Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

Тарихыңны онытсаң — юк киләчәгең

Әдәбият үсешенә анык кына бәя бирү, аның кан басымын, йәрәк гибешсн дөрес билгеләү җиңел түгел. Берәүләр: «Яңартып кору, демократия өчен көрәш дәверендә сүз сәнгате күтәрелеш кичерә башлады һәм замана чалымнарына. халык язмышына сизгер яңа буын иҗатка килде», дип тәкрарласа, икенчеләре әдәбиятның барлык тукымаларына сеңгән агулы торгынлык чире, кризис турында сүз куерта. Г. Афзал исә, мыек астыннан гына елмаеп, әдәбиятка мондый бәя бирә: «Мин-минизм алга киткән заман. Романтизм артка чиккән заман» Әйе, хәзер әдәбият үзенең эчке халәтенә туры килмәгән, табигый яшәү рәвешенә ят булган, аңа остән кочләп тагылган гарасатлардан котылу, арыну, чистарыну юлларын эзли. Тик әле ул һаман да сыйнфый көрәш рухы, ура-патриотизм, уртак ватан очен горурлык хисе белән чирле. Холыкка сеңдерелә килгән буйсынучанлык, коллык, ку ркаклык, читтә калырга омтылу психологиясе бай так язучыларга тормыш һәм язмыш бусагасын атлап, эчкәрәк үгәргә ирек бирми. Чөнки бу йогышлы авыруларны тоталитар режим җитмеш ел дәвамында милли әдәбият чарның тәненә, җанына сеңдррә килде. Үз дәүләте һәм иң гади сүз иреге, бернинди хокукы булмаган милли язучылар хәтта үзләрен бар нәрсәдән мәхрүм иткән тираннарга мәдхия әсәрләр язу дәрәҗәсенә дә төштеләр. Хисап фәненә мөрәҗәгать итсәк, мөгаен, Сталинга һәм деспот режимына, тоталитар коммунасына багышлап язылган шигырьләр саны буенча татарлар хәтта грузиннарны да (алар күпме генә зарлансалар да. үз милләтеңә Джо абзый льготаларны күп бирде) уздырып җибәргәннәрдер. Ләкин бу «мавыгу» татар әдәбиятына бернинди дә абруй өстәмәде. Аннан килеп, татар халкы үз тарихында күпне күргән һәм азатлыгы өчен бик озак еллар буе уңышсыз көрәшә-көрәшә талчыккан, йончыган, шул юлда фидаи җанлы улларын, затлы нәселләрен корбан иткән борынгы милләтләрнең берсе. Зиһен көчен, җегәрен, геннарын саклардай, үстерердәй үз дәүләте булмау халыкны тиз арыта һәм ул табигый галантын башка милли җирлекләрдә үстерергә мәҗбүр була Урыс, үзбәк, башкорт, казакъ, кыргыз, төркмән, торек, балкар, кумык әдәбиятлары үсешенә килеп чыгышлары буенча татар нәселеннән булган язучылар аз өлеш керттеме икән? Туган телен җуеп, рухи куәтен башка мохиттә яңт ыратучылар саны буенча элеккеге урыс һәм совет империясе халыклары арасында татарлар беренчелекне яһүдләрго генә бирә торгандыр. Хәзерге урыс телле әдәбиятка гына да күпме татар хезмәт итә? Аларның исем һәм фамилияләрен үзгәртеп, башка дингә күчкәннәре дә җитәрлек Мәдәни, сәяси җәһәтләрдән үсеп, итагатьлек хисләре уянып, кылмаган гөнаһлары очен әрләнгән, каһәрләнгән татарыңа, бәлки, киләчәктә бу милләтләр дә бер рәхмәт әйтерләр әле? Импсриячел фикерләү, электән килгән идеологии доктрина әлегә чаклы фәнни объективлыкны кешегә дә санамады бит. Шул ук вакытта татар халкы бер милләткә дә бурычлы түгел, аңа үкенер, гафу үтенер урын юк. Бу хәл үзе бер милли горурлык чыганагы. Уртак илдә тулы буйсыну лы тормыш белән яшәүгә мәҗбүр ителгән халыклар арасындагы аерма тарихи үткәндә ята Ләкин үткән белән бүгенге тормыш тыгыз үрелгән. Әле дә азатлыктан мәхрүм булган халыклар үз милли аңнарын, кешелек Ә сыйфатла pea и тарих катламнарын күтәрү аңга гына мәдәни дөньяга җиткерә алалар. Әмма, тарих дигәч тә, татарыңа Адәм белән Хавага ук әйләнеп кайту кирәк түгел. Суз үз милли тарихыбызны, бигрәк тә аның фаҗига белән тулы буыннарын, сәнгать югарылысына күтәрү хакында бара. Ә фаҗига ул һәрдаим яцгырый л х һәрвакыт яцача, кабатланма» Тарихыбызны өлсгәчә әдәбиятта тулы кочкә яктырта алмау, аның бик күп буыннарын тел яшергән килен төсле генә сурәтләү исә безнең таеп түгел, ә бәлабез. «Безнең тарих сезнең кулда», ди сугышчылар янына килеп чыккан XIII гасыр шагыйре Кол Гали С. Хәкимнең «Дуга» поэмасында. Тарих ул дөреслек юлы, хакыйкать, аерым кешеләр ихтыярына бәйле булмаган вакыт категориясе, үлчәм берәмлеге, һәр иманлы кеше тарих аша узарга тиеш Г. Афзал тарихны халыкка тиңли, аның изгелеген яклап чаң суга: дшакг кгии , Эшме ха.