ФАҖИГА

Әле без яшәгән егерменче гасырның башында ук шагыйрь: Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. Авылыбызның яме. суы тәмен беләм. Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән, — дип язып калдырган. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның бу юллары безнең аңыбызга бала чактан ук урнашкан һәм инде, нинди генә ерак җирләргә китеп йөрсәк тә. без аны онытмыйбыз, оныта алмыйбыз. Ни өчен? Чөнки бу юлларда тасвирланган җирләр —минем дә. синең дә. башканың да туган җире ул. Безнең Яңа Үзи авылы —Габдулла Тукайның да туган авылы булган ахрысы.—дип уйлый идем мин бала чагымда. Югыйсә каян белгән ул безнең авылның да тау башына салынганын? Безнең авыл янында менә дигән чишмә барлыгын?... Аннары аңладым: безнең борынгы бабайлар авыл өчен урынны сайлый белгәннәр Аны табигатьнең иң күркәм җиренә, яшәр өчен бөтен уңайлыклары. беренче нәүбәттә, эчәр суы булган төшләргә нигезләгәннәр Алар матурлыкны аңлый да. аңардан файдалана да. аны саклый да белгәннәр. Без. үзебезне борынгыларга караганда акыллыга. тәҗрибәлегә санап йөрүчеләр, шул кагыйдәләрне үтибезме сон? Кызганычка каршы, ул таләпләрне үтәргә теләп тә карамадык. Чөнки без «табигатьтән рәхимлекләр көтеп тормаска, аңардан бөтен нәрсәне үзебез үк тартып алырга» өйрәтелгән кешеләр идек... Ләкин табигатьтән, әгәр дә син аның кадерен белмисең икән, мәрхәмәт көтмә. Без. шушы җирнең газиз балалары. Җир-ананы. аның табигатен, җирен-суларын, урман-болыннарын. тауларын-урманнарын кадерли беләбезме соң? Мин авыл белән тыгыз бәйләнештә яшим. Мин. аңа кайтмыйча бер генә ай торсам да. әллә нигә ямансулый башлыйм. Җаным үзенә урын тапмый, әллә нинди бер көчкодрәт иясе мине тагын шушы төшкә—Татарстанымның тыныч, тыйнак бер ягындагы авылыма тартып кайтара. Ләкин, һәр яңа язда, һәр яңа көздә туган авылым—туган бишегемә кайткан саен, аның тәнендә яңадан-яңа яралар күрәм Алардан кан сава, алар ачы күз яшьләре белән елыйлар кебек. Чөнки туган-җирне кадерләүче дә. ана туйдырып торучы анага карата булырга тиешле мөнәсәбәт тә юк. Минем авылдан чыгып киткәнемә утыз ел тулды. Дөрес, мин ел саен диярлек кайтып йөрдем, башта, еракта чакта, елга — бер. аннары, инде Татарстанга әйләнеп кайткач та. елга берничә тапкыр әйләнә идем Минем хәтта, туган авылымны сагынып кайтып, урман буенда басып, аның ганза расына карап торып, яңадан борылып китеп барган чакларым да булгалады. Минем өчен кайтып шушы җиргә бер караш ташлау да җитә, җанымны тынычландырып җибәрә. Кызганычка каршы, кайткан саен мин аның сыкранып-әрнеп торган яңадан-яңа яраларын күрәм Дәшмичә кала алмавым, газеталарга язып, телеэкраннардан сөйләгәнем, әлеге яраларны салучыларны фаш итүем өчен хәзер инде авылның җитәкче урыннарда эшләгән, үзләрен «түрә» итеп санаган кайбер якташларым мине дошманга санау дәрәҗәсенә җиттеләр. Хәзер инде мин