ШӘҖӘРӘ

Мы noexa.за город.

Л за городом дожди.

А за городом заборы.

За заборами - ВОЖДИ

Александр ГАЛИЯ

Узган жәй Мәскәүдә эссе, чамасыз коры булды. Шәһәрдә калганнар тан туса иза чикте, бала-чага эсседән чирләп бетте, карт-коры урын өстеннән тормады Ә хәллерәкләр. байлар һәм урындагылар жәйнен жәй буе дачаларда, тугантумачалы авылларда, җиләстә рәхәтләнде, кинәнеп дөньясына мең шөкрана кылды. Тагы да хәллерәкләр диңгез ягаларына китеп котылды. чит илләргә сәфәр чыкты, кыскасы. Мәскәү каласында жыен әтрәк-әләм, салам сыйрак, жеп коерык торып калды. Безнең дә дачага чыккан еллар булгалый иде. былтыр колагыбызны шәңкәйтеп шәһәр-жәһәннәмдә калдык, сумала казанында кайнадык Кич саен хатыным колак итемне ашады, таң саен сыртымны игәүләде. Янәсе, фәләннәр дачаны төгән җирдән алганнар, бәясе дә юнь ди. хуҗалар әүлияләр, имеш, җәй буе корсаклары кап булганчы кыяр-кишер ашаганнар. алма-чияне туганнарына шәһәргә дә ташыганнар. Бушлай! Янәсе, әллә кемнәрнең чирләшкә балалары туп булып тазарып, бите алланып кайткан, имеш, көзге кыраулар төшкәнче Истра елгасы буенда, алпавыт утарыдай дачада җыйнаулашып рәхәт чиккәннәр. Җитәр! Хатын выжлавыннан гарык, язны көтә-көтә саташып беттем, көннәр җылына башлауга аякны киенеп алдым, белеш-танышлардан сораштырып ары- бире юргаларга тотындым. Хатынны, малай белән нәзберек кызны Олы көн узуча дачага илтеп ташларга исәбем! Комарланып, ярсып, хатын искә төшкән саен иреннәремне чәйнәп эзлим, малай! Әзерләп куйганнар ди сиңа, тот капчыгыңны! Кая барып тотынма — кыйбат! Минем хатынга кьв да булсын, буаз да булсын' Арзанлысы кирәк аңа. әмма шәбе: урман, сулы, тимер юлга якыны кирәк аңа Күр, мин тирләп-пешеп чапкан арада Олы көн дә үтеп киткән. Май бәйрәме дә артта калган, ашыга-ашыга җәйгә кереп барабыз, ә мин һаман хатынның туп атуларын тынлап газап чигәм. Нишләргә9 Дачалар бар. гел очрап тора, андый- ларны эләктерү өчен йә бик бай, йә мул чумаралы урында эшләү кирәк Ә минем кашым да күзем, чалгы телле хатыным да үзем. Язмыш' Үзебездән бигрәк бичара этем Радж өчен эзлим дачаны Былтыргы эсселәрдә әз җәфа чикмәде бит ул.. Йөрим, йөрим, инде чын жәй башланды, һава көннән-көн эсселәнә. хатынымның температурасы да өзлексез күтәрелә, теле белән гурый мине! Турый да учлап-учлап тоз сибә. Чираттагы дача хуҗасына барып кердем. Арган, талган, күз тонган, колак ишетми .. «Әнә, кара. Күр! Дачаның бер дигәне!» Куас мичкәсе юанлыгы, мыеклы хатыи каядыр төртеп күрсәтә. Карыйм, дача дигәннәре ташка үлчим, аннан- моннан әтмәлләгән, чергән әрҗә такталарыннан каккалатан бер мескен алачыкУ иы күрәм. Бер почмагы янтайган, икенчесе кыйшай!