пм булмьш, Ошаке тарихчы була, Эшме тарих булмый «Тарихыңны онытсаң юк киләчәгең, яшәү сере узганнарга күз салуда», дип яза Н. Арсланов «Егетлек турында» шигырендә. Әйтерсең лә безнең чор әдипләре Тукай һәм Пушкин әйткән фикерне ачыклыйлар, яңарталар. Тукай үз халкының олы тарихын оч сүзгә сыйдырган «Без тарихта әзлебез .» Шагыйрь бу канатлы гыйбарәдә ата-бабаларның үткәне белән горурлануын. кемнәргәдер бу хакыйкатьне искә төшереп, колагына киертеп тору кирәклектән гасаби* лануын, татарның киләчәге өчен борчылуын әйтергә теләгән Дорее. бу тезмә матбугатта кирәкле-кирәксез, урынлы-урынсыз файдаланудан үзенең мәгыькен. эчтәлеген, госсн җуя башлады Тарих һорксмю туган баласы кебек якын, газиз. Үз милләтенең үткәнен, шатлык һәм фаҗигасен, бөеклеген һәм үрләрен югалтуын, кыс касы, үсештә калдырган «эзен» белмәгән кешене маңкорг. урыслар исә «Инан, не помняецнй своего родства» диләр. Киң катлам укучы өчен чыгарылган тарихи әсбапларда, дәреслекләрдә тагар тарихы моңа кадәр гел берьяклы яктыртылды Рәсми сәясәт яулап дллчы. җиңгән халык җырын җырлады, беренчесен җиргә салып таптал исәбенә икенчесен күккә чөйде. «Дәреслекләрнең күбесе ялганга корылган Безгә гиз арада үз тарихыбыз турында, ничек булган шулай басып таратырга кирок Югыйсә. яшерен-батырын түгел, безгә кыргыйларга караган кебек карыйлар», дип язды 3 Оһлнл ллнн «Казан утлары», 1991. 6 сап). Рәсми әдәбиятта татар тарихы топ-төгәл оч кисәккә бүленә килде. Беренчесе Алгый Урда. Казан дәү лә е» белән бәйле һәм янәсе кан коюлардан.» мыш галал лардан гына торган ханнар, феодаллар дәвере Аидасы тагарлар да артта калган, ярым вәхши халык итеп күрсәтелде Иван Грозный гаскәре Казан илен уг һәм кылыч аша уздыргач. морзалар һәм руханилар тарафыннан изелүдән азат ителгәч, татар халкы үз үсешенең киң, якты юлына чыга, уры» һәм аның мәрхәмәте аша Хуропа халыкларының рл хн мәдәни казанынглары җимешләреннән авыз итә баш лый янәсе ОЙтсрссц лә. I аяз Исхакый «Зөләйха» драмасында тасвирлаган татар халкын ил буйлап тардтл. \лкд Канаш. - вич, Ильминскнй куллары белән көчләп чукындыру донья да тиңе бу умаган геноцид булмаган I үя барысы да иләк авыллар тараткан гайбәт кенә Ой» . едгар халкының җир йөзеннән юкка ЧЫСУЫ өчен барысы да эшләнгән \нс ишнең Ом форд шәһәр»н- to чыгарыла юрган «Урга \зия күзәгүс» журналында ба»ылган мәкалә»ә саянын. Ф Зарипов болай иза «Хәзер нндс менә Россиянең татар халкына карага үткәреп ки мои геноцид соя» игенең йомгагына кү г салыйк әгәр I > .2 елда Россия ими. pence территориясендә лры« лар һәм сатарлар бер чама бу м... бүгенге юн*. тагарлар / миллион сына ә лрыс лар 12 тапкыр күбрәк 140 миллион»., якын» Дд>ңн..лн< тик Татаре ган». 1992. 31 сыйнвар 1917 сладн »оц. хакимияткә большевиклар килгәч, оерлык халыклар оч»н салынган исм* бәлсиһән гагар халкы да бераз авыз итә l-.xcc азатлык тигезлек н ялган илаһи яңгыр г.млг, партия хөкүмие онналарын е.и юган кызыл -л..м нэп t .н иңеп юра Халык ьернхыи бишьеллыклар ггыны алыштыра Үзе аңлап га җиткермичә нзсс нинт белән. I акташ большевизм »нмволыныц зыялы халыклар өчен коточкыч бер .шы • көч. д.|м> бл лып күторслоссн «I астарлар һәм минут лар» шымл.