Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫ СҮЗЛӘРЕ

УРАЛДА МУСА ҖӘЛИЛ ЭЗЛӘРЕ

Мина Екатеринбург өлкәсендәге татар халкы күп яшәгән шәһәрләрдә татар класслары һәм балалар бакчаларында милли группалар ачу өчен сәяхәттә булырга туры килә. Хәзерге заманда, өлкәдәге шәһәрләрнең берсендә дә милли мәктәп юк. ә сугышка кадәр Свердловскида татар урта мәктәбе һәм педагогик училище булган Шулай ук Дегтярск шәһәрендә. Красно- уральскидә, Югары Түрәдә (Верхняя Тура) татар мәктәпләре булган. Менә мин Серов шәһәрендә Андагы 20 нче мәктәп укытучысы, якташым Розалия Сснцованын әйтүе буенча, шәһәрнең тарих музеенда Муса Җәлил турында материаллар булуын белдем. Музейга килдем, барлык стендлары белән танышып чыктым, ләкин Муса Җәлил турында бер нәрсә дә тапмадым. Аптыравымнан музейның фәнни хезмәткәрләре янына кердем Минем соравыма алар бер жавап та бирә алмадылар Бары Розалия Габдрахимовнадан телефон аша сорагач кына нинди материал турында сүз барганын аңладылар. Менә минем алдымда «Серовский рабочий» газетасының 1966 ел. 21 июньдә чыккан 121 нче саны. Аның бер бите тулысынча Муса Җәлилнең Надеждинск (хәзерге Серов) шәһәрендә булуына багышланган истәлекләр белән тулы. Муса Җәлил Надеждинскига 1932 елның сентябрь башларында килгән һәм j анда 3 4 көн булган Бу еллар, билгеле булганча, Муса Җәлилнең Мәскәүдө татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасында эшләгән вакыты. Ә Надеж- динскида 1931 елдан башлап «Эшче» газетасы татар телендә чыгып килгән Бу елларда анын редакторы булып татар коммунистик университетын тәмамлаган Хөсәен Гайнетдинов эшләгән. Соңрак ул сугышта һәлак була. Мәскәүдәге «Коммунист» газетасы «Эшче» газетасының шефы булган, һәм алар Надеждинскида ударник эшче хәбәрчеләрнең слетын үткәргәннәр Анда 300 дән артык кеше катнашкан «Эшче» газетасының хезмәткәре Б. Сибгатуллин Мусаның редакция эшчеләренә зур ярдәм күрсәтүе турында сөйли Ул шагыйрьне металлургия заводы белән танышканда озата барган Автор Муса Җәлилнең конторага кереп тормыйча, туп-туры эшчеләр янына баруын яза. Кунак журналист туктап-туктап эшчеләр белән сөйләшкән Бигрәк тә беренче бишьеллыкта исеме бөтен илгә яңгыраган горновой Шарифуллин белән озак сөйләшкән. Ул илдәге йөз дә бер домначы арасындагы ярышта җиңеп чыккан һәм жинел автомобиль белән бүләкләнгән. Шагыйрьнең домначылар Бикмансуров. Сәгьдиев һәм Гимранов белән сөйләшүен Мөнәвир Бәдретдинов та искә ала. Муса Җәлил слетта матбугатның хәзерге бурычлары турында доклад ясаган Тәнәфесләрдә ул күп хәбәрчеләр белән сөйләшкән, аларның эше. тормышы һәм яллары турында сорашкан. Бу очрашуларда Муса үз газетасы өчен дә материал җыйнаган, шәһәрнең төрле почмагында, төрле завод һәм шахталарда булган Әлеге көннәрдән бераз вакыт үткәннән соң, Муса Мәскәүгә кайткач «Коммунист» газетасының бер саны тулысынча Надеждински завод-шахгаларына багышланып чыккан. Надеждинскидагы металлурглар мәдәният сараенда татарларның музыкаль, драматик һәм хор түгәрәкләре эшләп килгән Алар берләшеп, слет көннәренә «Башмагым» спектаклен әзерләгәннәр. Муса Җәлил спектакльне зур дикъкать белән тыңлаган һәм уенда катнашучы Сибгатуллин анын үзешчән актерларны мактавын искә ала. Алтынчы татар мәктәбенең ана теле укытучысы Нәфисә Вәлиева шагыйрь белән «Эшче» газетасы редакциясендә танышуын яза Ул үзе дә газетага язып торган, редакциянең чыгаручы секретаре Җәмилә Әх- мәтова аның ахирәте булган. Муса Җәлил, аның мәктәптә эшләгәнен белгәч, мәктәп хәлләрен кызыксынып сорашкан. Нәфисә ханым Муса башлангычы белән -бу көннәрдә интернациональ кичә үткәрелүе турында яза Сибгатуллин ул кичәнең металлурглар кулы ура сараендагы бүлмәдә үткәрелүен искә ала. Кичәдә татарлар, башкортлар руслар һәм 174 М заводта эшләүче немец белгечләре дә катнашкан Төрле телдә җырлап Һәм төп те халыкның музыкасы яңгыраган. 