ан. тома сукыр арт стенаны аннан-моннагг чәпәләп кызыл балчык белән сылаганнар. Рамнары чалшайган, тәрәзә янаклары калҗайган йорт алдыннан арлы-бирле ярым шәрә бичәкәйләр үтеп йөриләр Мәскәү елгасы шушы тирәдә генә икән Мин монысын нигәдер мыекка чорнап куйдым Тыштан бәләкәй күренгән алачык, зчкә кергәч, тагын да тараеп калды. Шушы әҗәл тагарагын калын такталар белән икегә бүлгәннәр, олырак якта хуҗалар яшәп яза икән, икенче баштагы чоланны дачникларга бирмәкчеләр... Чоланга кергәч, борынымны җыердым да. әдәп өчен генә «Шушы табут өчен күпме мәһәр сорыйсыз?» — дип сорадым Куас мичкәсенең җавабы әзер иде. «Икс айга алты йоз тәңкә!» диде ул күземә туры карап «Аз да түгел, ким дә тү!сл!» Аның тәбикмәктәй йөзенә, почык борынына карап телсез калдым «Алты йөз?! Безгә батмый бу!» Хуҗа хатын шуны гына көткәндәй күкерт кебек кабынды «Моннан арзанракка эт оясы гына табарсың! Без үзебез монда тормыйбыз да диярлек. Әнә тегендә, урман авызында яңа йорт җиткереп я ■ абыз Әгәр юньле кешеләр икәнсез, тора-бара бүлмәнең Teiece дә сезгә булыр. Балаларыгыз икәү дисеңме, йокларга шунда керерләр Елга якын, урман өстенә аварга тора, кеше аз. Үтеп йөргәннәр лә юньле адәмнәр. Монда әтрәк-әләмнәрне якын да җибәрмиләр. Килгәндә биек-биск коймаларны абайладыңмы? Анда, койма артында кем ял иткәнен кычкырып әйтергә дә ярамый Безгә җир танышлык аркасында гына эләкте. Биш киявебез бар. арадан берсе ярый, анысы калсын Яхшы, әйтсәм-әйтим. киявебез. Мәскәү мишәре, шул хөкүмәт дачаларын саклый Яңа өйне уртакка салабыз.» Хатын тәтелдәпме-тәтелди, дачасын, урынын, кияүләрен, койма артындагы адәмнәрнең шәплеген, һаваның сафлыгын, суынын чисталыгын кычкырып.мыкычкырып мактый. Мәкәрҗә ярминкәсендә шомарган маклер диярсең' Хатын сизгер, җәй башланган, алачык бик кәй. яна өйгә акча чыгымнары кирәк, электричка туктый торган станцага икс чакрым тәпилисе бар. Мәскәү халкы асылда урнашып беткән. Дача-алачыкны кичекмәстән кемгәдер бөләргә кирәк! Кемнең ике айга алты йөзне чыгарып саласы килсен' Шулар өстенә куас мичкәсе минем ару кеше булуымны күреп тора. Дача хуҗалары кибетчеләргә иш. алар менә дигән психологлар! Өзеп әйтмәдем, «уйлашырбыз!» дидем дә ике чакрым тәпиләдем Монда килгәндә, биек-биск коймалар артында берәр яшерен хуҗалык мәйданнары, гип фараз кылган идем, ялгышканмын Койма артында «хужалар»нын эреләре икән Яман уфылдап, кара тиргә батып кайтып кердем Хазын чыраема бакты да дәшмәде, теш арасыннан сыкранып чәйнеккә барып тотынды. Шактый вакыт иреннәребезне биктә тоттык, ике-өч чынаяк уттай чәйне әйләндереп каплагач кына игә килдем Тамагымны кырып, сүзгә керештем Юлның ерак тыгын, дачаның кыйбатлыгын, йортның әтрәк-әләм булуын, хуҗа хатынның шапшаклыгын телләренә шайтан төкергән язучылардан бер дә калышмас ган өзми-куймый тезеп чыктым. Уф! Әле хатынымның ни теләгәнен, сүземнән һәм сәяхәтемнән нинди нәтиҗә чыгарганын һич аңларлык түгел иде Ул дәшмәгәч, мин тагын сүз йомгагымны сүтә башладым Шул чакта