«НИ ӨЧЕН?»НӘР ТУРЫНДА

Булачак укытучылар белән совет хакимияте елларындагы татар әдәбияты турында сүз алып барганда, миңа еш кына сораулар яңгыры астында калырга туры килә — һ. Такташ ни өчен солтангалиевчелөргә багышланган шигырен «Син дошманын минем- дип атаган? — Кәрим Тинчуринны аның юбилей тантанасы бик зурлап үткәрелгән кичнең төнендә кулга алалар. Бер төн эчендә кеше дошман булып әверелә аламыни? — Г. Ибраһимов ни өчен революциягә кадәрге әсәрләрен кешенең -үзәгенә үткәреп» яза да. егерменче еллардан соңгы иҗатын исә сәясәт белән сугара башлый? Әнә шулай—сорауларның иге-чиге юк. Яшьләрнең кызыксынучан күзләре синнән җавап көтә — Әйе. яшьләр — дим мин.— сез сүзне бик олы максатка — әдәбиятның эстетик һәм социаль ягын бердәм итеп карау ягына юнәлдерәсез. Чыннан да иҗтимагый аңның бер күренеше һәм сәнгать төре буларак, матур әдәбият бу ике якның катнашмасыннан гыйбарәт Берәр әсәрне укыганда кеше йә күз яшен түгеп алмаса яки рәхәтләнеп көлеп җибәрмәсө, ләззәтләнүдән яки нәфрәтләнүдән авыр сулап куймаса. бу хикәя яки роман үзенең бурычын үти алмаган дип санарга мөмкин Шул ук вакытта, матур әдәбият җәмгыятьтә бара торган көндәлек яки дәвамлы вакыйгаларга да битараф кала алмый Күп вакыт бусы алгы планга да килеп чыга. Монда язучыны гаепләп булмый. Тик бер шарт бар—әсәр сәнгатьчә камил һәм тәэсирле булсын. Әмма тарихта кешеләрнең сәясәткә аеруча нык бирелгән вакытлары була. Егерменче-утызынчы һәм безнең хәзерге елларда, өнә шулай Гадәттә, мондый вакытта, укучыны да әсәрнең сәяси юнәлеше күбрәк кызыксындыра, шуңа күрә язучы да шушы ихтыяҗга юнәлеш тота. Мәсәлән. 1940 елның февраль-март айларында М. Җәлил Казанда һәм Мәскәүдә Ш Камалның иҗади эшчөнлегенө утыз ел тулу уңае белән докладлар ясый Ул әлеге чыгышларда менә нәрсәләр әйтә -Ш Камалның көче беренче чиратта аның иҗатының партияле һәм идеяле булуында» (Җәлил М Әсәрләр 4 том. 1976. 223 бит.) Дөрес. М Җәлил Ш Камалның язучы буларак көче «аның иҗатының халыкчан булуында, хакыйкатькә хезмәт итүдә, гуманизм идеяләренә тугрылыклы булуда икәнен дә әйтә Әмма, шулай да. күргәнебезчә, иҗатның партияле һәм идеяле булуына -беренче чиратта игътибар ителә Югыйсә Ш Камалның сүз рәссамы булуы аның байтак әсәрләре, аеруча -Акчарлаклар» повесте белән күзгә бәрелеп тора Ләкин аңлашылса кирәк докладчыга шул еллар мохите белән исәпләшергә туры килгән Бу урында шуны әйтәсе килә әгәр партиялелек һәм идеялелек сәнгать- лелекне тәэмин итүче шарт булсалар К. Маркс. Ф Энгельс. В. Ленин, В. Плеханов. Н. Бухарин һәм башкаларны иң бөек язучылар дип санарга туры килер иде Ләкин, юк — болар тарихта иҗтимагый теоретиклар һәм сәясәтчеләр булып кереп калдылар Алар язучылыкка дәгъва кылмадылар, үзләрен сүз сәнгате эшлеклелөре итеп санамадылар Димәк язучы үзенә хас сыйфатлары белән сәясәтчеләрдән аерылып торырга тиеш Дөрес, язучы да сәясәтче, ләкин ул — образлар белән эш итүче сәясәтче Әгәр шулай булмаса. Ю Фучикны. Г Лорканы. М Җәлилне. А Алишны һәм башка каләм әһелләрен фашистлар юк итмәсләр иде Әйе. язучы — нинди дә булса идеология вәкиле, ул шуны әсәрендә аңлы рәвештә үткәрә. Ләкин ул язучы икән, моны сәнгать коче белән әдәби образлар, үтемле сүз ярдәмендә эшли. Шул рәвешле, чын әдәби әсәр турында сүз барганда, һәрвакыт аның эстетик тәэсир көче шуны тәэмин итүче чараларны билгеләү алгы планга чыгарга тиеш Киресенчә булган очракта әдәби әсәр турындагы тәнкыйть хезмәте сәяси публицистикага өйләнеп кала Бу хәл. телисеңме-теләмисеңме. мәктәптә әдәбият укытуга да тәэсир ясый Институтларда һәм университетта да булачак укытучыны әдәби әсәргә социологик анализ ясарга өйрәтәләр һәрхәлдә, соңгы елларга кадәр ул. нигездә. шулай булды Икенчедән, дәреслекләр программалар да социологик бәя бирүгә шактый күп вакыт бүлә Хәзер исә безгә әдәбиятны сүз сәнгате итеп Б карарга кирәк Ягъни, үзәктә сәнгатьчә анализ, эмоциональ анализ торырга тиеш Мәсәлән дини хисләргә мөнәсәбәте булган әдәби әсәрләрне алыйк Совет дәүләте җитмеш өч ел буе мәктәпнең диннән аерым булуын әйтә килде, ләкин ул үзе дингә битараф калмады Алай гына да түгел, дингә һөҗүм алып барылды. Дөреслекләргә дингә каршы файдаланырдай әсәрләр махсус сайлап алынды Ә татар әдәбиятында андый әсәрләр күп М Колый Г Кандалый Г Тукай М Гафури һ. Такташ һәм башкаларның аерым әсәрләре моңа мисал була ала «Мәктәптә атеистик тәрбия- дигән нәрсә ничә дистә еллар буе идеология эшендә мактаулы урынга куела килде -Мулла белән абыйстаи -Кара йөзләр- -Нәни разбойник-. «Гает корбаны- кебек әсәрләрне дөрестә үтә баш ладыңмы. максатларның иң зурысы итеп укучыларга дингә каршы тәрбия бирү- куела иде Бала шул рәвешле икейозле булырга өйрәнде Өйдә ул әби-бабайларның. өтиөниләрнең дингә аның белән бәйле гореф-гадәтләргә хөрмәт белән кара вын күрде ә мәктәптә исә аңа киресен тукыдылар Шулай итеп олылар аның күз алдында берберләрен инкарь иттеләр бала исә аларның берсенә дә ышанмас булды Бер нәрсәгә дә ышанмау үзе үк куркыныч әйбер Әнә шулай итеп, кешеләргә генә түгел, рухка да инану бетерелде М Гафуриның -Кара иозләр-- повесте—дин һәм шәригать кануннарын «гаепләү акты- кебек сүзләрне еш укырга туры килә. Әлбәттә әсәрдән мондый нәтиҗә дә чыгарырга урын юк түгел. Күңелләре саф мәхәббәт хисләре белән тулы егет белән кызны дин-шөригать кануннары буенча хокем итәләр Әйе әгәр дә кешеләр бозыклык эшләсә, шәригатьтә әнә шундый җәзалар каралган Ләкин бу очракта андый хөкемгә тартырлык гөнаһлары бармы соң Закир белән Галимәнең? Юк! Ник дигөнде, алар бит сөйләшеп кенә утырганнар Тик онытмыйк, аның бусы да — ул чор өчен шактый кыюлык Ә шулай да Закир белән Галимә фаҗигасенең тол сәбәбе дин кануннары түгел, бәлки кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр хөсетлек үчлек бер-береңнең булганлыгынуңганлыгын