ы- нда болай күз алдына бастыра Ж,ир шары встендэ Ленин Шәуләсе кон-тон иори. У if кулында канлы байрак, Сул белән Куркыныч елларны алга oimepu Ул, кояш нуры кебек нурлар сибеп. Тормалар, подвал, заводларга керә. Йә. коточкыч байрагын тоткан килеш. Ул кинәт килеп чыга зур Парламентлар остенә!. Әйе, Такташтан аермалы буларак, без «канлы байрак»ның алла киткән мәмләкәтләрне хәерчелеккә тешерүен, күпме халыкны илсез, җирсез калдыруын, парламентларны юкка чыгарып, тоталитар режимнар коруын, төрмә-подвалларны үз иленең алдынгы, зыялы уллары белән тутыруын күрдек. Ленин сул кулы белән «алга өстерәгән» «куркыныч еллармдан әле хәзер генә, зур авырлык белән, майламаган арба төсле ынгыраша-ыңгыраша гына чыгып барабыз. Нигез ташларын Ленин салып калдырган җәмлыятьтә татар һәм башка кайбер халыклар тарихын фальсификацияләү, хаким милләтне үстерү бәрабәренә, рәсми сәясәт дәрәҗәсенә күтәрелде. М. Худяков, Л. Гумилев кебек берничә намуслы тарихчы гына дәүләт машинасының хәтәр юнәлешен үзгәртә алмады Намусларын байрак иткән һәм күгәреп кенә йөртеләсе галимнәрнең беренчесе юкка чыгарылса, икенчесе яшь гомерен Сталин төрмәләрендә, «бөек» төзелешләрдә үткәрде. Репрессиянең төп сәбәбе уртак: галимнәр, имеш, Алтын Урда һәм Казан ханлыклары тарихын субъектив өйрәнү, бәяләү юлына бастылар. Дөресен әйткәндә, совет чорында татар халкының үткәнен сәяси һәм әдәби иңләүгә рәсмиләштерелмәгән тыю салынды. Хәер, «Идегәй» дастаны буенча 1944 елгы карар шул гыюны кәгазьгә уеп кую, закон рәвешенә кертү булгандыр инде. Олы тарихны әнә шулай киртәләп кую, объектив үсеш кануннарын, борылышчигенешләрен исәпкә алмыйча әзер кысага утырту матур әдәбиятка да тәэсир итте, аның үсешен чикләде. Болгар чоры, Казан ханлыгы турында без әле хәзер генә. Союз таркала башлагач кына, уйлау һәм фикер әйтү, язу хокукы алдык. Дөресен әйткәндә, Мәхмүт Галәүдән соң тарихи роман безнең әдәбияттан бөтенләй диярлек юкка чыкты. Драматургия белән поэзиядә дә шул ук хәл күзәтелде. Н Исәнбәтнең «Спартак» драмасын, М. Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен исә тарихи жанрга искәрмә белән генә кертеп була. «Тарихи» дип атала килгән «Матур туганда». «Онытылмас еллар», «Язгы җилләр» кебек үз чорының данлыклы эпик әсәрләре төбендә исә татар халкына «бәхет өстәгән» 1917 сл белән бәйле вакыйгалар, ягъни большевизм тарихы ята... Аңа алмашка 1941 1945 еллар СУГЫШЫ темасы килде. Боҗра кысылды. 2 1992 елның гыйннар ае азакларында «Казан утлары» журналы редколлегиясенең киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Сүз басылган әсәрләр һәм шуңа дәгъва иткән кулъязмалар тирәсендә барырга тиеш иде. Әмма фикер сөреше шактый киңәйде, әңгәмә киеренке төс алды. Хәзерге татар әдәбиятының үсешеннән канәгать калып, аның казанышлары өчен сөенеп, очынып, шатланып сөйләгән әдип булмады диярлек. Сөйләшүдә дәүләт премиясе лауреатлары, фән докторлары, усал тәнкыйтьчеләр катнашты. Фикер ялкыны күбрәк проза халәте мисалында дөрләде. Сөйләшүдән очкан очкыннарны бергәрәк тупласак, шундыйрак хөкем чыгар: «Хәзерге дәверне, безне бүген бимазалаган, тон йокыларын качырган, чәчләрне агарткан кайгыхәсрәтләрне күз уңына алган әсәрләр аз языла. Басылганнары да сыйфат ягыннан әллә ни түгел, һәрхәлдә, тарихи үткәнгә багышланган роман- повсстьлардан күп кайтышраклар. Булсын олы характерлар тудыру җәһәтеннән, булсын сурәтле фикерләр ноктасыннан...» Тарих җиде йозаклы серле сандык, чытырманлы кара урман ул. Аның башы ласырлар чатында күмелгән. Эзсез югалган слүбләрне уяту ифрат авыр җаваплы, саваплы эш. Болай фараз кылучылар күпчелек булса да. сөйләүчеләрнең беришесе бөтен әдәбиятыбыз тарих ягына авьлшылл бармыймы дигән шик-шобһә дә белдерде. Нефть чыгаручылар, игенчеләр, Чаллыны, Түбән Каманы төзүчеләр турында шалллы- нып-ллланырынып күпме әсәрләр сырлады, түшкә лауреат билгеләре таклык, тллк аңа каралл кына бу байлык татар халкына тәтемәде. «Кара алтыныбызның бер өлешен булса да үзебезгә калдырыгыз», дин әле дә кул сузып шул ук Мәскәү кенәзснә барабыз. КамАЗга «ассоциация» дигән тамга салып, мөлкәтебезне читкә сатып бетерәләр. Ә тарих никадәр генә фаҗигале, әрнүлс, йорәк өзгеч шомлы булмасын ул безнеке, минеке, синеке! Үзен татар дип санаган һәркемнеке Сөйләшүдә б\ фикер үЗӘКТӘ ТОрды Чыннан да, тарих катламнарын күтәргән әдәби әсәрләргә халык бик нык сусады. Инде ничә буын үзенец үткәнен, кем икәнлеген, каян