Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕЛЛАР АВАЗЫ

«Казан утлары» журналының чыга башлавына 70 ел тула. Ул 1922 елның май аенда «Безнең юл» исеме белән Казанда чыга башлый. Журнал — әдәбиятыбыз, мәдәниятебезнең тарихы, көзгесе. Тик мин аны һич тә «тутыкмас вә күгәрмәс, саф вә рәүшан (якты) көзгеседер» дип әйтергә җыенмыйм. «Социалистик» дип аталган җәмгыятебезнең бөтен күгәрекләре бу көзгедә дә урын алды — ләкин бит болар да безнеке, болар да — тарих. Көзге бит. ни бар — шуны күрсәтә, арттырмый да, киметми дә! «Казан утлары» журналы үзенең җитмеш еллык тарихында безнең җәмгыять узган бөтен юлларны яктырткан: гражданнар сугышында йөргән «кызыллар»ны мактаган, азатлык алган татар халкына мәдхия җырлаган, ачлык фаҗигаларына урын биргән, ачларга ярдәм оештырган Аннары «халыклар атасы» уздырган геноцидка да күпмедер хезмәт иткән. Нихәл итик? Бу да безнең тарих Журнал Солтангалиевне дә сүккән, Гаяз Исхакыйны да. «җидегәнчелек»не дә. булмаган пантюркизмны да. уйдырма панисламизмны да. Ватан сугышы, сугыштан соңгы еллардагы эйфория — бу темалар барысы да шунда. Торгынлык еллары да шунда. Ләкин шул ук журналда элек һәм бүген яшәгән барлык татар язучысы да тәрбияләнде, әдәби осталыкка өйрәнде. Бу журналда әсәреңне бастыру — олы юлга чыгу буларак бәяләнеп килде. Татар әдәбиятының сикәлтәле тарихын беләсең килсә —«Безнең юл». «Атака». «Совет әдәбияты». «Казан утлары» журналларының төпләмнәрен актар. Ул төпләмнәрдә бүгенге көнебез өчен бик кызык булып күренерлек мәкалә, хикәяповесть, роман, шигырь һәм поэмаларга юлыкмый калмассың. Түбәндә «Безнең юл» журналында 20—30 нчы елларда басылган кайбер әсәрләр китерелә Күп кенә сүзләрнең шул вакыттагы язылыш-әйтелеш үзенчәлекләре саклана.

 

Ч е н ә к ә й Бер җыр Өзгәләнеп Сызлана бит Бер тамыр. Ут йөрәктә Шул бәлагә Бер дәва юк. Бер чара юк. Бер сабыр. Сызлый башкай. Сыкрый күкрәк... Аһ... Күңелсез! Ой... Авыр! .. II Ник йөрәккәй телгәләнде. Ник кабынды-янды соң? Мин балага Бу бәлане Нинди көчләр салды соң?.. Кайда ярдәм? Яхшы дуслар Кайсы җирдә калды соң?! III Кайда качыйм. Кайда качыйм? Кай урыннарга барыйм?. Күзләремне кайда ташлыйм?.. Кайсы йолдызга карыйм? Әйтегез! Бу хәнҗәремне Кайсы шайтанга кадыйм?!.. Бирегезсәнә кызыл чәчәкне Кан кырында. Көрәш чорында Мин югалткан идем юлымны. Мин югалткан идем юлымны. Мин чуалткан идем уемны Ялкынманган җиңү туенда; Яза-яза меңнәр турында Мин оныткан идем җырымны Г. Кутуй Октябрьдә Көн көнендә, Җир Җирендә Ай үбешә Җир белән Бакыр башлар Кузна уйный Ут эчендә Җил белән. II Кон ватылган. Күк Егылган. Җир төрелә, Төн Яна Чатыр... чатыр... Өйләр ишелә. Җан бирәләр... Ха-ха-ха-ха. III «Мең»- гә мең мичкә тәгәри. Таһарәтләр алына. Ут әтәче: ки. ки кири- кү! Җир зырылдый — Октябрьдә Коминтернга Машыйна! Г. Рәхим Госманлы җыры Кош кебек, очкан идем мин Күккә зур гайрәт белән. Сынды да көчле канатлар, Мин егылдым шул түбән Җилкәләргә йөк булып тик Калды дәрт-хәсрәтЛәрем. Йөз дөягә йөк булырлык, Һай, минем ул дәртләрем. Кышкы салкын, җил. буранда Мин йөрим таулар « изеп, Кайгым артымнан килә гел, Кайда барганым сизеп