ХАЛЫК ЯШЕ ТАМГАН МОҢНАР БУ

 

Тормышыбыз тирән үзгәрешләр кичергән кебек үк, музыкабыз да берсеннән-берсе катлаулырак борылышларга юлыгып тора Гаҗәп тә түгел. Мәгълүм ки. мондый шартларда, ягъни замананың социаль тетрәнүләре вакытында, иҗат кешеләренең һәр кылган гамәле имтихан тота. Туры юлдан атлаганмы ул. иҗаты очен сайлаган юнәлеше уңай булганмы, эстетик кыйбласы дөрес билгеләнгәнме—әсәрләр әнә шуңа охшаш сорауларга җавап бирергә мәҗбүр Мондый шартларда кайберәүләр чынбарлыкның бөтен тирәнлеген дөрес аңларга омтыла икенчеләр күпчелеккә ярарга тырышып, арзанлы абруй казанып калырга ашыга өченчеләр исә. иң беренче сайлап алган адымыннан һич тайпылмыйча һичнинди иҗтимагый борылышларда да йөзгә кызыллык китермәс- тәй үз идеалына сабыр гына хезмәт итә бирә Композитор Шамил Шәрифуллин иҗаты әнә шушы өченче, иң ышанычлы җирлектә үсеш алды Ул беренче талпынышында ук иҗат өлгесе итеп халык әсәрләренә мөрәҗәгать итте Мөнәҗәтләрне, китапны көйләп уку алымын өйрәнде Бу юлдан Шамил ялгыз барды диярлек Совет идеологиясе халык музыкасындагы әлеге җанрларга һәрчак кырын карады, аларны дин белән генә бәйләп күрсәтергә тырышты өзлексез тәнкыйть итте яки бөтенләй ишетмәмешкә салынды Аңлашыла ки. бу күренешләргә игътибар биргән иҗат әһеле дә һичнинди шәфкать көтә алмый иде. Чынбарлыкның шушы кырыслыгына да карамастан. Шамил Шәрифуллин үз күңелен биләгән бу жанрларга җаны-тәне белән тугрылык саклады, иҗатын да шушы юнәлештә сабыр гына дәвам иттерде Тыңлаучы исә бу тансык аһәңне көтеп-күтәреп алды Аңа нәкъ менә шул моңнар — монәҗәт ритмнары җитенкерәми иде Композиторның х^лык музыкасына мөрәҗәгате, бер караганда, һич тә яңалык түгел Татар композиторлары иҗатында бу алым аеруча гадәти күренештән санала Дөрес, тарихның төрле дәверләрендә бу алымга мөнәсәбәт үз- гәреп-үзгәреп китә Мәсәлән. 40—50 елларда композиторлар иҗатындагы халыкчанлык югары бәяләнә иде 1950 елда Нәҗип Җиһановка татар халык койләре темасына язылган Сюитасы өчен хәтта СССР дәүләт бүләге дә бирелә. Соңрак исә халык көйләреннән мул файдалануны композиторларның үшәнлегеннән күрүчеләр дә очраштыргапый Шамил Шәрифуллинның халыкка таныла башлау чорында, ягъни 70 елларда, композиторлар, халык иҗаты үрнәкләреннән шактый аерылып, биниһая шау-шулы әсәрләр язарга тотындылар Яшьләр бигрәк тә бары тик чит-ят тарафлардан килеп ирешкән кыргый ритмнарны гына кабул итә башлады Ял кичәләре, җыр-бию заллары добер-шатыр килүчән музыканы гына таный иде Шамил шушы хакыйкатьнең кырыслыгына да игътибар итмәстән, бик кыю тостә бары үзен кызыктырган халыкчан юнәлештә атлавын дәвам иттерде 1977 елда ул скрипка һәм фортепиано өчен Соната язды Әсәр башкалар иҗат иткән сонаталардан нык аерылып тора иде Монда яшь композитор татар халык музыкасындагы сыйфатларны додекафония октаваның һәр унике тоныннан да файдалану) белән -килештерергәомтылыш ясый һәм аерым кыенлыкларга карамастан образларның шактый ачык гәүдәләнүенә