тыелган булсам кана' Хөкүмәт башлыклары, политбюро членнары шунда ял итә икән Дачаларын әйләндереп алган коймаларның биеклеген күрсәң, исең китәр! Кош га очып керерлек түгел. Хатыным биш минут дәшмәде, ун минут, ярты сәгать дәшми чыдагач, авызын ачты да сүз буасы ерылды. Ул. гадәтенчә, мине әрләргә, пешекләргә кереште «Синең нинди йорт га. нәрсә ашап ял итүеңне исм беләмени ’Ни те гәсән гнуны шыттырырга була! «Хөкүмәт башлыклары, политбюро әгъза тары белән янәшә ял иттек», дип былтыр кичергән газапларны онытып, ярты Мәскәүнец авызын юмалар идек Хәсрәт чүлмәге, шундый затлы, данлы дачаны ки гешеп гә кайта алмагансың Андый затлы урынга ия табылмас дисенме хөрәсән' Кышның кыш буе бездән көлгән танышбелешләрдән берьюлы үч атасы згкәнмсн” Кич буе тынмады хатыным, төнлә йокламады, тәрәзә пыяласына сарган явыз черкиләр белән бергә бызлады Кыскасы, иртәгесен, шәһәр транспорты кузгалган мәлдә, йокысызлыкгаи кызарган күзләремне уып. мин кичәге сукмакларга төшим Оч көн дигәндә, мен мәшәкать чиген, җәфаланып, шактый акча түгеп, м.г ган-кызны, кирәк яракларны төян без күченеп тә куйдык Балалар чиксез шаг танды. Радж куанды ә хатын озата чыккан күршеләргә «Затлы урынга, политбюро әгъзалары белән янәшә дачага, ике аша чыгабыз'» дип кабатлады Ничек-ничск баруыбызны, биек коймалар яныннан үткәндә хатынымның күзе ут булып януын. Ралж үткәнне сизеп койма артындагы кор тавышлы овчаркаларның яман ырылдауларын, кызымның һәр чәчәккә иелеп сәлам бирүлә рен, малайның җиргә аяк басуга яңгыр суалчаннары эзли башлавын тәфсилләп язып торсам озакка китә, ике сүздә әйткәндә эш болай: бардык, урнаштык, кыеш почмаклы алачыкны күргәч, хатыным мырлар дип курка-курка баруым гел юкка булды, мырламады, куас мичкәсе Матрена Петровнаны кочаклап алды, алар гомергә авызлары авыздан китмәгән әшнәләр кебек чәлдер-чөлдер сөйләшергә тотындылар. Әйбер-караларны кайсын кая таратып урнаштыргач. Матрена Петровна белән урынжирләр. түшәк-мендәрләр турында килешенгәч, җиңеләеп киттем. Матрена Петровна Радждан гына шикләнде. «Ай-Һай, бер эләктереп алса, жаныңны ала инде бу явыз!» —диде. Сизәм. эт аркасында дачаның бәһасын арттырырга чамалый бу явыз! Сынатмадым, этне якларга, аның тәртип-холкын мактарга тотындым. «Тугыз буыннан килгән нәсел кәгазе бар аның, шәҗәрәсе!» -дигәнне хужа хатын колагына элде микән, белмим, мәгәр: «Бергә ашый ул, бергә ятып йоклый, тыныч, сабыр!» — дип хатыным да кат-кат сайрагач, куас чиләге әз-мәз сабырланды. Кичкә кырын биш киявен ияртеп хужа үзе да кайтып керде, янәсе, дачниклар. кадерле кунаклар белән танышырга теләгән. Кияүләренең икесе урыс, берсе татар, кышын Казан вокзалында арбачы булып эшләүче Фазыл атлы кеше икән, дүртенче кияү башкорт, бишенчесе арага адашып кереп кысылган гөрҗи-грузин иде Гөрс-мәрс килеп торган кызмача