Айга ялвару

 

Нәрсә булды бу дөньяга — Җир дә, күк тә чайкала. Бол ытла рн ы а й к ы й -а й к ы й, Кай табадыр ай чаба. Болытларны җәтмә итеп, Кем айны тотмак була? Өстерәп аны кара көч Тиз кабып йотмак була Сулга тайпылмак була ай, Уңга каерылмак була. Болыт җәтмәләрне ертып, Җирдән асрылмак була. Әй, ашыкма, үз төяген Рәтле кем ташлап кача! Караңгыда якты көткән Җир синең әнкәң ләса! һич курыкма, каралыкның Куллары җитмәс сиңа Кояштан, җирдән аерылсаң, Яшәүләр бетмәс димә. Бер заман сине төшергәч, Өстерәп баулар белән. Китмәдең ерак барыбер Син әнкәң күкрәгеннән. Теткәләнде, бетте дигәч. Син кабат калка тордың. Урак булып, көлтә-көлтә Безгә җыр, моңнар урдың. Инде без, җир балалары, Сине якларлык, шөкер. 'Э, Йолдызлар белән бергәләп. Яңа аклыклар китер. Караңгылык, үчлек белән Янаса да куркыныч, Дөньяның вөҗданы булып, Кал биектә, бул тыныч. Ашыкмагыз Бүлмәләрдә көзгеләр бар. Көзгеләр әллә ничә. Кара бик үпкәләмичә, Кара бик әрләмичә. Синең гомерең фасыллары — Киләчәккә ядкарьләр. Яшең, эшең теркәгәннәр Катыркалар, дәфтәрләр. Бүлмәләрдә көзгеләр бар — Алдаша, ялгышалар. Алтынлы диплом, йолдызлы Медальләр, афишалар. Батырлык йолдызы балкый Куркаклык киштәсендә. Кемдер даһилар рәтендә Төшеп калган рәсемгә. Егерменче гасыр соңы. Күп хезмәтләр. Буш саннар. Ашыкмагыз сокланырга, Күргәзмәгә куйсалар. Дөнья күрде: мәрмәр һәйкәлләр дә Фаш булдылар, җиргә баш ордылар. Оялмыйча илдә бил катырып Тормас өчен егылып таш булдылар. Күпкә өйрәтмәле гыйбрәтләрен Күп булмады истә саклаганнар. Биеклекләр яулап калыр өчен Күтәрелде яңа каһарманнар. Уйлый алар диварларны таш дип, Дивар аша күрми диеп халык. Ләкин күрә дөнья, алар — гүя Аквариум эчендәге балык. Яши алар безгә хаклык хас дип. Без илдәге бар халыкка баш дип Шәфкать, канун дигән сүзләр чәчеп. Тараталар имансызлык, ачлык. Иптәш рәис, иптәш сәркатибләр. Президентлар, бүтән төрле типлар! Үзгәртелгәч, тормыш — чынлап башка. Күпләрегез әйләнәчәк ташка. Мактаулырак. намуслырак чөнки Җирдә аунап яткан таш булулар. Иң оят эш хәзер — сезнең кебек Баш булулар. Узам, кызлар, сезнең турыгыздан. Тәрәзәгез җәйгә ачылган. Сезнең тавышларда илгә кайткан Кошлар сөенече бар сыман. Сезнең ачык тәрәзләрдән безгә Сөенечләр элек куп дәште. Сезнең шуклык җитә иде килеп Кояш куяннары рәвешле. ' Мин әле дә көтәм еллар аша: Куянчыклар йөгереп узачак. Күзләр чагылачак, өскә баксам, Шатлыгыгыз чиксез булачак. Тәрәзәгез әле дә ачык җәйгә. Тик үзегез әллә көзгесез — Куянчыклар, никтер, төшермисез. Карасам да, никтер, көлмисез. Ятсынасыз —әллә башкамы сез? Әй. таныгыз — мин бит. мин бит бу! Минем өчен сез танышлар һаман — Юк онтылу һәм юк оныту. Яшьлегеңдә кигән күлмәкләрең Хәзер генә гүя тегелгән. Алар белән күпме истәлекләр Чыккан дисең хәтер төбеннән... Кайсындыр син басма өсләрендә Кер чайкаган чакта кигәнсең. Ә кайсындыр, бәлки, иң беренче Очрашуга киеп килгәнсең. Син. кайсындыр киеп, сабыйларны Озаткансың бакча, мәктәпкә. Күпме, күпме сөенеч үрелеп калган һәрбер җөйгә, җепкә, сәдәпкә. Минем башка килгән һәм килмәгән Уйлар анда, хисләр, сурәтләр. Кызыбызга атап тегелгән күк Син яшьлектә кигән күлмәкләр. Яшьлегендә кигән күлмәкләрең Аңа бигрәк, бигрәк килешә. Яшь чагың дип, мин ымсыныр идем, Күзләремә кинәт күренсә. Матурлыгың, сылулыгың еллар Чәчмәгән дә икән, түкмәгән. Кызың түгел, үзең киенгән кук — Бәйрәмнәрең әле үтмәгән. Елмаябыз яшьлегебез безнең Киләчәктә озак яшәр дип. Күзендә тик елтырый сары моңмы, Мөлдерәргә торган яшьләрме... Син ишектән кызны озатканда, Елмай тагын, зинһар — түзсәнә. Елмаюың үзәгемне минем Елаулардан артык өзсә дә. Тынлык тыныч калыр иде, Җил «сагындым!» димәсә. Истәлекләр шикелле җил Битләрдән сыйпый, дәшә. Якында черки безелди Нәзек тавышы белән. Сызлана, шыңшый, елыймы, Әллә әйтәме: «Сөям!» Тавышы шикелле нечкә Борыны белән чәнчә. Каным эчеп үлә... Гүя Сөеп булмый бүтәнчә. Әзер идем үч алырга синнән, Эзләдем дә бугай әмәлен. Синең туклык минем ачлык иде, Синең бәхет — минем әҗәлем. Гөлчәчәкләр шиңде минем өчен, Ч11 шмәл әрем а к м ы й—ту кталд ы. Төшендем тик безнең уртак ярның Хыянәтче булып чыкканын. Синен дә бит узар бәйрәмнәрең, Һәм аңларсың мине бер заман. Нинди хәлдә калачагың уйлап, Инде хәзер сине кызганам. Яшисең кебек дөньяга Бер рәнҗешсез, каргышсыз. Ә җанда дөрләү, тетрәүләр — Төтенсез тик, тавышсыз. Тәкъдирнең үзе белән үк Килгән бугай ялгышлар. Бию көе, күңелле көй. Шунда да бит сагыш бар.. Елгаларың ята сырхап, ага сыктап. Чишмәләрең калыр төсле таңда туктап. Үзәннәрең язган балан-миләшләрдән, Урман шаулап торган таулар пеләшләнгән. Кая китте каз һәм торнаң, үрдәкләрең.’ Кая китте чөллиләрең һәм тартаең? Әй, туган җир! Мәңгелек дип йөргән идек,— Безгә ни сан! — Син булып бит син картайдың! Аналары тәүфыйк белгән балаларның Тиз картаймый. Ахрысы без — тәүфыйксызлар Үкенсәк тә инде безгә кайтмас маза Җаннарыбыз синекедәй сыктар, сызлар.

Реклама