакай килеп тагы сүзне бүлдерде. Мин Петербургта, Пашадан хат булмый булмас, дип көтә башладым. Бер атна көттем, ике атна көттем, ай көттем, һичбер хәбәр булмады. Көз килеп уку башлангач, аны сораштым, Петербургтан күчеп киткән, диделәр. «Кая соң?» — диюемә кайсылары Мәскәүгә, кайсылары Киевкә, диделәр. Шулай итеп, Паша югалды. Аның берлә бергә минем өметем дә югалды. Менә моң гына кыш үтеп килгәндә, әти читтә юлда чакта бер иртә берлә телеграм килеп төшмәсенме! Ни күзем берлә күрим, телеграм- ны әллә нинди бер стансадан станса начальнигы бирә. «Әтиеңез поездда үлгән табылды. Тиз килеңез, фәлән поездда»,—дигән бу хәбәр миңа шулкадәр авыр тәэсир итте, һушымны югалттым. Мин күземне ачканда әти инде өйгә китерелеп салынган. Аның баш очында мулла коръән укып тора иде. Мин җансыз шәүлә кебек бүлмәдән бүлмәгә йөрдем, һичбер нәрсә аңдамаенча, һичбер нәрсәгә күңел куя ал- маенча, вакытны үткәрә алмаенча йөдәдем, йончыдым. Әллә кемнәр килде, әллә ниләр сөйләде, берсен дә тыңламадым да. Менә төн үтте. Озын авыр караңгы төн үтте. Гәзитә китерделәр. Минем берлә тутакай исеменнән әтинең үлүе җеназасы хакында бирелгән матәм игъланы янында зур хәрефләр берлә: «Надежда Ивановна кадерле ире, балалары Коля, Леля кадерле әтиләре үлүен игълан итәләр, фәлән мәчет йортында җеназа укылачагын белдерәләр»,—дип икенче игълан басылган иде. Бу хәбәр мине кайнарлатты, өшетте, суытты, еглатты, газаплатты, мыскыл итте. Җеназа вакытында чынлап та җеназа артына кара кисм кигән юан гына, карт кына бер марҗа ике бала берлә безнең янда урын тотты. Әллә нинди без танымаган руслар, марҗалар аңарга килеп тәгъзия итт姧, ул еглаган тавыш берлә әллә нинди җаваплар бирде. Ул булмады, мирас хакында суд китте. Мин әтинең бер генә баласы булганга, бөтен дәүләт миңа калырга тиеш иде. Теге хатын мәхкәмәгә бирде, мине судка чакырдылар. Икс балалы хатын мәхкәмәдә әллә нинди тәмсез сүзләр сөйләп, әтинең исемен былчыратты. Мин хурландым, еглап җибәрдем. Шуны күреп теге марҗаның икс баласы да егла- ды. Шул күз яшь арасында, чынлап та болар минем сеңелләрем, энеләрем түгелме икән, дигән сөаль башыма килеп басты. Мәхкәмә минем файдама хөкем итте. Ләкин эчемнән мин шул эштә хаклыгыма ышанып җитә алмаганга, эчем пошып калды. Теге марҗа бик тәмсез телле, пычрак марҗа булганга, үзе бик алдакчы булганга, аның берлә сөйләшеп мин хакыйкатьне аңлый алмадым. Шул авыр кайгылар астында изелгәндә минем өметем һаман теге Пашада иде. Әтинең үлүе, мәхкәмәләре гәзитәләрдә язылганга, ул аларны §§ Тәгъзия итү — юату. укыячак, миңа кечкенә генә булса да бер тәгьзия язачак дип ышана идем. Ләкин бу өметем дә бушка чыкты. Мин тиздән тормыштан туеп, тутакайдан арып, әтинең ерак бер кардәше бер тутакайга Уфа губернасында кыш үткәрергә киттем... Анда бераз тындым, башымны җыйдым. Дөньяда үз башыма үзем генә калганны бик каты хис итеп, ялгыхтыкка чумдым, аннан да арыдым. Нишләргә белми аптырап торганда бер җәй көнендә хәзерге , иремне очраттым. Ул миңа ул вакыт бик йомшак кылынды. Минем кайгы- 3 ларым өчен бик хәсрәтләнгән кебек булды. Сүзләремне бик ихлас берлә тыңлады. Озак үтмәде, шулай иттереп минем ышанычымны казанды. = Көннәрнең берсендә бу минем кулымны да сорады. Күңелемдә аңарга кар- э шы һичбер хис булмаса да, ялгызлыкка бик туйганга, тутакай янына ба- < рып тагы бергә торудан курыкканга разый булдым. Туй ясадык, өйләндек. * Ләкин бал атналарымыз үтмәде, мин иремнең лаякыл исерек икәнен бел- = дем. Мин үземнең бер тәмугдан икенче тәмугка күчкәнемне сиздем. Менә ~ инде ун ел шул тормышны өстерим. Кайчанга кадәр тартырмын, анысын да < белгән юк»,—диде. Аның күзенә яшь тыгылды, ул тавышланыр-тавышланu мае елый башлады. Нәфисә: «Юк, иншалла, рәтләнер әле»,— кебек сүзләр сөйләде, юатты, ләкин Гөлсем яшь арасыннан: «Хәзер ни булсын инде, яшьлек харап булды, көч бетте, дәүләт бетте. Калган нәрсә менә шулар», — дип балаларына күрсәтте. «Болардан да ни чыгачак, алкоголик балалары бит»,—диде... Тагы үксеп-үкссп егларга тотынды. Нәфисә су салып эчерде. Тагы юатты. Тагы өметле сүзләр сөйләде. Гөлсем бераз тынды. Ахырдан гына: «Мин шунысына гаҗәпкә калам, ник соң ул егет тагы бер хат язмаган, ник соң ул тагы бер мәртәбә ничек булса да сезне күрергә тырышмаган?»