кияүләргә Радж бик шигәеп кенә карап торды да алачык почмагына күләгәгә барып ятты. Кайчы колакларының ялт- йолт уйнавыннан гына мин Раджның кияүләрне ошатып бетермәвен аңладым. Грузин кияү эткә таба башын кагып: «Без дә эт асрыйбыз Юньсезе туры килдеме, йортка ияләшә алмадымы, әллә нәрсә шунда, өрмә дисәң — өрә. өр дисәң, авызын да ачмый», дип сүз кыстырды. Кече кызга өйләнгән бу иркә кияү минем үземә дә ошап бетмәде Күмер кара күзләре чәчрәп тора, маңгае тар. тар маңгай өстенә бөдрә чәчләр ишелеп төшкән, колак эче дә. танау тишекләре дә кара төк кенә. Кияүнең фикерен тозәтсргә ашыктым: «Эт — тәрбия ярата. Тора- бара хуҗасына ошый инде», дип куйдым. Без хуҗаны да. кияүләрне дә сирәк күрә идек. Аларның үз мәшәкате, караңгылы яхтылыда балта чабалар, дөп-дөп нидер кагалар, һаваны ертып нидер каералар. Раджның холкын яхшы белгәнгә, мин алар тирәсенә бармаска тырышам. Ә хатыным Тәмам йомшады! Ошатты бит шушы алачыкны! Алачыктан бигрәк Матрена Петровнаны яратты! Икәү бергә туры килделәрме, тотыналар сайрашырга! Сөйләшмәгән сүзләре юк! Хатынымны бигрәк тә койма артында яшәүчеләр яшәеше кызыксындыра. Башта әллә ни теш агартмаган куас мичкәсе хатынымның төчелеге, тәмле теле алдында озак ныгый алмады, башта әзләп- әзләп кенә, соңра мулрак итеп ишеткән-белгәннәрен сиптерә башлады. Аларның шулай килешенеп китүе миңа үтә дә мач килде, хатын өйдә кала, мин балаларны ияртеп елга ярына төшәм. рәхәтләнеп кызынам, бот күтәреп ваемсыз зәңгәр күккә карап ятам, туйганчы су керәм. Кармак салып мәшәләнгән идем, балык капмагач, ул һөнәрдән баш тарттым. Без еш кына Радж белән икәү калабыз, балалар үз ишләрен табып, танышып өлгерде, андый сәгатьләрдә мин аерата бәхетле, аерата шат була идем Раджны ияртәм дә. тугры этем белән аны-моны сөйләшкәләп елганың аулак ярларын, ерак болыннарны, урман сукмакларын урап кайтам Лыгырдавык хатын, чыр-чулы бала-чагага караганда Радж миңа иң кулай юлдаш! Хөкүмәт дачаларына якын барырга ярамый. Радж белән мине ике-өч тапкыр туктатып кисәттеләр инде, һич уйламаганда куак арасыннан гөрс-мәрс ирләр килә дә чыга! «Кая барасыз? Кайда яшисез? Кемнәр сез?» Фәлән-фәсмәтән Хәзер тикшерүчеләр сирәгәйде, безнең кемлекне белеп бетерделәр. ахрысы. Койма артындагы сакчы этләр генә Раджның исен сизеп тынычсызланалар. койма тактасын тырнап яман ырлыйлар. Без дә коймадан читтәрәк юлларны сайлый башладык, тынычландык. Раджның үтә сизгер, чиста-пөхтә. сак һәм акыллы эт икәнен әйтеп өлгермәдем шикелле. Кыска тотам, Радж хакында сөйли башласам, телчән хатынымны да узып китәм мин, нишлисең, мин аны үземнән мең акыллырак дип саныйм. Валлаһигазыйм. әгәр Радж сизгерлеге миндә булса, мондый бәла-казаларга эләгә торган адәм идемме соң мин? Тукта, бу хакта бераз соңрак. Әлегә этем турында. Зирәклегенә бер дәлил. Анда-монда