аларда заман чире —аллергия кузгатучы бер яман затка әверелдем бугай. Телевизордан ясаган бер чыгышым өчен үз вакытында ниләр генә ишеттермәделәр?! Табигать хәтле табигатьне жәлләмәгән, аны мәсхәрәләгән, ашаган табакларына нәжес ташыган, эчкән суларына төкергән, олау-олау агулы матдәләр ташлаган һәм шуны күкрәк киереп: «Менә без нинди уңышларга Вакытсыз арабыздан киткән каләмдәшебезнең соңгы язмаларыннан берсе. ирештек!*, дип мактанып сөйләгән адәм актыкларыннан ни көтәсең?’ Әйткәннәрен үтәрләр, үтәмичә калдырмаслар, әлбәттә Әмма без. Җир-ананың балалары, аның табигатена гашыйк булган, үзебезне дөньяга тудырган өчен рәхмәтле кешеләр, андый нәрсәләрдән калтырап калмыйбыз, теләсә генә нинди көчләргә каршы да көрәшкә чыга алабыз Әйе. әлегә без күп очракта «иңеләбез, ләкин белегез, белегез сез. үзегезне «түрә* дип санаган бәндәләр бер көн килер, табигать. Җир-ана- нын түземлеге бетәр һәм сез дә. бүтән яклардагы ишләрегез кебек үк. үзегезгә тигән өлешне алырсыз. Кызганыч, күп очракта әлеге җәза гаепсезләргә барып тия. Мин бу юлы намуссыз бәндәләргә кире кагарга һич тә мөмкин булмаган дәлилләргә таянып язарга уйладым. Ләкин кисәтеп куям бу фажига- ларны кылучылар бүгенге «түрә»ләр генә түгел, моны инде берничә буын «эшкуарлар* башкарды Тагын шунысы да бар бу гаделсезлекләрне. Җир- ананы. табигатьне мәсхәрә кылучылар үзләренә дәрәжә итеп алырга ашыкмасыннар. алар — бу эшләрне башкаручы аңсыз маңкортлар. шахмат тактасындагы «пешка»лар гына Төп гаеп, бәлки, аларда да түгелдер, төп гаеп югарырак, кызганычка каршы, көчлерәк нәрсәләрдә иҗтимагый системада, авторитартоталитар дәүләтнең булыр-булмас законнарында Безнең авыл. Аксубай районының иң матур, оҗмах бакчасына охшаган төшендә иде Аның һәр ягы урман, елгаларына һәм күлләренә балык тулган. Ул безнең күлләр! . Безнең Яна Үзи авылында яшәүчеләр эшкәртеп, иген игеп яшәгән җирләрен борынборыннан кадерли белгәннәр Авыл аша уза торган ярыйсы гына мул сулы елгасы булуга да карамастан, гасыр'башында, каһәр суккан патша заманасында —кайдан гына акчасын тапканнар да. ничек кенә башкарып чыкканнардыр.—авыл янына берне генә түгел, икене дә түгел, оч күл казыганнар. Мин аларны адымлап үлчәмәдем, әмма, чама белән әйткәндә дә. берсе-берсе генә дә хәзерге стадионнардагы футбол кырыннан һич ким булмас. Оч күл Юк инде, нинди экскаваторлар, нинди техника булсын ди ул вакытларда9 Билгеле, кул көче белән, көрәкләр белән казыганнар Аның беренчесе —КӘРӘКӘ күле дип атала Ул күл авылдан ерак түгел, күп булса, бер чакрымдадыр Кояш чыгышы ягында Безнең авылдан аерылып чыккан чуваш туганнарның Беловка дигән авылы белән ике арада җәйрап ята иде Ул күлне гасыр башында, тагын да төгәлрәк әйтсәк. 