ГАЛИҖӘНАП СҮЗ ОСТАСЫ.

Әмирхан ага Еники!.. Татар әдәбиятында гаять үзенчәлекле, ифрат серле һәм соклангыч иҗат мәйданын тәшкил итүче олы әдибебезнең өч томлы Эчке моң, яшерен ышаныч вә хәвеф әнә шул гасырлар кичкән олпатлыктан, ил агасы акылыннан саркып чыккан әманәт. Бу аһәң мәйданнарга чыгыл кычкырмый, кальгө диварларына күкрәге белән ыргылмый, чөнки ул белә: аның максаты халыкны уяту, уйлату, гамьсезлек пөрөвөзе белән уратылган ымсындыргыч халәтеннән арынды рып. заман һәм гавам авазын тыңлату Юк икән, ул тагын сабыр итәчәк, көтәчәк, кырмыскадай тырышлык үҗәтлек белән җимерелгән ил-йортның, хыял-телөклөрнең туздырылган нигез ташларын кабат тәртипкә китерәчәк Әмирхан ага сүзенең кыйммәтен гасырларда аңлаячаклар- Без гггул ерак тарихтан килеп, киләчәккә баручы поездда вакытлы юлаучылар аңлый алган кадөре фәлсәфәне чордашларга җи ткерә алсак икән. Еники моны үзе дә белә, шуңа ул кешенең тәрбиясенә, гыйлеменә, дөньяга карашына түгел, ә нәкъ менә аның фани дөньялар дан бакый дөньяларга күчәчәк җанына, аның күңеленә, хисләренә мөрәҗәгать итә. Шуңа да аггың әсәрләрендә яктылык, гүзәллек, матурлык белән бергә моң. сагыш, омет вә ышаныч катыш сугарылган мәңгелек хакында уйланулар саркып чыга.. Без моны гади генә, коры гына итеп табигать биргән талант дип атыйбыз Табигать Иҗат методы белен мавыккан татар әдәбияты теориясенә мин дә «өлеш» кертим әле Ә Еники иҗаты табигать һәм мәңгелек фәлсәфәсенә нигезләнгән. Чорлар, этаплар белән чикләнмәгән, сәяси кысалар белән киртәләнмәгән ул иҗат. Ә Еники прозасын мин Дөрдемәнд шигърияте белән чагыштырыр идем Шул ук эчке фәлсәфә, кешелек һәм мәңгелек хакында уйлану лар Сибгат ага Хәким шагыйрь турында шулай язган иле 'Дөрдмонл миллион еллар, мәңгелек белән эш итә Шушы мәңге гек дөнья эчендә аггың үз җире, үз туфрагы, иле ватаны шигырьләрендә конкрет төс ала. Дөрдемәнд шигырьне җилгә, яңгырга, суларның агышы, iал тирәкләрнең шавына колак куеп яза шикелле. Төрле өн авазларны тыңлап яза» Ә. Еники дә халыкның җанын, моңын, эчке хиссиятен тыңлап, гоеп яза Ә йөрәктән чыккан йөрәккә керә дә Без аңлап бетермәгән әллә нинди мон-авазлар бар Еники каләмендә. Мина аггың иҗаты нигәдер алтын көз әбиләр чуагы белән аваздаш тоела. Табигатьнең искиткеч бер мизгеле Матур, җылы, кояшлы Рәхәт' Ләкин кызгылт.ары иңгән яфраклардан, кыр буйлап елтыр елтыр йөгергән пәрәвез җепләреннән нинди ч< р мон тарала. нәрсәдер гел тын гына кисәтеп тора болар бар да вакытлы. барсы ла узачак Ә Еникиның үтә зөвьипжлек белән үрелгән иҗат ы һәрдаим кисәтә сыман дөнья фани, фани Матурлыкка сусаган да, җанга җылы кирәктә мин кулыма Әмирхан ага китапларын алам. Ирексездән, икенче бер олуг әдибебез Гаяз Исхакыйның әлеге табигать халәте турындагы юллары күңелдә яңара: «Бөтен җир тын; бөтен тормыш—бөтен. Бөтен тирә-юнь—тук. Ләкин бу тынлыкта әллә нинди моңлык бар Аңлап бетерерлек түгел бер моңлык бар. Кояшның шул үтә