Логотип Казан Утлары
Публицистика

САГЫНДЫРА КАЛӘМДӘШ

ЯЗУЧЫ ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИННЫҢ ТУУЫНА 60 ел

Табигать озын гомер насыйп иткән булса, язучы Газиз Мөхәммәт- шинга быелның декабрендә 60 яшь тулыр иде. Әмма ул. олы кызганыч ка вә үкенечкә, кырык яше туларына ун ай калганда. 1972 елның фев ралендә арабыздан китте. Иҗатында иркен сулыш алып, яна үрләргә омтылганда туктады аның йөрәге. Шулай да ул кулга алып укырлык, телгә алып сөйләрлек күркәм әсәрләр соклангыч хикәяләр, әйбәт повестьлар, мавыктыргыч роман калдырды. Газиз Фазлый улы Мөхәммөтшин белән мине Казан дәүләт педагогия институты таныштырды. Мин соңгы курста укый башлаган 1952 елда ул татар теле һәм әдәбияты бүлегенең беренче курс студенты булды. Тәүге күрешүебез хәтердә калмаган. Газиз ай һайламый гына, бик тыныч танышып китүчән егет иде. Педагогия институтына аны Мин зәлө педучилищесында уку китергәндер дип уйлыйм, югыйсә аның мәгариф өлкәсендә түгел, әдәбият мәйданында эшләячәге югары уку йортына килүенең беренче айларында ук сизелә иле. Ул шигырьләр, хикәяләр язды, аларны әдәбият иҗат түгәрәгендә укый. Энже Гыир фанова. Хисам Камалов. Илдар Юзеев. Суфиян Сафуанов. Ләбиб Ай тугапов. Суфиян Поварисов кебек каләмдәшләренең хөкеменә куя иде Мин аның «Алтын тешле Хикмәт» дигән хикәясен кулъязмада ки леш укыганын бик яхшы хәтерлим. — Син минем якташның портретын язгансың бит. агай-эне. дидем Газизгә. Ул. гадәтенчә, хәйлә катыш көлде дә: — һе... Таныдыңмыни? —дип куйды. — Танымаска! Мин аны ничә елдан бирле белом бит инде.—(Бу кеше укытучылар институтым бетереп, мәктәптә эшли иде. Стационар да укып, пединститут тәмамларга карар кылды да. Газизләр группасы на килеп керде Соңрак фәннәр кандидаты булды, хәзер Кырымда яши. диләр). Хикәя -фотосурөт түгел. Газиз Мөхәммөтшин. әйтергә теләгән фи керпе калку итәр өчен, өстәмә детальләр дә тапкан иде Институттан соң аспирантурада укып, мин Буага эшкә киттем Ике ел Темой өлкәсендә УКЫТЫП, Казанга кайтып төпләнгән Газиз. Чаян» журналы хәбәрчесе буларак, бу районга ике мәртәбә генә килде Икенче сәяхәте вакытында без аның белән икәүләп журналга шикәр заводы төзелешеннән язма эшләдек. 1959 ел азагында мин янә Казанга килеп яши башладым. Озак еллар Газиз Мөхәммөтшин белән күрше йортларда гомер иттек. Дуслар идек, дияргә хакым бар дип белом. 1960 ел Газиз өчен бик сөенечле булды. Аның беренче китабы «С ер итеп кенә» дигән хикәяләр җыентыгы дөнья к\рде Әлеге җыентыкка кергән хикәяләр миңа һәммәсе до бик таныш иделәр инде Герой чар китапка чынбарлыкның үзеннән килеп кергәннәр. Дөрес, «Соңгы намаз лык» хикәясендә кирәксезгә кызарып, динчеләрне сүгү, нәкъ алласыз кешеләр коммунистлар китерде бәхетне» дип шәрран яру бар Бу заманга ясак иде. Газиз генә түгел. бик күбебез мондый «мөгезләр»не чыгаргач ы и тордык. Иҗади бәхетенә. Газиз Мөхөммәтшинла әлеге әсор бердәнбер очрак дияргә була. Тормыш дөреслегенә хилаф кылмаучы. яшәешне нечкәләп күзәтә белүче, үзенең фикер иләгеннән үткәзгәнне кәгазьгә оста төшерүче язучы иде ул. Газиз өлкәннәр өчен дә. балаларга дип тә бер дәрәҗәдә уңышлы язды. 1961 елда ул «Яз башы» дип атаган хикәяләр җыентыгын чыгарды. Әлеге китап. «Сер итеп кенә»нең очраклы тупланма булмавын раслап, мөһер басып куйды. 1963 елда исә Татарстан китап нәшрияты Газизнең «Без әле җирдә яшибез» повестен һәм аның янына кушып. «Ун бәпкә», «Мәк». «Бал чүлмәге». «Рәхимнең төше». «Автобустагы исем». «Ярык тояклы куян» хикәяләрен нәшер итте. Шушы хәл автор өчен яңа бер имтиханның уңышлы тапшырылуы иде. Юмор—гаҗәп тансык нәрсә, ул бездә күп түгел. Юмористик әсәр иҗат итү яисә хикәя-повестьны юмор белән сугару теләсә кем кулыннан килми. Газиз Мөхәммәтшин моны бик оста булдыра иде. Шулай да үзеннән бер вакытта да канәгать булмады ул. казанганнарына тәнкыйть белән карады. Газиз өлкәннәр өчен повесть язарга бик җилкенә. өмма„каләм алдымы— хикәя иҗат итеп куя иде. Шул рәвешле, аның «Йолдызлар астында» (1964). «Кояш