барганда шәһәрдә дә иярткәлим мин Раджны, ә монда көинең-көн буена аерылган юк. һаман бергә Аулак сукмакларда гына йөрибез дисәң дә юлда төрле кеше очрый, жәй. һәркем кояш иркәләвеннән. саф һавадан, хәрәкәттән көч жыеп калырга тырыша Очраган бик күп кешеләргә Радж игътибар итеп тә тормый, ялт кына миңа күз сала да үз юлыннан бара бирә. Ә с и рок-сора к ана карап гаҗәпләнеп куясын: кеше үзе күренми әле, искән жил белән анын исе килеп кенә җитәдер. ә тугры этем тынычсызлана башлый. Сукмакның әлс бер. әле икенче ягына гашлана. сырг йоннары кабара, коерыг ын гөптөз тотып ал!а ыргылырга әзерләнә. Мин аны тынычландырырга теләп сыртыннан сөям, иркә сүзләр әйтәм. еш кына муен каешыннан тотып та алгалыйм Донья бит. белмәссең Менә анын тынычлыгын бозган бәндә үзе күренә Моңарчы беркемгә өрмәгән этем ырылдап тешләрен ыржайта һәм абалап орә башлый Кулдан ычкындырсаң, теге бәндәне өзгәләп ташлаячак Беренче вакытларда белеп бетерми идем, хәзер ышанып әйтә алам, акыллы эт адәмнәрнең кемлеген шулкадәр дөрес аера ки. хәйран калырсың! Ул ырылдап каршылаган, өреп озаткан кешеләр минем үземә дә ошамыйлар Яман авыр карашлы алар, йә исерекләр, йә кием-салымнары шакшы, йә кулларында авыр таяклар, килә-килә алар ян-яктагы яшь агачларның очын кыеп киләләр Күзләрендә усал уг янган андый бәндәләрне мин дә өнәмим. Раджның үткенлегенә һәрдаим сокланам Көннәрдән бер көнне ерак юлларны урап арып-галып. кибегеп дачага кайтып киләм Хуҗаның йорт төзелеше турына килеп җиткәч, Радж мине шунда тарта башлады «Өйгә! Өйгә!» дип әйтеп карыйм, нем тышламый, күзләрен мөлдерәтеп миңа карап ала да уңга каерыла Этечг ихтыярына буйсынып мин дә шул тарафка борылдым. Барып җитсәк, кияү ләр юан бүрәнә өстенә тезелеп утырганнар, шәрә тәннәре гиргә манчылган, дымга йомычка, пычкы чүбе ябышып, балта осталары мәзәк бер кыяфәткә кергәннәр иде Күрәм, Радж бажаларга борылып та карамый, мине һаман алга йолыккалый Почмакта, күләгәдә бер эт ята икән. Радж юкымыннан, овчарка, ләкин үтә арык, жобашан мескен эт. Каеш муенчагын беләгенә урап тотып эт янына хужасы гөржи кияү баскан, ул исерек тавыш белән ниндидер боерыклар бирә Раджның кайчы колаклары уйнаклый башлады, икебез дә горжигә карап тукталдык Бичара эт хуҗасын тыңламый, ана буйсынмый, бүтәннәр шуны мәзәк итеп туктаусыз шаркылдыйлар, эт адресына да. хужа исеменә дә йомры- йомры сүзләр тәгәрәтәләр. Гөржи анын саен кыза, усаллана бара иде Мин Раджны күзәгәм, ул да, акыллы эт, ни булыр алда дигән сыман ыргылыр- ыргылмас арык кардәшен күзәтә иде. Гөржи кияү иелеп үткер кырлы такта кисәге табып алды да, без аны-моны әйтергә өлгергәнче, җирдән калкынырга теләмәгән этнең арык сыртына берне кигереп тә орды Эт ялварып чинап җибәрде. Ә дигәнче Радж алга тартылды, муен каешы кулымнан шуып чыкты, мин җиргә тәкмәрләндем. яңагым