1914 елда — Беренче Бөтендөнья сугышы башланган җәйдә —Волков Хәлил бабай җитәкчелегендәге бер төркем ир-егетләр казыган Алар —Могыйн. Куян Шәрифулла. Тычкан Фарзалый. Хөсәен. Сәмигыл Гыйлаҗетдине, бай Шәрифулла. Зәйнулла Вәлиулласы. Мөхсин. Миңабетдин. Кәбир Зәйнулла Вәлиулласының энесе (исемен хәтерләмәдем инде, гафу итсен) һәм тагын байтак кына кеше Рәхмәт ул бабайларга Безгә, әле илленче, алтмышынчы елларда яшәгән кешеләргә дә. табигатьнең матурлыгын күрсәттеләр Алай гынамы байтак кына ачлыкларда, егерме беренче, утызынчы, кырык җиденче еллардагы ачлыкларда да үзләрен һәм балаларын саклап калырга ярдәм иткән өчен мең рәхмәт! Түгәрәкләнеп торган бу күлдә кәрәкә балыгының иге-чиге юк иде Тимер чыбык кармакны тегәрҗепкә тагасың да. иренмәсәң. бер-нке сәгатьтән бөтен гаиләңә берничә көн ашарлык балык тотып кайтасың Ә күл суының чисталыгы, салкынлыгы —исләрең китәр’ Күлнең төбе ялтырап күренеп тора. андагы балыклар да аермачык күренә Аның ян-якларындагы, чишмәләр чыга торган җирендәге камышлыкларның куелыгы, ул камышлык арасында киек казлар, кыр үрдәкләре, хәтта аккошларның да булганын, бала чыгарганнарын әле мин дә күргән идем Күл тирәсендәге болыннан печән чабып алганым да хәтерлә, бик хәтердә әле Ләкин 1957 белән I960 еллар арасында «Верный путь» колхозының җитәкчеләре, бик зурдан кубып, авылның ир-егетләрен, хатын-кызларын көчләп дигәндәй, шушы күл янына җыйдылар Ниятләре ишетүемчә «Күлне чистартабыз яхшы балык җибәрәбез, аннары». —диделәр бугай Күл ул чагында да әле кимендә ике метр тирәнлектә иде. без. чумып, аның төбеннән балчык та ала алмый идек Кәрәкә күлен иң «авырткан» җиреннән Солчә елгасына таба төшә торган биек ярыннан ерырга керештеләр Көне буена сабан туендагы кебек халык булды анда Күрше чуваш агайлар килеп «Нишлисез сез. акылыгыз га килегез, кардәшләр». — дип тә карадылар. Ләкин, кая ул. күркә сыман кабарынып йөргән «түрә»ләр: «Сез берни аңламыйсыз». — дип кенә тибәрделәр. Чөнки күл безнең колхоз басуында. Китте Кәрәкә күленең суы. китте безнең әби-бабайларның шатлыгы агып... Күл саекты, балыгы бетте, кая инде сап-сай күлгә балык җибәрү дә. кая инде ул балыкны үрчетү? Ерылган җирне яңадан күмәргә тырышып караган кеше дә булмады. әйләнеп тә карамадылар. Хәзер генә, еллар үткәч кенә аңладым; ул елларда колхозга «җир җитми» иде. Хисапсыз җирләрне, болын-тугайларны сөрү хисабына «уңыш» арттыру иде максат. Кәрәкә күле тирәсендәге камышлыкларны киптерү булган «түрә»ләрнең максаты . Ирештеләр алар үзләренең максатына, ирештеләр. Хәзер инде Кәрәкә күле урынында һичнинди гамәлгә ярамый торган уйсулык кына утырып калды Һәрвакыттагы, һәр эштәге кебек бертөрле сөйләп, шуның капма-каршысын эшләргә күнеккән «кызыл авыз»лар үзләре теләгәнгә ирешә алмадылар, әмма матурлыкны. бабайларның ядкәрен харап иттеләр. Хәзер бу урында күл дә. камышлар да. киек казлар да—берсе дә юк инде МҮКЛЕ КҮЛЕ авылның көньягында, урман буендагы бик матур урында иде. Ие Аның тирәсендә дә чишмәләр тибеп тора, камышлар