килеп чытуын белмичә фани дөньяны куйды. Сыйнфый корәш рухында тәрбияләнгән, үз тарихына, үлеп- бетеп барган, мәхлүк татар язмышына төкереп караган «интернационалист» буыннар үсте. 1 иран үлеп, гильотинаны ремонтлаган арада, илдә демократия җилләре исеп, тезгеннәр бушамаса, тарихыбызны бөтенләйгә дә югалткан булыр идек. Бүгенге татар әдәбиятында чал тарих сәхифәләренә игътибар артуны берәү дә инкяр итә алмас II Исәнбәт, Л. Расих, И Нуруллин, Н. Фәттах М Хәбибуллин. Ә Баянов, М. Гоема нов. Т. Мицнуллин, А. Гыйләҗев, И Юзссв. Р Харис. Г Рәхим. Батулла, Ф. Латыйфи, Җ. Рәхимов кебек торлс жанрларда эшләүче каләм ияләре тарихның ком барханнары, яндырылган калалар, көлгә әйләндерелгән салалар астында калган рухи байлыкларны, шәхсснец азатлык һәм үзен-үзе саклап калу өчен көрәш эзләрен табалар, аны бүншгсләргә ирештерү рухы белән яшиләр Горле буын язучылары каләменнән төшкән әсәрләрне ватандарлык тойгысы халыкка, җиргә, үткәнгә мәхәббәт хисе якынлаштыра. Тарих ишегенә теләсә кем шакый алмый Халыкныц үткәнен иңләү өчен әзерлекле, тәҗрибәле, шуца алынырга хакы булган язучылар кирәк. Бх юлга яца дәвердә, Хрущев «җепшегендә», аягын чылата-чылата һәм беренчеләрдән бу лып Пурихар Фәттах чыкты. «Игил суы ака торур» романына алынганчы ул фикерләү үсеше өчен кирәкле байтак әсәрләр язды, бастырды. Беренче тарихи романына тотынганчы ук аныц ифрат зур эш башкаруы, фәнни, археологик, эснографик хезмәтләрне, архивларда тузан җыеп яткан кулъязмаларны, халык иҗаты җәүһәрләрен ныклап өйрәнүе, зиһене, хисе аша үткәрүе дә мәгълүм. 1>л хәл романның тыгыз эчтәлегендә, соц чиккәчә кысылган эчке пружин.и ында, һәр күзәнәгенә табигатьне, кеше холкын, рухын сыйдыруга омтылудан килгән сәнгатьчә эшләнешендә күренә Тарихи әсәр язырга алынган шәхсснец эзтабар булуы, тадәти кеше игътибар итмәгән чыганакларда, тарихи өзекләрдә мәгънә күрә белүе һәм хыялга, интхиңнягә искитмәле бай булуы моһим. Шуннан килеп, милли романчы һәрвакыт башка халыкларга хормәг, ихтирам белой карарга, дуслык, солых һәм мәслихәт кебек үлмәс кануннарны юлдашы итәргә тиеш. Менә шул сыйу гореф-гадәтләрне шәрехләү, сәяси тормышны иңләү мөмкинлекләре зуррак Шигырьдә исә вакыт белән ара якынлашырга, торлсторчс чорларда урын алган вакыйгалар бер- ссн-бсрсе тулыландырырга, ярашырга МОМКИН Г Моратовның күләме бченча зчр булмаган «Алма риваять» триптихы. Адәм белән һ.нкгдан башлап, кешелек үткән олы тарихны да. «Бе р алманы, әй, бишкә бүләск» җырының мәгънәви еггочеген дә. Троя, Сталинград, Нагасаки шәһәрләре фаҗигаларын да сыйдырган Шагыйрь тормыш күренешләрен эзлекле сурәтләү юлына төшмичә, символик ку з.г ч чалларга таянып, үткәнне, бүгенгене, киләчәкне уртак вакыт төшенчәсенә җый Һәр буын мәңгелекнең бер мизгеле, чылбырның бер буыны Романда ис ә болан ы ланч ■■ гайре табигый с area чыр иде Tv чаем алганда, замана язучыларын татар дәүләтчелегенең иң беренчел дәверенә игьгггбарс ызлыкта гаепләү дөрес бу чмас Чал тарих сәхифәләрен corn.чгь ч.грлла- fi>i белән иңләүгә хәрәкәтне туктатуы кыен. Бч яктан Ә Баянның «Алтын кашбау». Рәхимне ң • \яз кошгс яшен», Р Харисның йомар гәу лоте б< чән \ры< кснәзлорс арасын та гом м »и дуслык с олылының мең елчыгына багышланган «Лит суы» поэмалары игътибарга лаеклы Эчтәлекләре , жанр үзенчәм к чәрс нисбәтеннән гнрм -горлг бч ман бч ын "ркеп кешни Накыт Г ниченче га-ыр 1ршш ы шинга о Баян кыры» дәшр образын гч дырыгг Хынч канатында тарихка юл алып, шагыйрь Пдсл-Чулман очһларыггда мч ч ТОРМ11Ш белән гөрләп яггкш чәчәк атып чтырган Болгар илен тасвирлый Ьашкллар- HII г чл гч и< ч.еггә кой игәргә өйрәнгән монгол явы болгарлар читенә осрслә Дач. чирче п бернич • г.