ирешә Шамилнең бу тәвәккәллеге — татар халкының борынгы музыкаль байлыгына йоз тотуы соңрак үзен аклап чыкты. Сүз дә юк, композитор бик шобһәле юлга аяк баскан иде. шуңа да карамастан, үзе сайлап алган юнәлештән читкә тайпылмады Ничек шулай кыюланган соң ул? Бу сорау торып-торып уйландыра Эзләнә-сораша башлагач, кызыклы ачышларга да юлыктым Шамилне татар халык музыкасының иң борынгы жанрлары доньясына егетнең әбисе Хәлимә апа Кәримова мавыктырып алып кереп киткән икән Хәлимә ала авылда туып үскән һәм үз гаиләсендөгеләр күңелендә халык музыкасына кайнар мәхәббәт тәрбияләүгә ирешкән Үз чиратында исә аңарга да бу сыйфат әүвәлге буыннар тарафыннан иңдерелгән булса кирәк Шул рәвешле Шамилнең нәселе халык музыкасының тарихи үсеш баскычларын саклаучы ролендә дә ихтирамга лаек. Кызганыч ки. бүгенге композиторларыбыз арасында халыкчан тәрбияне мондый эзлеклелектә алучылар юк дәрәҗәсендә Ифрат кыйммәтле мондый сабакны бирүчесе дә юк ойрөнергә теләүчесе дә сирәгәя бара Халык койлөреннән, аның үзәкләргә үтәрдәй яңгыраган моңыннан ләззәт ала алмаган композитор башканың җанын җилкендерерлек әсәрне ничек иҗат итсен соң? Музыкабыз үсешендәге табигый эзлеклелек ни сәбәпле бозылган’’ Бу яман хәлләрнең сәбәпләре әллә ни тирәндә түгел әлбәттә Безнең ялгышлар шуңа барып чыга - иҗатта гына түгел, гомумән тормышконкүрешебездә дә ата-баба гадәтләрен олылау тәрбияләнмәгән бездә Халыкның җырмоңын өйрәнүгә дә игътибар бирелмәгән Шуңа күрә бүгенге иҗатыбыз тар тыкрыкка кереп терәлгән Милли рух, милли яңгыраш томан артында калдырылган Гаиләдә бала үстергәндә халык тәрбиясе чаралары ботенләй исәпкә алынмаган Буыннар мөнәсәбәте озелгән һәм. кыскасы, имансызлык чорына аяк басканбыз Хәзер шул коточкыч ялгышларыбызның әче җимешләрен татый быз Шамил Шөрифуллин язмышы бәхеткә ботенләй башка тирәлектә тамыр алган Бу җәһәттән шуны искәрергә кирәктер, могаен булачак композитор халык моңнарына коенып, рәсми мәдәният учакларыннан еракта. Торекмәм- станның Аму-Дәрья суы ярларындагы Фәрәб авылында үсә Татарстаннан гына түгел, гомумән, элек Советлар Союзы дип йоргелгән зур мәйданның да иң читтәге төбәге бу. Туган Татарстаннан биниһая еракта яшәү гаилә очен кыен булгандыр, әлбәттә Шамилгә дә саф татарча моңнарны ишетми яшәү уңай тәэсир ясамагандыр Әмма һәр күренешнең яхшы ягы да булырга тиешлекне хәтердән чыгармыйк! Бу җәһәттән композиторның балачагы бәхетле язмыш кулына эләгә Гаиләсе нәсел-нәсәбе ифрат музыкаль күңелле кешеләрдән тора Шуңа күрәдер аның туганы Фәрит тә композитор булып кипе Шамилнең татар композиторы булып опгерүендә исә гаиләсе тәэсирен иң алгы планга куярга кирәк чонки ул үскән шартларда кешене композиторлыкка этәрүче бер генә башка мөмкинлек тә юк Димәк, без арабызда Шамил Шөрифуллин кебек үзенчәлекле иҗат кешесенең булуы очен беренче чирапа, аның әти-өнисенө мең рәхмәт укырга тиешбез Егетнең әтисе Камил әфәнденең җырга моңга һәвәслеге әлбәттә, аеруча