Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР

Яңадан чык әйдә кырга, анда чирәм нинди куе, нинди яшел, нинди үскән.. Сузыл җиргә, күзләреңне күккә төбәп, бәхетеңне көтмәсәң дә биеклектән. Явыз тормыш, кыен язмыш, кыска гомер, нинди авыр бу аһәңнең аккордлары! Ничек үсә, каралмыйча, ромашкалар, ничек калган бу аланда бал кортлары? Тыңлап кара ерактагы адымнарын сиңа якын һәм сиңа ят кешеләрнең, сүгенгәнен—алданган һәм арганнарның, пышылдавын - моңлыларның, сүзсезләрнең. Тынлап кара кычкырганын горурларның, аңлап кара ачы сүзен каршыларнын, үксегәнен ятимнәрнең, гарипләрнең, үксезлеген, тиңсезлеген ярсуларның... Аңлый алсаң,— аңлап кара чор алдында, җир алдында - көчсезләрне, көчлеләрне. ак төсләрен саклап калган чәчәкләрне, кешелеген саклап калган кешеләрне... Ватан! Йөзә заман диңгезендә. Учакларын кемнәр яккан соң? Кояшларын кемнәр югалткан соң? Бәхетләрен кемнәр тапкан соң? И кешеләр, безнең өметләрне чит йолдызга алып китмәгез, бу күкләрне, берүк, каргамагыз, бу суларны, берүк, сүкмәгез! Хыял каберләре арасында 1 әркем-гәркем кеше. . Ни көтә? Поездларга утырып, чит җирләргә, ят якларга язмыш, җыр китә. Ах, кешеләр, безнең сагышларны чит илләргә алып китмәгез, бу ташларны, берүк, каргамагыз, бу туфракны, берүк, сүкмәгез! Яңа көннәр килә. Әллә кемнәр безнең язмышлардан көләрләр, моңсу далалардан зәңгәр көртләр безнең кайгыларны күмәрләр. И кешеләр, безнең ялгышларны яна чорг а алып китмәгез, бу сүзләрне, берүк, каргамагыз, бу хисләрне, берүк, сүкмәгез... ХЫЯЛНЫ озатканда Бәхилләшү минутлары җитте, хисләр янды, дөнья чуалды, бүген гаңда шәрә кырга чыгып, озатабыз тәүге хыялны Безнең юлдан шашкан җаннар узган, мәрхәмәтсез булган көннәре, алар салган хыял сараенда бүген уйный мәхшәр җилләре. Аның шыксыз, шомлы залларында конфег кәгазьләре очалар, бизәкләре күзне камаштыра, шаккатыра, ләкин буш алар. Җирдә кара күкнең күптән сүнгән кояшлары ята коелып Хәл аласы килә, юлда үскән таныш тирәкләргә сыенып Тирән үзәннәрдә нәни өйләр посып утыралар, моңаеп. Йолдызларт а кагыласы килә, кыяларт а басып, тураеп... Нинди атауларда яши күңел? Нинди ганнар аңа җылы бирә'* Омтылганда олы максат тарга, ник күңелгә әллә ни гәр керә? Шәһәр базарыннан узган чакта, соңгы алмаларның тәмен татып, нигә истә кала күз карашы иске кием сатып торган картның? Нигә һаман китми йөрәгемнән бер сабыйның үксеп елаганы: «Күрмәдеңме, абый, курчагымны?».— диеп, өзгәләнеп сораганы?.. Ә бер яшь кыз минем автобуска ашыгып кергән чакта ирзә таңда,- сәер язмыш, уйларымны бутап, күңелемдә нинди шәмнәр яга?.. Башкисәрләр була- корбан эзли, комсыз җаннар була— байлык эзли, шашкан җаннар була -гауга эзли, бала җанлы кеше нәрсә эзли? Ах, аңарга башка җаннар кирәк, төннәр җитсә. - гулы айлар кирәк, буш булса ла,—җылы сүзләр кирәк, чит булса да,— моңлы күзләр кирәк. . Сез, кешепәр. кызганыгыз аны. йөзегезне сез ачыгыз аңа, и сылулар, күккә айлар менгәч, бер аллагыз—эндәшегез аңа! Ул ишетеп алыр, йөгереп чыгар, җавап бирер, сөйләр .. Сез тыңларсыз. Ул кулларын сузар - айга, сезгә, ул елмаер, көләр —сез еларсыз... Өнсез этләр Аһәң Кузгалдылар — уйлар, хисләр, төсләр,— оркестрлар әзер уйнарга Шаярдык һәм көлдек . Инде менә һәркайсыбыз әзер еларга. Урамнарда, озын тыкрыкларда өнсез этләр йөри... Ионнары киезләнеп беткән. Зур шәһәрдә бигрәк хәтәр йөргән юллары. Ашаткан да кемдер, эчерткән дә, аннан туйган, куып чыгарган. . Өйсез этләр, ах сез, бәхетсезләр, язмыш корбаннары, чыдамнар Киләләр дә кайчак, кешеләрдәй күзгә карап тора бер читтә. Гаепледер кебек - бу тормышта, хәерчедәй, җиткәч шул чиккә. Үги җаннар Ә бит уйлап баксаң, гаепләре шул ук һаман да: алар туган мәрхәмәтсез илдә, алар яши шашкан заманда. Өйләр тунг ан Җәллад балтасыдай, боз ял гырый урам, мәйданда. Хәтер һәм үкенеч безнен белән, без табасы өмет кайларда? Тәрәзәләр күккә төбәлгәннәр, дөнья көтә сулый һәм ТЫҢЛЫЙ, уйлар сыймый бүген җәнҗал башка, чиксез һаваларга җан сыймый. Пышылдасаң, кырау коелыр күк йолдызлардан, айдан, ботактан Хәзер менә хәзер, көй башланыр, серле әмер килә ерактан Трубачының туңган иреннәре, күр, ябышкан алар бакырга, хәзер, менә хәзер моң ишелер шәрә җанга, шашкан акылга Ул ишелер, безне шаккатырып һәм калдырып телсез, аннары ул агызып китәр әллә кая безнен ятим, сукбай җаннарны Уза вакы!. уза камаштырып күзне, кара төсне ялгап ак һәм соры төскә. Көннәр очкан чакта, барыр юлны күзлик, артка караганда, карыйк астан өскә Анда дәвер, анда замандашның зары, авылдашым юлдан атлап килә көчкә, аның көннәренә, аның төннәренә. аның гомеренә карыйк астан өскә Анда сабыйларның гөүге хыяллары, анда I үзәл язлар әверелгән көзгә, туган илебезнең кара күкләренә бер күз ташлыйк әле әйдә астан өскә Анда елмаюлар, анда ялгышулар, анда безнең сагыш җырлар булып үскән, узган мәхәббәтнең шаян күзләренә карап торыйк әле әйдә астан өскә Ерактагы моңнар яңгырыйлар һаман, безнен жәрәхәгле йөрәкләргә гиеп Үткан замананың хәвефләре ачы. ял1 ышлары яман, йолдызлары биек