гикыр ялын җибәрсә дә. дошманга каршы беру и- ччгышкан 1юмар иле җиңелә ян чырыла. г алана, халкы буйсындырыла Авыр сынау көннәрендә кешеләр икегә бүленә. Берәүләр дәррәү дошманга каршы күтәрелә (галим, фикер иясе Баян), икенчеләре илен, халкын, намусын, мәхәббәтен сату йсәбенә булса да, гомерен озайту турында кайгырта (Балтамар. Изух). «Аяз конне яшен» поэмасында Болгар иле җимерелеп, елан тавы куенында Казан шәһәренә нигез салыну вакыйгасы үзәккә алына Болгар-татар халкының ҖИр йөзендә калукалмавы кыл өстендә. Шәһәрләр яндырылу, халык кырылу, җиңүчеләр алдында тез чүгү, бил бөгү, тәлинкә тоту, сатылу чоры башлана. Менә шул хәтәр чорда халык арасыннан милләтнең иң яхшы сыйфатларын җыеп алган Илбакты кебек батыр йорәкле узаман күтәрелә һәм, яһүд пәйгамбәре Моисей госле, исәннәрне үзе белән алып китеп, халыкны юкка чыгудан коткарып кала. Сәхнәдә опера буларак га яңгыраган, әмма, кызганычка каршы репертуардан алып ташланган бу әсәр (Ә. Бакиров кос белән), «Алтын кашбау» шикелле үк. бер хакыйкатькә инандыра татар халкы элек-электән яшәү очен авыр, тигезсез көрәш алып барган, киләчәге һәрдаим куркыныч астында торган, шул ук вакытга аның һәр чорда ялангач йөрәген, гаҗиз җанын югары күтәреп, юл яктыргып барырдай пәһлеваннары Баян Илбакты, Сөембикәләре, Батыршалары үсеп чыккан. Болгар дәверенә багышланган әсәрләрнең икенче бер кыйммәтле сыйфатына игътибарны юнәлтәсе килә. Урыс елъязмаларына, халык иҗаты әсәрләренә таянып, рәсми тарих фәне монголлар белән татарларны икс атамалы берүк халык дигән фикер урнаштырды. Ул гына да түгел, Чыңгыз-Бату баскынчыларының бөтен әшәкелеге, явызлыгы, кыргыйлыгы хәзер татар дип аталган халыкка сылап калдырылды. Ауропада шул тәгълимат кабул ителде «Саф» монголлар тарих хөкеменнән бөтенләй читтә калды. Хәзерге урыс язучылары каләменнән төшкән әсәрләр дә татарга каршы шовинистик махмырны куерта торалар Аның югары үрнәген В. Чивилихин «Память» эссесендә биреп калдырды. В Пикуль аны кабатлады. Хәзерге романист Д. Балашов татарга яла ягуда өлкән каләмдәшләреннән һич кенә дә калышырга ниятләми. «Вегер времени» исемле иң «оңгы романнарының берсендә монгол сүзе әйләнештә юк диярлек, урысны җәберләү, ясак җыю. алдау, хәрәмләү исәбенә яшәгән татар станы ордынка явыз тагарлар гына бар Юынырга сабын җиткереп кара1 Тарихны шул чаклы бозу, чалыш козгг аша күрсәтү, хакыйкатьне аяк аегына салып таптау, чеп-чи ялг айны дәү \әт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрү мәдәни мохиттә була аламы? Юктыр, башка шундый мисалны табуы кыен булыр 3 Илбакты кебек батыр ирләр нигез ташларын салган Казан ханлыгына да көнче, хөсет, ач күзле күршеләр, ерактагы зур нәфесле кардәшләр тыныч яшәргә ирек бирмиләр Бигрәк тә Алтын Урда таркалганнан соң хәлләнеп алган vpwc империясенә кайгы-хәсрәтсез яшәвен дәвам итәр өчен яңа җирләр, казнасына өстәмә байлыклар кирәк була. Аның юлында, бугазга кадалган сөяк төсле, кодрәтле дәүләт Казан иле тора Аны йотмыйча, Идел буеның уңдырышлы кара җирләренә, диңгезләргә чыгып булмый. Иван I розный 1552 ел походына ныклап, еллар дәвамыңда әзерләнә. Хакимият бүлешеп, хатын кочагында мәрткә киткән татарның борын төбендә ныгытма шәһәр салып куя, чиркәүләр кора. Зур хәрби коч туплау өстәвенә, христиан мәмләкәтләренең ризалыгын, ярдәмен алгй Әйтик, артиллерия һәм шартлату эшләре белән җитәкчелек итүгә, Казан уртасында үзенә иң мәһабәт һәйкәлләрнең берсе корылган химик Бутлеровның бабасының бабасы инглиз полковнигы Бутлер чакырыла. Басып алынган территориядән аңа бик зур биләмә җирләр бүләк ителә Чуаш. ар. мукшы, чирмеш халыкларын. Касыйм, Сергач мишәрләрен хәйлә, мәкер белән сатып алу. куркыту', оркетү юнәлешендә зур әзерлек алып барыла. Казанда яшәүче әрмән диаспорасы һөҗүм башында үк сусаклагычларның, су юлларының серен сата, уры< гаскәрләренә кирәкле башка хәбәрләрне ирештерә тора. Казан язмышы алдан ук хәл ителгән була. Бу мәгълүматлар һәркемгә ганыш. тарихчылар ризыгына кул сузарга җысн- мыйм. Әлеге фаҗига соңгы елларда иҗат ителгән берничә әсәрнең нигезенә яг/ы. аның турында шуңа