өнәмәү Әсәрдә Галимәнең матурлыгы хөрлек сөюе сау-сәламәтлеге, хезмәт яратуы, шул ук вакытта авылның бер дигән егете белән дуслыгы Гайнулла белән Сәлим кебекләрнең ачуын китерә хөсетлек лөген арттыра Шуның нигезендә алар бәхетле яшьләрдән үч алырга булалар Сәйфулла белән Гәрәй кебекләр дә яла ягу кебек зур гөнаһны өсләренә алып аларга кушыла Әсәрне укучы күреп тора Сафи хәзрәтнең бу вакыйгага әллә ни исе китми ул салкын акыллылык күрсәтә шәһитләрнең капма-каршы әйтүләрен дә сизеп ала Шуның очен дә мәсьәләне хәл итүне иртәгә калдыра, яшьләргә кул белән ягылмаска куша -Сез дошманлык белән сөйләмисезме’’- - дип тә куя Күгәр чен Сәлим исә гуаһларның капма-каршы сөйләүләренә игътибар юнәлтә исем сөз бер егет гө -Алар соилешеп кенә утыралар иде -.— дип әйтергә җорьәг ите Менә ни очен хәзрәт Бу җирдә шәригать хөкемнәрен йөртеп булмый ләкин бозыклыкка каршы тору очен. мондый эшләрне җәзасыз калдырып та булмый-.—дип акыллы гына әйтеп куя Гомумән хәзрәт бу әсәрдә кешеләрне аңлый торган дини мәнфәгатьләрне дә күз уңында тоткан акыллы мәһабәт кыяфәтле абруйлы кеше булып күзаллана Әмма шунысын да инкарь итәргә ярамый хәзрәт үзенең авылдагы ролен яхшы аңлый ул халыкны буйсындырыл тотарга тиеш Шул ук вакытта ул авыл байлары кулында тыңлаучы бер инструмент та Тик мондый корал булу очен хәтта аның дин әһеле булуы да мәҗбүри түгел Аның урынында надан десятниклар да. старосталар да нәкъ ул эшләгәнне башкарыр иде. чөнки төге ялган гүаһлар —бай балалары яки аларның тәлинкәләрен ялаучылар Авып халкы да әлеге байлардан ботен яклап бәйле булу сәбәпле, шушы фаҗигагә КУШЫЛЫП китә Тыныч кына яшәгән авып тормышы өнә шулай чайпала-тулгана Куоөбез социаль мәнфәгатьләр бер милләт кешеләрен дә торле-торле якларга ташлый алар арасында дошманлык тудыра бер-беренә рәхимсез мөнәсәбәтләрнең чыганагы булып торгән боек каберчв' дип атый Әлбәттә, биредә К Маркс һәм Ф Энгельсның Коммунистлар партиясе манифестындагы пролетариат-капитализмның каберчесе- дигән фикерен файдалану бар Пролетариат каберче булгач аның җитәкчесенең бөек каберче булуы шик тудырмый . һ Такташ иҗаты турында сүз башлаганбыз икән анын 1926 елда язылган -Нәни разбойник- дигән шигырен дә искә алыйк Язылышы һәм шигъри техникасы ягыннан гүзәл шигырь аның бик дөрес һәм матур фикерләре, образлары бар Их' Киче генә әле февраль иде Бүген давыл кырга кар ташый Март аеның нечкә билле җиле Сузылып ятып җиргә кар ашый, — кебек строфаларны язган шагыйрьнең талантына сокланасың Шулай да, әлеге шигырьнең уңай ягыннан тискәре сыйфатлары күбрәк Аны мәктәп укучыларына тәкъдим итү. зарарлы. Ә ул ничә дистә еллар буе мәктәп программаларына кертелде, көлке өчен сәхнә түрләреннән сөйләнде Шигырь яки теләсе кайсы әдәби әсәр әгер аннан киләп чыга торган фикер дорос түгел икән ул файда итми Бу әсәргә килгәндә аның үзәгендә хулиган гора Ул әле карак та. Кешенең әтәчен урлый, аны учак ягып пешереп ашый Үрдәкләрме 'аяк белән кыйнап үтерә Шушы эшләре очен хаклы рәвештә авыл халкы аны иң актык сүзләр белән каргый, шаярып кына түгеп ихласлык белән 'разбойник* дип исем бире Татар халкында элек сүгенү сүзләре булмаган Безнең авылда бер әби мәсәлән, - рәхмәт тошкере!