күренә торган яктылыгындамы, кояшның җылысын бөтен дөньяга тигез җиткерер өчен тырышуында, нурын яудыруындамы, әллә шул чиксез тын, ак көндә һаваланып кына агып йөри торган нечкә-нечкә күбәләк җепләрендә, үрмәкүч дилбегәләрендәме, бер бәхилләшү, бер аерылышу, бер кызганышу буявы, бизәге бар. Бу көннәрне авылда әбиләр атнасы диләр... Бу көннәрнең җылысын карчыклар җылысына, бу көннәрнең матурлыгын карчыклар гүзәллегенә охшатканнар». „ Инде Ә. Еникине тыңлыйк: «Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар... Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш, дала киң, җир җылыкай. шаян җилкәй биттән сөя.. Рәхәт, һәй рәхәт тә соң!., һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу да шул! Шагыйрь әйтмешли, йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын. буш, моңсу башкорт даласында!» Беренче мизгелдә күңелне иркәли, рәхәтләндерә торган якты, матур, нәфис сурәтләр дулкынында тирбәләсең... Ләкин кинәт кенә, җанны сискәндереп атылган йолдыздай, эчке моң сызылып уза. Укучы сизә, бөтен барлыгы белән тоя: нидер көтелә, нидер булачак. Әнә шул яшерен кыңгырау йөрәкләргә аваз салып, нәрсәдәндер, моңлы-сагышлы вакыйгадандырмы, әллә олы фаҗигадәндерме, хәбәр бирә. Уян. уйлан, уяу бул, дип искәртә. «Әсәрләр»нең беренче томына кергән повестьлар күбрәк әдипнең иҗади тәҗрибәсе нигезендә туган әсәрләр булып, заман сулышын, чор борчуларын укучыга китереп җиткергән, әдәбиятта өр-яңа проблемалар күтәргән иҗат үрнәкләре булып кабул ителәләр. Иң беренче нәүбәттә алар, югарыда әйтелгәнчә, гамьле, уйлы күңелләргә адресландылар. Томда «Уяну» («Рәхмәт, иптәшләр!»), «Саз чәчәге», «Йөрәк сере», «Рәшә» повестьлары урый алган. Дөрес, алар сюжет-композиция ягыннан да, идея үзенчәлеге ягыннан да бербереннән аерылалар. «Уяну» («Рәхмәт, иптәшләр!») повесте сугыштан соңгы авыл тормышына багышланган. Канлы гарасаттан соң тыныч тормышка ихлас күңелдән сөенү хисе, заманнар да, яшәүләр дә яхшырачак дигән матур, тыйнак хыяллар тәэсирендә туган повесть иде ул. Бүгенге күзлектән караганда әсәрдә тормышны да. кешеләрне дә бераз идеаллаштырылган төсмерләргә маныпманып алу бар. Хәер, Әмирхан ага соңрак аны үзе дә ирония катыш «үтә современный» әсәр дип атаган иде. Повесть беренче чиратта язучыга әдәбият мәйданында ныгу, позициясен көчәйтү өчен кирәк булды. Хәлиткеч һөҗүм алдыннан иркен бер сулыш алу кебегрәк иде бу. Моннан соң инде язучы ипле, көйле, югарыдан сызган җайлы юлдан «читкә» каерганнан-каера, рәсми сәясәт «буразнасын боза» башлый. Райком секретареның обывательгә әйләнүен күрсәткән «Саз чәчәге» повесте дөнья күргәч, власть тәнкыйте бер мәлгә исөңгерәп калды. Көтмәгән иде ул моны, уйламаган иде! Ә менә инде «Рәшә» повесте басылгач, рәсми орган әгъзалары коточкыч чыр-чу куптардылар, көндәлек матбугат битләре аша «гадел социалистик җәмгыятьнең» йөз аклыгын яклап тәнкыйть уты яудырырга керештеләр Аеруча шул заманың