—диде. Әллә нинди кадерле бер нәрсәсе мыскыл ителгән кебек, Гөлсем сикереп торды: «Язган ул! Бик күп мәртәбә язган. Мин кияүгә чыккач, моннан дүрт-биш ел элек безнең уртак танышымыз — ул вакыттагы бер курсисткага очрадым, шул аңлатты. Ул хат язган, ләкин мин берсен дә алмадым. Алар бар да безнең тутакай кулына төшкәндер, дип уйлыйм. Миннән җавап булмагач, ул бәлки мин дә үзенә каршы кампаниядә бергәдер, уртактыр дигән фикергә килгәндер. Килерлек тә бит инде... Тагы бәхетсезлек инде. Минем бәхстсезлсгем»,—диде тә тагы еглавында дәвам итте. Төн ауды, таң атты, тирә-юнь яктырды. Ике хатын тагы бик озак сөйләшкәннең соңында, берсе иртәгә бәхетле көнен көтеп, икенчесе иртәгә янына киләчәк бәлане көтеп йокыга киттеләр... Иртәнге яктыда Гөлсемнең яшьли картайган битен бик күп җыерчыклар каплады. Эчкә җыя алмый күзләрдән ташып чыккан бәхет елмаюы, Нәфисәнең йөзенә яшеннән дә артык- яшьлек буявы сөртте. Бүлмә тынды. Иртә торганда күк йөзе зөмрә кебек зәңгәрләнгән, болытлар, яланнар яшәргән, урманнар сарылы-яшелле кушымталы бер төс алганнар иде. Идел дә, озын Идел дә, бик күп язларны, бик күп көзләрне күргән Идел дә. йомшак нурлы кояшка каршы күп агудан арыган кебек, моңланып, сузылып яткан иде. Пароход тирәсен чолгап алган акчарлаклар да, җылы матур һавага, тышка тулган халык берлә бер туктамаенча сөйләшеп кычкырышып баралар иде. Киләчәктәге пристаньга төшәргә булганга, Нәфисәләр, Гөлсемнәр дә балаларын киендереп, әйберләрен хәзерләп, ерактан күренгән пристаньны көтәргә тотынганнар иде. Пароходта иттифакый туры килгән икс хатын озын бер караңгы төнне бергә үткәреп, әллә ничек сүзгә кереп китеп, бсрсснә-бсрсс йөрәкләрен, йөрәкләренең эчендә җиде йозак берлә бикләнгән почмакларындагы серләрен түгеп салышканга, иске белешләр кебек, мәктәп аркадашлары кебек дуслашканнар иде, берсенә берсе кардәшчә, туганча бер хис биләшкәннәр иде. Менә озын иттереп, моң иттереп тагы пароход кычкыртты, Нәфисәнең балалары әниләрен чолгап алып: «Әни, әтигә килдек, әтигә!»—дип сөенешә, сикерешә башладылар. Гөлсемнең балхтары да. әллә нинди зур бер куркынычлы бүкәйне көткән кебек, әниләренең янына килеп: «Әни' Әти юкмы’’ Әти булмасын инде!» —дип. аңарга катыдан-каты сарыла баш- ладылар. Пароход, бии торган куштан кызның әйләнүе кебек матурлап борылып, пристаньга якынайды. Гөлсем дә, Нәфисә дә пристаньга таба күзләрен тектеләр, икесе дә шуннан көтә торган нокталарын берсе үзенә бу кадәр бәхет биргән, тынычлык, дуслык багышлаган, аерылуына еллар үткән кебек сагынган ирен, әтиләрен, икенчесе яшьлеген хәрап иткән, кыска гына гомердә аны яшьли картайткан, карчык иткән үзенең кара язмышын, үзенең бәласен эзли иде. Татлы көтү, матур өмет берсенең күзенә йомшак кына, җылы гына елмаю куйды. Курку, кот очу, өметсезлек, көзән җыерган кешедәге кебек, икенчесенең йөзенә бер җәберләнү, көчәнү, җирәнү төсен бирде. Нәфисәнең балалары беренче булып әтиләрен таныдылар, алар: «Әти, әти!»—дип кычкыра башладылар. Нәфисә яулык селкеде. Пристаньнан тагы яулык селкү җавабын алды. Еракта гына күзләр күзгә очрашты. Теге беренче мәртәбә театрда очрашкан тәм берлә очрашты. Алар икесе дә елмаештылар. Бик мәгънәле елмаештылар. Шуның берлә мәшгуль булганда Нәфисә Гөлсемне дә онытты. Ләкин пристаньдагы ярты гаскәри киемдәге бер кешенең исерек көенчә әле күпернең бер ягына барып бәрелүен, әле бер яктагы бөккән, калач, алма сата торган бер марҗаны барып кочакларга тсләвен күреп, чыдый алмаен- ча, шаркылдап көлеп җибәрде. Теге пристаньдагы кеше һаман әллә ниләр кычкырып, төрле кешеләргә бәйләнеп йөрегәнгә, алар да аны һич шәфкатьсез бәреп, төртеп, туп кебек күпернең бер ягыннан бер ягына, бер юан марҗадан икенче марҗага төртеп йөрткәнгә, бу кәмитне бүлешер өчен күршесенә: «Гөлсем ханым, Гөлсем ханым! Кара әле зинһар шул тилене»,— дип, көлүенә чыдый алмаенча, аңарга борылды. Аның йөзе үләргә хәзерләнгән кебек ап-ак, иреннәре зәңгәр, күзе курку, өметсезлеккә баткан итеп тапканга, Нәфисәнең көлүе яртысында ябылды. Ул аптырап, кызганып Гөлсемне сөзде. Гөлсем дә, тагы сүзгә керешмәс өченме, калтырана- калтырана борылып китте. Әйберләрен күтәреп ишеккә таба юнәлде. Нәфисә, пароход өстеннән ире берлә, исәнме-саумы дип, берәр сүз алышып алмаенча китәсе килмәгәнгә, пароходның якынлашуын көтте вә шуның берлә чыгарга соңга калды. Пристаньда чыга торган халык агымы эченнән хатынын, балаларын көтә торган доктор һич уйламаганда, көтмәгәндә, Гөлсем берлә кара-кар- шы килде. Аларның күзләре очрашты. Доктор, бу карчыкны кайда күрдем соң, дип озак уйлап торганның соңында, җимерелгән, кипкән карчыкта ул 18—19 яшьлек, күбәләк кебек оча торган Гөлсемнең, үзе бер вакытларны бөтен хәятын фидә итәргә йөргән Гөлсемнең шәүләсен күрде. Бер минутта анын күз алдыннан үзләренең бөтен үткән вакыйгалары үтте. Икс кулында ике баласы барлыгын күреп торса да, ул: «Гөлсем туташ, сезмени?» — дип. кулын сузды. Гөлсемнең боздан суык кулларын кысканның соңында, ул Гөлсемнең көчләнеп көлгәннән чыккан йөзендәге җыерчыкларын күреп аптырады, кызганды, аяды. «Сез һаман мондамыни?»—дип сорашырга тотынды. Сүзләргә җавап булыр-булмас теге исерек, бер эполеты*** бөтенләй төшкән, берсе иңсәсенә аткырыйлы итеп эленгән, гаскәри шинельдәге исерек докторны килеп төртте. Гөлсемнең кулыннан әйберен алмакчы булды. Доктор, бу исерек башка марҗаларга бәйләнгән кебек, Гөлсемне мыскыл итәргә тели, дип уйлап, аны сакларга маташканга, исерекнең йөзе кызарды. Ул урысчалап: «Бу минем хатыным, бу минем хатыным!»—дип тагы докторны төртте. Гөлсемнең кулыннан төенен алды. Доктор аптырап Гөлсемгә карады. Гөлсем күзе күзгә очрамасын өчен башын иде, тизләп култыклап исерек ирен алып китмәкче булды. Шул ара да булмады, Нәфисәләр килеп чыктылар. Балалар әтиләренең муенына сарылдылар. Әллә нинди сөальләр берлә, сүзләр берлә тирә- юньне тутырдылар. Нәфисә иренең култыгына кереп, тагы бер мәртәбә: «Нихәл, исән тордыңмы?» — дип, бәхетле күзе берлә ирен сөзде. Кулын кысып алып, алга таба атлый башлады. Күпернең яртысына җиткәндә тагы *** Эполет — хәрбиләрнең киеменә тагыла торган парад погоны тавыш чыкты, теге исерек Гөлсемнең кулыннан ычкынып китеп, күпернең уртасына килеп, ике аягын җәеп басты. Үзе сәгать теле кебек әле бер якка, әлс бер якка селкенеп, үтә торган кешеләргә юл бирмәскә маташты. «Туктагыз!» — дип кычкырды. Кычкырып келә торган, калач сата торган марҗаларга карап: «Понимаете, потомственный почетный дворя- нин!»—дип күкрәгенә сукты. Халык аптырап туктап калды. Гөлсемнең ба- _ лалары егларга тотынды. Үзе тоз кебек эреп югалды. Нәфисә иренең кул- i тыгыннан ычкынды да, исерекнең янына барып аны култыклады. Юлны о ачып, алга таба бара башлады. Аңарга татарчалап әллә ниләр сөйләде. = Исерек тагы туктап Нәфисәгә гаскари сәлам бирде, аның кулын үпмәкчс * булды. Нәфисә аны каты иттереп тотып, җибәрмәенчә күпердән алып < чыкты. Бердән Гөлсем балалары ире берлә, Нәфисә балалары ире берлә * докторның аты янында тупландылар. Һәммәсе ни эшләргә белмәенчә апты- ~ pan торганда, Нәфисә: «Кая таба барамыз соң?»—диде. «Гөлсем ханымны ” болай балалары берлә калдырып китәргә ярамый бит!»—дип, иренә < мөрәҗәгать итте. Сөйләшә торгач, боларның борылышка кадәр әлс бергә барачагы мәгълүм булды. Исерек түрәгә Нәфисә берлә бергә барырга карар ителде. Гөлсем: «Рәхмәт, без инде өйрәнгән»,—дип караса да, Нәфисә ирек бирмәде. Бер арбага балалар берлә Гөлсем, доктор утырдылар. Икенче арбага Нәфисә көчләгән кебек итеп исерекне утыртты. Исерек тагы сикереп төшеп кычкыра, бакырына башлаганга, Гөлсемне бик каты иттереп үз арбасына чакырганга, Нәфисә: «Сезнең берлә мин утырып барасым килә»,—дип аның янына үзе утырды. Кәрван кузгалды. Беренче арбада балалар бер туктамаснча кычкырып сөйләп барсалар