үсеп утыра, кош-корт өчен тыныч, искиткеч бер гүзәллек-хозурлык иде. Кызганычка каршы, шул ук «түрәләргә» Мүкле күле дә ошамаган, алар аңа да теш кайрап йөргәннәр икән. Ләкин монысын ерып җибәрерлек түгел. Хәер, тырышып карадылар, ләкин күл бирешмәде. Алар ерган якка борылмады, шуннан инде башта «Верный путь», аннары ул еллардагы шаукым буенча эреләндерелгән һәм «Дружба» дип ят-яманат кушылган татар һәм чуваш авылындагы күмәк хуҗалык җитәкчеләре анда «лагерь» оештырдылар. «Гулаг» тәҗрибәсе зур. зур иде шул. . Колхозның кәҗәдән дә азрак сөт бирә торган сыерларын елның елында шул күл тирәсендәге сазламыкка куып чыгаралар һәм күл буйларын издерәләр, таптаталар, нәҗес белән тутыралар. Мүкле күл утыз еллык җәза кичерә. Үлмәскә тырыша әле. Ләкин, чынлыкта, ул. үле күл инде Аның исемен дә хәзергеләр Мүкле дип түгел (кая инде мүк калсын ди?!) — «Лагерь күле» дип атыйлар Аны хәзер чистартырга берәүнең дә теләге юк. Ә бит Мүкле күлне казыган елны ук Фарзалый бабайлар Сөлчә елгасыннан балык тотып, шул күлгә ташыйлар Чык тамчысыдай чиста күлдә бер-ике ел эчендә сансызхисапсыз балык үрчи. Фарзалый бабайлар да. аларның туганнары да. авыл кешеләре дә балыкка рәхәтләнде. Иренмә генә... Ә инде 1928—32 елларда бу Мүкле күл янына. Яңа Үзидән утызлап гаилә аерылып чыгып, кечкенә генә авыл сала. Ләкин утыз икенче елда кочле янгын ул «Якты күл» дип аталган авылны харап итә Кешеләр яңадан төп йортларына күченә. Хәзер инде Мүкле күл. әй лә. «лагерь күле» үлем газаплары кичереп соңгы елларын яши Озакламый ишелгән яр. кәҗә-сыерларның нәҗесе аны тутырачак... Өченче күл. казыган елларда БИКЧАБАР КҮЛЕ дип йөртелә. Анысы Югары як урманы буенда. Бикчабар исемле коры елганың биек яр башыннан башланып киткән басу уртасында иде. Ие... Аны да шушы ук ундүртенче-унбишенче елларда казыганнар. Аның янында да чишмәләр, камышлар һәм кош-корт рәхәтләнеп яшәгән. Соңрак ул күлнең исемен алыштыралар Моның үзенә күрә бер риваяте дә сакланып калган әле Ул якта элек чувашлар яшәгән Шул тирәгә күмелгән Трофим исемле бер чувашның өрәге чыгып йөри икән. имеш. Бикчабар буеннан урманга йөрүчеләр Трофимны күреп куркалар, котлары алына икән. Шулай байтак кына интектергәч. Трофимның мәетен кабереннән кабат казып алалар да яңа урынга (ул күл янында үлгән була) күмәләр. Шуннан соң Трофимның өрәге күренми, күлгә исә бөтен х.алык Трофим күле дигән исемне куша. Трофим күлен сугыштан соң ук киптерделәр, хәзер анда инде басу, ләкин ни хикмәттер шушы күл урынына ни генә чәчсәләр дә үсәр-үсмәс була. Ягыбызның иң олы байлыгы —ОЛЫ СӨЛЧӘ елгасы. Бу игелекле елга авылны кыл урталай ярып, боргаланып-боргаланып. авыл арасында гына да әллә ничә тугай хасил итеп уза Әйтерсең, ул дала ягы белән таулы якны бүлеп килә-килә дә. Яңа Үзине яратуыннан, аның урамнарын ташлап чыгып китүдән куркып шулай кыска юлын озын итеп