Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан

ДЕПУТАТЛАР ҖЫЕНЫ 1991 елның 23— 26 декабрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Югары Советының сигезенче сессиясе эшләде. Анда унбиш мәсьәлә каралды. Алар арасында «Татарстан ССРда җирле үзидарә турында». «Татарстан ССРда бәйрәм кеннәре турында». Татарстан Законы проектлары. Татарстан ССРның Дәүләт гербы турында. Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге турында һ. б мөһим мәсьәләләр бар иде. Аларның күпчелеге депутатлар тарафыннан кабул ителде Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шаймиев катнашты һәм чыгыш ясады. ҖӘЛИЛЧЕЛӘР ХАЛЫК ХӘТЕРЕНДӘ Инде матбугатта хәбәр ителгәнчә, каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең көрәштәшләре озак еллардан соң I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгәннәр иде. 1991 елның 24 декабре көнне ТССР Югары Советы бинасында Татарстан Президенты М. Ш. Шаймиев әлеге орденнарны җәлилчеләрнең туганнары һәм якыннарына тапшырды. Алар олуг бүләкне кабул итеп алырга Татарстан җөмһүриятенә төрле төбәкләрдән килгәннәр. Рәхмәтләр белдереп алынган ул орденнар җәлилчеләрнең туганнары тарафыннан Татарстанның әдәбият музеена тапшырылды. Җәлилчеләрне искә алып һәм аларның каһарманлыгы алдында баш иеп. бүләкләрне тапшыру тантанасында Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәммәдиев. язучылар Р Мостафин. Г. Ахунов. Т. Миңнул- лин җавап сүзе сөйләделәр ТӨРКИ ӘЛИФБАЛАР СИМПОЗИУМЫ 1991 елның 18—20 ноябрендә Төркиянең Истанбул шәһәрендә бүгенге төрки халыклар әлифбаларын үзара якынайту һәм камилләштерү хосусында халыкара симпозиум булып узды. Аны Мәрмәрә университетының Төркия тикшеренүләр институты оештырды. Симпозиумда Төркия галимнәреннән тыш Совет иле төрки халыклары вәкилләре — күренекле телчеләр, тарихчылар, фикер ияләре катнашты Алар арасында Татарстаннан Г. Ибраһимов исемендәге ТТӘТИ директоры. филология фәннәре докторы М. Зәки- ев. шул ук институтның гыйльми хезмәткәре Р Мөхәммәтдинев. шагыйрь Р Вәлиев. драматург Р. Батулла. Уфадан Башкортстан университеты татар теле һәм әдәбияты бүлеге галиме А. Шәйхулов та бар иде. Гыйльми җыйналышта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребездән Әнкара университеты профессоры Әхмәт Тимер. Истанбулның Мәрмәрә университеты доценты Надыйр Дәүләт (симпозиумны оештыручыларның берсе). «Азатлык» радиосының татарбашкорт редакциясе мөдире Фәрит Агый (Германия) да катнашты. Симпозиум бертавыштан төрки халыкларның уку-язуын 34 хәрефтән торган латин әлифбасына күчерүне хуплады, шушы нигездә кардәш милләтләрнең үзара аңлашуы, мәдәни берлеге уңышлы үсәчәгенә ышаныч белдерде. ХАЛЫКАРА КОЛЛОКВИУМ Төркиянең «Йени Форум» журналы узган елның сентябрь уртасында «Совет — Торкия хезмәттәшлеге»нә багышланган зур фикер алышу уздырды Эгей диңгезе буендагы Ялыкавак шәһәрчегендә үткәрелгән бу җыйналышта АКИ1. Германия. Совет иле һәм Төркия галимнәре, мәдәни эшлек- леләреннән