да, Гөлсем дә, доктор да тирән-тирән уйларга, үзләренең үткән гомерләрен, баштан кичкән хәлләрен яңадан күздән кичерүгә чумдылар. Икенче арбада исерек әллә ниләр кычкырынды, бакырынды, әллә кемне тиргәде, әллә кемгә ялынды, йодрыгын йомарлап әллә кемгә янады. Ахырдан ул егларга тотынды. Нәфисәнең кулын үпте. «Сез алтын кеше, сез бәхет савыты, ә минем хатыным кем? Ул чүпрәк, мине харап итте»,—диде дә, күзеннән елгалар кадәр яшь агызып егларга кереште. Аның еглавы куәтләнгәннән куәтләнде. Ул яшь арасында: «Менә сез миңа очраган булса идсңсз, ничек дөньяны тетрәткән булыр идек»,—диде... Нәфисә гомерендә мондый моназарәгә очраганы булмаганга, ачулану берлә кызгану арасындагы бер хистә буылып калды. Ахырдан аны кызгану хисе биләде. Ул төрле сүзләр берлә исерекне юатырга тотынды. Исерекнең фикере икенчегә ауды булырга кирәк, ул елмаеп көлде. Исерек елмайган кебек елмаеп, авызын ачып Нәфисәнең тасвир иткән матур манзараларын күргән кебек тыңлады. Аның йомшак сүзләрен тыңлыйтыңлый калгый башлады. Озак үтмәде, ул Нәфисәнең җилкәсенә башын сояп йокыга да китте. Нәфисәдә, элгәре сулавыннан искәргән аракы иСс аңкый торган кешене төртеп җибәрү хисе уянса да, аны кызгану җиңде. Ул: «Йокласын, мескен»,—дип, үзенә уңайсыз булса да, исерекне кузгатмады. Арбада ялгыз калганга, ире; балалары теге арбада булганга, ул теләр- тсләмәс уйга чумды. Теге арбадагы гомерен, яшьлеген харап иткән Гөлсемне, бу арбадагы шул кешелектән чыккан исерекне күз алдыннан җибәрә алмады. «Ник соң бу болай? Ник базар уртача гына бәхет берлә тора алмаганнар? Пиләре җитешмәгән, икесе дә укыган, икесе дә тәрбия күргән Икесе дә яшь булган... Икесе дә бай булган... Ник?»—дип башын ватты. Бу сөальләргә төрле җаваплар тапкан кебек булса да, берсе дә канәгатьләндермәгәнгә, унга тыныш куя алмаенча, үз тормышына күчте Яңадан үзенең яшьлегеннән бирле үткәргән гомере, көнс-көне берлә кебек күз алдыннан үтте. Ул тормышындагы тулы бәхетне яңадан таныды Шуның тәмнәре, татлы хыяллары эчендә ул рәхәтләнеп изрәп китте. Шул тулы тормышны багышлаган ирен хәзер барып кочаклыйсы килде. Аның кулын барып үбәсе килде. Аңарда иренә каршы сөю, ир итүгә башка әйтеп бетерелмәслек зур бер хөрмәт уянды. Язмышыннан разыйлык аны биләде. Ул шул сөю-сөешү эчендә үткән гомере өчен, ул хәзерге аталы-балалы тыныч тормыш өчен, әллә кемгә, әллә нигә каршы тез чүгәсе, тезләнәсе килде. Әллә кемгә, әллә нигә: «Рәхмәт, рәхмәт, мең мәртәбә рәхмәт, мин бит менә болай булмадым, болар да бит адәм баласы, рәхмәт, миңа мондый тулы тормыш бирдең. Рәхмәт, мине шундый газаплардан котылдырдың»,—диясе килде. Аның күңеле йомшады, ул көзге кряшка каршы чабып бара торган арбаның җиле астында, акрын гына коръән укырга кереште. Исерекнең авызыңнан чыгып тора торган искергән аракы исе аны борчыганга, кайвакыт аның авызына кадәр кереп китеп телендә әйләнә торган коръән сүзләрен мәсхәрә итә кебек тоелганга, ул иңсәсенә яткан исерекне уятмаслык иттереп кенә башын читкә борды. Үзе аңлап бетмәгән коръәннең сүзләре, бигрәк шуның көе аның күңеленә әллә нинди бер йомшак җылылык бирде. Аның тамырларына әллә нинди әйтеп бетерә алмаслык тынычлык таратты. Ул үзе дә сизмәенчә тавышын зурайтканнан зурайтты. Коръән моңы, көпчәк тавышына кушылып, яңа бер төс алды. Акрын гына исә торган көзге җил ул тавышны алга-артка чәчте, сипте. Нәфисә үз көенә үзе батып, коръән артыннан бара торган тирән бер шөкранә берлә басылганнан басылып башын иде, бик түбән иттереп башын иде. Шул тормышны биргән тәңресенә каршы сәҗдә кылмакчы булып буен сынды. Аның колагына исерекнең гырлавы ишетелде. Аның борынына исерекнең искергән аракысының исе бәрелде. «Ирең шундый булса, ни эшләр идең»,—дигән куркулы бер фикер аны килеп сукты. Язгы көннең боДыты кебек, ул да тиздән югалды. Тагы тормышның кояшы ялтырады. Ул кулын догага күтәрде. Үзе белгән бөтен догаларын укып бетерде. Аның берлә генә тулмады кебек хис иткәнгә, ул кулын төшермәде. Кыска сүрәләр укыды. Татарчалап аллага ялынырга, ялварырга, шул