суза... Бу елга безгә күп еллар, мөгаен, гасырлар буена яшәү чыганагы булып торган. Туендырган, чистарткан, мал-туарны эчерткән, сусауны бастырган. Әле кайчан гына аның ярлары биек. текә, суы мул. балыгы хисапсыз, игелеген санап бе- төрмәслек иде Язларын бер ярсып-ярсып ала иде дә. аннары җәйләр, көзләр, кышлар буена тымызык кына дулкынланып агар да агар иде Сөлчәдә. авыл саен диярлек, су тегермәннәре эшли иде Иске Тимошка тегермәне. Иске Кыязлыныкы. Иске Үзинеке Безнең авылны матурлап. Сөлчәне мул сулы итеп торганы Иске Үзидәге буа иде. Ул аның халыкка кылган игелеге' Элек-электән, ягъни безнең юлбашчыларыбыз: «Совет кешеләренең хәзерге буыны коммунизмда яЬәр!» дигән догматик лозунгны җилләргә кушып ил ’ өстенә сипкәннән бирле, төгәле—1965 елга хәтле. Иске Үзидәге буа тегермәне уртак иде Анда теләгән кешегә ашлык тарттырырга, үсемлек мае чыгартып" кайтырга, йон теттерергә мөмкин иде Буаны да ел саен атлар-сыерлар белән урманнан чыбык-чабык ташып, жир ташып, салам кушып шундый итеп бояп куялар иде ки. бернинди ташу да ала алмый үзен Яз җиткәч. бер урыныннан СУНЫ ерып җибәрәләр дә. аннары тагын эшкә кушалар иде. Шул авылда. Иске Үзиләр. бездән егерме биш-утыз елга алданрак электр уты кабыздылар һәм аның рәхәтен күреп яшәделәр Алтмыш бишенче елда гына Зәй ГРЭСыннан килгән чыбыклар ул утны сүндерделәр, ут белән бергә буаның да кирәге калмады сыман Бетерделәр буаны, тегермәннең ташларын һәм тегермәннең үзен Бабайлар рухы да югалды, аны берәү дә «кирәккә» санамады, чөнки инде рух та. әхлак та сатылган, сөрелгән, күмәкләште- релгән иде Хәер, мелиорация дигән шөгыль барлыкка килгәч, басуларга су сиптерергә буалар яңадан кирәк булды булуын, ләкин инде элеккегечә буа куярлык кеше калмаган иде. Ике авылда да күз өстендәге каш сыман, әллә найлардан күренеп, авылларга ямь өстәп торган Кызыл Ярларны күрде түрәләр. Бульдозерлар белән шул ярларның ярмалы туфрагын, үзле балчыгын иштереп буа ясарга керештеләр. Бу мәрхәмәтсезлек, кыргыйлык— ашаган табагына, эчкән суына нәжес салу хәзергәчә дәвам итә Бульдозерлар җирне төртеп ишә-ишә буа ясый, унбиш-егерме көн су сипкән булалар да. беренче көчле яңгыр ук. «буа»ны" ишеп, пычрак-балчык- лы Селчәнең буй җитмәс чоңгылларына тутыра, елга саега, сусыз булгач, ярлары ишелә, таллары-оянкеләре корый, юкка чыга, балык тончыга, чишмәләр томалана Әй, бичара Олы Сөлчә. рәнҗисеңдер, пичекләр генә рәнҗи торгансыңдыр инде син безгә — мәрхәмәтсез, миһербансыз бәндәләреңә. Хәер, син инде хәзер рәнжеми дә торгансыңдыр, синең инде күзләрең-чишмәләрен күптән күмелеп бетә язган, төпсез чоңгылларын да юк хәзер Су пәриләре дә үлеп беткәндер А ларның нәселләре дә калмагандыр Мин синен. Сөлчә. кайткан саен яннарыңа төшеп, алларыңа тезләнеп мәрхәмәтсез түрәләр кылган җинаятьне кичерүеңне теләп ялварам. Күкләргә карап ялварам. Безне, шул