ЕЛЛАР АВАЗЫ

Сәгыйть Рәмиевнең үлеме турында Сәгыйть Рәмиев революциядән элекке татар әдәбиятының иң көчле, иң бөек таланты иде. Сәгыйть күтәрелгән югарылыкка ул вакытта татар шагыйрьләреннән берәү дә күтәрелә алмады бугай. Бу вакытлар «Сәгыйтьме, Тукаймы?» кебегрэк сөальләр йөрсә дә, берәү дә чыгып Тукайның Сәгыйтьтән югарылыгын дәгъва итәргә базмады, яхут базса да. исбат итә алмадылар шикелле Дөрес. Тукайга караганда ул бик аз язды, аз җырлады, ләкин сүз һәм мәгънә ягыннан ул Тукайга караганда, һич шөбһәсез, күп югары торды. 1917 елның февраль революциясенә чаклы Сәгыйть кулындагы бу беренчелекне һичбер кеше ала алмады. Сүзләрдән генә түгел, хәтта шөбһәләрдән дә югары торганы хәлдә, ул аны ифрат зур бер дан һәм шәүкәт белән саклап килде... Сәгыйть белән мин революциягә чаклы таныш түгел идем. Аның белән беренче тапкыр 1922 елда Уфада таныштым Ул вакытларда әле аның безнең эшебезгә, революциягә карашы әйле-шәйлерәк төсле күренәдер иде Ләкин соңгы еллар инде аның карашында ифрат зур үзгәреш тудырганнар иде. Күптән түгел булып үткән шундый бер вакыйганы хәтерлим мин Гәзит укучыларының исендәдер, күптән түгел Төркия гәзитләреннән алынып. Гаяз Исхаков турысында безнең гәзитләребездә бер хәбәр басылды Гаяз Исхаков анда ниндидер бер төрек гәзитендә большевикләрне сүгеп бер мәкалә язган икән, шуңар каршы төрек гәзитләре бик зур гауга куптарып. Гаязга каршы протест мәкаләләре язганнар һәм, Советлар Союзы белән без- иең арадагы дуслыкны бозарга йөриләр диеп. Гаяз ише контраларның Төрки- ядәп сөрелүен таләп иткәннәр иде. Сәгыйть бервакыт шушы хәбәрне укый да әйтә — Бу Гаязга мин әле булса бераз ихтирам саклап йөридер идем.. Йә соң инде революциянең тугызынчы елында, большевиклар тоткан юлның дөреслеге бөтен дөнья алдында исбат ителеп торган бер вакытта, шундый ахмаклык сатып йореп буламы соң?—ди Ул Гаяз һәм аның яраннарына нисбәтән үзендә ифрат түбән бер караш туганлыгын сөйли Менә бу вакыйга, минемчә Сәгыйтьнең соңгы вакыттагы карашын һәм аның нинди фикерләр белән сулу алганлыгын бик ачык күрсәтә. Сәгыйтьнең соңгы вакыттагы юлы менә шул иде. Үзенең шушы юлда торганын ул эш белән дә исбат итте һәм гомеренең калган олешен бөтенләе белән совет эшенә, совет илендәге төзү эшләренә багышлап үлде.. Газыйм КАСЫЙМОВ Татар буржуазиясенең фантазиясе Әдәбият тарихында реализмның ачык консерватизм белән кочаклашып барганын күрергә мөмкин булган кебек, романтизмның да прогрессив төсендә булган моментларын күп кенә очратырга мөмкин Татар буржуа әдәбиятының йөзен билгеләгәндә бу моментларга бик нык игътибар итәргә кирәк Романтизм хәзерге вакытта пролетариат әдәбияты өчен ботенләйчә чит. кирәксез, баштанаяк консерватор агым Дөньяга диалектик материалистларча караган (карарга тиешле булган) пролетариат язучылары романтизмның һичбер төренә мохтаҗ түгелләр Ф Әмирханның китаптан укып булса да Марксны белүенә без бик нык шикләнеп карыйбыз. Хәтта