биргән бәхетле тормышын озын иттерергә ялварырга тотынды. Аның күңеле моңайганнан моңайды, күзеннән ике бөртек яшь тәгәрәде. Шуның берлә күңеле дә тәмам тынды, тынычланды. Ул, йөзен сөртеп, догасын бетерде. Атлар баруында булды. Исерек гырлавында дәвам итте. Теге арбада бик озакка кадәр сүз юлына кереп китмәде. Балалар берсе-берсе берлә шаярышып, чупырдашып барсалар да, әле оча торган бер кош хакында, әле мәрҗән кебек тезелгән миләш хакында сөальләр биреп зурларны йөдәтсәләр дә, нә Гөлсем, нә доктор үз уйларыннан аерыла алмадылар. Иске дустча яисә яңа танышча сүзгә чумып китә алмадылар. Арада үткән вакыйгалар, шуннан соң булган хәлләр, боларны әллә ничек берсеннән берсен көчләтебрәк булса да ераграк тотарга мәҗбүр иткән кебек булды. Менә балалар арбаның йомшак саллануы астында изрәнгәләп, берәм-берәм йокыга киттеләр. Гөлсем берлә доктор икесе генә күзгә-күз калдылар. Гөлсем бер яктан кичә Нәфисәгә ул кадәр ачылуыннан үкенеп, икенчедән, көтелмәгәндә килеп чыккан шул очрашудан аптырап калып, язмышның шул авыр йөге астында башын игәннән-игән иде. Ул докторга күзен күтәреп карый алмады. Аңарга бер сүз берлә дә башлап китә алмады. Эченнән генә: «Мине гафу итеңез, теге вакыттагы эшләр өчен!»—димәкче булды. Авызын ачарга булгач кына сүзе онытылды. Фикере чуалды. Икенче яктан, серен бирмәенчә: «Алларга шөкер, бик шәп торам», — дигән уйны калдыру өчен искене оныткан кебек сөйләп китмәкче булды. Исерек иренең кылынышлары күз алдына килде дә, тагы ул карарны эшли алмады. Доктор да элгәре моңарга каршы үпкәләгән, бик күп хатларына каршы җавап булмаганга, хурланган итеп үзен һавалы тотарга теләсә дә, язмыш тарафыннан шулкадәр изелгән Гөлсемнең йөзен күрү берлә, ул да вазгыятьне* саклый алмады, аны кызгану басты. Менә Гөлсемнең бер баласы бердән куркынып уянды. Гөлсем докторга карап: «Менә тиктән шулай куркынып уяна, сез бит доктор кеше, аны ни эшләргә Вазгыять — торыш, халәт. кирәк?»—дип докторга карады. Доктор: «Сеңерледер, тынычрак тотарга кирәк!» — диде дә тагы сүз өзелде. Тагы икесе дә сүзне башлап китәр өчен берәр хәйлә эзләргә тотындылар. Доктор: «Соң сез, Гөлсем туташ, һаман шунда торасызмы, мин сезне инде моннан киткән дип ишеткән идем»,—диде. Гөлсем: «Юк, вакытлы гына киләмен, эшем генә бар»,—дип җавапланды да сүз киселде. Үзе _ эченнән: «Соң сез минем язмышымны беләсенез килсә, минем кайдалы- % гымны белмәгән булыр идеңезмсни?» — дип шелтәләмәкче дә булды. Ул . сүз дә авызыннан чыкмады Доктор: «Кайда торасыз соң, әтиеңез үлгәч, = мин сезгә Петроград адрссыңыз берлә дә, мондагы адрссларыңыз берлә - берәр хат язган идем. Җавабы да булмады, хаты да кире кайтмады», —ди- < де... Гөлсем кыпкызыл булды: «Мин сездән һичбер хат алмадым, һичбер! Теге көнге күрешкәннән соң бер сүз ишетмәдем, бармак буе бер кәгазь ал- J малым... Мин бик көттем. Сез мине, үзеңсз әйткәнчә, шул баткаклыкта - ялгыз калдырмассыз дип көттем, бик көттем, ләкин бер сүз ишетмәдем. < бер хат алмадым»,—диде дә тагы башын иде. Доктор: «Минем китүемнең *- ничек булганын белә торгансыз, сезнең теге әфксәргә «бармыйм» җавабыңыздан соң бөтен бәла миңа ауды. Бөтен кеше мине гаепләргә тотынды. Теге әфисәр мине дуэльгә чакырам дип бәйләнде, карт мирзасы мине эт итеп сүкте. Сезнең тутакаеңыз бөтен халык алдында: «Чыгып кит!» — дип мине куды. Мин шулкадәр хурлану, мәсхәрәләнү алдында сезне онытмасам да, сезне күрергә һичбер төрле юл булмагач, берничә адрес күрсәтеп, сезгә хат язып калдырдым, аны шундагы сезнең хезмәтче кызыңызга бирдем». Гөлсем: «Ул хатны минем тутакай алган, мин аны күрә алмадым»,—диде Доктор: «Аннан җавап булмагач, мин сезнең икс адрссыңыз берлә дә хат яздым, тагы җавап булмады, тагы яздым. Пстроградка бардым. Сезне күрер өчен кулдан ни килсә, шуны эшләдем. Театрга йөрдем, сезнең өй тирәсендә көннәр буе каравылладым, телефон шалтыраттым. Ләкин сезгә һичбер тугры килә алмадым, аннан соң беркөнне үземнең адресым берлә бөтен хатларым кире кайтты. Сезнең язумы, кул