җинаятьләргә, коточкыч фажнгаларга юл куйган балаларыңны, кичер, каргама инде, бәхил кыл инде дип ялварам Алай гынамы. Солчәкәем. мин синнән ерак-еракларга киткәч тә. диңгезләр, океаннар ярында, алтынсу жылы комнарда кызынып яткан чакларда да сине - исләремә төшерәм Син. Сөлчәкәем. анда да минем төшләремә килеп керәсең дә үзәкләремне озеп-озеп куясын Бөтен рәхәтләрне ташлап, синең яныңа кайтасым, алларыңа барып тезләнәсем, ярларыңа ятып елыйсыларым килә Кичер безне. Сөлчә. булдыра алсан Сөлчә хәтле Сөлчә шулай харап ителгән икән инде, аны туендырып торучы вактөяк инешләргә ни сан булсын9 Кәрәкә күленнән бнрерәк Тегермән елгасы. икенче төрле әйткәндә —Чикширмә бар иде Бөтен буе бер чакрымга тулгандырмы юктырмы91 Юктыр, мөгаен Аның тирәләрендә печән шаулап үсә Солчәгә койган җирендә тагын бер тегермән бар иде. Анысын инде аның сугышка хәтле үк. «дан»лы күмәкләштерү, чынлыкта, крепостнойлыкка кире кайтару вакытында ук харап иткәннәр Ләкин без. балалар аның бинасына керә идек, ашлык исен тоябыз, игелекле ташларны карыйбыз Алар инде акта- рылып-актарылып ташланган, ләкин ватылмаган иде әле күреп соклана алар арасында, алар өстендә әллә нинди уеннар уйный идек әле Хәзер инде аның эзе дә. әсәре дә юк Хәер. Тегермән елгасы —Чикширмә үзе дә юк диярлек инде Ул ерганак булып, янәшәсенә куелган дуңгыз, сыер фермаларыннан агызылган нәҗескә тончыгып ята Аның инде хәзер күз яшьләре дә күренми, үлгән инде ул Аның белән бергә, басу ягындагы үзәнендә үскән камышлар, печәнлекләр барысы да юкка чыкты Анда, чәчсәләр дә. берни үсми буш жир. ташландык жир булып ята бирә Урман буеннан. Мүкле күлнен ике ягыннан, авылга таба сузылышып төшкән тагын икс елга бар иде Аның берсен төрлечә атыйлар иде Кемнәр Сали елгасы, кемнәр Колхоз елгасы, ә кемнәр Озын күпер елгасы диләр иде. Хуш инде! Тыныч кына йокла инде, өч исемле елга... Хәер, ул тал- талу-изелү. агулы балчыкка, трактор мазутына, тимер-томырга күмелгән елганың үлеме табигый, йокысы тыныч була аламы сон?! Мулла елгасының авыл эчендәге өлеше яши әле. ул бирешмәскәрәк тырыша, чөнки язгы ташулар вакытында Сөлчә аңа бераз җан өрә. сулыш өсти. Ләкин инде урманнан алып авылгача булган өлеше... Бәхил бул. печәнгә бай болынлы. Мулла елгасы, яки Мүкле елгасы. . Әй. әле без яшүсмер чактагы печән чабулар, ул вакытлардагы уенкөлке... Кайда хәзер ул бәхетле елларның шау-шуы, кайда ул печәннәр, ул тургайлар, бытбылдыклар тулы елга тирәләре?! Печән болыннары бетте бетүен, ләкин «санга кермәгән иген кыры» ясарга нихәтле генә тырышмасыннар, бирешми әле болын. Үле килеш тә бирешми, мәрхәмәтсез түрәләр әмерен санга сукмый. Уңыш бирми, тәки шулай җәйрәп ята... Бу елгалар тирәсендә печәнлекләр күп иде. Билдән биек булып, хуш исле үләннәр үсә иде Хәзер берсе дә юк Бәхил булыгыз, авылым тирәсендәге болыннар, анда үскән әллә нинди, без исемнәрен дә