йөзләп кеше, шул исәптән. Татарстаннан фән докторы М. Зәкиев. язучылар Р. Вәлиев, М. Маликова. Р Мөхәммәдиев. Т. Әйди катнашты һәм чыгыш ясады. Коллоквиум тәмамланганнан соң. милләттәшләребез чакыруы буенча. Т. Әйди Төркиянең күп кенә шәһәрләре һәм авылларында булды, татар-төрек багланышларын яктырту өчен мәгълүматлар туплады. ЯҢА СОВЕТ: БЕРЕНЧЕ ЯКЛАУ 1991 елда, җөмһүриятебез суверенлыгының бер җимеше буларак. Казан университеты каршында филология буенча докторлык Советы эшли башлады. 18 доктордан торган бу махсус Совет белән әдәбият галиме, профессор Т. Галиуллин җитәкчелек итә. Анда •СССР халыклары әдәбияты». «төрки телләр» белгечлекләре буенча докторлык диссертацияләре яклау күздә тотыла. Узган елның 28 ноябрендә Советның беренче утырышы булды. КДУ доценты Хатип Миңнегуловның «Татар әдәбияты һәм көнчыгыш классикасы (Үзара багланышлар һөм поэтика мәсьәләләре)» темасына язылган докторлык диссертациясе тикшерелде. Рәсми оппонентлар — филология фәннәре докторлары — Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары М Хәсәнов, БАшкорт университетының журналистика кафедрасы мөдире М. Гайнуллин. Ташкент университеты профессоры Б Касимов, авторефератка рецензия җибәргән Тарту һәм Таҗик университетлары профессорлары С. Исаков һәм С. Вахидов. Азәрбайҗан академигы К. Талибзадә. утырышта чыгыш ясаган фән кандидатлары III Абилов һәм Ә Мохәммәдиев. профессорлар Л Савельева. М Госманов. Н Юзеев, А. Әхмәдуллин хезмәткә җентекле анализ ясап, ана югары бәя бирделәр, диссертациянең гаять актуальлегенә, гыйльми һәм практик яктан мөһимлегенә басым ясадылар, аныц татар әдәбиятын өйрәнүгә генә түгел, ә ориснталистикага, әдәбиятларны чагыштырма өйрәнү фәненә дә зур өлеш кертүен күрсәттеләр Махсус Совет, яшерен сайлау юлы белән. Хатип Миннегуловка филология фәннәре докторы дәрәҗәсен бирү турында бертавыштан карар кабул итте • ХӘСРӘТ ДӘРЬЯСЫ* дөнья гизә Айдар Хәлимнең Вильнюста чыккан •Хәсрәт дәрьясы» исемле китабы киң катлам укучыларында зур кызыксыну уятты Китап шулай ук илнең җитәкче даирәләре тара фыннан да кызыксынып укыла икән Каза пастан президенты Н. Назарбаен, мәсәлән, аның китабы белән танышкач, бик җылы хат җибәрде «Хәсрәт дәрьясы»н АК111 конгрессы китапханәсе дә соратып алдырды Шул ук вакытта әлеге хезмәтнең Михаил Горбачев. Россия Президенты Борис Ельцин. РСФСР Югары Советы Рәисе Руслан Хасбулатов, күренекле политиклардан Александр Яковлев, Эдуард Шеварднадзе, академик Саха ровный хәләл җефете Елена Боннзр, Россия Президентының милләтара мөнәсәбәтләр буенча киңәшчесе Галина Старовойтова һ. б тарафыннан алынуы турында да китап авторына хәбәрләр килде. БЕЗНЕҢ САФЛАРГА Чаллы тобәгендә берничә китап чыгарган. укучыларның игътибарын яулаган байтак кына язучылар, шагыйрьләр яши Узган елның декабрь азагында Чаллыга Татарстан Язучылар берлегенең әгъзалар кабул итү комиссиясе язучылардан Аяз Гыйләҗсв. Мөхәммәт Мәһдиен. Мәгъсүм Хуҗин. Рөстәм Мннгалим, Әхмәт Рәшит килде