кызы», «Торналар киткәндә» (1966). «Язгы кичтә» (1968) җыентыклары дөнья күрә торды. «Без әле җирдә яшибез» повесте өч кат басылды. Ике мәртәбәсе үзенең вафатыннан соң. Язучының мирасын укучыга тәкъдим итүдә каләмдәше Аяз Гыйләҗевнең тырыш лыгьщ әйтү урынлы булыр «Йөрәктәге эзләр» романы (1967—1969) язучының иҗади хәзинәсендә аерым урын алып тора. Аны мәгълүм кимөлдә автобиографик әсәр дияргә дә мөмкин. Аның баш персонажы язмышында яшь педагог Газизнең тормышына тәңгәл килгән манзаралар да бар Шул ук вакытта романның баш каһарманы— Мөхәммәтшин гына түгел. Ул — гомуми- ләштерелгән образ, әдәби кануннарга нигезләнеп, авторның уй-хыял1962 елда төшерелгән бу фоторәсемдә "Татарстан яшьләре» гәзите редакциясе каршындагы әдәби берләшмә әгъзаларының остаз-шагыйрь Сибгат ага Хәким һәм шул вакыттагы «Ялкын» журналынын җаваплы мөхәррире язучы Газиз Мөхәммәтшин белән очрашу вакыты сурәтләнгән. (Беренче рәттә, уңда —Газиз Мөхәммәтшин). Бу рәсемдә алтмышынчы елларда әдәбиятка килучеләрдән Ренат Харис. Шамил Рәкыйпов. Ринат Рәхимов. Шамил Маннапов. Булат Сөләйманов. Тәуфикъ Камалиев. Хәниф Хөснуллин. Фарсель ЗыятдиновҺ. б. ның исемнәре бугенге укучыларыбызга яхшы таныш инде. Аларның кубесе. төрле жанрларда уңышлы иҗат итеп, әдәбиятта уз урыннарын таптылар. ларын да өстәп ижат ителгән җыйналма персонаж. Автор үзенең геройлары яшәеше аша мөнгелек теманы —мәхәббәт хәлләрен сөили. Алай гына да түгел, автор яшәү мәгънәсе турында тирән уйлана, әхлак проблемаларын кузгата. Заманында «Йөрәктәге эзләр» романы төрле фикерләр уятты. Өлкән буыннан кайберәүләр әсәрне өнәп бетермәде һәм яшьләрне теләсә ни- чек тәнкыйтьләп ташларга була, дигән караштан чыгып Газиз Мөхәм- мөтшинга шактый дорфа кагылучылар да табылды. Тупаслыкны Газиз авыр кичерде, эчтән тынды. Ул шыңшырга, сыктарга-сыкрарга яратмый иде. Гомеренең соңгы елында Г. Мөхәммәтшиннын «Саумы сез. аккошлар!- дигән җыйнак кына лирик повесте укучыларга иреште. Шушы әсәр аның аккош җыры, әдәбият сөючеләр һәм каләмдәшләре белән хушлашуы булды күрәсең. Газиз Мохөммөтшин каләмен драма жанрында сынап карады. Ул берничә пьеса язды. «Тынгысыз төн» комедиясе хәзерге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында уйналды, уңыш казанды, тамашачыларның алкышын яулады. Газиз Фазлый улы Мөхәммәтшиннын кыска тормыш һәм ижат юлы хакында сөйләгәндә, аның журналист эшчөнлеге турында да искә алу мөһим. «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр булганнан сон ул «Татарстан яшьләре» гәзите редакциясендә пропаганда-әдәбият сәнгать бүле ге мөдире вазифаларын үтәде. Хәтердә болай калган. Матбугат йорты коридорьшда очраштык - Ни хәлләр, Газиз? Ниләр майтарып йөрисен? дим — Эшсезлектән аптырап, ди бу, үзе елмая.—«Чаян»нан киттем. Җибәрделәр дип әйтимме?.. Кыскасы, бүгеннән анда эшләмим. Кая барырга ниятлисең? Уйлаган юк әле. — Әйдә безгә. «Татарстан яшьләре»нә, бүлек мөдире булып. Ничегрәк була соң әле бу? Иртәгәдән бүлекне кабул итәсең, бүген комсомол өлкә комитеты на барып киләбез. Килештекме? Их-ма. киттек!—диде ул. үзенә бик үк хас булмаган җитезлек белән. Берничә ай гына эшләде Газиз яшьләр гәзитендо. аны -Ялкын» журналының редакторы итеп алдылар. Аннары. 1963 елдан 1965 елның маена кадәр, ул «Казан утлары»ның баш мөхәррире булды. Шуннан соң аның профессиональ язучылык чоры башланды 1972 елның февраль башында ул санаторийда ял итеп кайтты. Кәефе менә дигән иде. Байтак сөйләшеп тордык Шунда әйтте ул: - Әнкәй авырып тора икән. Авылга. Яңа Бикчәнтәйгә кайтып кил ми ярамый,—диде. Китте. Туган районы Минзәлөго китте Атна уздымы юкмы. Язучы лар берлегеннән шалтыратып, фаҗигале хәбәр ирештерделәр. «Газиз Мөхөммәтшин вафат!..» Ул көннәрдән бирле егерме елдан артык гомер узды инде, ләкин Газиз Мөхөммәтшинның үз образы күңелдә тоныкланмый Бик сагын дыра каләмдәш. Талантлы һәм кешелекле дустым сагындыра Әсәр ләрен кабат кабат алып уку җанның сусынын баса, рәхәт бирә, ләззәт, ямь өсти. Бу инде каләмдәшнең яныбызда рухан яшәве