белмәгән, безнең балалар исә аларның барлыгын да белмәячәк үләннәр, чәчәкләр, кош-кортлар! Кичерегез... Яңа Үзи авылының урамнарына бер керсәң, бигрәк тә җәйләрен һәм көзләрен, шул урамнардагы яшел келәмнәргә сузылып-сузылыплар ятсаң, валлаһи әгәр, качышлы уйнарга мөмкин иде. Яшел чирәмгә күмелә идең, күренми идең. Казлар, тавыклар гына ул үләннәрне рәнҗетми иде. Малларны. көтүдән каршы барып алып кайтуга, ишегалларына кертеп ябалар иде. Ходаем сакласын, кемнең дә булса капкасы ачылып китеп кәҗә-сары- гы шул урамга чыксамы... Оятыңнан ни кылырга белмәс идең, авылдаш- урамдашларга күренергә дә куркып йөрер идең .. Чөнки иртә язда, май бәйрәмнәре җитәр алдыннан, һәрбер хуҗа урамның үз турысын тырмалап алыр иде. себерке белән чүп-чардан аралап торыр иде. Хәзерме9 Әгәр дә мәгәр резин итекләреңне кияргә онытып кайтсаң, аз-маз гына яңгыр сибәләп китсә, эш харап—атаң-анан. әби-бабаң янына керермен димә. Муеныңнан төшеп батасың, замана гыйфритләре: трактор һәм машиналар казыган төпсез чокырларга чумасың — вәссәлам.. Әйе. безнең авылда, әнә хәзер ничә ел инде, медпунктта эшләргә кеше юк. шуңа күрә анда күрше авылдан шәфкать туташы килгәнне көтеп утыралар Һәлакәтләр дә юк түгел, алар әледән-әле булгалый тора. Кеше егыла икән, ул инде тормаска да мөмкин, чөнки аңа вакытында медицина ярдәме күрсәтелми. Шуның өстәвенә, басулардан агулы матдә, әлеге дә баягы. Сөлчәгә ага. анда үскән үләннәрне маллар ашый, малдан алган ризык сөте. мае. катыгы һәм ите белән бергә кеше организмына үтеп керә, шуңа күрә илле яшенә җиткән исән кеше юк диярлек Ул агу —иген кырларында һәм чөгендер басуында. Агуны сибеп чыгарга өлгермиләр, аны эшкәртергә, сирәкләргә, утарга кирәк ич... Авылыбызның ике ягыннан зур-зур тасмалар рәвешендә сузылып киткән урманнарның да өстенә карарлык түгел. Монысын инде дәүләтнең туймас тамагына турап-кисеп тутырдылар. Мондый адымнар белән һәлакәткә таба атлаганда, озакламый урман урынында да шундый ук файдасыз. кеше аягы кермәслек чытырманлыклар гына калуы ихтимал. Кайдадыр укыганым бар: явызлык ул үзенең кемлеген бик яхшы белә һәм шуның өчен дә һәрвакыт иң изге ният һәм максатлар пәрдәсенә төренеп килә. Безнең авылларны да әнә шундый япма бөркәнгән явызлык гасырлар буена төзәлмәслек фаҗигага китерде. Бернинди кануннар белән дә акланмый торган җинаять түгелме соң бу?! Кызганычка каршы, шулай, без —җинаятьчеләр, табигатькә каршы баручылар. Ләкин мин беләм. җаным-тәнем белән ышанам. Җир-ана. Табигать мәрхәмәтле ул Әгәр дә без бүгеннән үк үзебезнең барлык байлыгыбыз: җирне, суны, урманнарны, болыннарны, күлләрне, урамнарыбыз мохитен дәваларга керешсәк, аңа миһербанлылык күрсәтсәк, ул безне кичерер сыман. Әгәр шушы юнәлештә үзебезнең тырышлыкны арттырсак, һәрхәлдә, аны бимазалаудан туктасак, табигатебез үзен-үзе дәваларга көч табар әле. иншалла... 6 май 1991 ел

Реклама