Шигырьләр

Әхмәт Гадел

Татар зираты. Нури Арслан кабере Көн бик сүрән бүген. Кояш та юк. Думбра моңы ишетелә ал ыстан.. Шигърияттән арысланнар китә. Көтү-көтү килә шакал. барслар. Менә шулай! Әйдә, тыныч йокла. Илне рәнжетмәдең. Арыслан! Тыныч йокла!. Кичер, туган! Әлвидагка, ерак идем, кайта алмадым. «Бәхил!» дигән сүзеңне ишетә алмадым. Кабереңне генә кочам. Кичер, шагыйрь Калай аныт' кына моңсу. язулары уңган. Кая соң ул «варислар»ың синен? Алар белән иде ич дөнья тулган! Көн бик сүрән... Инде бер ел бүген. тулы бер ел... Сип юк арабызда! Ялкын булып төштең дә күне i тәргә. Китеп бардың, яра өстәп булган ярабыз! а! Их. Арыслан! Дидактик дәрес У tbiua Кеше булса башы бар. Башы барның ашы бар. Ашы барның гаме бар. Гаме барның яме бар Кочеш кьмган җырмры-һ 6 китап tap авторы КашнОа яшы ' Аныт исталск таш. иска тошсрүчс Яме барның җаны бар, Җаны барның аңы бар. Аңа барның саны бар, Саны барның шаны бар... Бу нәсихәт җитми дисәң, Бездә, улым, тагын бар. Биек күктән безгә җитәр: Күз нурының сәламе: Галәмнәргә ашыйк икәү, Кочыйк чиксез галәмне. Канатлардай каерылмыйк, Тыйыйк яман хисләрне. Аерылмыйк, аерылмыйк; Саклыйк газиз ишләрне. Дәрьяларга ташлан, дисәң. Ташланам, сулар кочар. Упкыннардан калып исән, Җаным тик сиңа очар! Ялгыз калу, аерымлык — Явыз дошман башына! Аерылмыйк, аерылмыйк Хак тәгалә хакына! Дәрт Дәртемә дәрман булырлык. Дөнья, синдә бер зат бармы? Янгынымны сүндерерлек сулы чоңгылын, әйт. бармы? Язны алып килгән кошлар төннәрен сайрап туярмы? Җирне гөрле төскә манып. рәссам-Кояш гел чыгармы? Күк һәм җирнең кодрәтләре рухка канат бирә алырмы? Туган-үскән уймакларны' бу күзләрем күрә алырмы? Күңел таша. Әллә шашам?! Җырлар булып оча зарым. 1 Уймак — аймак, төбәкнең кечесе. Ша i лык булып, моңнар аша, килерсеңме, назлы ярым9 ! Эшханәм Бу минем куышкаемдыр, бу минем мәгарәм Ихлас, ризамын биредә үлсәм дә тәгәрәп Бар өметем тик каләмдә, мине шул яшәтә Төшснчә-уйларым аша күңелемне яшәртә. Мин монда савыгып китәм. онытыла хастам. Мин күктәге бөрке! сыман ә бар донья аста! Телим икән болыт ярам, кыяларны сыйпыйм. Телим икән шигырь язам, гелим дога укыйм! Мин үзем кол, үзем сәхиб, хуҗа |үгел беркем. Чыгып булмас читлегем бу һәм... бердәнбер иркем! Фәрит Яхин Коръәнгә таяну Дөнья гаме йөрәкләрне утка салса, Бәгырь канын дөрләпдөрләп ялкын алса. Шагыйрьләрнең алларында кояш батса. Кара төннең шәме булып аем калка. Хәсрәт күле ярларыннан ташып чыкса. Ермак табып, гөлдергөлдер чишмә акса. Инеш булып, елга тулып, мохит тапса, Җаннарыма терәк өчен аем калка. Килеп киткән дәлиленә җавап тапсам, Күңел шәмен кара төндә һаман яксам. Рәхмәтеннән — өлеш бирер, җанга — хак сан: Мөэмин булсаң, хәсрәтеңә - Коръән калкан. Болыт, Болын, Кояш Күк салынды өстенә якты көннең. Болыт көтте Микаилның бер өнен... Егылдылар кемнәр саткан хак денен... Кыз эзләде егеттә күркәм тиңен. Җәймә җәеп, болын көтте: «Кил. җанаш!» Йөрәкләрдә пеште кайнап чын дәрт-аш. . Бу көн минем иелде күкторур баш. Бәгыремә төшеп басты авыр таш. Болын тапты кояшны үз йөзеннән. Тамчы төште болытның мең күзеннән. Ышык эзлим җанашымның сүзеннән. Чәчәк-чәчәк болын өсте, бүз үлән... Күк ачылды, бәхетеңә пәрдә суз! Эз калмады, энәдән югалды күз... Оят Килер көннең канатлары сынды. Бәгырь канатлары сынмасын! Бер гомердә ике хакыйкать бит Чәкештеләр килеп сынга сын. Фәрит ЯХИН (I960) — гамм, филология фәннәре кандидаты Шигырьләре кондәлек матбугатта, күмәк җыентыкларда күренә килә. Казанда яши. Кызылланып-яшелләнен. яшьнәп. Безнең уттан еллар янмасын. Ирләр кирәк заманага терәк. Мәйданнарга салган җан. башын... Денне сатып алган малын бармы. Бөтен байлык ике хакыйкать: Фанилыкның хыялыннан кайтып. Бакыйлыкта килер мен оят. Юксыну Күңел юксынган чагында Болында йөрдем, кырда: Кошлар зархәбәр салганда Мин сине таптым җырда Чәчәктән күчеп чәчәккә Чыландым күз яшенә: Ник болан, читләрдә йөртеп. Язмыш синнән яшерә? Тиргән битараф елларны. Юлларны алга дәштем... Шулкадәр сөйгән өченме Бу кадәр моңга т өштем? Сине юксыш ан чат ымда Сагышның үзен кочтым; Эзләсәң, табарсың, бәгырь: Мин инде җырга күчтем. Гарифҗан Мөхәммәтшин Таңнар,каеннар Таңнарның бар яктысы. Яшьлек кебек татлысы. Гөлләр кебек затлысы — Бергә үткән таңнар ул. Таңнарның бар моңлысы. Кара төндәй шом лысы, Кыллар кебек зыңлысы Ялгыз иткән таңнар ул. Рәсәй бит ул. «Бөек» бит ул, «Бердәм» бит ул. «Бүленмәс»; Ос ялангач. Тамаклар ач. Бөек булгач Беленмәс! Бизәкләренең күплеге, Төсләрнең назлылыгы — Әйтерсең лә бу болыннар Әбкәмнең намазлыгы! Мин көзләр күк сабыр булдым. Син — язлар күк дуамал, Мондый чакта көчсез икән Иң эчкерсез догалар. Көзләрне яздан аерган Җәйләр әле узмаган. Җәйге чәчәкләр күк керсез Вәгъдәләр бар- бозмаган. . Гарифхан МӨХӘММӘТШИН (1941) шагыйрь. «Килегез. дусларым». «Уеннан уймак» исемле китаплар авторы. Татарстанны// атказанган мәдәният хезмәткәре. Балтачта яши Үткәндә язмыш җилләре, Өшетеп, үзәгенә — һәркем дә белә торгандыр Үз хәлен үзе генә Сагышларымда буылып Шатлыклар көтеп яшим Кабат болытлар кабара. Кабат камчылый яшен Яшәдек бер канун белән: Бозылмасын ранжир, диеп. Уйламадык, борчылмадык Тукта, кемдер рәнҗер, диеп. Капчыкта саклармын, димә Без ул, Таш капчыкны да җимердек Без ул! Язлар кабатлана, дисең, Кабатланмый икән шул. Унсигездәге күк. йөрәк Яфрак ярмый икән шул. Көзләр кабатланмый, лисең. Кабатлана торгандыр. Сары каеннар күк. йөрәк Утсыз яна г орындыр. Чәчәк бүләк ит гсм сиңа Мин ул көнне бер болын' Шул чәчәкләр арасында Буталды ике юлым Буталды икс толым Берсе синең гомер юлың. Берсе минем гомер юлым. Тынлап юрам бер ялгызым Ха1Ирәләр булып кан i кан Күктәге август зыңын Кабат үтәм шушы юллардан мин Дөнья куып арыгач, җир урап. Бу җирләрнең тузаны да башка — Йомшаграк, якын, җылырак. Үрләренә генә бак син аның Пар артышлар чыккан «биләмгә» Ятып ауныйм яшел чирәменә — Җирдә тиңсез яшел келәмгә. Иртән чыккан бәллүр кояшсыман Көлеп тора һәрбер тузганак. Тузганагы хәтта якын аның — Тузганаксыз нинди туган як! Туган якның якты хатирәсе Гомер буе җанны тартадыр, Кайда гына гомер кичерсәң дә Юлың барыбер шунда кайтадыр... Беләм, аңлыйм: сиңа авыр, Миңа да җиңел димә, Җаным тоташ давыл, димә, Минеке дә шул тирә. Ике давыл бер зилзилә. Ике йөрәк бер җилкән. Җилкәннәр җилдә сынала — Сынатмыйбызмы икән?! 1992 — Маймыл елын каршылаганда әйтелгән тост Кил син безгә, кил син. Маймыл елы, Төкле булсын, туган, аягың. Сиңа кадәр килгән маймылларга Охшап тора әле бар ягың. Маймылларга бездә кытлык бүген. Җитми бездә, туган, лидерлар. Ничек җитсен. Рәсәй түгел сиңа Люксембург яки Нидерланд. Йә демократ, йә либерал булып Биек мөнбәрләргә басарсың. Биш йөз көннән, йә киләсе көзгә Безгә коммунизм ясарсың. Маймыл елы гына түгел, туган. Килде безгә маймыл заманы, Маймылларга хәзер мөмкинлек зур — Үлчәп торасы юк чаманы. Җимерерсең, таркатырсың барын. Аннан килеп кабат җыйнарсың. Кардәшләрен җыеп ГКЧП. Яки ЧП ясап уйнарсың. Ә кешеләр сокланырлар сиңа. Кул чабарлар сиңа шау килеп. Туктаталмас ачлык, ялангачлык Маймыл изация шаукымын. Маймылга бит ни кылса да ярый. Мамылга бит бары да килешә Ни чыгарыр болар яңадан дип. Юккамыни чит ил көлешә Кил син безгә, әйдә, маймыл елы. Маймыл арасына сыярсың. Мамыл булыйк, туган. Юкса бу заманда Соңгы акылыңны җуярсың. УЙМАК УЙЛАР (Мәхәббәт турында / Ни дуслыкка, ни мәхәббәткә омтылма! ан кеше шуларның икесен дә югалткан кешедән мең тапкыр ярлырак ЖАН ПОЛЬ Сөю кешеләрнең ип кызыклы һәм иң гафу ителә торган йомшаклыгы Ч ДИККЕНС Кешенең мәдәни югарылыгы хатын-кызга мөнәсәбәт белән билгеләнә м ГОРЬКИЙ Теләсә кайсы җәмгыятьтә хагын-кыз күз яшьләрен коя икән, бу ирләргә каршы иң зур гаепләү сүзе. ПИСАРЕВ Каршылыклар һәм киртәләр мәхәббәт угын көчәйтә генә В ШЕКСПИР Гашыйклар шундый күзлек кидерә ки. анын аша бакыр алтын, фәкыйрьлек байлык, су тамчылары энҗе булып күренә М СЕРВАНТЕС Миндә)е син яраткан кеше, әлбәт тә. миннән күпкә яхшырак Ләкнн син мине сөй, һәм мин у земной яхшырак бу чырга тырышачакмын. М ПРИШВИН

Реклама