сыдырылды һәм күзлегем әллә кая очты Баҗалар куркып кычкырып бүрәнәдән сикерешеп тордылар, читке сибелделәр Мин кармаланып күзлегемне эзләп алып тезләнгән арада алар коралланып өлгергәннәр, кайсы кадак суыргыч тимер тотып, кайсы күсәк белән кизәнеп Раджга ямыйлар иде. Ә аның янауларга һич исе китмәгән, ул шыгипып-жылап җирдә яткан бичара кардәшенең муенына борынын төртеп аны тынычландырырга тырыша иде. Гөржи кияүгә Раджның кыланышлары бер дә ошамады булса кирәк, ул үткер кырлы так га кисәге белән этенә тагын берне кундырды Бу юлы Радж чыдамады, яшендәй ыргылып төпчек кияүнең беләгеннән каптырып алды. Инде гөржи чинап җибәрде, баҗалар кайсы каян этне һәм мине каһәрләргә тотындылар Яралы беләген учы белән кысып готкай гөрҗнне танырлык түгвл, аның чырае бозылган, күзен кан баскан, мыек чылгыйлары сикерешә, тешләре ыржайган иде Мин сине, күзлек! Җаныйны җәһәннәмгә җибәрм асам' Радж акыллы эт, ул үз кардәшләрен җәберләргә ирек бирмәс Гафу итегез, ачуланмагыз инде' Мин этемнең муен каешын ике куллап тотып аны үземә якынрак кигергсм Ул өрми, горле яктан күкрәгән ачулы сүзләргә борыла-борыла сырт йонын уйната • Башын бетерергә кирәк ул этнең' - Эт түгел, шайтандыр ул. Убырдыр' Баҗалар анын саен кызды һәм мин бер нәрсәне аңладым балга осталары эткә түгел, миңа ачулы икән' Алар кара тирләрен коеп шушы эсседә гаңнан гөнгәчө балта чабалар, юналар, чүкиләр, я пыйлар. өяләр, ә мин авы г ерып көне бус эт ияртеп йөрим' Бәлки әле аларнын ачу тары мина .га. эткә дә чыкмагандыр, янәшодәге биек-бнек коймалар, койма артына поскан серле җәннәтләр .г тарный канын кыздырадыр" Хуҗаның бер дә жәнжа г чыгарасы ки тми игс. ул ара-тирә сүз кыстыргалап куйса да. аны тышаучы булмады Берзаман тавышлар басыла гошкәч. анын сүзе дә ишетелде — Бар Матрена Петровна янына, йод сөртеп җәрәхәтеңне бәйләр.- диде хужа. Аның яхшылык теләп әйткән сүзе өстәмә давылга сәбәп булды. Монда иода белән генә котылмак юк. Бәлки ул эт котыргандыр? диде арадан берәү Бу сүз утка сипкән май булды. Бажалар Радж белән мине чолгап алдылар. Кызган утлы божра эчендә калгач. Раджны тыеп тору һаман кыелаша барды. Мин анын муенын кочып җиргә чүгәләдем. Әгәр божра уртасына хужа кереп калмаса, белмим, давыл тиз генә тынар идеме икән?! Мин мөмкин кадәр сабыр, ягымлы булырга тырышып аңлатып бирдем. - Радж бик затлы токым эте. Без аны ел саен докторларга күрсәтеп, тикшертеп торабыз. Аның затлы токым эте икәнен раслый торган дәлилле документлар шәжәрә бар. Шул шәжәрәгә карап аның тугыз бабасына кадәр барып җитеп була. Анын кан кардәшләре арасында үтә атаклы этләр бар Шотландиядә. Америкада. Австралиядә аның туганнары Радж андый-мондый гына эт түгел. Бүген тыела алмады шул, нишлисең. Монда төп гаеп миндә! Кулымнан ычкындырдым бит, сүксәгез мине сүгегез! Бажалар