бер философы бик активлык күрсәтте. Әмирхан ага үзе аны нәкъ менә «бер философ» дип кенә телгә ала һәм ул, һичшиксез, хаклы: ә нигә әле үткән заманның нафталинлы идеологиясен кабат бу көнгә казып чыгарырга ди?! Исеме тарихка кереп калсын өчен Эфес шәһәре храмын яндырган Герострат сыманнар татар тәнкыйтендә дә җитәрлек. Бу мәкаләдә генә булса да аның атын Әмирхан ага исеме белән янәшә куймыйм. Вакыт үз хөкемен чыгарды ич инде: Әмирхан ага кайда да. ул философ кайда... (юк, чынлап та кайда?). Ә Еники совет чынбарлыгын ямьсезләп сурәтләүдә, тормыштан гел кара якларны эзләүдә һәм иҗатының социалистик реализм принципларына туры килмәвендә гаепләнде. «Рөшә»дәге Зөфәр Сабитов безнең 170 җәмгыять өчен типик түгел дип бәяләнде, тәнкыйтьче: бу бит хакыйкатьне бозу, дип шаулады. Ә заман, тормыш нәрсә күрсәтте? Җәмгыять нең түр башына оялаган кемсәләрнең караклыгы һәм оятсызлыгы, чиктән ашкан ришвәтчелек, казна талаучылык, коточкыч тамыр җәйгән коррупция күренешләре фаш ителә башлагач. Сабитовның кылганнары гап-гадәти хәл. күрше бакчасыннан кыяр чәлдерү ише генә булды да калды. Ә бит Ә. Еники әнә шул үтә азган социаль чирнең сиптом- нарын алдан күрә алган һәм кешелекне уяу булырга чакырып чан каккан иде бит. Ә тәнкыйтьче яза Рәшә» повестендагы вакыйгалар һәм образлар — халык тормышы ташкынының өстә йөзеп йөри торган чүп-чары, ярга ташланып җилгә очачак күбекләре». Сүз дә юк. шәп «күрәзәчелек»! Шулай да анын бер фикере белән килешми мөмкин түгел: Еники әдәбиятта «үз сызыгын бөгеп килә», ди ул һәм язучыны «принципиаль» кирелектә гаепли. Иҗатта үз юлын алган, намусын вә вөҗданын маяк итеп баручы әдипне кыйбласыннан яздыру мөмкин түгел инде Авыр, борчулы. каршылыклы бу юл. Бик зур ихтыяр көче таләп итә торган юл Анын бар газабын Әмирхан ага гына белә «Үрмәләп менгәндә генә мин тагын түбәнгә тәгәрәдем бугай . »—дип яза әдип. Бу әлеге тәнкыйть мәкале- ренең мәкерле, зәһәр нәтиҗәләре иде Кем белә, шул «кыйналулар» Ә. Еникинең вакытын, рухи көчен исраф итмәгән булсалар, язучы безне тагын күпме гүзәл хикәя-повестьлары белән сөендергән булыр иде әле. «Әсөрлор»нең икенче томын ачып җибәрүче «Әйтелмәгән васыять» повесте Ә. Еники иҗатында гына түгел, ө бөтен татар әдәбиятындагы иң гүзәл әсәрләрдән саналырга хаклы. Бүген, кисәк кенә саташулы авыр йокыдан уянып, исәнгери аптырый тирә-юнебезгә карап «без нишләдек». «безгә нәрсә булды» дигән газаплы сорауларга җавап эзләгән бер вакытта, Әмирхан ага чирек гасыр элек үк бүгенгебезне күргән һәм кисәткән булган икән инде. Буыннарны ялгап торучы борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне, әхлак кануннарын, яшәеш кагыйдәләрен санга сукмау төзәтеп булмастай фаҗигаләргә китерергә мөмкин. Акъөби һәм аның үтә заманча балалары арасындагы мөнәсәбәттә язучы шул идеяне уздыра. Цивилизация театрында «современный» рольләрне бик тырышып башкарудан роботларга, манкортларга әверелеп