** дип ачулана иде Менә сиңа мә! Син ана нинди дә булса начарлык эшләгәнсең, ө ул сиңа—-рәхмәт тошкере'- Ә «Нәни разбой- ник-гагы карчык «денеңнөн яз явыз —ди Бу инде ачулануның иң соңгы чиге Денеңнөн яз бездә иң котычкыч нәрсә дип уйпанылган андый сүзне актык чиктә генә әйткәннәр Шигырьдән күренгәнчә, алга таба бу малай чыннан да «дөнсеЗ" булып әверелә Шагыйрь дә «кабул булды аның теләге* ди Ул гына җитмәгән Сагынып сейнер очен ядкяр итеп. Муллаларын кыйнап кишермен — дип тә куя Герострат кебек начарлык белән кеше хәтерендә калырга теләүче малай образы, теләсә ни әйтегез укучы балада уңай хисләр калдырмый Чонки мулла кебек, ягъни авылның иң мәртәбәле кешесенә кул күтәрүгә җөръөт иткән малай теләсә нинди начарлыклардан да тукталып калмаячак Ата-анасы омет өзгән малайның («Әткәй мескен кулын ташлады**) — ә моны исә туган нигезеннән, халкыннан, аның асыл гореф гадәтләреннән аерылган кеше дип аңларга кирәк Ленин юл күрсәтүе белән генә ипкә килүе, шагыйрь бупуы ышандырмый Без мондый әсәрне алга таба яшь буын укучыларга тәкъдим итә алмабыз дип уйлыйм һ Такташның 90 еллыгына багышланган конференциядә (14.01 91) доцент М. Мәһдиев «Киләчәккә хатлар** поэмасын тоталитар режимны мактауга корылган әсәр дип белдерде Әлбәттә, бу очракта мондый бәя белән килешергә дә. килешмәскә дә була Була, димен чонки нәкъ шушы әсәрдә һ Такташның кеше һәр шагыйрь буларак идея инанганлыгы, социализмны кабул итүе аеруча ачык билгеләнә Шагыйрь үзе яшәгән утызынчы еллар башында барган вакыйгаларны бик тә яхшы белә, апарның гомуми тенденцияләрен яхшы тошенө. кешеләрнең күңелендә ниләр барын нечкә аңлый. Шулардан чыгып, җәмгыятьнең үсеш юнәлешен ихлас хуплый »Бу хәл һ. Такташның, утызынчы еллардагы бик күлләр кебек социализм идеяләренә чын күңелдән инанганлыгыннан һәм шуны әдәби әсәрде чагылдыруда намуслы эш итүеннән килә иде Әгәр дә ул Сез ашаган Коммунизм кыры курена. — дип язган икән, шагыйрь шулай булачагына ботөн җаны-төне белән ышанган бит Ул вакытта ■ эш шуңа таба бара- дип миллионнар илһамланып яшәгән һем эшләгән Димәк бу очракта без һ. Такташка карата «реаль булмаган ейбернө язган** дип әйтә алмыйбыз Кирөсенчөл чынбарлыкка тугры калып утызынчы еллар рухын дорес чагылдырган шигъри репортаж язган Бу яктан Мохтар карт образы аеруча әһәмияткә ия Крестьянның гасырлар буена килгән яшәү рәвешен һем шуның нйгезендә формалашкан психологиясен кочпел вату-җимерү- нөң көше күңелендә нинди каршылыклар китереп чыгаруь-н шагыйр». боген фаҗигасе белән күрсәтел бире Боз исә моңа кадәр Мо» тар картны комедия