3 ГеНӘ бУлУына карамастан, биредә Муса күп эшләр башкарып өлгергән Мин сөекле шагыйребезнең эзләрен Уралда очрап ыма бик шат тандым. Ләкин, башта әйткәнемчә. 26 ел буенча Муса Җәлил турындагы бх материаллар, музейның экспонатларына әверелмәгәннәр Розалия ханым 20 нч'е мәктәптә тәрбия эшләрен оештыручы булып та эшли Бу мәктәп укучылары Муса Җәлил турында музей материаллары чагылдырылган реферат'та язганнар һәм фотоальбом ясаганнар Югарыдагы истәлекләр буенча Надеждински шәһәрендә татар мәктәбе дә булган, клубларда тагар сәнгате секцияләре эшләгән, татар телендә газета чыккан Галия ханым Гафарованын әйтүе буенча, шәһәрдә ике мәчет булган Ә хәзер бу шәһәрдә. Серовта, бары.тик ике мәктәп каршында ике якшәмбе мәктәбе генә эшли башлады. Фәрит ШӘНГӘРӘЕВ. Екатеринбургтагы татар һәм башкорт мәдәнияте үзәгенең идарә әгъзасы, физикаматематика фәннәре кандидаты, сугыш һәм хезмәт ветераны Журналның күптәнге укучысы мин Бүген сүзем Татарстанның бәйсезлеге турында Бу мәсьәләдә Мәскәү даирәләренә бик күп мөрәҗәгать. үтенеч, сорау хатлары, «Руки прочь от Татарстана!» кебек телет раммалар (РСФСР Ют ары Советына) җибәрдем, хәтта шуларнын берсенә тулы бәйсезлек алу өчен рефе рендум үткәрү кирәклеге турында Ельцинның үзеннән дә (1 сентябрь 1991 ел) җавап алдым, аның күчермәсен Шаймиевка да җибәргән идем Боларны Казахстан татар-мәдәни иҗтимагый үзәге исеменнән җибәрдем Референдум көннәрендә безнең кешеләр Казанда булды, анда бәйсез теккә каршы көчләрнең кара эшен күреп, белеп кайттылар Безнен үзәк шундый карар-тәкъдим чыгарды: М.гскәүнең, русларның Татарстан бәйсезлсген булдырмас өчен нинди генә басым ясаулары, төрле куркытулар, өндәмә-плакатлар белән зш игү тәре турында (сурәтле документлар белән) рус телендә бер -җыентык чытарырта кирәк Әшәкелекләрен бөтен донья халкы белсен, ул тарихи документ булып катсын Бу эшне язучылар һәм абруйлы журналыбыз эшли алыр иде Сезне, хөрмәтле батыр көрәшчеләребез, референдумда җиңү белән ихлас күңелдән котлап. Мөхәммәтдин I АРИФУ. 1.1ИН. РСФСР мәгариф отличнигы. Бөек Ваган сугышы ветераны Алма-Ата шәһәре Кадерле «Казан утлары!» Сезгә хат язу теләге туды Моңа сәбәпче февраль санында басылган «Тарихи катламнар» дип аталган язма Дөресрәге. «Мораса» атамалы су исеме миемне телеп алгандай булды Нитәме'’ Чөнки безнен Эштәй районы Югары Өверез авы лы кешеләре мишәрләр, дәү әнием (бездә нәнәй т гел шул Мораса- ны. Чистан якларын сөйли иде Кайчандыр шул яктан күчкәннәр, ахры Бетнең авылда татарча газета-журнаглар алдыралар, шу т исәптән «Казан утлары»ң ди Мин дә алам, сөенеп укыйм Мосә тән. Рабнт Бату тла минем өчен зур бер кем диим соң. сүз дә таба алмыйм тиңләргә* аның «Сөембикә КЫЙссасы»н укып, әллә күпме әсәрләнеп йөрдем Нинди яхшы әсәр язган Ьатул та агай! Менә шундый әсәрләрдән башка ничек яшәрбез киләчәктә журнал бәясе «безнен кесәгә- үлчәнмәгән булса? Киләчәктә дә шулай татарча, татарлар турында язсагыз иде. сроктан кан* кардәшләрегезне берләштереп, аралаштырып, илһамландырып яшәтүче көч булып калсагыз иде Тукаебыз әйтмешли, «гәрчә анда тумасак та», җаныбыз, рухыбыз синдә, безнең, и татарлар иле Татарстан! Элмира ЗИННУРОВА. Башкортстан, Аксенове станциясе. Ким поселогы. Сезнең журналны күп еллар инде алып киләбез. Анда басылган әсәрләр чорыбызның бик күп якларын ача. милли, әдәби һәм хәтта дини дөньяны күзалларга ярдәм итә. Бигрәк тә танылган әдипләребезнең роман-повесть, хикәяләре. шигырь-поэмалары шатландыра