зур роль уйный Торекмәнстанның Фәрәб авылында Камил агайдан да остарак музыкантны табуы мөмкин түгел Ул берничә уен коралында да оста уйный мөнө дигән итеп җырлый һәм гадәттәгечә мондый кеше тиресемә жые умылар да җыр-музыка доньясына гашыйк жаннар була Җырга мәхәббәт әллә ничә төрле милләт вәкилләрен берләштерә төрледәнтөрле уен осталарын бергә туплый Гаҗәеп бер ансамбль оеша Бары музыкага гашыйклык аркасында гына . ихтыярын шартларда тупланган мондый һәвәскәрләр турында хоэөр сагынып-сокланып сөйләргә генә мөмкин Әлеге ансамбльдә рояль белән думбыра. мандолина белән торба, балалан ка белән баян, скрипка белән кубыз - һәммәсе үзара -уртак тел- таба Баш- «арылган асарлар арасында «са арма» татар ,.р.~ уЛа. -ор.-.»... .ре. «ава. алла ..ина тарла халы.ның ич .амип .ь.р-.,.ры 0«« . ..п.ре ыс ы» Тынлаунылар ихластан мо.иООан «ител. до«ны осорлерион чанны онлап алуы гына гугог хәйран калдыра Шамилнең балачагына артык зур игътибар бирү укучыны гаҗәпләндермәсен иде Композитор иҗатындагы үзенчәлекле сыйфатларны аңлау өчен бик тә кирәкле шарт бу Минемчә, сәнгатьнең теләсә кайсы тармагында хезмәт күрсәтүче шәхеснең мәсләге кайсы уку йортында белем алуыннан бигрәк, нинди тирәлектә үсүеннән тәрбиянең беренче адымын ничек башлавыннан чыгып та билгеләнә. Аның дөньяны танып белүенә ниләр тәэсир иткән, ниндирәк вакыйгалар аны сокландырган яки аңарда нәфрәт уяткан — менә шулары аеруча әһәмиятле. Дәлилгә Шамилнең әсәрләрендәге образларны китерергә мөмкин Балачак чорын чагылдырган көйләрендә композитор якты, аяз төсмерләрне мул куллана Балачак ваемсызлыгы дөньяга гашыйклык киләчәкнең дә матурлыгына ишарә ясый кебек Әй якты дөнья!—дип сокланып туя алмый кебек автор.— Нинди киң син нинди иркен'- Бу аяз киңлектә, һичшиксез, тыңлаучының да бәхете канат җәйгән, тик эзләп табарга гына кирәк! Иренмә, эзлә! Тап' Балачак хыялларын гәүдәләндерү өчен моннан да кулай алым бармы?! Композиторның бу тор ондәмәле музыкасы сюрреализмга тартым Әлеге алым тамырлары белән XIX йөз башындагы хыялый затлар иҗатына барып тоташа Алар җирдә таба алмаган гаделлекне күкләргә күтәреп тасвирлаганнар бик еракларга яңгыратканнар хыяллар, хыяллар Әдәбиятта моңа охшаш тасвирлау ысулын Ф Достоевскийның сюрреалистик омтылышларында очратырга мөмкин Музыка даирәсендә моңа мисаллар аеруча күп Әйтик. XX иоз француз импрессионисты М Равель әсәрләре Шамил Шәрифуллинның балалар өчен яз!ан әсәрләрендә дә фортепианода уйнау өчен иҗат иткән әсәрләрендә дә Равель музыкасының тәэсирен ачык тоярга була. -Борынгы халык моңнары- язмасы (балалар хоры өчен) исә моңа бигрәк тә ышандыргыч мисал Татар музыкасы йолдызларыннан үрнәкләр эзли китсәк, без. мөгаен, ике шәхескә — Нәҗип Җиһанов белән Алмаз Монасыйпов иҗатларына тап булырбыз Шамил алар белән якыннан таныш Казан консерваториясендә укыганда ул алардан композиция һәм инструментовка буенча дәресләр ала музыкаль- техник осталыкка өйрәнә Шул ук вакытта