үзәгенә куелган образ диебрәк кабул иттек укучыга да шулай аңлатты* аиың кыпанышларыннан колдек Баксаң без үзебезнең асыл тамырларыбызны кисү дөн кызык табып, копеп йоргәнбөз икән1 Дәресендә. Мохтар карт ул трагик герой Чонки ул барлык крестьяннарга хас булган гадөт-сыйфатлзрны үзенә җыйган Алар, җирне ярату, җиргә хуҗа булу хисе крестьянның топ терәге булган атны үзеңнең җаның төнеңнең бер олөше итеп карау Уйлап карасаң, нинди зур коч ул— үзеңне хужа итеп сизү Дорес безне совег хакимияте елларында шулай ук -сез җирнең чын хуҗалары- дип ойрөттелөр Ләкин аерым кеше моны аңламады кайда үп нәкъ менә мин хуҗа булган җир’ Күрсәт кайда’ Колхоз басуына Гали дә вали да хуҗа Шул кырдан бер уч арыш уып алсаң бөрер шалканны куенына кыстырсаң бөрер колтө печән чабып алсаң син карак булачаксың М Әмирнең -Миңгекамшс драмасында авыл хатыны, ач балаларының тамагын аз гычз да булса туйдыру очен колхоз басуыннан берничә бәрәңге алып алъяпкычына сала Ә шуның очен Миңлекамал ни ревеШпо аның котын апа?! Шуннан соң әләге хатын үзен бу колхозның хуҗасы итеп сизә аламы’ Юк әлбәттә. Ул үзенең кол икәнлегенә тагын да ныграк кына төшенәчәк Инде Г. Ибраһимовның -Кызыл чәчәкләр- повестендагы шундый күренешне исегезгә тошерегез. Солтан әтисе белән үзләренең борчак басуына бара Ата белән улның үз басуларында кичергән рәхәтлекләрен күреп, йорәккә шифа ява. Ата кеше басуга борчак ашарга кергән ят малайларны да ачуланмый, киресенчә аларга җирне бик таптамыйча, әйбәтрәкләрен өлгергәнрәкләрен җыеп ашарга үзе куша Шулай итеп, ул биредә үскән ризык белән үзе теләгәнчә эш итә алуына кинәнә һәм малайларга да әхлак дәресе бирә чәчелгән икмәккә сак монәсәбәт күрсәтергә, җиргә мәхәббәт белән карарга' Ә колхоздагы теләсә кайсы крестьян моны эшләргә хокуклымы соң? Юк тагын бер мәртәбә юк1 Инде Мохтар картка килик Ул үзенең җаныннан суырып алып, атын колхозга тапшыра. Ләкин аты колхоз абзарында булса да. ул аны әле һаман үзенеке итеп исәпли Җаен туры китереп, өстәмә ризыгын да бирә, аны карал- тәрбзялөп барырга тырыша Берәр малай тырма-сукада вакытта атка сугып куйса, камчы үз аркасына төшкәндәй, авырттырып куя Аты кинәт үлеп киткәч, ботенлөй кайгыга сабыша Болар барысы да табигый нәкъ шулай булырга тиеш Чөнки крестьянны бүтәнчә күз алдына китерергә мөмкин түгел Киресенчә булганда, тормышчанлыкка зур хилафлык кылу була Ләкин һ Такташ бик кискен борылыш ясый атның хәзер инде күмәк хуҗалыкныкы икәне искә төшкәч. Мохтар карт хәтта шатланып та куя Янәсе колхоз атының берсе үлсә, әле әнә ничәсе кала’ Биредә һ Такташның күзәтүчә- нпегенә хәйран каласың Хуҗасызлык күмәк милеккә битарафлык арба ватылса— утын үгез үлсә — ит дип карау әнә ничек һәм кайчаннан бирле тәрбияләнеп киленгән икән бездә! Хуҗасызлык хисенең чыганагы егерменче еллар ахыры утызынчы еллар башына барып тоташа икән1 М Мәһдиев тагын бер нәрсәдә хаклы