түгелме икәнене белмәгәнгә, тагы шул арада сез әллә нинди бер кавказлыга кияүгә чыгасыз дигән хәбәр дә йөрегәнгә, бу сезнең тарафтан эшләнгән эш дип ышандым. Шуның өчен өметсехтәндем. Пстроградта яшәү бик авыр булды. Киев дарелфөнүненә күчеп киттем. Аннан да әле бәйрәмдә сезгә котлап тәбрик җибәрдем»,—диде. Гөлсемнең күзләрен ут алды. Ул кып-кызыл булды. «Ышанамсыз, юкмы, ни кадерлеңез бар, шуның берлә ант итәм, валлаһи, бер хатыңызны алмадым, һичбер хатыңызны сезгә кире кайтармадым»,—диде. Үзенең күзеннән икс бөртек яшь тәгәрәде. Шуңарга каршы доктор ни эшләргә белмәенчә торганда ат туктады. Кучер: «Менә шунда инде аерылыш»,—дип борылды. Гөлсем тагы калтырады, тагы дерелдәде. Тагымыни аерыла, әле генә кушылган иде, тагымыни аерыла? «Аерылмасын!»— димәкче булды. Күзе дүрт балага төште. Ул күзен күтәрде, докторга каралы. «Әйе, шунда юл аерыла шул!»—диде Арба туктауга, бердән бөтен балалар аякка калыкты. Тирәюньдәге миләш асылган агачны күрү берлә мәче балалары кебек берсе артыннан берсе йолт-йолт җиргә сикерде. Арттан килеп туктаган арбадагы Нәфисә кулы берлә изи-изи боларны чакыра башлады. Доктор да, Гөлсем дә. әллә берәр нәрсә булдымы, дип куркынып. Нәфисә арбасына ашыктылар. Анда алар Нәфисәнең иңсәсенә башын аударып яткан исерекне тирән бер йокы эчендә, авызыннан селәгәйләре аккан көенчә, Нәфисәне дә капканга кысылган кебек, тартылып башын тискәрегә таба борган хәлдә таптылар. Беренче хисләре икесенең дә Нәфисәне котылдырыр өчен шул күсәкне төртеп җибәрү булды, ләкин Нәфисә: «Акрын-акрын бер мендәр генә китсрсңсз, бик шәп йоклый, мескен, йокласын, азрак айныр», —дигәнгә, икесендә дә кызгану хисе җиңде. Кызулашып мендәр алып киленле, уятмаенча баланы урыныннан күчергәндәге кебек йомшаклык берлә исерекнең башын Нәфисә иңсәсеннән мендәргә куелды. Нәфисә азат итгерелде. Уйланмаенча утырышканда Нәфисә берлә исерек докторларның арбаларына утырган булганга, хәзер аны уятып арбадан арбага күчерү, аны тагы исерек хәленә кайтару булачак булганга, тегенең йокысы туюны, айнуын көтәргә карар бирелде. Көн иртә матур булганга, су буендагы яланга атлар да туарылды. Бик күп корысары җыелып, ут ягылды. Ялчыларның чәйнекләре алынып, чәй хәзерләнде. Урман эченнән әллә никадәр миләш, балан җыелып киленде. Көзге кояшның җылы, йомшак нуры астында бөтен җәмәгать чәйгә утырды. Нәфисәнең күңелендә үзенең хәленә шөкранә хисе бик тулы булганга, ул шул кызганыч хатынны, шул хәстә балаларны бик кадерлисе килде. Аларга аз гына булган шул тыныч вакытны тулырак үткәрәсе килде; ул, өендә кунак кабул итә торган ханым кебек, бөтен эшне эшләде, чәйне әзерләде, кәрзиннәрне ачты, ашамак-эчмәк чыгарды. Балаларны җирле җиренә утыртты. Аларга тәмле-томлы таратты. Чәй ясарга утырды. Мәҗлес күңелле үтте. Чәй тәмле чыкты. Гөлсемнең йөзендәге җыерчыклар качты, аның йөзенә бер кызару йөгерде, битенә елмаю килде. Ул үзен-үзе онытып, рәхәтләнеп бер сулыш алды. Чәй бетәр-бетмәс балалар тагы урманга таралдылар. Доктор берлә Гөлсем дә акрынакрын атлап, әллә кайчан куелган очрашуга барган кебек, урман арасына кереп югалдылар. Нәфисә генә, ашны-суны җыя-җыя, кучерларга чәйне эчерә-эчерә, соңга ялгыз калды. Урман бала тавышы берлә тулды. Яфраксыз, шыр ялангач агач араларыннан күренгән кызыл миләш сабаклары аларны әле бер якка, әле бер якка йөгертте. Агач башында гына эләгеп калган дүрт-биш чикләвек алар- ның бөтен көчләрен шуны алырга сарыф иттерде. Агачтан агачка сикерә торган тиен элгәре аларны куркытты. Аннары көлдерде, аннары йөгертте. Гөлсем дә, доктор да бер сүз эндәшмәенчә һаман алга атлауларында дәвам иттеләр. Менә бердән икесе дә туктадылар. Көтелмәгән бер киртәгә барып терәлгән кебек туктадылар да берсенә берсе караштылар. Алларында зур бер агач сап-сары яфракларга сарылып һаваланып утыра иде. Аның төбендә кечкенә генә итеп төшкән яр астында су борылып-борылып китә, борылганда әллә нигә эләгеп китеп шырлапшырлап көйләп ага иде. Суның теге ягында озын киң ялан, ямь-яшел яшьләвеккә