гына искә алып китүем. Батулланың «Сөембикә кыйссасы», Ә. Рәшитовның «Сөембикәнең казан халкы белән хушлашуы». Ф Хатъгйфиның «Хыянәт» әсәрләрен күздә тотам мин Артист, режиссер, драматург, күпләгән шук әсәрләр авторы Батулланың изге тарихи темага алынуы үзе бер батырлык. Күләме белей шактый саллы романга 172 аерым китап булып, тулы көенчә басылып чыкканчы, гомумән бәя бирү, мөһер сугу бурычын остсмә алмастан, Сөембикә образына тыиа тукталып үтәсем килә. Гатарның олы тарихында, Сөембикә кебек, халыкның рухында, әхлакый күзаллавында сурәтле фикерләвендә үрнәк өлге, фәрештәдәй изге җан бллып сакланган шәхесләр күп түгел. Бәлки, аңа тиңе юктыр да. Сөембикә татар кызы гына түгел, ничәмә буыннарның күңел түрендә яшәгән азатлык, баш бирмәү. тез чүкмәү, дәүләтчелек байрагы да. Күнчелек халыклардагы шикелле үк, ул һәр чорның кеше турындагы идеалына, хыялына җавап бир,». /Үндый шәхесләрне тарихи зарурият күтәрә, халык әдәбияты аның рухын гасырлар дәвамында җанында саклап, буын- нан-буынга илтә. Батулла җырларда, риваятьләрдә, монәҗәт-бәстләрдә, елъязмаларда сакланган саран истәлекләргә таянып, легенданың зәңгәрсу томанына төрелгән, беркадәр идеаллаштырылган Сөембикә образын тудыра. Автор аны артык вакласа, җиргә төшерсә, характерының җитешссзлскләрен тәфсилләсә. халык андый Сөембикәне кабул итмәс, күңеленә үткәрмәс иде шикелле. Батулла халык рухында, әхлакый-фәлсәфи күзаллавында урынлашкан «киек каз юлы»на тугры калган хәлдә, гсроиняссн шатлана-кайгыра, сөя-сөсло, рухи һәм матди доньяны тулаем кабул итәрдәй җанлы, тулы канлы шәхес итеп сурәтләргә омтыла. Шул ук вакытта Сөембикә башкаларга охшамаган, берәүне дә кабатламый Ул башбирмәс, башкисәр булып, сугыш уеннары белән мавыгып үсә; көтмәгәндә кылыч-гсалканыгг ташлап, китапханәгә керен бикләнә. Ирләрдән җил. хатыннардан төтен исе килеп торган гади халыкны якын күрә. Яшәү аның өчен аралашу, туктаусыз хәрәкәт. Торгынлыкны җене сөйми Кыскасы, аның характерында, холкында якыннары да аңлап җитмәгән эчке рухи бөтенлек, үз билгесе, тамгасы, сынау, сынамышлары бар Дорсс, аның балалык, яшьлек елларына, ирдәүкәләнеп, «тилереп» йөрүләренә романда урын һәм вакыт күбрәк бирелгән дигән тәэсир кала Ул өлешләре авыр укыла, үзе артыннан өермәдәй алып кереп китә алмый Тынгысыз характеры, бәйсез тормышка ОМТЫЛУЫ Сөембикәне халыкның боек кызы дәрәҗәсенә күтәрә. Аңа үз эчке азатлыгын кыргый гореф-гадәтләр эчендә саклау өчен ифрат коч куярга туры килә. Кая карама чикләү, кимсетү, хагын-кызны кешегә санамау. Ногай далаларында килешкән ырым-гадәтлор Казанда батмый Ташып торган җегәрле шәхес чынбарлык белән бәрелештә, конфликтта бәргәләнә. Казанлылар мәнфәгате өчен үстерелгән бакча да. мөктөп-модрәсә дә кемгәдер охшамый, дошманнары аның иң ияге ниятләреннән до гаеп эзлиләр. Тарихның олы хәрәкәте эчендә аерым шәхес җәфалана, үзенә тиешле урынын, шөгылен табып җнтке|>о алмый. Ә һавада киләчәк фаҗига исе. Акрынлап геройның иҗтимагый язмышы үзәккә калка. Сөембикә тәкъдиренә язылган юлны горур һәм тәкәббер үтә. Аның корычтай ихтыярын, кристаллдай саф әхлагын гайбәт тә. зиндан ла. яргы дөньяны калтыраган тоткан явыз lln.ur белой очрашу да куркытмый Ул үлеменә пәһлеваннарча кпло, үлемен җиңеп үлә. «Срсмбикәисц Казан халкы белән хушлашуы» поэмасында Ә Рәшитовны халыкның яраткан кызына мопосәбәтс борчый Поэма ваклауны, детальләштерүне өнәми Шагыйрь ярым тарихи, ярым легендар Сөембикәнең кешелекле, тормышчан, җанлы образын тудыруга ирешкән Ни Лиги tminu. s6u.v/i' Iti.iuu.ta/i. мплкш «и шли ’ /йьпы/>.1«/'. них бое» err ботах.1 7 Uh tir/i I Jfl HMMHKU (.Of u6u*.