ачыграк иттереп Фатих Марксны китаптан гына укып булса да белмәгән дип әйтергә мөмкин Аның социаль фәннәр, иҗтимагый тәгълиматлар белән танышуы һичбер вакытта да Марксны белүгә чаклы күтәрелә алмаган. Г. ГАЛИ Фатих Әмирхан ни өчен төшенкелеккә бирелде? Фатих Әмирхан, буржуа сыйнфы сәнгатьчесе буларак, буржуа сыйнфы ’ алга барганда алга барды Буржуа сыйнфы бетүгә йөз тоту белән бергә ул да зәгыйфьләнде, төшенкелеккә йөз тотты Пролетариатның боек хәрәкәте идеяләреннән авыз итмәде тәнкыйтьчеләр бер сыйныфның бетүгә йөз тоткан вакытында ул сыйныфның сәнгатьчеләрендә дә төшенкелек, зәгыйфьләнә башлау килеп чыгуын күрә алмадылар ..Әгәр Ф- Әмирхан пролетариатның ирек хәрәкәтләреннән беркадәр авыз итәрлек хәлдә булса иде. билгеле, ул үзенең көчен мәгълүм бер үлчәүдә арттыра алган булыр иде. Г. ТОЛЫМБАЙ Тагын Дәрдемәнд әсәрләре турында Дәрдсмәнд — либераль, аңлы буржуа. Ул башка милләтләрнең алга киткәнен татар милләтенә шулар кебек булганда гына яшәргә мөмкин икәнлеген шул вакытта гына татар буржуасының тулы чәчәк атачагын бик яхшы күрә ала Монда да ул үзенең шигырьләрен үз сыйнфының файдасына хезмәт иттерә. — алга атларга, тәрәкъкыйгә өнди Кил. и башчы, агачны юнма юкка. Кирәк булмас... угыңны як. кил. утка! Ачып гайрәт* белән гыйбрәт күзеңне. Кара читләргә... туплар китте хутка! —ди. Укны ташлап, тупка күчәргә өнди. Бу бит иң эре кул буржуа идеологиясе. Дәрдемәнд болар белән генә чикләнми. Ул үзенең «нәсихәт»ендә ачыктан-ач ы к агитациягә тотына; дөнья куарга куша: Җитәкләргә тырыш дөньяви дүнәнне. Икенең берсе: йә сине җитәкләр. Алып барыр үзеңне бер чокырга. Барырсың — бардырыр. төртер, этәкләр. Моңа ни ул усал карчыкның име: Ку артыннан. ярыймы, юкмы дими. Җитеп тә бер сикертеп типсәң артын. Дәни бит ул — үзең тигәнгә тими. Күрдегезме?. Дәрдемәнд белән җәмгыятьнең зур бер өлеше — хезмәт халкы арасында даими рәвештә җәнҗал булырга тиеш Ул никадәр генә эшчеләргә Гәрчә күрсәң ата-анадан җәфалар күп заман, Син җәфа итмә аларга. бәлки — хөрмәт, и угълан! — сүзләре белән сыйнфый көрәштән туктатырга тырышмасын, ул көрәш көннән-көн үсә. кискенләшә генә бара. Ул көрәшне җанландыручылар, аңа коч бирүчеләр, аның энтузиазмын күтәрүчеләр дә табыла. Менә монда инде эшләр бөтенләй башкача тора. Монда инде Дәрдемәнд. бу көрәшкә үз шигырьләре белән ярдәм итмәү генә түгел, башкаларны да тыя башлый... Безнең алдыбызда пролетариат һәм аның белән элемтәдә булып социализм төзүдә кулга кул бара торган батраклар, авыл ярлылары, уртача хәлле крестьяннар әдәбиятын төзү тора. Әнә шул төзү өстендә бик күп кенә санда яшь көчләр эшләп яталар... . Ләкин буржуа мирасы белән файдалану ул зур сәяси сыйнфый сизгерлек сорый. ул мирасны масса арасына таратканда, аның эчендә булган сыйнфый йөзне бик нык ачып бирергә кирәк Моның өчен шул мирасның сәяси, иҗтимагый кыйммәтен бик нык аңларга, чын-чыннан марксизм белән коралланырга кирәк... С. МОРТАЗИН.

 

Реклама