батып, иртәнге чык бөртекләре берлә кояшка каршы җемелдәп-җемелдәп уйный иде. Аның артында зур урман башыннан аягына кадәр яшелгә бөркәнгән чыршы берлә ак киндергә сарылган каен, акрын җил берлә шылтыраган тавыш чыгара торган сары яфраклар берлә бизәлгән усак. Бу төсләр бер генә түгел, йөз генә түгел, меңләпмеңләп берсе арасына берсе кереп, озын-озын, зур-зур аклы-сарылы бер букет ясыйлар, берсен берсе куа торган төрле киемдәге кешеләр кебек, берсеннән берсе узышып еракка-еракка китәләр иде. Доктор да, Гөлсем дә шул манзара астында изелгән кебек, әллә нинди бер хәтеренә килеп бетмәгән нәрсәсен эзләгән кебек, катып калганнар иде. Күзләрен еракка таба теккәннәр дә калганнар иде, икесенең дә күз алдыннан элгәреге көннәр үтә иде. Элгәреге татлы өметләр, тәмле хыяллар, Манзаралар кичә иде. Әнә бу җирдә алар бергә икәү генә балыкка килгәннәр иде. Гөлсем алсурак бер күлмәктән, чәчләре бераз тузылган көенчә, шул ярга утырган иде. Әнә теге таштан битләре янган тап-таза егет Хәлил икенче кармакны суга салган иде, әнә алар икесе дә суга караганнар да күз теккәннәр иде. Гүя, судагы көмеш балыкларны эзләгән кебек, бер-берсенең күзләрен эзләгәннәр иде. Судагы шәүләләренә әллә никадәр сүзләр сөйләшеп, мәхәббәтләрсне белгерткәннәр иде. Әнә шунда... Менә Гөлсем тагы кармагын тартты. Аның җебенең очында ялтыраган көмеш балык си- керенә-сикеренә су өстенә чыкты, менә ул тагы өзелеп «чолт» итеп суга төшеп китте. Менә тагы су тынды. Тагы бер-берсен күрделәр, тагы елмаештылар. Ихтыярсыз куллары кулга очрады, Хәлилнең кайнар кулы эченә Гөлсемнең суык кулы кереп суыктан җылына башлады. Берсенә берсе карадылар. Хәлил: «Менә шунда бит без бергә балык тоткан идек»,—диде. Гөлсем: «Әйе, шунда...— диде дә сүзен дәвам иттерә алмады, күзеннән яшь мөлдерәде: — Мин сезнең алдыңызда гаеплемен, ул вакыттагы сезгә каршы эшләнгән начарлыкларда катышым булмаса да, сезне яклап бер эш эшли алмадым. Гафу итеңсз, көчем булмады. Менә шуның җәзасын күрәм»,—диде. Үзе үксеп-үксеп егларга тотынды. Хәлил аны биленнән алды. Башын үзенең иңсәсенә куйды. Балаларны сөйгән кебек аның башын, чәчен сыйпады. Гөлсем, әллә нидән качкан кебек, аның кочагына ф кергәннән-керде. Әллә нинди зур бер бәладән сыенгын кебек янашканнан я янашты Аның кайнар сулышы Хәлилнең битенә бәрелде. Аның йөрәк £ тибүе Хәлилнең колагына ишетелде. Ул юешләнгән керфекләр арасыннан о йөзенә моңланып-моңланып карый торган Гөлсемне йомшак кына иягеннән = тотты. Акрын гына иттереп битен борды. Бит биткә тиде, авыз авызга оч- - рашты. Бердән урман җанланды. Анда да, монда да балалар кычкыра баш- < лады. Гөлсем балаларының еглаган тавыш берлә: «Әни, әни!» — дип акыру- * лары, Хәлил балаларының: «Әти, әти! Син кая?» — дип аваз бирүләре бо- х ларны уятты. Бердән берсе-берсеннән читкә киттеләр... Берни аңламаган « кебек, берсенә-берсс карашып торыштылар. Менә «А-ау!»—дигән < Нәфисәнең ерактан эзләгән тавышы килде. Гөлсем куркып селкенеп китте. u Хәлил: «Әү!»—дип сузып җавап бирде. Гөлсем куәтене туплады, көчләнеп, тагы форсатны качырмыйм дип: «Мин һәрвакыт сине сөйдем, хәзер дә сөям»,—диде... Хәлил җавапка авызын ачарга өлгермәде, балалар өсме килеп чыгып, кайберләре аталарына, кайберләре аналарына сырылдылар. «Елан күрдек, елан!» — дип сөйләргә тотындылар. Хәлил Гөлсемнең күзенә бик мәгънәле иттереп карады, балаларны күздән кичерде: «Инде көз булды, Гөлсем туташ, көз; һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке миләшчә, алманыкы алмача!» — диде... Күзенә яшь тыгылды. Шуны куәтләгән кебек, урман өстеннән бер җил үтте. Агач ботаклары берсенә- берсс бәрелде. Бик күп сары яфрак Гөлсемне каплады. Ул арада булмады, Нәфисә килеп җитте. Ул боларның аптырабрак торганнарын күреп: «Нәрсә бик моңайдыңыз?» — диде. Гөлсемдә шул хатынның бәхетеннән көнләү уянды, аз гына булса да шуны чәнчәсе килде, ул: «Яшьлекләр искә төште, без монда тормышның язында Хәлил әфәнде берлә очрашкан идек, менә тагы көзендә дә тугры килдек»,— диде... Нәфисә «Сез электан таныш идеңезмени?» — дип Хәлилгә карады. Халил: «Әйе, мин студент чакта!»