< I'jhtMir. иыфһатьлг. сиалг ( vrwBan > Utp иЯ *1 а*Л» />Т ХХАО-СЫЛДИЖЫ uuuiufo. Морями шнк'Че 11Л Бомар патшалыгы һәм Казни ханлыгы чорыннан бмк аз сакланган елъязмалар, халык иҗгты әсәрләре, буыннар хәтере китереп җиткергән истәлекләр, авторлар ихтыярына, максатына, фикер һом хис агышына буйсыналар Бик күп өзеклекләрне шагыйрь хыялы тулыландыра Топмппшы иңләү VI. әмюгтө. романның мөмкинлекләре киңрәк Батулла тарихи жнолемге күз алдына баг тырма зур әһәмият бирә, Сосмбикәнс, аның нарасый у\пп курлыкчы, фаҗигале язмышка китергән сәяси буталышларны. Казанга каршы Мәскәү алып барган астыртын, мәкерле интригаларны. Шаһгали кебек г атлык җаннарны сурәтләү!ә урынны кызганмый. Дәрес, вакыты белән Батулла әсәрен юри катлауландыра, исемнәр, атамалар белән дыңгычлап тутыра, һава җитешми башлый. Бигрәк тә беренче яртысында. Буш хәрәкәт эчендә кайнау нвннан килеп чыга. Сөембикә үлеменнән соң күңелдә дә, Казанда да шомлы бушлык. Дәрес, кала кайный, дөрли, сыкрый, соңгы көрәшенә әзерләнә Кырым, Әстерхан ханлыклары, башкорт җайдаклары көчле христиан дөньясы белән орышырга Казанның берүзен калдыралар. Ә шул ук кара коч. аждаһа тиздән үзләрен дә йотачак. Ф Латыйфи Казан фаҗигасе турында сөйләүне Батулла «тукталып» калтай җирдән алып китә. Казан даирәләре Иван алдында тез чүгеп, ялагайланып, Сөембикәне малае белән Мәскәүгә озагса да, дәүләтен коткарып кала алмый. Кальганың муены үлем элмәгендә. Менә шунда халыкның сәламәт уллары дошман явына каршы корәшкә күтәрелә. Яшь хан Ядсгәрне кара болыт төсле һәрьяклап Казанны чолгап алган урыс чирүенең күплеге куркытмый. Тарихи шәхес, дин әһеле Кол Шәрифкә дә моһим урый бирелә романда. Ул җитлеккән акыл иясе, халыкның киләчәге турында уйланып, борчылып яшәгән олы зат буларак күз алдына баса. Шул фонда сатлык җан Камайның ваклыгы, мескенлеге, шәхес буларак юкка чыгуы тулырак ачыла. .Автор чыганакларга, елъязмаларга таянып, реаль тарихи җирлекне тоеп, Казанны яклаучыларның батырлыгына дан җырлый. » Ф Латыйфи. Батулла шикелле үк, тасвир үзәгенә алынган чорның көнкүрешенә, киемсалымына, бизәнү әйберләренә шактый тирән үтеп керә алган. Гегель тарихи материаллар белән шөгыльләнүче кешеләрне, үткәнне күрәзәлек итүче пәйгамбәрләр, дип атый. Чыннан да. тарихи роман очраклы вакыйга, хәйлә белән эш йоргә алмый, аның нигезендә анык концепция, зарури мәҗбүрият ята. Автор агачлар артында урманны, аерым хәлләр, вакыйгалар куелыгында тарихи закончалык буларак вакыт хәрәкәтен сиземли, күрә белергә тиеш. «Хыянәт»нең геройлары вакыты белән безнең коннәр, яңартып кору, империяне таркату чоры кешеләре теле белән сөйләп, фикерләп куялар. Бу табигый, чөнки Казан ханлыгының вәхшиләрчә, кыргыйларча юкка чыгарылуы тарихын белмичә, андагы алдынгы һәм кара кочләр хәрәкәтенә тошенмичә җөмһүриятебезгә тулы мөстәкыйльлек алу кыен булачак. Кол Шәрифнең урыслар белән орыш алдыннан гаскәр башлыкларына, дин әһелләренә мөрәҗәгатен укып карыйк. «Инде янә шунысын да фараз итик, Казан кеби көчле, шанлы, тамыры нык мәмләкәтне тар-мар китергән коч ургылып Идел буйлап китәр, Хазар, Азак, Кара диңгез ярларына таралыр. Ары таба - кончы: ышыпа таба тамыры нык мәмләкәтләр юк Мул ризыктан бу кавем котырып үрчер... Хәзергә без сан Я1ыннан бер чама. Тора-бара икеләтә, соңра өчләтә, янә дүртләтә кимербез. Коллыгыбыздан котылмасак, тора-бара унлата... Шулай дәвам итәр Иң яхшы угыл-кызларыбыз коллыктан, котылу өчен христиан кавеменә күчәр... Без шушыны телибезме?!» Дин башлыгының күрәзәлеген тарих тулысы белән аклады. Әйтерсең лә безнең каршыда XX гасырның соңгы чиреге мулласы чьпыш ясый Дөрес, әсәрнең тсл-стиль чараларын «заманчалату» урта гасыр колоритын ачуга бераз комачаулый. Аннан килеп, роман геройлары мәкаль-әйтем куллану белән артык мавыгалар, һәркайсы Нәкый Исәбәтнең оч томлык мәкальләр китабын ятлап килгән диярсең. Яшь язучының олы темага алынуы, олы тарихның кадерен белеп, анда үз темасын, юнәлешен, фәлсәфәсен табуы куанычлы күренеш, әлбәттә. Татар халкы XVI гасыр уртасында кичергән фаҗига турында әлегәчә тиешле бәһасен алмаган тагын бер әсәр бар Шул чор шаһитс каурыеннан төшкән «Казан патшалыгы