утызынчы елларда кешеләрдән шикләнү, күрше-тирәдән дошман эзләү, бер-береңә ышанмау көчле булды Бу инде тоталитаризмның урнаша башлавы иде. Кар башына кар житә дигәндәй, кеше башына кеше җитүнең массовый хәрәкәтенә старт нәкъ менә шушы вакытта булды, һ Такташның моннан шигърият табуы бик кызганыч, әлбәттә Безнең илдә әле дошман сыйныф Нәслен саклап калу юлында Корәш алып бара Корткыч кулын суза һәр урынга һәр кулакның обрез кулында Нәкъ менә шушындый дошман эзләү атмосферасы кешеләрнең психологиясе дөрес булмаган юнәлештә калыплануга, җәмгыятебезнең иң аек фикерле, булдыклы шәхесләренең юкка чыгуына китерде Димәк, марксизм-ленинизм теоретиклары тарафыннан эшләнгән шактый дөрес һәм кешелекле социализм тозү планнары кире кагылды сталинчыпарның террор сәясәте алгы мәйданга чыкты һ Такташ исә үз поэмасында шушы хәтәрләрнең башлангыч дәрәҗәсен дорес күрсәтте Димәк Киләчәккә хатлар-, безнең бер тарихи чорның шигъри документы буларак, үз әһәмиятен югалтмый Ул безгә үткәнебезне аңлауда ярдәм итә. һ Такташның «Сыркыды авылы- исемле озын шигыре дӘ шагыйрьнең олы талантына шаһит булып тора Автор • комсомол ячейкалы Зур Сыркыды авылы ндагы хәл-әхвәлне бик үзенчәлекле итег. хәлләр күз алдына бөтен катла- улыпыгы белән китереп басардай сүз сәнгате әсәре иҗат иткән һәр авылдагы кебек биредә дә таза тормышлылар урта хәллелөр үтә ярлылар бар Әлбәттә инде муллалар дингә ышанучылар азып-тузып йөрүчеләр, пионерлар, искелеккә бомба - булган комсомоллар да бар Шушы зур авылны аркылысын- буйга йөреп ботен бу кешеләрне бер әсәр тукымасына теркәүче җил образы да Һ Такташка хас җанлы итеп, социаль бурычны бик әйбәт үти алырлык деталь буларак файдаланылган Совет йортында каравылчы булып көн күрүче зимагур Шәхми карт образы да шул чорның типик кешесе Аны X Туфанның -суыгаяк- Минаплары, Хабул- лары язмышыннан аерып карап булмый. Ул үз оендә җылы таба алмый, шуңа күрә Шәхми картның ботен ышанычы, язмышының азмы-күпме киләчәге совет хакимияте. Ленин белән бәйләнгән Шуңа күрә бу -берәу нең рәсеменә карап ул күңелен тынычландыра, - Ленинны сүккән байгуралар остенә- нәфрәт белән карый Шушы авыл егете Әсгать, рабфак тәмамлап, югары уку йортына керергә җыена яшь политрук Мәхмүт искелек үлүенә, яңалыкның ныгый баруына шатлана Ягъни әсәрдәге шушы урыннарны гына сайлап яшь буынга җиткергәндә алай бер дә күңелне кимсетә рәнҗетә торган яклар юк Без әлеге кадәр •Сыркыды авылыәсәренә шәрехләү ясаганда үтә ярлы Шәхми картның Ленинга мәхәббәтен күрсәтүгә тол игътибарны юнәлттек Мәсәлән сигезенче класс дәреслегендә (1990 елда ул тугызынчы классныкы булып чыкты? 