ФАҖИГАЛЕ ЯЗМЫШ

 

Журналның бу санында укучылар игътибарына 1929 елның язында һәм козендә Мирсәет Солтангалиевтән сорау алуларга бәйле яшерен материаллар тәкъдим ителә. Лубянкада 45 кон тотылганнан соң. 1923 елның июнь азакларында Солтангалиевне азат итәләр. Ә бу вакыт эчеңдә илнең сәяси тормышында шактый гына үзгәрешләр була. Ton вакыйгаларның берсе итеп Мәскәүдә 9—12 июньнәрдә Милли республикалар һәм олкәләр эшлеклеләренең РКП (б) ҮК тарафыннан уздырылган 4- киңәшмәсен әйтеп үтәргә кирәктер. Анда Сталинның Милли республикалар хокукын кысу сәясәте җиңеп чыга. Бу утырыш чынлыкта Үзәк Коми тетның пленумы була, чонки утырышта сәяси лидерларның барысы да диярлек катнаша. Чыгыш ясаучыларның күпчелеге Солтангалиевнең кулга алынуын хуплап сойли. Һәм аңа карата каты җәза бирелүен таләп итә. Фәкать берничә кеше генә «Лубянка тоткыны»ның гаепле булуына шик белдерә һәм Үзәк Комитет алып барган сәясәт хакында җентекләбрәк сойләшергә тәкъдим итә. Ләкин бу кыюсыз чыгышлар кискен рәвештә кире кагыла, ә Сталин. Куйбышев. Троцкий һәм утырышта рәислек итүче Каменев янаулардан да тайчынып тормыйлар. Соңрак Каменев Троцкийга Солтангалиевне сәяси эшлекле буларак юк итүдә Ста линга ирек бирүенә чын күңелдән үкенүе хакында әйтә. Чыннан да. нәкь менә шушы утырыштан соң Сталин, үзенә ни кыланса да ярый, дип уйлый башлый. Лэки . Л. Б. Каменевның күзләре тик ике елдан, баш остендә Сталин балтасы ның шәүләсе уйный башлагач кына «ачыла». Иосиф Сталин корбаннарын үзара дошманлаштырып берәм-берәм кыйнауның чын остасы була. Ул азат ителгән Солтангалиевне кабул итә һәм аңа берәр елдан партия сафларына яңадан торгызуда булышырга вәгъдә бирә. Ләкин 1924 елның декабрендә Үзәк Контроль Комиссиясе Солтангалиевнең үтенечен кире кага. Куйбышев. Ярославский һәм Шки- рятовның Сталин каршында дер калтырап торулары яхшы билгеле булганга, аларның бу гамәлен Генсекның ихтыярын үтәү дип бәяләргә кирәк. Шуннан соң узган дүрт елда Солтангалиев сәяси соргендә яши. Охотсоюзда йореп эшләүче инструктор була. Тарихтан мәгълүматлары җитеп бетмәгән кайбер кешеләр һәм милли нигилизм авыруы тигән бәндәләр, еш кына Солтангалиевнең якты истәлегенә тап тошерергә маташып, аны фәкать Милләтләр буенча халык комиссари атының вак бер хезмәткәре генә булган, диләр. 1923 елга кадәр, ягъни кулга алынганчы, ул халык комиссары урынбасары. Милләтләр эшләре комиссариаты ның коллегия әгъзасы вазифаларын үти 1920-1923 елларда Совет Канчыгышын нан шундый югары урын биләгән башка милли эшлекле булмады дисәк, ялгышма быз. 4-утырышта Солтангалиевне яклап ясаган чыгышы очен Сталинның үпкә белдерүенә каршы Шәрекънең күренекле эшлеклесе Торар Рыскулов Үзәк Комитет ның. Халык Комиссарлары Советының һәм Генсекның үзенең дә бу кешегә нинди зур ышаныч күрсәтүләре турында юкка гына әйтми. Икенче мәгънәсез һәм зарарлы гамәлләр дә күренә башлады. Бүген кайбер галимнәр Солтангалиевкә хас булмаган сыйфатларны, эшләмәгән эшләрне аңа тагарга маташалар. Мисалга, бер брошюрада аңардан остазы М. Вахитов урынына моселман хәрби коллегиясенең беренче рәисен «ясаганнар». Башка шундый тузга язмаган нәрсәләр дә җитәрлек. Солтангалиевнең якты истәлеге мондый күпертүләргә мохтаҗ түгел, аңа бүтәннәр даны кирәкми. Партиядән чыгарылгач. Солтангалиев иң вак чиновник дәрәҗәсенә тоше релә... Ләкин гомеренең шушы авыр һәм рухсыз елларында да ул. .милли һәм сыйнфый мәнфәгатьләрне кушуның иң яхшы вариантларын, революция җиңелгән оч ракта корәшнең яңа юлларын эзләвен дәвам итеп, доньядагы һәм илебездәге милли мәсьәләне тикшерү олкәсендә теоретик эшчәнлеген туктатмый. Аның фи керләре үз вакытын күпкә узып китә. Чит илләрдәге иҗтимагый фикер вәкилләре аны юкка гына өченче дөньяның «революцияләр атасы» дип атамыйлар. Колониализм хәрабәләрендә пәйда булган яшь дәүләтләрнең кайбер җитәкчеләре дә Солтангалиевне юкка гына үзләренең остазлары дип санамыйлар. 1928 елның декабре. Казанда һәм Йошкар-Олада булып кайткан Солтангалиев Уфага үзенең соңгы командировкасына җыена. Ләкин яшьлеге каласына барып җитү, анда атасын һәм якыннарын күрү аңа насыйп булчый. Удмуртия җирендә. Глазовта, ул кабат кулга алына һәм махсус сак астында Мәскәүгә. таныш Лубянкага җибәрелә. Аны монда өч ай дәвамында «эшкәртәләр». Юк. ул чакта югары дәрәҗәдәге тоткыннарга карата кыйнау кулланылмый әле. Ләкин гаиләсенең Һәм якыннарының алдагы язмышлары белән куркытып, тиешле мәгълүматлар алу инде гамәлгә кергән була. Ниһаять. 1929 елның җәендә бирелгән сорауларга җавапларның бер өлеше синең алда, укучы. Алар 60 елдан артык дәүләт сере иде. Әче. Солтангалиев карашлары Сталин сәясәтенә туры килми. Ләкин аларда бернинди дә җинаять юк. Хәтта ул заман законнары буенча да. Моннан берничә ел элек СССР Прокуратурасы һәм Дәүләт иминлеге Комитеты вәкилләреннән торган абруйлы комиссия «Солтангалиев эше»нең ОГПУ тарафыннан оештырылуын ачыклады. Комиссиянең материалларын карагач. СССР Югары суды моның белән килеште һәм М. Солтангалиевне тулысынча аклады.

Реклама