турында кыйсса» ул. Аны 1959 елда, Хрущев хакимлеге дәверендә, хәзерге урыс теленә җайлаштырып проф. Н. Водовозов чыгарып калган иде Әлеге кыйссага өлкән агайлар бик сакланып һәм сирәк мөрәҗәгать итә. Хрестоматияләргә дә җиз иләк аша үткәреп кенә кертәләр. Ни өчен дисезме? Хикмәт шунда: билгесез шагыйрь Иван Грозныйның Казанны яулап алу сәясәтен аклау, үз патшасын дан мөнбәренә күтәрү максаты белән юлга чыкса да. кыргый уч алу, дәүләт дәрәҗәсендәге геноцид, халыкны тоталь юкка чыгару күренешләрен читләтеп үтә алмый, фактлар белән төгәл эш итә. әйтер сүзнең кадерен белгән кеше буларак, нәтиҗәне курыкмыйча ясый .Акны кара дип расларга теле әйләнми. Әгәр ул коммунистлар фиркасында торса, мөгаен: «Без Казанга халык соравы буенча, анда яшәгән христианнар каршында интернациональ бурычыбызны үтәү өчен килдек һәм, алар гозерен үтәп, каршылык күрсәткән татарларны тәрбияләү ниятен- нан, якты, бәхетле киләчәк өчен 5 мең чирмешне, 500 затлы нәселне гаиләләре белән (марксизм семьяны бүлгәләүгә каршы . сәяси үсеш дәрәҗәләре түбән, сыйнфый көрәшне аңларга теләмәгән 12 Арча кснәэен туфракка иңдерергә булдык», .тип язар иде Кыйсса авторына рәхмәтле булырга тиешбез, ул мондый икейөзлелек, фарисейлык юлына басмый, намусы кушканча, мөмкин булганча хакыйкатькә тугры кала. Урыс елъязмачысы казанлыларныц фидакарь батырлыгы белән соклануын яшерә алмый, аерым урыннарда «Бер тагар илле дошман белән орышты хатын- кызлары гиз генә уктан атарга, кылыч тотарга ойрәнеп, сугыш киемнәренә төренеп, үлгән укчыларның урынын алды», дип яза бу эпизод Ф Лагыйфи әсәренә уңышлы кереп киткән Елъязмачы Казан халкын юкка чыгаруның коточкыч манзарасын тасвирлый Аккан каннан урамда күлләр хасил була, канлы балчык атларны суырып ала Бигонаһтан куркыш юк. чиркәүгә тиенлек шәм куйсаң, христиан дине теләсә нинди явызлыкны кичерә бит Патшадан әмер шундый яшь. чибәр хатыннарны Мэскәүтә озатырга, сугышчыларга кулланырга бирергә, ир-ат җенесен юкка чыгарырга, буе арба биеклегеннән узмаган балаларны. «Казанская сирота» ,UIII хәер эстәргә чыгарып җибәрергә Урыс «мәрхәмәтле» халык: христианлыкны кабул иткәннәрен үстерер, аларны Циолковский. Карамзин, Тургенев, Куприннар дәрәҗәсенә күтәреп, дөньякүләм мәртәбәдә йөртер, үзен яулап алучыларның .ханын үстерергә мөмкинлек бирер «Казан патшалыгы турында кыйсса» хәзерге рәсми тарихның тагын бер уйдырмасын, ялганын фаш итә. Казан дәүләтен юкка чыгаруның максаты сәбәбе прында фикер Йөртергә кирәк булганда, империячел тарихчылар юха еландай боргаланалар, чүп Остена чүмәлә оя баралар. Янәсе, казанлы чар Мәскәү тараф чарына туктаусыз һөҗүмнәр ясап, бимазалап, тынычлыкны бозып торганнар Бч мифны статистика исемле ай шикелле һәрнәрсәгә битараф фән чәлпәрәмә китерде. Килешүләрне урыс ягы ешрак бозган икән. Имеш. Иван Грозный походына чаклы урыс капкасы» «Агачны бер яшен сукса әгәр, корытканчы, диләр, телгәли» кебек сурәтләре рухи дөньяга үтеп керү мөмкинлеген киңәйтсә, икенчедән, автор шәхс идән гомумигө, чорныц коточкыч явыз шәүләсен гудыруг а омтыла: Әсир твшк.п! Лашман ялы түгел, If.uieH «әсир каре» тем ят Конвой булып киттг таш калага. Бәндәсенә бирсен түлемлек' Тарих үзенең балаларын сыный, һәрдаим үзенә тугрылыкта сынын Ә вакытның көтәргә вакыты юк. һәр кон гомерне кыс картып кына калмый, үз яңалыкларын да ости гора. Н. Арсланов гарих белән замана арасындагы мөнәсәбәтнең мәгънәсен, эчтәлеген болай күзаллый: Хәят белеп тора Карт чар үлеп тора. Яшиләр күреп тора Ялмыш колея тара.. Әйе, илдә урнашкан бүгенге хәлләр тарихи үткәнебезне иңләргә, аңларга, сурәтләргә мөмкинлек бирә. Элек-электән татарга ирек, азатлык бик азга, санау лы МИ1П Л10 генә бирелә килде Форс атны кулдан ычкындырыр! а ярамый, тарихыбызны каршыларга юлга чыгыйк. Ул туачак буыннарның юлдашы, киңәшче.< (айнычы булсын. Тарихка уелган һәр торәзә киләчәгебезгә якты нурлар сирпгссн!