Логотип Казан Утлары
Шигърият

Акылдан язган рәссамнар күргәзмәсе

АКЫЛ белән туа, килә кеше. Акыл белән хаким булып ала. Реакторда атом янган кебек башларында аның акыл яна Үлемне дә җиңә акыл белән. Гомерне дә җиңә— атыла да. Акылга да утырта ул яшәү, яздыра ул кайчак акылдан да. Бирелсә дә күпме, Үзе генә Бөек итә алмый шәхесләрне. Беркайчан да алыштыра алмый җанда ургып яткан уй-хисләрне. Безнең акыл камил. Фикерлибез яшәү, тормыш, дөнья, ил хакында... Акылыннан язган очракта да, мохтаҗ түгел даһи бу акылга Табигать сау: үлән, яфрак исән. Язлар, җәйләр — төсләр уйнап тора... Бетмәгән бит әле кешеләрнең гамс-зары — төсләр уйлап тора... Көрәшәләр төсләр... Күңел арган... Уйларының талган канатлары. Бер почмакта акыл посып калган (Эзәрлекли акыл талантларны). Яраларга мөмкин, үтерергә... Кадерләрен белми кеше аның. Акылыннан яздырырга һич тә мөмкин түгел икән кеше җанын Кала икән барыбер үзе белән кеше ничек кенә булып үзгәрсә дә. Акылыннан язган рәссамнарның ярылып ята җаны күргәзмәдә... Кадыйр СИБГАТ (1942) — шагыйрь. ташар һәм рус телчә реңдә нәшер ителгән диетага якын китап авторы. Чаллыда яши Сандугач Халыкларда матур исеме бар. тарихларга кергән даны бар. Андый моңнар каян килер иде — мәхәббәте. димәк. яры бар. Яшәр иде берәү даны белән айга. кояшларга үрелеп. Торыр иде биек сәхнәләрдә, оҗмах гөлләренә күмелеп. Күрим дисәң. күреп булмый аны,— мәйданнарга җырлап чыгалмый. Алкышларың кирәк түгел ана. шау-шуларга бу кош чыдамый. Туегызга аны чакырмагыз, чакырмагыз туган көннәргә. Дөньясыннан әгәр аерсагыз, сандугачлар мөмкин үләргә Безнең өчен җырламый ул. Кеше лаекмы сон аны тыңларга? Без якын да килалмынбыз бугай, сандугачта булган моңнарга. Күренмәс ул биек һаваларда, һаваларда очмый сандугач. Тал ботагы җитә. моңы булгач. • яннарында якын җан булгач. . Казанда 1 градус җылы Читтә йөргән вакыт. Сөендерә. безнең яктан җилләр иссәләр. Кошларга ла кул болгыйсы килә, безнең якка таба китсәләр. Радиодан кайчак хәбәр килә... һава торышлары... Өемнән... Казанда, ди. бер градус җылы Җылы булган өчен соснам Бер градус җылы.. Йә, ходаем' Шуннан ары инде суытма. Бер градус җылы. . Ярый әле ул! Бик әйбәт ул.. Шушы суыкта! Картлар йорты. Сентябрь Каен яфраклары сөйләшмиләр. Агачларның яшел шавы беткән. Өзелә дә төшә, өзелә дә...— гомер үткән икән, гомер үткән. Ипләп кенә. Җайлап. Ашыкмыйча. Уйлый-уйлый гына туктап-туктап, яфракларга карап атлый картлар. Күпме көзләр инде яфрак койган. Уйлар җитә уй-моң кирәкләргә. Гомер яшел чакта уйлар яшел. Көзләр җиткәч уйлар зирәкләнә. Тыңлый картлар яфрак кыштырдавын. Ни кылганын тәкъдир үзе белә. Илаһилык нуры балкып китә, көзләр карый картлар күзе белән. Өзелә дә төшә, өзелә дә... Салмак кына, тыныч, сабыр гына. Көзләр җитте инде, көзләр җитте... Мәңгелеккә кала тамыр сына. Чәчәк сатучы карт Күзләрең камашып куя,— чәчәк — кая карама. Тезелешкәннәр карчыклар, бер карт та бар арада. Мактый-мактый сата һәркем. Товар ул шулай үтә. Карт кына бер сүз дә дәшми. Бу карт соң нәрсә көтә? Күтәрелеп карамый ул үтеп баручыга да. Игътибар юк күршесеннән чәчәк алучыга да. Карап тордым да ышандым: чәчәген кызганадыр; бер чәчәген алсалар да күңеле сызланадыр. Үзе карап үстергән шул... Чәчәк бит — җан баласы. ...Текәлгән дә карап тора. Моңлы картның карашы. Юлда Арган гына атлар... Арган гына... Туарылган әле атларыбыз. Бөтенләйгә туктап калу түгел, хәл алырга яткан чакларыбыз. Сулыш алу гына — юлда күптән. Йөз елын да, мең елын да үткән. Бара-бара шактый ерак киткән Көчне, тирне, канны шактый түккән. Туктый-туктый кәрвансарайларда. ераклардан килә олы кәрван. Үтелмәгән әле озын юлы. үтелмәгән әле олы фәрман Юл газабы авыр. Маңгайларга чыккан иде салкын тирләр булып. Тирләр кипте, хәлсез чаклар үтте, малайлар да җитте ирләр булып. Юллар сикәлтәле. Йөзәр елга сабырлыклар тагын кирәк алда . Атлар түзәр. Барып җитәр кәрван мең ел әрнеп янган йөрәк барда Кичерелмәс! Юк та безнең, булмас ярты юлда туктар хакларыбыз! ...Кузгалырга вакыт, юл ташына тоякларын бәрә атларыбыз. Рәф