Комиссия Чаллы язучылар оешмасында күчмә утырыш үткәрде. ТССР Язучылар берлегенә әгъза лыкка тәкъдим ителгон һәр кандидат турын да җентекләп сөйләшкәннән соң күпчелек тавыш белән «Аргамак» журналының шигърият бүлеге мөдире Хәниф Хоснуллин. бала лар шагыйрәсе Заһирә Гомерова, инженер Данис Хайруллин. КамАЗ акционерлык җәмгыяте нәшрияты баш мөхәррире прозаик Вахит Имамов. «Мирас» җәмгыятенең Кама буе регионы буенча вәкаләтле вәкиле, публицист язучы Фаяз Дунай ТССР Язучылар берлеге әгъзалары итеп кабул ителделәр Казан язучылары хезмәт коллективларында. «Нур» газетасы редакциясендә. •Ләйсән» әдәби берләшмәсендә очрашулар үткәрделәр, татар әдәбияты һәм мәдәнияте нең бүгенге хәле хакында сөйләштеләр, үз фикерләрен уртаклаштылар Бу тема шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе Р Алтын- баев белән очрашуда да үзәк урынны алды ХАТИРӘ КИЧӘСЕ Танылган татар язучысы һәм җәмәгать эшлсклесе Кави Нәҗминең тууына 90 ел тулды Шул уңай белән аның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган кичә узган елның 13 декабрендә Актерлар йортында үткәрелде Аны кереш сүз белән ТССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Р Мөхәммәдие а ачып җибәрде Казан университеты укытучысы. «Мәгърифәт» газетасының мөхәррире Р Фәттахов язучының әдәби мирасы, эзләнүләрдәге яңалыклар белән таныштырды Язучылар И Сәләхов. Г Ахунов, профессор Ш Сарымсаков. К Нәҗминең килене — шәфкать туташы С Нәҗметдинова. як ташы — Нижний Новгород олкәсендәге Чеченов районының Кызыл Утрау авылы укытучысы Ф Баһаветдинова истәлекләре белән уртаклаштылар Тантанада җөмһүриятебезнең күренекле һәм яшь артистлары чыгыш ясады Кичәдә ТССР Премьер-министрының беренче урынбасары М X. Хәсәнов катнашты. ӘДӘБИ ОЧРАШУЛАР Узган елның декабрь башында драматург Фоат Садриев, шагыйрь Харрас Әюп һәм прозаик Фәрит Гыйльми үзләренең туган төбәкләре — Мөслим районында әдәби очрашулар үткәрделәр Дусай. Яңа Карамалы. Әмәкәй. Метрәй авылларында. район үзәге Мөслимдә булган кичәләрдә язучылар белән беррәттән тамашачылар да чыгыш ясадылар, әдәбиятка, бүгенге сәяси һәм икътисади хәлебезгә карата үзләренең фикерләрен белдерделәр Язучылар яңа әсәрләрен укыдылар. күп санлы сорауларга җавап бирделәр Күбәк, Әмәкәй. Мослим урта мәктәпләрендә. шулай ук Яңа Карамалы башлангыч мәктәбендә укучылар белән очрашулар да истә калырлык булды КЕЧКЕНӘ МУСАНЫҢ ЗУР УҢЫШЫ Совет мәдәният фонды «Яна исемнәр» диген халыкара программа белән таныштырды Анда безнең җөмһүрияттән яшь талант Муса Маликов та катнашты Муса моңа кадәр тамашачыларга оста җырчы, гармунчы буларак билгеле иде Мәскәүнен «Октябрь» залында узган бәйгедә ул үзен талантлы скрипкачы буларак күрсәтте А. Вивальдиның скрипка һәм оркестр өчен язылган ли минор концертының беренче кисәген башкарды Аның чыгышы югары бәяләнде Совет мәдәният фонды ана 1992 ел очен стипендия билгеләде Якын көннәрдә Муса Маликов Сәгуд Га робота ны һәм Торкиядә чыгыш ясарга барырга әзерләнә

Реклама