баручы ул һәм кызлар әниләренең җанын аңлый алмыйлар, дөресрәге, аңларга теләми ләр. Машиналар сатып алырга хәлләреннән килеп тә. аталарының каберенә таш куйдырырга да җай тапмаган балалардан нинди миһербанлык. шәфкатьлелек, изгелек көтәргә мөмкин ли” Акъебинен туган туфрак, нигез хакындагы уйлары, буыннардан буыннарга тапшыры лырга тиешле мөкатдәс сүзләре соңгы васыяте таш күңелләргә 6oj>e леп чәлпәрәмә кило. Ә. Еники кисәтә сак булыгыз, әхлакый төшенчәләрне җимереп-сытып узучы каты буын килә. Әмма үлем түшәгендә яткан Акъөби рухы белән, иман ышанычы белән көчле Чөнки ул әнә ШУЛ халык җанына. үзенең Юлкотлы туфрагына таяна, шу лардан җан вә иман ныклыгы ала Бу очракта Акъөби васыяте һөрберебезгө төбәлгән һәм ул һөрберебезне сискәндерергә тиеш: «Онытмагыз'» Әмирхан ага беркайчан да шау-шулы иҗади кампанияләрдә кат нашмады, отышлы темалар белән мавыкмады, һәртөрле вак чыр-чулардан өстен вә азат булды. Анын әсәрләре дә нәгьрө ормыйлар, уйчан, салмак кына акыл, гамь чәчәләр «Без дә солдатлар ил*'к- поттте Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган. Биредә баталь картина lap юк. һөҗүм, дошман белән йөзгө-йөз килү күренешләр* typer ишми Кечкенә 1х*нә бер взвод каравыл хезмәте үти. сугыш к<'рл-тлары складын саклый Ватан азатлыгы окопларда гына түгел, тытла та Еникилар булган «нестроевой» хезмәттә лә хәл ителде Казакъ ' ‘мстоаев. үзбәк Ишмәмәт татар Төхфәт, pvc Шумиловлар тыныч кына, күзгә артык бәрелеп тормый гына ү з бурычларын башкара тар ипле бер тырыш тык белән Җиңү көнен якынайтуда элешләрен кертАлер Әмирхан ага аеру ча бер җылылык белән шулар турында сөйли һәм өмет катыш әйтә «Онытмагыз, без дө солдатлар идек», ди Өченче томда язучының ин яхшы хикәяләре тупланган ьары (үрт дистә с I элек кенә татар әдәби ятышы Ә Еникинең нәфис .мшыкъ белән үрелгән шәфкатьлелек чәчүче, якты (агыш, кайвакытта ү «*к *нн •< м«щ белән сугарылган хикәяләре юк иде бит хәзер инде моны күз алдына китерүе дө кыен. Ул хикәяләр аша укучыга тирән һәм нечкә хисләр гаммасы, үзенә бер төрле характердагы кешеләрнең эчке дөньясы ачыла. Уйландыра да, сокландыра да, моңландыра да... Иң әүвөл мин үзем Әмирхан Еникинең «Кем җырлады?» хикәясе белән таныштым бугай. Әсәр күңелгә мәктәп дәреслеге аша килеп керде. Хикәя бик кыска, әмма гаять тетрәндергеч. Ватан сугышы еллары. Кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон очрашып, янәшә туктыйлар. Берсе фронтка китеп бара, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайта. Вагоннарның берсендә яшь татар лейтенанты үлем белән тартышып, саташып ята. Кинәт егет колагына татарча җыр ишетелә. Каршы эшелонда бер кыз моңаеп җырлый. Егет әсәрләнгән: бу бит аның сөйгәне Таһирә тавышы! Поездлар кузгалып китә. Яралы аңына килми үлә. Ләкин безне тетрәндергәне бу түгел иде (сугыш—сугыш инде, нишләтәсең), иң ачындыр- ганы хикәянең соңгы җөмләсе булды: «Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә, чыннан да, бу егетнең сөйгәне Таһирә иде». Хәтерлим, дәрес буе без хикәя тәэсирендә булдык. «Нигә инде яралы егет үләр алдыннан гына булса да Таһирәсе белән очрашмый икән?»