бу олы композиторлар егетне иҗади фидакярлеккә дә инандыралар Алмаз Монасыйпов дәресләрендә Шамил әсәр төзелешен ягъни композицияне, тирәннән өйрәнә Нәҗип Җиһанов исә аңа уен коралларыннан дөрес һәм оста файдалану серләрен төшендерә. Бу остазларының сабагың сеңдерерлек җирлек әлеге дә баягы, аңа балачагыннан гаиләдә үк салынган була инде. Казан консерваториясеннән соң Шамил Шөрифуллин Мөскөүдә аспирантурада укый Монда аңа урысның зур композиторы Тихон Хренников ойрәтРәсемдә (с I к)ан \ >/га Ш Шарифуллин, халык көйләрен жыючы Г Гобәйдуллин. композитор Н. Җиһанов. мәлөрен ишетергә туры киле Әмма бу тирәлек Шамилны алгыр. ---••* калдыра Башка донья монда башка музыка Шамилгә исә үз халкынын •/ кадерле аның күңеле сабый чактан ишеткән һәм җанны дәр әнм-әел тор з- туган як аһәңнәре белән тулган ул шуларга тугрылык сакларга ть-рыш- Б омтылышында ул донья күләмендә танылган композиторларыбыз Суф.т г с А ә дуллина иҗатына мөрәҗәгать итә һәм әлеге боек үрнәк аңа коч иңдергәндә: була Кеше дорес юл эзләп интеккәндә мондый биеклекләрнең ә-әл/ятеи бөяләп бетерү мөмкин түгел' Бәхеткә. Шамил шәл күрсәткечләр таба белә ү’ күңелендәге борелөрне донья музыкасындагы казанышлар белән дорес бәйл; бара Өйрәнүләр юлы катлаулы Музыка доньясында бигрәк тә Монда ки., яңгырашын да. сүз кыйммәтен дә, уен кораллары серен дә һәм тыңла- <ыны- кабул итү сәләтен дә— барын да иске апа белү мөһим Камиллеккә ирешү очен өзлексез эзләнү, өйрәнү бик күпне белү шарт. Әнә С/ш*- - Го <э :дүл- линабыз безнең милли музыканы ничек оста рәвештә д<,-<оп ку амендә яңгырата алдь' Музыкабызга op-яңа тосмерләр остөде һәм \ дә шөһрәт казанды Шамил Шәрифуллин шундый үрнәкләрдән коч алып татар хглык музыкасына яңалык орде Ул иҗат иткән әсәрләр дә элекке СССР ю үтеп чыгып. Европада яңгырый башлады (-икенче симфония Сфера диалоглары- -Фортепиано триосы - һ. 6.) Бу әсәрләр шунысы белән үзенчәлекле ки, композитор монда, татар халык койләрендәге үзәк озгеч моңны саклап калган хәлендә, иң ачык вә көчле авазларда җиңүчән рухлы яңгырашка остенлек бирә /илап карасаң, бик дорес нәтиҗә ясалган. Чынбарлыкта да, ахыр чикте җиңүчән рух остенлек итә бит Авторның әбисе истәлегенә багышланган Триосы да нәкъ шул алы л белән язылган Нигез итеп балачактан күңелгә ятышлы монәҗәт моңы яңгырый. ө фаҗигале Пассакалья (I бүлек), маҗаралы Каприччио да (II бүлек) шигъри Ария дә (III бүлек) монәҗәт рухындагы сихри яңгырашка омтылып үстерелә Шамил Шөрифулпинның оркестр очен язылган «Җыен- исемле концертында башка тор үзенчәлекләрне дә тоярга момкин Композитор мондагы образларны ифрат ачык төсләргә мана Татар халкының күңел ачу тантаналарындагы ритмнар берсе артыннан икенчесе тезелеп кенә тора Тыңлаучы күңелендә җыен күренешләре коч сынашучы баһадирлар чабышта катнашучы жайдаклар узышып йөгерүче яшь җилкенчәкләр сурәте гәүдәләнгәндәй була Халык койлөреноң иң тантаналы яңгырашлылары оркестрда үзәккә чыга 1986 