82 нче биттә болаи диелә Һ Такташның Сыркыды авылы- - Еллар таңында- -Нәни разбойник- һ 6 әсәрләре дә Ленин исеме белән бәйләнгән Шулай диелде ләкин күңәлдөтеге шулай бик тирәндә кала бирде, чөнки рәсми идеология телне тотлыктырды, кулны тоткарлады Безгә -Сыркыды авылы-нда ниләр ошамый иде соң’ һәр революция ике өлештән тора Беренчесе — кораллы көрәш нәтиҗәсендә хакимиятне кулга алу. икенчесе- шуннан соңгы тыныч елларда икътисади сәяси һәм рухи яктан шул казанышларны ныгыту, җиңелмәслек итү Безнең илнең тол ялгышы шунда булды — тыныч тоэөлеш елларында да фронт хәленең дәвам итүе Бу әсәрдәге хәрби кеше Мәхмүтне тыңлап карыйк әле Без барабыз соңгы һем Канлы корөшлөр аркылы Меңге кояшлы кызыл таңга табан Бу әсәр 1925 елның январь санында «Безнең юл> (№ 1) журналында басылган Инде революция булганга сигез ел вакыт узган Ләкин һаман да «канлы корәш". -кызыл (канлы дип аңларга кирәк) таң- тәкъбирлөре әсәрләрдә табигый урын ала Комсомолларны -бомбалар белән тиңләү дә ул еллар укучысын сискәндермәгәндер. Бездә исә ул. уңышсыз чагыштыру буларак бик каршылыклы ассоциацияләр тудыра Димәк әгәр без намуслы булырга теләсәк теге яки бу әсәрнең бер ягын гына алып түгел бәлки тулаем аны каршылыклары белән бирергә кирәк. Әлбәттә, моны чорга, теге яки бу язучының дөньяга карашын калыплаган шартларга бәйләп аңлату зарур Ник дигәндә доньяга караш, гадәттә даимилек белән характерланса да уп үзгәрмичә тормый Каләм әһелләре дә җәмгыять белән бик күп җ-ичер белән бәйләнгәнгә күрә әлеге чолганыштан тулысынча азат була алмыйлар һ Так таш — халәте рухиянең үзенчә агарга тиешлеген ягъни чын иҗа’ иреген хуплаган шагыйрь Әгәр тоталитар хакимият шартларында яшәмөсә ул әлбәттә бик әһәмиятле һәм сәнгатьчә камил әсәрләр иҗат иткән булыр иде Кызганычка каршы инде егерменче еллар ахыры һәм утызынчы еллар башында язучыларның каләме белән идарә итү башланган иде Партия Үзәк Комитетының 1925 елгы 18 июнь резолюциясе, яки аннан да элегрәк чыккан пролеткультчылыкка карата күрсәтмәләр шуның ачык мисалы булды һ Такташның бернинди -изм-нарга дучар булмаган беренче чор иҗаты бар («Җир уллары трагедиясе-н кертеп) Ул үзенең хатынына язган бер 'атында шигырьләрдә алдамавын әйтә Нәкъ менә Казанга килгәнче булган иҗатында ул. чыннан да, алдашмый доньяга карашларына тугры булып кала Күрәсең безгә яшь буынны ихлас күңелдән язылган шул әсәрләре ярдәмендә тәрбияләргә кирәктер Бүгенге көндә язучыларның тулаем иҗатына һәм аларның әсәрләрен* карашның үзгәрүе табигый Ул шулай булырга тиеш тә Ник дигәндә гслисеңме- телөмисеңме үткәннәр турында мәгълүматлырак була. -ең иҗтимагыи һәм эстетик карашларыбыздагы кыйммәтләрдә д*» . ч - - . ■. мыи кала алмый Ләкин моның дәлилле сак һәм әлбәттә яхшы • б- - ж-лөнүе кыйммәт Чөнки бүгенге коннән торып егерменче уты .да элекке —соңгы чорлар турында фикер йортү шактый ансат Ә менә теге яки бу каләм әһеленең үз вакытында нинди чолганышта һәм ниләр тә» ирендә иҗат иткәнлеген белеп гадел эш итү кыөйрак Әмма моны эшләү зарури Бары шул чакта гына безнең язучылар һәм аларның әсәрләре турындагы фикерләребез нәтиҗәләребез дорес тә. гадел дә булыр

Реклама