минем бер сүземә дә ышанмадылар, аларнын берчакта да нәсел, токым, варислар турында ишеткәннәре булмаган, ахрысы, этнең жйде бабасын, минем бабайларны, гүр такталарын, аллаларны русның бик популяр каты сүзләре белән күмеп ташладылар... Нихәл итәсең, иртә таңнан эсседән, вагоннардагы тыгызлыктан, юлдашларның зарыннан туеп, кысылып Мәскәүгә кайтып килергә туры килде. Баҗаларны җыеп Раджның шәҗәрәсен, аның хакындагы күп санлы документларны таратып ташлагач, тегеләрнең исе китте. Документларны, бигрәк тә шәҗәрәне кулдан- кулга йөртеп, каткат укыдылар, тирле куллары, пычрак бармаклары белән кәгазьләрне пычратып бетерделәр Хәзер кич җитеп эшләрен йомгаклыйлар да, бөялеп. без торган алачыкка килеп җитәләр. Авызларында гел бер сүз: «шәжәрә дә шәжәрә» Хәзер шунысы ачыкланды: биш кияү, икесе урыс, берсе татар, берсе башкорт һәм грузин үз нәселнәсәпләрен бөтенләй белмиләр икән, онытканнар. Хәзер кичләр үтә жанлы уза! Бажалар салган баштан гел бер уңайга әйләнеп кайталар: бабалар кем булган да ничек яшәгәннәр. Нигә акыллы башлар этләрнең шәҗәрәләрен тезеп, аны пичәтләр белән раслап беркетеп калдырганнар? ' Гөржи кияүнең кулы төзәлде, тамагы тыгылсын, дип. мин ана ике ярты куйдым Баҗаларны җыеп ике яртыны бөкләгәч, үзләреннән дә әзрәк өстәгәч, сүз тагын шәҗәрәләргә, үткәндәге нәсел җепләренә кайтып калды. Нигә совет заманында шәҗәрәләр язылмаган да. нигә онытканнар аларны? Хужа кеше дә ара-тирә сүзгә катнашкалый иде, бүген дә ул кызып китте: — Бар. язып кара! Җиде бабаң арасында бер-бер чатаклы бәндә булмас дисеңме9 «Бабам урта хәлле булган» дип язсаң да коерыг ынны урап алалар иде! Бөтен Рәчәй пырлитарга әйләнде Ата-аналар ярлы крестьян булды Әйтик, әнә теге биек койма артында посып ятучыларның кәгазьләрен актарып кара син! Бөтенесе ярлы-ябагай баласы да, эш е токымы дәвамы!.. Шул урында телне тыярга кирәк тә бит. булмаган, мин дә кызып китеп зур бер речь сөйләп ташлаганмын. — Безнең авылда да ярлы-ябагайлар бар иде ул... һәммәсе тоташ эт ялка улары иде! Аркылыны буйга алып салырга иренгән бәндәләр Ике бозауга кибәк аера алмаган хөрәсәннәр. Эш башына әнә шулар килде шул. Рәчәй хуҗалыгына шулар баш булды Илне әнә шулар соңгы чиккә алып бара. Янымда хужа үзе, ул челем тарта, янымда биш бажа, пыш-пыш сигарет суыралар Радж сизгерлеге юк шул миндә, шушы алты борынның кайсысы этлек эшләгәндер, дача вакытын тәмамлап Мәскәүгә кайтуыма ике көн генә үтте, мине дөбердәтеп алып киттеләр һәм Бутыр төрмәсенә илтеп тыктылар. Кызыл чырайлы калын капитан өстәл төя-төя миңа җикеренде: Кем идарә итә әле Россия белән? Рәчәйгә кем хужа?! Кемнәрнең шәҗәрәләрен тикшерергә кирәк9 һич шигем юк ки. бу капитанның да биографиясендә: «ярлы ябагай баласы, тырыш, эшлекле, намуслы коммунист» дип язылгандыр. һич шигем юк

Урысчадан тәрҗемә. 

Реклама