безне Иске Кулатка ягына Казан, татар мохите сулышын китерә. Әйе. чынлап та: Казан бит ул гүзәл кала. Йолдыздандыр нур ала?! Яңа уйлар нигезендә Кәйсезлеккә юл сала. Амин! — дибез. Камил ХӘМЗИН, Сембер өлкәсе. Урта Терешка авылы. Журналдан Ренат Харис шигырьләрен укып зур сөенеч табам. Татар телен саклап калу — барыбызның да бурычы. Бу юлда сез. Ренат, аеруча үзгә булып күренәсез халыкчанлык, телегезнең сафлыгы белән дә аерылып торасыз. Бу сәләтне сезгә зур күләмдә файдаланырга кирәк Заманыбызның үз шагыйре булырга хаклы сез, минемчә. Мөхәррир ШӘРИФУЛЛИН. Башкортстан, Дүртөйле шәһәре Хөрмәтле «Казан утлары»! Журналның узган елгы 11 нче санында Тәлгат Галиуллинның «Замана балалары» исемле язмасы чыкты бит. Шул чор «җитәкчелләренең, әйтик. Табеевның безнең Сарман районындагы «маҗаралары» турында шактый саллы хат юллармын дип торам Безнең урмандагы җитәкчеләр күңел ача торган «Ленин шалашы» турында Әнә шундый кайбер «персональ пенсия»ияләре турында Урыс матбугатында булса да, татарда алар турында ачыктан-ачык язу әлегә юк диярлек ә кирәк иде Менә шуның өчен дә Тәлгат әфәнде Галиуллинга зур рәхмәтлебез! Әннүрбик СӨЛӘЙМАНОВ, Сарман районы. Игәнәбаш авылы Мин — Әстерхан өлкәсенең Бирюковка дигән урыс авылында яшәүче тарих укытучысы. Журналыгызның 7 нче санында басылган Лена LLIai ыйрьҗаннын «Йөрәк авазы» поэмасыннан «Өченче микрофон» исемле өзекне кат -кат укыйм, күзләремнән туктаусыз яшь ага. Әйтерсең, бу шшъри әсәр минем үз күнелемдә туган хисләрне сөйли Минем ихтирамым белән олы рәхмәтемне шагыйрәгә җиткерсәгез икән. Тагын берничә сүз: хәзер безнен төбәктә дә туган телебезгә тартылу башланды. Үзем дә Әстерхан үзәк фәнни китапханәсендә татар телен өйрәнү буенча түгәрәкләр оештырдым һәм без. өч укытучы. 3 группада 13 яшьтән 70 яшькә кадәр 35 кешегә (татарлар, хәтта урыслар да') дәрес бирдек Шулардай быел Казан университетының татар факультетына укырга керергә теләк белдерүчеләр дә булды. Аларны Казанда аклап, ачык каршылаганнардыр дип белем. Әле бу башы гына.. Бергә-бсргә яшик! Зөлхәбирә ИШБИРДИЕВ.А. Әстерхан өлкәсе Бу хатым — Кыргызстаннан сәлам булсын. «Казан утлары» килгән көн уразамның соңгы сәхәре булды. Зур шатлык уты янды өебездә' Миргазиян Юнысның «Шәфкать кыйбласы» исемле публицистик мәкаләсе бик тә вакытында чыккан Урыс шовинистларының һәм аларга тәлинкә тотучы маңкорт ларның габан асларына утлы күмер булып ятачак Ә безнен ншеләргә җанга җылылык, зур шатлык, милли азатлык юлын яктырткан маяк булыр ул Тәүфикъ Әйди кереш сүз белән чыгарган «Яшерен васыять» тә Петр пат шадан ал^ып бүгенгәчә империя сәясәтен күрсәтеп тора Рәмзи Вәлиен белән Мөхәммәт Мәһдиевнсң «Болганчык еллар авазы». Флора Әхмәтованын «Камиллеккә омтылу» кебек мәкаләләре дә халык өчен бик кирәкле язмалар Т. ШӘРӘФИЕВ, Кыргызстаннык Токмак шәһәре Журналыбыз минем иң якын дустым, кәгеп алган кадерле кунагым, куанычым. шатлыгым И. «Казан утлары». 62 ел буена сине укыдым, бөтен кайгы-хөсретләремнс, авыруларымны оныттыручы син булдың Күпме әсәрләр, күпме яңа әдип, шаг ыйрьләр. галимнәр донья күрде синдә 70 еллык гомереңдә! Барлык-барлык хезмәткәрләреңә дә рәхмәт, димен Чын күңелдән, журналны яратып укучы, хезмәт һәм сугыш ветераны, инде сиксәнне ваклаучы апагыз Мәдинә ГАЙНЕТДИНОВА. Казан шәһәре Хәзер миңа 45 яшь Аркамда Әфган сугышының ярасы. Чернобыль фаҗига се, сөеклемнең вакытсыз үлеме Чнг җир Мөһаҗнрлек Ялгызлык Ирексез- дән кулыма калом алдым Әмма зарланырга түгел, көрәш өчен, хөр яшәү өчен «Казан утлары» шул юлда маягым! Ә гагар халкына сүзем Ач бул. җәмгыять' Кулларны кулга. Иңнәрне -иңгә! ..Яша. хөррият! Муса ЗӘКИЕВ. Ташкент шәһәре