елда Шамил Шәрифуллин -Туган якта- исемле кантата язды Әсәо шигырь сойпөүче. балалар хоры һәм оркестр очен иҗат ителгән Монда С Хәким, Р Файзуллин һәм Й Юзеев шигырьләре файдаланыла Кантата темасы ягыннан, социаль тетрәнүләргә нигезләнгән булуга да карамастан яңгырашы буенча гаять якты, шатлыклы койпәргө бай Бу очракта хәтта авторның, шактый соңарып булса да, -соцреализм- шаукымына бирелгәнлеге хакында да уйларга җирлек бар кебек Әмма хикмәт соцрөализмда түгел, әлбәттә Автор һич тә үткән коннөребезне алсуландырып күрсәтергә теләми Хикмәт аның үзе сай паган юлга тугры калуында. Биредә композитор, искене җимерү вакытында, халык очен изге саналган сыйфатларны саклап калуны алга сөрә Туган җир. газиз халык табигать һәм шул изгелекләргә бәйле башка бик күп нәрсәләр — һәммәсе композитор йорөге аша узып, тыңлаучы күңеленә күчә Кантатаның балалар хорына багышланган булуы әлеге катлаулы бурычны үтәүдә бик отышлы алым булып гәүдәләнә Шәрифуллинның кайсы әсәрен генә тыңласаң да. һәрберсендә яңалык ачасың йә көйнең сөрешендә ул яңалык, йә сюжетта күзгә ташланып тора Мәсәлен. 1987 елда иҗат ителгән -Чәчәк турында җыр- балет-ораториясе үзенең сюжет <4 белән тт i. таучыларны тәмам гаҗәпкә калдырды Чонки монда автор, һич котспг- • әнчә Латин Америкасы һиндлелөренең фольклорына мөрәҗәгать игә Әмма 1 иреннән кызыксынсаң, татар егетенең бу алымына әллә ни гаҗәпләнер! е до кирәкми Иҗатын гел камилләштерә барырга тырышкан та лант иясе горле халыклар көендәге уртаклыкларны эзли, таба икән начармы ни?' Эсер һәр халыкка хас сыйфат булган ометкә. яктылыкка чакырт Анда бик кыю. шатлыклы ритмнар күп Тыңлаучы алар тәэсирендә дәртләнә канатлана кебек Заманында бик популяр булган Има Сумак җырлары да искә тошеп- төшеп китә, Равельның -Дафнис һөм Хлоя- балетындагы хор да хәтергә килә Әмма әсәр — безнең егетнеке татарча яңгыравы белән әсир итә Брамсның саф алманча язылган - Мадьяр биюләре- яки М Глинканың Испания турындагы койпәре, йә Н. Җиһановның Кытай турындагы хатирәләренә нигезләп язган -Симфоник новеллалары- шикелле Мондый аралаштырулар халык музыкасын донья мәдәнияте югарылыгына күтәрүдә, аны киң мәйданга алып чыгуда гаять отышлы Шамил Шәрифуллиның иҗаты бүгенге татар музыкасында аерым бер урынны биләп тора Бу аерымлылык берничә үзенчәлеккә барып тоташа. Иң өүвәл композиторның мишәр гаиләсендә, мөнәҗәтләр моңын ишетеп үсүен кабат әйтергә кирәк Өстәвенә әле ул күпсанлы экспедицияләрдә дә йори туган халкының койләп китап уку осталарын, мөнәҗәтчеләрне күрә, апарның чыгышларын язып-язып ала. өйрәнә Өченчедән, Шамил үз иҗаты рухындагы классикларны тирәннән өйрәнә: Равель. Барток. Стравинский. Хачатурян Гобөйдулли- наһ б Аның эзләнүләрен, тырышлыгын һәм. әлбәттә, табигать биргән талантын күреп-тоеп торсаң, әсәрләрендәге уңышның сере бөтен тирәнлеге белән ачыла. Алай гына да түгеп. Шамилнең бер әсәрен тыңлаганнан соң. тиздән яңасы туачагына ышанып каласың.

Реклама