— дип укытучыны да аптыратып, йөдәтеп бетердек. Язучыга да үпкәләдек. Хәзер уйлыйм: Әмирхан ага безнең күңелләрне яулап алып, үзебезгә дә сиздерми генә гаҗәеп серле һәм мавыктыргыч әдәбият дөньясына алып кереп киткән икән. Кайвакытта язучы фаҗигале, драматик хәлләр турында сөйләсә дө, аның әсәрләре һәрвакыт өмет, ышаныч хисе уяталар. «Тауларга карап» хикәясен генә алыйк. Ике сугыш Локман картның улын һәм оныгын һәлак итә. Адәм баласы өчен шуннан да олы кайгы, шуннан да катырак хәсрәт бар микән? Карт өчен дә яшәү мәгънәсе югала, бары тик нәселенең тамырын өзгән дошманга карата чиксез ачу-нәфрәте генә аны бу дөньяда гота. Ләкин кинәттән оныгының баласы барлыгы мәгълүм була, бу исә Лоңман картка яшәп китәргә терәк, тормышка тотынырга көч бирә. Хикәя тирән фәлсәфи мәгънәгә ия, ул тормышның мәңгелеге, буыннарның өзелмәс чылбыры хакында уйлануларга этәрә. Р. Мостафин «Тауларга карап» хикәясе фикри тирәнлеге, характерларның бирелеше ягыннан кайбер калын романнарга торырлык, дип хаклы билгеләгән иде. Ә. Еникинең бер үзенчәлеге шунда, ул беркайчан да фикерен көчләп такмый, әсәрләренең идеясе кычкырып тормый, ө эчкә яшерелгән була, образ яки вакыйгалар аркылы укучы аны үзе эзләп таба, җаны белән тоя. Шуңа да аның әсәрләреннән бүген безне борчыган күп сорауларга җавап табарга мөмкин. Әйтик, заман проблемаларыньщ да проблемасы—экология мәсьәләсе. Ул хакта хәзер күп сөйләнелә, роман-повесть- лар да дөнья күрә тора. Ә. Еники бу хакта махсус язып чыкмады, әмма тыңлыйк әле: «Ә беләсезме, тургай сайравының сихере нәрсәдә?.. Иң элек, сынаганыгыз бардыр, тургай сайраганда җир өстенө җинелчө генә уйчан-моңсу бер тынлык җәелә. Әйтерсең, барлык табигать, барлык җан иясе, әдипләр әйткәнчә, сөкүт калып, тәмам мөкиббән китеп, бары аны гына тыңлый, аны тыңлап сөенечле, сагышлы, ләззәтле бер рәхәткә чума Икенче сихере шунда ки, тургай сайраганда дөнья ничектер искиткеч җәелеп, киңәеп, яктырып киткәндәй була. Әнә шул югарыда кечкенә кошчык талпынган күкнең үзе шикелле үк, җир йөзе дә иксез- чиксез булып, гаҗәеп тын, нурлы булып тоела башлый...» Бу инде «табигатьне саклагыз!» дип шәрран кычкырган коры үгет-нәсихәтләрдән күпкә үтемлерәк һәм көчлерәк яңгырый. Әмирхан Еники һәр нәрсәдә матурлык күрә ала һәм шул гүзәллекне сакларга, якларга чакыра. Бер сүз белән әйткәндә Әмирхан ага —матурлык мөфтүне. Шуңа да аның геройлары гүзәллеккә сокланучы затлар. Бу җәһәттән, әдип иҗат иткән хатын-кыз образлары аеруча хәтердә нык уелып кала. Алар үтә нәфис, сылу, гүзәл героинялар. Ул гына да түгел, алар әле эчке дөньялары белән дә затлылар, матурлыкка гашыйк, музыкага, сәнгатькә табынучы персонажлар. Мисал өчен, «Рәщә» повестендагы Рәшидә, «Гөләндәм туташ хатирә»сендә Гөләндәм, «Йөрәк сере» әсәрендә Зөһрә шундыйлардан. Эчке матурлыкны Ә. Еники тышкы гүзәллеккә караганда югарырак та куя әле. Бу җәһәттән, әдипнең искиткеч соклану белән укыла торган «Матурлык» исемле хикәясе гыйбрәтле. ... Ике шәкерт җәйге ялга авылларына кайтып баралар Юл уңаен* нан алар шәриктөшлоре. мәдрәсәнең иң ярлы, әмма гаять горур һәм зирәк Бөдретдин шәкертне дә ияртәләр. Юлда анын өенә дә кереп чыгарга килешәләр. Бәдретдиннәр өенең фәкыйрьлеге шәкертләрнең бер исен китәрсә, рәхимсез чәчәк зәхмәтеннән коточкыч бозылып, ямьсезләнеп калган йөзле әниләрен күргәч, егетләр бер тетрәнү кичерәләр Хәтта ул хатынның кыяфәте аларда чиркану хисе дә уята Ләкин Бәд- ретдип үзе ясаган скрипкада уйный башлагач, кинәт могҗиза туа Лирик герой әлеге халәтне түбәндәгечә тасвирлый «... ана үзенен шәкерт улына шундый бер бәгырьгә төшәрлек тирән мәхәббәт белән, бөхет-сөеиеч белән сихерләнеп, эреп, мөкиббән китеп карап утыра иде ки. мин хәтта йөрәгем тәнем белән әллә ничек тетрәнеп куйгандай булдым. Аңлыйсызмы, күз алдыгызга китерә аласызмы — гү я бу зураеп ачылган сыңар күздәге өнсез карашта, бер адәм затына гына түгел, бөтен җан иясенә хас ниндидер менә үзе эшләгән могҗизага таң калу һәм шуңа чиксез куану, шуның белән әйтеп бетергесез горурлану аһ ачык чагылып тора иде...” Хикәядә сурәтләнгән шәкерт егет белән әнисе арасындагы эчкерсез, серенә төшенеп булмый торган олы мәхәббәт хисе укучының күңелен дулкынландыра, җаный тетрәндерә торган хиссият дөньясында тибрәлдерә Һәм ул. әсәр героена кушылып, әнә шул матурлыкны якларга әзер Кемгәдер йодрык селкеп, кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул. матур, матур Бәдретдиннең өнисе!» Ә. Еники башлыча геройларның эчке дөньясы, аның кичерешләре, әхлакый хәле, психологик халәте белән кызыксына. Ин өүвәл ул кеше күңеленә каты кагылмаска чакыра, кайвакыт бер сүз. уйламаган бер саксыз ишарә шәхес драмасына, хәтта фаҗигасенә китерергә мөмкинлеген әйтә. Халыкта: «Кеше күңеле пыяла, саксыз кагылсаң уала», диләр бит. «Бер сүз» яки «Тынычлану» хикәяләрендә өнә шул уйламый әйтелгән бер гыйбарәдән, тупас мөнәсәбәттән туган киеренке хәлләр тасвирлана. Гомере буе матурлыкка табынган, укучыны да матурлыкка сокланырга өйрәткән Әмирхан ага Еники хакыйкатькә дә тугрылыклы кал ды. Шуңа да аның әсәрләрендә бар нәрсәгә ышанасың барысы да табигый, җанлы һәм тормыштагыча Аларда ясалмалыкның эзе до юк. Язучының һәр хикәясе, повесте фикерне уята, татлы сызлану булып күңелләрне били, гамьлелеккә өнди. Әдип иҗатының үзәгендә тормыш ка. кешеләргә ышаныч ята Шуңа да аның һәр әсәре көтеп алына, яратып укыла, уйландыра, газапландыра. сокландыра, фикерне уята Ә Еники үзенең иҗат кредосын билгеләп болай ди «Кешеләр гаде i. наму елы булсын' менә нәрсә хакына мин язарга тиеш» Олуг әдибебез Әмирхан ага Еники шушы принципка гомере буе тугрылыклы булды һәм шуңа хезмәт итеп килә

Реклама