—диде. Нәфисә озын гына иттереп: «Алай икән»,—диде дә икесен дә сөзде. Үзе бераз икеләнеп торган кебек булды да, бер кулы берлә ирен җитәкләп, бер кулы берлә Гөлсемне алды: «Әйдәгез, әнә тагы болыт чыгып тора. Көзге кояшка ышанырга ярамый»,—диде. Гөлсемгә «Сезнең иренсә дә торды»';—диде. Акрынлап арбага таба юнәлде. Юлга әзерләнү бик тын үтте. Исерек айнып уянганга, ул бик оялды, хурланды, күзен югары таба күтәреп карый алмады. Яшьлегенең иң матур, иң пакъ бер битенең көтелмәгәндә бодай бердән кырт киселүе, йөрәкнең иң тирән почмагында сакланган соңгы өметнең көзге сары яфраклар берлә каплануы, томалануы Гөлсемне тагы басты, тагы изде. Тормыш йөге астында изелгән аның биле- нс тагы бөкте. Нәфисә берлә үткән тулы мәгънәле тормыш эчендә күптән онытылган яшьлек хатирәләре, көтмәгәндә килгән шәнтан туе кебек, Хәлилнең тыныч күңелен болгатты, дулкынлатты. Бәхетле гаилә тормышының калын өресе астында, үзенең хселсгсн. кайнарлыгын яшергән, саклаган аның йөрәк уты шул көзге җилнең искәртмәстән исүе берлә пәрдәсез, калкансыз калды. Аның уты тышка чыкты. Аның ялкыны дөньяга күренде. Ул йөрәкнең көйгән исе Нәфисәнең йөзенә бәрелде Халил үзенең бәхетле тормышының остасы, зур күңелле шул саф хатынының алдында оялды. Аның олуглыгы астында муен иде. Башын бөкте Нәфисә дә, бөтен гомерен кешеләргә ышануга, кешеләрнең яхшылыгына корган Нәфисә дә, ун ел эчендә баштанаяк иренә ышануга, инануга баткан, чумган Нәфисә дә, шул ара-тирә кызыл миләшләр, баланнар берлә генә бизәкләнгән сары яфрактан, сары кәфен киенгән көзге урман эчендәге шул юешле, суыклы көзге җил, аның күңелендә иренә каршы беренче мәртәбә шөбһә уятты. Иренең тугрылыгына каршы, кешеләрнең яхшылы гына каршы йөрәгенә шик салды. Ул шөбһәне тиздән бетерә алмаганга, шуны кирәкмәгән чүп кебек читкә төртеп ташлый алмаганга, тормышның кәкереле-бөкерсле тыкрыклары, почмаклары эчендә ул адашкан кебек булды, ул да көләчлегене югалтты, күңеленә әллә нинди бер исемсез эчпо- шыргыч (нәрсә) җирләште, әллә нинди күрелмәгән бер көя аның тынычлыгын ашый башлады. Коры гына күрешеп атларга утырдылар. Юлның аерылган почмагыннан ике арба ике якка киттеләр. Ихтыярсыз ике арбадагы да күзләр бер- ссн-берсе сөзеште. Ике арбадагы күзләр дә берсенә-бсрсе әйтелеп бетмәгән соңгы сүзләрне әйтеште. Озак кына тик барганның соңында Нәфисә Хәлилнең йөзенә карады, күзенә карады. «Шулмыни беренче мәхәббәтең»,— диде... Хәлил: «Әйе!»—дип башын иде. Бераз пауздан соң: «Әллә син көнләдеңме?»—диде... Нәфисәнең күзе ялтырады, йөзе кызарды, әллә нинди бер авырткан җиренә тигән кебек сыкраган тавыш берлә: «Әстәгьфирулла, әстәгъфирулла. моннанмы? Шул мескеннәнме?» — диде... Тавыш туктады. Бераздан, шул фикерен дәвам иттергән кебек, Нәфисә Гөлсемгә каршы сузып кына: «Тиле!» — диде... Шул сүзен авыррак таптымы... кешенең бәхетсезлегеннән көлү кебек булып киттеме: «Мескен...»—диде... Икесе дә Гөлсемнәрнең арбалары китеп барган юлга күзләрен тектеләр. Анда көзге җил өермә куптарган иде. Шайтан туе, сары яфраклар, сары саламнар, иске тузаннарны җыеп Гөлсемнәрне куа иде, аларны җитәм-җитәм, дип ашыга иде. Менә тагы җил, тагы бер өермә, әнә алар- ның өстендә сары яфраклар, көзге сары яфраклар оча... Әнә арбаның дугасы гына күренә, әнә ул да югалды, әнә ул да юк .. Менә көзге вак ягмур акрын гына сибәли башлады. Менә ул тирә-юньне томалап, һаваны басты. Нәфисә аркасыннан әллә нинди юеш бер суык йөгергәнне хис итте. Ул тыгызрак итеп иренә таба сыенды. Хәлил таза кулы берлә аны кысты... Күзләре күзгә очрашты, елмаешты, көлеште. Оршышканнан соң килешкәндәй була торган кебек бер җылы икесен дә биләде. Тәмле иттереп, татлы иттереп биләде. Хәлил кучерга: «Тизрәк тот, ягмур җиткәнче кайтыйк!»— диде. Кучер чыбыркыны шартлатты. Атлар алдырып киттеләр. Кыңгыраулар бсрсенә-берсе җитә алмаенча, өйгә таба, җылы вә ягмурсыз, җилсез өйгә таба ашыга башладылар. Берлин, 1923-